Җәүдәт бабай истәлекләре Татарча текстлар

ҖӘҮДӘТ БАБАЙ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ


Ничек итеп җиңелчә яраландым...

1945 елның 9 август иртәсендә Кытай чиген узгач, безнең 1нче ротаны головной дозор итеп җибәрделәр. Армиядә булган кеше беләдер: дошман белән сугышка ул иң беренче булып керә. Шулай итеп, безнең взвод иң алдан, аннары ротаның калган өлеше, арттарак батальон бара. Хинган тауларын кичәбез. Күпмедер барганнан соң, рота командирыннан элемтәче килде, һәм, батальон белән элемтә өзелгәнгә күрә, әкренрәк барырга кушты. Таулар арасында без ялгыш юлдан киткәнбез икән. Иң алда барган безнең взвод ротага кайтып кушылды. Көн бик эссе, ни ашарга, ни эчәргә юк иде...

Кайбер солдатлар, бигрәк тә хохоллар:

– Нигә кирәк безгә бу Кытай җире, бүтән бер яры да бармыйбыз! – дип, рота командирына бәйләнә башладылар. Ә командир:

– Җиңел чакта дус булуы да җиңел ул, менә шушындый чакта бердәм булырга кирәк! – дип, бик матур гына нотык сөйләп алды, солдатлардан түземлек сорады. “Мин сезне барыбер дивизия белән кушачакмын”, – дип вәгъдә итте. Нотык соңында минем иптәш солдат Сибгатуллин автоматын саклагычтан алып, шуның белән зәһәр генә селтәнеп:

– Рота командирына кагыласы булмагыз! – дип тә кычкырып алды. Һәм без әкрен генә ары кузгалдык. Озакламый бер самолет килеп, “сез ялгыш юлдан киткәнсез, болай таба барыгыз” дигәнне белдереп канатларын тирбәтеп, юл күрсәтеп узды.

Кичкә табарак без засадага юлыктык. Командир японнарга таба ике төтен гранатасы ыргытты, төтенгә ышыкланып без, ике взвод солдат, кырыйдан әйләнеп дошманның арт ягына төштек. Төн узып таң ата башлагач, алдагы ике взвод гранаталар ыргытып, ур-ра кычкырып, ә без тавышсыз гына, атакага ташландык. Японнар безне сизмәгән булган икән, бик каушадылар, атыша-атыша бер якка чигенергә керештеләр. Озакламый безгә ярдәмгә алты танк килеп җитте. Японнар кача ук башлады.

Мин танкларның берсе өстенә менеп утырган гына идем, бот арасыннан кан акканын сизеп алдым. Йөзем дә агарып киткән икән, иптәшләр мине танктан төшереп санинструкторга күрсәттеләр. Ул чалбарны салдырып караган иде – “янчык”та зур булмаган бер яра барлыкка килгән булып чыкты.

– Ә, зыян юк, иң кирәкле әйбергә тимәгән, балаларың күп булыр ахры синең, – дип, санинструктор яраны бәйләде, аркага шапылдатып бер сукты да... мин яңадан дивизияне куып җиттем. Сугыш давам итә иде әле...


Ничек итеп японнарга әсир төшүдән котылып калдык

1945 елның август азакларында, бигрәк тә АКШ японнарның ике шәһәрен атом бомбасына тотканнан соң, Квантун армиясе йомшады, көчле каршылык күрсәтми башлады. Без ул вакытта Кытай җирендә сугыша идек. Беркөнне, ял итеп ятканда, керәшен егете Шадрин белән икәү отделение командирыннан сорап карбызга киттек. Кытайда карбыз бик уңган иде. Шулай да, якын-тирәдәгесе җыелып беткәнгә күрә, бу юлы арырак китәргә туры килде.

Бервакыт карыйбыз – безгә таба бер кытайлы килә. Икебез дә автоматларны сугышчан торышка куйдык та, көтеп торабыз. Кытайлы килеп җитте, азрак русча да белә икән: “Свой, свой”, – ди. Аз-маз русча сүзләр, күбрәк ишәрәләр белән аңлатырга кереште. Моннан ерак түгел бер бай яши, ди, дөяләре, атлары күп, ди, ат булып кешнәп тә күрсәтә... Барсагыз, алып барам, ди. Без риза булдык, тик башта частькә кайтып килергә сөйләштек. Кытайлы да безгә иярде. Кайткач инде, без унҗиде солдат җыелыштык та, төнлә отбой булганнан соң теге бай йортына барып килергә булдык. Кытайлы белән бергә санаганда, унсигез кеше идек.

Чыгып киттек, бара торгач таң ата башлады. Теге бай йортына да җиттек, чыннан да, йорт тирәсендә берничә ат, берничә дөя йөри. Тып-тын. Шулай да йөрәккә шом керде: анда безне бәлки японнар көтеп кенә торадыр, билгесез бит. Арадан бер солдат:

– Нигә генә килдек микән, безгә бер диск патрон җитә югыйсә, – дип тә куйды... Тик, бер килгәч болай гына кире китеп булмый инде, барыбер эшне эшләргә кирәк. Башта ике солдат тирә-юньне йөреп чыкты.

– Берәү дә күренми, әммә өйдә кемнәрдер булган, бөтен нәрсә актарылган, – диделәр. Аннары, командирыбыз Несенко пулеметтан тәрәзәләргә атып алды. Шуннан, бер солдатны һәм кытайлыны каравылга куйдык та, үзебез теге ташпулатка таба киттек.

Бүлмәләрдә актарынып йөри идек, тышта берничә тапкыр ату тавышы ишетелде. Каравылда калган солдат аткан, чөнки кытайлы бәдрәфкә киткән булып, хәйлә белән атка атланып качкан икән. Бу хәлне белгәч, командир Несенко:

– Без тозакта! – диде. Безгә инде хәзер ничек тә кире кайтырга кирәк иде. Ник килгәнгә бик үкендек, билгеле... Йөгерәбез, менә, кирегә таба, хәл бетте, бер тауны мендек – бернәрсә күренми, икенчесенә мендек – бернәрсә күренми... Өченчесенә менгәч, күрәбез ки – атка атланган бик күп японнар безне камап алырга киләләр. Нишлик – тау башында түгәрәк оборонага яттык. Бераздан безне атлы япон гаскәре тирәли камап алды.

Камап алган японнар рус телендә кычкырып, бирелергә куштылар. Ләкин, безне үзебезнекеләр эзли чыгарга тиешләр иде инде, табарга тиешләр, ничек тә булса вакытны сузарга гына кирәк иде. Командир Несенко чишенеп, ак күлмәген кулына күтәрде дә, японнарга таба китте, ярты юлда туктап, алардан берәрсенең якын килүен сорады. Каршысына бер япон чыкты, безнең командир аннан уйлашырга биш-алты сәгать вакыт сорады. Япон ике сәгатькә риза булды.

Бераз вакыт узгач, безнең өстә бер канатлы разведка самолеты күренде. Ул кире югалып озак та үтмәде, тагын бер, ике канатлы самолет килеп, японнарга атарга һәм граната ыргытырга тотынды. Без дә ут ачтык. Күп тә үтмәде, өч танк килеп җитте. Японнар атыша-атыша чигенә башладылар.

Камалышны өзеп безнең янга килеп җиткән танкистлар бик ачулы иде.

– Ну эләгәчәк сезгә, барыгызга да штраф батальоны булыр! – диделәр. Алар артыннан килеп җиткән бер командир шунда ук җаза бирә башларга җыенган иде инде, ләкин икенчесе аны туктатып:

– Җаза бирергә кайчан да өлгерербез, әлегә исә бу солдатларны ашатырга, юындырырга, алдагы сугышларга әзерләргә кирәк, – диде.

Частька кайткач, безне командирлар тагы да бик каты тиргәделәр:

– Ярый әле, ташпулат эчендә японнар булмаган, булсалар, берегез дә исән кайтасы түгел идегез, – диделәр. Безнең взвод командиры лейтенант Шатонга аеруча каты эләкте. Шуның өчен соңыннан, бу эшләр тынгач, ул кирза итеге белән каты гына итеп минем артка типте. Шундук аяктан егылдым... Санинструктор йөгереп килеп җитте, лейтенантка: “Трибунал!” – дип кычкыра башлады. Лейтенант ап-ак булды... Ярый әле, мин үзем:

– Ялгыш арт белән сапер көрәгенә утырдым, – дип алдаштым... Японнардан котылып калгач инде, мондый вак-төяк өчен генә үзебезнекеләр белән судлашу кирәк эш түгел иде...


Ничек итеп Фәридә белән таныштым да, мәңгегә аерылдым...

Владивостокның “Су астында йөзәргә өйрәтү отряды” дигән училищесында укыган чак иде. Бервакыт безне сугышчан тревога белән кузгатып, чыгарып тезделәр дә:

– Менә өч көн инде японнар бер утрауга урнашып, безнең корабларга каршы миналар куеп яталар. Шуларны бәреп чыгарырга кирәк, – дип аңлаттылар. – Кем дә кем барырга тели, шулар өч адым алга! – дип приказ бирделәр. Әлбәттә, без барыбыз да алга атладык.

Безне утрауга катер белән алып бардылар. Катер коры җиргә чаклы ук җитә алмады, байтак араны су ярып уздык. Ун көн чамасы шунда сугышып, ахырда утрауны японнардан чистарттык. Сугышлар көчле булса да, безнең арадан үлүчеләр юк, яраланучылар гына берничә иде.

Утраудан безне крейсер килеп алды. Крейсерда чакта ук өр-яңа киемнәр бирделәр, каршы алырга Тын океан Флоты командующие үзе килә, дип, әзерләнергә куштылар. Портка кайтып кергәндә, анда чәчәкләр тоткан бик күп хатын-кызлар безне көтеп торалар, музыка уйный иде. Без ярга чыгар-чыкмастан кайнар күрешүләр, кочаклашып елашулар башланып китте.

Шунда бер арада минем янга командир килде дә:

– Мин хәзер сине порт начальнигы белән таныштырам, аның хатыны татар, яшь кызлары да бар, алар сине көтәләр, – дип, ияртеп алып китте. Тегеләр янына китереп:

– Менә сезгә бая әйткән Казан татары, бик әйбәт матрос, шахматта да оста уйный, – диде дә, каядыр китеп тә барды. Порт начальнигының хатыны белән кызы ике чәчәк бәйләме тотып торалар иде: берсе минем дус егет Һадига булып, ул вахтада тору сәбәпле килми калганга, ике бәйләмне дә миңа бирделәр. Мин бик дулкынланып, әйтергә сүз дә тапмадым, күздән яшь ага башлады.

– Ник елыйсың, елама, – диләр тегеләр. Шуннан соң әзрәк тынычланып, танышып, сөйләшеп киттек. Порт начальнигы Казанда хезмәт иткән булган, хатыны Алияне дә шуннан алып килгән, кызлары Фәридә 9нчы класста укый икән. Аерылып киткәндә, мин чәчәкләрне кире Алия белән Фәридәгә тоттырдым: нидер бүләк итәсем бик килә, ә башка нәрсәм юк иде чөнки. Алар мине үзләренә кунакка чакырдылар, ә мин:

– Командир рөхсәтеннән башка бара алмыйм, – дип, баш тартып калдым.

Кыскача әйткәндә, соңыннан мин бу гаиләгә якшәмбе көннәрендә отгул алып кунакка баргалый башладым. Алар мине бик җылы каршы алалар, кунак итәләр, ахырда әнисе белән кызы икәүләп мине частькә чаклы озатып куялар иде. Кайчак Фәридә үзе дә килә, ләкин, моның өчен әтисе аңа ачулана иде...

Вакыт шулай күңелле генә уза торды. Әммә, бераздан мин японнар белән сугышка киттем. Бәрелешләрнең берсендә яраланганның соңында, мине кабат Владивостокка кайтарып бер госпитальгә салдылар. Кайда икәнемне порт начальнигы гаиләсенә хәбәр иткән идем... госпитальгә Фәридәнең әнисе Алия генә килде. Минем:

– Фәридә ник килмәде? – дигән соравыма каршы, аның күзләреннән яшь бәреп чыкты. Авырлык белән генә булган хәлне сөйләп бирде... Яхшы укучыларны кораб белән диңгезгә ял итәргә алып чыкканнар икән дә... кораб минага эләккәнме, японнар атып батырганмы – беркем дә кире әйләнеп кайта алмаган икән...

Шул кызганычлы вакыйга истәлегенә (инде гаилә коргач), мин беренче булып туган үз кызыма Фәридә исеме куштырдым. Кызым Фәридә 9нчы классны бетергән көндә озак кына аңа карап тордым – ни хикмәттер, ул теге, диңгездә һәләк булган Фәридәгә бик тә охшаган иде...


Ничек итеп “диңгез төене” төйнәдем...

Озын-озак сугыш юлларын узып, ниһәят, туган авылга кайттым. Балта остасы булып эшли башладым. Ул елларда яз саен безнең Иж күперен ташу алып китә иде: бервакыт май азакларында шул күперне яңадан салырга керештек. Ә аның өчен иң башта су аркылы ике бүрәнә салалар, шуларга аркан белән бәйләп сәндерә эләләр. Сәндерәгә алты-җиде таза ир-ат менеп баса да, авыр гына бүкәнне барысы бергә күтәреп, субай кагалар.

Арканны бүрәнәләргә элек-электән иң өлкән балта остасы Нәҗип абзый бәйли торган иде. Бу юлы, хәерсезгә каршы: “Каяле, мин сезгә арканны “диңгез төене” белән бәйләп күрсәтәм!” – дип, бу эшкә үзем алындым.

Мин үзем, моряк булсам да, чынлыкта диңгез төеннәре төйнәп йөрүче түгел идем, иллә мәгәр, башкаларның ничек төйнәгәнен күргән бар иде. Сер бирәсе килми бит хәзер: сәндерәне ике яктан ике бүрәнәгә, кайчандыр диңгездә чакта карап кына торганнан хәтерләп, алай-болай чуалтып, бәйләп тә бирдем. Исәп-чамам буенча, нәкъ менә диңгез төене белән бәйләдем шикелле...

Әммә ләкин... Таза-таза ирләрнең сәндерәгә менеп басып: “Раз, два, взяли!!” – дип, авыр бүкәнне дәррәү күтәрүләре булды – арканнар чишелеп тә китте! Ирләр сәндерә белән бергә суга шапылдап барып та төштеләр! Үлделәр дип торабыз – бер мәлгә су өстендә берсе дә юк – төпкә киттеләр! Аннары гына берәм-берәм өскә калкып, шапыр-шопыр ярга таба ишәргә керештеләр. Кайсы йөзә белә, кайсы юк икән әле, җитмәсә. Арада берсе ике куллап эшләпәсенә ябешкән дә, шул эшләпә белән суны кыйнапмы-кыйный, үзе бер бата, бер калка. Калыккан чагында: “Батам! Батам!” ­ дип кычкыра, кычкырган саен авызына быгырдап су тула. Ахырда хәлдән таеп, тончыгып, су төбенә китте, бичара... Бетте бу, батты дисәк... бәхеткә каршы, ул төштә суның тирәнлеге билдән генә икән...

Шул вакыйгадан соң һәр елны, күпер салырга төшкән саен, бөтен кеше бертавыштан: “Арканны Җәүдәт бәйләсен! Ул диңгез төененә бик оста!” – дип, юри үчекләргә керешә торган иде. Әммә мин инде башкача аркан тирәсенә якын да юлымадым.


Ничек завхоз булып киттем...

Сугыштан бер аякка әзрәк чатан булып кайткан идем мин. Болында печән чапканда бер чокырга таеп егылып, шул чатан аякны бөтенләй сындырдым. Озак кына больниста ятып кайткач, мине, кара эшкә барыбер ярамас дип, “ак эшкә” – кладовщик итеп куйдылар. Әммә, хәерлегә булмаган икән. Озак та үтмәде... авыл түрәләренең берсенә язусыз гына, “соңыннан” дигән сүзенә ышанып кына бер капчык он биргән идем, шуны сизеп алып, “тиешле җиргә” җиткергәннәр... Миңа суд ясап, унбиш елга төрмәгә утыртып та куйдылар. Үземне утырту гына җитмәгән, милеккә конфискация ясап, йорттан карап торган бердәнбер сыерны да алып чыгып киткәннәр... Чак кына бер эләксәң, закон ай-һай каты иде ул чорда!

Кайда бәлә-каза, шунда ук бәхет тә рәттән генә йөри икән ул. – Бер ел да сигез ай утырганнан соң, замана кинәт үзгәреп киттеме – менә көтмәгән бәхет! – зур амнистия чыгып, өйгә кайтарып та җибәрделәр. Шулай итеп, унбиш урынына ике ел да узмады – мин инде яңадан авылда, колхозның вак-төяк эшләрен эшләп йөрим. Тагы да ниндидер “җаваплы” эшләр турында хыялга да китермим, билгеле: утырып кайткан кеше бит!

Әммә ләкин, бу вакытта колхоз персидәтеленең башында бөтенләй башка кайгы: хуҗалыкка завхоз кирәк, ә бу эшкә куярга әзрәк тәҗрибәсе булган, аз-маз исәп-хисапны да белгән кеше авылда юк икән... Нишләргә белми баш ватып утырганда, персидәтел янына бухгалтер килеп кергән, мәсәләне сөйләп күрсәткәч, анысы да баш ватарга керешкән. Һәм, ахырда мине исенә төшергән:

– Бәй, бездә элек кладовщик булып эшләгән Җәүдәт бар бит, исәпне дә белә, башы да эшли, куйыйк шуны, – ди икән.

– Туктале, ул бит ни... утырып кайткан кеше. Ярар микән соң? – дип икеләнә ди персидәтел. Ә бухгалтер һаман үз сүзен тукый:

– Анысы бар инде барын. Әммә, икенче яктан караганда... ул бит теге чакта судта бөтенесен үз өстенә алды. Барсына да үзем гаепле, үзем белеп эшләдем, дип барды, берәүне дә үз артыннан ияртеп батырмады. Ягъни мәсәлән, шул ягы да бар бит әле аның...

– Ә-ә, шулай дисеңме?! – дип кызыксынып китә персидәтел. Күзләрендә очкыннар кабына. – Миңа бит, панимаеш, какраз шундый завхоз кирәк тә инде! Вот имынно – батырмый торган кеше кирәк!!

...Икенче көнне мине идәрәгә чакырып, нык кына үгетләп, төрлечә юмалап, ахырда завхозлыкка билгеләп тә куйдылар... Пенсиягә чыкканчы, ипләп кенә, үзем дә “батмыйча”, кешене дә “батырмыйча”, гел шул эштә булдым.