Яшел планета серләре. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

З.МИФТАХОВ,
1989 ел.

ЯШЕЛ ПЛАНЕТА СЕРЛӘРЕ

(Фантастика)

Чиксез галәм киңлегендә, кара бушлыкта очкан бу корабта җан әсәре дә юк шикелле... Аның двигательләре эшләми, иллюминаторларында караңгылык. Корабның эчендә дә күп еллар буена бер чаткы кабынганы, шылт иткән тавыш чыкканы юк. Әмма һич тә һәлак булган яисә ташландык кораб түгел ул, аның бар җире төзек, экипажы да исән-сау. Җирдән старт алганнан соң двигательләр үз эшләрен тиешенчә башкарып, корабны бик зур тизлеккә чаклы куганнар да, автоматлар тарафыннан сүндерелгәннәр, кораб хәзер инерция буенча оча. Тиешле вакыты җиткәч ул кире ягы белән әйләнәчәк, һәм двигательләр яңадан эшкә кушылып, Поллукс йолдызы тирәсенә кадәр тыела барачак. Әлегә исә үткән вакытны санап корабның хронометры эшли дә, навигация приборлары вакыт-вакыт юнәлешен төгәлләп ала. Буш галәмне гизү өчен башка берни кирәк түгел.

Җирдән Поллукс йолдызына кадәр 60 елдан артык очасы. Бу очышны баштан азагына кадәр автоматлар башкарганга күрә, кешеләргә шул бик күп вакыт эчендә яшәгән булып маташуның, гомерләрен кысан кораб эчендә үткәреп картаюның бер мәгънәсе дә юк, алар Җир орбитасында чакта ук тирән анабиоз йокысына талдырылганнар һәм махсус камераларда яталар. Бу камераларга үткәргечләр, көпшәләр сузылган, алар аша корабның компьютеры анабиоздагы кешеләрнең торышын контрольдә тота. Кирәк вакыты җиткәч, ул аларны кабат тулы тереклек хәленә кайтарачак.

Камера тышларына экипаж әгъзаларының исемнәре, туган, Җирдән очып киткән еллары, башкарган вазифалары язылган. Рәсми кәгазьләрдә “анабиоз бокслары” дип аталган бу камераларны астронавтлар жаргон телендә “оча торган табут” дип тә йөртәләр. Космик очышлар үзәге бервакыт бу атама белән көрәшеп, аны тыеп та караган иде, файдасы булмады. Кешеләр буяуларны куертырга, телгә тозлы-борычлы сүзләр кушарга яраталар шул, монда бернишләп тә булмыйдыр, күрәсең. Бик сирәк булса да, бу камералардагы кешеләрнең кире әйләнеп кайтмаган очраклары да булгалый бит, аннары...

Чит йолдызларга барып җитә ала торган мондый кораблар моннан 250 еллар элек оча башладылар. Шул дәвер эчендә алар ярдәме белән якын-тирәдәге йолдызларның берничәсе тирәсендә планеталар тикшерелде, һәм кешелек дөньясы аларда беренче тапкыр чит тереклек белән танышты. Шулар арасында ике цивилизация дә бар иде, алардагы аңлы затлар тышкы кыяфәтләре һәм тулаем сыйфатлары белән кешегә бик якын булып чыктылар, бары биохимик анализ гына аларның бер-берсеннән һәм кешеләрдән ерак торганлыгын ачыклый ала иде. Арадан бер цивилизация ни өчендер таш гасыры дәрәҗәсендә үсештән тукталып, берничә йөз мең ел буе үзгәрешсез калган иде. Озак бәхәсләрдән соң, кешелек дөньясы аның үсешенә катышмаска карар итте. Бу фикергә каршылар белән компромисс рәвешендә, артта калган цивилизациягә тәгәрмәч, җилкән, гади металлургия, игенчелек буенча кайбер белемнәр тапшырылды.

Икенче цивилизацияне кешеләр соңга калып ачтылар – ул һәлак булган иде инде. Ул планетада үле шәһәрләр, эре индустрия объектлары әкрен генә таркалып ята, аларны планетада иң югары тереклек төре булып калган мүксыман үсемлекләр каплап киткән иде. Бу цивилизациянең череп яткан китапларын, тутыгып бетми калган машиналарын өйрәнеп, алардан кайбер фәнни-техник идеяләр алырга мөмкин булды. Мәсәлән, шуларның берсе атом-төш реакцияләре ярдәмендә гади судан җиңел генә энергия алырга мөмкинлек бирде. Җирдә бик озак тикшерүләр алып барып та, бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләргә ирешелмәгән иде, югыйсә. Яңа идея Җир энергетикасын революцион үзгәрешләргә китерде. Шул ук планетадан алынган икенче бер идеяне кулланып, портатив атом реакторлары ясый башладылар, еллар буе ягулык салмый эшли торган самолетлар, автомобильләр, хәтта көнкүреш приборлары барлыкка килде.

Моннан ике дистә еллар элек галәмгә чыгарылган бик зур һәм үтә сизгер телескоплар ярдәмендә игезәк йолдызларның берсе булган Поллукс йолдызына спектраль анализ ясалып, аның нурларының юк дәрәҗәдә әз генә өлеше хлорофил тарафыннан кайтарылган булуы ачыкланды. Бу исә анда тереклеге булган планета бар дигән сүз иде. Аны алдан ук тере планеталар исемлегенә кертеп, цифрлы индекс белән генә чикләнмичә, аңа “Грина” дип исем куштылар. Ара ерак булуга карамастан, аңа таба кешеләр белән космик кораб җибәрергә карар ителде. Чынлыкта бу планетаны әле беркемнең беркайчан күргәне юк иде, ләкин аның барлыгына беркем дә шикләнеп тормады, фәнгә ышаныч шул дәрәҗәдә көчле иде. Һәм менә, кораб инде ерак сәфәрдә. Андагы автоматларга Поллуксның яшел планетасы тирәли орбитага урнашырга, шуннан соң гына кешеләрне уятырга дип боерык бирелгән. “Әгәр анда бернинди планета-мазар булмаса?” дип икеләнеп тормадылар Җирдә.

Бу кораб 120-130 елдан соң Җиргә әйләнеп кайтыр, кешеләр тагын бер яңа дөнья турында белерләр. Бәлки кораб кешелек өчен зур файда китерердәй информация дә алып кайта алыр. Йолдызларга очарлык югары техникалы булуга карамастан, кешеләргә бит әле һаман күп нәрсәләр җитешми, тормыш әле һаман каршылыклар белән тулы. XX гасыр азагыннан бирле цивилизацияне коткару турындагы бәхәсләр бер тынып, бер көчәеп һаман дәвам итә. Кешелеккә сугыш афәте, экологик һәлакәт, ресурслар кытлыгы, тагын әллә ниләр яный. Яшеллек планетасы Гринада рәхәт тормыш коруның серләрен беләләрдер бәлки?...

* * *

Менә, билгеле бер вакыт җитте, автоматлар үз эшләрен төгәл башкарып, экипаж әгъзаларына җан кертте. Алар уянып, тикшерү уздылар, ял иттеләр, ашап-эчеп алдылар. Ниһаять, эшкә керештеләр. Беренче эш – корабның торышын тикшерү, галәмдәге урынын билгеләү иде. Бар да тәртиптә, кораб Поллукс йолдызының яшел планетасы тирәле әйләнә булып чыкты. Аның яшел булырга тиешлеген кешеләр алдан белсәләр дә, иллюминатордан яшь яфрак кебек ямь-яшел түгәрәк күреп, исләре китте. Ясмык кебек озынча түгәрәк ак болыт тапларын исәпләмәгәндә, планета тигез яшел төстә иде.

– Буяп куйган рәсем кебек, – диде кораб докторы һәм биолог Мансур, сокланып. – Бәлки бу чын планета түгелдер, сурәт яки шәүлә генәдер?

– Планетаның диаметры 13524 километр, тыгызлыгы ике дә өч, – дип җавап бирде кораб командиры Эрвин, – менә нинди сурәт ул. Ә болытлары, чынлап та, кулдан ясалган нәрсә кебек күренә. Гади судан торалар. Океан суының да составы Җирдәге кебек, тик нилектән аның өслегенең ямь-яшел булуы аңлашылып бетми. Син ничек уйлыйсың, Мансур, бу түгәрәк болытлар, яшел океан – аң иясе эшләгән эшләр түгел микән?

Мансур тиз генә җавап кайтармады. “Чит, бөтенләй ят дөньяда башка килгән һәр фикергә җигел генә ышана башласаң, бик тиз саташып, бөтенләй юк нәрсәләр күрә башлавың да мөмкин. Бераз күзәтик, яңа фактлар табыйк, ә нәтиҗә ясарга өлгерербез”, – дип уйлап алды ул.

– Без дә бик аңлы да, түгәрәк болыт ясый белмибез, – диде ул ниһаять. – Алай дип әйтергә ашыкмый торыйк. Бөтен акылыңны җыеп тырышсаң, син, әйтик, алма ясый алыр идеңме? Ә бит аны, алманы, акылсыз табигать бик җиңел ясый.

– Игътибар! Орбитабыз буенча билгесез объектлар оча! – дип кычкырды шулвакыт хәвефле тавыш белән кораб штурманы Артур. – Берсе безнең корабка якын гына – утыз километр ераклыкта! – Ул идарә пультының экранына әлеге объектның сурәтен күчерде. Экипаж экранда һич көтелмәгән әйбер күреп, шаккатудан телсез калды. Кара галәм фонында тонык кына ялтырап күренгән бу нәрсә озынча цилиндр рәвешендә булып, аның уртасыннан әйләнә буенча түгәрәк шарлар тезелеп киткән, канат шикелле дүрт панель дүрт якка караган иде. Цилиндрның баш-башыннан исә озын һәм тармаклы энәләр чыгып тора. Космик аппарат! Димәк, икеләнергә урын калмады – планетада югары үсешкә ирешкән цивилизация бар!

– Егетләр, бу нәрсә безне юк итәргә теләсә, нишләрбез? Ни чара күрербез, юньле коралыбыз да юк бит ичмаса! – Артур сүзен кычкырып башлады да, куркуын һәм каушавын яшерәлмичә, ярым пышылдауга күчеп туктады.

– Очышыбызның беренче зур уңышы белән котлыйм сезне. Бу объект планетаның цивилизация бишеге булуын күрсәтә, – диде Эрвин тыныч тавыш белән. Ул тагын шуңа өстәп, паникага бирелгәне өчен Артурга шелтә белдерергә теләгән иде дә, бер юлга тыелып калды. “Туган Җирдән коточкыч ераклык, җитмәсә, бу үтә дә сәер аппарат – мондый гадәти булмаган шартлар кешенең иң тирәндә яткан үзлекләрен әнә ничек өскә күтәрә”, дип уйлап куйды ул пошынып. – Җирдә аларны никадәр тикшерделәр, энә күзеннән үткәрделәр, әгәр шул чакта Артурның паникага бирелүчәнлеге сизелгән булса, аның мондый зур сәфәргә җибәрмәгән дә булырлар иде. Ә бәлки, аның бу йомшаклыгы очраклы хәлдер, анабиоз тәэсире үтеп бетмәгән булырга да мөмкин. Аннары, бу нәрсәнең чынлап та агрессив булуы бар, ачыгавызланып тору да ярамас.

Ул үзәк компьютердан объект турында информация сорады. Компьютер сүз белән дә, экранга язып та объектка кадәр ераклыкны, аның төсен, зурлыгын, тагын кайбер билгеләрен хәбәр итте. Өстәмә информация алу өчен Эрвин локатор кнопкасына баскан иде, компьютер, объектка локация ясыйсы урынга, Җир галимнәре тарафыннан хәтеренә яздырылган бер инструкцияне экранга чыгарды:

“Билгесез цивилизация объектына, җитәрлек информация булмый торып, локатор нуры җибәрмәскә. Бу нурны анда усал ният гамәле дип аңлаулары мөмкин”.

– Менә сиңа мә! – Эрвин аптырап ук китте. – Информация алу өчен локатор кирәк, ә локатор эшләсен өчен – информация!

Шулвакыт экран саннар белән тулды. Аларга экран җитми калды, саннар баганасы берничә секунд өскә таба шуышып үсте, аннан соң гына сүзләр кабынды:

“... 960, 962 см.лы дулкыннарда сүлпән сигналлар. Тәртип дәрәҗәләре бик югары. Кодлары билгесез.”

Әлеге сигналларны тикшерү нинди дә булса нәтиҗә бирмәде. Компьютер югары тәртиптә дисә дә, кешеләр өчен алар шау-шудан берни белән дә аерылмый иде. Кыскача киңәшеп алганнан соң, чит аппаратка түбән тизлектә якынаерга карар иттеләр. Артур корабның маневр двигательләрен кыска гына вакытка эшләтеп алды. Кораб секундка биш метр тизлек белән аппаратка якыная башлады.

“Борт журналында хата. Объектның чын сурәте журналга күчерелгән сурәткә туры килми.” – Иллюминатор аша күренгән бәләкәй генә ак тапның якынаеп зурая баруын дулкынланып күзәтеп утырган кешеләр экрандагы бу язуны башта күрми калдылар, компьютер сүз белән кабатлагач кына игътибар иттеләр. Экранда, язу астында, ике сурәт иде – берсе бая телескоп аша күренгән, борт журналына күчерелгәне, икенчесе бөтенләй башка – зур шар аркылы озын таяк үткәрелгән, шар өслегеннән күпсанлы нечкә озын энәләр тырпаеп тора. Телескоп экранына караганнар иде – анда да шул ук күренеш!

– Мистика! – дип пышылдады Артур. – Әй, компьютер, объектлар ничәү?

– 1.

– Объект башкага алмашындымы?

– Объект шул ук.

– Ике тапкыр өчең ничә була?

– 6.

– Су формуласы?

– H2O.

– Түгәрәк мәйданы?

– pR2

– Артур, син нишлисең, – дип сорады Эрвин.

– Компьютер саташа. Ул ватылмады микән, шуны тикшерәм. Ничек инде, бер объект ике формада булсын?

– Ашыкма, Артур. Объектның ике формасын да үз күзебез белән күрдек, эш компьютерда түгел.

– Эрвин, Артур, карагыз әле, телескопның фокусы бозылды, ә компьютер аны төзәтүдән баш тарта, фокус дөрес, ди. – Мансур, бу гаҗәп хәлне күрми калмасыннар дигәндәй, телескоптан алынган сурәтне үзәк экранга күчерде. Анда аппарат, дымлы пыяла аша карагандагы кебек, томанлы тап булып күренә иде.

– Димәк, я компьютер, я телескоп дөрес эшләми, – диде Эрвин төшенке тавыш белән һәм иллюминаторга карады. Карады да, ни шатланырга, ни көенергә белмәде. Кораб аппаратка инде якын ук килгән, ул телескопсыз да әйбәт күренә иде хәзер. Тик бу ни хәл – объект урынында баягы, таяк тыгылган шарны бик әз хәтерләтүче болыт кына калган түгелме? Компьютер белән телескоп дөрес эшлиләр, димәк. Тик ничек итеп космик аппарат әле формасын үзгәртергә, әле эреп таркалырга мөмкин? Бу бит һич башка сыя торган түгел.

Ул компьютердан чит аппарат турында яңа белешмәләр сорады.

“Аппарат юк. Ул таркалып...“ Шул урында компьютер тукталып калды. Эрвинның башыннан тагын бер тапкыр “компьютер ватылды” дигән уй чагылып узды. Тик бу юлы ул эшне бик тиз аңлап алды – компьютер чит аппарат урынында калган томан бөртекләрен саный иде. Эрвин кнопкага басып санауны туктатты һәм компьютерга “күп” дигән сүз кертте.

“... күп кисәккә бүленде”, – дип төгәлләде компьютер.

Ул арада кораб томанга якын ук килеп, аның эченә кердә һәм аркылы үтеп чыкты. Томан эчендә чакта иллюминаторларның тышкы яктан бик нык тирләвен исәпләмәгәндә, корабка берни булмады. Берничә минуттан кешеләр арткы якта иң баштагы рәвешенә кергән аппаратны күрделәр. Ул ике-өч метр ераклыкта гына булып, кораб артыннан ияреп килә иде.

– Аппарат белән контактка керергә тәкъдим итәм, – диде шунда Мансур. Артур белән Эрвин ризалык белдереп баш кактылар.

Мансур кнопкага басып, компьютер хәтеренә алдан салып куелган, чит объектлар белән контактка керү хәбәрен эфирга җибәрде. Эфирга киткән хәбәрне кабатлап, экранда геометрик фигуралар, саннар һәм билгеләр, схемалар һәм сурәтләр, Җир һәм кешеләр тормышыннан төрле күренешләр тезелеп китте.

Хәбәр тапшырылып беткәч, кешеләр үтә киеренке хәлдә экранга, телескопка, иллюминаторга берьюлы дигәндәй карап, җавап көтә башладылар. Чит аппарат исә җавап бирергә ашыкмады. Ул яңадан томанга әверелде дә, башка рәвешкә кереп оешты. Хәзер инде ул ярымшар гөмбәзне хәтерләтә, гөмбәз эченнән озын таяк сузылып чыккан, таяк башында кечкенә шар бар иде.

– Рефлекторлы антенна бит бу, – дип танып алды Мансур, – менә күрерсез, ул хәзер безгә таба борылачак та, җавап тапшыра башлаячак. Менә күрерсез!

Шулвакыт экран яңадан әле генә җибәрелгән хәбәр белән тулды. Тик, бу юлы аны кораб читтән кабул итә иде.

– Безнең хәбәрне аппарат планета өстенә тапшыра, – диде Артур дулкынланып, аңласалар гына ярар иде! Сез ничек уйлыйсыз, аңлармы алар, юкмы?

Кораб аппаратурасы мөмкин булган барлык дулкыннарда кабул итүгә күчерелде. Бик озак тоелган киеренке минутлар башланды. Биш минут үттеме, бер сәгатьме – кешеләр аны сизмәде. Һәм, менә ниһаять, җавап килде!

Башта экранда Поллукс йолдыз системасының схемасы сурәтләнде. Сурәт зурая барып, экранда яшел планета Грина гына калды. Планета янында Җир корабы барлыкка килде. Ул әкрен генә планета өстеннән шуышып, аңа якыная барды да, ахырда төшеп утырды. Шуннан соң экран бераз сүнеп торды, һәм хәбәр яңадан кабатлана башлады.

– Безне Гринага төшәргә чакыралар, – диде Мансур.

– Ә бәлки боералардыр? – диде Артур.

– Борт журналына ничек яздырабыз? – дип сорады Эрвин. Бераз уйлап торганнан соң, ул кнопкага басып, компьютерга эндәште:

– Борт журналына. Безгә планета өстенә төшәргә... күрсәттеләр.

* * *

Төшү аппараты йомшак кына бәрелеп планета өстенә, ямь-яшел тигезлеккә утырды. Кешеләр, исән-имин төшеп утыруга ышангач та, тизрәк иллюминаторга текәлделәр. Шоп-шома дип әйтерлек тигез яшел өслек... Ерактарак анда-санда конуссыман антеннага охшаган челтәрле баганалар күренгәли. Аңлы затлар яшәгәнне күрсәтердәй бернинди корылмалар, юллар, я булмаса эшкәртелгән җирләр юк иде монда. Тип-тигез “җир” үлән белән түгел, ниндидер яшел кунык белән капланган, аның өстенә кан тамырлары кебек тармакланып көпшәләр челтәре җәелгән. Эрерәк көпшәләр буйлап аларны торым-торым бүселдереп ниндидер сыеклык хәрәкәт иткәне күренә. Шул җай хәрәкәттән башка, бер җирдә бернинди җан әсәре сизелми...

Терек тәннең тамырлары тибеп торган эчке органын хәтерләткән бу күренеш күңелдә җан өшеткеч тәэсир калдыра иде. Кешеләр моны күзәтеп байтак кына сүзсез тордылар. Алар монда гөрләп торган тормыш, шәһәрләр, машиналар, үзләрен каршы алучылар булыр дип көткәннәр иде. Килеп карасалар менә – нинди көтелмәгән бушлык. Акыллы затлар булмаса, һич югы кыргый табигать кайнап торсын иде, ә монда – ичмаса бер агач та юк!

– Менә килеп тә җиттек, иптәшләр, – диде Эрвин, тынлыкны бозып. – Килдек, күрдек, инде эшкә керешик. Артур, син орбитада калган корабка безнең планета өстенә төшеп утыруыбыз турында хәбәр ит. Син, Мансур, мондагы цивилизациянең радио һәм телевидение тапшыруларын тотарга тырышып кара. Ә мин борт журналына планетага төшү турында хисап күчерим. Аннары, ял итеп алырбыз.

Ул шулай дигәч, һәркем үз эшенә кереште. Тик эшләрне тиз генә бетереп тынычларына язмаган икән аларга бу тылсымлы планетада. Үз урыннарына утырып, аппаратураны кабызгач, алар динамикларда көчле шау-шу, шытырдау гына ишеттеләр, экраннар кар бураны уйнаганны хәтерләтеп җемелди иде. Моның сәбәбе бик тиз ачыкланды. – Планета өстендә бөтен элемтә диапазоннары радиодулкыннар белән тулы булып чыкты.

Артур, кнопкаларга тиз-тиз баскалап, орбитада калган кораб белән элемтәгә керергә тырышып карады, тик бернинди җавап ала алмады.

– Эрвин, безнең кораб юкка чыккан! – дип кычкырды ул. – Алар корабны юк итеп, безне монда кулга төшерергә җыеналар микән әллә? Хәзер инде нишлибез?

– Тынычлан, Артур, мондый шартларда радио эшли алмый. Орбита белән бәйләнешкә керү мөмкин түгел, бары шул. Ә корабны юк итүнең алар өчен мәгънәсе юк. Без болай да тулысынча алар иркендә, – диде Эрвин. Шулай дип, кабаланмый гына үз эшен дәвам итте. Берничә минуттан соңгы хәбәрләрне борт журналына күчереп тә бетерде.

– Ә хәзер – ял. Бернигә карамастан, алты сәгать йокы! – диде ул кырыс тавыш белән. Инструкция шулай куша, бу хәлдә никадәр мәгънәсез тоелмасын, аңа буйсынмаска сәбәп юк иде.

Тик, йокыга әзерләнә башлау урынына, Артур белән Мансур, сүзсез генә ымлап, иллюминаторга күрсәттеләр.

Төшү аппаратын тыштан куе томан урап алган иде. Менә томан болганып алды, аннан өрәк сыман үтә күренмәле кеше сурәте аерылып чыкты, киң итеп елмайды һәм кабат эреп юкка чыкты. Аннары томан икегә аерылып, уртасында коридор барлыкка килде. Бераз торгач коридорны яңадан томан басты, томан эченнән тагын теге өрәк елмайды.

– Безне планета өстенә чыгарга чакыралар, – дип аңлап алды Мансур. – Йокыны калдырып торырга туры киләчәк, Эрвин. Без йоклаган арада, боларның безгә дип әзерләгән чәчәк бәйләмнәре шиңә башламасын.

– Чәчәктән бигрәк, боларга йокы дигән нәрсәнең бөтенләй таныш булмавы ихтимал. Ул чагында безнең йокыны алар чакыруны кире кагу дип аңлаячак. Шуңа күрә, ялны якты киләчәккә калдырабыз. Экипаж, Грина өстенә чыгуга әзерләнә башларга! Карагыз аны, чыкканда теге өрәк кебек киң итеп елмаерга онытмагыз! – Эрвин Мансурның шаяртуын кабул итеп, үзе дә шулай җиңелчә сүзләр әйтеп алды. Тартылган кыл кебек нервыларны бу бераз булса да йомшатып җибәрде. Кешеләр җанланып, планета өстенә чыгу алдыннан үзләренә тиешле эшләрне башкарырга керештеләр. Планета һавасына анализ ясалды. Анда 29% кислород, 1% углекислота булып, ул сулау өчен яраклы булып чыкты. Ләкин барыбер, чит планетага кешеләр скафандр киеп чыгарга тиешләр иде. Инструкция шулай куша.

Әмма, Артур скафандрын кия башлаган җиреннән нидер уйлап кире салып ташлады.

– Дуслар, сез, әлбәттә, күреп торасыз, мин инде берничә мәртәбә сезнең алда каушап күрсәттем. Шушы вакытка кадәр монда үзебез өчен ниндидер явызлык көтеп шикләнәбез икән, монда минем гаеп бар. Шуңа күрә, мондый карашны беренче башлап та мин үзгәртергә тиешмендер. Аермачык югары дәрәҗәле цивилизация белән очрашканбыз икән, безгә аннан сакланып торырга кирәк түгел дип саныйм. Безне кунакка чакыралар, ә кунакка скафандр киеп бару килешми. Алар безне юк итәргә бер дә җыенмыйлар шикелле. Планетада инфекция куркынычы, я башка берәр хәтәр булса, безен тышка чакырмаслар да иде алар. Миңа Грина өстенә скафандрсыз чыгарга рөхсәт итегез.

Бу фикер белән берсүзсез килешеп, өчесе дә скафандр кимәскә булдылар.

Төшү аппараты ишеген ачып чыгып, кешеләр планета өстенә аяк басты.

Читтән караганда йомшак чирәмгә охшаган өслек такыр һәм каты булып чыкты. Аны түшәп торган яшел катлам ярты сантиметр чамасы гына калынлыкта иде. Кешеләр аяк баскан урында бу катлам изелеп, аларның табан эзләре уелып калды, тик бу эзләр таз арада юкка чыга, яшеллек тагын элекке хәленә кайта бара иде.

Аппараттан ун метр чамасы киткәч, кешеләр үз алларында барлыкка килгән ак түмгәкләр каршында тукталып калдылар. Озак та тормый, бу түмгәкләр кабарынып ярылдылар да, гөмбә шикелле, һавага тузан очыра башладылар. Кешеләр сыек кына ак томан эчендә калды. Ни дә булса кылырга белмичә, алар баскан урыннарында тора бирделәр. Ике минут чамасы вакыт үтте.

– Шулай да, безгә башта ял итеп аласы калган икән, үтереп йокы килә, – диде Мансур, зур итеп ачылган авызын учы белән каплап. Ул тагын нидер әйтергә теләгән иде, тик тел әйләндереп сүз әйтү аның өчен инде бик авыр эш кебек тоелды. Хәтта басып торуы да чиктән тыш кыен иде. Сүнеп барган күз карашы белән ул иптәшләренең сыгылып җиргә авып төшүен күрде. Үзенең ничек җиргә ятуын ул тоймады. Гәүдәсе чайкалып чүгә башлаганда, тирән йокыга киткән иде инде.

* * *

“Дүртенчел рухтан Үзәккә – чит цивилизация вәкилләре аппараттан чыкты. Үзәктән рухка – боерык – аларга таба контакт өчен вәкилләр җибәрергә... Бишенчел рухтан Үзәккә – сорау – инициатива аларда булса ничек?.. Үзәктән рухка – җавап – алар килде, хәбәр бирде, чират бездә... Контакт вәкилләреннән Үзәккә – белешмә – чит цивилизация вәкилләре өч төркемгә бүленгән, радионурланышлары юк... Дүртенчел рухтан Үзәккә – хис – гаҗәп, алай булуы мөмкин түгел!.. Үзәктән рухка – белешмә – борынгы заманда андый күзәнәкләр бездә дә булган. Фараз – чын вәкилләр күзәнәк төркемнәренең эчендә булып, нурланышсыз күзәнәкләр саклагыч роль үти торгандыр бәлки. Контакт вәкилләренә – боерык – күзәнәк төркемнәре эченә үтеп кереп, чын вәкилләрне эзләргә... Рухлардан Үзәккә – алар агрессив! Алар безнең вәкилләрне юк итәләр. Төркемнәр эчендә кислородка бай сыеклык бар, агрессив күзәнәкләр шунда йөзәләр һәм безенең вәкилләрне ашыйлар. Тәкъдим – аларның төркемнәрен таркатып, кире аппаратларына кайтарырга кирәк... Үзәктән рухларга – компромисс – күзәнәк төркемнәре тирәлегендә нурланышсыз күзәнәкләрнең тереклек эшчәнлеген туктата, ләкин төзелешләренә бернинди үзгәреш ясамый торган матдәләр кертергә. Шарт – матдәләр чыгарылгач, системалар тулысынча баштагы хәлгә кайтырга тиеш. Боерык – рухлардан контроль төркеме оештырырга... Беренчел рухлардан Үзәккә – рапорт – матдәләр кертелде, системалар хәрәкәтсез... Рухлар берләшмәсеннән Үзәккә – хәбәр – чит цивилизация төркемнәренең нурланышлы күзәнәкләре бөтенләй юк. Аларның күзәнәкләре аерым хәлдә яшәүгә сәләтсез, алар системаларга аерылгысыз булып берләшәләр. Системадагы бәйләнешләр бик катлаулы. Системаның төп өлеше – тармаклы күзәнәкләр җыелмасы, нормаль шартларда алар бездәге дүртенчел рухларга охшаш аң барлыкка китерәләр. Күзәнәкләр эчендә системаларның төзелеш программасы табылды. Системаларның хәзерге торышында программага туры килмәүләр бар. Фараз – программадан тайпылышлар безнең планета шартларының начар йогынтысыннан булырга мөмкин... Үзәктән тикшерү төркеменә – боерык – системаларны үз программаларына ярашлы хәлгә китерергә... Тикшерү төркеменнән Үзәккә – рапорт – тикшерү тәмам... Үзәктән рухларга – боерык – чит цивилизация вәкилләрен җанлы хәлгә кайтарырга... Барлык тере затларга алар эчендәге тирәлектән чыгарга. Аерым боерык булмыйча, анда керү тыела.”

Грина цивилизациясенең аң дәрәҗәсен, аның фикер йөртү рәвешен кеше телендә аңлату мөмкин түгел, анда сүзләр юк. Әле китерелгән өзек – бик якынча тәрҗемә генә. Монда ни турыда сүз барды соң? – Башта алар кешеләрне дә үзләре кебек үк аерым, үзара тоташмаган күзәнәкләрдән тора дип уйладылар. Үзләрендәге күзәнәкләр радиосигналлар ярдәмендә бәйләнешкә керә алганга, алар кешеләрдә дә радионурланышлы күзәнәкләр эзләргә керештеләр. Һәр микробны юк итә торган кан тәнчекләре аларның “вәкилләрен” үтерә башлагач, алар моны агрессивлык дип уйлап, кешеләрне чак кына харап итмәделәр. Кешеләр үзләре, әлбәттә, берни сизмәде. Алар тиз арада тирән йокыга киттеләр һәм үзләренең ак күзәнәкләр катламы астына күмелүләрен дә, тирәләрендә төрле приборлар барлыкка килүен дә, күпме вакыт үткәнен дә тоймадылар.

Менә ниһаять, Үзәктән боерык килде, чит күзәнәкләр таралышты, приборлар юкка чыкты. Кешеләр, берни булмагандай, тереклек хәленә кире кайтты.

Аларның бервакытта да болай рәхәт, көр күңел, ачык аң белән уянганнары юк иде әле.

– Эрвин, бу синме, әллә башка кешеме? Яңагыңда нишләп яра эзе юк?

– Мин туксан ел буе Эрвин инде, ә менә син, Артурга охшагансың охшавын да, тик синең кичә бер тешең китек иде... Әллә без йоклаган арада теш куйдырып йөрдеңме?

– Егетләр, минем бөерләр авыртмый башлаган! Моңарчы сезгә әйтми йөри идем, “табут”тан чыкканда ук авырталар иде инде алар. Бүген кайда икәннәрен дә белмим, тфү-тфү!

– Менә, әйттем бит, бу цивилизациягә тулы ышаныч күрсәтергә кирәк дип! Без монда йоклап ятканбыз, ә алар безгә тимәгәннәр... дисәм дөрес булмас – безне юньлерәк хәлгә китереп куйганнар. Ничек итеп? Баш җитәрлек эш түгел мәгәр анысы... Ничек кенә булмасын – бар да яхшы! Мин, мәсәлән, үземне шундый әйбәт тоям, миңа бер генә нәрсә җитми хәзер – эчтә ач бүреләр улый. Тамак ялгап алсак, начар булмас иде.

Йокыдан көр күңел белән уянган кешеләр шулай җанлы гына сөйләшә-сөйләшә төшү аппаратына таба кузгалганнар иде, алларында яңа хәрәкәт күреп, тагын туктап калдылар. – Каршыдагы җир өстендә тамырлар калынаеп киткәндәй булды, алар буйлап матдәләр күбрәк агыла башлады. Берничә урында ак койкасыман масса күпереп чыгып, озынча таякларга әверелде. Алар бер метр чамасы булгач, барысы берьюлы ак массадан торган калкулык астында калдылар. Бераздан ак масса тарлады, һәм кешеләр үз алларында... түгәрәк өстәл, өч урындык күрделәр. Ә өстәл өстендә, өч пыяла савытта – кызарып пешкән алмалар! Тагын нинди дә булса аңлаешсыз хәл көтүдән кешеләрнең нервылары тартыла башлаган иде, алмаларны күргәч, алар иркен сулап куйдылар. Авызларыннан сулар килде. Аларга Җирдән әзерләп җибәрелгән азык ничек кенә тәмле булмасын, консерва – консерва инде ул, чын алмага җитәме соң!

Алар бик канәгать төстә өстәл артына утырыштылар. Мансур беренче булып алдындагы савыттан бер матур алманы сайлап алды да, аңа тешләрен батырды... һәм әкрен генә кире тартып алды. Бу алма – алма түгел иде! Ул “алма”ны урталай сындырып карады. Тирә-якка ит белән кыздырылган бәрәңге исен хәтерләткән аппетитлы ис таралды. Бүтән “алма”ларны сындырып каралдылар – кайсыннан гөмбәне, кайсыннан балыкны хәтерләткән ис килә, тик исләр бу азыкларның берсенә дә төгәл туры килмиләр иде.

“Алма”ларның бөтенләй башка нәрсә булып чыгуы бераз кәефне кырса да, кешеләр түзмәде, тышына бик карамый гына, аларны ашарга керештеләр. Гринаның бик тә сәер, күзгә күренмәс хуҗалары тәкъдим иткән “кунак сые”, чыннан да, тәмле генә булып чыкты.

– Ни өчен алма, ни өчен груша түгел? – Эрвин иптәшләренә бу сорауны төбенә тирәнрәк мәгънә салып бирде, әлбәттә. Ягъни, “алар” каян алма турында беләләр дә, нишләп аның нидән торганын белмиләр? Ничек аларга шуны һәм тагын бик күп нәрсәләрне аңлатырга? Уйга калган иптәшләренә карап, ул дәвам итте:

– Аларга тапшырылган контакт хәбәрендә, безнең акыллы зат булуыбызны аңлаткан төп өлештән соң, Җир тормышы белән таныштыру өлеше бар иде: урман, ялан, диңгез, шәһәр күренешләре, атлар, кошлар, машиналар... Шунда, хәтерлисезме, нәкъ менә шушындый өстәл артында бер кыз алма ашый... Ә бүтән төрел ашау күренеше юк ул хәбәрдә.

– Безнең ул хәбәрдән башка тагын бай фильмотекабыз бар бит, шуны күрсәтә башларга кирәк чит цивилизациягә. Башта байлар, сәүдәгәрләр, миллионерлар тормышы турындагы фильмнардан башларга киңәш итәм, – диде Мансур, хәйләкәр елмаеп. Аннары җитди итеп өстәде:

– Безнең аларга ачкыч табалганыбыз юк әле һаман. Шулай да, мөмкин булган эшебезне эшли торыйк, аларны үзебез белән таныштыруны дәвам итик.

Кешеләр төшү аппаратыннан махсус экран алып чыктылар, аңа шнур суздылар. Аппарат компьютерына фильмотекадагы фильмнарны берсе артыннан берсен күрсәтә башларга боердылар. Экран кабында, анда беренче күренеш буларак, Чарли Чаплин героеның бәхет эзләп Клондайкка юнәлгәне күренде...

Экран каршында берничә урында кара тап булып күзләр барлыкка килде.

– Күзләр, тамырлар, түмгәкләр!.. Ә кайда мондагы кешеләр? Нинди дә булса затлар булырга тиештер бит монда! Һәй! – Артур алдындагы бушлыкка карап аваз салды. – Менә мин! – Ул үзенә бармагы белән төртеп күрсәтте, кулы белән иңбашыннан аягына кадәр сыпырып төшерде. Аннары бармаган алга төртте. – Ә сез кайда? Кемнәр сез?

Җавап урынына аның алдында, инде алда күрелгән алым белән, зур экран үсеп чыкта. Экран яктырып, кайсы озынча, кайсы түгәрәк, кайсы тармаклы, кайсы керфекле күзәнәкләр белән тулды...

Экран алдында өч урындык һәм компьютер терминалы барлыкка килде.

– Безгә күренергә теләмиләр, шулай да, сөйләшүгә чакыралар, – дип аңлады моны Эрвин. – Ярый соң, эшкә керешик, егетләр, компьютер аша сөйләшеп карыйк болар белән.

Шулай итеп, Грина цивилизациясе белән диалог башланды. Математик гамәлләр, фигуралар, рәсемнәр, шартлы билгеләр ярдәмендә күпмедер дәрәҗәдә аңлашырга өйрәнгәнче байтак вакыт узды. Ике як берсен-берсе әзрәк аңлый башлагач, кешеләр Грина цивилизациясеннән үзе белән тирәнрәк таныштыруны, үзенең төзелешен, яшәү рәвешен аңлатуны сорадылар. Бу эшне Грина акыл ияләре планета һәм андагы тереклек тарихын күрсәтүдән башлады. Экранда янар таулар, кайнап торган океан, планетаның борынгы өслеге күренде.

Мондый сәер цивилизация белән сөйләшү бик катлаулы һәм авыр эш. Бу сөйләшүдә ялгышлар, табышмаклар берсе артыннан берсе килә, файдалы информация монда, бигрәк тә баштагы мәлләрдә, кибәк арасындагы бөртек кебек сирәк нәрсә. Шуңа күрә, буш сүз белән кәгазь тутырмас өчен, бу урында диалогларның нәтиҗәсен, Эрвин тарафыннан борт журналына күчерелгән рапортны гына китерик.

“Моннан күп миллион еллар элек Гринада тере күзәнәкләр барлыкка килә. Алар башта Җирдәге күзәнәкләрдән бер яклары белән дә аерылып тормыйлар. Ләкин бервакыт, ни сәбәп аркасындадыр, дөньяга бер гаҗәеп үзлекле күзәнәк ярала. Бу күзәнәк үзеннән радиодулкыннар тарату һәм аларны кабул итү сәләтенә ия була. Радионурланыш аңа башта бернинди дә файда китерми әле. Ләкин, менә күзәнәк үрчи башлый, радиокүзәнәкләр күбәя. Алар бер-берсенең нурларын тотып үзләре өчен файда ала башлыйлар. Әгәр берәр күзәнәк бәлагә тарыса, аның радиодулкыннары үзгәреп, башкаларны кисәткән. Берәр күзәнәк әйбәт шартларга эләксә, ул “әйбәт” дулкыннар таратып, башкаларны үз янына җәлеп иткән. Шундый үзара ярдәм аларга дулкынсыз күзәнәкләргә карата зур өстенлек бирә. Озакламый алар андый гади күзәнәкләрне бөтенләй кысрыклап чыгаралар. Планетада бары радиокүзәнәкләр кала.

Эволюция барышында алар үзгәреш кичерәләр, бер төрлесе эре, икенчеләре вак, кайсы хлорофиллы, кайсы берәр кирәкле ферментлы булып китәләр, бер-берсе белән торган саен тотрыклырак элемтәдә була баралар. Катлаулырак, мәгънәлерәк сигналлар алмашуга күчәләр. Үзенә күрә нерв системасы барлыкка килә. Әмма шул ук вакытта, һәр күзәнәк ирекле булып кала, чөнки радиобәйләнешләр өчен берегеп тоташуның кирәге юк. Шундый ирекле күзәнәкләрнең күпмедер саны төркем булып оешып, үзара җайлашып яши. Берәүләр фотосинтез үткәрә, икенчеләр алардан органик матдәләр алып, башкаларга тарата. Кайбер күзәнәкләрнең нурланышы көчлерәк булып, алар күрше төркемнәр белән дә бәйләнешкә керәләр. Берничә төркем эре күзәнәкләрдән торган элемтә үзәге барлыкка китереп, алар шулай ук башка үзәкләр белән бәйләнешкә керә. Шулай итеп, әкренләп системалар катлаулана бара. Бу процесс күп миллион еллар дәвам итә, һәм ниһаять, планетада аң ярала.

Хәзерге Гринада тереклек бер-берсенә тоташмаган бер күзәнәкле организмнардан тора, анда аерым акыллы затлар юк. Берничә миллион күзәнәк оешып, компьютерны хәтерләткән бик түбән аң яралгысы – беренчел рух хасил итә. Аның бернинди тышкы структурасы юк, һәр күзәнәге аерым, һәм шуңа күрә, ул кеше күзенә чүпрә яки яшькелт лайладан берни белән аерылмый. Андагы бер төркем күзәнәк күрше рухлар белән элемтәгә керүгә җайлашкан. Аларның катлаулы системасы икенчел рух төзи. Бу рухны бака, бөҗәк аңы белән чагыштырып булыр иде. Икенчел рухлар өченчел, алары исә дүртенчел рух булып оеша. Соңгысының аң дәрәҗәсе кешенеке белән бер чамада. Алар берләшүдән туган бишенчел рухлар үзләреннән берникадәр күзәнәк бүлеп чыгарып, берничә йөз рухка уртак Акыл үзәге төзиләр. Бу Акыл үзәкләре үз эчләрендә элемтә өчен радиодулкыннардан тыш электр тогы белән яктылыкны да файдаланалар. Үзләренә кергән рухлар белән дә алар күп вакыт яктылык үткәргечләр челтәре аша идарә итәләр. Кайбер дәверләрдә мондый үзәкләр берләшеп Бөтендөнья акыл үзәге төзиләр, ә кайбер дәверләрдә аерым булалар. Хәзерге вакытта Гринадагы терекле Бөтендөнья акыл үзәгенә буйсына.

Гринада затлар юк, димәк, җенесләр, мәхәббәт, балалар, яшьләр, картлар, буыннар алмашыну да юк. Кешеләр тормышындагы бик күп нәрсәләр аларга билгесез. Ләкин бу монда тормыш ярлы дигән сүз түгел әле. Монда тормышның кешеләргә авыр аңлашыла торган башка күренешләре бар, шул башка күренешләр нигезендә монда да рәхәт, газап, шатлык, кайгы, хыял һәм башка төр хисләр бар. Җирдәге кебек булмаса да, монда да үзенчәлекле югары сәнгать, мәдәният бар. Мондагы музыка, мәсәлән, яңгырамый, ул турыдан-туры радиодулкыннар рәвешендә. Рухлар арасында катлаулы алгоритмнардан торган программалар иҗат итү дә киң таралган. (Кешеләр дә бит кайвакыт математик формулаларда матурлык, гармония күрәләр, ә монда математика сәнгатьнең бер төренә әверелгән.) Гринада тагын бер кызыклы сәнгать бар – анда яңа төр күзәнәкләр иҗат итү белән мавыгалар. Күзәнәкләргә матур формалар, гадәттән тыш үзлекләр биреп, шуннан эстетик тәм табалар. Яңа төр молекулалар ясау да аларда сәнгатькә тиң осталык санала.

Монда шулай ук бай тарих бар. Рухлар башка бер рухның кызыклы дип тапкан кичерешләрен үзенекедәй итеп кабатлый ала, чөнки монда һәр вакыйга, һәр кичереш планетадагы тереклекнең уртак хәтеренә теркәлә бара. Җирдәге яхшы китаплар кебек, монда данлыклы рухларның тормыш өзекләрен кабатлап “яшәп карау” киң таралган.

Гринада картиналар, сыннар, кино юк – һәр рух үзәктән бөтен нәрсә турында тулы мәгълүмат ала алганда, бу әйберләрнең мәгънәсе калмый.

Грина рухларының, әлбәттә, үз максатлары бар. Мәсәлән – барлык күзәнәкләргә тук тормыш булдыру, фән белән шөгыльләнү, дөньяны танып-белү, планетаның уртак аңын камилләштерү.

Бөтендөнья акылының күп елларга исәпләнгән бөек максаты да бар. Ул Поллукс йолдызының икенче планетасын таркатып, аның материалыннан бик зур эче куыш шарлар ясап, аларга күзәнәкләр күчерергә, шулай итеп Грина цивилизациясен киңәйтергә тели. Шул максат белән ул икенче планета эчендәге куышларда бетмәс-төкәнмәс энергия запасы туплый.

Гринада әйберләр ясау бик җиңел башкарыла. Мәсәлән, тимердән берәр әйбер ясарга кирәк булды ди. Тимер атомнарын йотып, кирәк җирдә бүлеп чыгара торган аерым төр күзәнәкләр бар, рухлар боерыгы белән алар күз алдында кирәкле әйберне үстереп куялар. Шул ук юл белән таш, агач, җеп, хәтта углерод атомнарыннан алмаз да ясарга мөмкин. Цивилизация яңа уянып килгән борынгы заманда күзәнәкләр үзләре өчен биналар, җир астында куышлар төзегәннәр, төрле машиналар ясап, тормышларын җиңеләйткәннәр. Ләкин вакытлар үтү белән андый нәрсәләрнең бөтенләй кирәге калмаган, чөнки, күченеп йөрү өчен алар хәзер көпшәләр челтәреннән файдалана, биналар да кирәк түгел, планетада салкыннар булмый, аның кыш буласы ярымшарында махсус күзәнәкләр ярдәме белән парник эффекты булдырыла. (Шулай да, планетаның Акыл үзәге җир астындагы куышларда саклана.) Машиналар, техник чаралар кирәк булган очракта яңадан ясалалар һәм кирәге беткәч тә юк ителәләр. Кайвакыт, мәсәлән, космоска чыга өчен кораб төзергә кирәк була, фәнни тикшеренүләр өчен электрон тизләткечләр ясала. Ә безгә орбитада очраган, формасын үзгәртә, эреп югала торган аппарат исә бөтенләй механик корылма түгел икән – ул тулысынча галәмдә тереклек итәргә яраклашкан радиокүзәнәкләрдән тора булып чыкты.

Планетаның акыл кодрәте чиксез диярлек. Ул теләсә нинди әйбер ясый, планетаның үзен дә телгәнчә үзгәртә ала. Монда болытлар барлыкка килү һәм яңгыр яву бик кызыклы. Яңгыр яварга тиешле урында һавага вак микроблар күтәрелә, алар үз тирәләрендә электр кыры барлыкка китерәләр, су парлары шулар өслегенә җыелып, тамчылар ясала һәм җир өстенә яңгыр ява. Бу эш аңлы рухлар боерыгы белән башкарылганга күрә, монда болытлар төзек формада, яңгыр кирәк вакытта, кирәк кадәр генә ява.”

 

...Берничә сәгать эшләгәннән соң, экран үзеннән-үзе сүнде. Ул арада ерактан кешеләр ягына таба шәп җилдереп чып-чын автомобиль килгәне күренде. Кешеләр янына килеп җиткәч, ул ярымтүгәрәк дуга ясап борылды да, туктап калды. Бу югары маркалы өр-яңа машина булып, Җирдәге машиналардан тыштан бер генә ягы – шоферсыз булуы белән генә аерыла иде. Кешеләрнең анысына әлләни исе китмәде, алар кәефләнеп көлешеп алдылар: “Безнең машина яратканны ни арада сизгәннәр!” “Әйттем бит, кино күрсәтергә кирәк аларга дип!” диешеп, машина янына килделәр, эшлекле кыяфәт белән аның капотын ачтылар. Капот астында мотор юк иде. Гаҗәп хәлләрне күреп инде күнеккән кешеләр баш чайкап кына куйдылар да, капотны кире яптылар. Аннары, әйбәтләп кенә, машинаның эченә кереп утырдылар. Тик аларга тизе генә кузгалып китәргә насыйп булмады. Икенче мизгелдә алар котлары очып машинадан кире атылып чыктылар. Инде күнектем дигәндә дә, бөтенләй көтелмәгән хәлләр килеп чыгып кына тора шул монда!

Ни булды соң, галәм гизүче батыр кешеләрне нәрсә шулай куркыта алды? – Алар машинага кереп, җайлап утырганнар гына иде, руль каршында астан камыр кебек кабарып “чын таксист” үсеп чыкты да, кешеләргә борылып, ягымлы тавыш белән: “Кая боерасыз, сэр?” – дип сорады. Иң батыр кешене дә шомга сала торган бер нәрсә бар бит дөньяда: аны мистик курку дип атарга була. Кеше аңында тумыштан килә торган ныклы кагыйдә бар – җансыз гәүдәләрдән ерак тор! Кем белә, бәлки бу кагыйдә борынгы заманнарда ук кеше аңына, ул мәетләр тирәсендә уралып йогышлы авыру йоктырмасын өчен табигать тарафыннан салынгандыр. Ничек кенә булмасын, бу юлы җансыз өрәкнең кеше рәвешенә керүе кешеләргә курку салу өчен җитә калды.

“Дүртенчел рухтан Үзәккә – хәбәр – кешеләр шофер ясалгач машинадан чыкты. Ни өчендер аларга ул ошамый... Үзәктән бишенчел рухка – боерык – хәбәргә анализ ясарга... Бишенчел рухтан Үзәккә – белешмә – ситуация 4нче фильмның 28900-37500нче кадрларыннан алынган иде. Андагы шартлар бездәгегә туры килми. Тәкъдим – фильмдагы шартларны булдырырга... Үзәктән бишенчел рухка – кире кагу – фильмнардан күренгәнчә, күп төрле шартларда машина эчендә шофер була. Сәбәп анда түгел. Фараз – кешеләр үзләренең хәрәкәтчән макетларын гомумән кабул итмидер. Тәкъдим – кешеләргә ошый торган башка макетлар күрсәтеп, бу фаразны сынап карарга. Дүртенчел рухларга – боерык – 17нче фильмның 15200-24800нче кадрлары үрнәгендә макетлар ясарга.”

Кешеләр бик тиз исләрен җыеп, машина эченә карадылар – анда шофер өрәге юк иде инде.

– Менә хәерсез, үземне беркайчан да шундый шикчел дип уйламый идем, – диде Артур, беркемгә дә карамыйча гына.

– Уйлап карасаң, бернәрсәсе дә юк инде аның, – диде Мансур, – кеше төсле курчак, робот сыман әйбер. Бер күнексәң...

Ул ярты юлда бүленеп калды. Берничә адымда... купальниклар гына кигән өч сылу кыз фигурасы үсеп чыкты. Алар төрле матур хәрәкәтләр ясап, кешеләргә таба якыная башладылар.

– Юк, кирәкми, югалыгыз! – дип, кешеләр куллары белән селтәнеп кычкыра башладылар. Алар бу фигураларның да җансыз булуын бөтен нервылары белән сизделәр, матур сыннар аларда бары чиркану тойгысы уятты.

“Кызлар”, тасмасы өзелгән кино кадры кебек, кинәт хәрәкәтсез калдылар, таркалып чүгә башладылар. Кешеләр исә артка борылып, сүнгән экран каршына бастылар. Эрвин пульт төймәләренә баскалап алды: – Диалог!

Экран кабынды, анда бер-бер артлы кеше фигуралары барлыкка килә һәм аркылы сызыклар белән сызылып юкка чыга башлады.

– Башкача безгә андый җансыз фигураларны күрсәтмәскә вәгъдә итәләр, – диде Эрвин. – Ә хәзер, әйдәгез, машинага утырыйк, анысын да юк итеп куймасыннар без киреләнеп торган арада.

“Дүртенчел рухтан Үзәккә – хәбәр – кешеләр яңа макетларны да кабул итми... Бишенчел рухтан Үзәккә – фараз – бәлки аларда кеше сыннарына карата тыю бардыр?.. Үзәктән бишенчел рухка – белешмә – аларның планетасында кеше сыннары киң таралган (фильмнар исемлеге). Барлык рухларга – тәкъдим – күренешне аңлатырдай фаразлар әзерләргә... Үзәктән рухларга – информация – хатасыз фаразлар килмәде. Игълан – бу күренешне кешелекнең ачылмаган сере дип белдерәм. Күрсәтмә – серне тикшерү, ачыклау өчен бишенчел рухлардан фәнни төркем оештырырга.

Зур тизлектә машинада җилдерү кешеләрнең кәефләрен күтәреп җибәрде. Байтак вакыт шулай баргач, алар диңгез буена килеп туктадылар. Машинадан чыгып яр читенә килделәр, диңгез суына кулларын тыгып карадылар. Су җылы, аның өстен каплаган яшел суүсемнәр катламын исәпләмәгәндә, диңгез – җирдәге диңгез төсле иде.

– Яшел булса булыр, коенып чыкмый булмый, – дип, Мансур чишенә башлады. Аңа иптәшләре дә кушылды. Алан чишенеп суга керә башлаган иде, күз күреме җирдә су өсте яшеллектән чистарып калды – ниндидер команда буенча, суүсемнәр барсы берьюлы төпкә китте.

Диңгездә коенып, машинада йөреп ял итеп кайтуга, кешеләрне мул табын көтә иде. Мондый күренешне нинди фильмнардан алганнардыр Грина акыл ияләре: өстәл байлыктан сыгылып тора – буы чыгып торган кайнар аш, ит тулы тәлинкәләр, тортлар, җиләк-җимеш, хәтта берничә шешә дә бар иде анда (аларына баллы су салынган булып чыкты). Һәм ни өчендер, урындыклар каршында иң алдагы матур тәлинкәләргә тутыккан кадакларын тырпайтып, ботинка табаннары ята иде... Хәер, монысының серенә кешеләр шунда ук, бер карауда төшенде: “1нче санлы” фильмдагы бер күренешне үзләренчә “аңлаган” Гринаның “йомрыбашлары”! Ха-ха!..

Каян белгәннәрдер, бу юлы ашлары аш, итләре ит кебек, җимешләре татлы булды. Дөресен әйткәндә, аларны Җирдәге нинди дә булса азык белән тәңгәл китереп булмый иде, әлбәттә. Ләкин анысы инде мондый шартларда вак мәсьәлә.

Кешеләр ашап-эчеп шулкадәр хушландылар, табыннан кузгалуга, аларны йокы баса башлады. Бераз хәл алырга дип керә җиргә сузылганнар иде, тиз арада онытылып та киттеләр.

Бөтендөнья акыл үзәге тагын хәрәкәткә килде. Ул рухларга кешеләрнең йокы хәлендәге торышын тикшерергә кушты. Алардан кешеләрдә матдәләр алмашының сүлпәнәюе, ми эшчәнлегенең сүрелүе, шул ук вакытта тереклек хәлен тәэмин итүче органнарның нормаль эшләве турында информация алды. Аннары планетадагы барлык акыл көчен бу күренешнең сәбәбен ачыклауга юнәлтте. Әмма уңай җавап ала алмады. Үзәк бу сәер күренешне тагын бер ачылмаган сер дип игълан итте. Рухлар кешеләр тормышында мондый серләрнең күплеге, әлегә кадәр алынган информациянең кешеләр тормышын бары тышкы яктан аңлатуы, кешеләрнең эчке рухи дөньясының тулаем сер булып калуы турында белдерә башладылар.

Моңа җавап итеп, планета эчендәге зур куышларга тупланган кодрәтле акыл көче грандиоз идея әзерләп чыгарды: кеше организмын тикшерүнең башта үткәрелгән нәтиҗәләре буенча кешенең ясалма моделен төзергә! Шул юл белән кешенең ми эшчәнлеген өйрәнергә һәм аның рухи дөньясына үтеп керергә, серләрен ачарга!

Кайчандыр кварклар төзелешен ачыклаган заманнан бирле Грина цивилизациясе алдына мондый зур бурыч куелганы юк иде әле. Бу эшкә тиз арада планетаның бөтен акыл көче җәлеп ителде. Кеше моделен төзү өчен кирәкле күзәнәк төрләре сайлап алынды, бу күзәнәкләр эчендәге радионурланыш механизмы юк ителде. Кешеләр белән беренче контакт вакытында алынып Акыл үзәге хәтеренә салынган информация буенча кеше хромосомалары ясалып, күзәнәкләр эченә кертелде. Хромосомалар ясауда өч кешенең дә генетик информациясе кулланылды – Грина акылының исәбе буенча, модель аларны төгәл кабатламаска, шул ук вакытта аларның өчесенә дә охшарга тиеш иде. Күзәнәкләр кирәк кадәр үрчетелде һәм бавыр, йөрәк, мускул, ми, һ.б. орган тукымалары рәвешенә китерелде. Аннары күзәнәк-ара матдәләр ясалып, кеше организмын җыю башлады. Баш миен җыйган чакта, аның белән янәшәдә радиокузәнәкләрдән торган беренчел рух – детектор урнаштырылды, ул ми эшчәнлеге турында Грина акылына информация биреп торырга тиеш иде.

Менә бу гаять зур эш тә төгәлләнде. Модель тышкы яктан гына түгел, нечкә молекуляр төзелешенә кадәр төзек кеше организмы булып формалашты. ...Тик... ул җансыз иде. Модельне төзегән вакытта андагы күзәнәкләрне тукландырып, аларга кислород биреп торган система аның йөрәген эшләтә, сулыш алдыра, күзәнәкләр тере, ләкин модель ярдәмче системадан башка бер минут яшәргә дә сәләтсез булып чыкты. Вакыт-вакыт аның мускуллары тартышып, гәүдәсе тәртипсез хәрәкәтләр ясап куйгалый, кайвакыт аның миендә дулкын булып нерв ярсынуы барлыкка килә, тик анда аңның әсәре дә юк, гәүдәсе исә бербөтен организмга түгел, таркау күзәнәкләр җыелмасына охшаган иде. Бөтен белгән чараларын сынап бетереп тә модельгә җан кертәлмәгәч, Грина акылы экспериментны уңышсыз дип танырга мәҗбүр булды. Кеше моделе киредән юк ителде.

Ләкин, бу эксперимент барган вакытта ук инде Гринада кешеләр турындагы бөтен информацияне өйрәнеп, кеше организмнарының башка юл белән барлыкка килүен ачыкладылар. Аларны тән төзелеше, ике җенесле булулары, башта бәләкәй булып, әкренләп үсүләре Грина өчен тулаем табышмак булса да, бер нәрсә ачык аңлашыла иде – кеше дигән җанлы система бер күзәнәктән үсеп кенә барлыкка килә ала. Инде хәзер шуннан чыгып, эксперимент яңадан башланды.

Кеше тәненә хас бер күзәнәк әзерләп, аның үсеш программасын эшкә кушып җибәрү, яралгы үсешенә тиешле шартлар булдыру Грина акылы өчен кыен эш булмады. Ни генә дисәң дә, күзәнәкләр буенча аның белеме һәм сәләте искиткеч иде.

Алынган күзәнәк бүленә башлап, яралгы барлыкка килде. Гринада үсешне тизләтә торган матдәләр күптән билгеле иде инде, шуларны кулланып, гадәттә айлар буе бара торган үсешне монда берничә сәгать эчендә үтә торган иттеләр. Бу юлы эксперимент уңышлы барды. Тиз арада яралгының йөрәге үзлегеннән тибә башлады, аннары ул югары тәртиптәге хәрәкәтләр ясауга кереште, һәм тагын берничә сәгатьтән үзалдына беренче сулышын алды. Шул вакытта аның баш мие янына урнаштырылган беренчел рух – детектор модельдә зәгыйфь кенә булса да аң барлыгын күрсәтте.

Модельдәге аңның зәгыйфьлеге Грина акылын әлләни борчымады, ул аның үсешен тизләтелгән юл белән дәвам итә бирде. Аныңча, үсеш инде хәзер аңны камилләштерергә тиеш иде. Вакыт белән санаганда сәгатьләр үтте, үсеш кимәле буенча исә ясалма балага бер, ике... биш, ...ун яшь тулды, ә аның башындагы детектор һаман да аңның түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтә иде. Ләкин үсеш дәвам иттерелде – бәлки чын аң кешеләрдә үсешнең соңгы этапларында гына барлыкка киләдер?

Бала үсмер егет рәвешенә кергәч, генетик үсеш программасы тәмам булды. Грина акылының белүенчә, аның алга таба үзгәреше инде картаю процесслары исәбенә генә барачак иде... Әмма, үсеш азагында да кешенең аң дәрәҗәсе сулыш ала башлагандагыча калды. Эксперимент тагын уңышсыз килеп чыктымы? – Ләкин, ясалма кешенең аңы бәлки башка берәр төрле юл белән үсәр? Әлегә бит Грина акылы үзе белгән кадәрне генә эшләде; менә хәзер бәлки модель аны өр-яңа белем белән баета башлар?

Ясалма кеше, әле бер тапкыр да дөньяга күзен ачып карамаган үсмер егет, инде хәзер үзалдына яшәү өчен эксперимент барган тирән куышлыктан алынып, Грина планетасы өстенә чыгарып куелды.

* * *

...Ул үзен ниндидер сәер иркенлектә тоеп, кул-аякларын кыймылдатып карады, күзләрен ачты. Күк йөзенең зәңгәр төсен күрде. Бу зәңгәр төснең бушлык икәнен сиземләде. Куллары белән тирә-ягында капшанды, күзе белән алдын-артын карап чыкты. Ул үзе дә ни икәнен белмәгән нәрсәнедер бик зарыгып эзли иде. “Нәрсәдер, кемдер аның янында булырга тиеш бит инде, ул ялгыз булмаска тиеш!” Әгәр тирә-якта гел шушылай бушлык булып торса – кем аның турыда кайгыртыр, кем аңа нишләргә икәнен өйрәтер. Кем аны бу шомлы тынлыктан коткарыр?..

Ул сөйләшә, сүзләр белән уйлый белми иде, әлбәттә, аның уйлары әле хис рәвешендә генә иде. Иң көчле хисе исә – ялгызлыктан шомлану иде. Ул ни дә булса кылырга чарасыз булып, бары шул авыр хискә бирелеп, бик бер урында ятты, аннары арып, йокыга китте. Йокыдан шул ук тынгысыз хис белән уянды – кемдер аның янында булырга, аңа ярдәм итәргә тиеш! Кайда ул, кем ул, нинди ул?..

“Эзләргә, табарга кирәк!” Ул аяк-куллары белән уңайсыз хәрәкәтләр ясап кузгалырга омтылды. Тырмашып, шуышып озак интеккәч, үрмәләп йөрергә өйрәнде. Башта үрмәләп, аннары, тагы да бераз күнегә төшкәч дүртаяклап алга китте.

Беренчел рухтан үзәккә – информация – модельнең ми эшчәнлеге өченчел рух дәрәҗәсендә. Баш миенең хәвеф үзәге көчле ярсыну чыганагына әверелеп, башка үзәкләрнең эшчәнлеген тоткарлый. Модельнең организм хәлсезләнә бара, анда гомеостаз бозыла. Сәбәпләре билгесез. Модельгә нәрсәдер җитми, ул нәрсәдер эзли, ләкин нәрсә эзләгәнен үзе дә белми.

* * *

Сәгать ярым чамасы йоклап алгач, кешеләр яңа көч, саф баш белән эшкә керештеләр. Монда төп эш – экран аша Грина цивилизациясе белән диалог. Экран каршына килеп утыргач, алар башта ачыклыйсы мәсьәләләр, биреләсе сораулар турында киңәшеп алдылар. Бик күп билгесез темаларны барлап чыккач, бүгенге тормышны аңлау өчен иң кирәкле нәрсәне – Грина цивилизациясенең тарихын тирәнтенрәк өйрәнергә булдылар.

“Кайчандыр Грина цивилизациясе дә Җирдәге кебек үк техник җайланмалар куллануга корылган булган. Биредә бер-берсенә көпшәләр белән тоташкан ишексез-тәрәзәсез биек биналар төзегәннәр, шулай ук акыллы затларның диңгез кораблары, очкычлары булган, заводлар, шахталар, энергия станцияләре, ирригация корылмалары эшләп торган. Шушы технологик дәвердә рухларның бик катлаулы берләшмәләре төзелгән, акыл үзәкләре барлыкка килгән, алар әкренләп югары үсешкә ирешкәннәр. Акыл үзәкләре тирәсенә тупланган рухи берләшмәләр бик тиз үсеп, ахырда бөтен планета өсте шулар арасында бүленеп беткән. Ә алар һаман саен үсәргә омтылганнар, шул максат белән күршеләренең күзәнәкләрен үзләренә куша, мөмкин булганда аларны кысрыклый башлаганнар. Рухи берләшмәләр арасында киеренке хәлдәге чикләр барлыкка килгән. Аларның бер-берсе исәбенә үсәргә омтылуы каршылыкка, каршылыклар исә көрәшкә, көрәш сугышка китергән.

Рухи берләшмәләр арасындагы чикләр баштарак бер-ике чакрым киңлектәге үле зона рәвешендә була. Соңыннан, чик аша агулы матдәләр белән һөҗүм итүдән саклану өчен, алар үз чикләре буйлап биек стеналар кора башлаганнар. Ләкин бу чара гына сугышны туктата алмаган. Тора-бара сугышларда куәтле җимергеч техника, очкычлар куллану киткән. Планетаның күп урыннары буш калган, исән урыннарда да тереклек бик авыр шартларда яшәгән. Күп кенә берләшмәләр көчсезләнеп, аларны күршеләре яулап алган. Каты сугышлардан соң беразга тыныч чорлар килә торган булган, әмма бу чорларны да берләшмәләр күбрәк сугыш чараларын камилләштерү өчен файдаланганнар. Сугышлар торган саен һәлакәтлерәк була барган. Шундый бер вакыт җиткән – бөтен планета исән калган иң көчле ике рухи берләшмә арасында бүленгән. Чиктән тыш куәтле корал белән берсен-берсе юк итү куркынычы аларны сугышудан тыелырга мәҗбүр иткән. Гринада озак вакытка тынычлык урнашкан.

Әмма, берләшмәләр мәңгелек тынычлык өчен көрәшсәләр дә, яңа корал ясауны туктатмаганнар, бу вакытта инде алар атом коралы да ясарга өйрәнгәннәр, аны планета тирәли орбиталарга урнаштырганнар. Шунда ук агулы матдәләр, вируслар төялгән кораблар да очып йөргән. Алар бар да беренче сигнал белән үк планета өстенә ташланырга әзер торганнар. Бөтен бу корал белән ясалма акыллы механик автоматлар идарә иткән.

Бервакыт автоматлар эшендә бәләкәй генә бер ялгыш китү аркасында, Грина рухлары ихтыярыннан башка, планетада зур сугыш – Соңгы сугыш кабынып киткән. Орбитага чыгарып алдан әзерләп куелган бөтен куркыныч коралны планета өстенә ташлап аны тоташтан яндыру һәм агулау өчен нибарысы бер сәгать вакыт җиткән. Шул вакыт эчендә планета өстендә тереклек юк ителгән. Бөтен планетаны кара сөрем болыты каплап, ул дөм-караңгыда калган. Грина суынып, кар һәм боз чүленә әверелгән. Тереклекне бары тик тирән җир асты куышлыкларына яшеренү генә бөтенләй юкка чыгудан саклап калган.

Берничә ел үткән, агулы болытлар тарала, планета җылына башлаган. Күзәнәкләр өскә чыгып, әкрен-әкрен үрчегәннәр. Күпмедер вакыттан соң алар тагын бөтен планетага таралып, рухи берләшмәләр үзләренең элекке чикләрендә очрашканнар. Һәм шунда алар, үзара каршылыклар мәңге дә сугышка китермәсен өчен, берләшергә һәм Бөтендөнья Акыл үзәге төзергә карар иткәннәр. Яңа барлыкка килгән бу бөек рух үз алдына иң олы максат итеп тыныч шартларда технологик булмаган цивилизация төзүне куйган. Аның беренче эше – сугыш кораллары һәм ясалма акыллы автоматлар булдыруны тыю булган.

Бөтендөнья акылы алдында ул вакытта планетадагы тормышны өр-яңадан кору, Соңгы сугышның тирән яраларын уңалту бурычы торган Шундый яраларның аеруча тирәне – атом бомбалары шартлаудан калган күпсанлы радиоактив өлкәләр булып, анда торып калган рухлар бик зур газап кичереп яшәгәннәр. Ә Гринада, әгәр рухлар берләшеп яши икән, аларның газаплары да, рәхәтләре дә уртак була – бер бармагы авырткан кеше бөтен булмышы белән интеккән кебек, Акыл үзәгенә дә шул радиоактив өлкәләр аркасында газап кичерергә туры килгән. Ул заманда әле Гринада радиациядән тиз генә тазарыну юлларын белмәгәннәр. Озакка сузылган авыр тазарту эшләре алып барасы урында, Акыл үзәге җиңел юлны сайлый – радиоактив өлкәләрне үзеннән аерырга, алар белән бәйләнешне өзәргә карар итә. Күп тә үтми, моны җиңел генә эшләү өчен җае да табыла.

Радиоактив урыннарда мутацияләр ешаеп, күзәнәкләр тизрәк төрләнүчән. Берзаман аларның берсендә сәер, гарип күзәнәкләр барлыкка килә. Алар чагыштырмача көчле, тәртипсез радиодулкыннар таратып, тирә-якларындагы күзәнәкләрнең үзара бәйләнешен өзү сәләтенә ия булалар. Аларны “шаулы күзәнәкләр” дип атарга мөмкин. “Шаулылар” бер-берсе белән генә тотрыклы бәйләнешкә кереп оеша алганнар. Алар янында бәйләнешләрен югалткан гади күзәнәкләргә бер генә нәрсә – шаулылардан килгән боерыкларны үтәү генә мөмкин булган.

Мондый куркынычлы гарипләрне, башка вакытта булса, шунда ук юк итәрләр иде, ләкин Акыл үзәге аларны радиоактив өлкәләрне үзеннән аеру өчен файдаланырга карар итә. Ул өлкәләр белән бәйләнешләр өзелеп, алардан бернинди информация килмәсен өчен, шаулыларны үрчетеп, өлкәләрнең чикләре буйлап тараталар. Хәтәр килеп чыгасын беркем дә сизенми, чөнки бу вакытта шаулыларның оешу дәрәҗәсе беренчел рух кадәр дә булмый әле.

Чик буенча сибелгән шаулылар үз сфераларына эләккән күзәнәкләрне ашап һәм буйсындырып бик тиз үрчиләр, контрольдән ычкынып, чиктән ике якка таба да киңәеп тарала башлыйлар. Рак авыруын хәтерләткән бу афәткә каршы Акыл үзәгенең чарасы булмый. Бер-ике ел эчендә шаулылар планетаның күпчелек өлешен басып алып, анда үз империяләрен төзиләр. Бөтендөнья Акыл үзәген кечкенә бер өлкәдә биек стена артына яшеренү генә коткарып кала. Акыллары түбән булу аркасында, шаулылар стена аша үтә алмыйлар.

Алар үз империяләрендәге бөтен тереклекне үзләренә азык әзерләүгә көйлиләр. Туктаусыз үрчү аркасында, аларга һәрвакыт азык җитми, алар Гринаның бөтен байлыгын суырып, хәтта күзәнәкләрне таркатып, ашап, планета өстен җансыз чүлгә әверелдерәләр. Ач үлем куркынычы шулай да аларны тора-бара планетада билгеле бер тәртип урнаштырырга мәҗбүр итә – Грина өстендә яшел катлам кабат тергезелә, аны су белән тәэмин итү, аннан органик матдәләр суыру нормага салына. Шаулыларга хезмәт итүче гади күзәнәкле рухлар өчен ачтан үлмәслек азык калдырыла башлый.

Һәрвакыт җитешмәгән азык өчен шаулыларда бераздан үзара көрәш башлана. Алар берсенә-берсе буйсынган касталарга бүлгәләнәләр, азыкны югарырак дәрәҗәлеләр күбрәк ала башлый. Үз чиратында алар тизрәк үрчеп, тагын берничә кастага таркалалар. Дәрәҗә баскычлары шулай артканнан-арта бара. Аларның болай да түбән рухлары үзара дошманлашып, бер-берсенең эшчәнлеген бозып, торган саен ныграк ваклана баралар. Империя үзәге урнаштырылган тәртипне саклап калу өчен вак рухларның үзара дошманлыгын тыеп, дошманлашкан рухларны таркатып хөкем итеп тә карый. Ләкин дошманлык юкка чыкмый, бары яшерен төс ала.

Каршылыкларның яшерен рәвештә эчтән туплануы шул дәрәҗәгә җитә – беркөнне касталар арасында ачыктан-ачык талаш кабынып китә. Шаулылар империясе бер көн эчендә үзара дошман вак рухларга таркала. Гади рухларны буйсындыру системасы эштән чыга, ач һәм яшәүгә сәләтсез калып вакланган шаулылар ахырда үзара бәйләнешләрен югалткан аерым күзәнәкләргә таркалып, үлеп бетәләр.

Шаулылар империясе таркалгач яңадан бөтен планета иркенлегенә чыккан Бөтендөнья акылы, булып үткән хәлләрдән нәтиҗә ясап, шундый кагыйдәләр кабул итә: 1. Моннан соң мәңгегә – Бөтендөнья рухы һәм аерым рухлар тереклек кичергән һичбер газапны үзеннән читләштермәсен. 2. Түбәнрәк акыл түбәнрәк кодрәткә ия булсын һәм киресенчә. 3. Бервакытта да Грина өстендә аңсыз көч булдырмаска.”

* * *

Бу мәгълүматларны кешеләр, әлбәттә, бер утыруда гына ала алмадылар. Гринада тел булмау өстенә, аларның шартлы билгеләре дә Җирдәгегә һәрвакыт туры килми иде. Мондый цивилизация белән сөйләшүне бер-берсенең телен белмәгән ике кешенең аңлашуы белән дә чагыштырып булмый – соңгысы күпкә җиңелрәк. Шуңа да карамастан, ике арада диалог торган саен мәгънәлерәк була, сәгать саен җанлана барды – бер яктан, кешеләргә якын булган рәсемле образлар киң кулланылса, икенче яктан, Гринаның акыл кодрәте, логик көче үзара аңлашу теле булдыруда җир галимнәре өчен күп елларга җитәрлек эшне санаулы сәгатьләр эчендә башкарды.

Диалог – диалог урынында, тик кешеләр өчен үз күзең белән күрүне, үз кулың белән тотып карауны берни дә алыштыра алмый. Экран аша әңгәмәләрне алар Грина буйлап сәяхәт итү белән аралаштырырга булдылар. Планета өстенә төшүнең икенче көнендә үк, тирә-яктагы берничә йөз километр җирне машинада йөреп әйләнеп чыктылар. Бу юлы аларны нинди дә булса яңалык түгел, бернинди яңалыкның булмавы шак катырды. Кая гына барсалар да, сирәк кенә челтәрле антенналардан башка бер нәрсә дә анда аң барлыгын сиздерми иде. Икенче көнне кешеләр үзләренә самолет сорап алдылар. Сораган самолетлары аларның күз алдында унбиш минут эчендә ясалды. Ләкин, берничә мең километр радиуслы әйләнә буенча очып һавадан күзәтү дә бушка булып чыкты. Күз карашы тукталырдай һич югы берәр елга яки күл очраса икән юлларында!

Чираттагы диалог азагында алар Грина Акыл үзәгеннән үзләренә планетаның нинди дә булса күренекле урынын күрсәтүне сорадылар. “Күренекле урыннар” дигәнне аңлату өчен мисал итеп елга, күл, биек тау, вулкан кебек күренешләрне искә алдылар. Грина акылы бик теләп риза булды һәм кешеләрне машинага утырырга чакырды.

Ун километр чамасы баргач, машина туктады. Тирә-якта исә шул ук ялыктыргыч яшел тигезлек иде. Кинәт кешеләрнең күз алдында җир өсте иңеп, чокыр ясала башлады. Берничә эре көпшәдән чокырга су ургылды. Кешеләр теләген үзенчә аңлаган Грина акылы алар өчен күл ясый иде!

Күл ясауны туктатып, кешеләр яңадан диалогка күчтеләр һәм үзләре өчен бик күңелсез ачыш ясадылар – Гринада бернинди күл, елга яки тау әсәре юк булып чыкты! Ул бөтен җирдә бер үк төрле тигезлектән һәм яшел элпә белән капланган, давылсыз-дулкынсыз диярлек океаннан тора икән. Грина акылы кешеләргә бер генә гадәттән тыш объект – икенче планетага энергия җибәрү корылмасын гына күрсәтә алды. Бу корылма Гринаның икенче ягында булып, кешеләр аның янына тагын бер көннән соң барып кайттылар. Бу – йөз километр ераклыктан ук күренеп торган, җирдән күккә таба сузылган күзне чагылдыргыч якты нечкә нур иде. Ул нур аркылысы 100 метр чамасы булган тирән, зур тәлинкә уртасыннан күтәрелә, ә үзенең юанлыгы бер метрдан да артык түгел иде. Бу нур белән Гринада тупланган бөтен артык энергия, шулай ук планетаның эчке энергиясе Поллуксның икенче планетасына җибәрелә, шул сәбәпле Гринада җир тетрәүләр һәм вулканнар булмый, планета эчендә кайнар магма тупланмый, киресенчә ул әкренләп суына бара икән. Ә икенче планетада инде аны таркатуга әзерлек башланган. Бик тиздән, күп булса йөз елдан, Поллукс тирәли дистәләрчә эче куыш шарлар әйләнеп йөриячәген зур горурлык белән аңлатты кешеләргә Грина Акыл үзәге.

– Аңлашыла, бик аңлашыла, – диде Мансур бу көнне кичке ял вакытында, берни аңламаган тавыш белән. – Боларның кулыннан килер, тагын берничә планета ясарлар... Алары да нәкъ шушындый ук яшел элпә белән капланыр! Монысын мин аңлыйм, сез миңа менә нәрсәне төшендереп бирегез – тормыш кайда монда, яшәү кайда? Бөтен дөньяны баскан бу яшел мүктән шундый кодрәтле акыл нинди ямь, нинди мәгънә таба?

– Мүк түгел, ә аерым күзәнәкләрдән торган катлам, – дип төзәтте аны Артур, – син мүк дисең дә, алар бит теләгән нәрсәләрен ясый алалар, теләсәләр, син гомереңдә күрмәгән җимеш үстерәләр, теләсәләр...

– Ләкин теләмиләр! – дип бүлдерде Мансур, – аларга җимеш тә, йорт та, берни дә кирәк түгел! Алар шул дәрәҗәдә камиллеккә ирешкәннәр, аларда инде бер нәрсәгә дә мохтаҗлык калмаган. Ә бит монда да кайчандыр тормыш кайнап торган, үзенчәлекле, сәер, ләкин кызыклы, җанлы тормыш! Гринада акыл кодрәте үзе тормышны шушындый мүксыман хәлгә китергән булып чыга түгелме соң?

Син, Мансур, үз мәнфәгатеңнән чыгып уйлыйсың, – дип сүзгә Эрвин кушылды. – Боларның тормышын без аңлап бетермибез, бары шул гына. Менә бу яшел элпәдә бәлки безнең төшкә дә кермәгәнчә кызыклы тормыш кайный торгандыр? Аларда тавышсыз булса да музыка, сәнгать, үзенә күрә әдәбият барын беләбез, ә син шуларның барсына “мүк” дип кул селтисең.

– Килешә алмыйм. Эчке тормыш ничек тә булса тышкы якта чагылырга тиеш, акыл үз эченә кереп бикләнергә тиеш түгел. Ул атомнардан алып галәмгә кадәр бөтен нәрсәне иңләргә, һәр нәрсәдә үзен күрсәтергә тиеш. Ә монда, акыл атомнар дәрәҗәсендә ни дә булса эшли, галәмдә нидер төзи, ә урталык буш калган, урталыкны мүк басып киткән! Ике як чиктә дә эшен бетерсә, аңа кирәксезгә чыгып сүнәргә генә кала бит!

Бәхәс озакка сузылды, фикерләр аерылды. Мансур, Грина цивилизациясе үз үсешендә тупикка килеп терәлгән, мөмкин булган барлык ихтыяҗларны канәгатьләндерү тормышны мәгънәсез иткән, акылны кирәксезгә чыгарган дигән фикердә калды. Эрвин, молекулалар, күзәнәкләр дәрәҗәсендә монда безгә әз билгеле чын тормыш бар дип аңлатырга тырышты. Артур исә, яшәмәктә булган һәр нәрсә яхшы, тереклек нинди дә булса максатка ирешү өчен яшәми, аның бердәнбер максат дигәне – дөньяда бар булу дип, Грина тормышының кызыклыгы, җанлылыгы турында баш ватмаска киңәш итте.

Икенче көнне алар Грина Акыл үзәгеннән планетадагы тормышның максаты, аның хәзер нәрсәләр иҗат итүе, нинди каршылыклар белән көрәшүе турында сорадылар. Акыл үзәге тагын бер тапкыр икенче планетаны таркату, яңа планеталар төзү турында сөйләргә кереште. Шуннан соң аңа сорау башкача куелды: көндәлек тормышта Гринаның аерым рухлары, бигрәк тә дүртенчел рухлар ни белән шөгыльләнә?

Җавап үзенең гадилеге белән шаккатыргыч булды. Түбән дәрәҗәле рухлар тереклекне тәэмин итү белән шөгыльләнәләр, шул ук вакытта, югары рухларның состав өлеше булып торалар икән. Дүртенчел рухларның абсолют күпчелеге гадәттә “музыка тыңлый”, бер-берсе белән логик уеннар уйный, кайчакта үткәндәге вакыйгаларны кабат кичерү белән шөгыльләнә ди. Алар арасында моннан ун мең ел элек булып үткән дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы вакыйгалар бик популяр, ә соңгы көннәрдә планетага килгән кешеләрне күзәтү, алар алып килгән фильмнарны карау өстенлек алган. Кешеләр килү сәнгатьтә дә зур җанланыш тудырган. Төрле күзәнәкләр иҗат итүчеләр, мәсәлән, кеше, машина, агач рәвешендәге күзәнәкләр ясый башлаганнар. Шул ук вакытта, һәр дүртенчел рух югарырак рухлар, Бөтендөнья үзәге белән бәйләнештә, алар составында планетаның уртак тормышына катнаша булып чыкты.

* * *

...Туктаусыз бара торгач, ул ике аякка басып атлаганда тизрәк тә, уңайлырак та, кызыклырак та булуын ачыклады һәм гел шулай йөрүгә күчте. “Бу буш җирне тизрәк үтәргә кирәк, кайда да булса кемдер булырга тиеш” дигән уй аның башыннан китмәде. Ул үзенең чама белән бер тирәдә әйләнеп йөрүен тоймыйча, гел алга барам, бу тигезлекнең бер чиге булыр дип уйлый иде. Кайчагында ул бик хәлсезләнә һәм йоклап ала, кайчагында җирнең яшел катламын суырып ачыгуын баса да, тагын ашкынып алга атлый иде.

Модельнең башы эченә урнаштырылган беренчел рух аның хисләрен башка рухларга җиткереп, бөтен планетага тарата барды. Акыл үзәге оештырган зур эксперимент буларак кына түгел, моңарчы бер дә кичерелмәгән сәер сагыш чыганагы буларак та ул бөтен Гринаның игътибар үзәгенә күчте. Рухлар бөтен сәләтләрен җигеп аның хәлен җиңеләйтергә, һәр теләген үтәргә тырыштылар. Ул йоклаганда аның астына йомшак түшәк ясадылар, ул йөргән җирдә яшел катламны туклыклы матдәләр белән туендырдылар. Тик модель кичергән сагышның төп сәбәбе билгесез калды. Аның миендә бик көчле теләк бар, шул ук вакытта ул теләкнең конкрет эчтәлеге юк иде. Бөтендөнья рухы бу модель ярдәмендә кешенең эчке дөньясы турында бик әз яңалык алды, өстәвенә, аның инде билгеле дип исәпләнгән күп нәрсәләре шик астында калды. Ул икеләнә башлады: бәлки бу ясалма кеше ниндидер билгесез үзлеге белән чын кешедән аерыладыр, бәлки ул асылда бөтенләй кеше дә түгелдер?.

Ул аны Җир кешеләре белән очраштырырга булды. Алар аны кеше дип танырлармы, әллә теге, кеше формасындагы курчакларны кире каккан кебек, кире кагарлармы?

...Офык артыннан чыгып үзенә таба килүче машина аны бик кызыксындырды. Ул атлавыннан туктап калды, кызыксыну һәм курку тойгылары аралашып, аны шулкадәр дулкынландырды, ул ни машинага каршы барырга, ни качарга белмәде. Машина якын килеп җиткәч кенә, анда курку өстенлек алды, ул борылып качарга омтылды, тик бер-ике адым атлауга ук сөрлегеп егылды. Артына әйләнеп караган иде, машинаның туктавын, аның эченнән кешеләр чыкканын күрде. Башында яшен тизлеге белән яралган уй аңа озак вакытлар интегеп нәкъ шуларны эзләгәнен ачты. Алар аның үзенә охшаганнар, ул алар белән булырга тиеш икән, шуларны эзләп йөри икән ул бу буш дөнья буйлап!

Ул кулларын алга сузып кешеләргә таба ташланды, егылды, тагын аягына басарга теләде...

Юлларында очраган бу кешенең җансыз курчак түгеллеген кешеләр ничек аңлагандыр, тик бу да “өрәк”тер дигән уй берсенең дә башына килмәде. Алар бер карауда ук аның үзләре кебек үк җанлы кеше икәнен аңлап алып, янына килделәр. Кеше елый-елый нидер аңлатырга, кемгәдер үпкәсен белдерергә теләгәндәй өзек-өзек авазлар чыгара иде. Бераздан ул елавыннан туктады, бары вакыт-вакыт тирән сулап үксеп алгалый иде. Кем икәнен белергә теләп, аның белән сөйләшеп карадылар, ишарәләр бел аңлашырга маташтылар. Нәтиҗә булмады. Ул арада табылдык кеше тәмам тынычланды, янына килеп утырган Артурның алдына башын салып, йокыга да китте.

Эрвин белән Артур бу үсмер егетнең кем булын каян килеп чыгуын аңларга тырышып төрле фаразлар корырга тотындылар. Мансур әңгәмә кушылмады, кешегә озак карап, уйланып торды, аның аягыннан, кулларыннан тоткалап карады. Аның беләгендә бер миң тапты, үз җиңен терсәктән югары сызганды. Аның үзендә дә шундый ук миң бар иде.

– Дөрес түгел, куегыз бәхәсне, – диде ул, ниндидер гипотеза корып маташкан Эрвинны туктатып. – Бу кеше – бала. Бу – күп булса бер атналык яшь бала, өстәвенә, ул безнең бертуганыбыз.

– Ничек бала, ничек бертуган? Ул бит олы кеше!

– Ул тыштан гына олы кеше. Ә калган бөтен ягы белән ул – яңа туган бала. Һаман аңламыйсызмы? Бу, минемчә – ясалма кеше! Бу планетада кешенең башкача килеп чыгуы мөмкин түгел. Күрәсең, аларга бездән берәр күзәнәк алып, шуннан яңа кеше ясау да берни тормый.

Артур белән Эрвин йоклап яткан егеткә сынап карап тордылар, аның йөзендә, гәүдәсендә үз чалымнарын күреп шак каттылар. Мансур әйткән сүзләр дөрескә охшый иде.

– Бу кешене Грина акылы нилектән ясады икән соң? Кызык өчен генә түгелдер бит?

– Ни өчен ясагандыр, тиз генә әйтүе кыен, тик шунысы ачык, ул безнең гәүдә турында бөтенесен белә, ә шул гәүдәнең эчтәлеге нинди була, ул турыда берни дә белми икән. Белсә, ул бу кешене сабый акылы белән ясамас иде.

– Аны мондый эшләрдән хәзер үк тыярга кирәк! – дип кычкырды Артур! – Ә бу кешене без үзебез белән алыйк, аның ялгызын калдыру ярамый дип саныйм. Без аны сөйләшергә өйрәтербез, үзебез белән Җиргә алып кайтырбыз.

Табылдык кешене машинага утыртып, төшү аппараты янына кайтканда ук аңа исем дә куштылар. Өчесенең дә исемнәреннән берәр кисәк алдылар да – Мартин дигән яңа исем килеп чыкты. Мартинны машинага йоклаган килеш кертеп салдылар, тик ул машина кузгалып китү белән үк уянды. Башта машинаның зур тизлек белән чабуын исе китеп карап барды, аннары бик кызыксынып машина эчендәге әйберләрне карап-тикшереп чыкты. Аның кәефе бик тиз күтәрелде, ул гомерендә беренче тапкыр көләргә өйрәнде. Бераздан аның бөтен игътибарын кешеләрнең үзара сөйләшүе җәлеп итте. Ул үзе дә сөйләшкән булып маташты, тик беренче тапкырда, әлбәттә, берни дә булдыра алмады.

Кайткач, бөтен башка эшләрен куеп, кешеләр Мартин белән булдылар. Аны кешечә ашарга, киенергә, бүтән вак-төякләргә өйрәтү шундый кызык эш булып чыкты, алар беразга кайда икәнлекләрен дә оныттылар, үзләре балага әверелгәндәй булдылар. Мартин бик зирәк булып чыкты, бар нәрсәне бер күрсәтүдә диярлек отып ала торды, һәр нәрсә белән кызыксынып, барсын да тизрәк белергә тели иде ул. Авырлык белән булса да, ул тиз арада “мин”, “син”, “бир” кебек гадирәк сүзләрне дә дөрес итеп әйтә башлады. Кешеләр аңа бик тиз күнегеп киттеләр. Мартин белән беренче очрашуга бер атна дигәндә, алар аны бөтенләй үз кеше, якын туганнары итеп тоялар иде инде.

Нәкъ менә бер атна үткәч, беркөнне көтелмәгән күңелсез вакыйга булды. Астронавтлар яңа гына уянганнар, ә Мартин йоклый иде әле.

Кинәт зәңгәр күктән тонык гөрелдәү тавышы ишетелде, анда кешеләр үз артыннан төтенле эз калдырып түбәнәя баручы кораб күрделәр. Бу аларның орбитада калдырып киткән төп космик кораблары иде! Ул алардан бераз гына читтәрәк күкне ярып үтте дә, офык артына төшеп югалды. Күздән югалырдан алда аның тормоз парашютлары ачылганы күренде, димәк, кораб кешеләрдән ерак түгел планета өстенә утырды.

– Регистрация! – дип кычкырды Эрвин үртәлеп. – Регистрация үтүнең соңгы срогы чыккан! Без корабка үзебезнең исәнлек турында радио аша хәбәр биреп торырга тиеш идек. Ә без аны ничек бирик, бу җенле планетада радио эшләми ләбаса! Бездән хәбәр килмәсә, инструкция буенча кораб безне эзләп үзе төшәргә тиеш иде. Әгәр без аның янына хәзер үк барып теркәлмәсәк, ул безне эзләп планета өстендә очып йөри башлаячак. Ләкин аның безне тапмавы мөмкин, чөнки безнең радиомаяк эшләми. Ул ягулыгын яндырып бетергәнче шулай очып, кире орбитага әйләнеп кайта алмаячак. Аның бит төп ягулык баклары, йолдызара двигательләр белән бергә орбитада калган булырга тиеш. Хәзер үк машинага, бер минуттан кузгалабыз!

– Ә Мартин? Аны да үзебез белән алырга кирәк!

– Аны тиз генә алып килеп машинага утырт, Артур. Тиз бул!

– Ләкин ул бит йоклый...

– Йокласын алайса, Артур, йокласын. Без тиз генә корабка барып теркәләбез дә, кире әйләнеп кайтабыз. Күп булса 15-20 минут вакыт үтәр, Мартин уянырга да өлгерәлми калыр. Безгә барыбер юлда артыгын булырга ярамый, кораб һавага күтәреләчәк!

* * *

Мартин үзенең ялгыз калганын бик тиз сизде. Ул йокыдан уянып, кешеләрне кире кайтарырга тырышып чакыра башлаганда, машина ерак китеп тә өлгермәгән, офык артына күмелмәгән иде әле. Мартин бар көченә алар артыннан ташланды. Тик машина туктамады, офык артына күмелеп юк булды. “Алар аны ташлап киттеләр! Качтылар?! Ул алардан башка япа-ялгыз берүзе нишләр? Качтылар... Юк, ул аларны яңадан эзләп табарга тиеш!”

Машина киткән якка карап ул башта озак кына йөгерде, аннары аякларын көчкә өстерәп атлап баруга күчте. Аның хәле бетте, тирән тетрәнү аның һәр күзәнәген биләп алган, аңын томалаган иде. Шулай да ул актык көче белән баруында булды, һәм үзенең туры бармыйча дуга ясап, әкренләп бөтенләй башка якка китүен тоймады. Кешеләрне эзләп табу теләге анда шулкадәр көчле иде, ул шулай көне буе барды да барды. Кичкә таба ул тәмам хәлсезләнде, аның бизгәк тота, башы чыңлый, йөрәге өзек-өзек тибә иде инде. Күзенә кайвакыт кешеләр күренгәндәй була, тик ул аларга таба бара башласа, күренеш юкка чыга иде.

Менә караңгы төшә башлады. Караңгыда кешеләрне күрә алмаячагын аңлап, ул якты булуын теләде. Аның бу теләге Грина рухларына барып иреште. Һәм кинәт җир өсте сихерле ак фосфор нурлары белән яктырып китте. Мартин бу искиткеч күренешкә тетрәнеп катып калды. Бу салкын нурланыш, бу хәрәкәтсез буш кыр, йолдызлар сибелгән кара күк аның күңеленә тыелгысыз курку салды.

Ак яктылык ничек кабынса, шулай кинәт юкка чыкты. Мартин караңгылыкта калды. Инде кая барырга белмичә, бөтенләй өмет өзеп, ул җиргә утырды, һәм шунда гына үзенең чиктән тыш хәлсезләнүен тойды. Аның башы әйләнеп, күңеле болганып китте, ул әкрен генә җиргә сузылып ятты да, чалкан әйләнде. Күз алдында йолдызлар җемелдәшкән кара күк күрде. Нәкъ каршысында, төпсез тирәнлектә җемелдәгән эре бер саргылт йолдызга карап, ул шулай ятты да ятты. Йолдыз җемелдәп аны үз янына чакырган кебек тоелды. Ул әллә төшендә, әллә саташып, үзен шул йолдызга таба очкандай хис итте. Юк, ул очмый, кулларын алга сузып, тизрәк барып җитәргә ашкынып, кара күк буйлап сары йолдызга таба йөгерә икән...

Кеше моделе эчендәге беренчел рухтан Бөтендөнья Акыл үзәге хәвефле хәбәр алды. Билгесез сәбәпләр аркасында, модель күзәнәкләрендә тереклек сүрелә башлаган иде. Грина акылы үлемгә юл куймаска, модельгә ярдәм итәргә теләде, тик аны тергезердәй чара тапмады. Модельнең баш мие организм белән бәйләнешләрен бер-бер артлы өзеп, үз тәненнән читләшә, тыелгысыз рәвештә үз эченә бикләнә бара иде. Грина акылы бу кешегә карата үзендә моңарчы булмаган яңа хис – кешенең үзе өчен газиз булуын тойды. Баштан азакка кадәр үзе тарафыннан ясалган бу кеше аннан аерым, үзенә башка бер рухи дөнья иде, ул аның өчен билгесез, сәер бер зат булып калды, әмма кадерле иде.

Менә хәзер аңа юкка чыгу куркынычы яный. Ул бу яңа рухны ялгышлык белән ясады, аны үз ихтыярыннан тыш зур газапларга дучар итте. Ул аны ничек бәхетле итәргә икәнен белми, ләкин һичьюгында, саклап кала ала бит әле! Аңа яңа тормыш бирә ала!

Акыл үзәге үзенең рухларына яңа хәрәкәт программасы боерды: 1. Булган барлык чараларны кулланып, кешенең тереклеген саклап калырга тырышырга. 2. Ахыр чиктә кешенең үлә барган һәр нерв күзәнәген радиокүзәнәкләр белән алмаштыра барып, аларны үлгән күзәнәкләр функциясен үтәүгә көйләп, шул рәвешчә кешенең рухын саклап калырга. 3. Беренче форсат чыгу белән, бу кеше рухының соңгы теләген үтәп, аны Сары йолдызга җибәрергә.

* * *

Машинаны бар көченә куып бераз баргач, еракта Грина өстенә исән-имин төшеп утырган кораб күренде. Кешеләр аңа якын ук килеп туктадылар, машинадан чыктылар. Тышкы яктан корабны карап, аның төзеклегенә ышандылар. Корабның очып китү куркынычы үткән иде инде, аның белән идарә итүче компьютер махсус камералар ярдәмендә кешеләрне күреп алган булырга тиеш иде.

Шулвакыт кинәт корабның ишеге ачылып китте, аннан трап төшерелде, трап буйлап аяк очларындагы бәләкәй тәгәрмәчләрендә җитез тәгәрәп коткару роботлары төшә башлады. Алар төшкән уңайга шарнирлы таякларга беркетелгән фоторецепторларын боргалап, кешеләрне таптылар да, туктап та тормастан аларга таба ташландылар. Кешеләр роботларга туктарга, корабка кире кайтырга боердылар. Ләкин бу ни хәл – роботлар аларның боерыкларын бар дип тә белмичә, үзләреннән тайпылырга маташып сикерешкән кешеләрне тиз генә бөгелмәле кармавычлары белән эләктереп алдылар, корабка таба өстери башладылар.

Мансур кармавычларга эләкми калган кулын болгап Артурга кычкырды:

– Чәбәләнмә, Артур, язмышыңа буйсын! Каршылык күрсәтү файдасыз!

Ни өчен роботлар кешеләрне тыңламады, аларга буйсынмыйча, ирексезләп корабка өстери башлады соң? Әллә алар баш күтәргәнме? – Һич юк, эш коткару роботларының үзләренә хас хәрәкәт программаларында иде. Ә программада болай диелгән: “Әгәр кешеләрдән үз вакытында хәбәр килмичә, кораб чит планета өстенә төшсә, корабтан чыгып кешеләрне эзләргә һәм табып алып кайтырга. Бу операция вакытында кешеләр ихтыярына буйсынмаска. Чөнки кешеләрнең чит планетада акылдан язган, наркотик матдәләр йотып аек фикер йөртү сәләтен югалткан булулары мөмкин.» – Әйтәсе дә юк, бар да алдан уйланган, бик акылла программа!

Коткару роботлары кешеләрне кораб эченә алып кереп креслоларга утырттылар, кораб ишеге герметик рәвештә ябылды. Үзәк компьютер аларга экран аша сораулар бирә башлады: “Исемең, туган елың ничек?” “Ат яшьрәкме, колынмы?” “Әниеңнең кызы сиңа кем була?” “Ике алманы дүрт кешегә бүлеп бирсәң, күпмешәр тия?” һ.б.лар, һ.б.лар. Бу – акыл сәләтен тикшерү тесты иде. Әгәр кешеләр тестка дөрес җавап бирә алсалар, ирекләре кайтарылачак, барлык роботлар аларга яңадан буйсына башлаячак, ә инде берәр хата җибәрсәләр, кораб автоматик рәвештә планетадан күтәрелеп, Кояшка таба старт алачак иде. Шуңа күрә, сораулар бик гади булуга карамастан, кешеләр үтә зур игътибар белән җавап бирергә керештеләр.

Шулвакыт кинәт чыжылдау, чытырдау тавышлары белән ишек уртасында түгәрәк тишек барлыкка килде. Тишектән ак көпшә сузылып керде дә, кораб эченә үзле матдә коя башлады. Матдәдән елан кебек тере җепләр оешты, алар шуышып, кораб аппаратурасын каплаган панельләрдә күзгә күренми торган вак ярыклар табып, кайбер урыннарда тишекләр тишеп, приборлар эченә үттеләр. Берничә минуттан бөтен автоматлар, приборлар, роботлар җансыз калды. Аптырап калган кешеләр ни уйларга да белмәде, – Гринада аларның очып китүен теләмиләрме? Аларның көтмәгәндә корабка кереп бикләнүендә үзләре өчен берәр куркыныч күрдеме? Әллә бу эшне алар башка берәр ялгышлык белән эшләделәрме? Ахыр килеп, корабны яңадан төзек хәленә кайтарып булырмы?

Компьютер экраны яңадан кабынды, анда сурәтләр, шартлы билгеләр барлыкка килде. Тик бу юлы экран аша компьютер түгел, Грина цивилизациясе сөйләшә, кешеләрне диалогка чакыра иде.

“Роботлар начар, сез әйбәт, роботлар сезне тоткын итте, бу – ярамый. Без роботларны сүндердек, сез ирекле” – дип укыды Эрвин шартлы билгеләрне. – Күрәсезме, алар безне явыз роботлардан коткарырга телиләр икән бит! Соң, роботлар безнең үзебезнеке бит, алар җансыз, алар безнең әйберләребез! Шуны ничек аңлатырга икән боларга?

– Аллага шөкер, – дип җиңел сулап куйды Артур, – алар безнең аппаратураны хаталык белән сүндергәннәр икән. Бу планетада мәңгегә калабызмы әллә дип курка башлаган идем. Болай дип җавап биреп кара, Эрвин: “Без – хуҗа, роботлар – әйбер. Без боерабыз – роботлар үти. Роботлар әйбәт әйбер, алар безгә кирәк. Роботлар, приборлар эшли – яхшы, эшләми – начар.”

Бу җавапка каршы экранда роботларның кешеләрне тотып алып, ирексезләп корабка алып керүе сурәтләнде. Аннары бу күренеш сүнеп, зур сорау билгесе кабынды.

Шартлы билгеләр, сурәтләр ясап байтак кына тырышкач, роботлар эчендә программа булуын, шул программада кайбер очракларда кешеләргә буйсынмаска дигән инструкция язылганын аңлату мөмкин булды шикелле. Эш инде инструкциянең сәбәбен аңлатуга терәлеп калды.

– Кызык, аларда исерү, акылдан язу кебек нәрсәләр бар микән? – диде Мансур, – әгәр без аларга шул нәрсәләрне аңлата алмасак, алар безне ялганчыга я тилегә санаячак.

Кешеләр башта: “Кеше һәрвакыт әйбәт, һәр кеше әйбәт – дөрес түгел, кеше агулы су эчте, агулы һава сулады – начар булды”, – дип экранга яздылар. Аннары төрле кинофильмнардан исерекләр, акылдан язган кешеләр турындагы өзекләрне искә төшерә башладылар, бу фильмнарның исемнәрен хәбәр итеп, аларны экранга чыгаруны сорадылар. Һәр күренештән берәр кадр алып карап, тиешле өзекләрне сайлап алдылар да, Грина акылына тәкъдим иттеләр. Бераз шулай маташканнан соң, алар чын күңелдән кино төшерүчеләрне, артистларны тиргәргә керештеләр. Киноларда исерекләр, тилеләр һәрвакыт башка кешеләргә бәйләнәләр иде. Экран исә буталчык билгеләр белән: “Бу кешеләр явыз, алар сезне роботларга кол иткәннәр, без дөрес аңладыкмы?” – дип сорады. Кешеләр хәлне аңлатудан өмет өзеп, хәйлә корырга булдылар:

“Коткару роботлары начар, аларны юк итегез, башка автоматлар әйбәт, аларны баштагы хәлгә кайтарыгыз.”

Моңа җавап итеп экран Җирдәге коткару роботлары белән кызыксына башлады: “Алар күпме? Кешеләр җирдә дә аларга буйсынамы? Нишләп алар кинофильмнарда юк? Сез күрсәткән сәер кешеләр кеше формасындагы роботлар түгелме? Кешеләрне алардан коткару өчен Гринадан нинди ярдәм кирәк?”

– Менә пешердек ботканы, – диде Артур. – Хәзер “без юри генә, алдаштык кына” дип әйтергәме? Ә аларда алдашу дигән төшенчә билгесез булса нишләрбез?

– Кече ялган зур ялганга китерә, Артур. Ялганны дәвам итәбез, артка юл юк. Арытаба болай дип языйк: “Коткару роботларын шушы кораб өчен генә ясадылар. Бу роботлар башта әйбәт иделәр, хәзер генә безгә буйсынмый башладылар. Сәбәбе билгесез. Без уйлыйбыз – алар ватылган.” Болай диюдә әлләни ялган да юк, безнең бит роботлар программасындагы соңгы инструкцияне чынлап та белмәвебез мөмкин иде.

Механизмнарның акыл ихтыярына буйсынмый башлавы Грина цивилизациясенә таныш күренеш иде. Бәйдән ычкынган механик көч бервакыт Яшел планетаны харап иткән иде бит. Кешелек цивилизациясенең механизмнар, җансыз автоматлар куллануга корылган булуы Гринада баштан ук бу цивилизациянең тотрыклы булуына шик уятты. Һәм менә ачык мисал – роботлар баш күтәргән. Мондый хәлнең кайчан да булса корабта гына түгел, бөтен кешелек дөньясында булуы да бар бит. Кешеләрнең акыл көче зур, аларның галәм гизә алуы моны ачык күрсәтә. Ләкин алар үз планеталарында гади генә эшләрне дә механизмнар, автоматлар кулланып, катлаулы итеп эшлиләр. Формаль яктан механизмнар аларга буйсынса да, чынлыкта алар механизмнарга бәйле, алар үз дөньяларында күп вакытларын шуларга хезмәт итеп үткәрәләр. Билгеле бер дәрәҗәгә кадәр үскән механизмнар кешеләрне үзләренә буйсындырырга, я аларны бөтенләй юк итәргә дә мөмкин. Грина кешелеккә ярдәм күрсәтергә тиеш. Аларга үзләре өчен файдалы булырдай радиокүзәнәкләр тәкъдим итәргә кирәк. Атомнардан һәм молекулалардан әйбер җыярга сәләтле күзәнәкләр кешеләрнең бик күп индустрия тармакларын кирәксез итәчәк, механизмнарны кысрыклап чыгарачак. Радокүзәнәкләр кешеләргә яктылык чыганагы булып та хезмәт итә алачак, аларга азык-төлек тә бирәчәк. Әлбәттә, Гринаның кешелек дөньясында үз колониясен барлыкка китерү максаты юу, үз вәкилләрен – радиокүзәнәкләрне ул кешеләргә практик куллану чарасы буларак кына җибәрергә тели. Кешеләргә файда китерү ягыннан көчле булсалар да, аларның акылы көчле булырга тиеш түгел, димәк, оешу дәрәҗәләре беренчел рух чамасыннан артмасын. Кешеләргә нинди дә булса куркыныч китермәсеннәр өчен, бу беренчел рухларга һәрвакыт кеше ихтыярына буйсыну турында боерык салып куярга кирәк булачак. Кешеләр белән күзәнәкләр арасында информация алмашу механизмын алдан әзерләп, һәр ике якны аңа җайлаштырып, өйрәтеп кую авыр эш түгел. Берсүзсез, радиокүзәнәкләрне кешеләргә үзләре риза булып алганда гына бирергә ярый.

Грина акылының уйлау тизлеге зур булганлыктан, кешеләр үзләре биргән соңгы җавапның анда нинди катлаулы процесс кузгатканын, аның аша меңләгән фикерләр, анализлар, нәтиҗәләр, хисләр үткәнен сизмәделәр. Бер минут үттеме-юкмы, Акыл үзәге экран аша җавапны яхшы аңлавы турында белдерде. Коткару роботларыннан башка барлык автоматларга кабат җан керде, радиокүзәнәкләр корабтан чыгып, кергән тишекләрен ямап та куйдылар.

Кешеләр компьютер тестына җавап бирүләрен дәвам итте. Ләкин тестка дөрес җавап биреп, эш беткәч тә, компьютер кешеләргә корабтан чыгарга рөхсәт итмәде. Кораб эчендә инде бер чит күзәнәк тә калмауга карамастан, аңа дезинфекция үткәрергә кушты. Аннары бу эшнең җиренә җиткереп үтәлүен, кешеләрнең инфекция йоктырмавын тикшерү өчен, бер тәүлеккә карантин билгеләде. Кешеләргә буйсынып кораб эчендә утырудан башка чара калмады.

Бу вакыт та үтеп, кешеләр корабтан чыкканда, бер көн узып икенчесе төшкелектән авышкан иде инде.

* * *

Корабтан чыгуга, кешеләр үзләренә машина сорап алдылар да, төшү аппараты янына киттеләр. Ләкин анда Мартинны тапмадылар. Тирә-якны кыдырып эзләп тә карадылар, Мартин беркайда да юк иде.

Грина акылы, кешеләрнең ни эзләгәнен аңлап булса кирәк, машинаны туктатып, аның алдында экран барлыкка китерде, анда Мартинның соңгы көнен һәм төнен күрсәтә башлады. Кешеләр аның аларны эзләп йөрүен, хәлсезләнүен, авырый башлавын һәм шуннан соң үлүен җаннары тетрәнеп күзәттеләр. Аның мәете таркатылып юкка чыгарылганны белделәр. Кызгану, үкенеч һәм тирән кайгы белән тулды аларның күңелләре. Ни генә булмасын, аларның бала хөкемендәге бу кешене ташлап китәргә хаклары юк иде. Тумышы белән башкаларга охшамаса да, ул аларның якын туганы кебек иде бит.

– Үлгәннәргә җеназа тиешле, – диде Артур, авыр тынлыкны бозып, – гәүдәсе булмаса да, җеназа йоласын үтәп, аңа истәлек ташы куярга кирәк. Шул бурычыбызны үтәсәк, аның алдында булган гаебебез бераз булса да ярлыканыр иде.

Шулай иттеләр. Корабка кайтып, рәшәткә, таш ясадылар, аларны Мартин үлгән урынга алып килеп урнаштырдылар. Ташка язу да язылган, анда болай диелгән иде:

“Бу планетада Мартин исемле кеше яшәде, күп михнәтләр чигеп, хәсрәт белән дөньядан китте. Җаны күкләргә ашсын, Кояшка барып ирешсен.”

Бу соңгы теләк галәм гизүчеләр арасында таралган бәхилләшү сүзләреннән иде.

Истәлек ташы алдында Артур җеназа догасы укыды. Кайтыр юлга җәяүләп кузгалдылар, корабта Мартинның рәсемен урнаштырып, кайгы мәҗлесе үткәрделәр.

“Җан, җеназа, дога...” Фән казанышларына таянып ерак йолдызларга очкан кешеләрдә каян мондый динилек? Кешеләр арасында идеализм өстенлек алганмы әллә? Әллә юкса, алар җан, алла барлыгын фән белән ачыклаганнармы? Юк, ләкин фән белән дин арасы хәзер дә электәге кебек үк катлаулы, кешеләрнең аларга карашы да катлаулы.

Кеше акылы атом, электрон серләрен ачты, фән кодрәте аны галәмгә күтәрде. Ул беркайчан да илаһи көчкә мохтаҗ булмады. Фән аның үзен дөньяга хуҗа итте. Ләкин фән бер нәрсәдә – кешенең рухи дөньясында көчсез булып калды. Фән озак заманнар җансыз табигать белән мавыгып, рухи дөньядан читләште, аны чын асылында исбатсыз ышану яткан дин карамагына калдырды. Фән тереклекне күзәнәкләргә, молекулаларга, атомнарга бүлеп өйрәнде һәм беркайда да җан, рух тапмады. Бу турыда ул зур тантана белән дөньяга белдерде. Ләкин рух бар иде, ул атомнарга таркалмады, ул бар яки юк кына була ала иде. Фән кешене юктан бар булып туа, үлеп юк була дип аңлатса да, кеше күңеле боларны кабул итмәде. Алар аның өчен мәңгелек сер булып калдылар. Һәм мондый серләр – бер туу белән үлем генә дә түгел иде.

Табигатьне аңлатуда җиңелгән дин исә рухи дөньяда үзенә ышанычлы сыену тапты. Кешенең күптөрле хисләре, әхлак, намус, туу, үлем даирәсе дин карамагында калып үсеш алды, шулай югары рухи мәдәният барлыкка килде. Диннең нигез асылы булган идеалистик тәгълимат формаль рәвештә генә, тышкы кабык буларак кына калды. Әлеге югары мәдәният аның яңа асылына әверелде.

Фән белән дин озак вакытлар кискен көрәш хәлендә булып, берсе икенчесен үз сферасыннан кысрыклый барды, нәтиҗәдә фән тудырган югары цивилизация рухи яктан ярлы булып, кешеләргә кыргыйлыкка юл ачты, ә дин тудырган мәдәният дәлилсез нигезгә корылган булып калды. Һәр ике өлкә дә кимчелекле булып, берсен-берсе тулыландыруга мохтаҗ иде. Бу хәл шуңа китерде – ике өлкә бер-берсенә дошманлыкны киметә барып, тынышып яшәүгә күчтеләр. Дин белән бәйле мәдәният, дөньяга нинди карашта булуларына карамастан, бөтен кешеләрнең уртак рухи байлыгы итеп кабул ителде.

Моңа охшаш хәл борынгы заманнарда да булган иде инде. Христианлык, ислам кебек яңа диннәр үзләренә кадәрге мәҗүсилек йолаларын тулысынча юкка чыгармаганнар иде. Алардан матур бәйрәмнәр, төрле ырымнар, ышанулар, мифлар калды. Яңа диннәр аларның кайберләрен үзләренә яраклаштырдылар, кайберләре белән көрәшеп тә җиңалмагач, аларга күз йомдылар. Шулай итеп, дини мәдәният үзе саф диннән генә тормыйча, кешелекнең дистә мең еллык рухи мирасын үз эченә алган иде.

Кешеләрнең дөньяга карашлары һәрвакыт күптөрле булды, һәм бу хәзер дә шулай булып калды. Алар арасында саф материалистлар булган кебек, байтак кешеләр аңында саф диндарлык та яшәвен дәвам итә. Дин үзе дә тора-бара гаҗәп үзгәрешләр кичерде. Борынгы дәвердә ул үзенең изге китапларындагы һәр сүзне турыдан-туры аңлауны таләп итә иде. Әкренләп ул аларда яшерен мәгънә салынган, һәр кеше аларны үз аңы кушканча аңларга тиеш дип бара башлады. Ахыр килеп, ул изге китаплар борынгы кеше аңына яраклаштырып иңдерелгән, аларның асылы тирән рухи мәгънәдә, кеше аларны һәр заманда яңача кабул итәргә тиеш дип аңлатуга күчте.

Дини мәдәниятнең көче тагын бер нәрсәгә бәйле. – Кеше рухының гаҗәп бер үзлеге бар – ул акылы белән төшенеп бетмәгән нәрсәләргә күңеле белән ышанучан. Фән аңа җан юк дип өйрәтә, ә ул үзенең мәңге яшәячәгенә ышанырга тели. Аңа кеше – бик катлаулы механизм дип аңлаталар, ә ул үзен җан дип саный. Аңа, син үзеңә үзең хуҗа, син кодрәт иясе диләр, ә ул, бала анасына сыенган кебек, көчле һәм ышанычлы Аллага сыенырга тели.

Хәер, йолдызларга очу дәвере кешеләре акыл белән дә җан өлкәсенә үтеп керә башладылар инде. Катлаулы компьютерларны кешеләр белән чагыштырып үткәрелгән соңгы тикшерүләр рухи күренешләрнең саф информациядән, дөресрәге, информация белән бәйле процесслардан торуын ачыклады. Күп кенә галимнәр моны философларның “мәңгелек” бәхәсен чишүче бөек ачыш дип игълан иттеләр. Аларча, җан бармы-юкмы дигән сорауга җавап табылды – ул материядән тормый, димәк юк, шул ук вакытта, информация тупланмасы буларак, ул материядән үзгә күренеш булып яши, димәк бар. Аның иң кече кисәкчәсе дип хәзер бер бит күләмле информацияне саныйлар.

Гринага килгән кешеләрнең динилеге исә әлләни искитәрлек түгел иде. Фәлсәфи карашлары белән алар өчесе дә дөньяның иң тирән серләре үзләре өчен билгесез дип саныйлар. Эрвинның ике-өч тапкыр чиркәүгә барганы бар, анда да гыйбадәттән бигрәк чиркәү хорын тыңлау өчен барды. Мансур дингә битараф карый, шулай да аңа исемне мулла кушкан. Артур бала чакта җомга мәктәбенә йөргән, берничә доганы яттан белә. Мартинга багышлап җеназаны да ул укыды.

* * *

Менә кайтырга, Җиргә таба старт алырга да вакыт җитте. Кешеләр үзләре белән алып кайтыр өчен Грина цивилизациясеннән радиокүзәнәкләр сораргамы-юкмы дип бераз бәхәсләшеп алдылар. Бер яктан, бу күзәнәкләр кешелек өчен моңарчы күрелмәгән зур файда китерә алса, икенче яктан, аларның көтелмәгән куркыныч чыганагына әверелүе дә бар бит. Эш Гринадан мәкер көтүдә түгел, ләкин аның да хаталануы мөмкин, ул да барысын алдан күреп бетерә алмый. Бәхәс нәтиҗәсендә кешеләр шундый карарга килделәр: радиокүзәнәкләр алырга, ләкин аларны Җиргә түгел, Марска алып кайтырга, кешелек бу күзәнәкләр белән озак вакыт шунда сынау үткәрсен. Сынау уңышлы үтеп, кешеләр өчен куркыныч юклыгы ачык билгеле булгач, аларны Җиргә дә күчерергә мөмкин булыр.

Китәргә вакыт җитү турында белдерү белән, Грина Акыл үзәге кешеләргә үзе радиокүзәнәкләр алырга тәкъдим итте. Үзләренә биреләчәк күзәнәкләрне үрчетү кагыйдәләрен, аларр белән идарә итү чараларын үзләштереп кешеләр планетада тагын берничә көнгә калдылар. Менә ниһаять, бу эш тә бетте, күзәнәкләр урнаштырылды, кораб төзек, стартка әзер. Хуш, яшел планета Грина!

* * *

...Чиксез галәм киңлеген ярып Кояшка таба очучы кораб эчендә тынлык, караңгы, корабның двигательләре, хәтта автоматлар да эштән туктаган. Барып хронометр гына секундларны, сәгатьләрне, айларны, елларны санап гел эшләп тора. Билгеле вакыт җиткәч ул автоматлар аша двигательләрне эшкә кушачак, кораб Кояш тирәсендә акрынаячак. Ул Кояшка барып җиткәнче үтәчәк 60 еллап вакытны аның экипажы анабиоз камераларында тирән йокыда үткәрәчәк. Бәхетләре булса, алар 60 елдан соң уянырлар, моннан 120 еллар элек Гринага җибәрелгән экспедициянең уңышлы төгәлләнүе турында кешелеккә рапорт бирерләр. Алар инде Җирдә үзләренең танышларын, туганнарын очрата алмаслар. Ләкин Җир әле дә имин булса, аларның кайтуын кызыксынып көтәләрдер. Көтсеннәр иде, кораб белән аларга кызыклы информация генә түгел, цивилизацияне тамырдан үзгәртерлек кыйммәтле байлык та кайта бит.

Кешеләр яткан өч камерадан башка корабта тагын берничә камера бар. Аларда радиокүзәнәкләр. Аларның бер төрлеләре, мәсәлән, мускуллар булып оеша алалар. Бу мускуллар Җирдәге бөтен төр моторларны алыштыра алачак. Алар үз эшчәнлеге өчен теләсә нинди органик матдә, хәтта агач, салам куллана алалар. Өстәвенә, бу мускулларның берникадәр акылы бар, алар үз белдекләре белән үзләренә бирелгән азыкны эшкәртү органнары булдыралар, кирәк чакта үзләренә үзләре күрү, ишетү, тою органнары ясыйлар. Мондый мотор куелган машинага утырып, боерык бирүгә, ул үзе кешене теләгән җиренә илтеп куячак.

Камералардагы бертөрле күзәнәкләр минераллардан кирәкле атомнар алып бер урынга җыю сәләтенә ия. Боерык бирү белән, алар турыдан-туры кирәкле әйберне ясап та бирәчәк. Бу күзәнәкләр исән килеш Җиргә кайтып җитсә, анда шахталар, домналар, металлургия заводлары кирәксезгә әйләнеп юкка чыгачак. Икенче төрле күзәнәкләр теләсә нинди өслектә элпә булып җыелып тере экран хезмәтен башкара алалар. Тагын бер төр күзәнәкләр яктылык чыганагы булып хезмәт итәчәк. Алар арасында шулай ук исәпләү машиналарын алыштыра ала торганнары да бар.

Аерым зур камерада яшел радиокүзәнәкләр урнаштырылган. Алар Җирдәге үсемлекләргә караганда берничә тапкыр эффектлырак фотосинтез үткәрергә сәләтлеләр. Алар кеше организмы өчен кирәкле барлык матдәләрне синтезлап, аларны төрле азык продуктлары итеп оештыра алалар. Боларны куллана башлауга, Җирдә игенчелек, малчылык кирәксезгә калачак. Кеше табынына азык бернинди көч куймыйча, теләгән кадәр, теләгән вакытта килә башлаячак.

Ерак йолдызларга очу прогулка түгел, монда төрле хәлләр булырга мөмкин. Бер-бер хәл булып, экипаж йокыдан уяна алмаса, корабтагы байлыктан кешеләр дөрес файдалана алсын өчен, компьютер хәтеренә экспедиция турында тулы мәгълүмат белән бергә, радиокүзәнәкләрне куллану турында инструкция дә кертелгән. Шундый ук инструкцияләр камералар эченә язма рәвештә дә салынган. Кояшка таба старт алып, йокыга китәр алдыннан, кешеләр радиокүзәнәкләр салынган камералар өстенә пластинка беркетеп, анда мондый сүзләр дә язып калдырдылар:

“Җир кешеләренә әманәт. Сездән бу күзәнәкләрне туры Җиргә алып кайтмыйча, Марста яки башка бүтән планетада кулланып сынап каравыгызны үтенәбез. Алар ничек кенә файдалы булмасын, куркынычсыз булуларын Җирдән читтә 100 ел буена тикшерегез.”

Җир кешеләренең мондый файдалы байлыкны 100 ел Җиргә кайтармый торулары бик икеле, әлбәттә. Моңа кадәр дә бит акыл ияләре кешеләрне куркыныч турында кисәтә тордылар, кешеләр үз эшләрен эшли торды – урманнарны кистеләр, атом белән коралландылар, җирне, һаваны, суны пычраттылар, җәнлекләрне кырдылар, югары техникалы, ләкин тотрыксыз җәмгыять төзеделәр. Бүген-иртәгә алыначак файда һәрвакыт киләчәк куркынычка күз йомуга сәбәп булды. Хәзер дә шулай булмас дип кем әйтә ала? Куркынычы да бит әле аның әллә бар, әллә юк.

Камераларда яткан кешеләр шундый тирән йокыда, аларның хәле тышкы яктан караганда үлем хәленнән берни белән дә аерылмый. Радиокүзәнәкләрне исә андый тирән йокыга җибәрергә ярамый, алар берләшүдән оешкан рух өчен йокы үлем белән бертигез ят күренеш. Әгәр һәр аерым күзәнәкне йокы хәленә китереп, алар арасында сигналлар алмашуны беразга гына өзсәң дә, рухлар таркалып, күзәнәкләр төркеме ачы камыр кебек примитив массага әйләнер иде. Шуңа күрә алар йокламый, аларда сүлпән генә булса да тереклек эшчәнлеге бара, алар бер-берсе белән җай гына сигналлар алмашып, рухларның уяулыгын саклыйлар. Бу рухлар мөмкин кадәр әкрен темпта гади математик гамәл чишү белән шөгыльләнә: әйләнә озынлыгын радиуска бүлеп, килеп чыккан “пи” санына өтердән соң яңадан-яңа саннар өстиләр. Очыш тәмамланып яңа боерык алганчы, алар шул эшләрендә булачаклар.

Яшел күзәнәкләр салынган зуррак камерадагы рух кына бүтән хәлдә. Башкалардан аермалы буларак, ул дүртенчел дәрәҗәдәге югары рух. Ул үзен кеше дип хис итә. Кулларын алга сузып, тизрәк барып җитәргә ашкынып, кара күк йөзе буйлап каршында ялтырап янган сары йолдызга таба туктаусыз йөгереп баргандай тоя ул үзен.