Җен-пәриләр бар диләр. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ

ҖЕН-ПӘРИЛӘР БАР ДИЛӘР...

Алгарыш заманында яшибез, кешеләрдә укымыш югары кебек. Әммә, һәртөрле ырым-шырым, юк-бар ышанулар тирәсендә купкан бүгенге мәхшәргә карап, яңадан беренче класс балаларына бирелә торган гыйлемне кабатлап әйтәсе килә:

Һич сине куркытмасыннар, шүрәле, җен һәм убыр,

Барчасы юк сүз: аларның булганы юктыр гомер.

Безнең хәзерге халык кем ни әйтсә шуңа ышана. Һәм могаен, Габдулла Тукайның әлеге сүзләре шушы юлларны укучылар арасыннан берничә кешегә инде җитә калгандыр. “Кара син аны, юк икән бит җен һәм убыр!” – ди торганнардыр... Хәер, икенче җирдә шуның киресен очратсалар, алар ике дә уйлап тормыйча тагын киресенә ышана башлаячак. Ә башкалар, әйдәгез әле, чак кына катлаулырак нәрсәләр турында фикер йөртеп алыйк. Шүрәлесе бер хәл, ләкин җен-пәриләрне үз күзе белән күргән кешеләр, һәрхәлдә, күрдем дип ант итүчеләр дә бик күп бит. Нәрсә, алар бар да ялганчымы? Әллә инде, сау-сәләмәт кеше үзенең дөп-дөрес, ап-аек күзе белән донъяда булмаган нәрсәләрне дә “күрергә” мөмкинме?

Шушы соңгысы хак, җәмәгать, бик тә мөмкин. Моның чыннан да шулай икәнен һәр теләгән кеше хет бүген үк үзе сынап карый ала. – Бер яктылык нуры да үтеп кермәгән дөм караңгы бүлмәгә керегез дә, мәсәлән, күзегезне зур ачып карап торыгыз. Андый җирдә күзгә абсолют чем-кара төс күренергә тиеш кебек. Әммә ләкин, чынлыкта камил дәрәҗәле кара төсне кеше бервакытта да күрә алмый. Яктыдан караңгыга кинәт керсәң, башта әллә нинди ут шарлары күренә, бөтенләй күнегеп беткәч исә күз алдында сыек кына аксыл томан кала, һәм анысын инде берничек тә бетереп булмый. Ләкин, каян килә икән соң ул яктылык? Стеналарга сеңеп калганмы? Әллә инде “күз нуры” дигәннәре шулмы?

Түгел, әлбәттә. Күз үзе нур таратмый, аны читтән генә кабул итә. Нур кисәкчәсе фотон күз төбендәге сизгер күзәнәктән бер электрон бәреп чыгара, барлыкка килгән электр кыры нерв җепселе буйлап баш миенә тапшырыла һәм андагы нерв күзәнәге тарафыннан “яктылык” дип кабул ителә. Шундый бик күп “яктылык” нокталарыннан, телевизордагы кебек, якты донъяның сүрәте төзелә. Әммә ләкин, фәнгә күптәннән инде шунысы да билгеле, – тере күзәнәк бернинди тышкы ярсыткыч булмаган очракта да бөтенләй тик кенә торалмый, ул берничә секунд саен үзеннән-үзе ярсынып, сигнал җибәргәләп тора. – Димәк, дөм караңгыда без үз башыбыз эчендә барлыкка килә торган әнә шул тереклек сигналларын “күрәбез”.

(Шуны исбат итә торган тагын бер гади генә тәҗрибә: беләкне колакка терәп, яисә колак тишеген бармак белән томалап, бераз тыңлап карагыз, – үз тәнегезнең туктаусыз шаулап торуын ишетерсез. Мәгәр бу кан тибеше генә түгел. Тәндәге микроскопик мускул җепселләре шулай бер-бер артлы тартышып торалар, һәм кеше исән чакта бервакытта да тына белмиләр.)

Ләкин, кешенең аңы да бөтенләй тик кенә тора алмый бит әле. Бер дә бүтән эше яисә чарасы булмаса, ул күз алдындагы сыек ак томанны әвеш-тәвеш китерә башлый, аны үзенчә бер тәртипкә салырга, “дөрес” сүрәткә әйләндерергә тырыша...

...Күптән, әле үсмер чакта мин бер елны, җәйнең эссе көннәрендә тәрәзәсез, караңгы чоланда йоклый идем. Кояш баеганчы анда ярыклардан чак кына якты үтеп керә, әммә төнлә шундый караңгы ки, бервакытны хәттә безнең песи ялгышты: минем сәкедән салынып төшеп торган кулда селкенеп куйган бер бармакны тычкан дип белеп, эләктереп алды. (Песи чынлап ташланса, бергә-бер каршы чыкканда кешене җиңә – ерткыч бит ул!) Үзе шунда ук ялгышын аңлап, гарьләнеп, сәке астына кереп качты. Ә мин, песи тешләгән бармакны уып, бер гаепсез җәнлекне тиргим: “Күзеңне ачыбрак карарга кирәк иде! – дим. – Менә минем күз синеке кебек бик шәптән дә түгел, алай да акны карадан аерырлык күрәм бит әле!” Әйе, әйбәтләп карасаң күренә ул – әнә, стенага камыт эленгән, әнә тегендә мичкә тора, мичкә кырында капчык, капчык тишегеннән идәнгә бодай агып төшкән. Менә, кырда гына бер бәйләм суган эленеп тора...

Әммә, аермачык күренешкә ничектер гаҗәпсенеп, суган бәйләменә таба кулны сузган идем, – бу ни хәл?.. – буш стенага барып төртелдем... ә суган бәйләме кинәт юкка чыкты. Шуннан, чак кына читтәрәк капшап караган идем – кулга тиеп киткән бәйләм элеккедән дә яктырак булып яңа урында барлыкка килде. Кызыксынып китеп, ныклабрак тикшерсәм – мин биредә әйберләрне түгел, аларның хәтердә калган шәүләләрен “күрәм” имеш. Якты чакта ни отып калган булсам, хәзер күз алдында нибары шул картина тора!

Инде бар да аңлашылгач, мин кызыксынып китеп, биредә гел булмаган берәр нәрсә күрергә тырышып байтак кына “әлҗе-мөлҗе” килеп яттым әле шуннан соң. Ләкин, нәрсәнең бар икәнен беләсең, нәрсәгә ышанасың, дөм-караңгыда шуны гына “күрергә” мөмкин, кызык өчен генә бернинди “койрыклы җен” күрә алмыйсың икән ул. Безнең аңыбыз анда, баш капкачы эчендә юк-бар уен уйнап, “мультик күрсәтеп” утырмый – ә үзебезнең җитди ышануларга нигезләнгән, чынбарлыкка максималь якын торган картина “иҗат итәргә” омтыла.

Ә тиз ышанучан яки хорафатчыл кеше булсаң, күз алдына килә торган ялган сүрәт кайвакыт төрле җен-пәриләр рәвешенә керергә, яисә кешене адаштырып йөртергә дә мөмкин. Бу турыдагы күп санлы “чын хикәя”ләрне кемнең генә ишеткәне юк икән? Төнлә йөргәндә кеше күзенә шикле шәүләләр генә түгел, якты утлар, кыңгыраулы атлар да күренә кайвакыт, һәм соңыннан шул турыда сөйләгәндә ул “билләһи-валлаһи!” дип антлар итә, ышанмасаң, хәттә үпкәли.

Минем картый мәрхүм, мәсәлән, болай сөйли торган иде:

“Менә сез, хәзерге яшьләр, җен-пәригә ышанмыйсыз, ә мин аны берничә мәртәбә үз күзем белән күрдем. Я, ярый, үзем генә күргәнне барыбер ялганга чыгарырсың инде син, берничә кеше бергә күргәнне сөйлим әле бу юлы. Инде дә ышанмасаң, минем белән булган кешеләрнең берәрсеннән юри сорашып кара.

Бервакыт без, хатыннар бригадасы, ерак басуда кояш баеганчы урак урдык та, караңгы ныклап төшеп беткәч кенә кайтырга чыктык. (Үзең белән әзрәк бодай да алып кайтырга кирәк иде бит, ә андый чакта караңгыда йөрүең хәерле). Кайтабыз шулай, озак кына атлый торгач, менә алдыбызда басу капкасы да күренде. Якында гына тора, күп булса егерме-утыз адым калгандыр. Ләкин, атлыйбыз, атлыйбыз капкага таба, һаман барып җитә алмыйбыз гына бит. Без атлаган саен капка да күченгән сыман тоела...

Күңелне шом баса башлады... Шунда, хатыннарның берсе әйтә: “Кызлар, җен түгел микән бу? Безне юри адаштырып йөртми микән?” – ди. Ул шулай дигәч, барыбыз да куркуга калдык, ләкин куркып кая барасың, кайтырга кирәк бит ничек тә. Аптырап тордык-тордык та, бер кыюрагыбыз алдан китте, капкага таба адымнарны санап атлый башладык. Әкрен генә йөз адым бардык, ике йөз адым, ә капка һаман алда тора, менә хикмәт!

Инде моның җен икәнлегенә ышанмаган берәү дә калмады. Шунда гына кинәт җен күргән очракта дога укырга кирәклеген искә төшереп, барыбыз бергә бисмилла әйтә башлаган идек, карасак – ...алда капка да юк, аяк астында юл да юк! Кола яланда басып торабыз, имеш, кайда икәнне дә һич белерлек түгел.

Беребез әйтә, кызлар, ди, берүк җиргә утыра күрмәгез, җен сугар, шуның өчен алдап йөртә бит ул безне, кая да булса атлый торыйк, ди... Барабыз, барабыз, берзаманны карасак – урман читенә килеп җиткәнбез. Нинди урман, кай төш икәнен көчкә белдек, йөри торгач юлны да тапкан кебек булдык, инде тынычланып, туп-туры авылга таба киттек. Юл шундый якты булып, ялт итеп тора инде, бу чынлыкта юл түгелдер, тагын җен бутыйдыр дип гел уйга да китермибез...

Менә бервакыт арба тәгәрәгән, эт өргән тавышлар ишетелде... Якында гына, юлдан бер читтә ишетелә болар. Шунда беребез әйтә, безне эзли чыкканнардыр, әйдә, шул якка киттек, ди. Берәүләр аңа иярергә булып, икенчеләр юк, юлдан гына кайтыйк дип, бәхәсләшеп тора идек, – бәй, тагын бер карасак – юл да юкка чыккан, арба да бөтенләй икенче якта тәгәри. Һәр икесе, әлеге дә баягы, җен булып чыкты болар.

Тагын киттек бер якка таба, тагын адаштык, хәлдән тайдык, төне буе аяк өсте йөреп чыктык. Таң беленә башлагач кына, бервакыт күрәбез ки – үзебезнең аяк очында гына басу читенә җиткәнбез икән, гел читәнгә барып төртелә язганбыз... Теге җен безне адаштырып йөрткән-йөрткән дә, азакта үзе үк авылга кайтарып куйган...”

Бу хикәяне ул чакта эчтән генә көлеп тыңлаган идем, яши торгач, картыйның тамчы да алдамаганлыгына тамам ышандым. Күзгә реаль яктылык күренмәсә, нинди дә булса галлюцинация күренми калмый бит, ә үзеңне юлдан авылга таба кайтып барам дип хис итәсең икән, әлбәттә, юл күренә, аннары исә басу капкасы... Эзли чыгарга тиешләр дип уйлыйсың икән – арба тавышларын ишетү дә гаҗәп түгел. Ә уракчы хатыннарның барсының дә җәйге төндә сукыр булуына өстәмә бер җитди сәбәп та бар – алар, картыйның үз сүзләренә караганда, ул чакта ач булганнар, урган бодайларын уып яки ботка итеп пешереп ашап кына җан асраганнар. Димәк, күрәсең, витамин җитмәү сәбәпле барсында да бераз дәрәҗәдә “тавык күзе” булган...

Җен-пәриләрнең ничек күзгә күренүен азрак төшендердем шикелле сезгә, җәмәгать, инде өстәп бер-ике киңәш тә әйтим. Беренче кмңәш – җен-пәри кебек нәрсәләрнең юклыгына акыл белән ышанган кешегә дә бик сак булырга кирәк. Батырлык белән масаеп, әйтик, төнлә ялгызың зиратка барырга һич ярамый! Көтмәгәндә каршыңа “өрәк” килеп чыгып, йөрәгең ярылырга мөмкин, күзгә күренгән ул “өрәк” чып-чыннан ким тоелмас!

(Шул уңайдан иске бер ривәят искә төште әле. – Имеш тә, бер бик каты нервылы, ышанмаучан әдәм дус-ишләре белән бәхәсләшеп: "Телисезме, менә шушы таякны җиде төн уртасында зират эченә кадап кайтам!" – ди икән. Бәхәс тирәнгә китеп, кулга-кул сугышалар да... төн уртасында әдәм кыю адымнар белән зиратка китә. Зират уртасына кереп, кулындагы таягын беринди куркусыз, кизәнеп-торып җиргә кадый һәм кайтыр якка борыла...

...Иптәшләре иртән бәхәснең нәтиҗәсен тикшерергә дип зиратка барсалар – таяк, чыннан да, тиешле җиргә кадалган. Ә таяк кырында... кайтыр якка таба сузылып төшеп теге әдәмнең үле гәүдәсе ята... Ул бичара, үзе дә сизмәтсән, таягын җиргә тиеп торган озын ябынчасының итәгенә кадаган булган икән. Кире борылгач кинәт тартылган да... куркудан йөрәге ярылып үлгән...)

Икенче киңәш – әгәр син җен-пәриләрне дога яки сүгенү белән куркытып була дип ышанасың икән – шул ышануыңны сакла. Кем нәрсәгә ышана, кыен хәлдә аңа шул гына ярдәм итә ала. Өченче киңәш – тәбигый булмаган нәрсә күргәндә барыннан элек аның үз башыңда барлыкка килүен уйларга һәм куркуга бирелмәскә кирәк. “Чын икән” дип ышанмасаң, ул нәрсә ничек барлыкка килгән, шулай эреп юкка да чыгар.

Ә гомумән алганда... “Җен-фәлән дип сөйләнүләр искеләрдән калган ул, сөйләве яхшы, күңелле, – шагыйрәнә ялган ул!”