Яугирләрнең моңлы сәләме. З.Мифтахов Татарча текстлар

З.МИФТАХОВ

ЯУГИРЛӘРНЕҢ МОҢЛЫ СӘЛӘМЕ

“Татар телендә сугышлар игълан ителми, ультиматумнар язылмый. Авыл картларының кич белән бүрәнә өстенә тезелеп утырып, ашыкмый гына тәмләп гәпләшә торган теле ул”, – дип “горурланалар” иде совет чоры әдипләре. Чынлыкта, төпке асылда: “Татар теле ул фәкать артта калган авыл теле, кәкшәнләгән картлар теле”, – дигән фикерне тукып, астыртын идеология тегермәненә су коялар иде.

Ә бит безнең бөек телебез белән заманында сугышлар да алып барылган, кодрәтле патша әмерләре дә язылган, сәфәрчеләр һәм сәүдәгәрләр дә бер илдән бер илгә күчеп татар теле ярдәмендә йөргән. Безнең бу көннәрдә, менә яңадан, әйтерсең лә шул узган шанлы тарихтан театр пәрдәсе ачылгандай булды: үткәннәр турында чын дөреслекне күрсәткән китаплар языла, спектакльләр уйнала, радио һәм телетапшырулар оештырыла, кинолар төшерелә.

Ун еллар элек кенә әле безнең халык музыкасы да я тирән сагышка батып моңаю, я аулак өйдә, бүрәнә аркылы ишетелмәслек итеп кенә, “шашып күңел ачу” өчен яраклы кебек иде. Бу өлкәдә һаман бик мыштырдап кыймылдыйлар, әммә инде хәрәкәт бар: онытылып беткән бәет һәм мөнәҗәтләрне кабат тергезделәр, рухи эчтәлекле моңнарыбыз да, озын-озын китапларны көйләп укый торган эпик әсәрләребез дә бар икәне беленде. Шунда арада патриотик жанрга карый торган бер җыр да табылды. Ягъни, “гыйсъянчы” шәкертләрнең “Уян, шәкерт!” көен “Уян, татар!” дип үзгәртеп җырлый башладылар. Бик яхшы, ләкин бик аз. Ә борынгы бабаларыбызның яуга барганда, җиңү бәйрәм иткәндә, тантаналы парадлар үткәргәндә җырлаган, оркестрларда уйнаган гаскәр көйләре, маршлары онытылып беткәндер инде, могаен. Казан ханлыгы белән бергә мәңге кайтмаска киткәндер...

Әммә ләкин! ...”Мәгъмур Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әммә менә бу кыйммәтле мирас дидегебез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады”, – дип язып калдырган бит Габдулла Тукай. Әйе, гыйлеме белән белеп бетермәсә дә, йөрәге белән дөрес тойган ул: бар әле бездә, бәлки Болгар чорыннан ук килгән патриотик җырлар да, гаскәр маршлары да. Тулысы белән үк түгелдер, ләкин кайтавазлары бүгенге көннәргәчә исән килеп җиткәннәр, һаман яңгырый торалар әле. Тик алар, төрле сәяси сәбәпләр аркасында, ачыктан-ачык патриотик исем белән аталмыйча, башка, тыйнаграк исемнәр артына яшеренгәннәр.

Иң “кыю” исем, анысы да әле бездә түгел, идеологик яктан чак кына иреклерәк булган башкортларда – “1812 елгы Ватан сугышы җырлары” дип атала. “Любезники-любизар, Әрме көе, Кутузов көе...”

Без сугышка кергәндә бәхилләште барыбыз.

Без сугыштан чыкканда алдан чыкты даныбыз!

Любезники-любизар, молодец, молодец!

Мәскәүне дә күрдек без, Парижга да кердек без.

Французларны җиңгәндә җир җимертеп йөрдек без!

Любезники-любизар, молодец, молодец!

Халык моңнарында әзрәк белемегез булса, инде хәтердән күтәреп, шушы җырны көйләп карагыз. Бөтен төзелеше буенча, соңгы нотасына кадәр саф татар җыры бит бу! Һәм, җыр гына да түгел, марш, типик хәрби марш! Әгәр ул чыннан да 1812 елны гына барлыкка килсә, анда чак кына булса да урыс я француз мотивлары булыр иде, ләкин аларның эзе дә юк! Менә шуны “мыекка чорнап”, инде тарихны искә төшерик. Казан ханлыгы җимерелү белән әле татар гаскәрләре бетмәгән. Алар башта Россиягә каршы, аннары патша гаскәрләре белән берлектә, әммә мөстәкыйль хәрби формированиеләр булып тагын йөзләрчә ел давамында яшәп килгәннәр. Татар-башкортларның Россия белән хәрби союзда, әммә аерым гаскәр буларак катнашкан соңгы зур сугышы исә – нәкъ менә 1812 елгы Ватан сугышы. Димәк, татар-башкорт хәрби моңнары да нәкъ шул вакытка кадәр гамәлдә булып килгән дип уйларга нигез бар. Әгәр дә мәгәр, бу “Любезники-любизар” көен курайда гына гыжлатмыйча, профессиональ яктан тынлы оркестр өчен эшкәртеп, киң мәйданда уйнап җибәрсәң – урысларның күп кенә хәрби көйләрен егып салырлык дәртле марш булыр иде!

Хәрби көйләрдән бездә әле тагын “Герман көе” бар. Бик кызганыч көй, бигрәк тә сүзләре кызганыч:

Без илләрдән чыккан чакта күтәрелде томаннар,

Әллә кайтам, әллә үләм, сау булыгыз, туганнар!

Әнкәй ашың пешеп чыккач, балаларың җыелыр,

Алар булып мин булмагач, күз яшьләрең коелыр...

Әммә, шушы кызганыч көйнең Гөлзада Сафиуллина җырлый торган шактый дәртле, күңелле бер варианты да бар бит әле. Чак кына тавышны һәм бер-ике нотаны үзгәрттеңме, – елап торган җирдән биеп китәрсең. Берәр иске марштан үзгәреп килеп чыкмады микән ул? “Герман көе”нең тагын бер сәер үзенчәлеге шунда ки: әгәр аны оныта язып, кабаттан искә төшерә башласаң, ялгышып... “Порт-Артур” кереп китүең дә мөмкин. Хәер, анысының да хәзерге сүзләре бәхетсез:

Диңгез өсте кып-кызыл кан, эркелеп үлек ага,

Ирләр үлә, башын сала, сүнмәс даннары кала.

А-һа-һа-һай, Порт-Артур, була идең син матур.

Бу көй әле дә популярга якын, чөнки бер-ике тыңлауда ук колакка сеңеп кала, аннары тиктомалдан искә төшә, һәм үзең дә сизмәстән шуны “шыңшып” йөри башлыйсың. Гади генә дә түгел үзе, катлаулы, өч катлы. Хәзерге сүзләренә бер дә туры килми торган дәртле, нәкъ менә яудан җиңеп кайтучы гаскәрне каршы алу тантанасы өчен махсус чыгарылган марш шикелле.

Моң телен аңлаган кешегә үзе бер спектакль! Аның беренче юлларында, әйтерсең лә ерактан якынлашып килүче тыгыз рәтләрнең чакыру авазлары яңгырый. Шагыйрьләр һәм фольклорчылар кичерсен, әммә ул авазлар миңа менә болайрак ишетелә:

Әй, дуслар! Туганнар! Мәйданга җыйналыгыз!

Җиңдек без яуларда, алдан кайта даныбыз!

Шуның соңында бер такт пауза, һәм мәйданга инде дәртле шатлык чаткылары чәчелеп китә:

Матур кызлар, яшь киленнәр, каршы чыгып алыгыз!

Дөңгер кагып, быргы уйнап бәйрәм итик барыбыз!

Ул да булмый, көчле күкрәкләрдән тыелгысыз горурлык ташкыны ургылып чыга:

А-һа-һа-һай, егетләр, бар да бөркет кебекләр!

А-һа-һа-һай, безнең ил, нинди күркәм, иркен ил!

Шулай булгандыр. Могаен, бу саф халык көе генә дә булмыйча, аны борынгы заманның берәр бик сәләтле Салих Сәйдәше иҗат иткәндер. Әммә соңгы яуда, Япон сугышында җиңелеп, тетелеп чыккан солдатлар белән бергә, матур көйгә дә хәсрәтле сүзләр ябешеп кайткан, ни хәл итәсең. Ә аннан соңгы чорларда хәрби тормыштан татар рухы бөтенләй сөреп чыгарылган.

Хәрби яисә тантаналы маршлар көтмәгәндә... мөнәҗәтләр арасыннан да килеп чыгарга мөмкин әле! Мисал өчен, Казан радиосыннан соңгы вакытта сирәк-мирәк бик күңелле бер “мөнәҗәт” тапшыралар:

Бәйрәм көн бу! Бәйрәм көн бу!

Әй, туганнар, шатлык көн бу!

Әй, туганнар, Ислам әһле,

Бәйрәм көн бу, бәйрәм көн бу!

Сүзләре буенча, кайсыдыр гает турында сүз бара кебек. Ләкин, татар халкында дини бәйрәмнәр бервакытта да күңелле көйләр уйнап һәм җырлап үткәрелмәгән. Җырлап күңел ачу белән дини бәйрәм төшенчәләре хәттә якын да тормыйлар. Аның каравы, бу “мөнәҗәт”нең көе – нәкъ инде менә тантаналы тамашаны ачып җибәрә торган, бәйрәмгә чакыру көе. Үлчәме белән аңа охшашлы, гади, кыска һәм дәрте “ат мәкаме”, ягъни ат биетү көе дә билгеле әле тагын. Эзләнә, тикшерә китсәң, татар халкының патриотик рухлы моңнары күптер ул. Тагы да Тукай сүзләре белән әйткәндә, без әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөрибез.

Ни булса шуны гына казып чыгарып яңадан күтәрергә димәгән, табылыр әле безнең халыкта шул борынгы моңнарны профессиональ дәрәҗәдә өйрәнеп, шуларның музыкаль структурасына төшенеп, нәкъ халыкчан рухта яңадан-яңа патриотик әсәрләр иҗат итүчеләр дә. Бәет һәм мөнәҗәт көйләренә таянып Мансур Мозаффаров Габдулла Тукай шигырьләрен башка бернигә охшамаган үзенчәлекле көйләргә салган иде бит, шуның кебек, мәсәлән.

Хәер, булыр әле, табылыр әле дип билгесез киләчәк заманда сөйлисе дә юк, татар музыкасында бүген үк инде яңа сыйфатка күчеш процесслары бара.