Ислам – гарәп дине түгел ул. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

З.МИФТАХОВ
28.08.03.

ИСЛАМ – ГАРӘП ДИНЕ ТҮГЕЛ УЛ

1993 елның 7 апрелендә Америка-Англия гаскәрләренең Гыйрак башкаласы Багдадка керүе һәм шуңа бәйле вакыйгалар бөтен ислам донъясын тетрәтте... Ләкин, һич тә “Америка агрессиясе” белән түгел, бөтенләй башка яклап... Ничек инде, – дип шаккатты ислам донъясы, – мосылманлыкның нигез терәге дип саналган, җитмәсә, Сәддәм Хөсәеннең кырыс диктатурасы астында тәрбияләнгән гарәпләр, ил өчен шундый афатлы бер мизгелдә, чит ил баскыннары башкалага бәреп кергәндә... барысы бердәй шашынып мөлкәт талауга керешә алдылар?.. Тамам кыргыйларча кыланып, бәя биргесез борынгы Вавилон комарткылары тупланган музейны да талап, туздырып, урлап китә алмаган нәрсәләрен хәттә ватып-җимереп ташладылар? Ә христиан илләреннән килгән кяфер дошманга, йөз аклыгы өчен генә дә ичмаса, җитди каршылык күрсәтү оештырылмады... Соңыннан исә, илне яңадан торгызу өчен җиң сызганып эш-гамәлгә керешер чак җиткәндә, Гыйрак “патриотлары” ниндидер аңлаешсыз шартлаулар, атышлар, җимерүләр, корткычлыклар оештырган булып, “җиһат” дип сөрән салган булып, мосылман илен әле тагы да бик озак вакытка американнарның хәер шулпасына чиратка тезелүгә дучар итеп маташалар...

“Кайдадыр Каф тау артында изге һәм сап-саф мосылман халкы бар икән, бигрәк тә гарәпләр шундый икән, алар мең еллар буена Ислам тәгълимәтен, шәригать кануннарын сап-саф көенчә саклап тоталар икән” дигән миф, әкият менә тагын бер тапкыр челпәрәмә килде. Ә ул әкият бигрәк тә без татарларны – борын-борыннан һәркайсы үз авылында бикләнеп яткан, киң донъяга чыкса да я урыс армиясендә, я ортодоксаль Бохара мәдрәсәләрендә “тәрбияләнеп” кайта торган халыкны томаналыкта тоту өчен бик кулай иде. Шул әкияткә таянып, патша заманында безнең муллалар ни теләсә шуны кылган: хәттә өй артында суган үстерергә дә, гармун уйнарга да, чак кына элегрәк бәрәңге ашарга да рөхсәт итмәгән. Янәсе, гарәпләр үстерми, гарәпләр уйнамый, гарәпләр ашамый – саф Ислам диненә хилаф, харам эшләр, Алла сакласын! ...Ә гарәпләр ул чакта ук инде үз илләрендә дуңгыздан башка һәр нәрсәне (шул исәптән кабанны да) ашаган, һәртөрле музыка коралларында теттереп уйнаган; ярым шәрә хатыннарның “корсак биюе” аларда популяр милли сәнгать төре булган; дүрт хатын өстенә чикләнмәгән санда “хәрәм” асрау, хатын-кызлар белән ачыктан-ачык сәүдә итү аларда дан-дәрәҗә саналган. Мосылман кардәшне коллыкта тоту, мосылманның мосылманга каршы сугыш ачуы, шуның ише тагын бик күп шайтан галәмәтләре аларда иң гади норма булып торган. Ислам диненең турыдан-туры үзенә карата да шул ук күренешләр – дин кырыкмаса-кырык мәзһәпкә бүленеп, һәркайсы үз кырыгын кырыклап, саф исламның асылда ни икәнлеге белән бер дә артык баш авырттырмый гына яшәгәннәр кыйбла яктагы “изге” халыклар. Ә татар, шул ук вакытта, асылда беркайда аныклап язылмаган “шәригать” дип, зәңгеләдән һәм ачлыктан кырылган, сәнгатьсез-мәдәниятсез калган, донъяви гыйлем өйрәнүдән баш тарткан. Үзен-үзе санап бетергесез кимлекләргә һәм бәлә-казаларга дучар иткән...

Безнең бу заманда яңадан җанланган ислам дине татарлар арасында шул ук иске калыпта, Бохар муллаларының кара халык өчен язган ярым надан һәм тупас китапларын шул көенчә тергезеп, шуңа тагын кем ни теләсә шуны өстәп, стихияле рәвештә таратыла башлады. Ярым наданлык өчен акланырга сәбәбе дә бик гади: янәсе, без кулдан килгәнне эшлибез, ә Исламның югары сафлыгын, иншалла, гарәпләр белән төрекләр саклар... – Саклый ди алар сиңа, сакламый ни... Җирдән үзе чыккан нефт акчасына эшләмичә кәеф-сафада яшәп яки ел саен йөз миллионлап килә торган бөтен донъя хаҗиларын “савып”, бер үк вакытта саф изгелектә калып була торгандыр шул... Гыйрак сугышы, менә, ап-ачык күрсәтте тормыш-көнкүреш белән иманның ни дәрәҗәдә тыгыз бәйләнешен...

Ә шулай да, гомумән бармы соң ул саф Ислам, кайда соң ул? – дигән сорау күтәрсәк... гаҗәпкә каршы, без монда да бары тик аптырашта калырга мәҗбүрбез. Һәр мәзһәп үзенекен тукый, Мөхәммәт пәйгамбәрнең үзен генә чак-чак “тынычта” калдырып, Әбүбәкер белән Галине үк инде берсен изгегә, берсен дәһригә чыгара башлыйлар... Хәнәфиләр һәм шигыйләр Коръәнне дә күпмедер үзгәртелгән дип баралар... Шәригатьнең әллә ничә төрле булуын аңлау өчен исә гарәп, төрек, үзбәк, татар кешеләренең тышкы кыяфәтенә бер күз салу да җитә торгандыр могаен... Кайсы чалма, кайсы чадра, кайсы кәләпүш кия, – һәркайсыныкы үз илендә шәригатьчә. (Татар урыс картузы кисә шундук “көфер” булган... ә гарәп илләрендә офицерлар козыреклы фуражкадан кәпрәеп йөри – барыбер “шәригатьчә”, нишләптер.) Каршылыкларны бер селтәүдә бәреп егарга маташып, “саф Мөхәммәт исламына кайту, Мөхәммәт үзе кушканча гына яшәү” байрагын күтәреп Ваһһабилар мәзһәбе чәчрәп чыкты, – әммә ләкин монда да зур капма-каршылык: чөнки пәйгамбәр үзе үк Исламның фәкать нигезен генә салуын таный, аның үсешен, камилләшүен фаразлап куя. “Кытайга барып булса да белем алыгыз”, ди... Исламның үсештә, камилләшүдә булган дин икәне тарих белән дә раслана: тулы дәрәҗәле, һәрьяклап эшләнгән дин буларак ул нигезе салынуга биш-алты йөз ел үткәч, унберенче-уникенче гасырларда гына формалашып җитә. Аннан соң инде ул мәңгегә катып калырга тиеш дип шулай ук бер җирдә дә аныклап язылмаган... Исламның иң саф нигезен бик тә тырышып эзләсәң... анысы ап-ачык булып иң өстә ята мәгәр: “Алладан башка илаһи зат юк, Мөхәммәт Алланың илчесе” – ди иман кәлимәсе. Саф нигез менә шул. Шуны таныган бөтен кеше мосылман. Шуннан арысында әдәми затлар гел бәхәсләшеп, төрлечә сөйләп, ялгышып, адашып, ә кайвакыт хәттә үз файдаларына алдашып яшәмәктәләр. – Шуны бик яхшылап төшенергә вакыттыр ниһәят татарларга да. Туп-туры үз башыңа бомба белән биргәнне көтмичә, Гыйрак мисалында, башка шундый мисалларда аңлап төшенергә кирәктер.

 

Югыйсә, татарлар инде үзләрендә изгелекнең, гореф-гадәтнең нигезләрен вак-вактан гына да бик күп җимереп, ата-бабадан калган байтак йолаларны таптап уздылар, заманага ярашлы күп гадәтләрне тагын “көфер”гә чыгардылар, бөтен динне аңлаешсыз телдә дога укып бит сыпыруга гына калдырып, котсызландырып, халыкны тагы да томаналыкка төшерү яки христианлык кочагына ташлау өчен яхшы ук алшартлар барлыкка китерделәр.

Мисалга иң ачык бер үрнәкне – Изге Болгар хәрәбәләренә зиярәт кылу йоласын алып карыйк. Борын-борыннан татарлар анда даими рәвештә бара торган булганнар. Узган XX гасыр азагында, милли яңарыш чорында бу йола киң колач алып, бик күп халык, бик зур җитәкчеләр, бик дәрәҗәле дин әһелләре катнашында, югары оешканлык белән уза башлаган иде. Моның ислам динен тергезү өчен үтә зур әһәмиятен ничек булса шулай дөрес күрсәтә торган, “Кече хаҗ” дигән тәгъбир дә телгә кире кайтарылды. Әйе, һич тә дингә хилаф нәрсә түгел: “хаҗ” сүзе гарәпчәдән “изге урынга бару” дип тәрҗемә ителә, аның конкрет рәвештә Мәккәгә бару дигән мәгънәсе юк. Пәйгамбәр заманында гарәпләр үзләре дә иң изге урын дип Иерусалим (Коддес) шәһәрен санаганнар, намазларын шул якка карап укыганнар, борынгы яһүд храмы янындагы, пәйгамбәр күккә ашкан дип саналган бер урынга табынырга йөргәннәр. Мәккәгә барып хаҗ кылу соңрак, Кәгъбә мәчете төзелгәч кенә канунлашкан. Олы хаҗ бүген дә шунда барып кылынырга тиеш булсын ди (беркем бәхәсләшми), ләкин аның бердәнбер хаҗ урыны булуы Коръән яки тугры хәдисләр белән конкрет теркәлмәгән бит. Ә алардан тыш, алардан соң кем нәрсә әйтмәс тә, кем нәрсә язмас? Чынбарлыкта мосылманнар төрле илләрдә башка изге урыннарга да хаҗ кылганнар, бүген дә кылып киләләр. Татарлар беренче башлап Ислам динен кабул иткән Изге Болгар хәрәбәләре дә шулар исәбенә керә.

Башка яктан килеп карасак – һәр мосылманның Мәккәгә хаҗ кылуы мөмкин эш түгел, шулай ук Мәккәнең бөтен донъя халкын гомердә бер тапкыр гына да кабул итүе физик яктан мөмкин түгел. (Бер тапкырда чама белән ике йөз миллион кеше туры килә: Россиянең һәм Франциянең бөтен халкы берьюлы бер шәһәрчеккә, бер мәчеткә җыелган дип күзаллагыз...). Шулай булгач, күпчелек халык фарыз йоланы үтәмичә, үлгәч тамукка керергә алдан ук дучар ителгән булып чыгамыни? – Юк, әлбәттә, бу мәсәлә борын заманда ук әнә шундый кече хаҗлар ярдәмендә хәл итеп куелган. Татарларның борыннан килгән йоласы буенча, һәркем үз гомерендә олы хаҗга барырга тырышырга, булмаса, Болгарга кече хаҗга барырга, ул да булмаса, якын-тирәдәге берәр әүлия каберенә яки изге чишмәгә зиярәт кылырга тиеш булган. Кешенең мәтди хәленә кайсы адекват туры килә, ул шунысын кылган, шунысы белән хаҗ фарызы үтәлгән. Чын асылдагы дин байлар өчен аерым льгота бирми ул, андый льготалы “дин” булса әгәр, байлар аны үзләре, үз файдаларына бөгеп ясаганнар дигән сүз.

Татарларның Изге Болгарга Кече хаҗ кылудан кинәт суынуы да нәкъ әнә шулай, динне интерес ягына бөгүдән булды. Хәтерләсәгез, “Кече хаҗ – гонаһ” дип, Болгарга баруларны оештыручы төп көч булган бер “милли хәрәкәт” төркеме белән шәхси интересларда каршылыкка кергән икенче төркем коткы тарата башлады. Берсенең “лидеры” – Чаллы эшмәкәре Р.Кашапов, икенчесенеке – Ф.Бәйрәмова иде, аларның юллары депутатлыкка көндәш кандидатлар буларак кисеште... Ул гына да түгел иде, һәм “пропаганда көрәше” бер Кече хаҗ белән генә дә чикләнмәде... Вакыйга шул чүп кенә бер күчәр тирәли генә дә әйләнми иде, билгеле: кайбер тарихчылар Болгар урынына Биләрне иң олы борынгы башкала дип исбатларга керештеләр... Безнең “күпмилләтле” хөкүмәткә дә саф татар һәм саф мосылман комарткысы булган Болгар ятышсызрак, Биләр янындагы, тирә-яктан чуашлар, урыслар, марилар килеп табына торган бер “Изге чишмә” кулайрак иде. Гарәбстан һәм Төркия эмиссарларының Мәккәдән башка җиргә теләсә нинди кечелектәге хаҗны да тәүбә-тәүбәләп кире кагуы исә бәхәсне азаккача хәл итте – Изге Болгарга барулар сүнгәннән-сүнә барып, бөтенләй юк булды бугай инде. Беруңайдан андагы Җәмигъ мәчете төзелеше дә тукталды, бөтен музей комплексы да үсүдән туктап торгынлыкка чумды.

Диндар татарлар хәзер, бабайлар каберенә барып дога кылсаң, әстәгъфирулла, гонаһ булыр дип курка...

Моннан кем отты? – барыннан элек, Гарәбстан гарәпләре отты. Мәккәгә күп миллионлы хаҗларның даими барып торуы саф изгелек кенә түгел, үзенчәлекле, әммә бик тә табышлы туризм тармагы да икәнне исәптән төшермик. Хаҗ җирләрендә хаҗилардан акча суыру индустриясенең моннан ике йөз ел элек үк инде югары оештырылган кәсеп булганлыгын белергә теләсәгез, Каргалы сәүдәгәре Исмәгыйль байның хаҗ җиренә сәяхәте турындагы атаклы истәлекләрен укып карагыз. Шул чакта ук анда һәр адымда “ташка уелып калган” пәйгамбәр эзе булган, һәр киоскта “пәйгамбәр тырнагы” я “пәйгамбәр чәче” сатылган... Ә бүгенге гарәпләр кай яклары белән изгерәк һәм тугрырак икән соң? Гыйракта нинди гарәпләр икәнен инде менә күрдек, ә Гарәбстанда күпкә иманлырактырмы алар? Аларда зур-зур Ислам университетлары, Гарәбстанның коммерция интересларын гел дә читкә куеп, көн-төн диннең сафлыгы турында гына кайгыртып ята микән тәки?

Ник алайса ул күпсанлы һәм күпкатлы университетлар ярлы һәм урта хәлле мосылманнарның хаҗ фарызы турында бер генә дә акылга сыешлы һәм реаль үтәлешле фәтвә язып чыгармыйлар?

Университет дигәннән, гарәп байлары, шул исәптән имамнары да, үз балаларын һич кыенсынмыйча Америка һәм Европа университетларында укыталар, бер дә дин-фәлән дип тормыйлар. Ә бездә... Узган XX гасыр башларында кадимчеләрнең кушу билгесе (+) белән ничек “көрәшүен” хәтерләгез – татар җирендә Ислам гаҗәп дәрәҗәдә имгәтелеп, әнә шундый көлке формаларга кадәр барып җиткән. Хәзер инде башка замана дисезме? – Ай-һай... Менә мәсәлән, һәртөрле “төрек” уку йортларында (донъяви белем оешмаларында) ир һәм кыз балаларны аерым укыталар, һәм бу “изге” гадәт башка төр мәктәпләргә дә киң тарала башлады. Әммә, динилек билгесе түгел бу, ә урта гасыр караңгылыгы – нәкъ менә урта гасырларда, бигрәк тә христианнарда, шулай аерым укыту хөкем сөргән. Һәм, мондый система башка җенес кешесенә тигез хокуклы кеше итеп түгел, ә билгеле бер объект итеп карау гадәтен тәрбияләүгә хезмәт иткән. Педагогика фәне бу искелекне алып ташлау өчен бик озак, бик катлаулы көрәш алып барган иде, һәм менә, – бик кыска гына вакыт эчендә киредән шул искелеккә авып төшү куркынычы яный. Мәсәләнең дингә катнашы шактый бәхәсле булса да, монда шулай ук дин эшкә җигелә.

Йөз кешедә йөз төрле караш, анысы, әйе. Кайсы тәгаен дөрес икәнен белер өчен һәр мәсәлә буенча институт бетереп булмый бит инде... Әммә, биредә борынгы Рим чорыннан ук калган бер закон кагыйдәсен искә төшерик. – “Нинди дә булса законны һәркем яттан белергә тиеш түгел, ә закон үзе һәркем эчке сизем белән аңлап тоярлык булырга тиеш”. Әйтик, урамда таш белән тәрәзә ваткан өчен күпмедер штраф яки төрмә булачагын без Уголовный кодексны һич укымый да чамалый алабыз. Кеше әйберсен урламаска, таламаска, кеше үтермәскә, җәмәгать тәртибен бозмаска, әдәпсез эш кылмаска – һәм башка бик күп кагыйдәләр, кануннар кеше аңына тумыштан ук салынган була. Дәүләт законнары гына түгел, дин кануннары да, әгәр алар диннең чын асылына карасалар, кешеләргә үзлегеннән тоеп беленмәслек, эчке тоемга капма-каршы килә торган тәләпләр куймыйлар. Әгәр куялар икән инде – менә шунда “кеше факторы”на карата бик тә нигезле шик-шөбһәләр барлыкка килә дә. Алдарак күтәрелгән мәсәләдә, әйтик, – донъя ике җенеснең бергә, иң тыгыз дәрәҗәдә аралашып яшәве өчен яратылган, без моны һәр адымда, һәр минутта күреп-тоеп торабыз. Бигрәк тә балаларны җенесләргә аерып асрау турында уй әсәре тиле кеше башына да үзлегеннән килергә мөмкин түгел. Димәк, ул турыда чын асылдагы, бозылмаган, Алладан иңгән диндә дә язылырга тиеш түгел. Вәссәләм!

Ә диннең әкренләп “кеше факторы” аркылы үзгәрә торуын хәттә Ислам диненең үз белгечләре дә артык тирән яшереп тормый. Яисә яшереп бетерә алмый. Борынгы гарәп йоласы буенча ат ите харам азык булган, мәсәлән, һәм, дин китапларында әйтелмәгән булса да, беренче мосылманнар моны “автомат рәвештә” дини тыю дип санаганнар. Ә ат итеннән башка яши дә алмаган төрки халыкларны Исламга күндерү мәсәләсе алга килеп баскач, ул “харам”ны җиңел генә хәләлгә әйләндереп куйганнар. Әле монысы бер кызыклы вакыйга гына, күпкә хәтәре бар әле тагын... Фарсы халыкларының Зороастризм (утка табынучылар) дине белән Ислам бик озак вакыт янәшә тыныч яшәргә, аны бик әкренләп кысрыкларга мәҗбүр булган. Ә Зороастризмның нигез тәгълимәтләреннән берсе – “түбән мәтдә белән югары рухның аяусыз көрәше. Кешенең мәтди тәне түбән, шакшы, явыз, аздыргыч... Югары рухны аннан өстен кую өчен, динле кеше үз тәнен гел төрлечә җазалап, кимсетеп, ямьсезләп торырга тиеш.” Зороастризм суфыйлары, үз тәннәрен аеруча газаплау өчен, гомер буена муеннарына авыр таш асып йөрсәләр... шул җирләрдә яшәүче шигый мосылманнар бүгенге көндә үз-үзләрен камчы белән кыйныйлар. Хак мосылманча икәненә ихлас ышанып... Хатын-кыз тәне, матур булганга күрә, Зороастризмда аеруча мәкерле, аеруча аздыргыч саналган, билгеле... Һәм менә, Иран һәм Урта Азия мосылманнарында, нәкъ борынгы Зороастризм төбәгендә, хатын-кызлар йөзләрен чарда белән каплап, буй-сыннарына пәрәнҗә бөркәп йөрергә тиешләр. Бу да, янәсе, хак мосылман дине буенча, Коръән кушканча... Зороастризм белән бәйләнеш җепләре биредә аермачык сузыла, чөнки гарәпләрнең үз киемнәре, шактый каплаучан булса да гәрчә, ачык бер практик максатка – чүл кояшыннан саклауга хезмәт итә. Коръән дә тыйнак кына рәвештә хатыннарның “гаурәтләрен” яки “зиннәтләрен” җәмәгать алдында ачып йөртмәскә куша. Тездән һәм терсәктән югары, иңсәдән түбән урыннар гына “гаурәт” санала. – Нәкъ кояштан саклану яки кеше алдында әдәп саклау инструкциясе диярсең! Бернинди диннән тыш та кеше акылы үзлегеннән тоеп белә торган нәрсә, һәм дин дә шуны ук тәләп итә түгелме?!

Әммә, без татарларда, гарәпләрнең үзләреннән әллә күпме уздырып, “йөз яшерү”, чаршау хәтле яулык эченнән күз белән борынны гына күрсәтеп йөрү гадәте иске муллалар тарафыннан да бик көчләп иңдерелгән, хәзерге муллалар да өзлексез шуны тукыйлар. Элек тә әлләни уңыш казанмаганнар, хәзер дә мәдрәсә кызларын баштанаяк бөркәндереп йөртүдән ары узалмыйлар. Дин әһелләренә, дини урыннарда тиеш тә булсын ди, христиан монашкалары да шулай ук бөркәнә. Әммә моны бөтен халыкка фарыз дип күрсәтү (шул исәптән, паспорт фотосына бөркәнеп төшү тәләбе белән тавыш куптару) – һич тә дингә нигезләнмәгән. Чөнки, Исламда хатын-кызның башы мотлак яшерергә тиешле харам агза булып тормый... Алдашмасыннар...

Ә чәчне бик артык тузгытып йөртмәү кагыйдәсе мосылманнарда гына түгел, барлык халыкларда диярлек бар. Һәм ул күбрәк... кияүгә чыккан хатыннарның шуннан соң инде артык “тәтәйләнмичә”, тыйнак кыяфәттә йөрергә тиешлегенә карый. Татарларда, украиннарда, русларда ирле хатыннар гына кия торган, кызлар кими торган, “чәчкап” дигән баш киеме дә булган хәттә.

Дингә нигез салучы пәйгамбәрләр бай да, зур түрә дә булмаганнар. Гайса пәйгамбәр өстендәге киеменнән башка бернәрсәсез килеш ил гизеп йөргән, тамагын садака белән туйдырган. Мөхәммәт пәйгамбәр ятим үсеп, күп кимлекләр күреп, олы яшьтә генә урта хәлле сәүдәгәр булуга ирешкән. Әммә соңыннан дин эшләрен хәл итү, дин кануннарын фәтвәләнү һәм шәрехләү байлар һәм хәким катламнар кулына калган; бу сер дә түгел, бәхәсле дә түгел. Байлар һәм хәкимнәр исә динне үз файдаларына каеру ягын караганнар: аларның “дине” буенча, ярлы катламнар күпме генә тырышсалар да һәрвакыт гонаһлы, гаепле, бурычлы булып калырга дучар ителгән. Алда әйтеп узылган, бары Мәккәгә барып кына хаҗ кылырга дигән “канун”, мәсәлән, “туризм” интересыннан тыш, һәр мосылман-татарны диярлек алдан-ала “гонаһлы” итүе белән дә бик “файдалы”. “Гонаһлы” булгач исә, ул гел генә башын аска бөгеп йөрергә, “гонаһын” киметер өчен тагы да күбрәк хәер-садака бирергә тиеш була... Уразаны да гарәп – алланың кашка тәкәсемени – һәрвакыт унике сәгать кенә тота, ә татар, җәйгә туры килгәндә, унсигез сәгать ач һәм сусыз торырга тиеш. Чак кына төньяктарак бер көн икенчесенә тоташа, анда муллалар теләсә-теләмәсә дә сәгатьтән файдалану турында фәтвә ясарга мәҗбүр. Әммә гарәп дин әһелләрендә аның кайгысы юк, алар һаман да булса “караңгыдан-караңгыга” дигән иске күрсәтмәне тукый бирәләр.

Диннең төп нигезләре, югыйсә, пәйгамбәр заманындагы, аның тирәсендәге гарәпләргә юнәлтеп, аларга аңлаешлы рәвешкә китереп иңдерелгән, бу турыда Коръәндә аерым аять тә бар. Төньякта поляр көннәр һәм төннәр булуын алар просто аңламаслар, кабул итә алмаслар иде. Шул ук сәбәп беләндер, Коръәндә Җирнең шар формасында булуы турында да сүз юк, башка бик күп нәрсәләр турында да юк... Җитди галимнәр, шул исәптән дин галимнәре дә, инде күптәннән диннең физика, химия, астрономия һ.б. буенча дәреслек түгеллеген, ә бары тик рухи үсеш җәһәтеннән бер этәргеч, юнәлеш бирүче булуын әйтеп киләләр. Ислам диненең “татар варианты” гына искелектә катып калган хәлдә тора...

Аннан тыш, хәзерге бик күп китапларны һәм гәзит-журналларны җентекләп укып, һәр кушылган фарыз, ваҗиб йолаларны, догаларны төгәл үти башласаң, тәүлекнең 24 сәгате дә җитмәс иде могаен. Тегене ашамаска, моны кимәскә, анда йөрмәскә... Йокыдан торсаң бер дога, өйдән чыксаң бер дога, карга күрсәң бер дога... – мосылман кешесен дога укучы автоматка, изелгән-басылган бер зомбига әйләндерүгә без шулай ук каршы булырга тиешбездер. – Аның рухы азат, яшәеше ирекле булып калсын, ул тирә-якта гөрләп торган донъяга кырын күз белән караучы бер “төртенгән” кеше булмасын. Һәр белгечлеккә укысын, һәркая барсын, һәркем белән тарсынмый аралашсын, һәр эштә аерым шартларсыз эшләсен, һәр уен курыкмый уйласын һәм әйтә белсен. Чын асылдагы дин бик аз нәрсәләргә генә мәҗбүрли, бик аздан гына тыя ул. Болай да нык басылган, өркетелгән милләтнең газиз балаларыннан теләсә кемнәр сарык көтүе ясамасын...

Бу җәһәттән гарәпләр безгә бигрәк тә үрнәк түгел. Чөнки аларда – классик көнчыгыш деспотизмы, аларның исламы да шуңа хезмәт итүгә җайланган. Ярлы кешегә анда фотога төшәргә дә ярамый, ә Сәддәм Хөсәен кебек залимнәрнең һәйкәлләре, плакатлары һәр почмактан ыржаеп тора... Фәхешхәнәгә хәтле анда “шәригатьчә”: акчалы байларга кичен мулла никах укый, ә иртән “талак” әйттерә... Ярлы балаларын махсус лагерьларга җыеп, көн-төн баш өстеннән төшмичә эшкәртәләр һәм ахырда шатланып көлә-көлә “дин өчен” үлемгә бара торган автоматка әйләндерәләр. Гыйрак-Иран сугышында һәр ике яктан мосылман егетләре “дин өчен” дип үлемгә барды, һәрберсенең кесәсендә “оҗмах билеты” иде. Ирандагы бер зиратта гына да шунда һәләк булган миллион егет ята диләр... Палестинада алар “дин өчен” дип үз-үзләрен шартлаталар... Ләкин, туктагыз әле, – Ислам динендә аңлы рәвештә үз-үзеңне үтерү олы гонаһ санала түгелме соң? Ниндидер бик олы максат хакына ярый дип тә әйтелмәгән... Ә Израиль белән җир өчен, су өчен тартыш – әлләни олы максат та түгел шикелле бит, андый гына максатлар алар мәңге булган, мәңге дә бетмәс. Кяфергә зыян китереп үз-үзеңне үтерергә яраса, ул оҗмахлык эш булса әгәр... ерак китәргә мөмкиндер: берәр “изге аятолла” кяфернең ихатасына кереп асылынырга да кушар...

Шул ук вакытта, Ислам илләренең зур дин башлыклары Чечняда мосылман халкын күпләп кыруга каршы ныгытып бер сүз дә әйтмәделәр. Әрмәнстан белән Азербайҗан сугышы вакытында Иран дәүләте политик максатлардан чыгып (үзендәге азербайҗан халкының милли күтәрелешеннән куркып) Әрмәнстанга симпатия күрсәтте. Төркия шулай ук дингә хилаф булган үз интересларыннан чыгып (мосылман көрдләрне эффектлырак бастыру өчен), милли-азатлык хәрәкәтләрен үзара хупламау турында Россия белән яшерен килешү төзеде. Ислам илләре Татарстанның суверенлык өчен көрәшен бөтенләй дә “күрмәделәр”. – Шулармы бүген безгә авторитет?! Шуларныңмы Ислам динен фәтвәләп, шәрехләп бирүләрен авыз ачып көтеп утырырга?!

Яисә, алып карыйк бүгенге көндә гөрләп чәчәк аткан күпсанлы “Ислам банкларын”, көнбатыш банкларында үрчеп яткан “Ислам капиталларын”... Мөхәммәт пәйгамбәр үзе рибачылыкны (ростовщиклыкны) зур гонаһларның берсе дип әйтеп калдырган түгелме соң? Акчадан процент алу, шуның исәбенә баю – нәкъ шул үзе бит югыйсә. Дөрес, хәзерге экономика фәне буенча, процентка акча биреп тору белән ялланып эш эшләү арасында бернинди принципиаль аерма юк: теге очракта да, бу очракта да хезмәт сатыла һәм сатып алына. Банкларсыз хәзерге заман экономикасы гомумән яши алмый... – Менә шул табышмакны чишү турында баш ватсыннар иде Ислам галимнәре. Урап үтәргә алар оста, ә логик яктан камил, ышандырырлык җавап табарга булдыра алмыйлар. Чөнки Исламнан схоластика ясап, аны донъя агышына җайлаша алмый торган, тар дәирә интереслары өчен генә шактый җиңел “бөгелә” торган тәгълимәткә әйләндереп бетерделәр. Биредә, мәсәлән, дин нигезләрендә ассызыклап әйтелгәнчә, Мөхәммәт пәйгамбәрнең асылда гади бер кеше булуын, фирештә яки шундый башка илаһи, сафтин-саф зат булмавын, башкалардан бары тик Алла сүзен телдән җиткерергә сайланган илче буларак кына аерылып торуын исәпкә алырга кирәктер бәлки? – Бу кадәресенә, әлбәттә, дин әһелләреннән беркем дә кыймаячак.

Мәет күмү, туй үткәрү, исем кушу, бәйрәм итү йолаларын һәм башка бик күп гореф-гадәтләрне дини схоластика астында томалау, корыту, төссезләндерү, оныттыру күренешләре турында да әле бик күп мисаллар китерергә булыр иде. Боларның күбесе диннең үзеннән түгел, ә гап-гади наданлыктан, яисә берәр төрле шәхси яки төркемчел исәптән, яисә тәкъвә динче, бик тә гыйлемле остаз булып күренергә тырышудан килеп чыга. Ә “тирән нигезләү” максатында еш кына әллә кайдагы, без белмәгән “изге гарәпләргә” ишәрә итәләр. Әммә ләкин, юк алар, изге гарәпләр. Берән-сәрән булса да, һичберсе безнең үзебездән бер яклап та өстен түгел. Нәрсәнең яхшы, нәрсәнең яман икәнен үзебез уйлап белергә тиешлебез.