30 ел инкыйраз. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

30 ЕЛ ИНКЫЙРАЗ

(Юмореска)

– Эш кирәк дисең инде, ә! Мин, агайне, синнән әйбәтрәкләрне дә көн саен дистәләп борып чыгарам, беләсең килсә. Ә син? Карт та түгел кебексең үзең, тик нишләп соң тәнеңне шул хәтле җыерчык баскан? Каклап киптергәндәй бит, әллә эчеңдә бер-бер чирең бармы, ә?

Эш кирәк булган аңа! Ә ничә еллык сервичың бар соң синең? Ә чымырны көнгә күпме чөмерәсең? Секус белән дә каты мавыгасыңдыр әле могаен...

Нәрсә? Ни икәннәрен дә белмисең? Бөтенләй кулланмыйсыңмы? Ничек инде, беренче тапкыр ишетәсең? Бүген урамда 2028нче ел, син минем белән алай шаяртма, яме! Кыяфәтең дә бик сәер... Әле генә төрмәдән чыктыңмы әллә? Я булмаса, мәрткә китеп яттыңмы?

Ә-ә, төрмәдә, мәрткә китеп яткансың алайса, аңлашыла. Катыргычка эләккән булгансың, димәк. Уйлап чыгарганнар иде шул әле мин малай чакта шундый бер нәрсә. Утырталар да, имеш, хөкем ителгән бичараны ванна сыман бер савытка, өстенә сыек азот коеп туңдыралар, ята шунда срогы тулганчы. Каравыл-фәлән кирәкми, дәүләт өчен очсызга төшә, янәсе. Беренчеләрдән булып андый катыргычка минем әтине утыртканнар иде, өч елга дип, бик яхшы хәтерлим шуңа күрә мин ул хикмәт турында. Тик соңыннан, срогы тулган кешеләрне кире эретә торган коточкыч кыйммәтле аппаратның әле Япониядән сатып алынмаганлыгы, аның өчен бюджетта акча юклыгы билгеле булып, җәмгыятьтә гауга купкан иде. Катыргычка яңа кешеләр утыртуны вакытлыча туктаттылар, ә аппарат мәсәләсен акча табылганчы кичектереп торырга булдылар. Ахыр килеп, тәки сатып алганнар инде, алайса. Яхшы булган, котлыйм. Әйтәм аны, яшь тә кебек, карт та кебек күренәсең...

...Ничек инде, катыргычның азоты бетте дә, үзең эреп чыктың? Алай да буламыни? Хәер, тегеләй ни, болай ни, мин сине барыбер эшкә алалмыйм, агайне, бигайбә. Үз көнеңне үзең күр. Әгәр теләгең булса, син катыргычта утырган арада безнең бу донъя белән ниләр булып беткәнен сөйләп күрсәтергә була, кәефнең килгән чагы. Әйдә, бер уңайдан тамагыңны да туйдырырсың. Шунда бер-ике йөз грамм чымыр төшереп, артыннан секус та җиппәрербез.

...Теге, 1998 елгы сәяси кризис вакытында син иректә булгансыңдыр бит әле? Нинди хайран хәлләр булып беткәнен үзең дә беләсеңдер. Хәер, мин сәясәткә кермим, син уйлама! Болай гына, бөтенесе шул чорда башланып китте дип кенә әйтүем. Чын дөрестә, безнең баштан кичкән хәлләрдә сәясәт бик гаепле дә түгел. Үзебез гаепле, үзебездән бигрәк – аракы гаепле! Тормыш хәле начарайган саен, халык котырып аракы эчәргә сабышты чөнки. Бер төрле кешеләр озакламый алкоголикка әйләнде, эшсез, бер тиен акчасыз калып, тамам кешелектән чыкты. Анысын үзең дә беләсең инде. Минем әти дә шундый бер алкоголик иде, үз ишләре белән бер ярты өчен сугышып, синең кебек катыргычка утырды...

Син дә шул ук статья буенчамыни? Ә үзең эш сорыйсың, эш түгел, аракы гына синең уеңда, алайса. Мә, салып куй берне. Һәм теге чакта арытаба ниләр булганын тыңла.

Нәкъ минем әтинең катыргычка утырган елы иде, аптекаларда “вытрезвин” дигән бәләкәй генә ак таблеткалар сатыла башлады. Теләсә нинди беткән алкоголикны да ун көн эчендә анадан яңа тугандай сафландыра торган бер тылсымлы дару иде ул. Чын дөресендә, бөтен алдагы бәләләрнең башы аракыдан да түгел, әнә шул вытрезвиннан башланды бугай. Чөнки халык, барлык Россия халкы бер ай дигәндә аракы чөмерүдән шып туктады! Аңлыйсыңмы, моның нинди куркыныч нәрсә икәнен?!

Аңламассың шул. Әйе, хөкүмәт тә үз вакытында аңламый калды. Соңыннан, билгеле, вытрезвинны организм өчен зарарлы дип таптылар һәм тиз арада юкка чыгардылар... Килеп туган хәлне төзәтү өчен, аракының йөрәк һәм кан тамырларына файдасы турында агитация башлап җибәрделәр. Тик артык соң иде: аракы сатудан керемнәр бетү сәбәпле, илдә һичбервакыт күрелмәгән хәтәр финанс кризисы башланды. Аракы заводлары, бик күп кибетләр ябылып, эшсез калган хезмәт ияләре урамнарга чыкты, митинглар үткәрергә кереште, аларга эш хакыннан мәхрүм калган укытучылар, врачлар килеп кушылды. Мәхшәр! Тагын чак кына шулай давам итсә, бер шиксез, революция булачак иде... Бәләкәй генә таблетка зур Россияне харап итә язды!

Әммә, ахыр килеп чарасын таптылар. Болганышларның иң кызган бер мәлендә... кибет киштәләренә тыйнак кына итеп тышына “с ингредиентом ЧМР” дип язылган аракы шешәләре тезеп куйдылар. Халык, әйткәнемчә, аек тормышка күчеп беткән иде, ләкин, яңа товарның ни нәрсә икәнен сынап карарга кирәк бит инде. Сынап карадылар, әйе. Демонстрация һәм митинглардан туп-туры шул “ЧМР”ны алырга таралыштылар. Ә ул, бактың исә, бик астыртын нәрсә булып чыкты. Гади аракыга караганда кәефне ныграк күтәрә икән үзе. Аннан да бигрәк – аракының спирты гадәттәгечә әкренләп организмнан чыга, ә ЧМР дигән ингредиент чыкмый, эчтә утырып кала икән. Һәм... җай гына башны авырттырып, бавырны кытырдатып, каһәр, үзен яңа доза спирт белән сыеклатканны сорый башлый икән...

Беренче тапкыр сынап карады безнең халык бу нәрсәне, ни икәнен аңлап бетермәде. Тагын сынап карады, төшенеп җитмәде. Өченче тапкырында гына бөтенесе аңлашылды... Бу сасык агуны башкача авызга да капмаска ант иттеләр, ләкин, соң иде инде... Баш авырта, бавыр кытырдый, һич туктамый, махмыр кебек үтеп кенә китми... Шуннан, бер атна үтте микән, юк микән, тирә-якка карасак – бөтен халык берьюлы дигәндәй шыр алкоголикка әйләнде дә куйды. Теге нәрсәне кыскача гына “чымыр” дип атап, алагаем чөмерергә керештеләр. Эш турында түгел, ашау турында да онытты әдәм балалары: кулда булган соңгы тиенгә булса да чымыр алып эчәләр дә, кибет төбендә үк исереп егылалар иде.

Хөкүмәт нәрсә карады дип, нәрсә карасын? Бик әйбәт карады башта, телевизор тоташтан чымыр рекламасы белән тулды. Ләкин озакка түгел. Менә бервакыт алкоголизм соң дәрәҗәгә җитеп, ил тормышы чери башлап, исерткеч сатудан табыш яңадан кими, аракы ясый торган заводлар тагын бөлә башлады. Шулай дип сөйлиләр, мин үзем сәясәткә кермим югыйсә. Хөкүмәт, озак кына парламент бәхәсләреннән соң чымырны тыю турында карар чыгарды. Чыккан бер карарны үти торган дәвер түгел иде мәгәр: үтәү урынына аны, кеше хокукларын боза дип, конституцион суд аркылы парламентка кире кайтардылар. Кабат-кабат яңадан карый торгач, бөтен чымыр шешәләренә: “ЧМРлы аракыны җитештерү, сату һәм куллану катгый тыела!” – дигән язу ябештереп кенә сата башлауга ирештеләр.

Әл дә ярый, медицина көчле иде ул чакта. Анысын бер яктан үзең дә яхшы беләсең. Чымыр агуына каршы агуны да уйлап таптылар тәки, уйлана торгач. Бервакытны телевизордан сөйлиләр: “секус” дигән яңа препарат чыккан, шуны шприц белән венага кадатсаң, бөтен ЧМР мәтдәсен организмнан куа да чыгара, яңадан туган кебек буласың, имеш. Артык кыйбат та түгел ди үзе. Россияне бәләдән коткарачак бу препаратның бер генә тискәре эффекты бар – ЧМР мәтдәсен куган вакытта ул кешенең җенси куәтен чама белән икеләтә арттыра, эффект бер тәүлеккә сузыла икән...

Каян гына акча тапкандыр халык: бер ай да үтмәде, әлеге секусны татып карамаган иң соңгы хәерче дә калмады. Кешеләр ниһәят тагын бер тапкыр айнып, эшкә йөри башладылар. Халык хуҗалыгында беренче үсеш билгеләре барлыкка килде. Демографик хәл, психологик климат – бар да яхшыруга таба юнәлде.

Туктале, агай димме, энекәш димме, син дә ачуны китереп мәсәләнең нәкъ шул ягы белән кызыксынып утырма әле монда. Әйе, билгеле, бер кулланышлы шприцлар җитешми иде, ә халык чымырны элеккедән дә күбрәк чөмерә, артыннан ук секусын кадата иде. Секус белән мавыгу иң югары ноктага җиткән бер мәлдә кайсыдыр галим аның җенси эффектын бетерә торган препарат уйлап чыгарды, тик аны халык тәләбе буенча, кеше хокукларын бозуда гаепләп, хөкемгә тарттылар. Препаратның рецептына кадәр эзсез юкка чыкты. Әллә ялган, әллә чын шунда... Әгәр дә мәгәр, СПИД дигән замана үләте булмаган булса, чымыр белән секус икесе бергә бу донъяны җәннәт итәчәк иде дә...

...Килеп туган мондый шартларда СПИД белән көрәшүдән мәгънә юк иде инде. Кем җенси юл белән, кем шприц яисә чиста булмаган секус препараты аркылы, 5 ел дигәндә аны һәркем йоктырып бетерде. Ә тагын 5 елдан әкренләп халык кырыла башлады... Син бәхетле, бер караганда, ул коточкыч заманны күрмәдең, рәхәт кенә салкынчада йоклап яттың. Ә без, ахырзаман шушы икән дип торабыз...

Шулай итеп, ил белән үләргә җыенып беткәндә, бервакытны Америкадан куанычлы хәбәр таралды: “сервич” дигән яңа препарат уйлап тапканнар! Ул СПИДтан терелтүен-терелтми, ләкин аның үсешен күпмедер елга тоткарлый икән. Күбрәк кулланган саен күбрәк елга тоткарлый, ләкин бик кыйбат тора: чама белән бер автомобиль бәясенә СПИДтан үлемне 5 елга кичектерергә мөмкин. Башта да шулай иде, әле дә шулай, үкенечкә каршы, сервичның бәясе артмый, төшми дә. Әммә без, мин ул чагында яшь егет идем, ничек итсәк иттек, таптык акчасын, куллана башладык ул сервичны. Чымыр эчәбез, секус кадатабыз, сервич турында да истән чыгармыйбыз. Яшибез шулай, үзең күреп торасың – әле булса урам тулы халык, бетәргә җыенмыйбыз. Әле ничек кенә яшибез! Минем, мисал өчен, 25 еллык сервич алырлык мөлкәтем бар запаста.

...Акчаны аны, кем ничек таба инде, төрле юллары бар. Мин менә... хәер, анысы сиңа кирәкми. Ә халык, тулаем алганда, сервич чыккан елны дәррәү кузгалып чит илләргә агыла башлады. Бөтенләй дә китеп бетәр иде бәлки. Әммә... көннәрдән бер көнне бөтен чит илләр сүз берләшеп... Россиянең чикләренә “тынычлык урнаштыру көчләре” тезеп чыктылар. Сылтавы – Россияне бүленмәс һәм бербөтен итеп саклау иде, билгеле. Мин үзем сәясәткә кермим, ләкин чын булганы шул. Тезеп чыктылар көчләрен, кеше түгел, чебен дә очып чыгалмый башлады...

Безнең халык бик аптырамады мәгәр, элеккедән дә ныграк кузгалып, Мәскәүгә, Петербургка, Себергә, Ерак Көнчыгышка таба кузгалды. Тик монысы да озакка түгел икән: бердәнбер көнне Мәскәү хөкүмәте безнең кайчандыр элек игълан иткән суверенлыкны тулысынча танып куймасынмы! Телевизордан бер декларация укыдылар да, шул ук көнне республика чикләренә буйлы баганалар утыртып, электрлы чыбык тарттырып чыктылар...

Мин ул чагында яшь идем әле, безнең кебекләрне җәмәгать активистлары тиз генә җыеп алып, “тигез хокуклы Россия субъекты” статусын киредән яуларга алып киттеләр. Иң беренче эш итеп без башта үзебезнең хөкүмәтне бәреп төшердек тә, алга таба нишләргә белмичә, Казан мәйданнарында кайнашып тора башладык. Әмер көтәбез, ә ул юк та юк... Бер атна үтеп икенчесенә чыккач, радиодан шатлыклы хәбәр яңгырады: Россия халкы да баш күтәргән, Мәскәү хөкүмәтен дә бәреп төшергәннәр, аның урынына ниндидер “Комитет” сайлап куйганнар! Урра!

Шуннан без бер атналап бәйрәм иттек, аннары чик буена барып буйлы баганаларын йолкып аттык та, өйләргә таралыштык. Баш күтәрүләр бетте. Ә Мәскәүдәге “Комитет” берсеннән-берсе каты “декрет”лар язарга кереште. Шул “декрет”ларның берсе буенча, “Комитет”ка каршы начар сүз әйткән кешеләрне тотылган урынында стенага терәп, “декретка чыгарып” йөргәннәрен яхшы хәтерлим әле мин. Тик соңыннан “Комитет” ничектер кинәт тынып калды, яңа “декрет”лар турында да, ниндидер башка законнар турында да күптән ишеткән юк инде. Хәер, кирәкми дә, чөнки бездә хәзер аннан башка да тулы тәртип. Бөтен җирдә, бөтен мәсәләләр буенча менә дигән, ныклы һәм гадел мафия законнары хөкем сөрә.

...Эч, әйдә, эч, чымырлы аракы булганга шикләнәсеңме әллә? Артыннан ук секус кадатабыз аны, синең өчен бер дозасын бушка бирәм. Ә сервич әле сиңа гел дә кирәкми торгандыр. Вәт, бәхетле кеше, бүген СПИД йоктырсаң да, биш-ун ел буена бушлай яши аласың, димәк.

Нәрсәдә туктадым әле? Ә, законда... Закон дигәннән, бездә тулы демократия хәзер. Теләсәң ничек яшә, мафия башлыкларын гына бәхилләтергә онытма. Кеше хокукларын хәттә гаилә дигән ясалма кысалар белән чикләү дә күптән юкка чыкты инде. Юк, тыймадылар, нишләп тыйсыннар? Барлык булган элекке гаиләләр әлеге дә баягы шул сервич аркасында таралып бетте. Ир белән хатын уртак мөлкәткә сервич алып, гомер бәясе торган шул нәрсәне талашмый гына үзара бүлешергә мөмкинме соң? Мөмкин түгел, билгеле. Сервич сатыла башлагач ике-өч ел да үтмәде, иң тату гаиләләр дә мөлкәт бүлешеп, судлашып, талашып һәм сугышып, ахырда аерылышып беттеләр. Хәзер исә яшьләр арасында гомумән өйләнешү юк: ике арада телдән генә вакытлы килешү төзиләр дә, ялыкканчы бергә яшиләр, аннары икенче килешү төзиләр. Илдә таралган гадәт булгач, ата-аналары да бик риза...

Балалар? Нинди балалар? Ә-ә, балалар! Булгалый кайвакыт, әйе, донъя булгач, балалар да булгалый. Тик, бала үстерергә теләгән хатын-кыз аны ким дигәндә 20 елга сервич белән тәэмин итә алуына гарантия биреп, тиешле органнарга акчасын түләп, махсус талон алырга тиеш. Шунсыз, ничек дип әйтим, бала булмый. Бала булмасын өчен бер препарат бар, анысы чымырга кушып сатыла. Бала булсын өчен инде икенче препарат ашарга кирәк, анысын әнә шул тиешле органнар гына бирә.

...Менә шундый хәлләр бездә бүгенге көндә. Юкка син катыргычтан чыккансың, беркемдә дә синең кайгың юк бу донъяда. Иң яхшысы, син болай ит – киредән төрмәңә бар да, законлы катыргычыңа кире утыртуларын тәләп ит. Бәлки кайчан да булса яхшы замана килер, шунда гына донъяга чыгарсың да, калган гомереңне кешечә үткәрерсең... Бардым, кире алмыйлар, хөкем срогың тулган диләр дисеңме? Эшең харап икән алайса. Туганнарың, якыннарың бармы соң бу донъяда? Эзләп карарга өлгермәдем дисеңме? Исемең ничек соң синең? Ә фамилияң?

Ничек-ничек? Ә балаларың бар идеме? Кемнәр-кемнәр? ...Бәй, минем әти бит син! Әти! Әти җаным!..

Әти җаным! Беркая китмисең, үзем белән каласың, эш бирәм мин сиңа! Телисең икән – каравылчы бул, көндезге сменага куям! Телисең икән – дворник булырсың! Үзеңә бер бүлмә бирәм, күпме кирәк чымыр, күпме кирәк секус, бар да булыр. Ә сервич сиңа алдагы биш-ун елда кирәкми бит инде...

З.МИФТАХОВ.