Идегәй дастаны Татарча текстлар

ИДЕГӘЙ ДАСТАНЫ

I

Туктамыш хан белән Аксак Тимер низагы һәм Котлыкыя би белән углы Идегәйнең үлемгә хөкем ителгәне

Борын үткән заманда
Болгар белән Сарайда,
Җаек белән Иделдә,
Алтын Урда, Ак Урда –
Данлы Кыпчак җирендә,
Татардан туган Нугай илендә
Туктамыш дигән хан булды;
Ил булганга – ил булды,
Яу булганга – яу булды,
Биләгәне кол булды,
Әйдәгәне мал булды.
Сарай дигән каласы,
Сиксән күчә арасы, [күчә - урам]
Сары мәрмәр Алтын Таш
Сигез йортка дан булды, [йорт – ил, дәүләт]
Аларда дан булмады.
Суна тибеп каз алган [суна – кыр үрдәгенең бер төре]
Кара лачын Төкле Аяк –
Ау лачыны бар иде,
Тугыз йортка дан булды.
Азамат ир Туктамыш –
Акбүз аты астында,
Лачыны ияр кашында,
Чирүле күлдә кош чөеп [кош чөю – өйрәтелгән ау кошын кулдан чөеп җибәрү]
Дәүран сөргән хан булды. [дәүран сөргән – шул дәвердә ил башы булган]

Ул дәрья да бу дәрья, [елга арты елга]
Ул дәрьядан Сыр-Дәрья,
Сыр-Дәрьядан – Сәмәрканд, [Сыр-Дәрья артында...]
Сәмәркандта утырган
Әмир Бырлас Шаһ Тимер [Шаһ Тимер – Аксак Тимер]
Туктамышка хат бирде.
Ул хатында бу диде:
“Җаектан ашу Күк Түбә, [ашу – ары]
Күк Түбәдә ак сарай;
Анда утырган Туктамыш –
Ул Туктамыш син булсаң,
Курымны эчкән син булсаң, [кур – кымыз ачыткысы]
Сине баккан мин булсам, [минем кул астымдагы булсаң]
Тугрыңа кунган Төкле Аяк [тугры – ау кошын кундырып йөртә торган агач, тургач]
Тугыз йортка дан булса, –
Аны миңа тапшыргыл”.

Туктамыштай олы хан,
Укыган соң бу хатны,
Уңына торып бер бакты,
Сулына торып бер бакты,
Эченә суык боз төште –
Туң тимердәй күк булды,
Эченә кызу ут төште –
Сум тимердәй кызарды [сум – саф, катыштырылмаган]
Кызарган соң ут булды,
Аннан да үтеп ак булды.
Азамат ир Туктамыш
Анда җавап хат бирде,
Ул хатында бу диде:

“Ул дәрья да бу дәрья,
Ул дәрьядан Сыр-Дәрья.
Сыр-Дәрьядан – Сәмәрканд:
Сәмәркандта утырган
Аягы чонтык Шаһ Тимер [чонтык – кыска, җитешмәгән. Аксаклыгыннан көлү
Әмир Бырлас син булсаң;
Аргы атасы Чыңгыз хан,
Бирге атасы Туйгужа,
Аннан туган Туктамыш –
Ул Туктамыш мин булсам;
Күк Түбәдә ак сарай,
Анда утырган хан булсам,
Ил булганга – ил булсам,
Яу булганга – яу булсам;
Кара лачын Төкле Аяк
Сиңа булмас, Шаһ Тимер!
Тугыз йортка дан булган,
Кара лачын ау кошым
Сиңа булмас, Шаһ Тимер!
Аннан кала Бүз тойгын – [буз тойгын – ак карчыганың бер төре]
Ул да булмас, Шаһ Тимер!
И Шаһ Тимер, Шаһ Тимер,
Тешең җитсә, таш кимер!
Сигез йортка сыймадың,
Тугыз йортны куймадың, [куймадың – тынычта калдырмадың]
Сычкан типкән бидаяк [бидаяк – карчыганың бер төре]
Сиңа булсын, Шаһ Тимер!”

Хат бөтелде, сүз бетте. [бөтелде – язылды]
Ай бетте дә көн бетте.
Ел артыннан яз килде, [ел – Яңа ел (Нәүрүз)]
Чирүле күлгә кош килде,
Күгәл белән каз килде. [күгәл – кыр үрдәгенең бер төре]
Оя баскан Төкле Аяк –
Ул да бала чыгарды.
Кош чөюгә мәл килде.
Ау кошларын караган –
Котлыкыя би иде. [би – түрә, аксөяк]
Азамат ир Туктамыш
Аны үзенә чакыртты:

– Әй Котлыкам, кил, – диде. –
Тугыз йортка дан булган,
Оя баскан Төкле Аяк
Ике бала чыгарса,
Икесен бер сынап күрәем,
Аны миңа бир, – диде.

Котлыкыя би килде.
Кыл ефәк бау муйнында –
Ике бер тиң бала кош,
Икесе дә кулында;
Ул кошларны биргәндә
Туктамыш хан алмады,
Бер артык күз салмады.

– Әй Котлыка би, – диде. –
Болгар белән Сарайда
Мин Туктамыш хан икән,
Тугрыма кунган Төкле Аяк
Тугыз йортка дан икән,
Аны баккан син икән,
Аны көткән мин икән, [ауга йөртүче мин икән]
Аннан туган ике кош –
Аны миңа бир, – диде.

Котлыкыя би анда
Янә килеп йөгенде [йөгенү – бер аякка тезләнеп чүгү]
Ул икесен янә биргәндә
Туктамыш хан аны алды,
Тырнак очына кундырып,
Берәвен чөйде тургайга,
Берәвен чөйде күгәлгә –
Икәве дә очмады,
Тырнагыннан купмады.
Шунда белде Туктамыш –
Ике бер тиң бала кош
Төкле Аяктан тумаган,
Томшыгы тома яралган [тома – яссы, үткен түгел]
Төксез аяк – бидаяк.

Азамат ир Туктамыш
Анда күңеле бозылып,
Котлыкыя бигә әйтте:
– Тугыз йортка дан булган
Кара лачын Төкле Аяк,
Аны чөйгән мин икән,
Аны баккан син икән,
Аның ике баласын
Сорап торган мин икән.
Миңа сонып торганың – [сону – бирергә дип сузу]
Аягы төксез бидаяк, –
Аны үзеңә ал! – диде, –
Үз кошларым бир! – диде.

Котлыкыя би әйтте:
– Әй ханиям, ханиям [хан-иям]
Тугрыңа кунган Төкле Аяк
Тугыз йортка дан булса,
Синең белән дан булды;
Кичә син дә чал булдың,
Бүген ул да чал булды.
Йомыркасын салганда
Картлыгыннан шил булды [шил – ябык, эче эчкә баткан]
Аннан туган ике кош
Бидаякка тиң булды,
Ул ике кош шул, – диде.

Туктамыштай олы хан
Уңына торып бер бакты,
Сулына торып бер бакты,
Күңеле боздай бусарып, [бусару – пошыну, газаплану]
Күзе курдай кызарып [кур – утлы күмер, куз]
Анда торып моны әйтте:
– Сәмәркандта утырган
Әмир Бырлас Шаһ Тимер;
Аргы утырган ул булса,
Бирге утырган мин булсам,
Кара лачын Төкле Аяк
Тугыз йортка дан булса,
“Аны миңа тапшыргыл”, – дип,
Боерып утырган ул булса,
Аның телен алмаган [аның сүзенә буйсынмаган]
Туктамыш хан мин булсам,
Ау лачынын караган
Котлыкыя син булсаң,
Салган ике йомыркасын
Оядан алган да син икән!
Кош бидаяк йомыркасын
Ояга салган да син икән!
Лачынымның токымын
Шаһ Тимергә биргән дә син икән!
Аягы төксез бидаяк –
Аны да булса күтәреп
Минем кашыма килгән дә [кашыма – каршыма]
Син икән, әй, син икән!

Туктамыш хан янә әйтте:
– Һай, Котлыка, Котлыка,
Коның котсыз, Котлыка [кон – кыяфәт, күрек, ямь]
Дәвер кемнең дәвере? –
Туктамышның дәвере!
Заман кемнең заманы? –
Туктамышның заманы!
Җавабың бир, Котлыка!

Туктамыш хан янә әйтте:
– И Котлыка, Котлыка!
Шаһ Тимер суккан сум алтын,
Сум алтынга сатылдың!
Бер башыңны ике иттең,
Ике ханга баш ордың,
Җавабың бир, Котлыка!

Котлыкыя би әйтте:
– Әй ханиям, ханиям,
Кас дошманың Шаһ Тимер, [кас – аеруча дошман, хас дошман]
Шаһ Тимергә сатылсам,
Бер башымны ике итсәм,
Ике ханга баш орсам –
Сездән дәүләт киткәне,
Бездән ырыс киткәне. [ырыс – бәхет]
Башыбызга уртак көн – [охшаш, бердәй көн]
Ул шул икән, ханым, әй,
Ул шул икән, ханым, әй!

Азамат ир Туктамыш
Әрләп-хурлап аны әйтте:
– Һай Котлыка, Котлыка!
Коның котсыз, Котлыка!
Дәвер кемнең дәвере? –
Туктамышның дәвере!
Заман кемнең заманы? –
Туктамышның заманы!
Куш канатлы алтын таҗ,
Күз урнында гәүһәр каш, [гәүһәр – асылташларның уртак атамасы]
Чыңгыздан килгән дәүләт кош
Бу башымда түгелме?
Алты айлык агыр йорт, [алты айлык – алты айда узмалы; агыр – ару, ардаклы]
Итәгемдә яткан йорт,
Салыгыннан салыгын [салык – салым]
Салып алган мин икән,
Урдасыннан урдасын [урда – дәүләт башлыклары торган урын]
Уңгарып тоткан мин икән [уңгарып – уңдырып, уңышка ирештереп]
Түрәсез калган киң йортның [түрә – биредә закон, кагыйдә]
Түрәсен көткән мин икән, – [йоласын ясап-күзәтеп тоткан]
Үзем Чыңгыз түгелме?
Миннән дәүләт киткәннең,
Синнән ырыс киткәннең
Җүясен әйтеп бир, – диде. [җүя – логика]

Котлыкыя би әйтте:
– Әйтмәк бездән, хания,
Ишетмәк сездән, хания.
Җир уртасы Күк Түбә,
Күк Түбәдә ак сарай;
Шушы Сарай калада
Дүрт дәрваза бар иде. [дәрваза – шәһәр капкасы]
Икәве бикле булганда
Икәве ачык икәндер;
Береннән килгән кәрваны
Береннән чыгып бетә алмый,
Боҗрасы бөтен алкадай
Буралып үтәр икәндер,
Ямгыр белмәс ямчыгыл [ямчыгыл – почта йөртүче, ям – почта]
Ям юлында ям чапкан;
Ялгыз йөргән юлаучы
Ям юлында ял тапкан;
Юртса юлы киң булып,
Ятса җире киң булып,
Йорт-җир аман икән дә;
Үзе бинең заманы
Ил фәреван икән дә; [фәреван – муллык, иркенлек]
Зәкяттән алган зәкяте,
Казнасыннан казнасы,
Үзе бинең сансыз мал,
Үзе дә белмәс икән дә;
Сансыз алтын бу казна
Гомергә бетмәс икән дә;
Безнең көнгә килгәндә –
Ул да җитмәс икән дә!

Били белсәң, ханиям,
Икселмәс дәүләт бу иде. [икселмәс – кимемәс]
Алтын Урда, Ак Урда
Алтмыш йортка юл иде,
Индегенең көнендә [индеге – хәзерге]
Кәрван, дөя килалмый,
Дәрвазаңнан иналмый [инү - керү]
Дәрвазаңнан ингәндә
Сиңа бүлеп биралмый.
Синнән дәүләт тайганы
Шул түгелме, ханиям!
Янә торып янә әйтсәм,
Идел сырты Сары Тау
Илем кунган йорт иде;
Илем йортта куймадың,
Иделне ике кичердең,
Анда да аны куймадың,
Кырлы курай, шур татыр [шур татыр – тозлы җир, тозлак]
Кола чүлгә китердең, [кола – ачык, буш, тигез (ялан)]
Комкәнт дигән каламны
Комга түгеп бетердең!
Әй ханиям, ханиям!
Бер биядә ике имчәк –
Бере кипсә, беренең сөте юк,
Бер дөядә ике өркәч –
Бере китсә, беренең көче юк;
Йорттан йортым күчкәне –
Бездән ырыс киткәне,
Коштан кошың күчкәне –
Сездән дәүләт киткәне.
Бер башымны ике итеп,
Ике ханга баш орсам,
Ул да булса, ханиям,
Йорттан абруй киткәне.
Чабучы булсаң, баш – менә!
Түгүче булсаң, кан – менә!

Аны әйтеп, Котлыкыя
Хан алдына йөгенде.
Туктамыш хан анда әйтте:
– Һай син татар, һай татар,
Мангыттан азган чал татар! [Туктамыш – монгол токымыннан, ә Котлыкыяны мангыт белән татар кушылмасы (чала татар) дип атый]
Син дә кичә бар булдың,
Син дә бүген юк булдың!
Син дә кичә би булдың,
Бүген килеп син дә бер
Үлем белән тиң булдың –
Токымыңны ораем!

Азамат ир Туктамыш
Ике биен чакырды:
Чакмагыш би, Дөрмән би
Анда килеп баш орды.
Туктамыш хан анда әйтте:
– Әй Дөрмән би, Дөрмән би,
Айбалтаңны тот, – диде. –
Айпычагың так, – диде. –
Котлыкыя ялган бинең
Муйнын ора чап! – диде. –
Пәридән алган хатыны,
Бишектә ятар баласы;
Аны да ташлап калдырган
Пәридән булган анасы –
Ул баланы тап! – диде. –
Бишеген ора чап! – диде. –
Син дә булсаң Чакмагыш,
Чакма чаккан Чакмагыш,
Котлыкыя ялган бинең
Чаңгырагын чап, – диде. – [чаңгырак – тирмәнең түбә алкасы]
Чабып утка як! – диде.

Шунда торган Җантимер –
Киң кунычлы Җантимер –
Алты угыллы ир иде;
Атагы – өлкән аталык, [аталык – хан балаларын тәрбия итүче]
Йортта өлкән пир иде; [пир – карт җитәкче]
Туктамышның кашында
Киңәше киң, килбәтле,
Сүзе үткән би иде;
Котлыкыя би белән,
Кан тамызып ак сөткә,
Ант эчешкән ир иде.
Торып килеп Җантимер
Хан алдына йөгенде:
– Әй, ханиям, ханиям!
Җир китәрдә ни калыр?
Җиреннән тайган ил калыр;
Ил китәрдә ни калыр?
Ил китәрдә йорт калыр,
Йорт китәрдә сөт калыр,
Ак күкрәктән сөт имгән
Сүзе татлы тел калыр.
Тел китәрдә ни калыр?
Язганнан язган хат калыр;
Баш китәрдә ни калыр?
Буында типкән кан калыр;
Буыннан буын чабылса,
Ул чагында ни калыр?
Йорт урнында яу калыр;
Яу чапканда ни калыр?
Ялгыз башы каңгырап,
Куйдай булып маңгырап,
Чүл далада тинтерәп,
Дуадактай хан калыр. [дуадак – бала чыгармаган кош яки буйдак ир]
Синең кошың асраган
Котлыкыя би иде.
Ул да булса ир иде,
Бер бабасы яу иде,
Бер бабасы ил иде, [ил – тату, тыныч]
Бер бабасы кол иде,
Бер бабасы би иде.
Аның да өлкән бабасы –
Баба Төкле Хуҗа Әхмәт,
Әүлияләр пире иде. [әүлия – күрәзә, изге кеше]
Әй ханиям, ханиям,
Кол язарда би кичәр, [язарда – юлдан язганда; кичәр – кичерер]
Би язарда хан кичәр,
Аталыгым хакына
Хаталыгын кич, – диде. –
Аталыгым хакына
Хаталыгын кичмәсәң,
Бишектә яткан баласы –
Кашык канын кич, – диде, –
Буында типкән кан калсын,
Баладан кулың тарт, – диде. –
Каныннан аның кайт! – диде.

Җантимер би әйткәндә
Туктамыштай олы хан
Аның телен алмады,
Сүзенә колак салмады.
Ачуы аннан каты иде,
Кичүе аннан кайт иде. [кайт – кайтыш, ким]
Котлыкайны тоттырды,
Кулына кыл җеп тактырды.
Сарай дигән каласы,
Сиксән күчә арасы,
Сары мәрмәр Алтын Таш,
Алтын Таштан Салкын Таш – [Салкын Таш – җәза мәйданы]
Салкын Ташка тарттырды.
Бер ягында аскылык,
Бер ягында чапкылык –
Чапкылыкка мендереп,
Чүң бүкәнгә чүктереп, [чүң – җәлпәк]
Айбалталы Дөрмән би
Анда башын чаптырды.

Җантимердәй атага
Хан колагын салмады.
Хан колагын салмаса,
Ул да карап калмады,
Ни кыласын аңлады,
Өенә карый юл алды.
Җантимернең алты угыл,
Алтынчы угыл – Кобогыл,
Алып килеп ул аны
Котлыкыя бинең өенә,
Салып куеп бишеккә,
Котлыкыя баласын
Киң кунычлы Җантимер,
Кунычына яшереп,
Үз өенә китерде.

Котлыкыя өенә
Анда Дөрмән би килде:
– Син дөньяда йөргәнче,
Хан боерыгы йөрсен, дип,
Хан боерыгы йөргәндә
Атаңа җиткән айбалта
Инде сиңа җитсен, дип,
Кыл муйныңнан үтсен, дип,
Кобогылга кул салды.
Анда килеп Чакмагыш
Чаңгырагын сындырып,
Чакма чагып үрт салды.

Хан боерыгы үтмәде,
Хан боерыгы үткәндә
Тәңредән узып китмәде –
Атага җиткән айбалта
Баласына җитмәде.
Балтасы чабып чапмады,
Кыл муйныннан үтмәде.
Ул үләсен бу үлде, –
Ханның әйткән сүзе үлде.
Берәү үлде, берәү калды –
Тәңре хөкеме бу иде.
Ул баланы Җантимер,
Итегемнән алдым дип,
Итегемнән алганда
Илсез-көнсез калдың дип,
Атын куйды Идегәй.

II
Идегәйнең Кобогыл исемендә үсеп, Туктамыш хан сараенда би булганы

Җантимернеңд алты угыл,
Алтынчы угыл – Кобогыл,
Кобогыл дип беленеп,
Үсә куйды Идегәй.
Бер яшендә бер икән,
Баскан җире шил икән [шил – батык]
Ике яшьтә ил булды,
Әйткән сүзе им булды.
Өч яшендә аталык
Остаздан китап башлатты.
Дүрт яшендә дан булды,
Фирасәте фаш булды; [фирасәт – үтә зирәклек]
Биш яшенә килгәндә
Җантимернең биш угыл –
Бишенә дә баш булды.
Алтысында ат менде,
Җидесендә җәя тартып,
Җиде тотам ук атты.
Сигез-тугыз булганда,
Сигез тукмак сындырып,
Туң тимергә кул орды,
Унга җитте – ул булды,
Ул ни дисә шул булды,
Чүлгә чыгып басканда
Чүл ярылып юл булды,
Тауга чыгып басканда
Тау сыгылып уй булды [уй – уелган, уйсу җир)]
Унберендә бер булды,
Уйпыксыз чичән ул булды. [уйпыксыз чичән – тел остасы]
Уникегә җиткәндә
Алпамыштай ир булды.

“Ир булган соң җир булыйм,
Иңсәм җиргә тисен, дип,
“Ил игелегем күрсен, дип,
Асыраган чал бабам –
Ул да игелегем күрсен”, дип,
Тауда ятты, тай бакты,
Кырда ятты, куй бакты,
Елкы бакты – кол булды, [кол – борынгыда “кул” – хезмәт иясе дигәнне дә аңлаткан
Өстендә ямар тун булды. [ямар – ямаулы?]
Башы белән баш булды,
Атагы белән дан булды,
Түрәсе белән фаш булды, [түрәсе – йоласы, хөкеме]
Ятимнәргә яр булды.
Идегәй андый ир булды:
Аты юкка – ат булды,
Чүлләгәнгә – су булды, [чүлләү – сусау]
Адашканга – юл булды;
Ялгызга ясак, [ясак – биредә кораллы төркем]
Җәяүгә – таяк ул булды.
Ундүртенә килгәндә
Ундүрт дауны бетереп
Түрәсен биргән ул булды.
Унбишенә килгәндә,
Туксан башлы Урданың
Туксан углы бер булып
Айдалага килгәндә [айдала – ачык, такыр дала]
Алар белән ант тотты.
“Көрәшеп берең мине екса,
Уныгыз миңа баш”, – диде.
Кушагын алып ту итеп [кушак – билбау; ту – байрак]
Анда мәйдан күтәрде.
Туксан башлы Урданың
Туксан углы җыелып
Идегәй белән көрәш тотканда,
Екса ега белмәде,
Чалса чала белмәде, –
Барын екты Идегәй;
Еккан береннән тун алып
Айдалага өйдерде.
Өеп салып Идегәй,
Өстенә менеп тайчанды. [тайчанды – биредә таянды]
– Туктамыш хан тәхетенә
Мин мендем! – дип яр салды.
Аннан әйтте Идегәй:
– Анау килгән ак атлы –
Ул Туктамыш хан булса,
Алдында баш имәгез,
Үзе сәлам бирмәсә,
Башлап сәлам бирмәгез.

Туктамыштай олы хан –
Акбүз аты астында,
Лачыны ияр кашында,
Җилә җитеп килгәндә
Анда күрде айдала.
Айдалада туксан бер бала.
Туксаны торыр яланбаш,
Ул туксанның эчендә
Чалкаеп утырыр бер бала.
Азамат ир Туктамыш [азамат – таза, озын буйлы, гаскәргә яраклы ир]
Килә җитеп килгәндә
Ул туксан бер тик торды,
Торып бер баш имәде,
Иңкәеп сәлам бирмәде.

Туктамыштай олы хан
Анда торып моны әйтте:
– Туксан бала – айдала,
Туксан булып, бүз бала, [бүз бала – үсмер егет]
Бүз балалык итә белмәдең –
Башлап сәлам бирмәдең.
Ханыгыз булган минме өлкән,
Әллә юкса сезме өлкән?!

Анда әйтте Идегәй:
– Башта булсаң син өлкән,
Аякта чыгар без өлкән. [аякта – азакта]
Әйтеп бирсәм ник өлкән –
Туксан башлы Урданың
Янымда туксан баласы,
Шушы туксан баланың
Яшен санап салсам мин,
Анда чыгар без өлкән.
Өлкәнне өлкән белмәгән,
Башлап сәлам бирмәгән
Ул да булса, ханиям,
Син икән, ай, син икән!

Азамат ир Туктамыш
Анда уңга әйләнде,
Анда сулга әйләнде,
Әйләнеп җавап тапмады.
Хан-сарайга кайтып килгәндә
Башыннан уе китмәде,
Урынында ятты-ятмады,
Өч көн күзен йоммады,
Өч көн йокы татмады.
Кыр башында айдала –
Айдалада утырып,
Туксан бала эчендә
Идегәй булды бер бала.
Башы белән баш булды,
Атагы белән дан булды,
Түрәсе белән фаш булды;
Ятимнәргә – яр булды,
Аты юкка – ат булды,
Адашканга – юл булды,
Карыны ачканга – тамак ул булды.
Айбалталы Дөрмән би –
Дөрмән улы Урман би –
Туксан бала эчендә
Каракчылык кылган би:
Балалар менгән таяк ат –
Аны урлап тотылды.
“Түрәсен моның бир”, – диеп,
Айдаланың туксан бала
Кулын килеп кушырды.
Урман бинең кашына
Тора килеп Идегәй,
Кулдан кылын тоттырды,
Кылдан кыл җеп тактырды,
Салкын ташка тарттырды,
Туксанның берен җәллад итеп,
Анда башын чаптырды.
Хәбәр илгә фаш булды.
Җәллад булган ул баланы
Айбалталы Дөрмән би
Кулын кулдан каерып,
Туктамыш ханга баш орды:
– Үзем булсам Дөрмән би,
Улым булып Урман би,
Урманымның башын чапкан
Шул баланың канын кайтием? [кайтием – кайсылай итим?]
Әй ханиям, түрәң бир!

Җәллад булган ул бала
Торды дагын аны әйтте:
– Кыр башында айдала,
Айдалада туксан бер бала.
Кобогыл безнең беребез,
Ул да булса башчыбыз,
Моның түрәсен ул биргән,
Аның аргысын мин белмәм.

Туктамыштай олы хан
Идегәйне алдырды:
– Әй Кобогыл, Кобогыл,
Яхшы атаның баласы –
Җантимернең углы идең;
Елкы бактың, куй бактың,
Айдалада ут яктың:
Айбалталы Дөрмән би,
Дөрмән углы Урман би,
Аның башын ник чаптың?

Анда әйтте Идегәй:
– Илеңдә йөргән каракчы
Өч ат урлап котылса,
Дүртенчедә тотылса,
Синең түрәң буенча
Дүртенчедә чабылса,
Дөрмән углы Урман би –
Ул да шулай тотылды,
Синең хөкемең буенча
Ул да шулай чабылды,
Аның аргысын мин белмәм.

Туктамыш торып анда әйтте:
– Әй Дөрмән би, Дөрмән би,
Шушы торган Кобогыл
Ни кылса да рас кылган,
Сүзем белән бер кылган,
Мин аңа түрә бирә алмам.
Айдалада утырып,
Ундүрт дауны бетергән,
Туксан бала эчендә
Бәйге тотып дан алган, [бәйге тоту – бәйгедә җиңү]
Туксанына баш булган,
Түрәсен биреп фаш булган,
Ул ни кылса рас кылган,
Кобогылдай баланың
Түрәсенә чыгалмам.

Кобогылга аны әйтте –
– Әй Кобогыл, Кобогыл,
Сараемда кал, – диде. –
Өстеңдәге иске тун –
Ул туныңны сал, – диде. –
Яурыннары каймалы, [яурын – иңбаш]
Төймә бавы тартмалы
Ал кара кеш тун бирим; [ал – затлы]
Бу тунымны ки, – диде. –
Чың-чың иткән чын йөгән
Чыңлатканда караган,
Токымы толпар яралган
Тимгел чуар ат бирим,
Ул чуарны мен, – диде. –
Күн давылбаз так, – диде, – [давылбаз – кош чакыру өчен күн барабан]
Җил карамый җил, – диде. –
Асыл шоңкар кош бирим,
Күл әйләнә чөй, – диде. –
Бер бите айдай балкыган,
Бер бите көндәй салкыган, [көн – кояш; салкыган – ?]
Болгардаен болкыган [болгар – кызыл күн; болкыган – ?]
Җофардаен аңкыган
Айтулы атлы ару кыз
Җаның сөйгән яр булса,
Туеңнан туең кылдырып,
Аны да сиңа бирием,
Куйныңа алып сөй, – диде. –
Кырымнан кыен дау килсә,
Түрәсен аның бир, – диде. –
Кырымнан калын яу килсә,
Кобогылым, аны кыр, – диде.

Анда әйтте Идегәй:
– Атың булса багамын,
Утың булса ягамын,
Мин яхшыга яхшымын,
Мин яманга яманмын,
Кул биргәннең колымын –
Хезмәтеңдә каламын.

Торып килеп Идегәй,
Хан ни бирсә, аны алды:
Ал кара кеш тун икән –
Кияренә аны алды;
Тимгел чуар ат икән –
Менәренә аны алды;
Күн давылбаз бар икән –
Төяренә аны алды;
Асыл шоңкар кош икән –
Чөяренә аны алды;
Бер бите айдай балкыган,
Бер бите көндәй салкыган,
Болгардаен болкыган,
Җофардаен аңкыган
Айтулы ару кыз икән –
Туеннан туен кылдырып,
Сөяренә аны алды.
Кырымнан кыен яу килсә,
Дауны кырды Идегәй;
Кырымнан калын яу килсә,
Яуны кырды Идегәй.

Туктамыштай олы хан
Идегәйнең көнендә
Яу белән даудан котылды.
Сарай дигән калада
Дүрт дәрваза бар икән,
Икәве бикле булганда,
Икәвен ачык куйдырды.
Береннән килгән кәрваны
Береннән чыгып бетә алмый,
Боҗрасы бөтен алкадай
Боралып килгән мал булды.
Туктамыштай олы хан,
Идегәй ирнең көнендә
Ил казнасы бай булды,
Биләгәне кол булды,
Әйдәгәне мал булды;
Җәеп салса көмешен –
Җәйрәп яткан күл булды;
Өеп салса алтынын –
Әлдермештәй тау булды.
Ашаган казы – ял булды, [ял (муен) ите генә ашады]
Эчкәне сары бал булды.
Әмма Идегәй үзе кем? –
Анысын белмәс хан булды.

Кадыйрбирде – яшь солтан,
Туктамыштай хан улы,
Ул биләүдән чыкканда
Хан ханәше Йәникә [ханәш – ханбикә]
Анда игезәк кыз тапты.
Ул кызларны тапканда,
Туктамыштай олы хан
Аналыклар алдырып, [аналык – тәрбияче өлкән хатын]
Сан-сөяген бактырды.
Хан казнаны ачтырды,
Көрәкләп тәңкә чәчтерде.
Ханнан ханны җыйдырды,
Бидән бине җыйдырды,
Ту бияләр суйдырды, [ту бия – җигелми йөргән, колынламган бия]
Утыз көн уен кылдырды,
Кырык көн туен кылдырды;
Олы кызы айга тиң –
Атын куеп Ханәкә,
Кече кызы көнгә тиң –
Атын куеп Көнәкә,
Күңелен анда тындырды.
Туктамыштай олы хан
Куйдан куен суйганда,
Туйдан туен кылганда,
Идегәйнең алганы,
Кагып түшәк салганы –
Айтулы ару кыз икән,
Аның да җитеп ай-көне,
Ай ярлыкаеп көн тулды, [ярлыкаеп – ?]
Ат башыдай ул тулды.
Ул туганда Идегәй,
Аталыклар алдырып,
Сан сөяген бактырды.
Алтыннан чөмәк уйдырды, [бишек астына куелган кран]
Көмештән төбәк койдырды, [төбәк – бишекнең төбе]
Кыр кураен семәк иттерде; [семәк – очлы чыгынты]
Кыр курае каты булыр дип,
Алтыннан семәк кылдырды.
Ту бияләр суйдырды,
Туктамышның сансыз кол –
Барын, югын җыйдырды,
Ялгызыма алкыш тисен дип,
Өлкән бер туй кылдырды,
Хан кашында туды дип,
Атын Норадын куйдырды.
Ул туганда Идегәй
Кам йөргесенә будырды [кам – кама, йөрге – биләүсә]
Кам йөргесе каты булыр дип,
Сусарына биләтте.
Күкрәге яулы үссен дип,
Качкан яуны кудырды,
Яуда явыр булсын дип, [явыр – яугир]
Яуны бергә кыдырды. [кыдыру – эзләү, эзәрләү]
Күңелен шунда тындырды.

III
Туктамыш ханның Идегәйдән шикләнеп, аны эзәрләгәне

Хан ханәше Йәникә
Бер көн ханга моны әйтте:
– Карачы, ханым, карачы! –
Тауда ятып тай баккан,
Кырда ятып куй баккан,
Елкычыдан би булган,
Түрәң булган Кобогыл
Ни кылганны карачы:
Карачылар эчендә [карачы – югары катлам түрә, диван әгъзасы]
Булгандаен карачы!
Кадыйрбирде хан углы,
Ул тугандай туй кылып,
Хан углына углын тиң куеп;
Ханәкә белән Көнәкә
Кыз тугандай сый кылып,
Хан сыена тиң кылып,
Хан казнаңны ачтырып,
Сан-сөяген бактырып,
Туй кылганын карачы!
Чыңгыздан калган кара ту, [ту – байрак]
Кара туны кулга алып,
Яу кырганын карачы.
Хан-түрәдәй утырып,
Дау кылганын карачы!
Кыл якалы кырык нөгәр
Кылдай булып тартылып
Хансарайга килгәндә,
Кыл-кыл чәчен үстергән
Кыл түбәле Кобогыл –
Ул килгәнен карачы!

Хан сарае ак ишек
Иртә булса ачылып,
Туктамыш хан килгәндә,
Ал тәхеткә менгәндә,
Ал тәхетнең аркасы
Алтын егач тутый кош [егач – җимеш агачы]
Сайрап телгә килгәндә,
Кыл якалы кырык нөгәр
Кылдай булып тартылып
Сәлам биреп килгәндә,
Хан тәхетендә утырып,
Ул сәламне алганда,
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Идегәй килеп кергәндә,
Туктамыштай олы хан,
Үзе дә үзе сизмәстән,
Калкып та калкып торыр икән
урыныннан, ай.

Сынап торган Йәникә
Туктамышка моны әйтте:
– Тауда ятып куй баккан,
Елкычыдан би булган,
Түрәң булган Кобогыл
Өрәңгедән каты икән;
Килбәте синнән киң икән,
Коты синнән котлы икән.
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Кобогыл килеп кергәндә,
Хан башыңны кол итеп,
Калкып та калкып тордың
урыныңнан, ай!
Азамат ир Туктамыш
Ханәшенә үпкәләп әйтте дир:
– Ян йөрәкне яндырып
Ялганлама син, ханәш,
Сум йөрәкне сулкытып,
Сумгыллама син, ханәш! [сумгыллау – көязләнү]
Тауда ятып тай баккан,
Түрәм булган Кобогыл
Өрәңгедән каты булалмас!
Кыл-кыл чәчен үстергән
Кыл түбәле Кобогыл
Өрәңгедән каты булганда,
Булганда, ай булганда
Өрәңге миннән каты булалмас!
Килбәте миннән киң булмас!
Килбәте киң булганда
Коты миннән котлы булалмас!
Чыңгыздан булган затыма
Кол Кобогыл тиңәлмәс!
Ул килгәндә мин торсам,
Туктамыш хан мин булмам!

Хан сарае ак ишек
Иртә булгач ачылып,
Туктамыш хан ингәндә,
Ал тәхеткә менгәндә,
Ал тәхетнең аркасы
Алтын егач тутый кош
Сайрап телгә килгәндә,
Хан ханәше Йәникә
Хан уңыннан утырып,
Итәген аның энәләп,
Ал тәхеткә чәнечте.
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Идегәй килеп кергәндә,
Туктамыштай олы хан,
Үзе дә үзе сизмәстән,
Калкып тай калкып торганда,
Энәләп куйган итәге
Инеченнән тартылып,
Энә шартлап сынганда,
Азамат ир Туктамыш
Үз гаебен аңлады,
Күңеле боздай бузарды, [бузару – ?]
Күзе курдай кызарды,
Борлыгып карар тапмады; [борлыгып – борчылып]
Урынында ятты-ятмады,
Өч көн күзен йоммады,
Өч көн йокы татмады.

Йәникә ханәш анда әйтте:
– Борлыкмагыл, Туктамыш,
Боекмагыл, ханиям!
Елкычыдан би булган
Кобогылның өрәге [өрәк – биредә кот, рух]
Өрәгеңнән өстен булганда,
Аны түбән кылаек!
Коты синнән котлы булганда
Аны да котсыз кылаек;
Кобогыл янә килгәндә
Сусынга бал куяек,
Сусын-балның эченә
Агу-зәһәр кояек.
Ул яу микән, ил микән – [дошман микән, дус микән]
Аны шунда сынаек!
Яу булганда Кобогыл,
Балны эчеп-эчмәстән,
Пычагын алып кынаптан [кынап – кын]
Безе белән бер болгар; [агуны пычак тимере үзенә суыра дигән ышану булган (озак тотканда, мышьякны чыннан да суырып ала)]
Ил булганда Кобогыл
Балны эчеп-эчмәстән,
Пычагын алып кынаптан
Сабы белән бер болгар.
Аның күңелен сынаек,
Борлыкмагыл, Туктамыш,
Боекмагыл, хан! – диде.

Хан сарае ак ишек,
Бер ишектә Аңгысын,
Бер ишектә Тыңгысын –
Ике торган шыгавыл, [шыгавыл – ишек сакчысы]
Туктамыш хан колы иде.
Ханның колы булганда
Идегәйнең кулы иде.
Хансарайда ни барын
Алар аша Идегәй
Белеп торган көне иде.
Хан сарае ак ишек,
Туктамыш хан ингәндә,
Ал тәхеткә менгәндә,
Кырык беренче ир булып,
Ялгызына сан булып,
Идегәй килеп кергәндә,
Ханга сәлам биргәндә,
Ирнәве юка сараяк, [сараяк – сары аяк, сары кәсә]
Сараякның эчендә
Агулап салган сары бал –
Азамат ир Туктамыш
Идегәйгә биргәндә,
Ишектәге Аңгысын
Тыңгысынга аңдырып [аңдырып – кисәтеп]
Башын кылдай игәндә,
Идегәй аны сизгәндә
Билендәге пычагын
Суырып алды кынаптан.
– Алмас пычак сабы алтын,
Кайрылмагай, майрылсын,
Агуы булса бу балның,
Агуын суырып алсын! – дип,
Пычагын балга батырды,
Безе белән дүрт кисте,
Бер болгады, бер эчте,
Аннан әйтте ханәшкә:
– Иләмле икән иләгең, [иләмле – матур, ямьле]
Куксымый микән чиләгең?.. [куксымый – исләнми]

Аны әйтеп Идегәй,
Хансарайдан борылды.
Идегәй алай киткәндә,
Хан ханәше Йәникә
Якасын ертып аһ итеп,
Ал тәхеткә егылды.
Аннан әйтте Йәникә:
– Аңлаган булсаң, ханиям,
Кобогылның кылганы –
Сине, мине хурлавы.
Пычагын алып кынаптан,
Безе белән болгавы –
Ил түгел, яу булганы.
Дүрт кисәккә бүлгәне –
“Идел, Җаек суларны,
Иртеш белән Чулманны,
Дүрт дәрьялы йортыңны
Дүрт бүләрмен”, – дигәне;
Уртасыннан болгавы –
“Сарай белән Болгарны
Бер болгармын”, – дигәне;
Иләк, чиләк дигәне –
Олы кызың Ханәкә,
Кече кызың Көнәкә –
Берәвен тиңләп иләккә,
Берәвен тиңләп чиләккә,
“Берәвен углым тиң күрсә,
Аңа да аңа сакла”, –
дигәне, ай!

Ханәш аны әйткәндә
Азамат ир Туктамыш
Йәникәгә аны әйтте:
– Ян йөрәкне яндырып,
Ялганлама син, ханәш,
Сум йөрәкне сулкытып,
Сумгыллама син, ханәш!
Яхшы ата Җантимер
Җандай күргән ир иде,
Яу да түгел – ил иде,
Аннан туган Кобогыл –
Ул да миңа яу булмас,
Дау бетереп, яу кырган
Кобогыл миңа дау булмас.
Өрәге миннән каты булса да,
Кобогыл миңа үч булмас,
Синең дигән һич булмас,
Һич булмас, ай, һич булмас!

Йәникә ханәш анда әйтте:
– Яхшы атаның баласы –
Җантимердән туган Кобогыл,
Ул сиңа яу булмаса,
Ул сиңа үч булмаса,
Мин дигән һич булмаса,
Тугыз ирең чакырткыл,
Җырауларың алдыргыл [җырау – җырчы]
Сынчыларың сынаткыл,
Анда мәлем кылдыргыл, [мәлем – мәгълүм]
Кобогыл дигән кем икән,
Кем икән, әй, кем икән?

Туктамыштай олы хан
Аптырады, әйләнде,
Әйләнеп киңәш тапмады, –
Тугыз ирен чакыртты.
Берәвен өйгә ингезеп,
Туктамыш хан анда әйтте:
– Иңсәңә суксам – иңкәймәс,
Искемне бирсәм – иләмәс, [иске киемне дә кадерсез кимәс]
Исәнтәй улы Ходайбирде батырым,
Син бер кереп тулгачы! – дип иде. [тулгау – тезмәләп, көйләп әйтү]
Иңкәеп өйгә кергәчтен,
Кул кушырып торгачтын,
Тора биреп тулгады,
Әйтеп иде бер сүзне,
Аның бу сүзе якмады, [йогышмады, ошамады]
Күңеленә ятмады,
Аны: – Өйдән чык, – диде.

– Карт бүредәй кашкарган, [кашкарган – чалланган]
Кап-караңгы төннәрдә
Сансыз кулны башкарган, [кул – гаскәрнең бер канаты]
Көн дә сөңге сындырган,
Сөңгесенә кеше мендергән,
Ир күңелен тындырган,
Алмаган яу куймаган,
Эчсә канга туймаган,
Илгә аз да яуга күп –
Акбалтыр углы Уагым,
Монҗыр углы Чуагым,
Икәвең кереп тулгачы! – дип иде,
Икәве килеп кергәчтен,
Кул кушырып торгачтын,
Тулгап-тулгап салды иде,
Болар сүзе якмады,
Күңеленә ятмады,
– Икең дә өйдән чык! – диде.

– Күчкәндә күчең әйләнгән [күч – күчмәләрнең урыннан-урынга күчүе]
Исфаһан кылыч бәйләгән,
Яу карасын күргәндә
Явар көндәй турланган, [турланган – ?]
Китәр коштай сайланган,
Ярашык аттай ярсынган, [ярашык – чабышка алдан күнектереп куелган]
Аргымак аттай типсенгән
Аргыннарның башы идең, [аргын – ?]
Кара Куҗа батырым,
Син бер кереп тулгачы! – дип иде,
Иңкәеп өйгә кергәчтен,
Кул кушырып торгачтын,
Ул да тулгап салды иде,
Аның да сүзе якмады,
Күңеленә ятмады,
Аны: – Өйдән чык! – диде.

Туктамыштай олы хан
Аптырады, йөдәде,
Як-ягына карады:
– Бу җыенның эчендә
Кемнәр бар да кемнәр юк.
Аптыраган көнемдә
Тулгамага кеше юк!

Нугай иде – авыр йорт
Аптырауда әйләнде,
Әйләнеп киңәш тапмады,
Һичбер адәм базалмый,
Хан кашына килә алмый,
Ханга җавап бирә алмый,
– Тәкъсирлебез падиша, [тәкъсирле – зур дәрәҗәле]
Без белмибез, – ди торды.
Туктамыштай олы хан
Тугача бине чакырды:
– Караңгыда юл тапкан,
Хөфия җирдә сүз тапкан, [хөфия – яшерен]
Яурының киң какбактай, [какбак – капка, капкач]
Айларың өлкән тукмактай, [айлар – чигә чәчләре]
Кулыңда саз уйнаган,
Телеңдә сүз уйнаган,
Аңраучым да минем маңраучым, [??]
Яхшы көндә җырлаучым,
Яман көндә бузлаучым, [бузлау – елау]
Туктар улы Тугача,
Син туглачы! – дип иде,
Иңкәеп өйгә кергәчтен,
Кул кушырып торгачтын,
Тулгай биреп аны әйтте:
– Әй ханиям, ханиям!
Син дә белмәс эш икән,
Мин дә белмәс эш икән;
Тугыз батыр агасы
Кыпчак биең бер булыр,
Белсә белер Кыпчак би,
Миннән килмәс эш икән.

Туктамыштай олы хан
Кыпчак бине өндәде:
– Куш-куш пычак асынган
Кушалыклап утау тектергән, [кушалыклап – куш итеп; утау – тирмә]
Карагай буе ат менгән,
Мең чүкечле тимер тун [тимер тун – көбә, панцирь]
Билен бишкә тарттырган,
Күгән салып каптырган,
Сиксән сөям сөңгене
Селтәмәстән кулга алган.
Әдәм телен алмаган,
Үз раесы булмаса, [раесы – уе]
Асу җиргә бармаган, [асу – билгесез, ят]
Мөйтәннән туган Кыпчак би,
Син бер кереп тулгачы! – дип иде,
Мөйтәннә туган Кыпчак би
Иңкәеп өйгә кергәчтен,
Кул кушырып, тез бөгеп,
Тез астына бүрек салып,
Уң кулына бал алып,
Тулгамага килеп иде,
Кәмалның улы Киң Җанбай,
Кыпчактаен батырны
Кире тартып ым итеп,
Изү кагып утыртты.

Туктамыштай олы хан
Киң Җанбайга анда әйтте:
Садагын кырык нарга тарттырган [садак – ук савыты; нар – бер өркәчле дөя]
Солтанатын Улда белән
Вылдадан арттырган [Улда, Вылда (Вилдан) – оҗмахта хезмәт күрсәтүче]
Хан алдында ат тоткан,
Тамагына алты хат тыккан – [?]
Кәмалның улы Киң Җанбай,
Киңәшең артык би Җанбай.
Киңәшемнең соңы син,
Киң сабамның куры син;
Кыпчактаен иремне
Кире тартып утырттың,
Кобогылның асылын
Син тулгачы, – дип иде,
Анда әйтте Киң Җанбай:
– Әй, ханиям, ханиям!
Син дә белмәс эш икән,
Мин дә белмәс эш икән,
Нугай иле тапмастай
Бу бер авыр төш икән.
Алты суның буенда,
Камадай башы кашкарган,
Кондыздай төсе саргайган,
Азаулар теше бушаган,
Чүбин аяк ат менгән, [җеназасын алып китәсе калган]
Яшьлегендә ир булган,
Судай булат бәйләгән,
Арыслан, каплан аулаган,
Җитмеш җиде ил гизгән,
Йөз туксан биш яшәгән,
Сусар бүрекле, суп тунлы, [суп – ?]
Субра дигән җырау бар.
Кобогылның асылын
Ул белмәсә, кем белер? –
Аны әйтеп Киң Җанбай,
Тәгъзим итеп туктады. [тәгъзим итеп – олылау белән]

Кәмалның улы Киң Җанбай,
Ханга моны дигәндә,
– Җырау хәзер булсын! – дип,
Хан боерыгын биргәндә,
Хан чабары Байморат
Сыйпап соры бүрек киеп,
Билен тартып бер буды,
Кыл койрыгын чарт төеп [чарт – ?]
Чапкын атка бер менде
Юрта-чаба бер җилде,
Алты суның буена
Алты көндә бер җитте.
Сыпыра сынлы җырауга [Сыпыра – шул ук Субра. Сабрау дигән варианты да бар]
Хан боерыгын белдерде.

Алты суның буенда
Йөз туксан биш яшәгән,
Азаулары какшаган,
Мөчәләре йомшаган, [мөчә – әгъза]
Чокчытлары бушаган, [чокчыт – яңак сөяге]
Төшәр дә торган яңагын
Ак ефәк тартып бәйләгән
Сыпыра сынлы суп җырау –
Атка менәр хәле юк, –
Җырауны алып китә алмый,
Кире кайтты Байморат.
Кәмалның улы Киң Җанбай,
Киңәше өлкән ир Җанбай
Туктамышка аны әйтте:
– Әй ханиям, ханиям!
Сыпыра сынлы суп җырау
Сыбай менеп килмәстер, [сыбай менеп – ат менеп]
Менсә дә килә белмәстер.
Алтынлы көймә җиктергел,
Арышка сият тактыргыл, [арыш – тәртә; сият – бизәк әйберләре]
Арбага гөлләр түктергел,
Алты кара ат җиктергел,
Күп түшәкләр түшәткел,
Мамык ястыклар ясаткыл,
Ике яхшы нөгәрең уртырткыл,
Килмәс булгаймы икән, әй,
Килмәс булгаймы икән, әй?!

Туктамыш хан боерды,
Алты кара ат тоттырды,
Алтын көймәсенә җиктерде,
Арышка сият тактырды,
Арбага гөлләр түктерде,
Күп түшәкләр түшәтте,
Мамык ястыклар ясатты,
Ике нөгәрен утыртты,
Суп җырауга җилдертте.
Анда барып җиткәндә
Әйтеп инде бер нөгәр:
– Суп аяклы, суп бүрекле
Сыпыра сынлы суп җырау,
Тимердән азау тешең төшкән,
Йөз туксан биш яшең җиткән,
Күпне белгән, күпне күргән,
Кадерләүгә ия карт,
Безне сиңа хан җибәрде,
Кадерләүгә ия карт!
Ханым түрәм Туктамыш
Өенә сине чакырды.
Кунак булсаң ни булган?
Ханым белмәгән эштән
Хәбәр бирсәң ни булган?

Анда Субра җырауны
Биленә пута будырып,
Яңакларын бәйләтеп,
Азауларын чиратылган
Чи ефәк белән чорматып,
Алтынлы көймәгә менгезеп,
Култыгына җизле таяк сөятеп,
Кулына алмас кундырып, [алмас – ?]
Күзенә сөмбел сөрттереп,
Үтрек – ялган димәскә
Иман шәһадәтен искәртеп,
Ханга алып киттеләр.

IV
Туктамыш ханның Субраны тулгатып, Идегәйне сынаганы

Сыпыра сынлы суп җырау,
Алып бер җитеп килгәчтен,
Иңкәеп өйгә кергәчтен,
Туктамыштай олы хан
Ике утырды, бер торды,
Эчке баштан юл бирде,
Анда өлкән туй ясап,
Күк түбәдәй түбәгә
Ак чатырлар кордырып,
Түрә-картын җыйдырып,
Хан-хәзрәт ала күзен
Як-ягына каратты.
Ирдән ирен җыйдырды,
Бидән биен җыйдырды.
Кобогылны сыныем дип,
Дәрәҗәгә чигием дип,
Анда хәбәр кылдырды.
Чапчагы белән сары бал, [чапчак – кисмәк]
Аны да кулдан күтәртеп,
Ак утауга китертеп, [утау – ашау урыны?]
Идегәйне аякчыга куйдырды. [аякчы – кәсә өләшүче]
Сары баллар салдырып,
Субрадаен җырауга
Өч тустаган бал бирде.
Балны җитеп алгачтын,
Алып бер аны салгачтын,
Чала бурлы булгачтын, [чала бурлы – ак белән кызыл катыш]
Субра җырау анда әйтте:
– Тим-тим Чуар, Тим Чуар, [Тим Чуар – Идегәйнең аты]
Чабылган аттан тир чыгар.
Ак мамыктан бүз чыгар; [бүз – бәз, ак тукыма]
Акыллы ирдән сүз чыгар;
Йөз туксан биш яшәгән,
Җаны-сөяге какшаган,
Азауларын тездереп,
Ак ефәккә бәйләгән
Бер алҗыган картыңмын! –
Миндәй ирдән ни чыгар?
Ни чыгар, ай, ни чыгар!
Әйтер идем, телем килмәс,
Әйтмәс идем, күңел тынмас;
Коры үләндә дым булмас,
Коры сөяктә май булмас,
Акыл кайткан картларда
Хан тыңлардай сүз булмас,
Хан тотса да халык тотмас,
Халык тотса да хан тотмас;
Халык белән хан бозылышса,
Арадан үтәр юл булмас.
Янәдән әйтеп ни әйтим:
Ни бер җайман авыз карт икән дирләр, әй!
Ни белсә шуны әйтә икән дирләр, әй!
Тәстә-тәстә бал бирче! [тәстә – ?]
Сирпелдерми алып килче!

Бал бөйрәккә төшкәндә, [бөйрәк – бөер]
Бал белән бөйрәк пешкәндә,
Күңрәнә биреп әйтием: [Күңрәнә биреп – тонык тавыш белән көйләп]
Менмәгә бирсәң җәбә бир – [җәбә – ябага, яшь ат]
Тибенгедән тир чыкмас; [тибенге – тир үтмәсен өчен ияр астына салына торган күн]
Чөймәгә бирсәң карчыга бир –
Канҗагаңны буш итмәс; [канҗага – иярнең арт ягындагы күн капчык]
Кимәгә бирсәң кара бир –
Эче тузмый тышы уңмас;
Сөймәгә бирсәң сылу бир –
Ак сарайга сөйкәнеп
Елый калса, кем алмас?
Җикмәгә бирсәң атан бир – [атан – печкән дөя]
Арышы сынмый мыгаймас [арыш – тәртә, мыгаю – сыгылу, хәлдән таю]
Саумага бирсәң кысрак бир – [кысрак – кысыр бия]
Кукрайга тигән суыкка тими суалмас. [кукрай – үләнгә бай җир; суалмас – сөте кимемәс]

Җырау балны эчкәндә,
Бал бөйрәккә төшкәндә
Туктамышка янә әйтте:
– Иделдә булды илле хан,
Җаекта булды ялгыз хан,
Ире ханның уагы, [эре ханның вагы]
Уак ханның иресе –
Карт бабаң да хан иде,
Алымы синнән аз иде,
Биреме синнән күп иде.
Тулга да тулга дисез,
Җырла да җырла дисез,
Ни җырлаек сезләргә?
Ни бирерсез безләргә?

Туктамыш хан анда әйтте:
– Ал кара кеш тун бирим мин сиңа,
Сайлап алып кияр булсаң, җыраучым,
Кыңгыраулы күк карчыга бирием,
Күл кыдырып чөяр булсаң, җыраучым!
Алпан да тилпән йөгертеп,
Адымын җиргә куыртып,
Аргымак ат бирием,
Камчы тартмый менәр булсаң, җыраучым.
Ханәкәдән артык ару бар,
Көнәкәдән артык сылу бар,
Аны да алып бирием,
Уң җиреңә ултыртып,
Аркасыннан сөяр булсаң, җыраучым!
Аякчым булып утырган
Анау да торган Кобогыл,
Аның да нинди ир икәнен
Әйтеп тә бирер булсаң, җыраучым!
Азамат ир Туктамыш
Субрадаен җырауның
Иңсәсенә кара самур тун бирде, [самур – кондызның бер төре]
Үз кулыннан бер сараяк бал бирде.
Сыпыра сынлы суп җырау
Сараякны алгачтын,
Аны авызына алмастан,
Идегәй белән Җанбайны
Кашына ымлап алдырып,
Киң Җанбайның йөзенә
Сорау биреп аны әйтте:
– Бездән борын заманда
Тунику атлы хан үтте,
Яу булганга – яу булды,
Ил булганга – ил булды.
Олы ханның уагы,
Уак ханның олысы
Туникуга баш иде.
Тунику күктән ашканда, [Кытай патшасы дәрәҗәсен алганда?]
Кытай йортын басканда
Аның олы вәзире –
Тат торыны Колатай, [торын – онык?]
Далада табып бер бала,
Тарун булып үстерде. [тарун – үги ата]
Югалчы бала ир булды, [югалчы бала – өйсез, урам баласы]
Озак үтми яу булды; [яу белән килде]
Тат торынын кузгатып,
Туникуны каулады.
Туникуның тәхетенә
Колатайны хан итте.
Хан булган соң Колатай,
Югалчы үскән баланың
Кырсак башын чаптырып,
Туникуны кайтарды.
Сорау бирәм, олы би
Кайсы дөрес эшләде?

Кәмалның улы Киң Җанбай
Җавап биреп аны әйтте:
– Ак калада уйга бай
Йорт агасы Субратай,
Йөз туксан биш яшәдең,
Күпне күреп байкадың,
Күпне белеп сөйләдең,
Синнән кала мин байгыш,
Әйтеп-әйтеп ни әйтим?
Азамат ир Колатай
Яман юлга басмады,
Хан булган соң сарайда
Югалчыны үтереп,
Тунику данын саклады.

Сыпра сынлы Субра
Идегәйгә карап анда әйтте:
– Як түбәгә баш егет,
Яшең утызга җитмәен
Тугыз йортка дан булдың;
Азамат ир Кобогыл!
Төпчек атаң белмимен, [төп атаңны белмимен]
Өч азамат әңгәмәсен
Байкап күрсәң ни булгай?

Анда әйтте Идегәй:
– Ак калада уйга бай
Йорт агасы Субратай.
Йөз туксан биш яшәдең,
Азау тешең ашадың,
Күпне күреп байкадың.
Югалчы үскән батырның
Аты иде Тимертау,
Аның атын әйтмәдең,
Йорттан аны яшердең,
Убалын кая куярсың? [убал – язык]
Өнәндә булды сигез хан,
Олы ханның уагы,
Уак ханның олысы
Туникуга баш иде,
Тунику күккә ашкан соң,
Кытай йортын баскан соң
Үзен күккә ашырган
Йортына кыңгыр карады,
Йорты фәрван булмады; [фәрван – мул, иркен]
Көчлесе кол биләде,
Көчсезе зар иңрәде,
Күккә ашкан Тунику
Йортына күзен салмады;
Югалчы үскән Тимертау
Йортның зарын аңлады;
Юл тапмаен адашкан
Чалпы йортка юл булды. [чалпы – ялпы, масса]
Чалпы йортны кузгатып,
Туникуны каулады,
Йортка күзен салмаган
Туникуны каулаучы
Тимертау дөрес эшләде;
Йортның уен байкамый,
Тимертау сүзен тыңламый,
Сын битләгән сорандай [төсен алыштырган хамелеондай]
Мылҗырап йөргән Колатай,
Тимертау башын чаптырып,
Убал – ялгыш эшләде,
Минем белгәнем шул, – диде.

Җавап сүзен алгачтын,
Сынап бер карап торгачтын,
Өлкән җырау Субра
Идегәйне җөпләп анда әйтте:
– Яшь җелектә май була,
Акылы уйга бай була:
Җелегеңә май тулган,
Акылың уйга бай булган.

Аны әйтеп Субра,
Сары балны күтәреп,
Идегәй белән Җанбайга
Тулгай биреп янә әйтте:
– И сары бал, сары бал,
Сары балны кем эчәр?
Икең бергә килгәндә
Кайсыгыз батыр ир булса,
Алып та алып шул эчәр!

Субра алай дигәндә,
Җанбай уйга килгәндә
Идегәй алып аны эчте.
Субра җырау анда әйтте:
– Афәрин, батыр икәнсең!
Ханга дуслык иткәндә
Дуслыгың ничек итәрсең?
Ханга хаслык иткәндә [хаслык – дошманлык]
Хаслыгың ничек итәрсең?

Идегәй торып анда әйтте:
– Ханга дуслык иткәндә
Чыгып кала бозармын,
Казнадан казна китереп,
Ханның күңелен табармын.
Ханга хаслык иткәндә
Арсаеп атка менәрмен, [арсаеп –ярсынып]
Карчыга булып очармын,
Ханны куып басармын,
Башын канҗагама асармын;
Бүленгән куйдай итәрмен,
Бүректәй киеп китәрмен,
Казнасын алып илгә,
Ханлыкны лаек бигә бирермен,
Мин дигәнне кылырмын,
Дигәнемне кылмасам,
Атамның харам улы булыем!

Сыпыра сынлы суп җырау
Идегәй белән Җанбайны
Икесен бер сынап күргәчтен,
Туктамыш ханга аны әйтте:
– Әй ханиям, ханиям,
Әйт дисең дә куймыйсың,
Әйтмәгә авызым бармыйдыр.
Бармаса да әйтием:
Кара лачын, Бүз тойгын –
Икесе ике ояның кошы икән,
Остазларыңа тоттырып,
Икәүне бер тургачка кундырдың.
Кашыңда торган ике ир:
Берәве аның олы угыл,
Маңлае чыкык, гүзәл булыр, [чыкык – чыгынкы]
Батыр булыр шул угыл;
Янтая биреп утырган,
Җанбай аты аталган,
Ирне салкык күренә – [салкык – салынкы]
Җанбаз булыр шул угыл. [җанбаз –?]
Кәмалның улы киң Җанбай,
Сүзгә чичән ир Җанбай
Киңәш бирер картларга,
Яуга чыгар атларга,
Бездән дәүран үткәндә,
Сезгә дәүран җиткәндә
Та кем калды ханнарга!.. [та – шул вакытта]

Аргы угыл да бирге угыл,
Шул читтәге шул угыл –
Кош борынлы Кобогыл,
Бүре пычым шул угыл, [пычым – ?]
Балтыры юан, кулы үнән, [үнән – ?]
Җай татарга охшый шул угыл;
Ирене юка күренә –
Чичән икән Кобогыл,
Яурыны яссы, муйны озын,
Җәя тартмага кулы озын –
Мәргән икән Кобогыл;
Бармагы җиздәй маешкан – [маешкан – борылган]
Чибәр икән Кобогыл;
Чәче айдай балкыган –
Асыл икән Кобогыл;
Бите нурдай түгелгән – [түгелгән – җәелгән?]
Түрә булыр Кобогыл...

Сыпыра сынлы суп җырау
Тора биреп тулгайдыр,
Тулгай биреп сарныйдыр! [сарныйдыр – ?]
Сарныйдыр да җырлыйдыр.
Бал бөйрәккә төшкәндә,
Бал белән бөйрәк пешкәндә,
Субра аны җырлыйдыр:
– Мин картыңмын, картыңмын,
Күпне күргән картыңмын.
Ни күрмәгән картыңмын?
Башлык та башлык Башлык хан –
Аны күргән картыңмын;
Аннан соңгы Абыл хан –
Аны күргән картыңмын;
Аннан соңгы Кара хан –
Аны күргән картыңмын;
Олы бабаң Томавыл –
Аны да күргән картыңмын;
Унике тотам ук тарткан,
Тартканында өзә аткан
Аннары соңгы ир – Чыңгыз –
Мин аны күргән картыңмын!
Юклаусыз үткән Яучы хан – [юклаусыз – траурсыз]
Аны күргән картыңмын;
Бәянду хан, Саен хан –
Аны күргән картыңмын;
Саен ханнар киткәндә
Аннан калган картыңмын;
Тартып булат бәйләгән
Бура солтан Бәрки хан –
Аннан калган картыңмын;
Өзәңгесе өзмә алтын,
Бер өзмәсе мең алтын,
Үзбәк дигән хан үткән –
Аны күргән картыңмын;
Тибенгесе тезмә алтын,
Тыныйбәк дигән хан үткән –
Аны да күргән картыңмын;
Аргымак бавы сум алтын
Асылбәк дигән хан үткән –
Аны мин күргән картыңмын;
Ябынчасы җәймә алтын,
Баш шайманы чын алтын, [шайман – көбә кием]
Манарасы кырык колач
Җанбәк дигән хан үткән –
Аны мин күргән картыңмын;
Бирдебәк тә хан булган,
Биреме синнән күп булган –
Аны күргән картыңмын;
Олы ханнан тугыз хан,
Кече ханнан утыз хан,
Ыгына кергән картыңмын. [ыгына кергән – ышыгына кергән, буйсынган]
Карт бабагыз Туктага,
Аның углы Туйгужа –
Аны күргән картыңмын.
Әй Туктамыш, Туктамыш,
Тик төнә көн син үзең [төнә көн – кичәгенәк]
Яланаяк, яланбаш
Йөреп торган бала идең,
Бүген син дә хан булдың –
Сине дә күрә торамын.
Үтерә икәнең беләмен,
Үтерсәң җуяр нием бар?
Ахирәт өйгә барырмын,
Янә өйгә керермен...
Әҗәл туры килмәсә,
Азраел корык салмаса, [Азраел – Газраил; корык – элмәк тагылган колга]
Әле дә булса, Туктамыш,
Синнән калыр картыңмын!
Янә торып янә әйтсәм:
Өнәндә үтте ун батыр,
Ун батырдан иң батыр
Санае күк соландай, [санай – җәянең бер төре; солан – салават күпере]
Тартып атса санаен
Күктә йолдыз югалткан,
Күк батыр дип аталган –
Аны күргән картыңмын.
Энҗү белән Бәнҗүдә [Энҗү – Аму-Дәрья, Бәнҗү – Сыр-Дәрья]
Борын үтте биш батыр,
Биш батырдан иң батыр –
Гөрзисе иде биш батман, [батман – ун кадак, дүрт пот, ун пот (төрле җирдә төрлечә)]
Кылычы иде йөз тотам,
Сукса тауны җимерде,
Чапса яуны юк итте,
Таубатыр дип дан алды –
Аны күргән картыңмын.
Җаек белән Иделдә
Борын үтте дүрт батыр;
Дүрт батырдан иң батыр,
Кулындагы калканы
Аның иде өч батман,
Иңендәге тимер көбә
Аның иде дүрт батман.
Гавер аткан утчагыр [гавер – кяфер; утчагыр – туп]
Күкрәгенә батмаган,
“Утчагыр алмас” батыр дип,
Даны йортка таралган –
Аны күргән картыңмын.
Күп батырны мин күрдем,
Күп батырны мин белдем,
Яшем йөз туксанга килгәндә,
Чыкмаган җан йөргәндә,
Миннән дәүран үткәндә,
Сезгә дәүран җиткәндә,
Утыз тешем беткәндә,
Шунча ирләр күргәндә,
Утыз ханның гомерен үткәндә,
Кобогылдай ирне мин
Бер күрмәгән картыңмын!
Кашларына карасам,
Каләмнән пәйда булгандай;
Күзләренә карасам,
Күгеннән пәйда булгандай;
Каршыннан торып карасам,
Каһәрдән пәйда булгандай;
Буйларына карасам,
Нурдан пәйда булгандай!
Шул читтәге шул угыл,
Ары угылдан бирге угыл,
Уртадагы озын буйлы
Ат җилкәле Кобогыл,
Комга беткән коба тал [беткән – үскән]
Корык сайлар Кобогыл;
Кола-алалы күп елкыңны
Куып әйдәр Кобогыл;
Әйләнмәгән күп йортка
Билге текәр Кобогыл; [буйсынмаган күп йортны буйсындырыр]
Боты савырлы көрән ат, [савыр – атның янбашы]
Ботка тартып менәр ат: [?]
Ике саклык турыны
Олауга җайдак алыр ул; [җайдак – иярсез]
Нугайлының агыр йорт,
Җәяү яткан хәйран йорт –
Ач көзәндәй бөгелеп,
Ач бүредәй чыелдап,
Ач арысландай үкереп,
Илеңә тавыш салыр ул;
Кырык көнлек чүленә
Айдынлы булак салыр ул; [айдынлы булак – якты чишмә]
Иделнең ике ягы кызыл яр,
Ысбадан савыт салыр ул; [?]
Иртеш башы Кара Тун,
Ике арасын куар ул;
Чиксез кузы, сансыз куй, [кузы – сарык бәрәне; куй – сарык]
Күп гаскәре туйсын дип,
Суеп казан асар ул;
Батман-батман балыңны
Тартып алып эчәр ул;
Алтыннан суккан ак урдаң,
Көмештән суккан ак ишек,
Төшсә тимер чукмары
Ишегеңне ачар ул;
Кирәгәңне киртәр ул,
Киртеп утын итәр ул,
Кисмә-кисмә сары алтын –
Кисеп улҗа итәр ул; [улҗа – сугышта алынган мал, трофей]
Кашыклап җыйган малыңны
Чүмечләп чәчеп бетәр ул.
Бар урдаңны алыр ул.
Тәхетеңә бау салыр ул,
Кола чәчең агартып,
Ике күзең кызартып,
Картайганда илеңнән
Сөрән салып куар ул;
Табаныңны теләр ул,
Телеп кылын салыр ул; [табанны телеп ат кылы салу – борынгы җәза төре]
Хур кызыдай күрекле,
Сандугачтай ирекле
Ханәкәдәй аруны,
Көнәкәдәй сылуны,
Йәникәдәй бикәчне
Ат өстенә мендереп,
Алсу йөзен сулдырып,
Тиген улҗа кылыр ул. [тиген – бушлай]
Камчы тияр муйныңа,
Кан соргылыр куйныңа, [соргылыр –?]
Такыя олы башыңны
Кисәр булгай шул угыл.
Инде мин кеше танымам,
Әгәр кеше танысам,
Котлыкыя би улы
Идегәй ул – Кобогыл!..

V
Идегәйнең Туктамыш хан табыныннан Аксак Тимергә качып киткәне

Субра моны әйткәндә
Хан җыены зур табын
Бер утырды, бер торды.
Туктамыштай олы хан
Бер утырды, бер торды.
Күңеленә төшкән яхшылар,
Бу ни укыясы булды дип,
Чыдый алмый җылыйдыр,
Күңеленә төшмәс яманнар,
Картайганда бер алҗыган картыбыз
Мине әйтеп былчылдый дип,
Көлә биреп тыңлыйдыр.

Янтая биреп утырган
Җанбай анда моны әйтте:
– Идегәй андый ир икән,
Идел йортта бер икән,
Башыннан башы сау булсын!
Хан сынавын иткәндә,
Дәрәҗәгә чиккәндә,
Би түрәләр, агалар,
Башыннан балны кояек,
Идегәй андый ир икән,
Берәр аяк куяек!

Анда табын шау килде.
Хан уңыннан утырып,
Хан ханәше Йәникә
Туктамышка аны әйтте:
– Идегәй Котлыкыя улы булганда,
Эчеп эче биртелсен, [биртелсен – имгәнсен]
Башы моннан чыкмасын,
Биләр тоткан ак пычак
Би кулыннан төшмәсен!
Ирнәве юка сараяк,
Бер аякны баллап бир,
Бер аякны агулап бир!

Ханәш аны әйткәндә,
Хан хәйләсен иткәндә,
Тыңлап торган Тыңгысын
Аңгысынга аңдырды,
Аңдып торган Аңгысын
Ак утауны калдырды.
Бәйдә торган атларның
Өзәңге бавын кискәләп,
Идегәйнең чуар ат –
Аны юлга калдырды.
Тыштан килеп ишеккә,
Идегәйгә аны аңдырды:
– Туйга барсаң борын бар,
Борын барсаң урын бар,
Борын бар да борын кайт,
Атаң белер мәгънәсен!
Тимгел Чуар, Тим Чуар,
Төн катуга көн сиңа,
Кара лачын канатыннан
Әзерләргә йон сиңа;
Миңа вакыт көйләргә,
Сиңа вакыт сөйләргә,
Өстеңдәге камка тун –
Түрдә утырган биләргә.
Минем атып Аңгысын,
Барлагансың соңгысын.

Аңгысын аңдып ни әйтсә,
Аны белде Идегәй.
Елкылдаган ак пычак
Биләрнең җиң очында
Чыгып кайтып тора икән –
Аны күрде Идегәй.
Агулап салган сары бал
Җанбай тотып килгәндә,
– Хан саркытын эч! – диеп, [саркыт – эчкәннән соң кәсәдә калган эчемлек (биредә хөрмәт билгесе)]
Идегәйгә биргәндә,
Агу салган сараяк
Борынына килеп тигәндә,
– Ай, борынымны кан кылдың! – дип,
Борынын басып Идегәй,
Бусагадан атлады.
Токымы толпар яралган
Тимгел Чуар ат икән:
Өзәңгегә бер тиде,
Җирдә яткан садагын
Иелеп алып бер киде.
Тим Чуарның янбашы
Җиргә ятып бер тиде.
Әйләнеп карап күргәндә,
Идегәй инде юк иде.

Сыпыра сынлы суп җырау
Ни булганын аңлады.
Тулгай биреп сарнады: [сарнады – ?]
– Ай бусага, бусага,
Бусаганы бер атлап,
Басар бугай шул угыл:
Тим Чуарын атланып
Качар бугай шул угыл!
Исән-аман китсә ул,
Шаһ Тимергә җитсә ул,
Шаһ Тимерне алып килеп,
Сарайны харап итәр ул!

Азамат ир Туктамыш:
– Бу ни укыясы булды? – дип,
Тугыз ирен торгызып,
Өй алдына чыкканда
Ни булганын аңлайдыр...
– Кугын менеп атлан! – дип,
Хан боерыгын биргәндә
Тузгып йөргән тугыз би
Тугыз атка килгәндә,
Атланыр ягын тапмады,
Баусыз ияр, бапсыз ат, [бапсыз – әзерлексез, дирбиясез]
Көбәсен киеп менгәндә
Ияреннән ауган батырлар
Җир басар җир тапмады,
Әйләнеп кире атлады.
Азамат ир Туктамыш
Суп җырауга анда әйтте:

– Әле минем акбүз атым,
Акбүз, акбүз дигәнем,
Йөгәнен учлап кем барса,
Аның булыр икән лә!
Әле минем өем-сарай
Асыл таштан салынган.
Киләчәк өем нигезе
Талдан булыр икән лә!
Әле минем Ханәкәдәй аруым,
Көнәкәдәй сылуым,
Йәникәдәй бикәчем
Көнендә кем көлә бакса
Аның булыр икән лә!

Субра җырау аны әйтте:
– Ялгызы ерак китмәстер,
Иделдән ары үтмәстер,
Тугыз ирне җибәр дә,
Алдап-йолдап кашыңа ал,
Кашыңа ал да, башын ал!
Исән-аман үтсә ул,
Шаһ Тимергә китәчәк,
Шаһ Тимерне алып килеп
Сарайны харап итәчәк.
...Килмәс булгай микән, әй!

Азамат ир Туктамыш
Гайрәтеннән бузарып,
Киң Җанбайга аны әйтте:
– Кәмалның улы Киң Җанбай,
Киңәшең өлкән ир Җанбай!
Котлыкыя би улы
Идегәйне белгәндә
Серен миннән яшердең,
Кулымнан агу биргәндә
Борынын сугып качырдың!
Атланып җиткел артына,
Алып килгел каршыма!

Тугыз иргә аны әйтте:
– Әй тугыз ир, тугыз ир!
Җанбай белән бара күр!
Алдап-йолдап Идегәйне
Үз кашыңа ала күр!
Алдап-йолдап кашыңа ал!
Кашыңа ал да башын ал!

Тугыз ир китте зарланып,
Бер алла дип алданып.
Алар куа килгәндә,
Идел кичте Идегәй,
Бер тел алып китим дип, [сүз алып китим дип]
Бер байтирәк төбенә
Иярен салып түшәнде.
Идегәй анда ятканда
Җантимернең биш улы
Аңа килеп кушылды.
Алар анда яттылар,
Ятып казан астылар,
Асып ашап яттылар.
Ул төтенне күргәндә,
Тугыз ир җитеп килгәндә
Тугызы да туктады,
Кашына барып җитмәде,
Сөйләшергә базмады.
Идегәй анда утырып какшаеп,
Тугызыннан курыкмады.

Анда килеп Киң Җанбай,
Идел аша һайкарып, [һайкарып – ?]
Идегәйне чакырып,
Тулгай биреп аны әйтте:
– Кайт, Идегәй, кайтсана!
Ханың-ияң чакырадыр,
Борылып Идел чыксана.
Бездән борын заманда
Тунику атлы хан үтте.
Югалчыдан үстергән
Таубатыр аны куганда
Тат торыны Колатай
Яман юлга басмады –
Тунику данын саклады,
Кайт, Идегәй, кайтсана!

Идегәй аваз кайтарды:
– Кара елан Киң Җанбай,
Акылың чонтык, тинтәк би,
Тунику олы хан иде,
Утыз йортка дан иде.
Далада үскән Тимертау
Тат торынын кузгатып,
Тунику данын юк итте.

Аваз бирде Киң Җанбай:
– Әй Идегәй, Идегәй,
Юк томанга син чумган,
Туктамыштай олы хан –
Аңа каршы кем торган?
Яуларың аз, тотылырсың,
Чебен җанлы атаңдай
Канлы күз яшь коярсың!
Кайт, Идегәй, кайтсана!
Тат торыны Яу түбә,
Яу түбәгә баш итеп,
Туктамыштай олы хан,
Идегәй, сине куядыр,
Кайтып башчы булсана!
Олы кызы Ханәкә,
Кече кызы Көнәкә,
Икәвен бердәй бирә лә,
Кайтып кияү булсана!

Аваз бирде Идегәй:
– Акылың чонтык Киң Җанбай,
Йорт белмәгән тинтәк би,
Кыбырсынмый ары кит,
Сын битләгән сорандай.
Тат торыны Яу түбә
Миңа тиңдәш кыз табар,
Тат торыны Яу түбә
Миңа данлы йорт булыр.

Аваз бирде Киң Җанбай:
– Ай калкып акрын туадыр,
Ир егет яуда үләдер,
Яудан качкан – ир булмыйдыр,
Ил алдында көн күрмидер.
Егет булып яу башладың,
Башладың да ник ташладың?
Бөркет куган куяндаен
Идел суын кичеп качтың?

Аваз бирде Идегәй:
– Ай калкып акрын туадыр,
Ир егет яуны куадыр,
Ир булсаң, суны үткел –
Суны үтеп мине тоткыл!

Аваз бирде Киң Җанбай:
– Көчле илгә син яу ачтың,
Батыр булып алга бастың,
Батырлыгың күрсәт, мордар, [мордар – үләксә]
Суны үтеп нигә качтың?

Аваз бирде Идегәй:
– Таймам баскан юлымнан,
Салмам сөңге кулымнан,
Салмам калкан иңемнән,
Яу җыярмын илемнән.
Яуга тиңдәш яу җыйсам,
Идел суын кичәрмен,
Кем батыр да кем куян –
Шул чагында ил күрер.

Җакталы тунның эчендә [җакталы – ?]
Җак йоннары чәчелеп, [җак – ?]
Идел аша чакырып,
Җанбай анда тулгайдыр:
– Идегәй би, дусым, ай!
Идегәй би, дусым, ай!
Ханың-ияң чакырадыр,
Борылып Идел кичсәнә!
Кайтсана, Идегәй, кайтсана!
Каерылып атың башын тартсана!
Кайтып өең тапсана!
Иңсәсе биек Бүз Урдага [Бүз Урда – Ак Урда]
Иңкәеп сәлам бирсәнә!
Ирене юка чынаяк,
Хан-ияң бал бирәдер,
Ханәшләр тоткан сараяк,
Сүрәтмәле сөт кымыз [сүрәтмәле – ?]
Кулыннан коеп бирәдер,
Эчсәнә, Идегәй, эчсәнә!
Ияренең кашы алтын,
Йөгәненең башы алтын,
Колагын бездәй кадаган,
Кәгелен кыздай тараган, [кәгел – атның маңгай ялы]
“Чу!” дигәндә очкан кошны
Узып китмәгә яраган,
Йөргәндә эзен санаган,
Куш йөрәкле яралган
Кысыр елан үзәкле,
Култыраудай танаулы, [култырау – ?]
Сәхтияндәй иренле [сәхтиян – кәҗә күне]
Сарымсактай азаулы,
Кыйган камыш колаклы,
Тустагандай тояклы,
Ал өркәчле дөядәй,
Арысландай күкрәкле,
Юлбарыстай сөйрәкле, [сөйрәк – ?]
Чапкан чакта җил җитмәс,
Табаны ялпак Тарлан бүз
Ат бирәдер ханияң,
Менсәнә, Идегәй, менсәнә!
Якасы алтын, җиңе алтын,
Бер күрүе мең алтын,
Кара кештән тун бирә,
Кисәнә, Идегәй, кисәнә!
Тотам бавы сум алтын
Кыңгыраулы күк карчыга бирәдер,
Күн давылбаз бәйләнеп,
Күл кыдырып чөйсәнә!
Балдагы алтын уй булат – [?]
Ханияң кылыч бирәдер,
Бусана, Идегәй, бусана!
Бер чигәсе мең кызылга бетмәгән – [мең кызылга – мең алтынга]
Ханияң көбә бирәдер,
Кисәнә, Идегәй, кисәнә!
Идел белән Җаекта
Утыз тугыз хан иде,
Туктамыштай юк иде,
Заукыңны анда сөрсәнә! [зәвык – күңел, кәеф, талым]
Байталдан байтал бүлеп бирәдер,
Бәйләтеп кымыз эчсәнә! [байтал – өч яшьлек бия]
Байтактан байтак бүлеп бирәдер, [байтак – пайтәхет? халык?]
Падишаһлык сөрсәнә!
Ханәкәдән артык ару бар,
Көнәкәдән артык сылу бар,
Аны да алып бирәдер,
Уң тезеңә утыртып,
Битләреннән суыртып,
Аркасыннан кагып-кагып сөйсәнә!
Җиң очыннан ялгашып,
Сөйсәнә, Идегәй, сөйсәнә!
Туктамыштай ханияң
Сиңа үпкә кыладыр,
Үпкә булган сүзеңне
Үз авызыңнан әйтсәнә!
Кил, Идегәй, дусым, әй,
Безнең белән кайтсана!

Анда килеп Идегәй
Идел аша аны әйтте:
– Кайтмам да, Җанбай, кайтмамын,
Каерылып атым башын тартмамын,
Иңсәсе биек Бүз Урдага
Иңкәеп сәлам әйтмәмен,
Инеп күренеш итмәмен
Иңсәмә имән чукмар тигәндә!
Ирене юка чынаяк
Ханиям бал бирсә дә,
Бал бирсә дә эчмәмен,
Ханәшләр тоткан сараяк,
Сүртәмәле сөт-кымыз,
Коеп бирсә дә татмамын
Иренем җиркә булганда. [җиркә булу – кибү]
Ияренең кашы алтын,
Йөгәненең башы алтын,
Колагын бездәй кадаган,
Кәгелен кыздай тараган,
“Чу!” дигәндә, очкан кошны
Узып китмәгә яраган,
Йөргәндә эзен санаган,
Куш йөрәкле яралган,
Кысыр елан үзәкле,
Култыраудай танаулы,
Сәхтияндәй иренле,
Сарымсактай азаулы,
Кыйган камыш колаклы,
Тустагандай тояклы
Ал өркәчле дөядәй,
Арысландай күкрәкле,
Юлбарыстай сөйрәкле,
Чапкан чакта җил җитмәс,
Табаны ялпак Тарлан бүз
Ат бирсә дә менә алмам
Аувым котсыз булганда! [аувым – арт саным]
Якасы алтын, җиңе алтын,
Бер күрүе мең алтын,
Кара кештән тун бирсә,
Кия алмам, Җанбай, кия алмам
Җилкәмә мөез бөткәндә! [мөез бөткәндә – мөгез үскәндә]
Тотам бавы сум алтын
Кыңгыраулы күк карчыга бирсә дә,
Күн давылбаз бәйләнеп,
Күл әйләнә чөя алмам,
Канҗагам кансыз булганда!
Балдагы алтын уй булат
Кылыч бирсә дә буа алмам
Билем котсыз булганда.
Бер чигәсе мең алтынга бетмәгән
Көбә бирсә дә кия алмам
Буем шыксыз булганда.
Байталдан байтал бүлеп бирсә дә
Бәйләтеп кымыз эчә алмам
Эчем котсыз булганда!
Байтактан байтак бүлеп бирсә дә
Падишаһлык сөрә алмам
Алла үземә бирмәсә.
Ханәкәдән артык аруны,
Көнәкәдән артык сылуны
Икәвен бердәй бирсә дә,
Уң җиремнән утыртып,
Чыңгылдашып көлешеп,
Янбашыннан ялгашып,
Чи төбендә серләшеп, [чи – ?]
Яныма алып сөймәмен.
Синең тиңсез ханияң
Миңа үпкә кылса да,
Инде иңкәеп бармамын.
Үпкә-пинә сүземне,
Күкне угым аралап әйтмәсә,
Үз авызымнан әйтмәмен;
Ир булып атка менгәчтен,
Бер юл алып йөргәчтен,
Хатындай булып кайтмамын!
Мин очаем дисәм, канат юк,
Кунаем дисәм койрык юк,
Барырыма җирем юк,
Батарыма күлем юк;
Алдым биек, артым яр,
Әйләнергә җирем тар!
Бу киткәннән китәрмен,
Шаһ Тимергә җитәрмен;
Шаһ Тимер миңа кул бирсә,
Юртар атка юл бирсә,
Теләгемне ул бирсә,
Бу Идел дигән суыңны
Кайер ком кылып кичәрмен, [кайер ком – коры ком]
Туктамыштай ханыңны
Аягыма мөсәххәр итәрмен! [мөсәххәр – сихерләнгән]

Җанбай янә тулгады:
– Кайтсана, Идегәй, кайтсана,
Каерылып атың башын тартсана!
Алганың Ал Гомәр ханның кызы иде
Айтулының үзе иде;
Сагыныр да саргаер,
Утырып калып картаер,
Салкын төшмәй барсана,
Ни дигәнен белсәнә!

Идегәй торып аны әйтте:
– Кайтмам да, Җанбай, кайтмамын,
Каерылып атым башын тартмамын,
Алганым Ал Гомәр ханның кызы иде,
Айтулының үзе иде,
Сагынсын да саргайсын,
Утыра гына торып картайсын,
Анда минем эшем юк!
Ни дигәнен мин белмәм
Колагым саңгырау булганга!
Кәмалның улы Киң Җанбай,
Киңәшең өлкән эт Җанбай!
Арырак торып сөйләче,
Бирерәк килеп тыңлачы!
Атаң кара кеше иде,
Мал биргәннең колы иде,
Анаң кара кеше иде,
Аш биргәннең күңе иде, [күң – кол хатын]
Син дә шундый кешесең:
Аш биргәннең колысың,
Мал биргәннең улысың!
Ачма, күзең тишәрмен!
Сөйләмә, телең кисәрмен!
Таңлаеңа тал кыздырып басармын! [таңлай – аңкау]
Туктамышның тугыз ир,
Син тугызда мин ялгыз,
Дәрманың булса, кил, дуңгыз!
Камчы тияр муеныңа,
Кан соргылыр куеныңа.
Бу киткәннән китмәсәм,
Киң чүлләрне үтмәсәм,
Ходай миңа юл биреп,
Шаһ Тимергә җитмәсәм;
Шаһ Тимер миңа кул биреп,
Теләгемне мул биреп,
Кырык түбәгә кырык басып,
Яу булып килеп җитмәсәм;
Нугайлының агыр йорт,
Җәяү яткан хәйран йорт,
Ач көзәндәй бөгелеп,
Ач бүредәй чыелдап,
Читәнеңнән кыйкулап
Ачы сөрән салмасам,
Кола-алалы күп елкыңны
Куып әйдәп алмасам;
Боты савырлы көрән ат
Ботка тартып менмәсәм,
Ике саклык турыны
Олауга җайдак алмасам;
Алтынлап суккан урдасын,
Көмештән суккан ишеген
Төсе суык чын булат
Очы белән ачмасам,
Кирәгәсен киртмәсәм,
Киртеп утын итмәсәм;
Ханәкәдәй аруны,
Көнәкәдәй сылуны
Үз түрендә шул вакыт
Түш астына салмасам,
Туксан башлы Урдага
Тунамый ия булмасам;
Угланнарны сатуга
Бер чигара куймасам, [чигара – чик-ара]
Кырык көнлек юлына,
Кырык көнлек чүленә
Кырык кое каздырып,
Кырык йорт-ям салмасам,
Әйткәнемне кылмасам,
Мин үчемне алмасам,
Баба Төкләс бабам биргән
Идегәй атым корысын!
Мин, мин дирмен, мин дирмен –
Юкны димәс ирдермен!
Дусым утын сүндермәм,
Дошманым утын яндырмам!
Үзем димәс намартка [намарт – куркак]
Ап-ак бүз ат мендермәм!
Туксансыз җәбә салдырмам, [?]
Асылын сорамый аш бирмәм,
Атасын сорамый дан бирмәм!
Тауга оялар шоңкармын,
Тау аркылы юртармын!
Торлаксыз үскән коланмын,
Мизгелсез юшап уртлармын, [теш белән үлән кырку]
Яралыштан асаумын, [асау – кыргый, өйрәтелмәгән]
Бугалак салсаң туктамам!
Карагайдан биекмен,
Давыл өрсә каерылмам;
Кайнашып беткән ботакмын,
Балталасаң аерылмам!
Кылтыңлаган көрәнчә ат – [кылтыңлаган – чыгымчы, сискәнчек]
Кыдырауны екканмын,
Якасы алтын кирәүкә, [кирәүкә – тимер кием]
Якалашып ертканмын!
Туксан баулы ак көбә,
Тунаган җирдә кигәнмен,
Якалашып, уклашып,
Күпләр башын игәнмен.
Моннан ары мактанмам,
Әгәр дә мин мактансам,
Унике тотам ук тарткан,
Тартканында өзә аткан
Борындагы Чыңгызның
Үзе белән тиңдермен!

VI
Идегәйнең юлда Кара Тиен алып белән сугышып, Аксак Тимер кызы Акбеләкне һәм кырык колны коткарганы

Юнәлде Идегәй, юнәлде,
Шаһ тимергә юл алды,
Тугыз ир базалмый калды.
Үткәннәргә сыенып, [үткәннәргә – ? оригиналда хатадыр...]
Өзәңгегә сырынып,
Сузылмалы шам кылыч – [Шам – Дамаск каласы]
Шам кылычын кулга алып,
Алдан төште Идегәй.

Идегәй үзе бер иде,
Җантимернең биш улы,
Алтынчысы Идегәй;
Аннан-моннан җыелып,
Бары булды унҗиде.
Чокыр-чакыр юлларны
Басып китеп барадыр,
Аскар-аскар тауларны [аскар – биек]
Ашып китеп барадыр,
Авызлыгын чуар ат
Бирми китеп барадыр,
Барган саен шәбәеп,
Ярсып китеп барадыр.
“Чу” дигәндә чабадыр,
Авызлык белән алышып,
Камчы тартмый барадыр,
Очкан кош белән ярышып.
Идегәйнең йөрүе
Андый каты җил икән –
Җилә алмады унҗиде;
Аның капкан тамагы
Җиде көнгә бер икән –
Түзә алмады унҗиде.
Йөдәүләрен күргәндә,
Анда әйтте Идегәй:
– Әй унҗиде, унҗиде!
Өчләп салсаң өч булмас,
Кушлап салсаң куш булмас,
Бишкә бүлсәң бүленмәс;
Яныгызга яндаш булмасам,
Береңә берең иш булмас.
Әй унҗиде, унҗиде,
Унҗидегез бер кеше,
Мин кушылгач унсигез,
Унсигезнең бер эше,
Сусадым дип карыкма,
Ачыктым дип камыкма, [камыгу – боегу, кайгыру]
Юл озак дип ялыкма.
Тамагың синең ачыкса,
Тамак табып бирәем,
Киемең синең ертылса,
Кием табып бирәем,
Атың үлсә, түләем,
Үзең үлсәң, ни дияем?
Унҗиде дус, син үлсәң,
Җеназаңны чыгарып,
Баялычтан ут ягып, [баялыч – ак тал үләне]
Таза-арулап күмәем.
Ирмен дигән ир егет,
Арысланга тиң егет,
Утка салсаң янмыйдыр,
Суга салсаң батмыйдыр,
Барган җирне җитмичә,
Юлда үлеп ятмыйдыр.
Ярен әйтмә, борын әйт, [иртәгәгә калдырмый алдан әйт]
Мин исәндә үлмәссең!
Үлмәссең дә бөлмәссең,
Авырлыклар күрмәссең!
Арык атың таушалса,
Җайдак алып ыртыек! [?]
Каклап алган елкы ите,
Калҗа кылып уртлаек;
Сәрдә дигән салт үлән – [салт – ялгыз үскән]
Аны тапсак утлаек.
Әттек дигән тамыр бар,
Аны да тапсак юшыек!
Яңгыр тулган кызылгат, [кызылгат – бөрлегән]
Аны ширбәт кылып эчиек!
Арын әйт тә бирен әйт,
Барын әйтмә, берен әйт:
Унҗиде дус, сөенче,
Тора килеп киенче.
Билеңә кыны буынчы,
Бит-кулыңны юынчы.
Мин бу кичә төш күрдем,
Яхшылык төш ул булса,
Яхшылыкка юрачы!
Яманлык төш ул булса,
Ул унҗиде кешене
Түгәрәкләп курачы! [курау – түгәрәккә алып саклау]
Мин бүген кич төшемдә
Алтынлы ияр акбүз ат
Ялыннан тотып менепмен;
Ак шоңкар кош булыпмын,
Күккә табан очыпмын;
Күктә йөзгән фирештә –
Аларга барып сөйләшеп,
Аннан аша очыпмын;
Түбәдә йөргән коңгыр каз
Күк өстеннән алыпмын;
Тур тавына куныпмын, [Тур тавы – Синай тавы]
Түш итенә туепмын,
Ул ни булыр, унҗидем?

Унҗиде ир уйлады,
Уйланып уйпак тапмады. [уйпак – уйдан чыккан уй]
Унҗиде ирнең эчендә
Бере – күпне күргән карт икән,
Анда торып ул әйтте:
– Әй Идегәй, Идегәй,
Таяк тайга җиткерер,
Тай дүнәнгә җиткерер, [дүнән – дүрт яшьлек ат]
Дүнән атка җиткерер,
Ат морадка җиткерер.
Алтын ияр акбүз ат
Төшеңдә тотып син менсәң,
Ат-морадка җиткәнең!
Күккә табан син очсаң –
Йорт алдына чыкканың!
Күктә йөзгән фирештә,
Аларга барып сөйләсәң –
Ирәннәр култыклап йөргәнең! [ирәннәр – изге ирләр]
Аннан да ашып син очсаң,
Түбәдә йөргән коңгыр каз
Күк өстендә син алсаң,
Тур тавына син кунсаң,
Түш итенә син туйсаң –
Сине йорттан аерган,
Байтак куган Туктамыш –
Туксан башлы урдасына
Тунамый ия булырсың,
Таҗын-тәхетен алырсың,
Айтулыдай аруны
Янә бер җитеп кочарсың.

Идегәй ир әйтте дир:
– Әй унҗиде, унҗиде!
Атланаек, ятмаек!
Адәм җитмәс кола чүл,
Колач салып атлаек!
Туп-туп баскан, туп баскан,
Тоягы җирне тумырган,
Тумырылып яткан юл булса,
Ул юл белән буйлаек,
Утлы-утлы, утлы учак,
Анда җитсәк, утлаек,
Капкасы калын таш кала,
Анда җитсәк кунаек.

Юнәлә бирде унҗиде,
Унсигезенче Идегәй,
Туп-туп баскан, туп баскан,
Тоягы җирне тумырган,
Тумырылып яткан юл күрде,
Ул юл белән юл алды.
Утлы-утлы, утлы учак,
Ут урынында көл күрде;
Капкасы ябык таш кала,
Аны юлда бер күрде,
Әйләнеп илен тапмады,
Ясанып явын тапмады, [ясанып – коралланып (корал-ясак – сугыш кораллары)]
Ачтан карны юрылды, [юрылу – суырылу]
Сусыздан бөере борылды,
Адәм җитмәс кола чүл,
Янәдән йөреп юл алды.
Барып бер күрде таш тияк, [таш тияк – билге ташы]
Таш тияккә җиткәндә,
Анда тапты соргавыл. [соргавыл – гаскәрнең артта калдырылган күзәтчесе]

Соргавылны күргәндә
Идегәй ир аны әйтте:
– Әй соргавыл, соргавыл,
Туп-туп баскан, туп баскан
Тоягы җирне тумырган.
Тумырылып яткан юл күрдем;
Утлы-утлы, утлы учак,
Анда җитсәм, көл күрдем;
Капкасы ябык таш кала,
Аны юлда бер күрдем;
Әйләнеп илен тапмадым,
Ясанып явын тапмадым;
Әй соргавыл, соргавыл,
Сыргыең бар, соргавыл, [сыргый – алка]
Саркытың юк, соргавыл! [саркыт – эремчек суы]
Кузалак арба йөрмәстәй [кузалак арба – аскы үрәчәсе генә булган арба]
Каргаулымы иде илегез?
Терәкле арба йөрмәстәй
Тиргәүлеме иде илегез?
Гарип бер юлчы килмәстәй
Хәерсезме иде илегез?
Каласын күрдем анда,
Йортын күрдем юлда,
Тияге монда, үзе кайда?
Җир кемнеке, тел кемнеке,
Дин кемнеке, әйт! – диде.

Анда әйтте соргавыл:
– Балта салсаң башы каерылмас,
Болгап кылыч чапсаң муены биртелмәс,
Бәһатырлар батыры,
Алпагытлар алыбы, [алпагыт – алпар, рыцарь]
Андый ирне бер белсәң,
Кара Тиен Йосынчы ул булыр;
Тумырылып яткан юл күрсәң,
Ул юл белән син килсәң,
Кара Тиен алыпның
Йөргән юлы ул булыр.
Сыр-Дәрьядан ары Сәмәрканд,
Сәмәркандта утырган
Әмир Бырлас Шаһ Тимер,
Шаһ Тимер кызы Акбеләк,
Акбеләктәй аруны
Ак сарайдан аерып,
Ак беләген каерып,
Ат өстенә мендереп,
Алсу йөзен сулдырып,
Аны да көчләп алып киткән –
Кара Тиен ир булыр.
Каласын күрсәң анда,
Тияген күрсәң монда,
Үзе агар суның буенда,
Кырык бия бәйләтеп,
Кырык кушчы кол куеп, [кушчы – кәрван хезмәтендәге кол]
Кырык дөя әйдәтеп,
Кыз куйнында ятадыр;
Башы беткән артыннан барыр,
Юлы беткән юлыннан барыр,
Күрәсе килгән күреп үләр,
Күрмәгән – исән җиләр.

Соргавыл аны әйткәндә
Кара Тиен юлыннан
Җилә бирде Идегәй;
Җилә килеп җиткәндә,
Агар суның буенда
Җиленен җиргә сөйрәткән,
Сыртын көнгә көйрәткән
Утыз башлы ак утау – [утау – тирмә]
Аны күрде Идегәй.
Утыз утау янында
Туп-туп бия бәйләгән,
Һу, һу дия әйдәгән
Кырык кушчы кол икән –
Аны күрде Идегәй.

Унҗиде ирен ярга яшереп,
Ялгызы җитеп якынлап,
Сәлам бирде Идегәй,
Ул кырыкка аны әйтте:
– Әй кырык ир, кырык ир!
Кырыгың кырык ир булып,
Кырык җирдән җыелып,
Үзендәен туфракка
Кара башың кол булып,
Күргән көнең ни икән,
Ни икән, әй, ни икән?

Кырыкның бере Колчура,
Колчура карт аны әйтте:
– Кырыгым кырык ир булып,
Кырык җирдән җыелып,
Үземдәен туфракка
Кара башым кол булып,
Күргән көнем ни булсын.
Кол кайгысы – бер качмак,
Би кайгысы – бер чапмак!
Кара Тиен алыпның
Кулыннан адәм качмак юк.
Бу Йосынчы гаверне
Адәм заты чапмак юк!
Башы исән икәндә
Безгә ирек тапмак юк!
Ятимнәргә – яр булган,
Колчурага – дус булган,
Аты юкка – ат булган,
Чүлләгәнгә – су булган,
Адашканга – юл булган,
Ялгызга – ясак булган,
Җәяүгә – таяк булган,
Карыны ачканга – тамак булган
Идегәй ир бар икән.
Аны каян алаек?

Колчура карт аны әйткәндә
Ул кырык ир елады.
Идегәйне аянып,
Колчура карт янә әйтте:
– Чәчең айдай күренгән,
Битең нурдай түгелгән
Асыл егет икәнсең;
Бу гавернең юлына
Юл яңылып кергәнсең, [яңылып – ялгышып]
Күрәсе килгән – күреп үләр,
Күрмәгән – исән җиләр;
Исән-аман икәнсең,
Ирекле баштан кол булма,
Безнең көнгә тарыма,
Яр ышыктан үт! – диде.

Колчура карт әйткәндә
Идегәй ярга инмәде,
Яр ышыктан үтмәде,
Ашыкмый басып, ир булып,
Ялгызына сан булып,
Утауга карый юнәлде.
Ул утау да бу утау,
Уртасында ак утау –
Аны күрде Идегәй.
Чаңгырагы киртештән, [киртеш – мамонт теше]
Увыгы бар көмештән, [увык – тирмәнең сырт кабыргаларын һәм түбәсен күтәргән бөгемле агачлар]
Бусагасын бурлаткан,
Кирәгәсен сырлаткан
Утауга килде Идегәй.
Үз башыннан ваз кичеп,
Чуар атыннан төшеп,
Атының башын күтәртеп,
Тирәккә тартып бәйләде.
Шам кылычын кулга алып,
Кара Тиен алыпның
Кайсындай ир икәнен
Үз күзем белән күрим дип,
Үлсәм дә алышып үлим дип,
Ишеге ачык ак утау –
Килеп басты Идегәй.
Анда яткан алыпны
Күрә калды Идегәй.
Кара Тиен алыпның
Андый иде ятышы:
Туңып калды “бррык...” итеп,
Идегәйдәй Идегәй.
Таудай ятып ишелгән,
Бүксәсе ярдай бүселгән,
Үзе яман килбәтле,
Кайнаткан тимер сыйфатлы,
Күпердәй ята күкрәге,
Бурадай ята беләге,
Колаклары калкандай,
Куллары бер җобадай, [җоба – кап, капчык]
Аяклары маладай, [мала – тырма, җир себеркесе]
Йөзенә туры карасаң,
Туры килгән бәладәй;
Башы түрдә ятыр,
Аягы ишеккә җитеп артыр...
Андый яткан алыпны
Идегәй күреп сискәнде.
Җаны башына чәчрәде,
“Әҗәлем шул”, – дип уйлады.
Янә торып бер бакса,
Ак чыбылдык алдында,
Күк чымылдык авызында, [чымылдык – ?]
Ак утауның түрендә,
Тутый коштай таранган,
Аккоштаен ясанган,
Сона коштай сыланган,
Яулыгын кыя салып,
Күргәннең исен алып,
Хур кызыдай утырган
Сылуны күрде Идегәй.
Алтын башлы чаң кубыз
Кыз кулында чыңлыйдыр;
Кыл кубызын чыңгытып,
Елый биреп җырлыйдыр:
– Атам булды Шаһ Тимер,
Үзем булдым Акбеләк;
Ак беләкле кыз булдым,
Ак беләгем каерылып,
Бер гавергә кол булдым;
Аягымда йоклаган
Алып баба Йосынчы,
Йосынчыга күң булдым.

Анда әйтте Идегәй:
– Атаң булса Шаһ Тимер,
Үзең булсаң Акбеләк,
Ак беләкле кыз булсаң;
Ак беләгең каерылып,
Бер гавергә кол булсаң,
Шул бабага күң булсаң,
Исән-аман коткарып,
Атаңа сине җиткерсәм,
Атаң миңа ни бирер?

Акбеләк кыз анда әйтте:
– Син алыпны үтерсәң,
Мине исән коткарып,
Шаһ Тимергә җиткерсәң,
Атам сиңа ат бирер,
Атам сиңа тун бирер,
Байталдан байтал бирер,
Байтактан байтак бирер.
Сине миңа ир кылыр,
Чирүенә баш кылыр,
Ни сорасаң – ул бирер!
Акбеләк кыз янә әйтте:
– Чәчең айдай күренгән,
Битең нурдай түгелгән,
Асыл егет икәнсең;
Бу гавернең юлына
Юл яңылып кергәнсең;
Исән-исән икәндә
Исән-аман кит! – диде.

Анда әйтте Идегәй:
– Тимгел чуар атым бар,
Шул атыма мением,
Шайман таккан сыным бар,
Шайман тагып килием;
Киерелмәле җәямне
Киереп-тартып күрием;
Карга йонлы кузымны [куз – ук койрыгы]
Яурын башак угымны –
Аны да тартып килием.
Син алыпның сул кулын
Күтәреп алып тота тора,
Җиз түшлеген ача тор,
Кизәп бер атып күрием!

Идегәй аны дигәндә,
Тим Чуарын менгәндә,
Шайман тагып килгәндә,
Киерелмәле җәясен
Киереп тартып кергәндә,
Карга йонлы кузын,
Яурын башак угын –
Аны да тартып килгәндә,
Акбеләк кыз ул ара
Алыпның кулын күтәрде,
Җиз түшлеге ачылды –
Ак башлы ирнең түше, дип,
Тап йөрәкнең өсте дип,
Унике тотам сәрпи ук [сәрпи ул – ерактан ала торган ук
Йөрәген үтеп алыпның,
Астында яткан кара таш,
Кара ташны ярып кадалды.

Кара Тиен уянды,
Күпердәй яткан күкрәге
Бер калкынып карады,
Җибәрмәде сәрпи ук.
Бүксәсен тартып алалмый,
Канына батып каралды.
– Һай! – дип анда һайкырып,
Аягын атып бер типте,
Алтмыш терәкле ак утау,
Алтмыш җирдән кубарып,
Алтмыш терәге шарт сынып,
Бусагасы бер кубып,
Киезе көлдәй тетелеп,
Буе-буйдин сүтелеп,
Башыннан аша актарды,
Утавы анда “дөрс!” итте.
– Туп-туп баскан атыңның
Тубыгыннан тотып карыйм! – дип,
Бер селтәнде Йосынчы.
Тубыгы кулга төшмәде,
Куйрап барган төтендәй
Койрыгы озын чуар ат –
Койрыгы кулга уралды.
Йосынчы аны җибәрми
Тотып артка тартканда
Алып та алып алалмый,
Ал аякка бер торды,
Беркая да баралмый,
Алып та алып чуар ат
Алыпны тартып алмады.
Күпердәй яткан күкрәге
Кара таштан купмады,
Ук суырылып чыкмады.

Кара Тиен Йосынчы
Канына батып аны әйтте:
– Китмә, китмә, Идегәй!
Китә белеп китсәң дә,
Белми китмә, Идегәй!
Өч йөз алтмыш яшь күрдем,
Мең-мең казан аш күрдем,
Иргенә Кундан мин төштем, [?]
Дугадан җәя мин бөктем,
Арыштан булган ук аттым;
Төмән төрле хан күрдем,
Берсен хан дип белмәдем;
Төмән төрле хан күрдем,
Берсен күзгә элмәдем.
Туйгужа улы Туктамыш
Тукыш белән хан булды, [тукыш – сугыш]
Аны бар дип белмәдем;
Бырлас улы Шаһ Тимер
Шайманы белән шаһ булды,
Аның да кызын күзләдем,
Үзен бар дип белмәдем.
Гүрем кайда – белмәдем,
Үлемем кемнән – белмәдем;
Бакчыдан багып бактырдым,
Фалчыдан фалым ачтырдым,
Сынчыдан сыным сынаттым,
Анда белдем бу эшне:
Мине үтергән ир булсаң –
Ул син икән, Идегәй!
Китмә, китмә, Идегәй:
Ике туган пәри кыз,
Апасыннан мин тусам,
Сеңлесеннән син туган!
Мин дә мин дип масайма,
Син дә тудың пәридән,
Мин дә тудым пәридән –
Агаңны атып үтердең,
Белми китмә, Идегәй!
Ана сөтен туя имсәң
Булыр идең миребан, [миребан – миһербан]
Бавырың каты яралдың,
Илне белми үтердең,
Белсәң, агаң мин идем,
Ялгыз калдың, Идегәй!

Ал ияргә сарылып,
Анда әйтте Акбеләк:
– Йорт батыры Идегәй!
Айдай йөзле Идегәй!
Арысландай күкрәкле,
Юлбарыстай сөйрәкле,
Йортны таңга калдырган
Батыр егет Идегәй,
Кулым булсын ястыгың,
Алтын чәчем – түшәгең,
Чебен җаным саклап кал –
Үз куйныңа мине ал!
Асыл егет Идегәй,
Атам сиңа ат бирер,
Атам сиңа тун бирер,
Сине миңа ир кылыр,
Чирүенә баш кылыр,
Китик, китик, Идегәй!

Идегәйнең чуар ат
Үкерә биреп омтылды,
Йосынчының кулыннан
Үзен тартып ала алмый,
Ал аякка бер торды,
Беркая да бара алмый.
Гырлый бирде Йосынчы:
– Китмә, китмә, Идегәй!
Китә белеп китсәң дә,
Белми китмә, Идегәй!
Туганда кара туганны
Сабынлап юсаң агармас.
Туганда кыек туганны
Тубыкка салсаң тураймас;
Туктамыштан җик күреп,
Шаһ Тимергә барсаң да,
Ул да сиңа тураймас!
Йортыңны талап, кан эчеп,
Токымыңны кол итеп,
Йортың йорттан күчереп,
Илеңне җирдән аерып,
Үз кулың белән кол итеп,
Мең хәйләгә юл итәр,
Ул да синдәй була алмас,
Аны да белеп кит, Идегәй.
Каргышым аткыючтан очлыдыр, [аткыюч – укның бер төре]
Кара таптан үтәдер,
Сине каргап нитием?
Каргамый ак китием;
Инанмасаң сүземә,
Бер билгесен әйтием:
Синең балаң Норадын,
Һич бирмәсен морадын!
Балаң белән ызгышып,
Уң күзең чыксын, Идегәй!

Кара Тиен Йосынчы
Аны әйткәндә җан бирде.
Җанын кулдан җибәрсә дә,
Чуар атның койрыгын
Җибәрмәде кулыннан.
Идегәй атын типкәндә
Тимгел-тимгел Тим Чуар
Анда алай омтылды,
Анда болай омтылды,
Беркая да баралмый,
Ал аякка бер торды.
Идегәй аны күргәндә,
Сузылмалы шам кылыч,
Суырып алып кыныннан,
Киерелеп артка бер чапты.
Чуар атның койрыгын
Анда чабып өзде дә
Ычкынып китте кулыннан.
Кара Тиен алыпның
Үлгәнен җитеп күргәндә,
Яр артына яшеренгән
Унҗиде ир җитеп килгәндә
Йосынчының ирләре:
Ясавылдан ясавыл, [ясавыл – тәртип күзәтүче, эчке сакчы]
Тоткавылдан тоткавыл, [капка каравылы, тышкы сакчы]
Иравылданш иравыл, [алдан бара торган гаскәр – авангард]
Чагдавылдан чагдавыл, [арттан бара торган гаскәр – арьергард]
Бөкәвелдән бөкәвел – [бәя куючы]
Башына дөнья тар булды,
Атланып чүлгә таралды.

Туп-туп бия бәйләгән
Кырык кушчы – кырык ир,
Кырыгы бердән җыелып,
Идегәйгә йөгенде.
Колчура карт анда әйтте:
– Кара Тимен Йосынчы –
Ир коллаган ир икән,
Андый ирне үтердең;
Мондый кыен күргәндә,
Безгә ирек китердең!
Аты юкка – ат булган,
Чүлләгәнгә – су булган,
Адашканга – юл булган,
Идегәй ир – син икән!
Юлыңда тузан булыек,
Юл догасын кылыек:
Юыртканда юлың булсын,
Юлдашың Хозыр булсын;
Бәлаң качык булсын,
Юлың ачык булсын, –
Бездән теләк ул булсын! – дип,
Анда теләк бирде кырык ир.
Кырык ирдән теләк җитеп,
Идегәй анда ир булды,
Елкы-малга пир булды;
Койрыгы кисек чуар ат –
Яңадан койрык үсмәде,
Үскәне дә чак булды,
Әле дә булса чуар ат
Идегәйнең чапкан билгесе –
Койрыгы чонтык ат булды.

Анда калып Идегәй,
Кырык атын җиктереп,
Кырык колачлы кыл аркан –
Кырык үгез тактырып,
Кара Тиен алыпны
Киезгә салып тарттырып,
Агар суның буенда
Гүр казытып күмдерде.
Гүре корган тау булды. [корган тау – җирдән өеп ясалган кирмән, курган]

VII
Идегәйнең Акбеләк кыз белән Аксак Тимергә барганы

Кырык кушчы – кырык ир,
Кырык толпар ат менеп
Шаһ Тимергә юнәлде.
Кырык ир җитеп килгәчтен,
Иңкәеп сәлам биргәчтен,
Шаһ Тимергә аны әйтте:
– Әй Шаһ Тимер, сөенче!
Балта салсаң башы каерылмас,
Болгап кылыч чапсаң муены биртелмәс,
Бәһатырлар батыры,
Алпагытлар алыбы
Кара Тиен Йосынчы
Ир коллаган ир булса,
Кызың булган Акбеләк,
Акбеләктәй аруны
Ак сарайдан аерып,
Ак беләген каерып,
Ат өстенә мендереп,
Алсу йөзен сулдырып,
Зурлык белән алган ул булса, [зурлык белән – зарлык белән, көчләп]
Ялгызга – ясак булган,
Җәяүгә – таяк булган,
Аты юкка – ат булган
Идегәй дигән ир чыгып,
Кара Тиен алыпны
Бер атуда үтереп,
Кызыңны кулдан коткарып,
Безне колдан коткарып,
Акбеләктәй кызыңны
Айлык җирдән алып килер.

Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Акбеләк килә дигәндә
Айлык юлдан каршылап;
– Идегәй белән кызымны,
Көнгә, җилгә тигезми
Кашыма алып килиең, – дип
Өч сан илче җибәрде. [сан – биредә ун мең]

Ул дәрья да бу дәрья,
Бу дәрьядан Сыр-Дәрья,
Сыр-Дәрьядан ары Сәмәрканд;
Өч ай ун көн дигәндә
Җитеп килде Идегәй.
Шаһ Тимердәй олы ир,
Утыз биен уңга алып,
Илле биен сулга алып,
Дәрвазадан чыгып каршы алды.
Ир өстенә ир күргән
Әмир Бырлас Шаһ Тимер,
Идегәйдәй бер ирнең
Килешенә карады.
Тимгел Чуар, Тим Чуар,
Тим Чуары – астында,
Солтанатлы ай бүрек
Бөркет кыяк башында,
Ал караука ак алтын [караука – ?]
Кигән туны өстендә;
Унҗиде ире – кашында;
Яурыны киң олпатлы, [олпатлы – килбәтле]
Суймырыктай сымбатлы, [суймырык – ?; сымбат – буй-сын]
Арбадан киң күкрәге,
Арыслан юан беләге.
Тим Чуарын уйнатып,
Ашыкмый мәйдан буйлатып,
Шаһ Тимергә килгәндә,
Каршылап атын туктатып,
Иелеп сәлам биргәндә,
Яндаш җирән ат менгән, [яндаш – янында]
Айдай йөзе балкыган,
Көндәй йөзе салкыган,
Акбеләк кыз килгәндә,
Атыннан кызны иңдереп,
Кул очыннан җитәкләп,
Акбеләкне Идегәй
Шаһ Тимергә кулдан биргәндә,
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Иләкләп алтын чәчтерде,
Көрәкләп көмеш чәчтерде.
Идегәйне Шаһтимер
Корбагына чакыртты, [корбаг - чатыр]
Ике чыртан яктырды, [чыртан – учак]
Идегәйне йөгентеп,
Арасыннан үткәрде.
Сырнай, көрнай уйнатып, [сорнай, карнай]
Чаң-чалгылар чалдырып, [ сызып уйный торган музыка кораллары]
Күн давылбаз дыңкытып,
Дум-думбаклар ордырып,
Туй-тамаша кылдырып,
Каласына юнәлде.
Шаһ Тимернең сансыз кол –
Барын-югын җыйдырды,
Ту бияләр суйдырды,
Утыз көн уен кылдырды,
Кырык көн туен кылдырды.
Кырык беренче көнендә
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Идегәйне алдырып,
Кайсындай ир икәнен сорады.

Анда әйтте Идегәй:
– Энҗү дәрьяң – киң дәрья,
Бәнҗү дәрьяң – сай дәрья.
Җаектан үтми тар түбә,
Тат торыным яу түбә; [?]
Идел белән Җаекта,
Бөктәргеле Адырдан, [бөктәргеле – ?]
Саралтын суккан сарайдан,
Әзгәри суккан Болгардан, [әзгәри – озынча акча]
Нугайның нурлы йортыннан
Чыгып килә ятырмын.
Үз атамны сорасаң,
Котлыкыя би иде,
Туктамыш хан чапканда
Ул атамнан аерылдым.
Идел эче имин йорт –
Иделемнән аерылдым,
Үз илемнән аерылдым,
Ир Норадын улымнан,
Күз нурымнан аерылдым.
Инде кабул күрмәсәң,
Кайлардан кая китием?
Арбакаш булып су ташып, [арбакаш – арбачы]
Әүкатемне итием. [әүкать – ризык, тамак туйдыру

Анда әйтте Шаһ Тимер:
– Өнәндә булган олы хан;
Тат торының яу түбә, [?]
Олы ханга баш ими,
Тимүчигә баш игән;
Олы атаң Елкыбайдай
Туктамышка баш ими,
Чын тарханым син булып,
Корбым булсаң ни булгай? [корбым – каребем, якын дустым]
Минем өчен чабылган
Котлыкыя ир иде,
Аннан калган бер угыл
Ул син икән, Идегәй,
Синдәй ирне санламый,
Туктамыштай каба хан [каба – тупас]
Үзе миңа биргәндә,
Үз янымда кал, – диде. –
Хасиятле кара тун, [хасиятле – игелекле, файдалы]
Аны өстеңә ки, – диде. –
Син булырсың би, – диде. –
Дау булганны өз, – диде. –
Яу булганны кыр, – диде. –
Йосынчыны үтереп,
Акбеләктәй кызымны
Коткарып алган син икән –
Аны да сиңа бирием,
Кабул итеп ал, – диде.

Анда торып Идегәй,
Шаһ Тимер ни бирсә, аны алды.
Идегәй анда би булды,
Шаһ Тимер аңа ил булды,
Әмма Идегәй үзе кем?
Анысын белмәс ир булды.

VIII
Туктамыш ханның Норадынны мәсхәрәләп сөргәне

Идегәйнең көнен белгәндә
Азамат ир Туктамыш
Көннәрдән бер көн әйтте дир:
– Әзәлдән дошман Идегәй –
Ул да миннән качты, күр!
Тугыз ирем базалмый,
Әйләнеп кире кайтты, күр!
Сәмәркандта утырган
Аягы чонтык Шаһ Тимер
Елдан елга яу булды,
Мин дә аңа яу булдым.
Асылсыздан туган Тимер би
Сәмәркандка шаһ булса,
Унике йортка баш булса,
Янә мин шаһ дип белмимен.
Ярлыгым белән ал нишанлык тамгамны [нишанлык тамгасы – хан пичәте]
Янә бер аңа бирмимен.
Кәмалның улы Киң Җанбай –
Киңәш биргән бием бар;
Мөйтәннән туган Кыпчак би –
Андый батыр ирем бар;
Сансыз татар урдам бар,
Алтын егач тәхетем бар;
Шаһ Тимер янә дау булса,
Алышырга дәртем бар!
Әзәлдән дошман Идегәй –
Ул да миннән киткәндә,
Сәмәркандка җиткәндә,
Асылсыздан туган Шаһ Тимер
Шатланып кабул иткәндә,
Идегәй белән янә бер булса,
Янә миңа яу булса,
Чыңгыздан булган затыма
Икесе бер тиңалмас.
Ике яман берекмәс,
Берексә дә ил алмас,
Индеге көн Идегәй
Шаһ Тимергә би икән,
Аның да калган ялгызы –
Норадын дигән углы бар,
Ул угылын нитәем?

Ул араның эчендә
Үсә бирде Норадын,
Бүз угланнар янында
Йөри бирде Норадын.
Токымы Чыңгыз угланнар
Норадынны күргәндә,
Буйларын басып буй үскән
Ир буласын белгәндә,
Ачуыннан агарып,
Көнчелектән күгәреп,
Йәникә ханәш сүз салды:
– Ханыбыздан баш тартып,
Казак киткән Идегәй – [казак киткән – качак булып киткән]
Аның улы Норадын
Арабызда көн итә:
Ханәкәгә кул сала,
Хан ыруын тиң итә;
Көнәкәгә кул сала,
Кыз-җуанга мәел итә; [мәел – теләк, кызыксыну]
Туктамыштай зур ханнан
Бабамның конын алсам дип,
Атамның үчен алсам дип,
Урынына хан булсам дип,
Үтенеп алып ут ягып,
Кан йөргәсен бәйге итәр. [йөргә – ?]

Азамат ир Туктамыш
Норадынны чакыртты,
Чакыртып алып аны әйтте:
– Бай баласы байга охшар,
Би баласы бигә охшар,
Хан баласы ханга охшар,
Балабан шоңкар кошка охшар; [балабан – ау кошы баласы яки тилгәннең бер төре]
Идегәй миннән баш тартып
Шаһ Тимергә киткәндә,
Аннан калган Норадын –
Аның көне кемгә охшар?

Анда әйтте Норадын:
– Әй ханиям, ханиям!
Бай баласы байга охшар,
Бәйләнми үскән тайга охшар;
Би баласы бигә охшар,
Биек-биек тауга охшар;
Хан баласы ханга охшар,
Ояда шоңкар кошка охшар;
Туктамыш хан барында
Җисер хатын, ятим ул, [җисер – ?]
Аксак, гарип, ярлы, кол –
Аларның көне кемгә охшар?
Йортны бозды йорт биең,
Илне бозды ил биең,
Бозгынлыкта калган ил –
Аның көне кемгә охшар?
Кичәге киткән атамның
Менгәне – кеше аты икән,
Сауганы – кеше биясе,
Җиккәне – кеше дөясе.
Алты айлык агыр йортыңнан
Урын тапмый, атамның
Киселеп китте җөясе, [җөя – эзлеклелек, бу урында нәсел җебе]
Аның көне кемгә охшар?
Әй ханиям, ханиям!
Маңлайдан аккан ачы тир
Табанга җитсә тоз булыр;
Колакка төшкән суык сүз
Йөрәккә җитсә боз булыр;
Агач башын җил борыр,
Адәм башын сүз борыр;
Бар мактанса – табылыр,
Юк мактанса – чабылыр.
Би бигә ялыныр,
Бинең күңеле алыныр,
Аның көне кемгә охшар?
Көнем сиңа төшкәндә,
Минем көнем кемгә охшар?
Әй ханиям, ханиям!
Кол сагышын би белмәс,
Би сагышын хан белмәс,
Ярлы көнен бай белмәс,
Яуның серен яу белмәс;
Ач кадерен тук белмәс,
Сырхау кадерен сау белмәс;
Ым белмәгән тел белмәс,
Тел белмәгән ил белмәс;
Зир кадерен зирәкләр белер, [зир – алтын?]
Ир кадерен ирәннәр белер;
Күп яшәгән ни белер,
Күп кыдырган ул белер!

Норадын алай дигәндә
Туктамыштай олы хан
Ике утырды, бер торды;
Янына алып Җанбайны,
Анда киңәш-уй кылды:
– Котлыкыя би икән –
Аның башын чапканда,
Идегәйне чабып чабалмый,
Бер башыма бәла алдым;
Кобогыл дип белгәнем –
Ул Идегәй булганда,
Җитеп башын алыйм дип,
Үз башыма яу алдым.
Идегәйнең ир углы
Инде калды Норадын,
Норадыннан куркамын.
Бүгеннең таңдагысы бар,
Таңдагының кыямәте бар,
Җисер хатын, ятим ул,
Аксак, гарип, ярлы, кол –
Шуларның бер шәре бар; [шәре – яманлыгы]
Норадынга кул салсам,
Шул шәреннән куркамын.
Шаһ Тимердәй явым бар.
Ул явымнан курыкмыймын:
Идегәй белән давым бар,
Ул давыннан куркамын;
Баласын исән калдырсам,
Бу давыннан куркамын.

Җанбай анда моны әйтте:
– Норадынга кул салсаң,
Идегәй сиңа яу булыр;
Норадын башын буш куйсаң,
Үз башыңа дау булыр.
Аның башын алмагын,
Йортыңда да тотмагын,
Атаңа миннән кит, диеп,
Исән-аман җит, диеп,
Ябага тайга мендереп,
Чүл-далага озаткыл;
Сау калса үзеннән,
Сау калмаса, синнән калмыйдыр.

Җанбай алай дигәндә
Азамат ир Туктамыш
Унике биен чакыртты:
– Алты айлык йортымны
Бер каләмнән үткәргән
Диван бием Байназар; [диван би – канцелярия башы]
Тиң кордашым, кош бием,
Кушагың алтын Кушназар,
Норадындай баланың
Киемнәрен сез бирең!
Алаңгасар Алман би, [алаңгасар – илтифатсыз]
Айбалталы Дөрмән би,
Норадындай баланың
Бар шайманын сез бирең!
Кинегесле Кәрим би, [кинегес – ?]
Уймавыттан Үмәр би, [уймавыт – ?]
Норадындай баланың
Дирбиясен сез бирең!
Янгурадай йорт бием,
Илтәрәстәй ил бием,
Норадындай баланың
Менәренә аты юк,
Качса котылып китәрдәй,
Куганда куып җитәрдәй
Аргамак сайлап сез бирең!
Әйткәнемне тиз бирең!

Хан диваны Байназар,
Хан кош бие Кушназар,
Ягасы ярка ямау тун, [ярка – иләнмәгән]
Колагы юк колакчын
Норадынга апкилде.
Алангасар Алман би,
Айбалталы Дөрмән би
Кынабы юк бер кылыч,
Сабы чыккан бер чукмар
Норадынга апкилде.
Кинегесле Кәрим би,
Уймавыттан Үмәр би,
Киндер аел, бау камчы,
Коешканы юкә җеп, [коешкан – иярнең арт башы]
Өзәңгесез бер ияр
Норадынга апкилде.
Янгурадай йорт бие,
Илтәрәстәй ил бие,
Юкәле нукта кулга алып,
Өер атны өркетеп,
Яманына күз салды.
Кабактай эче өрелгән,
Таяктай муены сузылган,
Тигәнәк сарган яллары
Кочак-кочак тузгыган,
Аяклары аерылган,
Тояклары маерылган, [маерылган – борылган]
Өер атка иярә алмый
Бара торган ябага –
Аңа нукта кидерде.
Янгурасы җитәкләп,
Илтәрәсе этәкләп,
Хан кашына апкилде.

Туктамыш хан анда әйтте:
– Һай Норадын, Норадын,
Алла бирсен морадың!
Атаң икән Идегәй;
Башлы урдамнан баш тартып,
Башың алып киткәндә
Башың исән калдырдым;
Менәреңә ат бирдем,
Кияреңә тун бирдем,
Барыр юлың буш куйдым;
Атың арык, үзең яшь,
Ерак йортка җиләсең,
Атаңа барып җиткәндә
Бездән сәлам диярсең!

Анда атка менгәндә
Уңнан-сулдан “һай” салып,
Хан янында ялчылар
Ябага тайны органда
Кузгалып китте Норадын,
Чыгып китте каладан.
Тибенгесен бер тибеп,
Саурыга камчы органда
Алып качты ябага.
Өч көн үткән арада,
Дүртенче көн булганда –
Идегәй менгән Тим Чуарның
Токымы икән бу Сарала!

IX
Норадынның атасына килгәне, Идегәйнең Аксак Тимер белән берлектә Туктамыш хан өстенә йөргәне

Бу дәрья да ул дәрья,
Ул дәрьядан Сыр-Дәрья;
Саралатын йөздереп
Сыр-Дәрьяны чыкканда,
Атның ялы ятканда,
Кабаклары катканда,
Атка салган ак башлы ияр
Ак күбеккә батканда,
Ай да ун көн дигәндә
Сәмәркандтай шәһәргә
Җитеп килде Норадын.
Шаһ Тимердәй әмирнең
Биектән суккан каласы
Бизәкләп суккан капугы [капуг – капка]
Монарланып күренде. [монар – рәшә, зәңгәр томан]
Капуда торган тоткавыл,
Тоткавыллар белән сөйләшеп,
Үтеп керде Норадын.
Идегәйнең ак сарай –
Җитеп килде Норадын.
Азамат ир Идегәй
Норадынны күргәндә:
– Норадын углым, синме? – дип,
Атылып килеп алдына,
Күзләреннән үбеп углының,
Маңлаеннан искәп сөйгәндә:
– Ялгыздан ялгыз киләсең,
Йөргән юлың аманмы?
Алтай язлар аманмы? [?]
Замандашым, тиңдәшем,
Тиң корбылар аманмы?– [?]
Аны да сорап Идегәй,
Хәл-әхвәлен белгәндә,
Анда әйтте Норадын:
– Идел белән Җаектан,
Сарай белән Болгардан,
Нораның кара комыннан,
Уел белән Кыелдан,
Каргалы, Эләк буеннан,
Татарның тулы йортыннан
Сиңа килдем, атаем!
Айтулыдай анамнан,
Комкәнт дигән каладан,
Сине белгән илеңнән,
Сары тауны җәйләгән
Кәкре кубыз, ай мөез,
Китмән койрык куеңнан,
Маң-ман баскан, маң баскан, [?]
Дүрт аягын тиң баскан,
Өркәчләрен май баскан,
Кабырга озын, карыны киң
Каранар дигән дөяңнән
Сөенче әйтеп киләмен.

Анда әйтте Идегәй:
– Идел дигән ирнеңнән,
Илемне күргән күзеңнән,
Уел дигән авызыңнан,
Татарны әйткән телеңнән
Сары тау дигән сүзеңнән
Миндәй атаң әйләнсен. [сөенечтән кешенең тирәсен әйләнеп чыгу: борынгы йола]

Азамат ир Идегәй
Хәл сорашып белгәндә,
Норадынның ат-тунын,
Бар шайманын күргәндә
Туктамышның нияте
Ни булганын аңлады.
Норадынга өй бирде,
Үз кулыннан сый бирде.
Менәренә ат бирде,
Уеннан уен кылдырып,
Норадынга ял бирде.
Айлар-көннәр үткәчтен,
Норадынны чакыртып,
– Газизем, сөйлә, – дигәндә,
Ир Норадын аны әйтте:
– Ат сөренми җир танымас,
Ир сөренми ил танымас,
Иделдәй илем барында
Шаһ Тимер иле тартмыйдыр,
Һич күңелемә якмыйдыр,
Таңы таң булып атмыйдыр,
Суы су булып акмыйдыр.

Анда әйтте Идегәй:
– Әй Норадын, Норадын,
Нидер синең морадың?

– Әйтсәм әйтим морадым:
Ат та туйган җиренә,
Ир дә туган җиренә;
Кендек каным тамган җир –
Көмеш сулы Идел булганда,
Сине дә куган Туктамыш,
Мине дә куган Туктамыш;
Бабамның башын чаптырган
Әзәлдән яу Туктамыш;
Туктамышта кигем бар, [кик – үч, үпкә]
Кик алганда кинә юк,
Үч алганда үпкә юк;
И газизем, и атам,
Каерылып атны тартаек,
Ана Иделгә кайтаек,
Идел багында ятаек.
Ул Туктамыш хан икән,
Ук-садак билдә булганда
Угыбызны анда атаек,
Ата-ата ятаек!

Анда әйтте Идегәй:
– Әй Норадын, Норадын,
Сагынсам да илемне,
Санласам да санымны,
Туктамыштай бер ханны
Хан итеп белгән ул илгә
Янә бер кире кайтмыймын.
Илемә ул хан булганда
Ил күңелемне тартмыйдыр,
Суы су булып акмыйдыр.

Анда әйтте Норадын:
– Әй газизем, әй атам,
Сарай белән Болгарның,
Иделдәге илеңнең
Халкы ханнан өркә инде,
Татарың белән нугаең
Ханга каршы купты инде,
Идегәй безгә кайтсын дип,
Сөт белән юган кылычын
Кан белән янә юсын дип,
Болгариның Бодай би
Артымнан куа җитеп әйтте инде.
Әй газизем, әй атам,
Каерылып атны тартаек,
Идел чыгып ятаек!
Ук-садак билдә булганда,
Ил-халык бергә булганда,
Угыбызны анда атаек,
Ата-ата ятаек!

Анда әйтте Идегәй:
– Газизем, асыл икәнсең,
Рас сөйләрсең, мырза улым.
Сарай белән Болгарның,
Чулман белән Нократның
Халкы ханнан өреккәндә,
Өркеп мине көткәндә
Без дә анда булаек;
Ил сүзен тоткан – ир булыр,
Ил сүзен кабул кылаек!

Анда килеп Идегәй
Шаһ Тимергә сүз салды:
– Атам Котлыкыя би икән –
Аны суйган Туктамыш,
Йортым йорттан күчереп,
Аны куган Туктамыш;
Идел белән Җаектан,
Бөктергеле Адырдан, [?]
Саралтын суккан Сарайдан,
Әзгәри суккан Болгардан,
Татарның тулы йортыннан
Мине куган Туктамыш;
Индегенең көнендә
Норадын углым булганда,
Аны да илдән куганда,
Чулман белән Нократның
Халкы ханнан өреккәндә,
Өркеп мине көткәндә,
Илеңдә артык калалмам,
Рөхсәт боер, әй әмир,
Иделгә кире кайтаем,
Халкым җыеп алаем,
Туктамышның өстенә
Туп туплап ук бараем, [туп – биредә төркем]
Угымны анда атаем,
Ата биреп ятаем.

Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Идегәйгә аны әйтте:
– Рас әйтерсең, Идегәй би.
Атаң Котлыкыя би иде,
Аны да суйган Туктамыш;
Йортың йорттан күчереп,
Сине дә куган Туктамыш;
Норадын углың булганда,
Аны да куган Туктамыш;
Сыр-Дәрьяның сыртыннан
Сәмәркандтай калама
Баса килгән Туктамыш;
Минем кулдан тай алып,
Атка менгәч мас булган, [мас булган – масайган]
Минем кулдан нан җыеп, [нан – икмәк]
Такка менгәч мас булган [так – тәхет]
Туйгужа улы Туктамыш
Әзәлдән сиңа яу икән,
Әзәлдән миңа яу булды,
Кайта чапсам көн килде.
Синдәй ирем барында
Ул көн миңа бер килде.
Шул Туктамыш өстенә
Кыргын җыеп бараем,
Әзәлдән килгән кигемне [кик – үч, үпкә]
Туктамыштан алаем.

Аны әйтте Шаһ Тимер
Сырлатып хат яздырды.
Ерагына хат юллап,
Якынына ат юллап,
Чирүен җыеп алдырды.
Уң кулында – ир Каплан, [кул – фланг]
Маңлай башы – Идегәй, –
Кыргын юлга юнәлде.
Боларып яткан күлләрнең
Балыгын алды дулатып,
Сыланып яткан суларның
Суларын эчте болгатып;
Күгәреп үскән күксавыл – [күксавыл – далада үскән бер агач]
Күксавылны кыдырып,
Кыларып үскән кау кылган –
Кау кылганны кыдырып,
Килә бирде яу кыргын.
Алды килеп кунган җиргә
Арты килеп куна бирде,
Иравыллар эчкән судан
Соргавыллар кана бирде.
Кара корттай кыймылдап,
Саранчадай шуылдап,
Бар шайманы шыңгырап,
Бәреп егып аударып,
Кыргын кырып бара бирде.
Чүлләгәнгә су булып,
Адашканга юл булып,
Арыган юлда калдырмый,
Аксак атны маермый,
Сансыз чирү, кара яу –
Колавыз булып юл башлап, [колавыз – җитәкче]
Идегәй аны апкилде.
Энҗү дәрья – киң дәрья,
Бәнҗү дәрья – сай дәрья,
Аннан ары Актүбә,
Аннан ары тар Җаек,
Мәкергә оста Шаһ Тимер
Анда килеп туктады.
Чүлдән килгән чирүе
Җаектан килеп су эчте –
Җаек кайтып бер төште.
Куышын корып кунышлап,
Кыргын анда мәл тапты. [?]

Җаектан ашу Актүбә,
Актүбәгә менгәндә,
Идел-йортны күргәндә,
Туфрагын үбеп ярсулап,
Идегәй анда тулгады:
– И Идел-йорт, Идел-йорт,
Идел эче имин йорт,
Атам кияү булган йорт –
Иелеп тәзем кылган йорт [тәзем – тәгъзим, олылау]
Анам килен булган йорт –
Иелеп сәлам әйткән йорт;
Кендегемне кискән йорт,
Керем-коңым юган йорт;
Бия сауган сөтле йорт,
Кымыз эчкән котлы йорт;
Идел-Җаек арасы
Елкы белән тулган йорт,
Казан-Болгар арасы
Кала белән тулган йорт;
Ашлы белән Ибраһим
Ашлык белән тулган йорт,
Ата-бабам тоткан йорт,
Котлы булсын туган йорт!
Айдан якты нәрсә юк
Кара болыт басмаса,
Адәм гарибә шул булыр –
Кайтып илен тапмаса!
Мин барамын, барамын,
Үз илемне аламын;
Агачы айбар күренгән, [айбар – ?]
Маллары суга иелгән,
Яфраклары калкандай,
Ботагы көмеш алкадай,
Алмасы бар йөрәктәй,
Балтырганы беләктәй,
Син түгелме туган йорт,
Ач тамагым туйган йорт?
Котлы булсын туган йорт!
Утыра идек җайлашып,
Күк тугайга бия бәйләшеп,
Колын тайдай уйнашып,
Ияләшеп утырып,
Иделдән саба тутырып,
Тиң-кордашка кушылып,
Монда кымыз эчкән без идек.
Яфракларың саргаеп,
Күк тугаең каралып,
Хан Туктамыш кулында
Син ни булдың, туган йорт?
Синдәй илдән аерылган
Мин ни булдым, туган йорт?
Оч-албаты өлкән су [?]
Унике йортны сугарган,
Суы тәмен салмаган,
Эчмәгән җан калмаган
Идел белән Җаегым,
Чулман белән Нократым,
Синдәй йортым булганда
Сине миннән аерган,
Мине синнән аерган,
Бай йортымны кол иткән,
Тук йортымны ач иткән
Туктамышны чабыйм дип,
Үз йортымны алыйм дип,
Сиңа килдем, туган йорт!

Идегәй килә ятканда,
Ябырылып килгән яу кыргын
Җаекка ятып ял тапканда
Туктамыштай олы хан
Сараенда ятып төш күрде.
Уянып уйлар бакканда
Юранып юрау тапмады.
Төш юраучы карт хуҗа
Сараенда бар икән,
Аны чакырып алдырып,
Туктамыш хан аңа әйтте:

– Әй юраучы, юраучы,
Мин бу кичә төш күрдем:
Алдымда барган бүз куян,
Бүз куянны качырдым.
Иделнең буе Ашлы су,
Ашлы суга ат салдым,
Акбүз атым батырдым.
Бер чак аннан котылдым,
Өйгә кайттым – туй бирдем,
Тулай йортны җыйнадым.
Алтын ләнгәз эчендә [ләнгәз – ләгән]
Оча белән түш итен
Мин табынга чыгардым.
Ул дигәндә, бу дигәй:
Кыелып төшеп ак кыйгыр, [кыйгыр – кечерәк бер урман кошы]
Оча белән түш итен
Кагып алды кулымнан.
Ишек алдым байтирәк,
Байтирәгем егылды,
Туксан икән яфрагы –
Туксаны да коелды.
Баулы торган кара кош
Өркеп очты авага.
Далбай алып чакырдым, [далбай – кош чакыра торган быргы]
Әйләнеп кошым кайтмады,
Авалап китеп юк булды –
Ул ни булыр, әй хуҗам?

Төш юраучы карт әйтте:
– Каугалы күл, Ку күлне [ку – аккош]
Кусыз булыр дипме идең?
Чагалалы Чалкар күл [чагала – акчарлак]
Чаңсыз булыр дипме идең? [чаң – тузан?]
Идегәй исән икәндә
Җунҗыгалы башыңны [җунҗыга – таҗ]
Даусыз булыр дипме идең?
Ул – күрәсең булмасын!
Алдыңнан качкан бүз куян,
Бүз куянны качырсаң,
Чыңгыздан калган дәүләтең –
Ул китәре булмасын.
Иделнең буе Ашлы су,
Тонык булса – ул кайгы.
Акбүз атың батырсаң,
Атыңны тоткан балчыгы –
Татарның каны булмасын.
Төшеңдә биргән олы туй –
Өнеңдә гауга булмасын.
Оча дигән – Ханәкә,
Түш ите дигән – Көнәкә,
Кыелып төшкән бүз кыйгыр –
Килә җиткән Идегәй:
Ике бер тиң кызыңны
Тиген улҗа кылмасын.
Айый торган җаным юк,
Әйтсәм янә әйтәем:
Байтирәгең егылса,
Ул байтирәк – син үзең,
Туксан яфрак дигәнең –
Туксан башлы урдаңның
Туксан туы булмасын. [туы – байрагы]
Өркеп очкан кара кош –
Бер чебендәй җаныгыз,
Ул чыгарга булмасын!

Туктамыштай олы хан
Төш юраучы юрау биргәндә
Төсе китте, ак булды,
Ак булган соң аны әйтте:
– Син – Идегәйнең ире икән,
Аның остаз пире икән,
Үле бүренең башы белән
Тере атаңны куркытма,
Токымыңны орасы!

Аны әйтеп Туктамыш,
Җәлладларын чакыртып,
Юраучыны тоттырып,
Тар зинданга яптырды.
Идегәй килде дигәндә
Идел-йорттан кот китте.

Кәмалның улы Киң Җанбай
Киңәшен биреп килгәндә
Туктамышка аны әйтте:
– Идегәй андый ир иде –
Үзеннән бер яшь олыга:
“Без тораек, газизем,
Сез белерсез”, – дир иде;
Үзеннән бер яшь кечегә:
“Син тора тор, газизем,
Без белербез” – дир иде.
Идегәйнең остазы
Пир Галәтдин ир иде;
Пирдән узып эш кылмас,
Пирен аңа күндерик,
Җаекка килеп ятканда
Явын кире дүндерик,
Ул тоткарлап торганда
Урда корып торыек!

Азамат ир Туктамыш,
Бу киңәшне хуп күреп,
Пир Галәтдин остазын
Җаекта яткан Идегәйгә
Илче кылып җибәрде.

Мулладан мулла ияртеп
Пир Галәтдин килгәндә
Идегәй би сәламләп,
Кулыннан үбеп каршы алды.
Куй симезен суйдырып,
Тугыз төрле аш биреп,
Хезмәтендә кол булды.
Ахшам ятты, таң атты,
Таң агарып атканда,
Көн кызарып чыкканда,
Муллаларың ияртеп,
Пир Галәтдин купканда
Идегәй аңа йөгенде:
– Без торыек, газизем,
Сез сөйләгез, – дия торды.

Пир Галәтдин анда әйтте:
– Әй балам, әй балам,
Иләштермәк илчедән, [иләштерү – ияләшү]
Яулаштырмак яучыдан;
Туксан башлы урданың,
Ил эчендә мулланың
Рәсүл нәселе Сәетнең,
Туктамыштай патшаның
Ни языгы бар булса,
Теләп килдем, әй балам!
Каерылып атың тарт, балам,
Бу сәфәрдән кайт, балам;
Бу сәфәрдән кайтмасаң,
Әүвәлгедәй ил булып,
Туктамышка би булып,
Ак сарайга кайт, балам!

Анда әйтте Идегәй:
– “Иләштермәк илчедән,
Яулаштырмак яучыдан”,
Яхшы әйттең, остазым!
Йортым йорттан күчереп,
Котлыкыя атамны
Чүң бүкәнгә чүктереп
Туктамыш хан чапканда,
Пирем, анда кайда идең?
Алты угыллы Җантимер –
Ул да синдәй пир иде.
Атамны йолып ул торды,
Мине йолып ул торды,
Менә ул карт пир иде.
Мин биләүдә ятканда,
Туктамыш мине чапканда,
Җантимер салып үз углын,
Туктамыш аны чапканда,
Гөнаһсыз сабый баланың
Бишектә каны акканда,
Пирем, анда кайда идең?
Идел белән Җаектан,
Татарның тулы йортыннан,
Байтак куган җиремнән
Туктамыш хан мине куганда,
Пирем, анда кайда идең?
Гөнаһсыз улым Норадын –
Ябага тайга менгезеп,
Ямау туннар кигезеп,
Туктамыштай олы хан,
Аны да чүлгә куганда,
Пирем, анда кайда идең?
Туктамыш ханның көнендә
Җисер хатын, ятим ул, [җисер – ?]
Аксак, гарип, зарлы, кол –
Аларның салган бер аһы
Күк белән җирне тотканда,
Пирем, анда кайда идең?
“Иләштермәк илчедән...”
Иләшер көн булганда,
Пирем, анда кайда идең?
“Яулаштырмак яучыдан...”
Яулашыр көн булганда
Туктамыштай ханыңның
Языгы бүген йолынмас,
Теләгең бүген бирелмәс,
Каерылып атың тарт, прием,
Бу сәфәрдән кайт, пирем!

Аны әйтеп Идегәй
Остазын кире җибәрде.
Тора килеп урыныннан
Шаһ Тимергә аны әйтте:
– Идел белән Җаектан,
Нократ белән Чулманнан,
Әзгәри суккан Болгардан,
Бөктәргеле Адырдан,
Нораның кара комыннан,
Уел белән Кыелдан
Халыгым кубып килгәндә
Каршы барып алаем;
Син кузгалып чапканда,
Туктамышны басканда
Мин дә бер сугып багаем,
Багымны сынап караем, [багымны – бәхетемне]
Рөхсәт биргел, әй әмир!

Аны әйтеп Идегәй,
Углын алып уңына,
Кырык ирен алып сулына,
Төнгә карый юнәлде. [төнгә – төньякка]

X
Аксак Тимернең Туктамыш хан белән орыш башлап хур булганы

Пир Галәтдин кайтканда,
Идегәйнең җавабын
Туктамышка әйткәндә,
Туктамыштай олы хан
Урдасына яр салды.
Ул да атланды каладан,
Бу да атланды каладан,
Тугыз батыр агасы
Мөйтәннән туган Кыпчак би,
Исәнтәй улы Ходайбирде би,
Кара Куҗа Аргын би,
Кәмалның улы Киң Җанбай,
Янгурадай йорт бие,
Илтәрәстәй ил бие,
Алаңгасар Алман би,
Айбалталы Дөрмән би,
Байназардай диван би,
Кинегесле Кәрим би,
Уймавыттан Үмәр би,
Тарлавыктан Төмән би,
Мең башыннан йөз башы,
Йөз башыннан ун башы,
Иравылдан иравыл,
Соргавылдан соргавыл,
Ясавылдан ясавыл –
Бар да атланды каладан.
Алпан-тилпән атлаган
Заты Чыңгыз ни ир бар – [Чыңгыз затыннан булган]
Бар да атланды сарайдан.
Ат менгән дә калмады,
Тай менгән дә калмады,
Куңалтак киеп күн итек, [куңалтак – яланаякка]
Җайдак менгән сыбайның,
Җәяүләп төшкән явырның [явыр – яу ире, сугышчы]
Исәбе-саны булмады.
Чыңгыздан килгән кара ту –
Кара туны күтәртеп,
Чирүен әйдәп атланып,
Кара туп сөйрәп, “гөрс” итеп,
Азамат ир Туктамыш
Каладан чыгып туктады.

Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Туктамышның хәлен күргәндә
Хәйләгә талып уй кылды,
Уй кылганда бу диде:
– Идегәй торып китте инде;
Иленнән кайта килгәнче
Мин дә аны көтмәем,
Эшемне күреп калыем;
Туктамыштай тукал хан [тукал – мүкләк]
Иделдән кубып килгәндә
Җаектан кубып барыем.
Кизәгемне биргәнче, [кизәк – нәүбәт]
Кизәнеп сугып калыем,
Йорт-казнасын алыем...
Идегәй кайтып килгәндә
Аны уртакчы итмәем,
Аның да Идел йортына
Мин баш булып алаем!

Аны әйтеп Шаһ Тимер,
Аламанын торгызды. [аламан – масса (гаскәр)]
Уң кул бие Ир Каплан,
Аны уңнан торгызып,
Сул кул бие Кыйгырчык,
Аны сулдан торгызып,
Алдына филләр тездереп,
Теше кайраулы ак филне
Төшәр юлга куйдырып,
Өстенә чатыр кордырып,
Эченә үзен кундырып,
Җаектан алып Иделгә
Як кыргынын торгызып,
Ул да килеп туктады.
Ике чирү кара яу
Ике яктан бер килеп,
Кылдай мәйдан тартылды.

Беравык мәйдан тын булды.
Шаһ Тимердән бер батыр –
Уң кул бие Ир Каплан,
Кигәне көмеш ак савыт, [савыт – көбә]
Көн ярыктай балк итеп, [көн ярык – көн яктысы]
Тугыз батман, тугыз теш
Туң чукмарын кулга элеп,
Ат сикертеп уртага,
Мәйдан тотып туктады.

Туктамыш хан ягыннан
Карагай буе ат менеп,
Мең чүкечле тимер тун –
Биген биккә тарттырып,
Күгән салып каптырып,
Сиксән сөям сөңгене
Селтәмәстән кулга алып,
Мөйтәннән туган Кыпчак би
Чыга куйды “гөрс” итеп!
Каршыга килеп бер торды,
Карагай буе сөңгесен
Ир Капланга бер орды;
Органы карь итмәде, [карь итмәде – тәэсир итмәде]
Сиксән сөям сөңгесе [сөям – 18 см чамасы]
Ак савыттан үтмәде,
Үтеп тәнгә җитмәде.

Аван икән Ир Каплан: [аван – уңган, җитез]
Кармак булып каешып, [каешып – ?]
Җиз бармагы маешып, [маешып – борылып, сырланып]
Кыпчак бигә елышып,
Туң чукмарын бер орды.
Сиксән сөям сөңгене
Сындырып күккә кыйратты.
Мең чүкечле тимер тун
Чукмар төшеп “шаңк” итте.
Тугыз батман, тугыз теш
Тугыз җирдән батканда
Ат саурысы селкенеп,
Сан сөяген тартканда
Селкенмәде Кыпчак би.
Җитеп килеп Ир Каплан
Җиз якасын бер тотты,
Җиз элмәген бер тартты.
Карагай буе кола аты
Аелдаен айкалды,
Бурадаен чайкалды, [бура – ата дөя]
Буралып утырып атына,
Чайкалмады Кыпчак би.
Утыра биреп арсаеп, [арсаеп –?]
Калканы кулда калкаеп,
Ир Капланга бер җитеп,
Иңсәсеннән бер тотты.
Как сөяген каерып,
Куйдай итеп маерып, [маерып – бөтереп]
Ир Капланны өереп,
Туктамыш хан кашына
Саугатка алып китерде. [саугат – сугыш тоткыны]

Анда әйтте Кыпчак би:
– Йортым Идел-йорт икән,
Үзем Кыпчак би икән,
Йортым яудан чаптырмам,
Шаһ Тимергә баш ормам!
Батыры булса Ир Каплан,
Бакыртып егып артыннан,
Башы белән китердем,
Фәрман синең, ханиям!

Азамат ир Туктамыш
Анда торып аны әйтте:
– Салкын казан, суык су,
Ир йөрәге басылсын –
Суырып алып йөрәген,
Суык суга баса бир;
Үпкәсе калкып үсмәсен,
Өстенә таш сала бир!

Ир Капланны үтереп,
Карагай буе ат менеп,
Сиксән сөям сөңгене
Селтәмәстән кулга алып,
Мөйтәннән туган Кыпчак би
Янә чыкты “гөрс” итеп.
Иртәдән тоткан мәйданын
Кичкә шаен бирмәде.
Унике сөңге сындырды,
Уналты балта кыерды.
Ир Капланнан күп өстен
Утыз тугыз пәлванны
Кайсын алып иңсәдән,
Кайсын алып якадан,
Бакыртып егып атыннан,
Башы белән күтәреп,
Туктамыш хан кашына
Илтә бирде саугатка.
Теше кайраулы ак филдә
Төшмәенчә утырган
Шаһ Тимердәй әмирнең
Башына дөнья тар булды,
Күрә-күрә кур булды, [күрмәс булды]
Ике күзе кан булды.
Хәйран җиргә дан итеп,
Хан урдасы кордырып,
Азамат ир Туктамыш
Ал-каршында торганда,
Унбиш чура арталмас, [арталмас – йөкләп китә алмас]
Унике атан тарталмас,
Чыңгыздан калган кара ту –
Аны уңнан бастырып,
Салкын казан, суык су –
Аны сулдан астырып,
Думбак салып органда,
Утыз тугыз пәлванны
Бер Кыпчак би кырганда,
Тустагандай тулы күз –
Туктамыштай Чыңгыз зат
Калкая биреп көлгәндә,
Кизәк көткән ирләре
Кизәнмичүк торганда,
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Иренен тешләп күк булды:
– Туктамышның бер ире
Кырык иремә тиң икән,
Как башымны күк орды,
Туфрагым тарткан җир икән,
Ни шомлыгым булды? – дип,
Иманын әйтеп утырды.
Утырганы шул төсле –
Бер утырды, бер торды.

Көн кызарып батканда,
Ай агарып чыкканда,
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Кайтып кунды кунышка.
Кунып тәгамь капмады,
Уңына торып әйләнде,
Сулына торып әйләнде,
Башыннан уе китмәде.
Бер дә йокы татмады.
Таң агарып атканда,
Көн күгәреп чыкканда
Шәһре Сарай астында,
Айдаланың башында,
Сансыз татар, кара яу;
Хан урдасы корылып,
Кылдай мәйдан тартылып,
Ун мең казан аш салып,
Ун мең төтен ут ягып,
Һай-һу тагын башланды.

Унбиш чура арталмас,
Унике атан тарталмас
Чыңгыздан калган кара ту –
Аны уңнан бастырып,
Салкын казан, суык су –
Аны сулдан астырып,
Алтын башлы чаң кубыз,
Саз-сорнаен чыңгытып,
Күн давылбаз төйдереп,
Дум думбагын ордырып,
Заты Чыңгыз Туктамыш
Анда тәхет кордырып,
Калкая биреп утырды.

Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Ак филенә менгәндә,
Кыргын явын торгызып,
Каршыдан торып килгәндә,
Күңеле үскән Кыпчак би
Карагай буе ат менеп,
Тагын килеп мәйданга
Чыга куйды “гөрс” итеп!ъ
Әмир Бырлас Шаһ Тимер:
– Мәйданым тоткан кем калды? – дип,
Уңына торып бер бакты,
Сулына торып бер бакты,
Йөзе сүнеп каралган
Аламанын күргәндә,
Калтырап иман укыган
Муллаларын күргәндә
Эче янып ут булды,
Тышы катып боз булды.
Анда торып моны әйтте:
– Сәмәркандтай шәһәргә
Сырлап мәчет салдырдым;
Бохарадай шәһәргә
Бурлап мәчет салдырдым;
Җитмеш ханны үтердем,
Җитмеш йортны яндырдым,
Җитмеш җитеп килгәндә
Явырдан явырым калмады,
Яу башлар ирем калмады;
Йөрәгенә сыймаган
Саф азамат батыр ирләрем –
Салкын казан эчендә,
Йөрәге судан шешенде.
Туктамыш чапса, кем калды?
Ни шомлыкка тарыдым? –
Аны әйтеп Шаһ Тимер,
Күмердәй кара киселде.

XI
Идегәйнең Туктамыш хан урдасы белән орышканы

Ул дигәнче бу булды:
Кара болыт якынлап,
Көн урынына төн булды.
Бөркелеп чыккан тузаннан
Җир белән күк бер булды.
Яшене-уты ялтырап,
Тәңредән ут килде дип,
Күк ярылды, җир ауды,
Бер фәлакәт инде дип, [бәла, афәт]
Ханнар катып торганда,
Яулар посып торганда,
Анда тузан ачылып,
Илле төрле ту белән,
Илле меңлек яу белән
Җитеп килде Идегәй.
Унҗиде ире кашында,
Кырык ире артында,
Чуар атын уйнатып,
Ашыкмый мәйдан буйлатып
Үтеп керде Идегәй.

Туктамыштай зар ханнар,
Тук богадай тарханнар, [бога – үгез]
Заты Чыңгыз солтаннар,
Атаның булган баласы,
Аганың булган энесе
Идегәйдәй бер ирнең
Йөрешенә карады.

Тимгел Чуар, Тим Чуар,
Тим Чуары – астында,
Солтанатлы ай бүрек
Бөркет кыяк башында,
Ал караука ак алтын [караука – ?]
Кигән туны өстендә;
Яурыны киң алпатлы, [алпатлы]
Суймырыктай сымбатлы, [суймырык – ?]
Арбадан киң күкрәге,
Арыслан юан беләге;
Ашыкмый йөреп атлатып,
Кыпчак бигә килгәндә,
Озактан сәлам биргәндә
Кыпчак бине Идегәйнең
Өрәге басып, агарып,
Буыны бетеп, таралып,
Тыны бетеп, каралып,
Беравык өнсез торгачтын:
– Бүген каста булдым! – дип,
Бакырып качты даладан.
Ялгызы тотып бер мәйдан,
Яу батыры Идегәй
Сузылмалы кылычын
Кармап алып сабыннан,
Суырып алып кабыннан,
Оран салып айкады.
Күк капугы ачылып,
Күз камашып калгандай
Дала йөзе балк итте.
Чуар атын бер типте,
Тибенгедән тир чыкты;
Каршыда торган кара яу
Туксан башлы урданың
Каршыннан килеп акырып,
Маңлаена бер сукты,
Таңлаеннан ут чыкты. [таңлай – аңкау]
Андый итеп бер сукты –
Туксан урда бер купты!

Анда купты бер орыш –
Идегәйнең орышы,
Дөньяларда булмаган
Ир Идегәй сугышы.
Румнан купкан Эскәндәр – [Александр Македонский]
Ул да андый орган юк.
Дарап улы Өрестәм –
Ул да андый орган юк.
Юзекәй улы ир Чыңгыз
Бер сукканда ун суккан,
Ташка сукса ут чыккан,
Җиргә сукса су чыккан,
Иргә сукса кан чыккан,
Канга сукса җан чыккан;
Ир Идегәй органда
Аннан өстен орышты!
Шаң-шаң иткән шам кылыч –
Идегәйнең кылычы.
Төндә балкыр ут булган,
Көндә балкыр су булган,
Ут елдырым яшен таш –
Чын булаттан корычы,
Аждаһадай сулаган
Ул кылычның сулышы.
Бер селтәде – бере ауды,
Бере ауганга уны ауды,
Ун ауганның җиле бар,
Уны белән йөзе ауды,
Йөзе ауганга меңе ауды.
Караны кара димәде,
Бине күзгә элмәде,
Үлем дигән казаны
Чебендәен күрмәде.
Боркырап чыккан төтенен,
Кайнап торган казанын,
Корулы торган чатырын,
Барын бердәй аударып,
Үлән ярган бүредәй,
Адәм егып юл ярып,
Килә бирде Идегәй.
Салкын казан, суык су –
Аны җитеп аударып,
Чыңгыздан калган кара ту –
Аны җитеп аударып,
Ат астында калдырып,
Тоякка салып сындырып,
Юлда барын таптатып,
Сөрә бирде Идегәй.
Идегәй килә дигәндә
Аны белгән ни ир бар –
Урда бозып таралды.
Азамат ир Туктамыш –
Унике ире алдында,
Тугыз ире артында,
Туксан башлы урдасын
Тәңре хөкеменә тапшырып,
Дәрвазасын яптырып,
Шәһәренә кереп камалды.

Исәңгерәп калган Шаһ Тимер
Исенә килеп турланды. [?]
Идегәйнең эзеннән
Филләрен сөреп атланды.
“Качкан яуга хатын ир!”
Өреккән куйдай урданы
Алаеннан бастырып, [алай – полк]
Тоякка салып таптады.

Кылычын елан уйнатып,
Бара бирде Идегәй.
Үлесен күзгә элмәде,
Тересенә көлмәде,
Туктамышның дәрвазасына
Туры барды Идегәй.

Кул яссуы тимердән
Унике колач дәрваза.
Килеп җитеп Идегәй,
Кул табанын бер орды.
Дәрвазасын кубарып,
Авага атып җибәрде.
Ул дигәнчә бу булды:
Көн тотылып төн булды.
Унике йолдыз, ялгыз ай
Көндез күктә балкытып,
Унике колча дәрваза
Авалып төшеп, шаңк итте.

Ул да булып булмады,
Маңлайлары ялтырап,
Тулы кашы калтырап,
Саралатын уйнатып,
Җитеп килде Норадын.
Дәрвазадан юл ярып,
Үтеп керде Норадын.
Атадан күргән һөнәрен
Җитеп күрде Норадын.
Янтаеп кылыч органда
Әҗәллесен үтерде,
Имгәклесен бетерде.

Алаңгасар Алман бине
Акыртып кисте Норадын;
Байназардай Диван бине
Бугалак салып муйнына,
Бакыртып кисте Норадын;
Айбалталы Дөрмән бине
Дәрвазага бәйләтеп,
Дулатып кисте Норадын;
Кинегесле Кәрим бине
Кикертеп кисте Норадын;
Уймавыттан Үмәр бине
Үкертеп кисте Норадын;
Чакмалы би Чакмагышны
Чалакайтып кисте Норадын;
Янгурадай йорт биен
Яндырып кисте Норадын;
Илтәрәстәй ил биен
Илертеп кисте Норадын.

Ата улны белмәде,
Ана кызны белмәде,
Кем урдасы кем якта –
Явыр явын белмәде.

Азамат ир Туктамыш
Күккә бакты – ут күрде,
Җиргә бакты – кан күрде,
Ук атканда ук үтмәс,
Сөңге салсаң, сөңге үтмәс,
Тугыз күзле кирәүкә
Туктамыш хан кигәндә,
Карагай найза таянып, [найза – агач саплы, тешле сөңге]
Тукмак яллы турыны
Актачыдан тоттырып, [актачы – атлар башлыгы]
Туктамыш хан менгәндә
Хан ханәше Йәникә
Тезгенгә килеп асылды:
– Чыга күрмә далага,
Кар-каралы башыңны
Кагып алыр Идегәй,
Җунҗыгалы башыңны
Егып алыр Идегәй,
Чыга күрмә далага!

Анда килеп Киң Җанбай
Йәникәгә аны әйтте:
– Елама, ханәш, елама,
Күчәрчелек булганда [күчәрчелек – күчәргә туры килү]
Катардагы нарга көч; [катардагы – яндагы; нар – дөя1]
Яугәрчелек булганда [яугәрчелек – сугышчылык]
Уң яктагы кырга көч; [?]
Яу якадан алганда
Бер чебендәй җанга көч;
Баш исәндә җан исән,
Ханның башы калсын, – дип,
Тезген башын кулга алып,
Атның башын каерып,
Йәникәдән аерып,
Ас күчәгә юл алды. [ас күчә – аскы урам]
Ас күчә дә өс күчә –
Биләр йөргән бүз күчә.
Яшерен бикне ачтырып,
Йөздән артык ир белән
Туктамыштай олы хан
Киң далага юнәлде.

XII
Туктамыш ханның сарайдан качып киткәндә тулгап әйткәне

– Әй егетләр, чуралар! –
Урманбит би үлгәндә,
Ун сан нугай бөлгәндә, [ун сан – йөз мең]
Шаһназар батыр яудан
Яралы барып килгәндә,
Алач та алач булганда, [алач – казакъның бер ыруы?]
Алачадан хан булганда,
Аяз да көннәр монарланып,
Гарасат уты янганда,
Бура боздан тайганда,
Бутасы баш күтәреп торганда,
Каз очып шоңкар куганда,
Ханнан гайрәт киткәндә,
Бигә мидәт иңгәндә, [мидәт – ?]
Хан качып, би куганда,
Хан йөрүгә төшкәндә,
Идегәй мырза талашып,
Ил соңына төшкәндә, –
Хан Туктамыш гарьләнеп,
Байтагым дип зарланып [байтак – халык? пайтәхет?]
Аны әйтеп тулгады:

– Әй байтагым, байтагым,
Сине алдырдым мин тагын,
Дошман талар килгән соң,
Әл-аман бул миннән соң!
Байтагымның эчендә
Ун сан минем нугаем;
Синнән тагын аерылдым,
Әл-аман бул миннән соң!
Ун сан нугайдан азак,
Өч йөз алтмыш йорт казак,
Синнән тагын аерылдым,
Әл-аман бул миннән соң!
Унбиш чурам арталмас,
Унике атан тарталмас,
Чыңгыздан калган кара ту,
Сине яуда калдырдым,
Әл-аман бул миннән соң!
Башлы,башлы, башлы урда,
Башта сине алдырдым;
Байтагы эчеп бетермәс
Бал чапчактан аерылдым,
Әл-аман бул миннән соң!
Сулап булат игәгән
Алыбымнан аерылдым;
Күтәрмә буе сум алтын
Күрекле тагаемнан аерылдым, [тагай – тәхет]
Чат та ефәк коршанган [коршанган – ябынган]
Саф солтаннан аерылдым; [саф солтан – хан балалары]
Кушаллык өйгә баш булган [кушаллык өй – куш өй]
Ханәкәдәй аруны,
Көнәкәдәй сылуны,
Йәникәдәй бикәчне
Капыллыкта тиген улҗа кылдырдым,
Әл-аман бул миннән соң!
Арадан кулар очырмас,
Өч йөз сөңге кыргытмас,
Тарлан бүздән аерылдым;
Йөрүдә чыбык сирпетмәс,
Чабуда колан ияртмәс,
Карыганчы көч булган [карыганчы – картайганчы]
Каранардан аерылдым,
Әл-аман бул миннән соң!
Урманбит би үлгән йорт,
Шаһназар батыр яудан
Яралы барып килгән йорт;
Үзән дә Үзән, Үзән су
Үзәкләп урдам корган йорт,
Үзәкләп суккан сум тимер [сум тимер – озынча сугылган тоташ тимер]
Ишегемә сынҗыр булган йорт; [сынҗыр – чылбыр]
Үзәкләп кунган урданың
Башына тынгы кунган йорт,
Тынычлык, мазаң алдырдым,
Әл-аман бул миннән соң!
Тулыксыган ана Идел,
Тулыксып урдам кунган йорт,
Байтагымның баласы
Туып-үскән уңган йорт,
Уңышыңны алдырдым,
Әл-аман бул миннән соң!
Кундакка урдам кундырып, [кундак – ?]
Хан сараен салдырып,
Артыма чатыр кундырып,
Алдыма базар кордырып,
Алтыннан акча кистереп,
Шул алтынның мөһерене
Үз исемемә суктырып,
Тагы аз гына мин анда
Хан булыем дип идем,
Сине тагын алдырдым,
Әл-аман бул миннән соң!
Иртән торып кош чөйсәм,
Каз белән ку алдырган Идел-йорт;
Ат башындай сары алтын
Сандыгымда яткан йорт.
Иңгәү тирән Идел-йорт, [иңгәү – ?]
Җәйләү салган котлы йорт;
Кечкенә җаным Йәникә
Киленчәк булып төшкән йорт,
Йөгенеп аяк алган йорт,
Иелеп сәлам биргән йорт,
Күрекле туган сылуны
Бикәч итеп алган йорт,
Ак бөркәнчек салган йорт,
Ал иннеген яккан йорт,
Кызыл мәрҗән таккан йорт;
Акбүз атка менгән йорт,
Яңгыз да каргам Кадыйрбирде, [?]
Кадыйрбирде солтан туган йорт,
Каплы камка ерткан йорт; [камка – парча (тукыма)]
Ун сан нугай җыйган йорт;
Өлкән бер туй кылган йорт;
Ялгызыма алкыш тисен дип,
Арак белән шарапка [аракы белән шәрабка]
Шунда яман туйган йорт,
Туктамыш ханның иде йорт,
Индедән соң котлы булсын!

Юыктан сиңа килә алмам, [юык – якын]
Алыстан сине күрә алмам,
Юык та булса җитә алмам,
Җәяүлек башка төшкән соң,
Әл-аман бул миннән соң!

Мин маңлаем көнгә көймәдем,
Табаным җиргә тимәдем;
Башка зурлык төшкәндә [зурлык – зарлык]
Ялгызлы каргам Кадыйрбирде – [?]
Маңлаеннан искәп сөймәдем,
Әл-аман бул миннән соң!

Аны әйтеп Туктамыш,
Йөз батырын янга алып,
Киң Җанбайны уңга алып,
Янә юлга юнәлде.
Янә бер көн барган соң
Киң Җанбайга анда әйтте:
– Бу барганнан барырмын,
Йөгереклеге сыналган,
Куш йөрәкле яралган
Тукмак яллы туратым
Үз астымда булганда,
Идегәй мине куганда,
Айлык юлым алдан алырмын.
Болгардаен калам бар,
Болгар йортын алырмын,
Болгарда да тынмасам,
Куе урманның төбендә
Куерып аккан Ашыт су,
Кара урманның төбендә
Каралып аккан Казан суы,
Казан суы буенда
Капкасы биек таш Казан,
Ул каламны алырмын;
Инде анда да тынмасам,
Чулманны кайта кичәрмен,
Җүкә Таудан үтәрмен;
Җүкә Тавым аръягы –
Ышыктан аккан Ык суы,
Аның да чыгып башына,
Даладан дала үтәрмен.

Туктамыш аны әйткәндә,
Кача биреп киткәндә,
Илен алды Идегәй.
Сарай дигән каласы,
Сиксән күчә арасы,
Сары мәрмәр Алтын Таш
Туры барды Идегәй.
Алтыннан суккан Ак Урда,
Көмештән суккан ак ишек,
Төсе суык чын булат
Очы белән ачтырып
Инә бирде Идегәй.

Анда инеп Идегәй,
Шаһ Тимергә анда әйтте:
– Сары мәрмәр Алтын Таш –
Сарайны саклап торайсын;
Алла үземә биргәндә
Туктамышның эзеннән
Эз чыгарып алыем,
Башына кылыч чабыем;
Ил күңелен тындырып,
Ир күңелен табыем.

Аны әйтеп Идегәй,
Шаһ Тимердән аерылды.
Норадынны янга алып,
Ирәннәрен уңга алып,
Болгардаен шәһәргә
Туры барды Идегәй.

Килә җитеп Идегәй
Болгарны танып танымый,
Хәйран калып туктады:
Алтынлап сүрә яздырган,
Ал бизәкле айкапу – [ай кебек түгәрәкләп ясалган капка]
Айкапуны тапмады,
Айкапуның тупсасы,
Куш манара – ак яңак,
Ак яңакны тапмады.
Калага аяк басканда
Каерылып яткан таш күрде,
Көйрәп яткан көл күрде,
Адәм заты тапмады.
Шәһре Болгар уртасы
Өсте мәрҗән, асты таш
Алтмыш колач манара –
Күз өстендә гәүһәр каш;
Анда җитеп килгәндә,
Төтеннән чатнап ярылган
Манараны күргәндә,
Ул манара төбендә
Башын учлап утырган,
Чәче челдәй агарган [чел – ?]
Бодайбине күрде Идегәй.

– Көлгә-ташка болганып,
Болгарыңа ни булды?
Челдәй чәче агарып,
Бодайбигә ни булды?

Анда әйтте Бодайби:
– Көлгә-ташка болганып,
Болгарыма ни булгай –
Чыңгыз улы Җүчи хан –
Ул да ватып ватмаган,
Җүчи улы Байду хан –
Ул да бозып бозмаган
Болгарым бүген бозылды.
Талха-Зәбир сәхәбә
Аягын баскан айкапу –
Айкапусы егылды.
Челдәй чәчем агарып,
Бодайби булып ни кылыйм?
Син дә булып ир булдың,
Баба Төкләс улы пир булдың;
Сыенганым син идең,
Бу җиһанның фетнәсе
Аксак Тимер дошманны
Сарайга алып китердең,
Йөз баһадир иреннән
Йорт-җиремне бастырдың.
Әзгәри суккан Әтрәчне
Эргәсеннән актарып, [эргә – нигез]
Нократ суккан Болгарны
Нөргәсеннән куптарып, [нөргә – аскы өрлек]
Алтын койган учагым
Ал кирпечен туздырып,
Көмеш койган учагым
Гөл кирпечен туздырып,
Төнгә үтте Туктамыш.
Ул да үтте дигәндә,
Бу күрәсем бар икән:
Урысның бер гавере –
Төлкедәй кызыл чырайлы,
Авызы төкле кенәж –
Ул килеп басты йортымны;
Изге шәһре Болгарны,
Астаналы Сиварны. [астаналы – ?]
Капкасы биек Казанны,
Чулмандагы Җүкә Тау,
Урмандагы Сабаны,
Ашлыгы иксемәс Ашлыны
Яндырып та сындырып,
Көрәкләп тәңкә җыйдырып,
Күн-сәхтиян таптырып,
Ундүрт шәһәрле йортымны
Көлгә-ташка болгады.
Моннан да ары Бодайби
Челдәй булмый ни булсын?

Аны әйтеп Бодайби
Янә башын учлап утырды.
Анда әйтте Идегәй:
– Борлыкма син, Бодайби!
Болгарыңны болгатып
Туктамыш хан үткәндә,
Сакалын ала кан итеп,
Аның да башын алыем,
Урысның бер гавере –
Авызы төкле кенәже
Ундүрт шәһәр йортыңны
Көлгә-ташка болгап үткәндә,
Авызын-борынын кан итеп,
Аның да башын алыем,
Көрәкләп алган тәңкәсен
Батманга тартып алыем;
Ундүрт шәһәрең көл булса:
Аның да конын түләтеп
Урынына шәһәр салыем,
Борлыкма син, Бодайби!

Аны әйтеп Идегәй,
Туктамышның эзеннән
Эз чыгарып юнәлде.
Куе урманның төбендә
Куерып аккан Ашыт су,
Кара урманның төбендә
Каралып аккан Казан су,
Казан суның буенда
Капкасы биек таш Казан –
Капкасын янә тапмады,
Кыранташ белән көл күрде. [кыран таш – кырылып яткан таш]
Сабакүлгә атлады.
Сабасы зипа Сабакүл –
Сабасын татып татмады,
Туктамыш белән кенәжне
Анда янә тапмады.

Анда туктап Идегәй
Норадын белән уй кылды.
Уй кылганда аны әйтте:
– Әй Норадын, Норадын,
Әмир Бырлас Шаһ Тимер
Сараемда торганда
Әйләнеп анда кайтыем,
Шаһ Тимерне ризалап
Үз йортына озатыем.
Әй Норадын, Норадын,
Чулман буе Җүкә Тау,
Җүкә Тауның аръягы
Ышыктан аккан Ык булыр.
Аның да чыгып башына,
Даладан дала үтәрсең;
Менгән атың Сарала,
Саралага атланып,
Ат койрыгың чарт төеп,
Сүтелгәнче шул койрык
Туктамышны куа бир;
Хан кашында йөз кеше,
Һәммәсе дә сум кеше,
Зәһәрнең азы да бер, күбе дә бер,
Һәммәсен дә суя бир!
Әй Норадын, Норадын,
Бу эшемне үтәсәң,
Кабул кылдым морадың:
Ханәкәдәй аруны,
Көнәкәдәй сылуны,
Йәникәдәй бикәчне
Тиген улҗа кылганда,
Ханәкәдә күңелең бар икән,
Аны да сиңа саклап торгаймын,
Тынычлап ханны куа бир!

Аны әйтеп Идегәй,
Норадыннан аерылып,
Сарайга кайта юнәлде.
Калага җитеп килгәндә
Каласын янә тапмады –
Кыранташ белән көл күрде.
Алтын Ташка атлады.
Хан сарайга килгәндә,
Хансарайның ишеген
Каһәр белән ачып кергәндә,
Тимердән суккан шаң киеп,
Вәзирләр белән коршанып
Түрдә утырган Кыйгырчык –
Аны күрде Идегәй.
Идегәй анда ингәндә,
– Шаһ Тимер кая? – дигәндә
Кыйгырчык хан аны әйтте:
– Шаһ Тимерне сорасаң,
Шаһ Тимердәй олы хан
Алтын егач тутый кош
Ал тәхетне алдырып,
Ак филенә мендереп,
Эченә үзен кундырып,
Бар казнаны алдырып,
Алы тулы мал белән,
Арты тулы чаң белән,
Айларлы коллар белән [айлар – айдар, чигә чәче? боҗра?]
Толымлы күңләр белән
Сәмәркандка юнәлде.
Илең-йортың аныкы,
Калгай булып калгаймын; [калгай – урынбасар]
Мине монда баш кылды,
Кулымны мөһере белән нык кылды;
Ун мең чирү алаен
Кулыма биреп хан кылды;
Бөркет кыяк башыңны
Буйсынып сал, Идегәй!
Ай бүрекле башыңны
Ай кылып сал, Идегәй!
Заты Чыңгыз мин икән,
Син дә минем бием булгайсың!

Анда әйтте Идегәй:
– Аягы чонтык әмирең
Аямый илне екканда,
Идел-йортны бозганда,
Ил казнамны алганда,
Заты Чыңгыз син үзең
Тимердән суккан шаң киеп,
Калгай булып калганда
Яхшы тукмак булырсың!

Анда килеп Идегәй,
Кыйгырчыкның аягын
Сыйрагыннан тотып күтәрде.
Кыйгырчыкның кигәне
Тимердән суккан шаң икән,
Аягын кулга сап итеп,
Башы белән бер орды,
Уналты вәзир, утыз би
Аллалап төшеп егылды.
Кырып атлап Идегәй,
Хансарайдан чыкканда,
Ун мең алай купканда,
Барын бердәй өереп,
Тукмагы белән чүкереп,
Һәлак кылып ташлады.

Азамат ир Идегәй
Анда илгә яр салды:
– Дәвер кемнең дәвере? –
Идегәйнең дәвере!
Заман кемнең заманы? –
Идегәйнең заманы!

Яр салдырды калага,
Яр салдырды далага.
Туктамышның сансыз кол –
Барын-югын җыйдырды,
Җыеп азат кылдырды.
Угылларны сатуга
Бер чигара кылдырды. [чик куйды]
Кисмә-кисмә сары алтын
Кисеп улҗа кылдырды.
Идел-йортны җыйдырып,
Өлкән бер туй кылдырды.
Агаларны алдырып,
Киңәшсез үскән бу йортны
Киңәшле йорт кылдырды,
Каланы кайта торгызды,
Илне илгә тутырды,
Уртасына ару урда кундырды.

XIII
Норадынның Туктамыш ханны үтергәне

Азамат ир Туктамыш
Качып бара ятканда,
Чулманны кайта кичкәндә,
Ыкның башы – җим башы,
Җим далага җиткәндә [җим дала – Дим буе даласы]
“Җиз бүрекле йөз ирем
Җим далада күренер”, дип,
Йөз иреннән аерылып,
Киң Җанбайны янга алып,
Икәүләп юлга юнәлде.
Янә бер көн баргачтын,
Кәмалның улы Киң Җанбай
Атыннан иңеп торганда,
Колагын җиргә куйганда,
Норадын менгән Сарала
Үкерә биреп кешнәде.
Җанбай анда сискәнде,
Туктамыш аны күргәндә
Күңеле боздай бозарып,
Киң Җанбайга аны әйтте:
– Кашымдагы юлдашым
Чыбыр-чыбыр итәдер,
Җанына кыен килгәндә
Мине ташлап китәдер;
Бу барганнан барырмын,
Төлкелегә барырмын.
Төлкеледә курыксам мин,
Ку күлленең күлендә
Баса биреп ятармын.
Теләвеңне теләп торгайсың,
Аллам-иям иш булса,
Унөч ел үтте дигәндә
Янә кайтып килермен.

Аны да әйтеп Туктамыш
Киң Җанбайдан аерылды.
Төлкелегә юл тотты;
Төлкеледә кунганда,
Колагын җиргә куйганда
Норадын менгән Сарала
Үкереп янә кешнәде.
Аны ишетеп Туктамыш,
Анда җаны бер курыкты,
Ку күленә юл тотты.
Ку күленә барганда,
Җир-сулары калганда,
Тулгай биреп аны әйтте:
– Иделдән чыккан Ирмешәл,
Ирмешәлдән чыккан Колторган,
Колторганнан аерылдым,
Кошны кайда чөярмен?
Көбәмнең бикләренең
Бавын ничек чишәрмен?
Колача аттан йөк ауды,
Куышны кая артармын? [артармын – төярмен?
Сынаулы бүзем егылды,
Сынаусыз, ал белмәгән
Бидәүгә ничек базып мением? [бидәү – гарәп аты]
Сер белмәгән башларга
Серемне ничек түгием?
Күп нөгәрдән аерылдым,
Киңәшемне инде кемнән сорармын?

Туктамыш алай барганда,
Эченнән эче янганда,
Тугыз күзле кирәүкә
Иңсәдән басып барганда,
Бүз юшанга җиткәндә [бүз юшан – ак әрем]
Бигеннән чишеп ул тунын,
Калдырырга уйлады:
“Бер билгесе юк икән
Кирәүкәмне салмага.
Караң калыр кара тун [караң калу – иясез калу]
Бүз юшанга салыем,
Алла үземә биргәндә
Кайтып синнән алыем”, – дип,
Тугыз күзле көбәне
Анда салып калдырды.

Туктамышның артыннан
Эзеннән эзен чыгарып
Баса килде Норадын.
Бүз юшанга җиткәндә
Караң калган кара тун
Тугыз күзле кирәүкә –
Аны да табып Норадын,
Өстенә киеп корганып,
Ку күленә юнәлде.

Ку күлленең күлендә
Кау камышта ятканда [кау – коры]
Туктамыштай зур ханның
Дөрселдидер йөрәге.
Ку күленнән курыкканда
Туктамыш хан аны әйтте:
– “Дөрс-дөрс” итеп, “дөрс” итеп,
Дөрселдәмә, сум йөрәк;
Тынычлыкка зар чакта
Дөрселдәвең ник кирәк?!
Идегәй дә икәү, мин яңгыз,
Иреккән җирдә тынармын;
Сулкылдама, ак найза, [найза – япьле сөңге]
Суешкан җирдә сынарсың!
Балкылдама, бала усак!
Батырларым, биләрем
Бөялешеп килгәндә
Сөңге сапка кыярлар;
Бала усагың япрагы
Җирдә ятып сулар ла.
Кубалама, коба җил,
Тәңредән изен килсә тынармын; [изен – рөхсәт]
Боркырама, коба ком,
Яңгыр яуса ятарсың,
Кыбырсыма, тукмак ял,
Яу килгән көн басылырсың;
Көлберәмә, көн ана! – [көлберәмә – көлемсерәмә; көн – кояш]
Болыт килсә батарсың.
Тулыксыма, тонык су!
Мине өшеткән суык су!
Туксанның бере туса катарсың! [кыш айларының беренче көне]
Тыңламасаң сүземне,
Өстеңә елкы әйдәрмен –
Бер суырса корырсың,
Бер батлавык булырсың.
Кыйкулама, кызгыч кош, [кызгыч – ?
Канатың куш, муйның буш,
Авызың-борының мөгез кош,
Авазың яман зарлы кош!
Батлавык тулган елкым юк,
Ояң таптар малым юк,
Оя тулган йомыркаң
Итәкләп алыр углым юк!
Бу катардан җан калса,
Аллам-иям иш булса,
Нугайлының агыр йорт,
Башчы булып мин килсәм,
Кара лачын – Төкле Аяк
Өстеңә чөеп бер салсам,
Анда бер куркып чумарсың!
Күл иясе син булсаң,
Мин күпләрнең иясе,
Баш очымда әйләнеп,
Кыйку салып йөрмәче!
Сине күлдән аерган,
Мине илдән аерган
Идегәй улы Норадын
Минемдәен саргаеп,
Казак чыксын иленнән!
Садаклары салбырап, [салбырап – ?]
Һич төшмәсен биленнән!

Азамат ир Туктамыш
Янә торып янә әйтте:
– Хан булып ни иткәнмен?
Халыгыма, илемә,
Өлге булган мырзамын.
Арбаны олы күбәләк [арбаны олы – агуы күп, үчле]
Норадыннан качты, күр!
Сары мәрмәр Алтын Таш –
Идегәй аны басты, күр!
Идегәй анда торды ла,
Инеп сөрән салды ла,
Алтын башлы чаң кубыз
Аманлыкта әйбәтле,
Яу килгән көн тынды ла!
Туралы кошның баласы – [туралы – баудагы]
Тумагы күзгә төште лә! [тумак – ау кошының калфагы]
Минем газиз байтагым
Тубыктан канга батты ла!
Тугыздан үрмә кыл аел
Аргымакка батты ла!
Өзәңгесе өзмә алтын,
Коешканы койма алтын,
Нукталары сум алтын,
Азаулары бер карым [карым – ?]
Аргымаклар бауда катты ла!
Әзәлдән яу Идегәй,
Малымны алып куймадың,
Кәникә кочып туймадың, [кәникә – кәнизәк, җария]
Минем башымны кискән көндә
Син тынарсың, Идегәй!

Ку күлленең күленә
Норадын җитә килгәндә
Туктамыштай зур ханның
Дөрселдидер йөрәге:
“Әнә, кара күренгән
Идегәй улы Норадын,
Һич бирмәсен морадын!
Хан улымын, асылмын,
Үлми кулга тотылмам,
Әнә, җитте Норадын,
Мин үзем бу көнемдә
Җиргә сеңсәм котылмам!”

Килә җитеп Норадын
Ку күлене күргәндә,
Азамат ир Туктамыш
Качса кача белмәде,
Куба килеп урыныннан,
Тора килде Туктамыш.

Бер-беренә сәлам биргәндә
Анда әйтте Туктамыш:
– Атның бары толпар булмас,
Кошның бары шоңкар булмас,
Ишәк дөя булмас,
Сыер бия булмас.
Коешканы юкәдер, [коешкан – иярнең арт каешы, атның койрык төбенә элдерелә]
Бинең аты би булыр,
Коешканы көмештер,
Колның аты кол булыр;
Син ич минем колымсың.
Мин Чыңгызмын, беләмсең,
Хан улымын, ханыңмын,
Үзем үлми кулга тотылмам,
Үтермәмен мин сине,
Үтермәссең син мине!

Анда әйтте Норадын:
– Мин бер колың түгелмен,
Син дә Чыңгыз түгелсең.
Мин кымырыска булып та,
Син Сөләйман түгелсең!
Камчы сабы кайма алтын,
Каныбәк тә хан иде,
Ул Чыңгызмын дир иде,
Ул да Чыңгыз булмады;
Тибенгесе тезмә алтын
Тыныйбәк тә хан иде,
Ул Чыңгызмын дир иде,
Ул да Чыңгыз булмады;
Өзәңгесе эзмә алтын
Үзи би дә хан иде,
Ул Чыңгызмын димәде,
Әмма ул Чыңгыз иде!
Мине колым димәче,
Сине беләм димәче!
Минем атым Норадын,
Үтергәнче торамын,
Әйтереңне әйтеп кал,
Атарыңны атып кал!
Мин бабамнан сораган:
Дүшәмбенең көнендә,
Сишәмбенең төнендә,
Ай белән көн яурылып,
Ике нурдан ялгашып,
Чын газиз канның үзеннән
Пәйда булган мырзамын.
Астымдагы ак бүзне
Мин бабамнан сораусыз
Алып менгән мырзамын.
Бурама тимер, сум алтын
Бөгеп найза такканмын,
Гарәп китап укыган
Галимнән мәгънә сораган мырзамын.
Сүзе күңелемә ятканга
Күз чигемне салганмын,
Үзем гыйлем укымай,
Гарәбичә белгәнмен;
Өч йөз алтмыш пәйгамбәр,
Утыз ике мең сәхәбә –
Мин укымый белгәнмен.
Җир белән күкнең арасы
Өч мең еллык юлдыр дип,
Акыл белән белгәнмен;
Үзгә динле кафергә
Үткәрә илче игәнмен, [илче җибәргәнмен]
Буран сукса, чаң йокмас,
Яфрагым күлдән ярылмас, [??]
Аргымагымны атланып,
Карап Идел кичкәнмен;
Казан малым камкага [?]
Өлге сәламе печкәнмен;
Казан белән кантамнан [?]
Кара баллар ташытып, [?]
Һәрдаим су урынына эчкәнмен;
Батыр менгән атларны
Базарда сатып артык кылганмын;
Батыр кигән туннарны
Балтырыннан кигәнмен; [?]
Ялан кылыч кулга алып,
Яу кайтарган мырзамын;
Борак сынлы ат менеп, [борак – канатлы ат]
Билек сөргән мырзамын,
Кыен күргән егетнең
Кыйбатын белгән мырзамын;
Эш күрсәткән егетнең
Алапасын язган мырзамын. [алапа – гаскәргә бирелә торган түләү]
Билгеле балта кулга алып,
Билге чапкан мырзамын;
Биргән малын кире алмас
Белекле газиз улымын.
Атасын сорамый нөгәр ияртмәм,
Асылын сорамый мал бирмәм,
Биргәндә мең дә биш йөз
Сары алтынга туктамам;
Дусымның утын сүндермәм,
Дошманым утын яндырмам;
Шаһ Норадын миндермен,
Шушы йөргән Чыңгызның
Кайсы улыннан кимдермен?
Туйгужа улы Туктамыш
Асылы Чыңгыз булса ни булды?
Чәчле-төкле Хуҗа Әхмәт,
Аннан туган Ир Әхмәт,
Аннан туган Тимеркыя,
Аннан туган Котлыкыя,
Аннан туган Идегәй,
Идегәйдән туган Норадын,
Алла юмарттыр,
Аңа бирде морадын!
Ант кылычка җиткәндә
Әйтерең булса әйтеп кал,
Кылырың булса кылып кал.

Анда әйтте Туктамыш:
– Ком җыелып таш булмас,
Кол җыелып баш булмас,
Ачтан туйган ялчымас,
Патша булган Идегәй,
Чыңгыз нәселеннән булган
Бу башымны алса да,
Ул да Чыңгыз булалмас;
Нинди түрә бирсә дә,
Миндәй түрә бирә алмас;
Яхшы белән яманның
Ул да кадерен белә алмас!

Азамат ир Туктамыш
Җаныннан өмет өзгәндә,
Кыелып очкан кошларга
Баш күтәреп анда әйтте:
– Кыйгошлар да казгошлар,
Белалмыйсыз, байгышлар –
Сезне күлдән аерган,
Мине илдән аерган
Идегәй улы Норадын.
Бер алладан сораек:
Һич бирмәсен морадын!
Казак чыгып җиреннән,
Садагы төшеп биленнән,
Минемдәен аптырап,
Куркуыннан калтырап,
Баш куярга җир тапмый,
Куылып йөрсен иленнән!

Анда әйтте Норадын:
– Андый, андый казгошны,
Анда куып качырттым!
Андый, андый каргышны
Монда бастым, бакырттым!
Җиде тауны яңраттым,
Каргышың кара башыңа!
Баш кисәрмен кайгысыз!
Атамны йорттан син кудың!
Мине йорттан син кудың!
Казак чыктым илемнән;
Илдән илгә күп үттем,
Садагым төшми билемнән.
Үз кылганың үзеңә кайта,
Икърар юктыр телеңнән!
Арын әйт тә бирен әйт,
Беренче кизәк кемнеке? [кизәк – кизәнү чираты]
Яшең өлкән ир икән,
Син ат, кизәк синеке!

Анда килеп Норадын
Каршыдан торып басканда,
Азамат ир Туктамыш
Өч катар угын атканда,
Атканы карь итмәде,
Тугыз күзле кирәүкә,
Бер күзеннән үтмәде.
“Үз коралыма юлыктым”, – дип,
Җонҗыгалы чал башын [җонҗыга – таҗ]
Сона бирде Туктамыш.
Ир Норадын сукканда,
Кылычы белән чапканда,
Туктамышның чал башы
Җиргә төште “алла”лап.
Кан урынына сөт акты.
Башны җитеп артыннан,
Ак найзага кыстырып,
Аны да өскә күтәреп,
Норадын анда сорады:
– Колдан вәзир куясызмы?
Кол теленә инанасызмы?
Сөңгедә торган хан башы
Телгә килеп анда әйтте:
– И балам, балам, балам,
Колдан вәзир куйсак та,
Колның телен алсак та,
Гәүдә түбәндә калды,
Баш әле дә синнән югары.

Норадын башны җиргә атты.
Аннан аны янә алды,
Янә алган соң атланды,
Саралатын бер типте,
Кайта бирде Норадын.

XIV
Норадынның Җанбайга очрап әйтешкәне, Җанбайның Идегәй белән Норадынны бозылыштырганы

Юлдашлары кушылып,
Алар юлга киткәндә,
Юлда торган байтирәк,
Байтирәккә төшкәндә,
Кара аргымак каңтарып, [каңтару – атның тезгенен ияренең алгы башына тартып бәйләп кую, кызулап килгәндә атның тире кайтканчы шулай тоталар]
Йоклап яткан берәүне
Күрә биреп килгәндә,
Үтерергә уйлады,
Аннан кулын кире алды:
– Йоклаганны үтергән,
Коралсызга кул салган –
Хатын булыр, ир булмас! –
Аны әйтеп Норадын,
Ул адәмне уятты.

Уяна биреп беравык,
Тора килде Киң Җанбай,
Тора килеп сарнады:
– Әй Норадын, Норадын,
Һич бирмәсен морадың!
Тукмак яллы турыны
Кайда мендең, Норадын?
Тугыз күзле кирәүкә
Кайда кидең, Норадын?
Саурык бия сөте иде, [саурык – ?]
Тыныч йортка кот иде
Туктамыштай ханиям –
Аны ниттең, Норадын?

Анда әйтте Норадын:
– Тукмак яллы турыны
Тунаган җирдә менгәнмен;
Тугыз күзле кирәүкәне
Үтергән җирдә кигәнмен!
Саурык бия сөте булса,
Тыныч йортка кот булса,
Туктамыштай ханыңны,
Синең якын каныңны,
Төлке күлдә эзләнеп,
Эзен чыгарып алганмын;
Ку күлленең күлендә
Баса барып җиткәнмен,
Уклашып көрәш иткән соң,
Иңкәйтеп җанын алганмын.
Кәмалның улы Киң Җанбай,
Сине җырау диделәр,
Сине чичән диделәр;
Мине мактап җырласаң,
Ярлыкармын, Җаныбай,
Үзеңне син мактасаң,
Үлтерермен, Җаныбай.
Башыңны баудай кисәрмен,
Канҗагама йөлде ясап буармын! [йөлде – приз, ярышта узу билгесе]

Анда Җанбай әйтте лә:
– Аптыраган ахмакмын,
Нине табып әйтием?
Мин җыраучы түгелмен,
Мин чичән дә түгелмен;
Җыраучылар килгәнче,
Чичәннәр сиңа иргәнче [иргәнче – ирешкәнче, очраганчы]
Беразрак мин синең
Күңелең аулап торыем:
Көярсең, ирнең баласы,
Көярсең дә янарсың!

Норадын анда әйтте лә:
– Көяр утка янмага
Мин кауданлы җир түгел;
Син үзеңнең тапканыңны,
Җанбай, аны җырлагыл!

Анда Җанбай әйтте лә:
– Әй Норадын, Норадын,
Һич бирмәсен морадың,
Тапканымны җырласам,
Белгәнемне җырласам,
Күңелең бераз аулансын:
Түбәгә чыккан дүртәүгә
Түрә булыр көн туармы?
Аркада торган алтауга
Ага булыр көн туармы?
Идегәй белән Норадын
Көне батар көн туармы?
Түбәдәге дүрт йолдыз
Таңы атар көн туармы?
Тубал турат койрыгы
Дүрт чалуга килгәнме?
Калган-коткан ил булып,
Кадыйрбирде хан булып,
Борынгыдай дан булып,
Ту җилкелдәр көн туармы?
Безгә туган шушы көн
Сиңа тагын бер туып,
Чөйдәле балта кулга алып, [чөйдәле – түтәле]
Чөйдәсенә бер менеп, [чөйдә – калын җилкә]
Түмәнчек күзле бабаңны [түмәнчек – ?]
Түбәләр көн туармы?

Пүшләк башы кара урман [пүшләк – ?]
Әүвәлгедәй безнең ту,
Шунда башкып иңсә иде! [башкып – ?]
Түше шалпык бүз шоңкар
Һавадан түнеп иңсә иде!
Дүрткә аерылып ак найза
Түрә авызына төшсә иде!
Дүртәү-бишәү бер булып,
Әүвәлгедәй безнекеләр
Ту киңәшкә килсә иде! [ту киңәш – байраклар киңәше, хәрби киңәш]
Дүрт болҗарның агасы, [болҗар – гаскәр туплана торган урын]
Макмал улы Киң Җанбай
Хан Туктамыш чагында [?]
Түрә булып үтсә иде!
Идегәй улы Норадын
Әрмәчесез үтсә иде! [әрмәчесе – ?]
Әй Норадын, Норадын,
Һич бирмәсен морадың!

Җанбай аны дигәндә,
Тау иленең Мәмәткол [тау иле – Дагстан]
Атлы егет килде лә!
Җанбайга атын тибендереп,
Алмас кылыч күтәреп,
Җанбайны чалмак булды ла!
Норадын аны күргәндә
Аралап торып килде лә.
Анда Җанбай әйтте лә:
– Карга кунмас карагач,
Каз кундырдың, Норадын;
Козгын кунмас ку агач,
Ку кундырдың, Норадын!
Җиргә тамар канымны
Җиңнән тоттың, Норадын!
Җилкәмнән төшкән башымны
Җөйләп тоттың, Норадын!
Сиңа ияргән колларга
Гомер бирдең, Норадын!

Җанбай алай сүз әйтеп,
Инде Мәмәтколны сүгәдер:
– Борма-борма башлы кол!
Урыстай сары чәчле кол!
Ач бүредәй тешле кол!
Төлкедәй кызыл йөзле кол!
Әләкләгән әләк кол!
Төркенем белгән түрәм бар, [төркен – кардәшләр]
Башымны белгән патшам бар,
Патшалык кылган иям бар,
Сездәен тау иленең
Чиркәс колларда ни эшем бар?

Ир Норадын анда әйтте:
– Әй Киң Җанбай, Киң Җанбай,
Син үлгән белән күбәймәссең!
Сине үтереп ни итием?
Үтерми ак китием.
Туктамыштай ханыңа
Нинди хезмәт кылгансың,
Атама да шуны кыла йөр!

Сарайга кайтып җиткәндә,
Туктамыштай хан башын
Канҗагасыннан чыгарып,
Идегәйнең алдына
Ташлап әйтте Норадын:

– Төннәр, көннәр куган соң,
Төлке күлдә эз алып,
Төлке күлдән Ку күлгә
Юнәлгәнмен сүз алып.
Ку күленә барган соң,
Күз йөгертеп алган соң,
Казгошларны кычкыртып,
Тукмак ялны пышкыртып,
Поса-поса баргалап,
Туктамышны тапкан соң,
Ул миңа да мин аңа
Күп сүзләрне әйткән соң,
Иңкәйтеп башын алганмын,
Алдыңа китереп салганмын!

Анда әйтте Идегәй:
– Әй Норадын, Норадын,
Бу хезмәтне үтәдең,
Кабул кылдым морадың,
Сиңа булсын Ханәкә.

Урда башы Биш Уба,
Җанбай җитеп килгәндә,
Биш Убада елаган
Ханның кызы Ханәкә,
Җанбай аны күргәндә
Тулгай биреп аны әйтте:
– Елама, Ханәкәм, елама,
Атаң иде Туктамыш,
Атсыз идем, ат бирде,
Тунсыз идем, тун бирде,
Асыл туннар кидерде,
Гарәби атлар мендерде.
Ул көннәр инде безгә юк,
Елама, Ханәкә, елама!
Туктамыштай ханымны,
Синең дә булган атаңны
Идегәй улы Норадын
Куып та җитеп барганда,
Кагып та башын алганда,
Атасының алдына
Аны да китереп салганда,
Бу эшенә дан итеп,
Сине дә сорап торганда,
Идегәй улы Норадын,
Һич бирмәсен морадын!
Әй ханәкәм, Ханәкәм,
Хансарайга килгәндә
Тар карныңны киңәйтеп,
Киез бәйләп керсәң, әй!
Сине дә күреп Норадын,
Ай-көнле дип белсә әй!
“Бу кем кылды?” – дигәндә,
“Атаң кылды”, – дисәң әй!
Атасы белән бозылып,
Икәве бердәй түнсә әй!
Алар да китеп тәхеттән,
Синең энең яшь солтан
Кадыйрбирде хан булып,
Әүвәлгедәй дан булып,
Дәүран гомер сөрсә әй!

Җанбай алай дигәндә,
Ханәкә торып килгәндә,
Киез бәйләп карынына
Хансарайга ингәндә,
Норадын аны күргәндә –
“Бу ни?” – диеп торганда,
Ханәкә солтан аны әйтте:
“Атаң белер мәгънәсен!”

Моны ишетеп Норадын,
Күмердәй кара киселде.
Атасын күреп тәхеттә:
– А! – дип аңа җикерде.
Кулындагы думбыра
Кулында түзми сикерде.
Анда чыгып уң күзе,
Күзсез калды Идегәй.

XV
Идегәйнең Норадынга рәнҗеп әйткәне, Норадынның бүленеп киткәне

Идегәй анда рәнҗеде,
Рәнҗегәндә моны әйтте:
– Норадын да булсаң, булсана!
Болытка җиткән Нарс тауны
Җилеп үк тә үтсәң үтсәнә!
Таңда чыккан Чулпандай,
Яна да яна торсана! –
Шул теләк белән тудырдым,
Дүрт кырлап учак өйдердем,
Кызылдан бишек кылдырдым,
Алтыннан чөмәк уйдырдым,
Көмештән төбәк койдырдым,
Уен осталардан уйдырдым,
Сырын сыраучылардан сырдырдым;
Әй тумагыр, тумагыр, [тумагыр – ?]
Сине каян тудырдым?!
Син туганда, Норадын,
Ту бияләр суйдырдым;
Алты көнләп аш биреп,
Галимнәрне туйдырдым,
Җиде көнләп аш биреп,
Ятимнәрне туйдырдым.
Хан кашында туды дип,
Атыңны Норадын куйдырдым.
И тумагыр, тумагыр,
Сине каян тудырдым?!

Син яманны тудырып,
Калкай камка түшәттем,
Калкай камка каты дип,
Сусарыма биләттем;
Сусарым суык булыр дип,
Күк тиенгә биләттем,
Күк тиенне тиң күрми,
Кара кешкә биләттем;
Кара кешнең эчендә
Аначылар хурлар дип,
Бавырыңны күтәртми,
Билеңә садак ураттым.
Гарәби китап укыган
Галимнән мәгънә сораттым,
Кочаклап Коръән укыган
Мулладан мәгънә сораттым.
Әй колыным, мин сине
Бигә нөгәр алдырдым,
Ханга лаек туды дип,
Ханнан кәбеч алдырдым; [кәбеч – түбәтәй]
Астың атка кансын дип,
Аргымак сайлап мендердем,
Иңең тунга кансын дип,
Атлас сайлап кидердем;
Күкрәгең яулы үссен дип,
Качкан яуны кудырдым,
Башлап ханны кудырдым,
Аны да синнән үтерттем,
Картайган да көнемдә
Үз башыма көч иттем!

Биләнчек башы биш тирәк,
Билге төйдең, Норадын;
Биш биягә бер колын –
Тилү идең, Норадын; [тилү – колыны үлгән биядән икенче колынны имезү]
Казгош кунмас карагач,
Каз кундырдың, Норадын,
Козгын кунмас ку агач,
Ку кундырдың, Норадын,
Адәм җитмәс кола чүл,
Ил кундырдың, Норадын!
Каудан җиргә ут салдың,
Утны кайдан утларсың?
Кара суга кан койдың,
Суны кайдан эчәрсең?
Кара аргымак катырдың,
Атны кайдан менәрсең?
Кара лачын кау иттең, [кау иттең – корыттың, кагайттың]
Кошны кайдан чөярсең?
Катифәне хурладың, [катифә – хәтфә]
Тунны кайдан киярсең?
Калын нөгәр таркаттың,
Нөгәр кайдан тотарсың?
Ханәкәне алҗыттың,
Сылу кайдан кочарсың?
Кардай чәче агарган,
Курдай күзе кызарган,
Син дигәндә җан аткан
Ялгыз атаң мин идем,
Күзем орып чыгардың;
Кайда барып уңарсың?
Кайда бер барсаң тынарсың?
Языгы белән гөнаһсын,
Кайда ла барып йоларсың?

Ир Норадын анда әйтте:
– Биләнчек башы биш тирәк,
Билге төйсәм, йорт өчен;
Биш биягә бер колын –
Тилү идем сөт өчен;
Казгош кунмас карагач,
Каз кундырдым ит өчен;
Козгын кунмас ку агач,
Ку кундырдым кот өчен;
Адәм җитмәс кола чүл,
Ил кундырдым йорт өчен;
Язгы кауга ут салсам,
Үртән сайлап утлармын; [үртән – үргән үлән?]
Кара суга кан койсам,
Су тоныгын эчәрмен;
Кара аргымак катырсам,
Толпар сайлап менәрмен;
Кара лачын кау итсәм,
Шоңкар сайлап чөярмен;
Катифәне хурласам,
Турка сайлап киярмен. [турка – кытай ефәге, нечкә ефәк]
Калын нөгәр таркатсам,
Хан-солтаннан тотармын!
Ханәкәне алҗытсам,
Сылу таңлап кочармын. [таңлап – сокланып сайлап]
Кардай чәче агарган,
Курдай күзе кызарган,
Син дигәндә җан аткан
Ялгыз атам син булсаң, –
Син сүзеңнән тангансың,
Киленеңне алгансың!
Күзең орып чыгарсам,
Тәңре өе Кәгъбәне
Бер әйләнсәм уңармын,
Өч әйләнсәм тынармын;
Языгы белән гөнаһсын
Җиде әйләнсәм йолармын!

Аны әйткәндә Норадын
Елдырым ташлы пычагын
Суырып алды кынаптан.
Кабына сыймый йөрәге,
Кайтыр микән каһәрем дип,
Атылып чыкты сарайдан.
Елдырым ташлы пычагын
Кара ташка бер орды,
Кара ташны как ярды.
Каһәре кайтып Норадын,
Кайтып килде сарайга,
Атасына анда әйтте:

– Уй дигәйгә кыр дигәй, [уй – уйсу җир]
Уйны баскан мырзамын!
Ханнар белән, биләр белән
Коемлашкан мырзамын; [коемлашу – эчемлек белән сыйлашу]
Коемлашым беткән соң
Алыс-алыс җирләргә,
Үзгә телле илләргә,
Илче кылып игәнмен. [ию – җибәрү]
Йөлте белән үссен дип, [йөлте – приз]
Япрагы нурдан яралган
Байтагымның алдына
Бостанлы тирәк булганмын!
Ай кашында Зөһрәдәй
Балкый-балкый туганмын;
Таң алдында Чулпандай
Яна-яна торганмын;
Сүзле адәмне сөйләтмәс
Инәдән чичән туганмын!
Тешле адәмне тешләтмәс
Инәдән тешле туганмын!
Булыр җирдән булганмын!
Арысландай биншәм корышып, [биншә – арка, калак сөякләре]
Ат ярышта узганмын;
Кылыгым кемгә яраса,
Кысмәтен аның кылганмын!

Китәрмен, атам, китәрмен,
Шаһ Тимергә җитәрмен,
Тимер биргән кире атны
Тирләткәнче менәрмен;
Тимер биргән тимер тун –
Сүтелгәнче киярмен!
Унике тотам укларны
Бетергәнче чөярмен!
Тимер белән антым бар,
Тимер белән шартым бар:
Тимер биргән сылуны
Алдыма алып сөярмен!
Алтыннан байса суктырып, [байса – пичәт]
Өгемә шоңкар чөярмен, [өге – өке, колаклы ябалак]
Алты арбага ак ябып,
Алтысына нар җигеп,
Исәнемдә, савымда
Тутыра алтын төярмен.

Анда торып Норадын,
Атына менеп атланды.
Айтулы ару анасы
Норадынга анда әйтте:
– Әй Норадын, Норадын,
Ку кундырмас күлләргә
Ку кундырып уйнаттың:
Кудай башын агарткан
Анаңны нигә уйлаттың?

Анда әйтте Норадын:
Әй инәкәм, инәкәм,
Ку кундырмас күлләргә
Ку төшердем йорт өчен,
Кудай башын агарткан
Анамны уйлаттым йорт өчен!

Янә әйтте анасы:
– Әй Норадын, Норадын,
Кара суга кан койсаң,
Суны кайдан эчәрсең?
Халык белән даулашып,
Яхшыны кайдан табарсың?
Әй Норадын, Норадын,
Каулы җиргә ут салып,
Утны кайдан утларсың?
Халык белән яулашып,
Яхшыны кайдан табарсың?

Җавап бирде Норадын:
– Әй инәкәм, инәкәм,
Кара суга кан койсам,
Балдан ширбәт эчәрмен,
Халык белән даулашсам,
Йорт яхшысын табармын.
Әй инәкәм, инәкәм,
Каулы җиргә ут салсам,
Ут яхшысын табармын,
Халык белән яулашсам,
Йорт яхшысын табармын!

Янә әйтте анасы:
– Әй Норадын, Норадын,
Идел дигән су килер,
Аны ничек кичәрсең?
Итәгендә ил булыр,
Аны ничек үтәрсең?
Әй Норадын, Норадын,
Җаек дигән су килер,
Аны ничек кичәрсең?
Ягасында ил булыр,
Аны ничек үтәрсең?

Җавап бирде Норадын:
– Әй инәкәм, инәкәм,
Ике ташны култыклап,
Идел кичкән улыңмын;
Икедән яуга төшеп,
Исән чыккан улыңмын;
Идел дигән су булса,
Ике чумсам кичәрмен;
Итәгендә ил булса,
Ике орсам үтәрмен!
Әй инәкәм, инәкәм,
Ялгыз ташны култыклап,
Җаек кичкән улыңмын;
Яңгыздан яуга төшеп,
Исән чыккан улыңмын;
Җаек дигән су булса,
Бер чумганда кичәрмен,
Ягасында ил булса,
Бер органда үтәрмен!

Янә әйтте анасы:
– Әй Норадын, Норадын,
Бер агачта мең ботак –
Аны кисим дидеңме,
Берүзеңә мең кеше –
Аны изим дидеңме?

Җавап бирде Норадын:
– Әй инәкәм, инәкәм,
Бер агачта мең ботак,
Бер ботактан нисе артык? –
Атның аттан нисе артык?
Бер атлаган боты артык!
Ирнең ирдән нисе артык? –
Бер сөйләгән сүзе артык!
Бәйләве юк чичәннән
Өндәмәгән эшле артык!
Бәйге алмаган йөгеректән
Биле юан бишле артык!
Берүземә мең кеше –
Бер кешедән нисе артык?

Аны әйтеп Норадын
Чыгып китте баш тартып.

XVI
Норадынның кайтып атасын куганы, Идегәйнең казак чыгып киткәне

Идегәй углын куганда,
Иле берекми торганда,
Хан тәхетенә хан итеп
Шадибәкне куйганда,
Дала буен ду итеп
Дуадак үтте Норадын.
Бер юнәлде Тимергә,
Бер юнәлде Сыганакка, [Сыганак – Ак Урданың үзәк шәһәре]
Сыганактан чыгып Сарайчык, [Иделнең сул ягында булган шәһәр]
Сарайчыктан Аҗдаркан, [Аҗдаркан – Әстерхан]
Аҗдарканнан Актүбә,
Актүбәдән Җаекка,
Җаек башы Кырык Чолан,
Идел башы Ирәмәл, [Ирәмәл – хәзерге Башкортстандагы тау]
Ирәмәлдән Норага,
Норадан чыгып Иртешкә,
Ил кыдырды Норадын.
Ата белән даулашып,
Халык белән яулашып,
Ил яхшысын тапмады,
Аннан илгә дус булды.
Күчкән күчкә кушылып,
Күчмәләргә баш булып,
Даладан дала кыдырды,
Анда күңелен тындырды.

Кәмалның улы Киң Җанбай
Көннән бер көн Идегәйгә
Бер килмәсә бер килде,
Бер килгәндә аны әйтте:
– Идегәй, син таңдагы көн
Яу өстенә яу килсә,
Яңгыз нигә ярарсың?
Дошманың аулай үләрсең;
Норадын яман улың түгел иде,
Кендегеңне борырсың!

Анда әйтте Идегәй:
– Яхшы әйттең, җан әкәсе,
Бик хуш әйттең, яу нәкәсе! [яу нәкәсе – кешелексез, дошман]
Яу өстенә яу килсә,
Яңгыз нигә ярармын?
Дошман аулай үләрмен,
Я дошманга калырмын.
Норадын яман углым түгел иде,
Кендегемне борырмын!

Норадын дала кичкәндә
Айлар, көннәр үткәндә,
Ялгыз углын сагынып,
Сагынып та зарыгып,
Идегәй аны җырлады:
– Алыстан кара күренсә,
Әйләнешкән мырза углым,
Юыктан кара күренсә,
Тулганышкан мырза углым,
Бурай-бурай кар яуса,
Бүз киерешкән мырза углым,
Бура сынлы ут килсә,
Булат калкан – мырза углым!
Читтә солтан булудан
Илдә олтан булу артык;
Күктә Чулпан булудан
Суда чуртан булу артык.
Әй Норадын, улым, әй,
Сагындырды мине артык!

Анда торып Идегәй,
Ил өлкәне биләргә
Киңәш-уңаш иткән соң,
Норадынны чакыртып
Илчеләрен җибәрде.

Илчеләр җитеп килгәндә
Норадынга аны әйтте:
– Кәмалның углы Җанбайдан,
Сорагантай углы Субрадан,
Аргылның углы Кара Кужадан,
Акның углы Булаттан,
Алчагыр углы Мырзадан,
Исән углы Ходайбирдедән,
Ирекле ир атаңнан [ирекле ир – хәкем итәргә хаклы мәгънәсендә. Хан булмаган килеш илне идарә итүче.]
Өндәү килде “кайтсын!” – дип;
Кугын килде “кайтсын!” – дип;
Үпкәләсә үпкә сүзен әйтсен, дип;
Ике канат, бер койрык,
Инеп шоңкар чөйсен, дип;
Ирнәве алтын сараяк,
Ир саркытын эчсен, дип;
Ай кашында бер йолдыз,
Зөһрә балкый торсын, дип;
Таң алдында бер йолдыз,
Чулпан балкый торсын, дип;
Кызыл канлы кылычын
Ак сөт белән юсын, дип;
Иргә сәлам биргәндә
Иңкәеп тәгъзим кылсын, дип;
Асыраган атасын
Ата диеп белсен, дип;
Аз гына гаебе булса да,
Анасы аша кичсен, дип.

Анда әйтте Норадын:
– Кәмал углы Җанбайдан,
Соргантай углы Субрадан,
Аргылның углы Кара Кужадан,
Акның углы Булаттан,
Алчагыр углы Мырзадан,
Исән углы Ходайбирдедән,
Ирекле ир атамнан
Өндәү килсә дә кайтмасмын;
Үпкәләсәм дә әйтмәсмен.
Ике канат, бер койрык,
Иңеп шоңкар чөймәсмен;
Ирнәве алтын сараяк,
Ир саркытын эчмәсмен;
Иргә сәлам бирмәсмен,
Иңкәеп тәгъзим кылмасмын.
Ирнең күңеле ефәктәй –
Бер төйнәлсә чишелмәс,
Таразуга салсаң тиңләнмәс, [таразу – үлчәү]
Мыскалга салсаң ким имәс.

Норадын алай дигәндә,
Илчеләрнең мулласы
Пир Галәтдин аны әйтте:
– Бер дигәч тә ни яман?
Ходаны белмәс – ул яман.
Икенчеләй ни яман?
Фарыз укымас – ул яман.
Өченчеләй ни яман?
Өзелеп чыгар җан яман.
Дүртенчеләй ни яман?
Төркене юк кыз яман. [төркен – кардәшләр]
Бишенчеләй ни яман?
Бишектәгеләр елашып
Атасыз калса – ул яман.
Алтынчылай ни яман?
Атадан яңгыз туган ул яман.
Җиденчеләй ни яман?
Җитәкләшеп ятимнәр
Елый калса – ул яман.
Сигезенчеләй ни яман?
Ир кулыннан сирпелеп
Дәүләт тайса – ул яман.
Тугызынчылай ни яман?
Тур бала кош баласы [?]
Ояда елый калса – ул яман.
Унынчылай ни яман?
Утырган җире җофарлы,
Ун бармагы кыналы,
Төнбоектай күкрәге
Күпереп өскә калкыган
Ханәкәдәй арулар,
Көнәкәдәй туталар
Елый калса – ул яман.

Илчеләр алай дигәндә
Кайтып килде Норадын,
Кашка көрән ат менеп,
Ата-анасын үз санап,
Үзгәләрне ят белеп,
Чаба кайтты Норадын,
Атасына ялынып,
Языгы белән гөнаһсы
Уз муйнына алынып.

Идегәй аны күргәндә,
Маңгаен искәп сөйгәндә,
Норадынга аны әйтте:
– Уяу, батыр баламсың,
Уяныклы мырза углым! [?]
Күргән күлүк баламсың [?]
Кәргәр иткән мырза углым! [?]
Бүз аргымак баласыдай
Буйлы-сынлы мырза углым!
Алсу-кара битле углым!
Иплеләргә ипле углым!
Авадан очкан алты аккош,
Уң канаты сырлы углым!
Пәйгамбәрнең кияве
Галидәен нурлы углым!
Фирештәдәй битле углым!
Биек рәүгә төсле углым! [?]
Шаталы ефәк тун кисә, [?]
Ярашыклы мырза углым!
Садагың алтын, ук алтын,
Самыргап әйткән сүз алтын, [самыргап – авырсынып]
Саф азамат мырза углым!
Ямәннән кеше җыйсам,
Уртага агач тексәм, [тексәм – кадап утыртсам]
Сине дәрәҗәгә чиксәм, [чиксәм – мендерсәм]
Саф алтынсың, мырза углым!

Идегәй аны әйткәндә,
Дәрәҗәгә чиккәндә
Ир азамат Норадын
Хан булам дип уйлады,
Атасы хан итмәде,
Үзе дә хан булмады.
Норадын моны күргәндә
Каһәреннән кайналды,
Идегәйгә аны әйтте:
– Әйткәнеңнең барысын
Кылганың хак, и ата!
Әйткәнемнең берсен дә
Кылганың юк, и ата!
Тирлегем алтын булмады, [тир йокмас өчен ияр астына салына торган нәрсә]
Тәгем минәр булмады: [чыгышым асыл булмады]
Хан җыены би улы
Норадын хан булмады,
Хан булганың нисе артык?
Үзебездән соңгыга
Өлгеләп өлге булмады.
Я син үзең хан булгыл,
Я син мине хан кылгыл!
Я син мине үтергел,
Я мин сине үтерим!
Я күземә күренмә,
Казак чыгып кит! – диде.

Анда әйтте Идегәй:
– Әй Норадын, Норадын,
Аңламыймын морадың!
Туктамышның илендә,
Туган-үскән җиремдә,
Ач бүредәй караштым, [караштым?]
Эт-мешәктәй талаштым. [мешәк – мәчеъ
Биле савырлы көрәнне
Боракка охшаш менгәнмен.
Тамгасыз углы Барактан
Ирәксез алу алганмын. [ирәк – кремль?]
Сорымкан углы Чыңгызга
Сорамый барып ингәнмен,
Байкаусыз башын кискәнмен;
Алтын тауга барганмын,
Түрә булып алганмын,
Халкын җыеп алып килеп,
Ак Урдага салганмын.
Урда өчен тырышкан,
Ягалашып орышкан,
Батырларның кайберен
Ил нөгәре кылганмын;
Минем белән бер булып,
Халык өчен тартышкан,
Ягалашып көрәшеп,
Дошманнар белән чәнешкән
Ыруларның батырын
Кайсын бием кылганмын,
Кайсын ханым кылганмын.
Нинди юан булса да
Яңгыз агач өй булмас;
Нинди ятыш булса да
Яңгыз егет би булмас.
Хан булаем димәче,
Дан булыем димәче,
Ялгыз башың халыксыз
Сан булыем димәче.
Әй Норадын, Норадын,
Нидер синең морадың?

Идегәй аны әйткәндә,
Ир Норадын моны әйтте:
– Фирештәдәен атам!
Һәр эшкә даим атам! [?
Нигә мине хурлыйсың?
Нигә мине җырлыйсың?
Җырласаң мине, атам,
Җырлавыңа чыдамам,
Хурласаң мине, атам,
Хурлавыңа чыдамам!
Буранлы көн туганмын,
Борыч бирсәң еламам,
Борычтан яман ачымын,
Шикәр түксәң төчемәм;
Булаттан мин катымын,
Сөткә салсаң агармам!
Арыслан булып туганмын,
Төрткәнеңә коламам; [коламам – егылмам]
Буралкы аттан ярышмын, [буралкы – иясез йөргән; ярыш – ярсу]
Бугалак салсаң туктамам!
Буторгактан катымын, [буторгак – ?]
Бидаяктан очкырмын,
Бушансам, сона коткармам! [сона – ?]
Я син үзең хан булгыл
Я син мине хан иткел!
Я күземә күренмә,
Казак чыгып кит! – диде.

Норадын алай дигәндә,
Азамат ир Идегәй
Җиде кат күктәй күкрәде,
Авазы калкып, яңгырап,
Норадынга аны әйтте:
– Кузагачтан биекмен, [кузагач – чикләвек агачы?]
Болытка җитми тынмасын;
Башымнан давыл өрсә дә,
Мин аңардан сынмасмын!
Гөрелдәсәм, сугар яшенмен,
Көлсәм мин бер чуакмын; [чуак – җылы, якты, аяз]
Киреләнсәм, йокың бозармын,
Көрәшсәм, сине егармын,
Йөгерсәм, сине узармын;
Әй Норадын, Норадын,
Уңмастайны даулашып,
Казак кит дип каулама.
Каргышым кара таштан үтәдер,
Аһым җирне-күкне тотадыр,
Күтәрә алмассың, Норадын!

Анда Идегәй аһ орды,
Норадын артка егылды,
Авызы-борыны кыйшайды.

Анда әйтте Киң Җанбай:
– Норадын бердәнбер балаңдыр,
Каргыш итмә, Идегәй,
Алкыш иткел углыңа! [алкыш – хәерле теләк]

Анда углын аяды,
Алкыш бирде Идегәй.
Норадын янә терелде,
Авызы-йөзе төзәлде.
Тора килеп Норадын,
Идегәйгә янә әйтте:
– Кисәкчә чыккан болытмын,
Яумаенча таркалмам,
Анадан кара туганмын,
Сабынлап юсаң агармам!
Атадан аеры туганмын,
Би үткәрсәң ныгайман, [?]
Болыттан кыеш чыкканмын,
Алдыңа алсаң төз булмам!
Я син үзең хан булгыл!
Я син мине хан иткел!
Я күземә күренмә,
Казак чыгып кит! – диде.

Анда торып Идегәй,
Норадынга аны әйтте:
– Ялгыз баланың кылыгы
Яудан яман, – дисә, бу булгай.
Җанбайдаен җанбазның
Языгын алып куйныңа,
Җанын исән калдырдың,
Яныңа яучы алдырдың! [яучы – яулы, дошманлыклы кеше]
Ул да җитәр бер көн җаныңа!

Сорымкан углы Чыңгызны,
Кала бозган Калтайны,
Төкле авызлы кенәжне
Мин каерылып чапканда,
Яфанга чыгып яу җыйдың, [яфан – япан, дала]
Яудан тынган йортымны
Яу астында калдырдың,
Атаң корган каланы
Күчмәләрдән алдырдың! [Идегәй яуда вакытта Норадын күчмәләр белән килеп Сарайны басып ала]
Яу өстенә яу килсә,
Ул да җитә бер көн башыңа!

Алыс белән ювыкны – юырткан белер,
Яхшы белән яманны – күргән белер;
Яхшы – йөргән җиренә кәнт салыр, [кәнт – шәһәр]
Яман – йөргән җиреңә үрт салыр.
Көн батса да куйга сукмак табылыр;
Бер төкергән – ни итәр,
Күп төкерсә – күл итәр.
Күп белән эшең төшмәсен,
Күп – эшеңне чүкерер! [чүкерер – ?]

Әй Норадын, Норадын,
Эшем кулай килгәндә,
Буракан углы Тимергә,
Бураканның үзе әмиргә
Аягының астында
Даб-дарки булып утырдым; [даб-дарки булып – илтифатсыз]
Эшем кулай килгәндә
Бер көндә биш йөз кеше үтердем;
Бер мең кешегә җиткәндә
Кара Тиен дигән алыпны
Языда ялгыз үтердем.
Тимернең кызы Акбеләк,
Алла үземә биргәндә,
Тиген улҗа китердем.

Газазил булмый ни булгай? [Газазил – Иблис]
Колыным, ялгыз калыр икәнсең.
Күземнең яше коргамас
Кысыр мәдәт теләдем. [мәдәт – ?]
Хатәм-Тайдай юмартсың,
Арысландай адусың, [аду – кырыс]
Хәмзәдәен пәлвансың,
Галинең гали углысың,
Кардай башы агарган
Карт атаңа яу булдың,
Арыслансың, мырза углым!
Урый чабып, кисә үткән
Ун бармагым, мырза углым;
Түбәле туры ат менгән,
Яуга чапкан мырза углым;
Кисмә-кисмә сары алтын,
Бер ибенә килгәндә,
Кисми биргән мырза углым;
Кымтыганы хатасыз
Карчыгадай мырза углым;
Каулаганың мин булсам,
Мин качаем, син каула,
Һәрбер көндә дошманың
Миндәй качсын, мырза углым!

Анда торып Идегәй янә әйтте:
– Торымтайдан елгыр кош булмас,
Тургай да тибеп каз алмас!
Аткыдан йөгерек ук булмас,
Атса күбә бозалмас.
Һөнәрсез сине күрә алмас,
Илдән илгә җилеп үтсәң дә,
Бу дөньялар сиңа да калмас!

Аны әйтеп Идегәй
Иделдән чыгып юнәлде,
Тулгай биреп моны әйтте:
– Тауда йөргән бүре идем,
Талчыгыма тайлы бия җиер идем; [ачыкканда тайлы бия ашар идем]
Уйга төшеп куй булдым,
Куңкылдашкан күп яманга хур булдым. [куңкылдашкан – ?]

XVII
Норадынның Кадыйрбирде кулына тотсак булганы

Идел йорт ике булганда,
Ил берекми торганда,
Идегәй белән Норадын
Ике яры булганда,
Ир Норадын ил-йорттан
Үз атасын куганда,
Хансарайда Норадын
Хан булдым дип торганда,
Кадыйрбирде яшь солтан
Бу хәлләрне күргәндә,
Минем дә көнем җитте дип,
Яу-ярагын торгызды.
Калган-коткан ирләрен
Үз янына җыйдырды.
Анда җитеп яз килде,
Чирүле күлгә кош килде.
Кадыйрбирде яшь солтан
Чирүен алып алдына
Чирүле күлгә кундырды.

Алтын сарай, хансарай,
Хан сарае ак ишек,
Ир Норадын килгәндә,
Ал тәхеткә менгәндә,
Ал тәхетнең аркасы
Алтын егач тутый кош
Сайрап телгә килгәндә,
Азамат ир Норадын
Киң Җанбайга анда әйтте:
– Әй Киң Җанбай, Киң Җанбай!
Син дә минем би икән,
Мин дә синең хан икән,
Чирүледә ау юкмы,
Барып байка! – дип иде,
Кәмалның улы Киң Җанбай:
– Ул да бездән булды, – дип,
Аргымагын атланды.
Чирүле күлгә килгәндә
Кадыйрбирде солтанның
Посулы яткан чирүе,
Корык ташлап артыннан,
Җанбайны егып атыннан,
Кулын анда каерып,
Тотсак итеп маерып,
Кадыйрбирде солтанның
Чатырына апкилде.

Кадыйрбирде анда әйтте:
– Нугайлының агыр йорт –
Туктамыштай атамның
Байтак куган җире иде;
Тугыз солтан атасы
Туктамышның бие идең,
Бүген кемгә би булдың?
Алтын ташлы тәхетемә
Бүген кем углын мендердең?

Анда әйтте Киң Җанбай:
– Тулай йортның иясе
Туктамыш хан көнендә
Мин дә аның бие идем;
Туктамыштай хан улы
Кадыйрбирде син идең...
Бүген син дә ни булдың?
Бүген мин дә ни булдым?
Кадыйрбирде солтаным,
Бер кашык каным багышла, [багышла – ярлыка]
Идегәй улы Норадынны
Кулыңа китереп бирием!

Җанбай сүзен биргәндә
Кадыйрбирде яшь солтан
Аны кулдан җибәрде;
Кайта килеп Киң Җанбай,
Норадынга анда әйтте:
– Әй Норадын хания!
Мин дә бүген би икән,
Син дә бүген хан икән,
Багыңнан багың сынасаң,
Сыярлыгың бар икән, [?]
Ау лачының ала йөр,
Чирүле күлдә ау икән...
Атланыек, ханиям!

Җанбай алай дигәндә,
Норадын белән икәүләп
Чирүлегә килгәндә,
Күз ачып күз күргәндә
Җанбай анда юк булды,
Идегәй улы Норадынның
Әйләнәсе яу булды.
Күз ачып күз йомганчы
Корык ташлап артыннан,
Норадын, авып атыннан,
Аягы-кулы бау булды;
Төшкән җирен караса,
Бер караңгы баз булды,
Базына таш ябылды.

Кадыйрбирде яшь солтан,
Анда сырнай чалдырып,
Чыңгызларын җыйдырды. [чыңгызларын – Чыңгыз нәселеннән булганнарны]
Олыс бие Барынны, [олыс – өлкә, волость]
Орыш бие Шырынны,
Төмән башы Туйбакны,
Аҗдарканнан Мулайны,
Мөйтәннәнтуган Кыпчакны,
Кәмалның углы Җанбайны,
Тугыз ирен янга алып,
Анда киңәш кылдырды:
– Әзәлдән дошман Норадын
Такка менгән көнендә
Тагыннан базга егылды,
Инде аның да атасы
Идегәйне каян тотыек?

Туйлап киңәш иткән соң,
Тугыз Чыңгыз – тугыз ир,
Тугызы да уллы икән,
Тугыз улын торгызып,
Тугыз илче кылдырып,
Иделне үтә кичереп,
Идегәйгә җибәрде.
Тугыз илче – тугыз ул,
Идегәйгә җитеп килгәндә,
Тугыздан бере аны әйтте:
– Синең углың Норадын
Тәхетеннән язып хур булды,
Кулыбызда тотсак кол булды,
Аны да йолып алмагың
Әле синең хәлеңдә,
Углың конын бирерсең; [кон – биредә сатып алу бәясе]
Кадыйрбирде солтанга
Безнең белән килерсең;
Углың ясак, башың сау булыр,
Ясагына күнмәсәң,
Үлтерелер Норадын.

Тугыз илче – тугыз ул
Идегәйгә аны дигәндә,
Ул тугызның җидәвен
Идегәй анда тотып бәйләтте.
Икәвен кайта җибәрде:
– Кадыйрбирде солтанга
Кайта җитеп әйтегез:
Норадынны нитсә дә –
Анда үзе белгән эш,
Монда калган җидәүнең
Җидәвен дә юк кылам!

Ул тугызның икәве
Кайта җитеп килгәндә,
Җиденең җиде атасы
Кадыйрбирде солтанның
Аягына егылды:
– Җидебезнең җиде угыл,
Җидәвен дә коткаргыл!

Киңәш-уңаш кылган соң,
Кадыйрбирде Идегәйгә
Кайтадан илче күндерде:
“Тотсак иткән җидеңне
Җидәвен дә кайтаргыл.
Норадындай балаңны
Мин дә сиңа кайтарыйм”.

Илче кылып игән соң
Кадыйрбирде анда әйтте:
– Кулга төшкән дошманны
Кайтадан буш күндерсәк,
Безгә лаек эш булмас,
Бер хәйләсен кылыйк, – дип,
Норадынны баздан алдырды.
Аягын анда салдырып,
Ялангачка калдырып,
Тимер чөй каккан кара идән –
Кара идәнгә бастырды.

Норадын анда кергәндә
Ни булганын аңлады.
Буй-буй такта, буй такта,
Тимер чөй каккан буй такта,
Пычаклап суккан урындык;
Ир Норадын курыкмады.
Басып атлап узганда
Бер йөзен дә чытмады,
Пычаклап суккан урынга
Тайчанмастан утырды.

Кадыйрбирде сорыйдыр:
– Аркадан күчкән алты арба,
Алтавы да казна арба,
Аны ниттең, Норадын?

Җавап бирде Норадын:
– Аркадан күчкән алты арба,
Алтавы да казна арба,
Тулгашканда мин аны, [тулгашканда – буталганда]
Адашканым бардыр, дип,
Адашканда мин аны
Үз кулым белән садака итеп биргәймен!

Кадыйрбирде сорыйдыр:
– Тулгай-тулгай йөгергән,
Йөгергәндә җир бавырын кыдырган,
Тустагандай күзле турыны,
Аны ниттең, Норадын?

Җавап бирде Норадын:
– Тулгай-тулгай йөгергән,
Йөгергәндә җир бавырын кыдырган,
Тустагандай күзле турыны
Тукыш иткән көннәрдә
Үз астыңнан менгәнмен...
Менеп алып сугышта
Үзеңә каршы йөргәнмен!

Кадыйрбирде сорыйдыр:
– Бер-бер ягы унике шайман юнаган [шайман юнаган – ?]
Бусагасы булат өйләрне,
Аны да ниттең, Норадын?

Җавап бирде Норадын:
– Бер-бер ягы унике шайман юнаган
Бусагасы булат өйләрне,
Моңайганым китсен дип,
Иреккәнем килсен дип,
Оран утка якканмын! [оран ут – ?]

Кадыйрбирде сорыйдыр:
– Сигез җирдән чигелгән,
Тугыз җирдән тукылган,
Кара кештән тегелгән
Тунны ниттең, Норадын?
Тугыз кызлык, мең куйлык
Нурбыга атлы көбәмне
Аны ниттең, Норадын?

Җавап бирде Норадын:
– Сигез җирдән чигелгән,
Тугыз җирдән тукылган,
Кара кештән тегелгән
Тунны тәңре биргән соң
Сыртыма салып йөргәнмен;
Тугыз кызлык, мең куйлык
Нурбыга атлы көбәне,
Тәңре үземә биргән соң,
Бөктәр тышлап кигәнмен,
Кигән соңын сугышып,
Үзеңә каршы килгәнмен.

Анда утырып Киң Җанбай,
Норадынга аны әйтте:
– Тулганалы айбалта [тулгана – ?]
Аны ниттең, Норадын?
Тугыз солтан атасы,
Тулай йортның иясе,
Туктамыштай хан ирне,
Аны ниттең, Норадын?
Кыннан чыкса сынайган, [сынайган – ?]
Туры чалсаң баш кискән
Алҗасман дигән кылычны
Аны да ниттең, Норадын?
Ханәкәдәй күреклене,
Көнәкәдәй сылуны
Аны ниттең, Норадын?
Кисмә-кисмә сары алтын,
Мөһер суккан саф алтын,
Энҗе-гәүһәр, якутны,
Аны ниттең, Норадын?

Җавап бирде Норадын:
– Тулгамалы айбалтаң,
Тукыш иткән җирләрдә
Уң кулыма алганмын,
Алып кайрап салганмын,
Карыны юан биләрнең
Иңкәйтеп башын алганмын!
Тугыз солтан бабасы,
Тулай йортның иясе
Туктамыштай хан ирне
Төнәй-төнәй куганмын!
Иртеш башы Кара Тунда
Куа барып җиткәнмен;
Кыннан чыкса сынайган,
Туры чалсаң таш кискән,
Каерып чалсаң баш кискән,
Алҗасман дигән кылыч белән
Туктамыштай хан ирнең,
Сакалын ала кан итеп,
Башын кисеп алганмын...
Сөяге тездә калыр дип, [?]
Сөйрәгеннән тишкәнмен, [?]
Канлы башын атаңның,
Канҗагама такканда,
Карындыкка сарганмын,
Атам алдына китереп салганмын.
Хан сөяге кия дип, [кия – зарарлы]
Ханнарны куйган сарайчык:
Атаңның башын мин анда
Алып килеп куйганмын.
Ханәкәдәй күреклене,
Көнәкәдәй сылуны
Тәңре үзе миңа биргәндә,
Тиген улҗа кылганмын.
Кисмә-кисмә сары алтын,
Мөһер суккан саф алтын,
Энҗе-гәүһәр, якутны
Халкыма мин барын
Кисеп улҗа кылганмын!
Кәмалның углы Киң Җанбай,
Кире сүзгә эт Җанбай!
Арырак китеп сөйлә син,
Бирерәк килеп тыңла син!
Колан коега төшкәндә
Корбага айгырлык кылыр; [корбага – гөберле бака]
Норадын турга төшкәндә [турга – ?]
Җанбай аударлык кылыр! [аударлык – тылмачлык]
Ачма күзең, тишәрмен,
Сөйләмә, телең кисәрмен!
Эчеңә кереп мин синең,
Кара елан булып гизәрмен!
Аш биргәннең улысың,
Мал биргәннең колысың!
Коллык кылып җиде балаң,
Җиде буының корысын!
Мин рамазан аенда,
Айның унбиш көнендә,
Пәйшәмбә көн, җомга акшам,
Айның тулы төнендә,
Ай-көн бергә йөргәндә
Асылдан пәйда булганмын!
Кадыйрбирде яшь солтан,
Норадынны өнсез табып торасың;
Озын угы, киң җае [җае – җәясе]
Төшә куйса кулына,
Синдәй әйткән солтанны
Җибәрмәсме иде ир үзе,
Атаң барган кайтмас йортның юлына? [???]
Алчылар белән алдатып,
Садак-савыт ташлатып,
Хәйлә белән кулга алып,
Кадыйрбирде яшь солтан,
Чөй үткәреп торасың; [?]
Заманында белеп әйткән үкенмәс;
Кузагачтан биекмен,
Болытка тисәм бөгелмәм,
Кайнашып беткән ботакмын,
Өермә сукса иелмәм;
Буралкы аттан ярсумын,
Бугалак салсаң туктамам;
Ботыргактан катымын,
Борыныма чөй үткәрсәң чыдармын.
Бусгынчыктан кыешмын, [бусгынчык – ?]
Тезгә салсаң төз булмам;
Ак диңгездән ачымын,
Шикәр түксәң төчемәм,
Тулай байтак иясе
Туктамыш атлы атаңны
Кисә кырыккан арысланмын!
Йөрәгемә пычак тыксаң да
Әйтермен, һич курыкмамын;
Коралсызларны кыйнау,
Йоклаганны үтерү –
Көчсез кеше эше ул,
Юньсез кеше эше ул!

Норадын алай дигәндә,
Пычаклап суккан урындык
Ботын ярып кергәндә,
Аягыннан кан саркып,
Йөзлегенә иңгәндә,
Кымшанмастан утырып,
Турыдан җавап биргәндә,
Кадыйрбирде яшь солтан
Норадынга таң калды:
– Андый батыр ир булдың,
Атаңа миннән сау юнәл.

Аны әйтеп яшь солтан,
Норадынның кулын чиштерде,
Эчерге, ияр салдыртмый, [эчерге – ияр астына салынган киез]
Менәренә ат бирде,
Җайдак атка мендерде, [җайдак – иярсез]
Иделгә туры китерде.
Тирләп килгән атыннан
Ярасына үтеп кара тир,
Ягыр булып Норадын, [ягыр – зәһәрле яра]
Торалмаслык булсын дип,
Атны кызу җилдерде.

Иделгә килгән Идегәй
Идел аша кычкырды:
– Каны углым Норадын? [каны – кайда]
Аны миңа җибәрсен,
Бу җидәүне җибәрим!
Кадыйрбирде бу яктан
Норадынны салга артлап
Идел үтә җибәрде.
Ике яктан ике сал
Икәве бергә килгәндә,
Арыдан торып Идегәй,
Норадынга тулгап аны әйтте:
– Җиде кичә беренсә, [?]
Җир ялгышмас мырза углым!
Җиде дәрья кушылып,
Котырынып ташканда,
Җил каектай умравын
Җилгә биреп ашканда,
Ташкын тирән дәрьяны
Болыттай үткән мырза углым!
Кола саргыл баласын [саргыл – ?]
Куга чөйгән мырза углым!
Ку канатын сал итеп,
Идел кичкән мырза углым!
Каз канатын сал итеп,
Җаек кичкән мыргза углым!
Салны салга бәйләче!
Сал эчендә җидәүне
Яхшы уңгарчы, мырза углым!

Идегәй алай дигәндә,
Саллар салга килгәндә,
Норадын салны сөздереп,
Салны салга бәйләде.
Салда утырган җиде углы –
Җидәвен дә үтереп,
Ана Иделгә колатты.
Иделне кичеп Норадын,
Идегәйгә килгәндә,
Гозер-гафу үтенеп,
Кулыннан үбеп йөгенде.
Ярасына үтеп кара тир,
Ягыр булып Норадын
Ул сәгатьтә егылды.

XVIII
Кадыйрбирде солтанның урда торгызып, Идегәй өстенә барганы,
Идегәйнең орышта үлгәне

Кадыйрбирде яшь солтан
Анда утырып яр салды:
– Дәүрән сөргән көнемдә
Идегәй исән икәндә,
Идел-йорт миңа булмас,
Күргән көнем көн булмас,
Я Идегәй, я дә мин!
Атланыек, ятмыек!

Аны әйтеп яшь солтан,
Оран салып атланып,
Бар урдасын җыйдырды.
Атадан калган кара ту
Сынган икән, сап куеп,
Аны уңнан бастырып,
Дум думбагын ордырып,
Хан урдасын торгызды.

Кәмал улы Киң Җанбай
Кадыйрбирде солтанга
Киңәшен биреп, анда әйтте:
– Тулыксыган ана Идел
Тулкына биреп ятканда,
Иделдән чирү күчерү
Кыен булыр, солтаным.
Идел туңсын, боз тотсын,
Юл ачылсын, солтаным;
Идегәй инде карыган, [карыган – картайган]
Алтмышыннан яше узган,
Куя торсаң, ни булыр?

Җанбай алай дигәндә,
Кадыйрбирде солтанга,
Ул сүз анда якмады,
Үз уеннан кайтмады:
– Идел туңса, кем кичмәс?
Идегәй үлсә, кем алмас?
Иделне туңмас борын кичмәк кирәк,
Идегәйне үлмәс борын алмак кирәк.
Һәй, моңаймаң, биләрем!
Кайта чапсам, көн килде!
Каерып чапсам, баш килде!
Идегәй улы Норадын
Ягыр булып калганда,
Идегәйнең урдасы
Иген-тару алганда,
Ул көн миңа бер килде!
Атланыек, ятмыек!
Тулыксыган Иделне
Туңмас борын кичиек!
Үләр булган Идегәй,
Үлмәс борын алыек!

Кадыйрбирде алай дигәндә
Алты йорты юк булган
Алты йортка алты би,
Җиде углы юк булган
Җиде ырудан җиде би,
Ярлыгыннан аерылган
Ярты тархан, ярты би,
Җир-суыннан аерылган
Ярты нәзир, ярты би,
– Рас әйтерсең, ханым! – дип,
Аның сүзен җөпләде.
Аттан атын җыйдырды,
Ирдән ирен җыйдырды.
Кадыйрбирде яшь солтан
Чирүен әйдәп кузгатып,
Ана Иделгә китерде,
Иделне аша кичерде.
Кадыйрбирде килгәндә,
Идегәй аны сизгәндә,
Тора биреп корганып,
Яндашларын янга алып,
Ул да купты урыныннан.

Яу килгәнен белгән соң,
Күп чирүне күргән соң,
Тарлан Бүзне атланып,
Сугышка дип барадыр,
Гайрәте судай ташадыр,
Ачуы чиктән ашадыр.
Атына камчы чалган соң,
Яуны килеп басадыр,
Кайда садак тартадыр,
Кайда мылтык атадыр;
Кайда кылыч селтәләп,
Кайда сөңге белән батадыр.
Ул читеннән керәдер,
Бу читеннән чыгадыр,
Куйга кергән бер бүре,
Бүре куйны кырадыр.

Иртә булды, кич булды,
Калын сугыш – эш булды.
Көн тотылып чаң булды,
Ике чирү бер килеп,
Ике Иделнең арасы
Икесенә тар булды.
Аттан тояк калмады,
Баштан колак калмады,
Тапталып яткан үлекнең
Исәбе-саны булмады.
Сансыз татар, кара яу,
Якадан-яка алышып,
Берсенә-берсе капланып,
Теш-тырнагын актарып,
Бугазга-бугаз чәйнәшеп,
Ни булганын белмәде.
Кайсы башын актарды,
Кайсы җирдә тапталды,
Кич булганда шул булды –
Һәр ике як аз калды.

Идегәй андый ир булды:
Үлем, үлем дигәндә,
Үлем килеп йөзенә
Үле тынын өргәндә
Чигенмәде Идегәй.
Үлем, үлем дигәндә,
Ун мең төмән сан кеше
Үлемгә баш игәндә
Иелмәде Идегәй.

Кадыйрбирде солтанга
Җанбай анда моны әйтте:
– Алтмыштагы Идегәй
Хәлдән хәле киткәндә,
Ике чирү бер килеп,
Кан заяга киткәндә,
Бермә-бергә бер чыгып,
Бер чүкерсәң ни булыр? [чүкерсәң – чүкер исәң?]

Җанбай алай дигәндә
Кадыйрбирде яшь солтан
Гайрәте килеп, анда әйтте:
– Идегәй андый ир икән,
Идел-йортта бер икән,
Ирекле кеше ул булып,
Илне тоткан ир икән;
Идегәй илдә бер икән,
Ир сыртланы ир икән;
Бүре булып барыем,
Бурбаеннан алыем! [бурбай – тезнең аскы сеңере]
Арыслан булып барыем,
Арвагын басып алыем! [арваг –әрвах, рух]
Бер давыл булып барыем,
Бер чүкереп багыем!
Атагы өлкән ул булса,
Аның да булган атагын
Үземә тартып алыем!

Аны әйтеп яшь солтан,
Суырып алып кылычын,
Чаба килеп ул анда
Идегәйгә тулгады:
– Түбәдәге дүрт йолдыз,
Таң атар көн тугандыр!
Көрән туры ат койрыгы
Дүрт чалуга тулгандыр!
Калган-коткан ил булып,
Кадыйрбирде хан булып,
Элгәргедәй дан булып
Яшәр көннәр тугандыр!
Көбәләр белән корганып,
Чөйдәле балта кулга алып,
Чөйдәгезгә бер менеп,
Чабар көннәр тугандыр!

Анда әйтте Идегәй:
– Түбәдәге дүрт йолдыз,
Таңы атар көн туалмас!
Көрән туры ат койрыгы
Дүрт чалуга тулалмас!
Калган-коткан ил булып,
Кадыйрбирмәс хан булып,
Туктамыштай дан булып
Яшәр көннәр туалмас!
Көбәләр белән корганып,
Чөйдәле балта кулга алып,
Кадыйрбирде, чөйдәмә
Чабар көннәр туалмас!

Кадыйрбирде тагы әйтте:
– Каңтарда яуган болыттай, [каңтар – декабрь]
Зәһәрле суык төсем бар,
Эзләп килдем үзеңне,
Суеша торган эшем бар!

Җавап бирде Идегәй:
– Кабагыннан кар явып,
Керпегенә боз туңып,
Эзләп килгән Кадыйр белән
Ярышырга көчем бар.
Аны да бел, Кадырау, –
Арыслан хәлдән тайса да,
Бер сарыклык көче бар!

Анда алай әйтешеп,
Ике таудай ике ир,
Типке биреп атына,
Беренә бере юнәлде.
Җиз көбәсе шаңгырап,
Калканы чыгып калкаеп,
Беренә бере “шаңк” итте.
Җир селкенде, ярылды,
Ярылганнан аз калды;
Алатау белән Колатау
Беренә бере бәрелде,
Бәрелгәндә сау калды!
Алты батман чукмарын
Идегәй тулгап алганчы,
Чөйдәле балта кулга алып
Кадыйрбирде бер сукты –
Идегәйнең калканы
Анда шыңлап ярылды.
Идегәй анда чукмарын
Янә бер тулгап алганда
Аван куллы Кадыйрбирде [аван – җайлы, уңган]
Янә килеп бер сукты –
Көбәсе сынып, кан чыкты.
Янә бер сугыйм дигәндә,
Анда килеп Идегәй,
Алты батман чукмарын
Өч тулгады, бер сукты,
Андый итеп бер сукты,
Ат саурысы “чырк” итте.
Кадыйрбирде бер чүкте,
Түбәсеннән кан чыкты,
Кан чыкканда җан чыкты!
Ул атыннан ауганда,
Биләр шаша калганда,
Атын сөреп Идегәй
Кача бирде арадан!

Барын мырза аны әйтте:
– Әй Туктамыш биләре!
Туктамыш буыны киселде.
Хан булыр хан калмады.
Ханнан калган карышкы, [хан билгесе; асылташлар белән бизәлгән таяк]
Карышкысын кем алыр?
Хан тагына кем менәр?
Тулай йортны кем биләр?
Идегәй исән калганда,
Халкын җыеп алганда,
Иңсез яткан Идел-йорт –
Ил Идегәйгә калганда,
Туктамышның биләре
Би булыр көн бер тумас!
Әй, Туктамыш биләре!
Хан тагына кем менәр?
Идегәйгә кем җитсә,
Җитеп башын кем алса –
Хан тагына ул менәр!
Җәт булыек, биләрем!
Эзеннән баса барыек;
Ярты җаны калганда,
Калганын да алыек!

Барын аны әйткәндә,
Унике түрә, алты би
Идегәйне эзләп төшкәндә,
Ары чабып карады,
Бире чабып карады,
Кергән җирне айкады,
Чыккан җирне байкады,
Якыннан тота алмады,
Ерактан күрә алмады.

Унике түрә, алты би
Эзеннән эзен чыгарып,
Куа килеп артыннан,
Күлгә җитеп туктады.
Камышлыкка килгәндә,
Тояк эзен күргәндә,
Биләр аны карады:
Чыккан эзен тапса да,
Кергән эзен тапмады.

Унике түрә, алты би,
Идегәй янә булмады дип,
Әйләнеп китмәк булганда,
Барын мырза аны әйтте:
– Һәй, алданмыйк, биләрем!
Инде киткән юлы юк,
Ат чикереп камышка
Арты белән кергәндер!
Моннан ары бармыек!
Идегәй исән ир булса,
Шул камыштан алыек.
Җавап бирми булмастыр,
Тулгап сорап карыек.

Камышлыкка якынлап,
Барын анда тулгады:
– Идегәй өлкән ир иде!
Идегәй өлкән ир иде!
Идегәйнең менгән аты
Авызы Актан Кир иде; [ат исеме]
Идегәй андый ир иде,
Олыларча йөр иде.
Үзеннән бер яшь кечегә:
“Син торып тор, газизем,
Мин атыем”, – дир иде.
Үзеннән бер яшь олыга:
“Мин торыем, газизем,
Син атсаңчы”, – дир иде...

Барын аны әйткәндә,
Калка биреп камыштан,
Идегәй торып аны әйтте:
– Ягасы алтын кирәүкә
Якалашып ерткан соң,
Кылтыңлаган көрәнчә ат – [кылтыңлаган – ?]
Кадыйрауны еккан соң,
Сездәен сөлтекләрдән [сөлтек – сөлтәр, скелет]
Курка торган Идегәй юк!
Көтә торың, чыгармын,
Сөңгем канга тыгармын!
Күк күкрәтеп, кылычым
Яшен уйнатып сугармын!

Аны әйтеп урыныннан
Куба килде Идегәй.
Шам кылычын кулга алып
Чыга килде Идегәй.
Сул кулыннан җан алып,
Калган хәлен бар итеп,
Ора килде Идегәй.
Унике түрә, алты би –
Идегәй анда камалды,
Алар атта, ул җәяү,
Унике сөңге, алты ук
Идегәйгә кадалды.
Анда булды бер сугыш,
Камыш башын кан алды.

Анда әйтте Идегәй:
– Үлем белән куркытмаң,
Курка торган уем юк!
Үлем туры килә икән,
Котыла торган буем юк.
Идем өчен илсенеп,
Җирем өчен җирсенеп,
Халыгым өчен яхшы уем
Күкрәк тулы җилсенеп,
Көрәшкәнне халыгым
Аңладымы – белалмам!
Аңламаса халыгым
Аңламастан үлалмам!

Барын бердәй аралап
Аттан атып яралап,
Анда батыр Идегәй
Унике ирне үтерде.
Кан ярасы ачылып,
Идегәй хәле беткәндә,
Барын мырза бер җитеп,
Идегәйне бер чапты.
Башы тәненнән аерылып,
Тәгәри биреп аны әйтте:
– Барын, сиңа ни кылдым?
Берең ике булмасын!
Йортың-караң калмасын!
Ханнан ханны мин ектым,
Хан булып син дә калмассың!
Сөт урынына кан койдың,
Канымны түгеп ни кылдың?
Казан, Кырым, Аҗдаркан,
Конымны сорап купканда,
Ни булганын анда күрерсең!

Идегәй башы аны әйтеп,
Көнгә таба әйләнде,
Әйләнгәндә янә әйтте:
– Алдагы көн агырга
Без барабыз, ул килмәс!

Аны әйтте дә җан бирде.
Идегәйнең башын кискән Барын булды,
Башны китергән Шырын булды.

* * *
Идел-йортны дау алды,
Яу өстенә яу килде,
Идегәй әйткән көн килде.
Чыңгызның куйган хан тагы
Кан тагы булып әверелде;
Хан сарае камалды.
Кырым, Казан, Аҗдаркан
Башлы-башлы ил булды,
Алтын Урда таралды.