Галимҗан Ибраһимов Татарча текстлар

Галимҗан ИБРАҺИМОВ

КАЗАКЪ КЫЗЫ

Роман

Кин дала, күрәсең гуй, ана, жаткан,

Жебәктәй жәсел шүпкә битен жапкан.

Аскар тау, балдай татлы сулары бар,

Ана шул анам иде мине тапкан...

[* Акын Магҗан Җомабаев шигырыннан]

I

Казакъның уртача байлыклы, күп әдәмле ике ыругсы бар иде. Берсен Кара-айгыр дип, икенчесен Сарман дип атыйлар иде. Болар меңләгән җылкылары, яхшы нәсел дөяләре, исәпсез куйлары белән Сары-Арканың киң далаларьнда ак тирмәләр корып, бер җәйләүдән икенче җәйләүгә үзләренең маллары артыннан рәхәт-рәхәт күчеп йөриләр иде. Бәхетләре ким түгел иде. Мәгәр «канымыз Чиңгиздән* килә» дип мактанучы кайбер кабиләләр соңгы заманнарда җир-суга тарлык кылып, үзләренең җәберләрен арттыра башладылар. Тик менә шул аларның күңелләрен борчый иде. Болай барса, ике арада яман гауга чыгу куркынычын алга китерә иде.

[* Чиңгиз – монгол ханы Чыңгыз (1155 – 1227).]

Көннәрнең берендә, Тынычбай атаның елы тулганда, бата кылырга* дип илнең өлкәннәре җыелган зур бер кымыз мәҗлесендә, күп уен-көлкедән соң, заманның авыраюыннан, дошманның җафасыннан зарланып, әңгәмә ачылды. сүз сүзне тартты, картларның берсе, камчысын уйната биреп, әйтә салды:

[* Бата кылу – искә алу, еллыгын укыту.]

– Ике йортның өлкәннәре кода булды дип ишеттек, мәгәр күз белән күрмәдек. Әгәр бу дөрес булса, җир берлеген кан белән беркетсәк, кайсы яман бу ике илгә җау чыгарыр, – диде.

Бу сүз күңелдәге теләкне хәбәр рәвешендә сөйләп, димчелек кылу иде. Чалның* тапкырлы кинаясе мәҗлеснең хушына китте. Ил агасы өлкән аксакал Биремҗан әкә* моны куәтләп алды:

[* Чал – карт.]

[* Әкә – олылау сүзе: ата, ага, абзый мәгънәсендә.]

– Найманнар белән дүрткаралар һәр ике йортның мазасын китәрәләр, кызларын урлыйлар, җәйләүләрен басып алалар, аяклы малларын куып китәләр; сарманнар белән кара-айгырларның кода булып кушылулары дошманның йөрәгенә ут салыр, башыннан акылын алыр, кодалык котлы булсын! – диде.

Башка сүзгә урын калмаган иде инде.

Хәбәр бөтен җәйләүгә таралды, куанычлар, казакъ әйтмешли, куенга сыймады. Шул көн сүз куештылар. Бер атна үтүгә, югары-түбән ат җибәреп, илне җыйдылар. Кымызның мул чагы, туктыларның* симез заманы, йөгерекләрнең дә дер кайнап йөрәк суккан вакытлары иде. Яше, карты, бүз баласы, сылу кызлары җыелып, үләң*, җыр әйтеп, думбра чиертеп, ат уйнатып, утыз көн уен, кырык көн туен кылып, ике ыруг кодалыкка кул бирештеләр.

[* Тукты – тууына алты айдан артыграк вакыт узган куй бәрәне.]

[* Үләң – җыр, шигырь.]

Калым өчен күп сатулашу булып үтте. Озак талаштан соң йөз баш кара*, дүрт йөз алтын, ике сандык асыл зат өстендә килештеләр.

[*Кара – терлек.]

Шул көннән Сарсымбайның яшь ярымлык кызы Карлыгач кара-айгырларның ай ярымлык ир баласы Калтайга әйттерелгән булды. Берсе кияү, берсе калымлык саналып китте.

Айлар, еллар үтә. Яңадан-яңа җәйләүләргә күчәләр. Ике коданың катнашы күп, сыйлары уртак, уен-көлкеләре бергә бара. Тик әйттерелгән балалар гына үзләренең каената-каенаналарына күренмәскә, очраса – качарга, яшеренергә тиеш булалар.

Шул далада, шул шатлыклы күченүләр, шау-шулы маллар эчендә кайнап, ашлык сугып, сахрада ат уйнатып, туйларда бүз балалар, сылу кызлар, төрле җегет, төрле матурлар арасында үләң, җыр әйтешкәндә катнашып, Калтай белән Карлыгач үсеп буйга җиттеләр. Мәгәр бер-беренә күңел якынлыгы юк иде әле. Кыз үзенең җегетен очраганда һичнәрсә аңламастан хәйрән булып карый иде. Яшүсмер Калтай бу сүзгә үткен, гәүдәгә үзеннән зур, чибәр кыз алдында ни әйтергә белмичә, бераз югалып, каушап кала иде...

Карлыгач сахраның матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл диләр. Җырлаганда казакъның акыннары аның зифа буен төз камышка охшаталар – билең нечкә, күзләрең тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай дип мактыйлар иде. Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә, Карлыгач-Сылу дип атыйлар иде.

Кыз гомеренең унсигезеңне язына аяк басканда, һәр ике йорт зур туй кылып аны каенаталар йортына озату чараларын күрү уена төштеләр. Тиешле калым түләнеп беткән иде. Казакъның гадәте буенча, хәзер инде җегет ата – аналарыннан, өлкәннәрдән яшеренрәк, киленчәкләр аркылы, кызның куенында булырга хак алган; һәм караңгы төннәрдә, җәйләүләр тынгач, аның күңеле сабырсызланып Карлыгач-Сылуның тирмәсенә тарта торган булды.

II

Җәйнең аяз, матур айлы кичләреннән берсе иде.

Җегет асыл киемнәрен киде, сөекле толпары Байчобарны иярләде, камчыны билгә такты да, ил-күз тынгач, ат җилдереп Алтын-Күлгә, Сарсымбай җәйләвенә килде.

Зур күлнең кыйбла як башында унике ак тирмә якты ай астында, яшел сахрада тезелеп утыра. Боларның уртадагы өчесе байныкы. Кызның торганы шул өчнең сул ягындагы ак өй икәнен ул белә иде. Мәгәр туры анда барырга, гадәт буенча, иртәрәк әле. Ике арада илчелекне үтәүче килен авылның иң читендәге фәкыйрь тирмәдә иде. Атны бәйләп шунда керде. Өйдә башка әдәм юк, тар билле, күкрәге тәңкәле бишмәт кигән, башына ак урамал сарган киленчәк Айбала җегетне елмаеп каршы алды. Җегет, аманлык сорагач, туры үзенең серен ачты:

– Карагым* җиңгәм, күңелемне беләсен, Сылуыма хәбәр ит: мин сагынып килдем, – диде.

[* Карагым – сөеклем.]

Әзерләп килгән бүләген бирде. Болар һәммәсе һәркемгә билгеле гадәтләр иде. Айбала аз гына да тартынмады, кыенсынмады, сөйкемле күзләре белән көлеп:

– Ир җегет үзенең ярын сагынмасмы?! – дип җавап кайтарып, тиз-тиз чыгып китте.

Тышта бәйләүле ат, бу хатынны күреп бераз куркынып, бер якка тартылды. Кутандагы* куйлар өркеп урыннарыннан кузгалдылар.

[* Кутан – түбәсез зур абзар.]

Киленчәк вак, ашыгыч атлап туры Карлыгач-Сылу тора торган ак өйгә юнәлде. Уң яктагы кечкенә тирмәдә якты юк. Уртадагы өлкән өйдә ирләр ашарга көтеп әңгәмә сугып утыралар булса кирәк. Аннан көлгән тавышлар килә. Шуның алдында гына тукалның* ак урамал сарган башы, казан астындагы утның ялкыны күренә. Кызның өендә ут бар, мәгәр тавыш-тын юк.

[* Тукал – яшь хатын; ирнең икенче я өченче-дүртенче хатыны.]

Киленчәк ашыгып керә куйды.

Түгәрәк тирмәнең эче кечкенә лампы белән яктыртылган иде. Карлыгач-Сылу өйнең түрендә ике як кабыргасына кат-кат тезелгән күп сандыклар, палас, юрганнарның арасыннан нидер эзли иде. Аның башында каракүлле, озынча нечкә бүрек, өстендә нечкә билле, күкрәге, якасы укалы бишмәт иде. Аяк тавышына борылды, кара-туткыл йөзеңдә, матур кара күзләрендә җиңелчә елмаю уйнады.

Айбала аның янына ук барды, бераз серле тавыш белән:

– Иркәм җан, сиңа хәбәр белән килдем, – диде.

Кыз артык сүзсез үк аңлады, елмаюы югалды, керфекләре йөзенә таба сузылды.

– Карагым җиңгәм! Дустым булсак, миңа андый сүзләр белән килмәс идең! – диде.

Киленчәк хайран күзләре белән Сылуга карады:

– Колынчагым, бу ни сүз булды бу?

Кыз күтәрелеп карамады, акрын эчке аваз белән җавап кайтарды:

– Әйткәнем шул: минем аңа кабулым юк! Күңелем башкададыр! Мине җафаламасаң иде!

Айбала һушыннан китә язды, телен югалтты, сердәшенең беләгенә тотынды:

– Акылың бармы?! Ике йорт уналты ел кода булып яшәде. Калымлык алынды. Уенчак яшь күңел кая сикермәс? Илнең арасына зур гауга ташлыйм дип торганыңмы бу синең, сәүләм*?! – диде.

[* Сәүләм – яратып эндәшү: нурлы йөзем, күз нурым мәгънәсендәрәк.]

Карлыгач-Сылуның күзләренә хафа чыкты. Ләкин әйткәне һаман шул мәгънәдә иде:

– Боларны күп ишеткәнмен, ни кылыйм? Үзең беләсең гуй: үткәндә берничә мәртәбә килде. Йортның җоласы, тәкъдирнең язганы шул икән дип, куеныма алдым... Мәгәр ни күрдем: буе тәбәнәк, йөзе яман шадра, борыны томшык, күзе кыйшык, тәненнән яман ис килеп тора! Ул бәндә белән, карагым җиңгәм, ничек гомер итәрмен?! Кайбер әдәм бар: йөзе булмаса сүзе, акылы белән күңелеңне ала, гайрәте, ирлеге белән йөрәгеңне тарта! Ул Калтай дигәннең яман куллары белән күкрәгемә маймыл кебек сузылудан башка эше дә юк, сүзе дә юк! Инде миңа ни кыл дисең?!

Киленчәк тагы уналты ел кодалык дип, калым дип, ир-җегет үз ярын сагынып килмәсме дип сөйли башлаган иде, кыз аны:

– Җегетлеге корсын, сагынуы корсын, – дип бүлде.

Ул арада тыштан аяк тавышы ишетелде, буяулы нечкә ишек ике якка ачылды. Зур буйлы, солтанат кыяфәтле, агара башлаган чәчле байбичә килеп керде. Карлыгач өстен чишенә башлады, киленчәк уңайсызланып чыгып китте.

Ул аптырап, кая барырга белмичә катып калды. Тулган айны күрмәде, ялтыраган күл аңа сихерле диңгез кебек тоелды, үткен күзенә авыл читендәге тирмә янына бәйләнгән иярле ат чалынды.

Кунак җегетнең Байчобары аның куркуын тагын көчәйтте; буш кул белән, кабулым юк дигән җавап белән, ул иярле ат бәйләнгән йортка кайтырга аның йөрәге җитмәде.

Ләкин ни эшләргә, кемгә киңәш итәргә?! Киленчәк шулай аптырап торганда, уртадагы өлкән тирмәнең ишеге ачылды, бер әдәм чыкты. Якты ай аның йөзен ачык күрсәтте. Үтә куе, елтыр җитү кара чәчле бу казакъ җегете – хатынның ире иде. Айбала сабыр атлап шунда юнәлде:

– Картым, туктасаңчы! – дип дәште.

Ир, җилкәсенә көпесен салган килеш, көтте. Барып җитүгә, шаяра биреп биленнән алды, көлеп әйтте:

– Ясаган иям үземә катынның тәверен* бирде гуй: син минем артымнан килдеңме? Ит ашыйм да кайтам! – диде.

[* Тәвер – чибәр.]

Киленчәк аны яныннан этәрде, әрнүле тавыш белән:

– Куя бир мине, уйнар вакыт түгел, бер эштән башым әйләнде, – диде дә, фаҗигане сөйләп бирде.

– Карлыгач-Сылу үзенең киявен кабул кылмый торыр, җегетнең миңа бер күлмәклек белән бер тукты вәгъдәсе бар иде, инде ни кылыйм, миңа бер акыл әйт!

Ир, кулын селтәп:

– Үзе дә, вәгъдәсе дә корсын: дуңгыз кебек аска карап йөргән ул Калтаегызны яратмыйм мин! КарлыгачСылуны күп кызганам, – диде дә, китә башлады.

Айбала бөтенләй куркынган төс белән аның кулларыннан тотты:

– Анаңа нәләт булгыры, синең сөйләгәнең нәрсә? Ике йорт уналты ел кода булганы юкмы? Сарсымбай калымны алып, ике айдан кызын озатырга әзерләнеп ятмыймы?

Казан янында азапланучы тукал табак тутырып итне өлкән өйгә алып керде. Җегет, моны күргәч, вакыт әрәм итәсе килмәде:

– Куя бир мине, әнә ит керде, – диде дә, үзенең йомышын онытып, өлкән өйгә китте.

Учакта ут сүнде. Өлкән өйдә, табак күренү белән булса кирәк, тавышлар, көлкеләр берьюлы басылды.

Айбала үзенең уйларга өйрәнмәгән башы белән бу эшнең очына чыга алмады, иярле Байчобар бәйләвендә тибенеп торган читке ак тирмәгә кайтып китте.

Кунак җегет тирмәнең түрендә, киез өстендәге мендәргә кырын яткан, шунда өйнең уртасына ягылган утны камчы белән уйнатып, сабырсызланып, бераз сызгырынгалап көтә иде.

Киленчәк сабырын туплады, көчләнеп елмайды: иркә, ягымлы тавыш белән, ләкин ялганлап, фаҗигане аңлатты:

– Җиңгәңне, – диде, – ничек шелтә кылсаң да ярый торган булды; мәгәр, колынчагым, гаеп миндә генә имәс; Карлыгач-Сылу бу кич кабул кыла алмый: карагым үпкәләмәсен, бик каты наукасланып* калдым, ди...

[* Наукаслану – авыру]

Җегет кинәт урыныннан торды. Күз алды томаланып китте. Йөзенә усал, астыртын ерткыч төсе чыкты. Ни дияргә белмичә, ачуына, хурлыгына җиңелеп катты.

Ул гайбәтче кимперләрдән* кайбер нәрсә ишеткән иде. Яман телләр аның калымлыгы Карлыгач-Сылу белән танабугаларның Арысланбай дигән бер егете арасында тамырлык* барын сөйлиләр иде. Мәгәр бу әдәмне ике ел элек, ак патшага каршы тел әйтте дип, җир аудардылар*. Ул сөрелгәч, Калтайның күңеле тынычланган иде. Шул тамырның ике көн элек кайтуын ишетмәгән иде. Киленчәкнең сүзе җегетнең күз алдына тагын шул Арысланбайның куркыныч сүрәтен китереп бастырды. Кызның наукасланып калдым дигән сүзенә, әлбәттә, ышанмады. Ләкин чит йортта моңа каршы берни кылырга да амал юк иде. Кәмәрен* тартып бәйләде, очлы бүреген киде, камчысын кулына алды да, чыга башлады. Айбалага егерме тиенлек көмеш бирде.

[* Кимпер – карчык.]

[* Тамыр – ирекле сөйгән яр.]

[* Җир аудару – илдән сөрү.]

[* Кәмәр – билбау.]

Күктә болытлар йөриләр, ай бер капланып, бер күренеп, уенчак сылу кыздай елмаеп үтеп бара иде. Байчобар хуҗасын акрын гына кешнәп каршы алды, тезгенендә тартылып җегеткә таба борылды. Ләкин Калтай ачулы иде, гадәтенчә толпарын иркәләмәде, каты кул белән баудан чиште, тезгенен муенга кайтарды, аелны тартты да, аягын өзәңгегә салды. Киленчәк үзенең кунагын озата чыккан иде. Ләкин ни әйтергә белмичә аптырабрак тора иде. Җегет атка сикереп менде дә, хатынга әллә кайдан, астан чыккан карлыккан тавыш белән:

– Аман булыгыз! Сүземне әйтегез: яхшы атадан туган ул яман Сылу белән безнең Кара-айгыр йорты ничек исәпләшергә белер! – диде. Ат, баскан җирендә түзә алмыйча, аякларын тупырдата башлады.

Айбала үзенең даими ягымлы иркә сүзләрен әйтте:

– Асылкай җегетем, бу ни сүзегез! Сылуның наукаслыгы бетми тормас гуй!

Байчобар түзмәде, тартыла биреп, Алтын-Күл буеннан киң далага җегетне алып очты.

Ай болыт эчендә иде. Караңгылыкта кунакның шәүләсе тиз югалды. Мәгәр толпарның каты тоякларының тавышы, дөп-дөп итеп, беразгача ишетелеп барды, соңра ул да тынды.

Айбала чыннан куркынды. Бу караңгы серне эченә сыйдырып калырга көче җитмәде, күңеле байбичәгә тартыла иде. Мәгәр аңа ни дип әйтергә? Әле бит җегетнең яшеренеп йөргән заманы гына. Гадәт буенча, бу йөрү кызның ата-аналарына белдерелмәскә тиешле. Сизелсә дә, болар белмәмешкә, күрмәмешкә салыналар. Хәл шулай булганда, бу хәбәрне Алтынчәч бикәгә әйтсәң, ул шелтәләп чыгарыр. “Казакъ йортында буй үстердең, ике бала анасы булдың, мина мондый сүзләр белән килергә ничек йөзең оялмый?” – дияр.

Мәгәр башка чара юк иде. Җегетнең киткәндә әйткәне – ике ыруг арасында канлы талаш булачагы белән куркыту иде. Хатын чыдамады: «Сөйләми амалым юк; ничек шелтәләсә дә түзәрмен, бәлки ачуланмас, туй алдыннан мондый гаугалы хәлнең чыгарга торуын аңлатканга бәлки рәхмәт әйтер», – дип уйланды. Ире кайтканны көтмичә үк, байбичәгә серен ачарга дип, куйлар, кутаннар арасыннан Сарсымбайның ак тирмәсенә китте.

III

Ил агасы Байтүрә морза үлем түшәгенә ятты. Мәгәр кабилә, партия талашлары эчендә кайнаган карт йөрәге, үткен мие сәләмәт иде әле. Үзеннән соң Найман, Дүрткара балаларының язмышы ничек булуы турында күп уйланды. Дошманнарның баш күтәрүе аңа ачык иде. Үзенең бай тирмәсенең түрендә ятып бу хакта күп баш ватканнан соң, чараларның берсе буларак, Биремҗан аксакалны чакыртып, аңардан бәхиллек алу фикеренә килде:

– Бу ялганда*, – диде, – яхшылыгым күп булды, мәгәр яманлыгым да аз имәс. Доньяныкы донъяда бетсен: Азым әкәне җибәреп үтенечемне әйтим, килсә ту бия* суйдырып, кымызны мул куеп, асыл елкыдан үзенә берничә кара бүләк биреп, ризалыгын сорыйм. Сүземне алса кирәк: үзе белән бергә үстек, бергә сабакка йөрдек, бергә ат уйнаттык. Ул тамырымның күңелен тапмый китсәм җаным тыныч булмас. Найман балаларының миннән соңгы эшләрендә дә күп кыенлык чыгар, – диде.

[* Бу ялганда – бу вакытлы донъяда.]

[* Ту бия – кысыр бия.]

Карт бу сүзләрне әйткәндә тукал өйдә иде. Зиннәтле зур, бай тирмәнең ишеге төбеңдәге сабадагы кымызны пешкәк белән шапырып тора иде. Хатын иренә аптырап карады: «Апырмай, бу ни булды? Югыйсә, баем саташамы», – дип гаҗәпләнеп калды, ләкин каршы тел әйтергә йөрәге җитмәде.

Башына ак ефәк урамал сарган, кара күзле, ап-ак чәчле байбичә бу вакыт авыруның янында утыра иде. Байтүрәнең сүзләрен башына сыйдыра алмады, сабыр, мәгәр ачулы тавыш белән аны бүлде:

– Син, – диде, – акыл белән, баһадир ирлек белән гомер иттең. Инде ахыр көнеңдә бер тинтәклек кылыйм дип ятканыңмы бу?!

Авыру җавап бирергә өлгермәде, ишек ачылды. Аннан урта буйлы, калын муенлы, симез гәүдәле, агара башлаган сирәк сакаллы Якуп килеп кереп, агасының кәефен сорады. Рокыя бикә моңа гаҗәпсенгән тавыш, аптыраган йөз белән фаҗигане аңлатты:

– Ханнарның, солтаннарның баласы, ак сөяк найманнарның агасы, кырык ел ил тоткан абзаң бүген, мәлҗерәп беткән Биремҗан карт белән килешсәм, аны чакырып әдәм җибәрсәм иде, дип ята, шуңа башым әйләнеп калды! Моннан егерме ел элек ул яман чалның Янгырбайлар туенда миңа әйткән бер сүзе йортның хәтереннән чыкмаган булса кирәк... Ул әдәмне мин ничек кабул кылырмын, ничек кунак итәрмен? Син бер нәрсә әйт, бәлки, телеңне алыр, – диде.

Якуп кирәгәгә асылган иярләр арасыннан нидер эзли иде. Каеш аел белән көмешләнгән саплы камчыны тартып чыгарды да, һичкемгә күтәрелеп карамастан әйтә куйды:

– Агам, – диде, – миңа моны кичә әйтеп иде. Ни дисәм дә сүзем үтми калды... Биремҗан дигән ул исәр чал* – йортның барына да билгеле әдәм гуй!

Ләкин үз гомерендә әйткәнен эшләми калырга өйрәнмәгән карт арыслан, авыру булса да, боларга колак салмады, өстендәге атлас юрганнарны бер яккарак ташлый биреп, ачуыннан башын күтәреп:

– Сәүләм Рокыя! – диде. – Аяллыгыңа* барма, күп гомер эчендә яманын да, яхшысын да күрми амал юк! Син егерме ел элек аңардан бер каты сүз ишеткән булсаң, мин аның белән кырык ел талаш кылганмын; мәгәр акылыңны киң йөртергә кирәк: Сарсымбай дигән яман эт баласы безгә каршы гауга чыгарам дип ятыр; ил эчендә күп әңгәмә таралып китте. Уйлаганым үзем өчен имәс, тәкъдир җитеп, ясаган иям җанымны үзенә кайтара торган булса, Найманның, Дүрткараның чамасын төзәтим дип яткан эшем гуй! – диде.

[* Аял – хатын-кыз]

Сөйләүдән арып китте, хәлсезләнеп кире ятты, ахыр фарманын кыенлык белән әйтә алды:

– Мин ике сөйләргә гадәтләнмәгәнмен: Азымбай белән нугай молданы чакырыгыз, Кашка белән Дөлделне иярләгез, бу ике байгыш Коргак-Күл җәйләвенә барып кайтырлар!..

Башка чара юк иде. Яңадан каршы әйтергә һичкемнең батырлыгы җитмәде. Тукал сабасын бәйләде, пешкәкне кирәгәгә элде дә, чыгып китте. Байбичәнең җаны әрнүле иде. Мәгәр кабаттан сүз кузгатып авыруны борчыйсы килмәде, янына барды, мендәрләрен, юрганнарын ипләде:

– Авызың кибеп калгандыр, бераз дәм итсәңче! – дип, ишек төбендәге кечкенә күн турсыктан Бохараның яшькелт пыяласына салып кымыз китерде.

Авыруның куәте аз, куллары калтырый, юан симез гәүдәсе бераз бушап калган кебек иде. Күп эчә алмады, бер-ике генә йотты да:

– Ай, карагым, үлемнең килүе шул булса кирәк. Тамагымнан үтми торыр... Артык бармый, алып куй, бавырым, – дип кире бирде.

Бу арада Якуп бөтенләй юлча киенеп бетте. Өстендә буй-буй сырып тегелгән яңа көпе, башында бәрхет тышлы, кызыл төлке эчле, чите камалы очлы бүрек, билендә кара алтын белән бизәлгән көмеш кәмәр, кулында камчы. Ул агасы авыру була торып та каядыр китәргә теләвенең сәбәбен әйтергә тиешле тапты:

– Яңгырбайның, – диде, – бала туе икән. Йортның өлкәннәре җыелса кирәк... Төрле илнең агалары, биләре, аксакаллары белән әңгәмә кылып кайтсам дигән уем бар иде! – диде.

Партиянең, ыругның элекке җиңелү белмәс куәте кими, урыны какшый, дошманнар көч ала башлаган заман иде. Бай үзе дә, хәлне аңлаган бикә дә моңа каршы әйтмәде.

Байтүрә аеруча кабул күрде:

– Миннән, – диде, – яхшыларга сәләм әйт, аксакаллар мәҗлесенә барып, әңгәмәләрен ишетә алмавыма күңелем бозылып калды!

Якуп чыгып барганда, байбичә аңа ярым шаяртып әйтә калды:

– Бүген Мәрьям өчен яучылар киләчәк дип хәбәр иттеләр... Безгә кода булам дигәннең баласы, дәүләте ничек икән? Шул турыда Яңгырбайның байбичәсе Гөлбарчын белән бераз киңәш кылсаң, ике якның чамасын тартып карасаң, зарар итмәс!

Тукалның ике айлык кызын Йолдызбайның яңа туган улына әйттерү турында кодалык сәүдәсе бара иде. Бикәнең сүзе шул хакта иде.

Якуп моның эчендәге интриганы нык төшенгәнгә, Рокыя байбичәнең шаян акылына хайран булып, елмайды:

– Хатын булып яратылуың әрәм синең, – дип, китә бирде..

Тукал байның хәбәрен ирештергән булса кирәк, тыштан ук шаулап, тавышланып Азымбай килеп керде.

IV

Бу – ябык, чандыр гәүдәле, эчкә баткан хәйләкәр күзле, җиңел кузгалышлы бер карт иде. Ияге очланып килгән, яңак сөякләренең югары ягы тышка бәреп тора, берничә генә бөртек чал сакалы җилберди; аягында иске читек-кәвеш, өстендә начар камзул, такыр башында татарның белен кебек җәелгән, каешланган иске кәләпүше иде.

Ишектән аягын атлауга, тирмәнең эчендәге байлыкка, кирәгә буйлап тезелгән буяулы сандыкларга, кат-кат өелгән атлас юрганнарга, хәтфә келәмнәргә күзләрен йөртте, нечкә уенчак тавыш белән:

– Саламалайкем... Кәефең ничек, бай? – дип исәнләште дә, киез өйнең түренә, паласлар өстенә барып утырып, фатиха кылган сыман битләрен сыйпады. Шул ук җиңел, тәрилкәле тавыш белән иң элек ятактагы авыруга карап мактау сүзе әйтте:

– Бай, син донъяның үзен җиңгән идең: инде шул бер яман айгырның тоягыннан килгән чиргә бирешеп яткан көнеңме?! Синсез йорт ятим булып калды, – диде.

Аңнан соң Рокыяга әйләнде:

– Мал-җаньң аманмы, данабикә*? Син исән булсаң, карт морзамны терелтерсең дип дога кылып ятырбыз... Илнең өмете синдә гуй! – диде.

[* Данабикә – зирәк акыллы бикә.]

Байбичә бу картны яратмый һәм аңа ышанмый иде. Ләкин ыругның бик күп йомышларын башкарганга, һәрвакыт иренә илчелек хезмәтләрен үтәгәнгә, үзенең күңелендәген аз гына да тышка чыгармый иде: зур аяк белән сабадан кымыз салып бирде дә, күзендәге яшен сөртеп, акрын, сабыр, эчке мәгънә белән әйтте:

– Тәкъдирдә язылганны бозарга әдәм баласының куәте җитми икән! Мәгәр өметем бар, яхшыларның теләге, әүлияларның догасы белән Байтүрәбез тиз көндә яңадан аләүмәт* эшенә чыкса кирәк дип торам!

[*Аләүмзт эше – җәмәгать эше.]

Авыру яткан җирендә кунакка таба әйләнде, хәлсез, зәгыйфь рәвештә, ни өчен чакыртуын сөйләде:

– Донъя дигәннәре шул икән, Азым әкә! Хан бул, түрә бул, бай бул – һәммәңнең барып туктала торган җире бер икән!.. Үзең беләсең, Биремҗан аксакал белән күп талашымыз булды... Куәт миндә иде, илнең тоткасы миндә иде... Картны рәнҗеткән, күңелен сындырган чагым аз имәс. Үзем бүген-иртәгә донъяны куйсам кирәк дип ятам... Телем, акылым сау көндә ул кордашымның ризалыгын алып, Найман балалары белән килештереп китсәм икән, дим... Синең белән бу ялганның яхшылыгын да, яманлыгын да бергә үткәрдек... Актык йомышымны да син үтә: күк Дөлделемне атлан, камчымны билеңә сал да, Коргак-Күл җәйләвенә бар, Бирем әкәгә сәләмемне тапшыр, арызымны* әйт, Найман, Дүрткара илләренең кунагы булуыңны көтәбез, диген!..

[* Арыз – теләк.]

Азымбай чал, кымызны эчеп, савытны бикәгә бирде, бераз аптырап уйланып, сирәк сакалын сыйпады:

– Кушсаң, – диде, – бармый амалым юк. Мәгәр Биремҗан аксакалны яхшы танучы идем. Ул әдәм Найман дигәннең исемен ишетсә дә яман бер сүзгә килә: «Казакъ йортын ак патшага сатып, Сары-Арканы урыс түрәгә таптаткан ул этләрне минем алдымда телгә алмагыз», – дип әйтә торган каты бавырлы, аз акыллы бер исәр чал гуй. Карт күңел бер сынгач яңадан төзәлерме? Аргамакны тирләтеп ул җәйләүгә бару бушка булмасмы?..

Бу сүзләр авыруның йөрәгенә агу булып төштеләр. Аның йөзенә, күзенә ачу катнаш кайгы чыкты. Калын, салынкы кабаклары дерелдәде, ләкин кызмады, кабаланмады, тирән борчулы, ачулы тавыш белән Азымбайның сүзен бүлде:

– Картлыгым җитеп акылым китеп калдымы?! Булмаса, казакъ йортының әдәме бозылдымы?! Наукасланып ятканымнан бирле телемне алмас булдылар. Бүз балаларны, акылсыз аялларны бер якка куя биреп үзеңне чакыртсам, – синең дә әйткәнең шул! – диде.

Байбичә картка күз белән ишара ясады, бу бераз каушап калды:

– Сиңа коллыктан баш тартканым юк! Каршы әйтүем түгел иде... – диде.

Байтүрә яңадан аның сүзен кисте:

– Мин, – диде, – молдакә белән икәү барырсыз дигән идем. Инде ул уйдан кайттым. – Үзенең чакча баш* нугайлыгы белән бер-бер сүзне исәпсез әйтеп эшне бозар дип куркам. Ул балаларны укыта бирсен. Ялгызың бар, – диде.

[* Чакча баш – артка калкып чыгып торган баш.]

Карт хуш әйтеп чыгып китте. Байбичә: «Яхшы юл булсын», – дип калды.

V

Азым әкә үз гомерендә кабилә, партия талашларының борылмаларын күп кичерде. Ләкин бүгенге йомышы аның өчен тагы зуррак булып күренде: арадагы сүзләр ничек кенә әйтелгән булмасын, әммә аңа тапшырылган эш мәңге гаугалашып килгән ыругларның килешүе өчен бер чама тартып карау иде. Әгәр юл уңса, Байтүрәнең иң яман дошманнарыннан булган Биремҗан аксакал бу йортка килеп кымыз татыса, иттән авыз итсә, ул вакыт ике кабиләнең талаштан туктавында сукмак салынган булачак иде. Йөкләтелгән бурыч шундый зур булганга, карт үзен Якты-Күлдән Кызылкортларга җибәрелгән илче итеп уйлады. Өс-башының да шуңа охшашлы бер рәвештә булуын кирәк тапты, авыру яныннан чыккач та, туры үзенең өенә таба, бар кадәренчә киенеп килү өчен, кайтып китте.

Бу җәйләүдә барлыгы унбиш тирмә бар. Боларның тугызы авылның ярлы казакъларыныкы, уртадагы алтысы Байтүрәнеке иде. Картның өе бер читтәрәк иде.

Байдан чыгып үз тирмәсенә атлау белән, аның җаны әрнеп китте: ул алтмыш ел донъя куды, ходайга: «Мал да бирче, бак* та бирче!» – дип моңлык кылды. Шул Байтүрәләргә коллыктан котылуын, ил өстендә баш булуны өмет итте. Ләкин бәхет килмәде. Инде баеп җитәм дигәндә, каты буранлы, яман бозлы бер көздә аның күп хайванын җот* һәләк кылды. Карт тагы зәһәрләнеп донъяга, аллага, байга үч итеп, сүгенеп йөри торган булды. Авыру арысланның фарманын алып чыкканда аның каршында ачылган күренешләр бу ачуын, бу әрнүен тагы арттырдылар. Тирмәдән далага күз ташлауга, аның алдына кайнап торган җәйләү килде: әйтерсең, штаб тирәсен сырып алган миллионлы гаскәр! Шундый кара болыт булып бөтен тирә-якны, даланы, кутанны, җәйләүне Байтүрәнең маллары каплап алып, шулай кайнашып торалар.

[* Бак – бәхет, уныш.]

[* Җот – азык җитешмәгәнлектән терлекләрнең кырылуы.]

Әнә, күлдән далага таба дөяләр китеп баралар. Гәүдәләре эре, өркәчләре ияр кебек ике аерылы, башлары кечкенә, муеннары түбәнгә асылган; әйтерсең сафлап тезелгән кәрван: шулай акрын, салмак, сабыр гына тирбәлә-тирбәлә атлыйлар... Нәзек буйлы, биек нечкә аяклы, гаҗәп матур күзле буталар алар янында уйнаклап йөриләр. Ерактарак иярләп ат менгән ике көтүче бара. Кулларында чыбыркы, яннарында озын колга сөйрәлгән.

Бу дөяләр кәрваныннан бирерәк, күл белән тирмәләр арасында, ничә йөзләп колын бәйләүдә тора. Ак башлы, кара бишмәтле хатыннар шуннан ерак түгел йөргән бияләрне корыклап китерәләр дә, савып йөриләр. Болардан ераграк, төшкә кайткан көтүче исәбе-саны булмаган, сахраны каплаган куйларны акрын гына киң дала буенча куып алып китеп бара.

Даръя булып, болыт булып кайнашкан бу исәпсез мал картның күңелен кыздырды:

– Ай кодаем, ау, шуның йөздән берсен миңа бирсәң, синең кай җирең җимереләчәк иде?! Телемне алмадың, ау, тәңрем! – дип әрнеп, боларның эченнән ялгыз фәкыйрь тирмәсенә барып җитәм дигәндә, арттан бер хатын тавышы ишетелде:

– Азым әкә! Сары биянең җаен тапмый торабыз. Бире килсәңче!

Кычкыручы – байның яшь хатыны – тукал иде. Чара булмады, борылып бәйләүдәге колыннар янына китте.

Азымбай карт үзе ярлы булса да, гомер буенча мал арасында үскән, хайваннар белән гаҗиб* үзләшкән бер әдәм иде. Ул ат-җылкы тануда тирә-якның беренчесе санала. Аның кулы малга шифа дип карала. Бер байньң кадерле юртагы авырса, аны чакырталар. Зур базарларда, ярминкәләрдә мал җыйган чакта, татарның Әхмәт, Гани, Явыш дигән кебек байлары* мал сайлау өчен аны күп акча белән алдыралар. Хатыннар арасында: «Азым әкә хайванның телен белә», – дип йөриләр. Кырыс, усал яшь бияләр саудырмаса, баласын имезмәсә, аңа киләләр. Әле дә байның тукалы көлә биреп каршы алды.

[* Гаҗиб – бик нык, искиткеч.]

[* ...татарның Әхмәт, Гани, Явыш байлары... – эре татар сәүдәгәрләре: Оренбурглы бертуган Әхмәт (1837 – 1906) һәм Гани (1840 – 1902) Хөсәеновлар; троицкилы Габделвәли Яушев (? – 1906). Алар Урта Азиядә зур сәүдә эшләре алып баралар.]

– Ялчы хатын сары бия саудырмый дигәч, үзем барыр идем. Азым әкәне тыңлаган жылкы миңа ничек карышсын, дим, эчемнән киберләнеп... Мәгәр эшем чыкмады, син безгә булышлык кыла күр, – диде.

Карт җавап бирмәде. Баягы әрнүле уйлардан соң аның күңеле төзәлмәгән иде әле. Хатьн янында маташкан зур гәүдәле ялчының кулыннан корыкны алды да, бер-ике атлап, сиздермәстән сары биянең муенына ташлады. Ат куркынып, китим дисә, арканга тартылып калды. Азымбай, әдәмчә сөйләнеп, корык буйлап барып, биянең муенына кул салды. Бу сабырсыз хайван иде, пошкырып, дулап, китәргә теләде. Ләкин карт аңа карамады, акрын, йомшак тавыш белән һаман иркәли биреп, аркадан, кабыргадан сыйпады, җиленгә килеп җитте дә, ике көн буенча савылмаганга тулып таш кебек каткан имчәкләргә бармакларын тидерде. Сары бия көйсез хатыннар кебек чыелдап, тибенеп, дулый башлады. Тукал бераз мыскыл белән көлде:

– Донъяда Азым әкәнең телен алмаган маллар да бар икән! – диде.

Карт ашыкмады, бияне тынычлатып, ялыннан, сыртыннан сыйпап, тагы җиленгә кул сузды. Җылкы тагын тибенде, тагын дулады.

Хатынның көлүе бөтенләй мәсхәрәгә әйләнде:

– Ай, баба! Бу сары бия синең илле еллык абруеңны югалта гуй! – диде.

Азымбай гаҗиб бер сабырлык белән өченче мәртәбә тотынды һәм җиңде: бия, бер-ике тарткач та, рәхәтләнеп аякларын ике якка аерды, имчәкләрдән сөт агып китте.

Карт мыскыл күзе белән тукалга карап әйтте:

– Инде хәзер зәгыйфь яратылган аяллар да сава алыр!

Хатын камил җиңелде:

– Азым әкә, үзең яхшысың, мәгәр кайбер вакыт яман телең әдәмне чагып куя, – диде.

Баба монда эшен бетерде дә, колыннар, бозаулар арасыннан, боларның нәселләрен, шәплекләрен карый-карый; өенә кайтып, бик тиз арада киенеп чыкты. Аягында Казанның әйбәт читек-кәвеше, башында яңа колакчын, якасы бишмәттән кайтарылып төшкән ак күлмәк, эче-тышы сырулы, эре чуар бизәкле яңа көпе, билдә кәмәр – хәзер Азымбай, чыннан да, теләгән илгә би булып сайлана алырлык хөрмәтле бер аксакал иде. Байның үзе менә торган күк Дөлделен иярләп куйган ялчы аны бераз көлеп каршы алды:

– Асыл киендең, җылкының толпарына мендең... Юлың ак буйсын, Азым әкә, – диде.

Ләкин картның йөрәге тыныч түгел иде, атка менә биреп, әрле тавыш белән әйтә куйды:

– Ясаган тәңрем мондый җылкыларны Байтүрәләргә биреп бетереп, безне мәхрүм калдырды. Монда хикмәте нидер, күп уйласам да, акылым җитә алмады... – диде.

Бу атның бай үзе авырганнан бирле йөргәне юк иде, сабырсызланып кузгалды. Найманның илчесен Коргак-Күл җәйләвенә карый алып китә бирде.

VI

Якты-Күл җәйләвеннән чыгып сәгать ярымнар баргач, ат өстендә чабып килгән бүз балалар очрады, карт балалардан Әхмәт авылының хәзер кайда күчкәнен сорады. Бик аз гына сузып: «Ә-нә... тора!» – диделәр. Ләкин казакъның «ә-нә... тора» дигәне алтмыш чакрым булып чыкты.

Азым әкә күк Дөлделне тирләтеп Коргак-Күл туфрагына аяк басканда, төш ауган, һава бераз талгынланган, маллар челләнең көндезге кызулыгыннан соң рәхәтләнеп ашый башлаганнар иде. Бу җәйләү картның күңеленә ошамады: туфрагы начар, саргылт; үләне сирәк, сыек, күле чыннан да корып бетеп бара, аның тирә-ягы әллә каян-кая кызыл вак үлән белән капланган, сахрада көтү-көтү йөргән малларның да чырае юк: җәй уртасы җитсә дә, Якты-Күлдәге кебек симереп җитмәгәннәр, кайбер тайлар әле һаман да ябагаларын коеп, матурланып китә алмаганнар. Ара-тирә корчаңгы атлар да күренә. Боларга карап:

– Донья тигез түгел, ау, тәңрем! – диде дә Азымбай карт, бер баланың күрсәтүе буенча, авылның бае Әхмәтнең тирмәләреннән соңдагы бер киез өйнең артына барып туктады. Кычкырып бирелгән сәләмгә каршы башына ак урамал сарган, фәкыйрьчә, ләкин бары белән пакь киенгән бер киленчәк чыкты. Сабыр, басынкы тавыш белән:

– Иркәкләремез өйдә юк, атам сукыр булганга, каршы чыга алмый, хуш киләсез! – диде.

Кунак, аттан төшеп, аргамагын бәйләп, камчысын кулына тотып, киленчәк артыннан өйгә керде.

Зур, биек, ләкин бик күп ямаулы тирмә. Җир идәннең күп җире ачык, тик түргә генә бераз киез түшәлгән, кирәгә буенда буяулары югала башлаган берничә сандык, алар өстендә берничә юрган, келәм, сул якта бер камыт, кибеп ауган буш саба, күптән кымызга тимәгән пешкәк, керле самавыр, берничә табак – менә өйнең бөтен җиһазы шул иде.

Өйнең иң түрендә, озын кызгылт җонлы куй тиресе өстендә, сандыкка аркасын терәп, тезләрен бөкләп, бер карт утырган. Аягына иске читек-кәвеш, өстенә изүе бау белән бәйләнгән, якасы кире кайтарылган озын ак күлмәк, аның өстеннән дөя җоныннан сугып, кыл катнаштырып эшләнгән зур көпе кигән, зур буйлы, бөркет танаулы, озын ак сакаллы, ләкин ябык, кипкән тәнле бу баба – кунакның эзләп килгән мәшһүр Биремҗан аксакалы иде.

Азымбай керүгә ул урыныннан кузгалмады, баш күтәрмәде, йөзе-күзе үз алдындагы бер ноктага текәлгән көенчә калды, ләкин бөтен торышында колаклары белән бик аз, бик әкрен тавыш тулкыннарын да аерып танып торган бер дикъкать сизелә иде.

Кунакның сәләмен алмады, күзләрен шул элекке ноктага терәгән хәлдә:

– Юл булсын, кордаш. Тавышың, аяк атлавың Найман иленең Азымбай әкәнекенә охшап калды... Сезнең ыруг бу Коргак-Күл җәйләүләренә килә торган юлларны онытып бетмәгән икән әле! – диде. Үз яныннан урын күрсәтеп, утырырга кушты, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сораша башлады.

Кунак, аманлык-саулык турыннан үткәч, беренче сүз буларак, аксакалның зирәклегенә хайран калганлыгын әйтте:

– Сары-Арканың өлкән ил агасы Чиңгиз байның җиназасы куй елында булып иде, инде икенче әйләнеп җылкы елы килде. Ялгышмасам, ундүрт ел үткән була... Ул чакта сез даланың асыл җире, Яшел-Сырт дигән җәйләүләрдә күчеп йөри идегез. Шул җиназадан соң Биремҗан агамны күрү насыйп булмады... Шунча гомер үтеп тә, сез мине тавышымнан таныдыгыз. Моңа әдәм акылы ирешә алмый! Ясаган иямнең биргән зирәклегенә чик булмаса кирәк! – диде.

Хуҗа аксакал авыр бер сулады, һаман күзләрен бер ноктага терәгән көенчә, эчке, авыр хәсрәтле тавыш белән, ләкин бөтенләй икенче яктан җавап кайтарды:

– Колагымның зирәклеге белән ни кылыйм, чырагым! Күп ел инде ясаган иямә моңлык кылып утырамын, мәгәр сәгате җитмәсә кирәк, телемне алмый. Аңа әйттем: Сары-Арканың бу авыр тәкъдирен күрсәтеп йөрәгемне яндырма, минем җанымны ал, дидем. Булмаса, күземне сукыр кыл, илнең бу җафаларын, бу газапларын күреп утырудан мин котылыйм, дидем. Колагымны саңгырау кыл, йортның күз яше катнаш ыңгырашуларын ишетмәс идем, дидем. Телемне алмады, яшем сиксәннең эченә керде, туксанга табан карап бара ятыр. Ризыгымны кис, диеп күп зарилык иттем... Тыңламады. Тик бер сүзем кабул булды – күзләремне күрмәс кылды. Мәгәр колагымның ишетүе элеккедәй көчле булып калды: унбиш ел элек бер мәртәбә очраган әдәмне тавышыннан тану гына түгел, бөтен илнең, Олуг йөз, Кече йөз, Урта йөзнең һәрберендә казакъ ярыктыгының авыр тәкъдирдән моңланып, анасы югалып кыйналган бутадай хәсрәтләнеп җылаганын шушы иске тирмәм эченнән ишетеп утырам... Җанымны алмаган өчен аңа үпкәм зур, – диде.

Ишектән самавырын күтәреп киленчәк керде. Тирмәнең сул ягында торган тәбәнәк шкафтан керле ашъяулык, сабы сынган чәйнек, ямаулы чынаяклар, берничә бавырсак салган бер тәрилкә алып, боларны кунак алдына китереп куйды, куе каймак салып чәй ясый башлады.

Акылы, чәчәнлеге белән Сары-Аркада дан тоткан Биремҗан аксакал заманында уртача дәүләтле әдәмнәрдән иде. Байтүрәләр эш башына менеп, бу аларга каршы гауга башлаганның икенче елында, караңгы төннәрнең берендә, бер көтү җылкысын куып алып киттеләр. Атбасар, Күкчәтау, Кызылъяр арасында йөргән зур кәрванын бастылар. Шул ике бәлә аның билен сындырды, бәхетен кире жибәрде. Борынгы мактаулы Яшел-Сырт дигән җәйләүләр Найман ыругларының интригасы белән урыс хәзинәсенең ат заводларына, хохолларга алып бирелеп, менә шул Коргак-Күл җәйләүләрендә күчеп йөри башлагач, малларга бу җирнең тозлы икълиме* ошамады, аксакал акрын-акрын бөлде. Үзе сукыраеп, бердәнбер угылы Җанбирде дә авырып киткәч, карт инде менә шул хәзерге хәленә төште.

[* Икълим – климат.]

Казакъның борынгы гадәте буенча, ул кунакка хөрмәт кылу тик кымыз һәм ит белән генә була дип карый, самавыр, чәй, бавырсак кебек начар бидгатьләрне* эшкә санамый иде. Килене чәй әзерләгәч, карт казакъ кунагыннан гафу үтенергә кирәк тапты:

[* Бидгать – яңа-кертелгән әйбер.]

– Ерак илнең мосафиры безне гаеп кылмасын: байлыгымыз бетте... Өемез кымызсыз утыра! Үткән-барган кунакларны ит белән, кымыз белән сыйлап җибәрергә куәтемез җитмәүдән күңелем бозылып кала, – диде.

Донъяны күп күргән, атаклы чәчәннәр белән сүз көрәштергән Азымбай бу аксакал алдыңда үзен югалтты. Картның һәрбер сүзе гүя аның йөрәгенә ук булып кадала, гүя уйлап килгән йомышы алдан ук җимерелә бара кебек иде. Шулай да сүзне ул якка таба борырга батырлык кылды, озын әңгәмәләрдән соң, ипләп китереп, Байтүрәнең арзын әйтә салды:

– Бу ялганда әдәмнең яманлыгы да, яхшылыгы да булучан. Яшьлек тамырыбыз Байтүрә каты наукасланып, тәкъдирем җитте дип, әҗәл көтеп ятыр... Мәгәр кордашым Биремҗанның куңелен алмый китсәм, кабердә җаным тыныч тапмас дип, мине сезгә җибәрде, – диярәк сүз башлады да, соңгы утыз ел буенча Найман белән Сарман кабиләләре арасындагы талашны, моңа нигезләнгән партия, булыслык*, билек сайлавы өчен булган талашларның тудырган фаҗигаләрен озак-озак итеп, бер-бер санап чыкты. Ахырында:

[* Булыс – волость.]

– Найман йорты ыруглары Урта йөзнең өлкән аксакалы Биремҗаң әкәне үз илемездә кунакта күрсәк иде дигән өмет белән калдылар... Әгәр инде бу сүзләрдә хатам булса, олуг аганың ак күңеле мине кичерер; илченең аяк тайган җирләрен күрсәтер, төз юлга барырга акыл бирер, безнең теләгебез шул, – дип тамамлады.

Казакъ сүзгә никадәр оста булса, башкалар сөйләгәнне дә шулкадәрле үк тыңлый белә. Кунакның ит пешәрлек вакыт сузылган сүзләрен Бирем әкә бик аз бүлдерүләр белән, тирән дикъкать эчендә акылына салып утырды, аннан соң ашыкмый үзе сүз башлады:

– Безнең, – диде, – Найман ыругсына ачуыбыз юк. Мәгәр ул партиянең башлыклары булган Байтүрәләр, Якуплар йортына барып кунак булуны, аларның кымызыннан, итеннән авыз итүне дуңгыз белән бер табактан тамак җию дип күрәбез! – диде.

Сүз акты. Байтүрәләрнең утыз ел буенча, урыс түрә белән берләшеп, Сары-Арканы нинди хурлыкка, коллыкка төшерүләре, үзләре дәүләт-мал арттырып, илне җирсез-сусыз калдырып бөлгенлеккә салулары, алар сүзе белән җир аударылган, Өмбенең, Симинең, Яман Каланың, Тургайның, Кызылъярның зинданнарында даласын, итен, кымызын, анасын сагынып, тимер рәшәткә эчендә елап утырган казакъ балаларының газапланулары акрын, сабыр тел белән кунакның күз алдыннан үтте. Ахыр килеп:

– Илчегә үлем юк, мин сиңа шелтә кылмыйм мәгәр, – диде, – син Байтүрәгә әйт: әдәм баласы кулы белән эшләгәнне муены белән күтәрергә тиешле! Илгә таш чәчте, кан агызды, әгәр болар бугазына утырса, үз чәчкәннәрем үсте дип белсен!!! Тәкъдире җитеп донъядан кайтса, яшьлек тамырым булганлык өчен җиназасына барачакмын, мәгәр дәверенә, тәһлиленә* кермәм, бүләген алмам, итеннән, кымызыннан авыз итмәм... Найман ыругларының яхшыларына миннән сәләм әйт!

[* Тәһлил – үлек күмгәндә «бер алладан башка алла юк» дигән җөмләне кат-кат әйтү.]

Сүзнең болай бетүен кунак үзенә фатиха дип аңлады, әдәп йөзеннән тагы берничә моң-зарын әйтте, донъядан шикәят кылды:

– Өметем зур иде, бу талашларның чиге күренми, күңелем бозылып калды, Бирем әкә, – дип, кулына камчысын алды.

VII

Аксакал шул урынында күзләрен бер ноктага терәгән хәлдә утырып калды. Азымбай исәнләшеп, гомер-аманлык теләп, далага чыкты.

Анда матур күк аргамак янына бер көтү халык җыелган иде. Ертык киемле, кайсылары бөтенләй ялангач кап-кара балалар атның иярен, көмешле йөгәннәрен карыйлар. Бүз балалар яшь кызлар кебек бер-берсе белән уен сүзләр әйтешәләр. Күкрәген бөтенләй ачып баласын имезгән киленчәкләр бер түгәрәк ясап нидер сөйләшәләр. Болар уртасында кулына озын таяк тоткан бер кимпер як-якка каранып нидер сөйли, каргана. Моның күлмәге җыртык, берничә җирдән ләшпердәгән карт тәне күренә. Башындагы иске, керле урамалыннан алга да, артка да тузгып чыккан чәчләре, әллә нинди хыялый, саташулы күзләре моңа дивана төсен бирәләр. Ул куллары белән бутый, күзләрен туктаусыз төрле якка әйләндергәли...

Мосафир, өйдән чыгып, халыктан аманлык сорашып, аргамакның тезгенен чишим дигәндә, дивана кимпер җенләнеп, картка таба кызулап килде дә:

– Эт син! Байтүрәнең сөяген кимереп, йортны талыйсың! – дип кычкырынып, Азымбайның өстенә ташланды. Үзе һаман нидер акырына, таягы белән әле бер якка, әле атка, әле картка кизәнә башлый. Бала-чага, куркып, тавышланып, кызыксынып, лачыннан шаулап качкан чәүкәләр кебек читкә сибеләләр. Киленчәкләр гадәттән тыш хайранлык белән:

– Оят булды гуй, кунакка яманлык кылдылар, – дип, кимперне тотарга, таягын алырга азапланып, тагы шау-шуны арттыралар.

Өйдә утырган Биремҗан әкә бу тавышларны ишетүгә хәлне аңлап алган иде. Үзендә көтелмәгән бер гайрәт белән тиз генә таягын алды да, шау-шулы җәмәгать эченә килеп чыкты. Аны күрү белән яшь хатыннар теге кимпергә ныграк тотындылар. Ләкин ул бирешми, һаман дулый, тыпырчына, кизәнә...

Аксакал бу гауганы тиз туктатты. Тавыш уңае белән килеп, тиле карчыкның беләгеннән тотты да:

– Дивана кимпер, бу ни кылганын синең? Азым әкә минем кунагым булды гуй! Казакъ йортының каюсында өйгә килгән кунакка мондый яманлык эшлиләр? – диде.

Халык тынды. Мондый гаделсезлеккә бары да оялып, кунактан гафу үтенделәр. Ләкин кимпер тиз айнымады. Үзен туктаткач, аның таяк белән сугышуы күз яше белән үкереп елауга әйләнде:

– Байтүрә дигән яман эт минем карагым – бердәнбер улымны алды, урыс түрәне үтерүдә катнашкан дип ялганлап, ант ясатып, катрга җибәртте. Балаларымны ятим калдырды... Салык дип актык атымны саттырды... Атасына нәләт булгыры! Җиде бабаеңның каберен ачып... фәлән кылаем!.. Үзем карт кимпер, балалар яшь... Барыбыз ач утырабыз!.. Таң-сәхәр җылап үткәрәбез. Киң дала да безгә тар булып калды! – дип акырып, әллә нинди әрнүле, кызганыч тавыш белән үкерергә, чәчләрен җолкып еларга тотынды.

Моны күреп, кечкенә ике бала үксеп җибәрде. Башкаларның да йөрәкләренә ачы кызгану төште, күзләренә яшь килде, һәммә кеше ниндидер авыр фаҗига астында калган кебек булды.

Карчыкның елавы тагы талашка-бәргәләүгә әйләнәчәк иде. Биремҗан аксакал кунактан кат-кат гафу кулы сорады, кимпергә:

– Куй, җылама, мин сине Сарсымбайга озатырмын; мал багарсың, киез басарсың, тамагың ач булмас! – дип тынычландырып, киленчәгенең ярдәме белән өйгә таба көчләп алып кереп китте.

Кунак бу көтелмәгән, далада булмый торган тәхкыйрьдән* шаша калды. Ул, яше алтмышка җитеп, мондый хурлыкны күргәне юк иде. Һичкемгә һичбер сүз әйтмәде, авырлык белән күк аргамакка менде дә, Найман юлына карап, атны әйдәде.

[* Тәхкыйрь – хурлау, мыскыл итү.]

VIII

Ләкин бу уңайга күп китмәде, тезгеннең сул ягын тартты. Күк аргамак үз юлын яхшы белүче иде; бу карт ялгыша дип, бирешмәскә теләде, һаман Найман ягына каерды. Азымбай каты итеп өзәңгене кысты, ачулана биреп, яңадан сул якны тартты. Шуннан соң гына ат, хаталык белән түгел, башка бер җиргә барабыздыр, ахры; дип буйсынды.

Боларга каршы, яшь айгырны уйнатып, кулына озын корык тоткан бер казакъ килә иде. Җитәр-җитмәс туктала төшеп сәләм бирде.

Һәр ике як:

– Юл булсын!

– Алай булсын!

– Саламалайкем! Саламалайкем! – дигән сүзләрне әйтешеп, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорагач, Азымбай карт:

– Танабуга ыругысы, Магҗан баласы Арысланбайның җәйләвенә барыйм дип идем, – шушы көндә кайда күчкәннәрен белә алмадым, – диде.

Корыклы казакъ сабырсыз айгырын тарта төшеп, көнчыгыш ягына карап:

– Ә... нә... тора! – дип күрсәтте дә, санап сөйләп китте: – Күчемне, Кипкән Үзәнне үтәрсең, Чобар Айгырдан сулга борылып, Байҗегетне аша киткәч, алдыңда бер түбә күренер – әнә шул Яман-Чүл дигән җәйләүдә Арысланбай булыр!

Карт, Сары-Аркада минем атым аяк басмаган урын юк, дип мактанучылардан иде. Казакъның сүзләре артыннан аның әйткән җирләре чыннан да берәм-берәм күз алдына килә барды, һичбер сүзен кайтарып сорамады.

– Дәүләтең мул булсын, хуш! – дип, атның тезгенен бушатты, өзәңге белән бер кымтып алды да, каты җилдереп, китә бирде.

Азымҗан әкә юл буенча атны ирегенә куеп кызу барды. Тик Күчемгә кереп берәүдә кымыз эчеп чыкты. Чобар-Айгырда өлкән ак тирмәнең артындагы иярле атларны, сыек кына төтен чыгарып яткан учакны күреп, кунак барын, ит пешкәнен сизенде дә, сәләм биреп керде. Таныш булмасалар да, хөрмәтләп каршы алдылар, хуҗаның янына утыртып, туктының симезе, җылкы казылыгының майлысы белән кунак кылдылар. Бу йортта тагы ике аяк кымыз эчте, берәүдән алып, аш сеңдерү өчен, насбай салды да, дәүләтең мул булсын, донъягыз хуш булсынны әйтеп, юлына китә бирде. Күк аргамакның эче суырылды, сусаудан иреннәрен ялый башлады, күзләре ялтырады, шулай да, теге әйткән түбәгә менгәндә, кояш яңа түбәнәя башлаган иде әле. Бу калкуның өстенә чыгу белән картның күз алдына эзләп килгән җәйләвенең бөтен ягы ачылды. Ләкин ул моны яратмады. Күлләре юк, яки кайчандыр булып та корыган. Хәзер аның урынында малга да, әдәмгә дә файдасыз бер кызгылт үлән үсеп килә. Башка җирләрдә дә үсемлек сыек, әле яңа күчкән булсалар да, ярым саргылт. Тик урыны-урыны белән генә әйбәт яшеллекләр күренә. Бу җәйләү аны күңелсез уйга алып китте: «Борынгылар зирәк булганнар, ау! Һәрнәрсәнең чамасына карап исем бирә белгәннәр: бу җәйләү дөрестән дә яман чүл икән», – диде. Кибеп, кызарып торган уйсуның кыйбла ягына утырган унлап тирмәгә карагач, Азымбай бер күз салуда уртадагы зур ак киез өйне күрде:

– Арысланбайныкы шушы булырга тиеш! – диде.

IX

Бу тирмәләр белән кызыл уйсу арасындагы кутанда, бәйләүле колыннар янында, ак башлы хатыннар чиләк, корык тотып бия савып йөриләр иде. Карт атны уңга тартып, өйләрнең арт ягына чыкты. Ике тирмә арасында җылтыр күзле, кайбер калку күкрәкле киленчәкләр белән, җефәктәй кара чәчләрен җилкәләрендә тулкынландырып, башларына кечкенә кызыл кәләпүшләр кигән сылу кызлар ачык һавада җырлый-җырлый киез басалар, бер кимпер аларга юлбашчылык кыла; бүз балалар шулар тирәсендә бушны-бушка бушатып, киленчәкләр белән, сылулар белән сүз көрәштереп, бүген кич яныңа барсам кабул кылырсыңмы, дигән мәгънәне читләп аңлатып, шаярып йөриләр.

Йортның бер ягында ике төрәнле тимер сабан, уру һәм чабу машиналарының бу дала тормышының уртасында күренүе карт өчен мәчет эчендә зур чәчле, тәреле урыс күренгән кебек ят булып тоелды.

Карт боларның яныннан үтте, туры уртадагы өлкән ак тирмә артына барды. Анда бер ат янында берничә казакъ җегете тора, боларның берсе, яшьрәге, бөтенләй юлча әзерләнеп киенгәнгә охшый иде.

Азым әкә якынлашуга, бу җегет аңа каршы барды:

– Хуш киләсез! Яман-Чүл сезне күрмәгәнгә ун еллар үтеп инде, – дип сәләм бирде.

Бу җегет – картның эзләп килгән Арысланбае иде.

Кул бирештеләр. Мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сораша-сораша өйгә керделәр.

Күп еллар элек Азымбай карт бу йортның кодасы иде. Дәүләте үсеп барган чакта җегетнең атасы Магҗан хаҗи белән якыннар иде. Ике яшьлек кызы Чулпанны дүрт яшендәге Арысланбайга әйттереп, бераз калым да алган иде. Кыз чәчәк авыруы белән донъядан үтте.

Партия талашлары бик кызып киткән заманда Азым әкә Байтүрә ягында булды. Магҗаннар Сарсымбайга кушылды. Шулай итеп, ике арада йөрешү-кунаклашу да тукталды.

Үткәндәге ул якынлыклар өстенә, җегет өчен бу кунакта аерым бернәрсә бар иде.

Арыслан шул көннәрдә генә сөргеннән кайтты, карт исә Сары-Арканың аяклы хәбәрчесе, партия, кабилә талашларының барлык интригаларының үзәгендә кайнаучы иде. Соңгы ун елдагы ара суыклыгын бөтенләй онытты, Арысланбай моның килүенә чын ихластан шатланды.

Ул бүген иртә белән генә үзенең тамыры Карлыгач-Сылудан хәбәр алган иде. Кыз кичә кич үзенең кияве Калтайны кабул кылмый кайтаруын белдергән:

– Кайтканыңа ике көн булды дип ишеттек... Тамырыңның хәлен белмичә, атаң урынына калган агаң Сарсымбайның йортына сәләм бирмичә торуың бер яман эш гуй, – дип әйттергән иде; Арыслан хәзер шунда барырга әзерләнеп ат иярләткән иде.

Ләкин, карт килеп төшкәч, кичегергә уйлады: Байтүрә дигәннәре үлем түшәгендә ята; партиянең, ыругның эшләре бик гаугалы заман; сайлаулар да җитеп бара... Мондый вакытта найманнарның өлкәннәреннән булган Азым әкәнең килеп төшүе бушка булмаячагы мәгълүм иде. Шуның өчен дә Арысланбай Азым әкәгә ачык йөз күрсәтте, байларча җыештырылган матур, зур ак тирмәнең түренә, кадерле урынга утыртты, шунда йөргән киленчәккә ярым шаярып:

– Борынгы кодагыз гаепләп китмәсен: туктының симезен суегыз, кымызны мул китерегез, – диде. Ләкин кунагының кәефе мондый уенчак булмавы хуҗаны бераз гаҗәпкә калдырды. Карт, гәрчә аз-маз уен-көлке сөйләсә дә, йөрәгендә ниндидер бер яра бар кебек сизелә иде. Җегет берничә мәртәбә сорарга дип авыз ачса да, өлкән әдәм үзе әйтмәгәч, батырчылык кыла алмады. Мәгәр карт озак көттермәде, кымызның куәте тамырларга таралып, канны бераз кайната башлау белән, үзе серне ачты:

– Атаң мәрхүм белән якын дус идек... Кызым Чулпан исән торса, киявем булачак идең; шулай булса да, мин бу җәйләүгә кунак булып килмәдем, – диде. Коргак-Күлдә булуын, Биремҗан аксакалга ни өчен килүен сөйләде, ахыр килеп, теге дивана карчыкның – Миндинең таягына тукталды.

– Яшем, – диде, – алтмышны үтеп бара ятыр!... Бүз җегет заманымда тукалның җылкысын урлап бер тотылдым. Аркамны ярганчы кыйнадылар. Шуннан бирле һичбер әдәм кул тидергәне юк иде... Бүген яман бер кимпер ил алдында түбәләп ташлады... Каршы әйтергә йөрәгем җитмәде... Гомеремдә бер мәртәбә авызым ябылды. Син, диде, җоны коелган яман этсен, Байтүрәнең ташлаган сөякләре өчен аның харам малын багучы, аның ил талап җыйган дәүләтен саклаучы яман этсең, атаңа нәләт... сакал... дип, үземне хур кылды! – диде.

Арысланбай өчен бу гаҗәп бер хәбәр иде. Ихлас күңелдән картны кызганды, ләкин Азымбайның фаҗигасе тагын да тирәнрәк иде:

– Шул акылдан шашкан кимпер мине акылга утыртты! Каршы ни әйтим! Эт булуым рас гуй. Мәгәр миңа һичбер сөяк тигәне юк. Би кылып сайламадылар, авылнай ясамадылар, булыс булуны төшемдә генә күрәм! Ара-тирә байның кымызын эчәм, итен ашыйм икән – казакъ йорты үзенең бу нигъмәтләрен далада каңгырып йөргән бичара нугай хәерчегә дә бирә түгелме?! Карт күңелем бозылып калды... Коргак-Күлдән Найманга кайтмыйча, күк Дөлделне Яман-Чүлгә тартуым – менә шуның өчен иде! – диде.

Карт бу төнне Арысланбайда кунды. Жегет үзенең тамыры Карлыгач-Сылуның шелтә кылачагын белсә дә, сәбәбен аңлагач кичерер дип уйлады. Кунак белән озак әңгәмә кылды. Үзенең йөргәннәрен, күргәннәрен сөйләде, соңгы ике елның талашларын сөйләтте.

Азымбай әкә икенче көнне, итне ашап, кымыз белән әбдән мас* булып алганнан соң, үзенең актык сүзен әйтте:

[*Әбдән мас булып алганнан соң – бөтенләй исергәннән соң.]

– Балам, – диде, – Алтын-Күл җәйләвенә бар. Сарманнарга миннән сәләм әйт. Ул йортның өлкәннәренә минем шушы сүземне ирештер: тауның ташы, ничаклы каты булса да, бер барып җимерелә икән! Диңгез булып җайрап яткан күлләр дә бер корый икән! Байтүрә нәселе хәзер шуңа охшап калды!.. Әгәр сезнең танабугалар, кара-айгырлар, кызылкортлар, сарманнар яңа йорт салырга ният кылсалар, илнең ак күңел әдәмнәре ярдәмгә әзер булырлар... Сарсымбай минем сүзләремә колак бирсен!

Илче кунакның бу кинаяләре җегеткә ачык аңлашылды. Аның күңелен шатлык белән тутырды. Үз ягыннан җавап итеп:

– Инде, Азым әкә, безнең җәйләүнең юлын күрдегез! Танабуга йорты һәрвакыт сезне үзенең кунагы кылмакка тели! – диде. Шул сүз белән далага чыктылар.

Атлар иярләнеп әзерләнгән иде. Карт, аягын өзәңгегә биреп, үзенең эчке зарын әйтте:

– Ясаган иям тел бирде, акыл бирде, мәгәр малың булмагач, бу донъяда кадерең юк икән! Байтүрәнең эте булып, яман кимперләрдән кыйналуым күп ел гомеремне кыскартты. Инде калганын әдәм сынлы үткәрсәм иде!

Озата чыккан җегетләр моны аңламыйча, аптырашып, бер-беренә карандылар. Илче Азым әкә белән Арысланбай атларына менделәр. Берсе Якты-Күлгә, берсе үзенең тамыры Карлыгач-Сылуның сагынып көтеп яткан җәйләвенә карап, юлга төштеләр.

X

Җәйге челләнең кызгылт ут булып янып чыккан иртәнге кояшы белән дала уяна. Сарсьмбайның Алтын-Күл буена утырган җәйләве дә үзенең көндәлек тормышы белән кайный башлый.

Иң элек куйлар кузгалалар. Болар бүген төндә ике мәртәбә юктан гына өркеп китеп, үзләренең әллә ничаклы йокыларын калдырганнар иде. Шулай да вакытыннан кичегергә теләмәделәр. Таң килү белән үзара акрын-акрын сөйләшә, тавышлана башладылар. Боларның шау-шуына, күзләрен тырнап, аксак көтүче – кечкенә буйлы Күчәрбай карт баш күтәрде: донъя яктырган, күлдән сыек кына ак томан һавага җәелә, яшел сахраның үләнендә яңа чыгып кына килгән җәйге матур кояшның нурлары чык суы белән ялтырап уйныйлар. Ләкин болар картның арыган йөрәген кузгата алмадылар. Даланың ак таңнарын, мондый алтын иртәләрен ул үз гомерендә күп күрде, әгәр боларның һәммәсе бәрәбәренә тагы бер генә сәгать йокы бирсәләр, аның ватылган сөякләре бәлки бераз ял итәрләр иде. Ләкин ул мөмкин түгел; кичә дә бай: «Соң китәсен, иртә кайтасың», – дип шелтә кылды...

Күчәрбай авыр, акрын кузгала, берничә тапкыр исни, оешып каткан сеңерләрен селкенеп яза да, уртадагы тирмәгә бара. Башка һәммә халык йокыдалар иде әле. Тик йортның бөтен хезмәтләрен башкаручы тукал гына картның керүенә уянды, тузган чәчләрен төзәтеп, урыныннан торды да, йокылы тавыш белән куйчыга:

– Күчәрбай әкә, төнлекне ачып җибәрсәңче! – диде.

Карт яңадан тышка чыгып, җиргә чаклы сузылган кыл катыш җон арканны тартты, тирмәнең түбәсендәге киезне бер яккарак төшерде. Өй эче бөтенләй якты белән, иртәнге саф һава белән тулды.

Ул арада тукал аксак куйчының барлык кирәген әзерләп бирде. Карт, кулына бер-ике тамчы су салып, керле сөлгегә сөртте дә, агач савыт белән бирелгән куе күҗәне – пешереп киптерелгән тары ярмасын ашап, кечкенә күн турсыкка салынган әйрәнне алып, йортка чыкты.

Аның менеп йөри торган үгезе кутаннан ерак түгел, арканда куна иде. Шуны барып чишеп алды, агач иярен, иске киезен салып атланды да, юлбашчылык кылып йөри торган кәҗәләр артыннан, саны меңнәргә җиткән куйларны, болар тирәсендә йомшак тавышлары белән мегер-мегер килеп имәргә азапланган кечкенә, ап-ак матур бөтерек җонлы бүлтерекләрне, күп еллаган; зур мөгезле карт тәкәләрне куып киң далага, кояш каршысына таба әйдәп китте.

Куй көтүе китүгә тукал, йортка чыгып, янәшә тирмәдәге Каләмпергә:

– Җанын бармы үзеңнең?! Торсаңчы тизрәк! – дип, ачу белән кычкырды. Җавап булмагач, үзе эчкә кереп, ишек янында астына киез җәеп, өстенә капчык ябынып яткан берәүне аягы белән төрткәли башлады.

Бу – һәр көн кояш белән бергә кузгалып, көн буенча лырт-лырт йөри, сыерын, биясен сава, самавыр куя, үгез җигеп күлдән су ташый, даладан кипкән тизәк җыя, савыт-саба юа торган, шуларны туктамый эшләп, иң соңыннан, ярты төннәр җиткәч кенә ята торган ялчы хатын иде.

Тукалның типкәләвенә бер кузгалды, күзен ачып карады да:

– И-я-ү... – дип, сузылып, яңадан йокыга чумды.

Бай хатыны тагы ачуланып өстен ачкач кына тамам уянып аякка басты.

Тукал:

– Су беткән, сыерга чаклы күлгә барып кайт, – диде дә, үзе комган алып далага таба юнәлде.

Болар тавышына тирмә янындагы арбада йоклаган ялчы да кузгалды. Бер иснәде, сөякләрен шыгырдатып бер киерелде: «Ай, күп йоклап калганмын икән», – дип, зур кунычлы, киң табанлы, чалыш үкчәле иске итеген, буй-буй җыртылып, ямалып беткән бишмәтен киде. Билен җеп белән бәйләде дә, зур гәүдәсе белән эре-эре атлап мичкәле су арбасы янына килде. Анда Каләмпер үгез җигеп маташа иде:

– Кичә бия тибеп уң кулымны шештерде... Аркалыгын тартып бирсәңче! – диде.

Җегет минут эчендә үгезне кертте, аркалыгын бәйләде дә:

– Әйдә, йөрә бир! – дип, каеш чыбыркы белән үгезнең сырт буена берне сызды.

Ялчы хатын чиләген мичкәнең авызына тыкты да, атлар-атламас барган үгезне куалый-куалый күлгә китте. Бу вакыт далада зур шау-шу күтәрелде: үзара тешләшеп, тынычсыз айгырларга каршы чыелдашып, колыннары белән бияләр кайталар. Төн буенча йокламый каравыллаган көтүче Акан, иярле ат өстендә чабып, озын корык белән селтәнеп, атларны кутанга таба әйдәп килә.

Җылкы кайтуы белән бөтен җәйләүдә уенлы, шау-шулы хәят* тагы да көчәя төшә.

[* Хәят – тормыш.]

Ялчы җегет кулындагы корык белән бияләргә каршы барды. Атыннан яңа төшкән җылкычыга карап, һәр көнлек гадәте буенча:

Мал-җан амандыр, Солтан ага? – дип сорады.

Солтан аңа күтәрелеп карамастан, арыган, йокы баскан тавыш белән:

– Туры бия аксап калды, йөрәк итенә* бер-бер нәрсә кергән, ахры. Атабай картка күрсәтергә кирәк, – диде.

[* Йөрәк ите – атның тояк астындагы йомшак ите.]

Икәүләп колыннарны бәйләргә тотындылар. Барлыгы иллеләп савым бия бар иде. Боларның утыз бише Сарсымбайныкы, калганы икешәрдән, өчәрдән бүленеп, шушы җәйләүдәге фәкыйрь казакъларныкы иде. Бу авылдагы ун йортның тик өчесе генә биясез иде. Ялчы белән җылкычы, кайберләрен туп-туры кул белән, кырысракларын кечкенә корыклар белән тотып, җиргә кагылган тәбәнәк казыклар буенча сузылган арканнарга колыннарны бәйләп беткәндә, йокылы күз белән яшь киленчәк Айбала, тагын берничә хатын килеп, ирләргә юк-бар уен сүзләр әйтә-әйтә, болардан үзләренең колыннарын бәйләттеләр. Тукал, Каләмпер, тагын берничә ярдәмче хатын байның сыерларын савып беткәннәр, көтүче Әбеш боларны якты кояш астында ялтырап уйнаган Алтын-Күл буе белән, яшел сахраның чыклы үләне өстендә карасу зәңгәр эз калдырып, акрын гына куалап китеп бара иде инде.

Колыннар белән эшләрен бетереп, тирмәләргә килгәндә, тукал самавыр куя, берсе сөт белән, берсе киез басар өчен су белән тулы ике зур казанның астына тизәк салып, янмаганга өреп азаплана, ялчы хатын Каләмпер уң яктагы кара өйдән капчык-капчык куй җоннары чыгарып, шуларны җирдәге камыш чыпта өстенә аударып азаплана иде. Сул кулдагы яңа ак тирмәдән урта буйлы, асыл киемле, сылу, мәһәбәт, ләкин бераз йокылы кыяфәт белән байбичә килеп чыкты. Ул кичә кызы белән аңлашып сүз тынлата алмаганнан бирле кәефсез, караңгы күренә иде. Ялчыга карап:

– Җолкынбай, ак өйнең төнлеген ач, уң яктан бераз киезен күтәр, – диде. Аннан казан тирәсенә килеп, җоннар чыгарып маташкан Каләмпергә ачулы, ләкин сабыр тавыш белән:

– Мин кичә әйтмәдемме сиңа?! Хәзергә каралар, кызыллар калып торсын, элек нәгыз* ак җоннардан гына басарсыз! – диде.

[* Нәгыз – яхшы, гүзәл.]

Хатын каушап, калтыранып китте, ялварулы, үтенечле рәвештә:

– Ай кодаем, ау! Акылым таралып калган гуй; сез кушканны онытып куйганмын, – дип, боларны ашыга-ашыга кире кертергә, тегеннән ак җоннарны ташырга тотынды.

Үз өендәге вак-төяк эшләрен башкаргач һәрвакыт өлкән йортның хезмәтенә йөри торган яшь киленчәк Айбала да килеп җитте. Тукалның кушуы буенча, тирмәдән әле кибеп бетмәгән кортларны кояшка чыгарды, элеккеләре белән янәшә өченче казанны куеп, астына тизәк ягып, берничә көн буенча җыелган сөттән эремчек кайната башлады.

Байның яшь хатыны зур самавырны чак-чак күтәреп уртадагы өлкән өйгә алып керде, чәй әзерли башлады.

Бу вакыт сул яктагы ак өйдән йортның хуҗасы – калын җилкәле, тулы канлы, аз гына чал керә башлаган Сарсымбай үзе дә йокылы күзләре белән торып чыкты. Хезмәтче хатын, эшен ташлап, аңа сулы җиз комганны йөгертеп китерде. Бай, яшел үлән өстендә кояшта иркәләнеп, акрын, сабыр юынган хәлендә, Җолкынбайны чакырды:

– Бәйләүдәге атларың бераз хәл җыйсыннар, боларны җылкыга* илт, аннан Кола юртак белән Бүртә айгырны алып кайт, бүген синең белән калага барып килербез, – диде. Үзе чәй әзерләнгән өлкән тирмәгә кереп китте. Ишеккә җиткәч, шунда, казан тирәсендә маташкан Айбалага карап: – Ах, киленчәгем! Карлыгач-Сылуың тормаган булса кирәк, барып уятсаңмы! – дип, эчкә атлады.

[* Җылкыга – иркендә йөрергә.]

XI

Карлыгач-Сылу, күптән уянган булса да, кичәге күңелсезлектән соң анасына күренергә кыенсынып, күп уйларга гадәтләнмәгән башы белән үзенең авыр язмышы турында хафаланып, караңгы кайгы эчендә ята иде. Ялчы төнлекне ачты, югарыдан бөркелеп сахраның саф һавасы тулды. Уң якның киезен күтәрделәр, якты кояш нурлары кирәгәнең челтәрләре арасыннан кереп өйнең идәнендә, киез өстенә түшәлгән паласларда шакмак-шакмак булып уйный башладылар, сул якның ачыклыгыннан тыштагы яшел үләннәрдә кибеп барган чык тамчылары ялтырап күренде. Ләкин иркә Сылу һаман кузгалмады, түгәрәк тирмәнең уң як түренә, кирәгә буена куелган караватында чәчләрен туздырып, кечкенә, нәфис, алсу-ак аякларын кичке күлмәк эченә, үзеннән-үзе тулкынланып торган матур тәнен йомшак юрганнар астына яшерә-яшерә, һаман бер яктан икенче якка ауный бирде. Зиһенен нәрсәгә генә юнәлдерергә тырышса да, анасының кичәге сүзе аның колагыннан китми иде: “Телемне алмасаң, сиңа биргән ак сөтемне бәхилләмәм!”

Өченче көн кич җегете Калтай килде. Туй булмаганга, гадәт буенча, ата-анадан яшеренеп, киленчәк Айбала аркылы хәбәр итте. Карлыгач-Сылу кискен сүз белән:

– Минем аңа кабулым юк, – дип җавап бирде.

Җегет хурланган, киленчәкнең калымлык исеменнән ялганлап: каты наукасланып калдым, карагым үпкәләмәсен, дигән сүзенә ышанмаган.

– Яхшы анадан туган ул яман кыз белән безнең Кара-айгыр йорты ни кылырга белер! – дип, каты ачу белән үзенең Байчобарын суга биреп, караңгы төндә кире кайтып киткән. Арадагы илче Айбала боларның барын да кызга шул көндә үк әйткән иде.

Ләкин байбичәгә бу хәбәрне ишеттергәнме, яки ана йөрәге үзе сизенеп, кодалык йорты белән ике арада зур талаш чыгачагын уйлаганмы – иркә Сылу моны белмәде. Мәгәр анасы Алтынчәч бикә кичә кызын чакырды да, башта сөеп, иркәләп, ай ярымнан туй булачагы турында ишара кылды; кыз баланы күз агыңдай кылып үстерәсең дә чит йортка җибәрәсең, ана күңеле өчен күп хәсрәтле бер эш бу, дигәндәй кинаяләр сөйләде.

Карлыгач-Сылу башта сүз кайтармады, ахырдан түзмичә, анасының күкрәгенә капланып:

– Чичәм*, ике күзем, ул әдәмгә бармыйм мин! – дип, туп-туры әйтте дә, елап җибәрде.

[* Чичә – әни.]

Ана гадәттән тыш хафалы тавыш белән кызын юатты:

– Өлкән нәселнең, яхшы атаның баласы булган бер җегет... Тәкъдирең шул... Яшь ярымнан әйтелгән, калым алынган!.. – дип озак сөйләде.

Карлыгач, боларга карамастан, сүзендә нык торды, елавыннан туктап, ишек яңагына барып сөялде дә, актык сүзен әйтте:

– Теләгәнеңне кыла бир... Калтайны яратмыйм, күңелем башкада... Әгәр көчләсәгез, гәүдәмне Алтын-Күлдән эзләп алырсыз!

Байбичәнең күңеле катты, шелтәле һәм үпкәле тавыш белән:

– Телемне алмасаң, без биргән җегетне ташлап, кодалар белән талаш чыгара торган булсаң, сиңа имезгән ак сөтемне бәхилләмәм! – диде. Шуның белән сүз киселде.

Кызның бөтен дала кояш нуры эчендә йөзеп, тышта мал-туар уйнап, җәйләү кызу кайнаган заманда тирмәдә ялгызы ятып очына чыга алмас уе менә шул күңелсезлекләргә бәйләнгән иде. Сарсымбайның казан янында эремчек кайнатып маташкан Айбалага йомшак тавыш белән: «Киленчәгем! Карлыгач-Сылуың тормаган булса кирәк, барып уятсаңчы!» – дигән сүзен ишеткәч, кызның йөрәге дерелдәп китте: атасы һәрвакыт “ялгызым” дип, “иркәм” дип кадерли, ул бәлки көчләмәс, сөйләп итәгендә еласам, бәлки күңеле кызганыр дип уйлады. Ләкин бу да шөбһәле иде. Чөнки Сарсымбай соңгы көндә никтер бераз хафалы күренә, үзенең сылу кызына йөрәгендә бер үпкәме, ачумы асрагандай бер хәлдә карый, үзен салкын тота иде. Кыз: «Ни кылыйм, башым җитми, ау!» – дип, тагын аптырауга чумды.

Тыштан аяк тавышы ишетелде, кулларын сызганган килеш, казакъның тирән музыкалы көе белән акрын сузып:

– Асылдың кыягындамы,

Толпарның тоягындамы,

Артык туган идең, ау!.. –

дип җырлап, Айбала килеп керде.

Кыз яткан җиреннән кычкырып көлә бирде, киленчәкнең җырының ахырын шаян тавыш белән үзе көйләп каршы алды:

– Соңкардай чөелгән,

Лачын костай* төелгән,

Җиңсез фиран киенгән,

Шаһзатдың* токымы идең, ау!..

[* Костай – коштай.]

[* Шаһзат (шаһзада) – шаһ улы, патша улы.]

Айбала фәкыйрь, ямьсез, ләкин ваемсыз, һәрвакыт шап күңелле, дәртле йөрәк бер хатын иде. Ишектән керүгә, әле һаман юрганнар эчендә иренеп яткан дусын шаяртып телгәләде:

– Тирмәнең төнлегеннән якты кояш үзеңне карап тора. Тургайлар өй турында: «Карлыгач-Сылу, торсаңчы!» – дип сайрап, һавага менәләр... Иркә таем, син ни кыльп һаман ята бирәсен? Кузгалсаңчы – диде дә, караватка килеп, кызның юрганнарын тартып уйната, кытыклап үбә, шаярта башлады.

Болар бик күптәнге дуслар, сердәшләр иде. Иркә кыз ачуланмады, тартып алган юрганнарын кире ябынып:

– Тәнемне ачасың, сәүләм, мин киенмәгәнмен гуй!.. – дип, рәхәтләнеп уйнап, яңадан юрганнарына төренде. Баягы кара уйлар бөтенләй югалдылар.

Шулай шаярышкан вакытта киленчәк кызның күз төпләрен, бераз тартылган яңакларын, әйтерсең, яңа күргәндәй гаҗәпләнеп карады да, кинәт уйнаудан тукталды:

– Карагым, сиңа ни булды? Сулган гөлгә охшап калгансың гуй!.. – дип, иркәле кызгану белән йөзеннән үпте, икесенең дә зиһеннәре икенче якка китте.

Шаяру бетте. Карлыгач-Сылу бераз хафалы тавыш белән:

– Йокым начар булды, яман төшләр тынычлыгымны алдылар, – диде.

Киленчәк ихлас күңелдән борчылды, кызның мендәрен каплап, тулкынланып яткан кара җефәк чәчләрен уйнатып, ярым кочаклады:

– Иркә таем, – диде, – кичә Калтай белән булган эш өчен акылсыз сердәшеңне кичергән булсаң, төшеңне сөйлә, йөрәгеңне ач! – диде.

Карлыгач авыр сулады:

– Сәүләм, синнән яшергән ни нәрсәм бар? Сөйләсәң – сүз җитмәс, көйләсәң – көй җитмәс, бу киң даланың шундый бәхетсез бер баласымын гуй! – диде дә, уйга калды. Бераз кысык кара күзләренә нечкә хәсрәт төсе чыкты. Кара туткыллы үткен сылу йөзен ниндидер эчке бер борчу каплады.

Ләкин Айбала киленчәк кайгы-хәсрәткә җиңелеп озак тора алмый торган әдәм иде. Аның бетмәс уен дәрте дә яңадан күтәрелде, кызны тагын шаярта биреп:

– Колынчагым, куйсаңчы юкны, мал, бәхет эчендә үсәсең, ил эчендә якты йолдыздай сылулыгың бар, тагы җитмәгәнең нәрсә? – дип, дусын күңелләтергә теләде. Бик сак, бик киная белән генә, икенче бер җегет күнелеңә хафа салып йөрсә кирәк, дигән мәгънәдә ишара ясады.

Кызның йөзе ачылды. Күзләрендә мәхәббәт нуры ялтырады, тулы карасу-кызгылт иреннәрендә елмаю уйнады... Гүя үз эчендә уйнаган щатлыкка, зиһенендәге матур хыялга карап, акрын гына:

– Сизгерлегең бар, ау; җиңгәм!.. – дип, акрын гына көлде. Саф энҗедәй тезелгән вак тешләре ялтырап калды.

Киленчәк кызның романын күптән сизә иде, Арысланбай белән ике арадагы тамырлыкның тирәнәюен дә чамалый иде. Ләкин бу дәрәҗәгә җитәр дип уйламый, яшь күңел бер тулкынлана да туктала, бу да шулай булыр дип карый иде. Мәгәр кичәге Калтай вакыйгасыннан соң аның алдында зуррак яра ачылды. Карлыгачның хәзерге сүзе аңа куәт бирде:

– Чырагым, күңелеңне аңлыйм, мәгәр кара-айгырлар йорты бер яманлык кылмасын! Йөрәгем шуннан куркып калды, – диде.

Бу куркыныч кызның үз башын да күптән хафалый иде. Ләкин күңелен тыя алмый иде. Моны дусыннан яшермәде.

– Язганын күрербез, мәгәр мин Арысланнан бүтәнгә бармам дип ант эчтем... Анама да әйттем, Калтайга көчләсәгез, Карлыгачның гәүдәсен Алтын-Күлдән эзләрсез, дидем...

Айбаланың куркуы җиңелде, хатынлык дәрте кузгалды. Кызны уенлы үпкә белән шелтәләде:

– Арыслан – ир җегетләрнең асылыдыр. Аңа сүзем юк. Мәгәр дусыңнан моңарчы яшереп килүеңә күңелем рәнҗидер... Инде хәзер дә сөйләмәсәң, Айбаланың үпкәсе каты булыр, иркәм! – диде.

Кыз урыныннан торды. Акрын, иренеп, төзәтенә башлады. Ярым ачы, ярым уен-көлке эчендә:

– Үпкәләвеңне күрәм... Инде алайса тыңла, – диде дә, үзенең дүрт еллык серен ачып, сөйләп бирде.

XII

Казакъ илендәге зур туйларның берендә бүз балалар белән яшь сылулар кара-каршы утырганнар. Думбрасы, зөрнәсе белән шау килеп, уен-көлке кылалар, үләң-җыр әйтешәләр. Карлыгач ундүрт яшендә генә, мәгәр буйга җитү, йөрәгендә дәрт уянган бер кыз иде. Аның каршысында асыл киенгән, укалы бүреге, алтынлы кәмәре белән ялтырап, Кызылкортның бер җегете утыра. Мәгәр кызның күңеле моңа бармый. Җегетнең мактавына каршы каты чәнчеп, үләң белән җавап кайтара. Шул вакыт ишек ачыла, ялгыз бер җегет килеп керә. Бүз балалар, сылулар арасында кайнашып йөргән бер акын, тора биреп, кунак җегетне мактый башлый. Кыз аңа күз ташлый: озынча төз буй, яңа сызылып килгән куе кара мыек, маңгайга таба бераз киңәеп килгән акыллы йөз, билдә кәмәр, кулда камчы!

Яшь йөрәккә ут төшә, кан кайный, мәгәр танымады, кем дип сорарга кыймады, сүз әйтергә теле бармады...

Ахырдан түзмәде: «Кем иде ул? – диде. – Танабугаларның өлкәне Магҗан хаҗи дигәннең ялгыз баласы, диделәр. Мәгәр, диделәр, күңелеңне сузма. Найман иленең Азымбай дигән берәүнең айдай йөзле, камыштай буйлы бер сылу кызы – ул җегетнең калымлыгыдыр, диделәр. Хәер, диделәр, киң далада кызның да, җегетнең дә сылулары аз имәс гуй, диделәр.

Мәгәр яшь күңел бу сүз белән тынычланырмы?! Әдәмнең һичберенә әйтмәстән, аны эзли башлый.

Айлар үтә. Сарсымбай авылы Җылкы-Батканнан менә шул Алтын-Күл җәйләвенә зур кәрван булып күчеп барган заманда яңадан очрашалар. Картлар, өлкәннәр, хатыннар һәммәсе арбаларга утырганнар, кайберләре дөягә менгәннәр. Карлыгач-Сылу, яулык ябынып, шул кимперләр белән утырып йөрсенме?! Ул кызлар, җегетләр белән ат өстендә уйнаклап бара... Шул вакыт каршыдан асыл айгырларны иярләп менгән ике кыз, өч җегет килеп чыга. Арада теге Магҗанның баласы да бар.

– Юл булсын!

– Юл булсын!

– Сарсымбай әкәнең авылы Алтын-Күлгә күчеп бара ятыр.

– Танабугадан Яшел-Сыртка кунакка китеп барабыз.

Шул гади сүзләрдән соң арадан бер шаяны әйтә сала:

– Кызларның сылулары, җегетләрнең асыллары кара-каршы килгән икән, бер уенсыз үтеп китәргә ярамас... Алышмы, бирешме? – ди.

Карлыгач үз атын тарта биреп алга килә:

– Безнең йорт алышка да, бирешкә дә әзер, уз чамагызны карагыз, – ди.

Тезгеннәр тартыла, камчылар уйный, өзәңгеләр селкенә башлый, Якты кояш астында ачык далада, чаң* кузгатып, айгырларны тирләтеп, ат өстеннән бер-берен тартып алу белән уйнап китәләр.

[* Чаң – тузан.]

Сылу кызның бер яман уе бар иде, теге сызылган кара мыеклы җегетне юртагыннан тартып төшереп бер көлке кылсам дип ниятли иде.

Астындагы елдам атны суга биреп, җегетнең каршысына килә дә, лачын коштай тизлек белән аның тезгенен тартып җибәрә, айгыры борылыйм дигәндә, култыгыннан тартып бер якка өстери, җегетнең астындагы ак юртак бераз кайшала биреп куя, мәгәр егылмый; җегет тиз генә әйләнә дә, кызның атына яман камчы бирә. Карлыгач тотып өлгер алмый; җегет аны куып җитеп, сүз әйтеп авыз йомылганчы бөркет коштай кагына биреп, Сылуның биленнән ала да үзенә тарта; ат туктый, кызның аяклары өзәңгедән, үзе иярдән чыгам дигәндәй асылып кала, егылырга рәт җитә.

Бүз балалар яңгырашып көләләр, җегет кычкыра:

– Җиңүчегә ни бирәсез? – ди. Карлыгач үзе дә көлеп җибәрә:

– Җегетлегең зур, теләгеңне ал, – ди; һәр икесе ат өстендә булган килеш, җегет кызның гәүдәсен үзенәрәк тарта биреп, битеннән, тулы кызгылт иреннәреннән үбә дә, кире ияргә утырта.

Алар – кыйблага; Карлыгачлар – төньякка карап китә бирәләр.

Менә бу җегет – кызның хәзерге тамыры Арысланбай иде. Шул көн аларның беренче якынаюлары булды.

Айбала бу хикәяне гаҗиб бер дәрт эчендә кайнап тыңлады. Бетермичә туктыйсы килмәде. Анда казандагы эремчекләр өчен байбичәнең шелтәсе көтсә дә, сүздән аерыла алмады, Карлыгач үзе дә бөтенләй ачылган, күңеллеләнгән иде инде. Шаяртыбрак давам итте:

– Ике көннән соң үз йомышы белән безнең йортка бер киленчәк килде: кабулы булса, тамырлык арзуым бар, дип әйтә, диде. Эзләгән ир җегетем шул булса, кабул кылмаска амалым бармы? Йортның бер асыл җегете икән, телен алмаска кыюлыгым җитмәс, дип җавап кайтардым... Шул көзне сабый Миңсылу белән ике яшәрлек Куйбагарны әйттерделәр. Ул җегетнең нәселе белән безнең йорт ераграк булса да, кода шикелле булды... Кымыз катнашы китте!.. Асыл җегеткә безнең өйнең кунагы булырга җай ачылды. Шуннан бирле ул җегетне йөрәгемдә асрыйм... Иренендәге бал тәмен суырганым, эссе кочагымда аны йоклатканым бар... Мәгәр ике ел кичкәч, яман Байтүрә аны, ак патшага тел әйтте дип, ялган ант ясатып, җир аударды... Ерак илләргә китте...

– Кайларда булды икән бичара җегет!

– Моны белмим. Мәгәр миңа бер хат килде... Моның белән ни кылмага аптырадым. Укытырга ышанычлы бер әдәм тапмыйча, ай буена, өстендә вак-вак итеп кара белән язылган шул ак кәгазьне күкрәгемдә сакладым. Башка юлы булмады, бер мумын* нугай молдасы килеп чыкты. Бер сум бирдем: фатиха кыл, никтер йөрәгем авырта, дидем... Бичара әдәм иде, ышанды, бөти язып, тагарга бирде. Ахырдан аңа кәгазьне укыттым, гаҗәпләнеп күземә карады да: «Ай, чырагым, бөтием синең бу авыруыңа дава булмас», – дип, көлеп китә бирде.

[* Мумын – тыйнак, сабыр.]

Киленчәк үз алдында ачылган бу фаҗигаләрдән тамам югалып калды. Кызны күкрәгенә алып:

– Мине кичер, җаным, моннан соң Калтай дип авызга алмам! Синең колың булырмын, мәгәр миңа бер сүз әйт: йортның хәле ничек булыр? – диде.

Кыз уйлап тормады:

– Җегетем кайтты, киләм дигән хәбәре бар, аны бүген һәр сәгать көтәм, ни теләсә шул булыр, мин һәммә нәрсәгә әзер, – диде.

Килен куркып кызга карады, ләкин башка сүз белән борчымады:

– Сәүләм җан, мине кичер, мин колың булыйм, – дип, ашыга-ашыга үзенең эремчекләренә йөгерде.

Карлыгач-Сылу үзенең кайгысын гомерендә беренче ачуы иде. Җаны җиңеләйде, йөрәгендә кискен карар туды, шул карар белән урыныннан торды. Кечкенә аякларына Казан эше булган кызгылт төсле тар, нечкә матур итек, өстенә зәңгәрсу кара күлмәк киде, кара чәчне үрмичә, бәйләмичә, озаклап тарап, тулкынландырып аркасына таратып җибәрде. Яшьрәк вакыттагы кечкенә кара кәләпүшне башының бер ягынарак салды да, көннең эсселеге белән, хатын-кызның, малның шау-шуы белән кайнап торган далага чыкты.

XIII

Уртадагы өлкән өй белән ялчылар өчен ясалган читке кара-соры тирмә арасында җырлый-җырлый киез басучы хатыннар Карлыгачны:

– Күк кояшы, минем Сылуым йокыдан торсын дип, сабырсызлык белән көтсә дә булдыра алмады, үз юлы белән китә барды, – дип шаяртып каршы алдылар.

Эремчек эшен бетереп киезгә тотынган Айбала:

– Карагым, без арып калдык, бераз булышсаңчы! – диде.

Кыз карчыклар белән исәнләште дә, көлеп җавап кайтарды:

– Әкәм белән чичәмә зур үпкәм бар: мине бу һөнәргә өйрәтми калдырганнар, – диде. Айбала тагы:

– Моңа өйрәнәсе юк, күңелеңдә дәрт булса, бер күрүдә беләсең, – дип шаяртты.

Сылу, иркәләнеп, аның сүзен бүлде:

– Өлкән аналар гаеп кылса да әйтим, бу эшкә күңелем дә юк, – дип көлде.

Киез басу эшендә юлбашчылык кылган ак чәчле, керле күлмәкле, җимерек борынлы карчык:

– Өйрәнми куя бир, сәүләм. Кыз чагың – алтын чагың, ни әйтсәң шул килешә, ни кылсаң шул ярый... Мәгәр, каената йортына килен булып төшкәч, аял көне – эт көне гуй, балам... Анаң канаты астындагы вакытның кадерен бел, уйна да көл! – диде.

Киленчәкләр:

– Кимпернеке дөрес, ау, кыз чагың – алтын чагың, килен булгач хәл яман, – диешеп, бүрәнә кебек уралган киезне җәеп җибәрделәр дә, казандагы эссе суны китереп сибә, кайбер нечкәрәк җиренә яңадан җон кушып баса башладылар.

Өлкән тирмәдән байбичә Алтынчәчнең тавышы ишетелде, кыз анасына барыйм дип борылганда, өйләренең артына ике тәгәрмәчле арбага ябык үгез җиккән бер кимпер килеп тукталды. Киез басучылар эшләрен ташлап арба янына җыелдылар. Айбала:

– Хуш килдең, чичә! – дип, кунакны ярым күтәреп әрҗәсеннән тартып төшерде.

Бу – Әхмәт авылының әлеге Азымбайны кыйнаган дивана карчык иде; байның ялчысы Җолкынбайга, ераграк булса да, кардәш иде. Каршы алучыларга кул биреп, мал-җанның аманлыгын, ил-көннең саулыгын сорашып бетәр-бетмәс, ярым каһәрләп, ярым елап, үзенең йөрәген ачты:

– Илнең Байтүрә дигән эте бердәнбер карагым улымны, урыс түрәне үтергән дип, ялганлап ант ясап, гуаһ* табып, катрга җибәрде, актык җылкымны салык өчен дип саттырды... Акылдан язган бер кимпермен... Кая барыйм? Биремҗан әкә әйтте: «Үзеңнең энең янына, Алтын-Күл җәйләвенә барсаң, Сарсымбай сиңа тамак та бирер, кием дә бирер, малын батарсың, киезен басарсың, җебен-арканын ишәрсең, – диде. Өлкән аксакалның телен алмаска амалым бармы? Үгеземне җиктем дә юлга чыктым... Ни кылыйм, үлем көтеп йөргән бер карчыкка кабер табылмасмы?! – диде.

[* Гуаһ – танык, шаһит.]

Шуның артыннан ук, бутап, ялгыштырып, Байтүрәнең илчесе Азым әкәне түбәләвен сөйли башлады. Карчыклар, киленчәкләр аны:

– Син Җолкынбайның якын кардәше гуй, үзең бу авылда үскән бер әдәмсең, җылавыңны куй, Сарсымбай бар чагында ач үлмәссең, – дип юата калдылар.

Карлыгач-Сылу кунак кимпернең таягын алды да, өлкән өйгә атасы Сарсымбайга йөгерде.

XIV

Кыз ике көннән бирле атасы белән үзе арасында ниндидер бер салкынлык сизә иде, кан дошманның илчесе кыйналу хакындагы сүз белән аның күңелен алмак булды. Ул кергәндә Сарсымбай түгәрек тирмәнең түрендә чәй эчеп утыра иде. Иркә Сылу, бик чак кына каушап, ләкин назланып, атасына барды, акрын тына елмайды:

– Әкәм, – диде, – кызың сиңа бер хәбәр белән килде, ни нәрсә бүләк кыласың? – диде.

Казакъ Карлыгачны янына алып, чәченнән сөйде:

– Колынчагым, син минем ялгызым гуй! Синнән кызганганны эт ашасын! Сүзеңне әйт, ни сорасаң шуны бирәм, – диде.

Кыз, бөтенләй шатланып, йөзе, күзе балаларча саф шатлык белән нурланды.

– Ай, әкәм, ел буенча күк толпарның баласы ала айгырны сорыйм, әле булса биргәнең юк! – диде.

Карт камил кәефләнде: Карлыгач-Сылу аның бөтен донъяда иң зур шатлыгы булган баласы иде, мондый иркәләнү вакытлары сирәк була иде.

– Ярый, – диде, – әйтәчәк хәбәрең яхшы, булса, бүген җылкыга барыйк, ала айгырны алып кайт, синеке булсын! – диде.

Карлыгач кире йөгереп чыкты да, чәче тузган, өсте-башы керләнеп беткән карчыкны җилтерәтеп алып керде, үзе туры атасына барып:

– Менә бу аның Байтүрә илчесе Азымбай чалны түбәләгән таягы, – дип, кәкре бер агачны сандыкка сөяде. Үзе самавыр янына утырып чәй эчәргә, әткәсенә ясарга тотынды.

Сарсымбай утырган килеш кимпергә:

– Юл булсын, чичәм, өйнең түреннән утыр, – диде.

Карчык чәй янына, җирдәге киезгә утырып, мал-җанның аманлыгьн, ил-көннең саулыгын сорашканнан соң, Биремҗан аксакалның сәләмен әйтте:

– Әгәр кумасаң, синең катыңа сыенырга килдем, – диде.

Бай:

– Казакъ йортында мондый сүзне сөйләмиләр, дала киң, җәйләү зур, безнең йортта бер кимпергә генә урын табылыр, син үзең бу авылда үскән бер әдәмсең гуй, – диде.

Карчык үз гомерендәге иң зур вакыйганы акрын, сабыр, ләкин байтак бутап, кайбер вакыт Байтүрәне күз алдында күргән кебек сөйләп бирде.

– Байтүрәнең, – ди, – күк аргамагын менгән, көмеш иярен тарткан, камчысы кулында! Моны күргәч йөрәгем чыдамады, таягымны алдым да, чыкканын көттем... Ник килгәндер, белмәдем, мәгәр: «Атаңа нәләт булган Байтүрә... Бу синең әдәмме?” – дидем... Аксакал үзе әйтмәде, өлкән әдәмнән сорарга телем бармады... Син, – дидем, – атаңа нәләт Байтүрә, җиде бабаңның каберен ачып... фәлән кылаем... сакал!..» – дидем дә Азымбайңың башына таяк белән үрмәләдем... «Син, атаңа нәләт, – дидем, – син жоны коелган бер этсең, Байтүрәнең ташлаган сөяге өчен аның харам малын багучы, ил талап, җыйган дәүләтен саклаучы бер яман эт син, атаңа нәләт... сакал!» – дидем. Кыйнарга бирмәделәр... Җылап үксеп, төнемне саташып үткәрдем дә, сиңа килдем.. Аксакалдан сорарга базмадым, мәгәр ул Азым дигән карт эт безнең илне шул яман эт Найман балаларына карату өчен килгән булса кирәк... Киленчәк шулай әйтте...

Тышта ат аягы тавышы ишетелде, кимпер белән Карлыгач-Сылу чыгып киттеләр.

Кулларына камчылар тоткан, көннең кызулыгына карамастан зур итек, көпе, колакчын кигән дүрт казакъ килеп керде.

Сәләм бирделәр.

Бай:

– Юл булсын! – диде.

Кунаклар, үз дәрәҗәләренә карап, кайсы түргә, кайсы түбәнрәк, аяк бөкләп утырдылар. Арадагы юан, симез, Этбай исемле бер казакъ:

– Кашкарбай хаҗиның елы тулган көн икән. Шуңа бата кылырга китеп бара идек... Мал-җанның аманлыгын белик, өлкән йорт кымызыннан дәм татыйк, яхшыларга сәләм бирик дип уйладык, – диде.

Бай хуш килдегезне әйтте; тукал кереп, ишек төбендәге зур сабаны пешкәк белән берничә кат шапырды да, өлкән табак белән Сарсымбайның алдына кымыз һәм бер ничә савыт китереп куйды.

Донъяның, йорт-илнең саулыгыннан, күчәргә җәйләүләр бетеп баруыннан, зур күлләр, асыл сахралар урыс түрәләргә китеп, казакъ өчен мал йөртергә генә түгел, балаларын күмәргә каберлек тә калмавыннан күп сүз булды.

Бай, шапыра биреп, шапыра биреп кымызны салып торды. Җәйләүдән Байтүрәнең үләм дип авырып ятуына, ул донъядан кайтса, яңадан партия талашы башлануына күчтеләр.

Ул арада ак урамалны сарган, сабыр, мәһәбәт Алтынчәч килеп керде. Кунаклар, урыннарыннан кузгалмыйча гына:

– Аманмысыз, байбичә? – диделәр.

Хатын, күтәрелеп карамыйча, ишетелер-ишетелмәс кенә:

– Шөкер! – дип җавап кайтарды да, түрдәге сандыклардан берсен ачып, нидер ала башлады.

Сүз яңа вакыйгага күчте.

Байтүрә партиясенең, Найман ыругсының юлбашчыларыннан Яңгырбай дигән зур байның кызы җиде яшьтә икенче бер байның улына әйттерелгән икән. Калымлык башка берәүне сөйгән. Шул кызны бүген төндә дүрт җегет ат менеп килеп урлап алып качканнар. Бүген ике йорт арасында, алач әйтеп, гауга чыгарга торадыр ди.

Аңарчы үз эшендә булган Алтынчәч, сүз моңа күчкәч, сандыгын ябып, мәҗлескә таба әйләнде. Берничә сөаль бирде; чөнки бу кодалык бөтенләй Байтүрәнең өлкән хатыны Рокыя байбичәнең осталыгы белән эшләнгән иде. Бу ике байбйчә исә яшь вакытларында матурлык белән, аннан соң байлык белән илдә өстенлек өчен ярышучылар иде. Хатын сабырлыгын җуйды, йөзенә җылан зәһәре чыкты. Кунакларга әйләнеп, начар яшерелгән шатлык катнаш агулы тавыш белән сүзгә кушылды:

– Рокыя байбичә Тургайбай хаҗиның туенда, күп җәмәгать алдында, миңа иблистәй мактанып әйткән иде: «Кирәксә – мал бирәбез, кирәксә – кыз бирәбез, кирәксә – җир аударабыз, мәгәр үз теләгәнебезне кылабыз», – дигән иде! Инде күреп карыйк. Найманнар белән җегетнең кардәш-ыругысы, алач кычкырып, бер-берен канга батырса, малын-җылкысын куып китсә, Байтүрәнең данабикәсе ни нәрсә кыла белер икән! – диде.

Мосафирлар бу ике бичә арасындагы талашны яхшы беләләр, Байтүрә белән Сарсымбай арасындагы илгә баш булучылык көрәшенә караганда да, бу ике матур, акыллы байбичә арасында хатыннарча зәһәрлерәк, ялкынлырак дошманлык барын күптән күрәләр иде.

Хуҗаның күңеле өчен бер сүз әйтүне кирәк таптылар, түрдәге калын казакъ, бикәгә карап:

– Борынгыларның бер сүзе бар: «Корымаган кое булмас, ярылмаган таш булмас», – дигәннәр. Рокыяның хәле дә шуңарга охшап калса кирәк, – диде.

Кунаклар, савытларын бушатып, чыгарга уйладылар, ләкин Алтынчәч:

– Юлыгыз ерак, көн бик кызу, сау малдан да берәр аяк татыгыз, – дип, кечерәк бер сабадан тагы кымыз китереп утыртты.

Кунаклар эчеп, бит сыйпадылар.

Авыл тиздән күчәчәк булганга, алда барачак Кызыл-Ком җәйләвен барып карап кайтам дип, Сарсымбай да чыгып китте.

Байбичә табакны, аякларны алып куйды да, яңадан сандыгын ачып; ниндидер кәгазьләр актара башлады: ай ярымнан Карлыгач-Сылуның туе булырга тора, партия, сайлау талашлары да ерак түгел, боларның һәр икесенә күп чыгым кирәк булачак, малның хакы да күтәрелгән диләр. Шуңа күрә, бай якын арада җылкыдан, куйдан, үгездән барлыгы бер илле баш караны шәһәргә сатарга кудырмак була. Кайберләренең язулары югалган, байбичә хәзер шуны эзли иде.

XV

Даладан бала елаган тавыш килде. Кем икән дип уйларга өлгерә алмады, – бөтенләй ир балаларча киенеп, чәчләрең кырдырган бер кыз бала үкереп елап килеп керде дә, яман көйсезләнгән хәлдә:

– Куйчы карт Күчәрбай миңа үрдәк йомыркалары алып кайткан иде. Кәримнең маңкасы шуларны урлаган да, миңа бирми ятыр... – дип, өзгәләнә башлады.

Байбичә, эшен ташлап, каты тавыш белән тышка кычкырды:

– Китерегез шул Кәримнең яманын! Иртә юк, кич юк, әле йомыркасын, әле башкаларын талап, минем Гөлчәчәгемне кан җылатып йөри шул эт баласы!

Бу тавышка ишек ачылды. Ертык күлмәкле, ябык, кара-сары йөзле, нурсыз ач күзле бер киленчәк керде. Үзе белән сигез-тугыз яшьлек бер малайны уң колагыннан өстери иде. Бу бала бөтенләй ялангач, корсагы зур, аяклары кыска, кәкре, такта кебек җәелгән кап-кара пычрак битенең уртасында ике тишек кебек кенә торган танавыннан маңка салынган иде. Үзе суярга илткәнен сизенгән кәҗә кебек туктаусыз акыра иде. Хатын, бусаганы атлауга, байбичәнең йөзенә туры карап, үзе бераз иелде, уң тезен җиргә тидерә язганчы бөкте. Соңра күтәрелеп бикәгә таба берничә атлады да, тагы үзе иелеп, сул тезен җиргә тидерде. Түргә якынайганчы шулай иелеп, тезләренең әле уңын, әле сулын җиргә тидергәнче бөгеп килде.

Бу – шундый гадәт иде. Яңа яшь киленчәкләр, байның өлкән өенә, өлкән хатынына башлап кергәндә, олылау йөзеннән, шулай итәргә тиешләр иде.

Моны үтәгәч, киленчәк курыккан тавыш белән:

– Әйтсәм, мине тыңламый. Сезнең алдыгызда күп оятлы булам, – дип, баласының гөнаһсына үзенең катнашы юклыгын аңлатырга теләде.

Малай елавыннан туктамады, әллә нинди бер иске кәләпүш ертыгына салган йомыркаларын бирмәс өчен бот араларына тыкты, үзе кызганычлы елау белән:

– Мин аныкын алмадым, күл буеннан, камыш арасыннан үзем җыйдым, – дип, донъя куптарып акыра иде.

Ләкин байның ир малайларча киенеп, чәчләрен кырдырган матур, назлы сабый кызы Гөлчәчәк тә үз дигәнен кылмый калырга чамасы юк кебек күренде.

Байбичә кызып, сыктап барып, камытлар арасыннан кургашын башлы каеш камчыны тартып алды да, малайга ташланды:

– Бирмәсәң, битеңне ярам! – дип, туп-туры йөзенә кизәнде.

Ялангач, пычрак кара малай куркып, тагы яман акырып, йомыркаларын ташлап чыгып качты. Гөлчәчәк күз яше ара көлеп, шатланып, йомыркаларны алды да, кәләпүш ертыгын бармак очы белән генә тотып ачык ишектән далага ыргытты.

Фәкыйрь киленчәк чыгып китте.

Байбичә, сандыкларын бикләп бетергәч, Айбаланы чакырды. Күршедә бер карчык каты авырый иде, кичә шул, Алтынчәч кереп чыкмасмы икән, дип әйттергән икән. Килен: хәле авыр, тамагым кибә дип зарлана, диде. Бикә кечкенә турсыкка кымыз салдырды, кечкенә бер казылык белән майлы ял алды да, авыруның хәлен белергә, авыл читендәге тирмәгә таба китте. Аның белән Айбала да чыгып, яңадан киез басучы хатыннарга кушылды.

Кояш югарылана. Көн кызганнан-кыза бара. Урмансыз, таусыз, зур елгасыз сахраның һавасы әйтерсең үз алдына көеп, үз эчендә янып, куырылып тора. Бу коры, җилсез, тын эсселектән даланың төрле ягында, көмеш тулкыннары белән уйнаган диңгез кебек, сагым (мираж) ялтырый. Малларның түземсезләре кайта башлыйлар. Украсына чыдый алмаган кысыр бияләр, үгез башмаклар койрыкларын чәнчеп, ялан туздырып чабып киләләр дә, күлгә төшәләр. Куйлар кызудан, чебеннән сабырсызланып, борыннары белән җир сөртеп, пыр-пыр килеп кайтып кутанга тулалар. Боларның артыннан иреннәре көеп, хәле бетеп, кечкенә буйлы, ябык гәүдәле, аксак карт куйчы Күчәр өстерәлгәне ерактан күренә. Ялчы хатыннар, Айбала, тукал, теге яңа килгән дивана кимпер тагы мал тирәсендә азаплана башлыйлар, авыруларын карыйлар, куйларны савалар, бүлтерекләрне саныйлар. Кояш төшлеккә менә, һава көйдергәннән-көйдерә бирә.

XVI

Карлыгач, бу кызуда янып, бүз балалар, киленчәкләр белән шаярып арыгач, тирләп-пешеп ак өйгә керде. Төнлекне япты, кояш карамаган якларның киезләрен бөтенләй күтәреп, өч яктан кирәгәләргә челтәрләрне сөяде. Тирмәдә беркадәр талгын һава булды. Шуларны бетереп, үзенең кул эшен алырга гына торганда, шатлыгыннан кая басарга белмичә Айбала килеп керде дә, кызны кочаклап үбә башлады:

Карагым, сөенечеңне әйт: тамырың килде! – диде.

Карлыгач:

– Сәүләм, җаным, җиңгәм! Зур бүләгем юк, яңа теккән ак күлмәгем синеке булсын! – дип, киленчәкнең биленнән алган хәлендә, ашыгып тышка ташланды.

Хәбәр дөрес: өлкән өйнең артында көмешләнгән иярле сылу айгыр көннең кызулыгыннан, йөрүдән тирләп, башын чайкап тора; аның янында тукал, дивана кимпер, тагы берничә хатын күренә; болар уртасында башына укалы бүрек кигән, чуар кием өстеннән кара алтынлы кәмәр буган, урта буйлы, текә киң маңгайлы, карасу йөзле, тараеп килгән иякле, сызылып чыккан кара мыеклы, ялтыр кара чәчле, тулы канлы, камыш буйлы бер җегет, кулындагы камчысын уйната биреп, көлә-көлә нидер сөйли. Кызның йөрәгенә тулкын йөгерде, каны башына китте. Айбала курка калды, Карлыгач-Сылу бу яман телле, гайбәтчел кимперләр алдында яшьлек кылмагае иде дип уйлады. Ләкин кыз үзен бер минутта кулга алды, атлавын акрынайтты, ачык, шат елмайды, эчке мәхәббәтле, ягымлы тавыш белән:

– Ак патшага кара тел әйтеп даладан сөрелгән минем тамырым өчен юллар ак булсын! Казакъ йорты еллар буенча сине дүрт күз белән көтте, – дип күреште.

Кунак җегете Сылуның нәфис, кечкенә, йомшак кулларын җибәрмичә бераз кысып, ләкин нурлы кара күзләрен аңардан алмыйча, тамырының сәләменә каршы:

– Казакъ йорты үзенең җир аударылган баласын искә алгандырмы, юктырмы, мәгәр Арысланбай бу җәйләүләрнең алтын көннәрен сагынып ерак илләрдә күп моңлык кылды, – дип, кызга киная ташлады.

Бу сүзләрдән Карлыгач-Сылуның кара туткыллы сылу йөзенә, нечкә хәсрәт пәрдәсе белән өртелгән матур, кара күзләренә нур чәчелде. Бераз гына да уйлап тормыйча, тамырына елмайды, аңа каршы шундый ук киная ыргытты:

– Кунагым, – диде, – хафа булмасын, мал-җан аман, йорт-ил исән. Алтын-Күлнең ак кошлары турында югары һавада кара соңкарлар күп әйләнде, мәгәр тәкъдир саклады! – диде.

Кинаяләрне җегет белән кыз үзләре генә түгел, башкалар да аңладылар. Шаян, үткен, ләкин сак киленчәк Айбала, яратып көлә төшеп, сүзне икенчегә борды:

– Чит илләрнең җир-суы килешкән булса кирәк, безнең Арысланыбыз киткәндә бала сыман иде, ике елда әбдән мыктый*, тәвер җегет булып кайткан, – диде.

[* Әбдән мыктый, тәвер җегет – бөтенләй таза, чибәр егет.]

Тукал да, йортның бу арада иң өлкәне булганга, кунакны сагынулары, аның язмышы өчен хафаланулары турында берничә сүз әйтте. Аңарчы ахмакча елмаеп торган дивана карчык та телгә килде:

– Ай кодаем, ау! Ашыйсы ризыгы бетмәс, башы исән булса, әдәм баласы бер кайта икән... Минем Шакирым үлеп калган булса кирәк! – дип, үкереп елап җибәрде. – Атаңа нәләт... Байтүрә... җиде бабаңның каберен ачып... – дигән кебек мәгълүм тиргәүләрен тезә башлады.

Айбала уңайсызланды, кимперне:

– Кунак алдында оят булды гой, чичәм, – диярәк, бер якка тартты.

Тукал кымыз салып китерү өчен уртадагы өлкән тирмәгә китте. Карлыгач-Сылу белән кунак җегет Арысланбай, йортның әдәпләре буенча, акрын, сабыр рәвештә сөйләшә-сөйләшә, ак өйгә юнәлделәр. Ләкин үзләре ут эчендәләр иде.

Түгәрәк киез өйнең эченә кереп, артта ишек ябылуга, илнең гадәте, йоласы, тышкы вәкаре бер секундта каядыр очтылар. Кызның сабыры бетте. Акылдан шашып, йөзе агарынган хәлдә, үзен-үзе белмичә: «Карагым, иркәм, үләм, ау!..» – дип, җегетнең көчле кочагында югалды. Донъяны, әдәм кайнап торган даланы оныттылар... Җир, күк әйләнде, аяк астындагы туфрак каядыр китеп, караңгылык алды. Айлар буенча озак сагыну утында газапланган йөрәкләр, эчке сөю ялкынында эреп, бергә яндылар. Кайнаган каннар, томаланган күзләр, янып көйгән иреннәр озак, каты үбү эчендә хәлдән тайдылар...

Тыштан ниндидер каты тавыш ишетелгән кебек булды. Кыз һушына килде, керәләр бугай дип, тузган чәчләрен рәтли-рәтли, ишеккә таба ташланды, ләкин берәү дә юк иде. Җегет, яңадан кочагына алып, Сылуның тулы канлы, карасу кызгылт иреннәреннән үпте...

Карлыгач:

– Харап булырбыз, өстебезгә килерләр, – дип, көченнән язган гәүдәсен гүя җәберләп читкә таба тартты да, өстендәге күлмәген рәтләде, йөзен, башын каплаган чәчләрен тиз генә тарап, кулбашларына төшерде.

XVII

Ишек ачылды, зур чаган табак белән кымыз күтәреп тукал керде. Аның артыннан байның кечкенә кызы Гөлчәчәк, йөгереп килеп, кунакка сыенды. Арыслан аның башыннан сыйпап йөзеннән сөйде дә, кулындагы ашыкларын карап, кайдан алуын сорашып, ике конфет бирде. Бала теге йомыркалар белән булган иртәнге талашын сөйли башлады. Яшь хатын фаҗигане сизә иде. Ләкин катнашырга йөрәге җитми иде, хәзерге ире белән үзе дә бәхетсез булганга, кайсы хәерле булачагын уйлап очына да чыга алмый иде. Карлыгач-Сылуның яңаклары кызарып януыннан, күзләрендәге ялкыннан, киемнәренең бөтәрләнүеннән эшнең җаен сизенсә дә, аз гына булсын шөбһә күрсәтмәде, гөнаһсыз елмаю, ышанулы тавыш белән кунакка:

– Арыслан иркәм, сезне без генә түгел, бала да сагынганын күрәсезме? – диде. Утырырга өндәп, кымыз сала башлады.

Җегет җавап биреп өлгермәде, сабыр белән, вәкарь белән атлап, салкын караш белән байбичә килеп керде. Ләкин кунакны күрүгә аның йөзе ачылды, күзләрендә, иреннәрендә елмаю уйнады.

Җегетнең анасы мәрхүм Гөлсем бикә белән Алтынчәч якын дуслар иде. Әгәр партия, ыруг талашының интригалары кара-айгырлар белән кода булуны лазем итмәгән* булсалар, бәлки, ул Арысланны кияү итәргә дә каршы тормаган булыр иде. Тәкъдир башкача чыкты, ләкин һаман да, анасына хөрмәт йөзеннән, бу җегетне дә чын күңеленнән якын күрә иде. Бусагадан атлар-атламас ук:

[*Лазем итмәү – тиеш күрмәү.]

– Хуш килдең, балам! – дип сәләмләде.

Арыслан торып, кул биреп күреште, аманлык сорады. Бикә кымыз мәҗлесенә таба утыра биреп:

– Күршенең бер кимпер үләм дип ятыр икән, шуның хәлен белим дип барып, озаклап калганмын... Гөлсем иркәмнең баласын каршы ала алмадым, оят булды, – диде.

Кунак, кымыздан авыз итә биреп, ерак җирләрдә бу йортны сагынып күп кайгырганын сөйләде. Байбичә:

– Чичәң Гөлсем бикә белән ахирәтлек булып гомер кылдык. Сине үз балам кебек күрүче идем, киткән вакытыңда күрми калгач йөрәгем парчаланды... Инде тыныч аяк белән кайткан булсаң иде. Бала дип, җан дип, күңел шатлыгы белән үстерәбез дә, көннең берендә аерылып калабыз! – дип, урамал очы белән күзендәге яшен сөртте.

Тыштан ат аягы тавышы ишетелде. Сарсымбайның калын, акрын тавышы килде. Гөлчәчәк:

– Әкәм кайтты, әкәм кайтты, – дип, тышка атылды. Башкалар да кузгалып каршы чыктылар.

Байның, күчәчәк җәйләүне карап, иртән китүдән яңа кайтуы иде. Арыган, янган иде. Хатыннар белән бергә Арысланбайны күргәч, кинәт җиңеләеп китте. Салынкы кабаклары күтәрелде, симез йөзенә шатлык чыкты. Дуслык шелтәсе белән:

– Атасы урынына калган агасы идем... Кайтканына ике көн булды, безгә һаман сәләме юк дип үпкәләп торадыр идем, – дип күреште, аманлык сорады.

Бары бергә яңадан, баягы ак өйгә түгел, уртадагы өлкән тирмәгә керделәр. Тукал үзенең хезмәтләренә китте. Төнлеге ябылган, киезләре күтәрелеп, челтәр куелган бу тирмәдә һава бераз талгын иде. Бай, кунак белән сөйләнә-сөйләнә, башындагы очлы бүреген, өстендәге көпесен салды, кып-кызыл, симез җилкәсен, муеннарын сөлге белән сөртте дә, кунакның уң ягыннан түргә аяк бөкләп утырды. Карлыгач, теге өйдән кымыз кәсәләрен алырга дип чыгып, тукалны күрде.

– Апам, – диде, – кунакның кадерлесе килде. Туктының симезен суйдырып, казылыкның, ялның майлысын салсаң кирәк, – диде.

Тукал: «Ай балам, йөрәгеңә бетмәс ут төшкән икән», – дип кызганып калды.

Кыз савытларны кунакларга куйды, яңадан өстәп, кымызны уртага китереп утыртты, шапырыл сала башлады.

Сарсымбай, ил-көннең гади хәлләрен сорашканнан соң, кунакка:

– Җә, карагым, инде синең ерак илләрдә күргәннәреңне тыңлыйк, – диде.

Табак өстәлә барды, савытлар бер-бер артлы йөреп бушала, яңадан тула торды. Карлыгач үзенең кул эше белән мәҗлестән бераз читтәрәк утыра иде, күп эчмәде. Башкаларның чикәләре кызарды, йөзләренә тир чыкты, исереклек кан тамырлары буена тарала биреп, тарала биреп, кәефле, бераз кызмача хәлгә керде. Казакъның ансыз да сүз сөйләр теле хәзер бер ләззәт белән әңгәмәне акрын-акрын суза торган булды.

Җегет кайбере караңгы, кайгылы, кайбере көлке күренешләрдә үзенең күргәннәрен сөйләп утыра бирде. Атбасар, Кызылъяр, Күкчәтау, Кустанай, Сими, Өмбеләрдән алып, Сары-Арканың башка илләре: Урта, Кече, Олы йөзләре, Тургай, Маңгышлак, Пешпәк чүлләре, Балкаш, Арал диңгезләре, Зарафшан буйларын кичеп, Ташкентлар, Актүбәләр аша Яман-Калага җитте. Аннан соң үзенең ничек кайтуына тукталды:

– Әкәмнең якын дусларыннан адвокат Тынычбаевның бу турыда зур ярдәме булды, – диде. – Ул әдәм губернаторда булган, Петербурга арып барып, вәзирен-мәзирен күргән, бу кешенең димләве буенча: «Арысланбайның сөргенгә дучар булуын хаксыз күрәбез, без аны яхшы беләбез: ул ак патшага яман тел әйтә торган әдәм имәс. Тик җәйләүдә үзе кебек бүз балалар белән, ил кыдырып, кымыз эчеп, кызык эзләп, кыз күзләп йөрүдән башканы белмәгән бер җай казакъ гуй», – дип, йортының яхшылары кул куеп кәгазь биргәннәр. Менә шуның буенча аңа калага: «Танабуга ыругсы, Магҗан баласы Арысланбай дигән җегет казакъның гөнаһсыз бер баласы икән, аңа үз иленә кайтырга рөхсәт бирелә», – дип язылган әмер килә, – диде.

Яхшы ук кызып алган Сарсымбай, утырган җиреннән ишеккә таба каты итеп какырып җибәрде дә:

– Атаңа нәләт, шул найманнардан Сары-Арканың котылыр көне булырмы, юкмы?.. Сине сөрүчеләр шулар булды гуй, – дип, тәмләп, каһәрләп сүгенә башлады.

Сүз дивана кимпернең таягына күчте.

Бай, кызына карап, көлеп куйды:

– Азымбайны акылга утырткан ул кәкре агач кыйммәткә төште: Карлыгачым аның хәбәрен китергән өчен миннән сөенечкә күк толпарның баласы ала айгырны алды, – диде.

Моңарчы тик утырган Сылу шатланып сүзгә кушылды:

– Әкәмнән, – диде, – ел буенча шул асыл юрганы сорап йөридер идем, Байтүрәнең илчесе, үзе белмәстән, миңа алып бирде, – диде.

Кунак җегет:

– Минем атланганым да шуның ераграк бер нәселеннән килә, Сылу белән ярышып карасак, ничек булыр икән? – дип шаяртты.

Кыз атасына карады:

– Әкәм миңа вәгъдә бирде, бүген җылкыга барып алып кайтсак, сезнең йөгерекнең чамасын күрербез!

Карт кәефләнеп көлде:

– Иркә таем! Атаң иртәдән бирле ат өстеннән төшкәне юк, ерак җәйләү карап кайттым, син аны тагын җылкыга алып китәргә кызганмыйсыңмы? – диде.

Байбичә эченнән ризасызлык белән дәшми утырды. Ләкин кыз үзенекен кылды, атасын бүген көтүгә барып айгырны алып кайтырга күндерде.

Кунак, Карлыгач, Сарсымбай өчәүләп көн бераз сүрелгәч барырга булдылар. Сүз яңадан «таяк»ка күчте.

XVIII

Моның төбе Арысланбайда иде:

– Кичә, – ди, – сезгә килергә ат иярләтеп идем... Шул вакыт йортның борынгы кодасы Азым әкә килеп төшмәсенме? Астында Байтүрәнең күк аргамагы! Мәгәр үзе арыган, чарчаган*, күңеле бозылган иде, туктының симезен чалып, кымызны мул куеп кунак кылдым. Миндә кунып, бүген иртә бергә юлга чыктык... Ул Найман иленә атын тартты, мин сезгә киттем... Ул әдәмнең күп сүзе бар, карт көнендә акылы төзәлгәнгә охшый.

[* Чарчау – кибегү.]

Сарсымбай ул картны яхшы белә иде. Заманында сәүдә белән алыш-биреше дә булган иде. Илчелектә осталыгы белән дә таный иде. Биремҗан аксакалга барып, дивана кимпернең таягын алганнан соң, бөтенләй кире юл белән Яман-Чүлгә борылуы ни дә булса тирән бер әйбер булганын аңа ачык күрсәтә иде.

Кымызны яңадан сала биреп:

– И... ни булган икән ул байгышка? – диде. Кунак савытын бушатып куйды да:

– Азымҗан картның миңа әйткәне шул: балам, диде, Алтын-Күл җәйләвенә бар, Сарманнарга миннән сәләм әйт.. Ул йортның өлкәннәренә минем сүземне ирештер: тауның ташы никадәрле каты булса да, бер җимерелә икән. Диңгез булып җайрап яткан күлләр дә бер корый икән... Байтүрә нәселе хәзер шуңа охшап калды. Әгәр сезнекеләр яңа йорт салырга ният кылсалар, илнең ак күңел әдәмнәре ярдәмгә әзер булырлар, – диде.

Һичбер сүзне качырмастан йотып утырган хуҗа урыныннан кузгала бирде. Бу аның өчен көтелмәгән бер эш иде. Бер минутта алдагы көрәшнең бөтен күренешләре күз алдына килде. Бер якта Байтүрә, Якуп, Яңгырбай; аңа каршы Сарсымбай, Арыслан, кияве Калтай ыругсы, тагы әллә ничаклы ярдәмчеләр! Дошманда мал күп, акча күп, урыс түрә дә астыртын аларны яклый; мәгәр Сарман ыругсы, кирәксә, акча да бераз түгәр, халыкның Байтүрәгә ачуыннан да файдаланыр...

Боларны уйлап, Сарсымбай кунакны да, мәҗлесне дә онытып җибәрде. Башын югары күтәреп, тышка кычкырды:

– Җолкынбайга әйтегез, бире килсен, – диде.

Тиз арада зур буйлы, киң кара шадра йөзле, ертык киемле ялчы килеп керде дә, ишек төбенә тукталып, ач күзләре белән табактагы кымызга текәлде. Бай утырган җиреннән аңа санап әмер бирде:

– Калага баруны иртәгәчә кичектерербез. Хәзер трантаска бүген яланнан кайтарылган Кола юрга белән Бүртә айгырны җик, арбага киез, юрган, мендәр сал, яныңа Кәрим картны утыртып, Коргак-Күл җәйләвенә бар! Туры Биремҗан аксакалга туктал, Сарсымбай сине кунакка чакырды, йортымызның туктысыннан, кымызыннан тәм татысын дип үтенде, диген! Танабуга иленнән Магҗан хаҗиның баласы Арысланбай да бездә кунак булып калды, диген. Төшендеңме?

Ялчы Җолкынбай кымыздан күзен алды, чөнки өметләнү файдасыз иде:

– Төшендем, – диде дә, борылып юлына китте. Ләкин чыгып өлгермәде, бай аңа:

– Тукта, – диде. Җегет кире керде. – Син үзең, – диде, – кал, атларны җигеп бир дә, Кәрим картның үзен генә җибәр, тиз йөрсен, – диде.

Ялчы, ярый дип, далага чыкты. Мәҗлестәгеләр аптырап калды. Кунак сорарга кыймады, ләкин байбичә аңламый калырга теләми иде:

– Яше туксанга карап барган ул аксакалны болай мәшәкатьләргә теләвеңнең сәбәбен белә алмадым, – диде.

Сарсымбай ике сүз белән аңлата куйды:

– Таяк үзе бар, мәгәр кыйналган Азымбайның Биремҗан аксакал белән ниләр сөйләшкәне, ни өчен килгәне безгә аз мәгълүм. Чакыртуым – шуның өчен!

Кымыз бөтен тамырларга таралып өлгергән, артык сыйдырырга урын калмаган иде, ничектер сүзнең дә җае өзелгән иде, бу һәммәсенә сизелде. Кунак:

– Далага йөреп керсәк! – диде. Бары да кузгалып сахрага чыктылар.

XIX

Төш ауган, һава бераз талгынланган, көндезге кызу да кайткан, маллар һәммәсе далага, яшел үләнгә таралганнар, тик бүген бәрәнләп тә бүлтерекләре әле еракка китәрлек ныгып җитмәгән дүрт куй гына өй тирәсендә күренәләр. Бәйләүдәге колыннар, киң сахрада чабарга сабырсызланып, арканнарында тартылып, кич җиткәнне түземсезлек белән көтәләр. Тукал урта өй каршысында зур казан тутырып ит пешерә.

Сарсымбай күрше фәкыйрь тирмәдән бер җегетне кычкырып чакырды:

– Балам, син безгә атлар иярләп бир, менә Карлыгач-Сылу арыган атасын ерак җылкыга алып барырга көчләп тора, – дип, кызы белән Арысланга карап аз гына елмайды. Үзе җиз комган тотып сахрага юнәлде.

Бай әйләнеп кайтып, атлар иярләнеп өлгергәнче, җегет белән кыз өчен берничә минут аулак вакыт булды. Карлыгач-Сылу хәлне сөйләп алды:

– Ачык әйтеп бетермиләр, шулай да ике айдан туемны ясап, мине Калтай йортына озатырга әзерләнүләре сизелә... Җегет өч көн элгәре килгән иде... Айбала җиңгәм артыннан хәбәр иттергән. Мәгәр мин, кабулым юк дип, кире кайтардым. Ул киткәндә: яхшы атадан туган яман Сылу белән безнең ил ни кылырга үзе белер, Карлыгач өчен сарманнарга Кара-айгыр ыругсы белән исәпләшергә туры килмәсен, дип әйткән... Анам да сизенә булса кирәк: чакырып үгет кылды, мин җыладым, көчләсәгез, гәүдәмне Алтын-Күлдән эзләрсез дидем... Ул күз яше белән рәнҗеде; телемне алмасаң, ике йорт арасында талаш чыгара торган булсаң, сиңа имезгән ана сөтемне бәхилләмәм, дип каргады... Инде ни кылабыз?

Җегет моны көтмәгән иде. Ул, калымлыгын түләгән тәкъдирдә, ата-ана риза булыр, кара-айгырлар да талаш кузгатмаслар, дип өмет итә иде. Ләкин тукталырга исәпләмәде:

– Карагым, син хафа булма, – диде, – Биремҗан аксакалны алырга атлар китте. Ул килер, мин аның белән киңәш кылып багыйм. Сарсымбай белән байбичәне ризалатырга бәлки өстенә алыр, булмаса, үз җаебызны карарбыз, – диде.

Кызның йөзе катты. Күзләренә ниндидер авыр уй чыкты:

– Бозылырга теләмәсәләр, ни кылырбыз?

Җегет бер сүздә кисте:

– Мин ярты юлда тукталырга өйрәнмәгәнмен, синең йөрәгең батырлыгына да ышанам; ат өстендә уйнап оча торган казакъ җегетләре далада бетте дисеңме? Караңгы төндә асыл аргамаклар белән Алтын-Күлдән Яман-Чүлгә китсәк, бу йортның кайсы әдәме безне куып тотар да, кайсы җегетләре Танабуганың Магҗан баласы Арысланбай җәйләвеннән Карлыгач-Сылуны тартып алып кайтам дип сугышка чыгар икән?!

Кыз мәхәббәт һәм кискенлек тулган матур кара күзләре белән җегеткә карады:

– Кара-айгырлар белән кан түгеш чыга калса?..

Атларны иярләтеп китерделәр. Бай да кайтып килә иде. Арысланбай, ачу катнаш усаллык белән:

– Хафа булма, колынчагым, бер җай табарбыз! – дип сүзен бетерде.

Атландылар да, өчәүләп җылкыга киттеләр.

XX

Боларны озатучы җегет көтүнең кайдалыгын өйрәткәндә:

– Менә тора, – дип, бармак белән генә төртеп күрсәткән иде. Мәгәр аның «менә тора» дигәне унбиш чакрымга якын җир булып чыкты.

Далада җил кебек очарга гадәтләнгән атлар хәтфәдәй яшел үлән белән капланган бер сыртның ике ягына болыт кебек җәелгән зур, тарау көтүгә килеп җиткәнче тирләп, янып төштеләр. Ләкин кырык минуттан артык вакыт үтмәгән иде.

Көтүнең уртасындарак ат өстендә үзара сөйләшеп торган өч ир күренде. Болар байның җылкычылары иде. Нәүбәтләп көтәләр; берсе көндез, берсе кич йоклый; җәйләүгә дә берәмләп кайталар иде. Хуҗаларны күрүгә, көтүчеләрнең берсе атын борды да, боларга таба җилдереп килде.

Бу – «җылкычы ата» ләкабе* белән йөртелә торган Юныс карт иде. Гомерен төрле ат өстендә үткәрде, кулыннан корыгы төшкән вакыт аз булды. Яшьрәк чагында угрылык белән дә мәшгуль булып, бер заман ару гына мал да ясаган иде. Ләкин каты кышларның буранлы көннәренең берендә абзарсыз, ышыксыз, печәнсез бозлы далада калган маллар җот белән һәләк булдылар. Шуннан соң аякка баса алмады. Зур байларның җылкыларын көтү белән көн күрә башлады. Урланган атларны табуда тиңдәшсез санала, зур эшләр булганда ат угрылары әле дә аның белән киңәшәләр, бергәлеккә чакыралар; кайбер вакыт катнаша; әгәр читтә кала икән – каракларның эзенә төшүгә һичбер төрле ярдәм күрсәтми. Кадерле атлары югалса, байлар аңа кеше җибәреп, кайгыбыз зур, бер-бер хәбәр белмиме икән, дип сорашалар. Юныс белән алдан киңәшеп урланган булса: белмим, хәбәрем юк, дип кайтара; әгәр аңа мәгълүм булмаган кешеләр кагылган булса, күп вакыт эзенә төшеп, югалган малны таба иде.

[* Ләкабе – кушаматы.]

Аның кулында булган көтү югалу, урлану бәләләреннән бөтенләй әмин* санала иде. Байны күргәч, корыкны бер яккарак салып килде дә, сәләм бирде.

[* Әмин – шөбһәсез.]

– Аманмы сез, утагасы? – диде.

Хуҗа, аны үзе белән тигез күргәндәй итеп сәләм кайтарды, малның аманлыгын сорады. Көтүче:

– Бер колынны бүредән алдырдык, башкалары исән, – диде.

Арысланбайны таныгач, хайран калды, үткен, усал, ялтыр күзләре белән үтә карап:

Тау тауга килмәс, мәгәр әдәм әдәмгә очрар, дигәннәр. Магҗан хаҗиның Арысланы гуй син, кадерле җегет! – дип, кунакка илтифат ясады. – Моннан уң еллар элек, хаҗиның исән чагында, менә шул менгәнегез сынлы асыл юргасын каракларның авызыннан тартып алып биргән идем... Син ул вакыт бала идең әле, – диде. Аннан соң, астындагы айгырын тыя алмыйча тыпырчынган Карлыгачка әйләнеп: – Аягыгыз бәхетле булсын, сез бу ел җылкыны оныткан идегез, – диде.

Сылу, һаман да атын тартып:

– Әкәм миңа күк толпарның баласы ала айгырны бирде, шуны күрергә килдек, – диде.

Бу арада җылкылар арасына барып карап йөргән Сарсымбай, кызының сүзен ишетеп, бире борылды, көлә төшеп:

– Күптән сораганы шул иде... Иркемә куймый алып килә бирде, – дип, шикәят сыман ясады.

Тегеннән тагы бер көтүче килде. Бай җылкычыларга ала айгырны бире табарак китерергә кушты.

XXI

Яшьрәге атын чаптырып сыртны аша төште дә, егерме-утыз атлык кечкенә бер өерне болай таба куалый башлады. Араларында ике кысыр бия, берничә яшь айгыр, унлап тай бар иде. Болар һәммәсе шома җонлы, симез ботлы, кырыс күзле маллар иде. Уйнаклап килделәр дә, җил кебек үтеп, икенче якка чаптылар. Боларның тузынуыннан киң далага чәчелгән бөтен көтүдә бер кузгалыш булды. Маллар, ашый торган җирләреннән башларын күтәреп, колакларын торгыздылар. Уйнарга бер сылтау эзләп кенә торган яшьләре дала туздырып чабыша башладылар.

Җылкычы атаның кәефе китте. Ул мондый рәтсезлекне яратмый, кайсы кирәк булса шуны бер ташлауда корыкка эләктерергә өйрәнгән әдәм иде. Йөрәге, түзмәде: «Фиу!» – дип, өзәңгеләрен какты, атын әйдәде дә, кош кебек очып бая килеп әйләнгәннәрнең каршысына барып чыкты һәм сүз әйтеп авыз йомганчы корык очындагы арканны бер айгырның муенына салды. Ләкин эләккән мал хәйләле яки үтә көчле иде. Белепме яки үзлегеннәнме, арканны сизүгә кире чигенде дә, котылып китеп, әллә кая сикереп, шатлыгыннан дулап чапты.

Карлыгач, бу көрәшне йөрәк тулкыны белән күзәтеп, айгырның һәм җылкычының һәр икесенең тойгыларын үз эчендә кичерде. Бай белән Арыслан дәшми-тынмый карап тордылар.

Җылкычы атаның хурлыгы тәненә сыймас булды. Туктап, айгырның кая баруын күзәтте, ике юлдашына карап, ике яклап кысып килергә кушты. Үзе шулар уңаена, җылкылар эченә, акрын гына атлап бара башлады.

Ат өстендә, бу юлы ни эшли, дип эзәрләп торган сылу кыз юньләп күрми дә калды: җылкычының корыгы каядыр ташланды, яшен тизлеге кебек бәрелешү булып алды, көтүче ат өстеннән юк булды, егылып тапталдымы, – башка маллар һәммәсе төрле якка, тыр-тыр килеп, дулап, сикереп таралдылар, ачык мәйданда бер-берен өстерәгән, берсе иярле ике ат калды.

Кырыс айгыр актык көч белән тартылып көтүчене ярым еккан, ләкин аякларын иярдән, өзәңгедән чыгарып җиргә төшерә алмаган иде. Үзе муенындагы җепкә яртылай буылган хәлендә һаман тартыша, һаман бирелмәскә омтыла иде. Яшь җылкычыларның берсе чабып килеп корыктан тотты. Юныс бераз җиңеләеп, яңадан ияргә утырды. Инде айгыр җиңелгән, арканга эләккән иде. Ләкин һаман дулый, сикеренә иде.

Бу тирәдән башка маллар качып беткәнгә, кунаклар да җыелып килеп җиттеләр.

Тотылган җылкы – Карлыгач-Сылуга дигән ала айгыр иде. Хәзер бишенче яшьтә булып, әле гомерендә нукта орылмаган, әдәм кулы тимәгән иде. Һәммәсе атларыннан төшеп шуның янына килделәр.

Асып яки атып үтерүе мәгълүм булмаган чит, белемсез дошман кулына беренче мәртәбә эләгеп, һичбер сүз дәшмәстән, ачулы йөз белән, рәхимсез кыланыш белән аяк-кулына тимер богау салынган вакытта яшь әсир әдәм үзен ничек хис кылса, ала айгырның курку катыш кырыслыгы аңардан бик күп көчле иде. Муендагы бугалак аның хәлен бетерде. Шулай да, аркан буйлап килеп беренче мәртәбә Юнысның кулы ялларын сыйпый башлаганда, ул түзмәде, актык куәтен җыйды, үзен-үзе белмәстән дулап, дошманга сикерергә, һич булмаса тартылып, бауны өзеп качарга уйлады. Ләкин куллар рәхимсез, богаулар нык иде. Көтүчеләргә ярдәмгә Арысланбай белән Сарсымбай да килеп кушылдылар. Сылап, сыйпап, ялыннан, тамак астыннан иркәләп, аның башына озын, калын тезгенле каеш нуктаны кидерделәр, ике катлаулы сагалдырыкны каты тартып бәйләделәр. Яшь җылкы үзен котылмас әсир кебек хис кылды, ләкин тынычлана алмады. Аның тәне дерелди, зур ала күзләрендә куркулы дошманлык уты яна иде. Карлыгач-Сылу, күзен ала алмыйча, тирән бер тулкын эчендә үзенең күптән теләгән айгырына килеп кул салды, киерелеп, тулып торган калын җилкәсендәге зур кара ялыннан сөеп иркәләде.

Сарсымбай, көлеп:

– Инде күңелең булдымы, ялгызым? – диде. Кыз шатланып, атны мактап куйды.

XXII

Бу, чыннан да, казакъ завыгы өчен сирәк атларның берсе иде.

Буе озынча, зурлыгы уртача, чем-кара ял, койрык көлтәдәй тулкынланып, үзеннән-үзе бөтәрләнеп уйнап тора; ботларындагы бераз тышка бәреп торган калын, каты итләр белән киң күкрәк, маңгайдан авызгача боргаланып төшкән яра кашка айгырның нечкә, сылу гәүдәсенә аерым бер оригиналь төс бирәләр. Аскарак салынган иреннәре белән зур авыз эчендә тезелгән ак озын тешләр, ут уйнап торган ялкынлы зур күзләр, бигрәк тә ут чыгаргандай каты, үткен, тиз баса торган йомры кечкенә ялтыр тояклар аның бу киң далада бик күп җылкыларга алын бирмәс йөгереклеген күрсәтәләр. Симезлектән ялтырап торган чем-кара җон өстеннән аркасында, ялдан алып койрыккача, бераз гына тулкынланып сузылган ак буй эз, шундый ук ак авыз белән ак аяклар бу юрганы мең баш мал арасыннан бер күрүдә әллә кайдан танырлык итеп аерып торалар.

Айгыр бераз тынычланды. Җегет сокланып, үзе аңлаган билгеләр буенча чамасын карады да, Карлыгачка:

– Атның асылын алдыгыз, мәгәр мин үз астымдагы белән бер сынашыйм дип торам, – диде.

Кыз:

– Теләсәгез, атыгызның чамасын күрик, – диде.

Акрынлап айгырны йөгәнләделәр. Дулатып, җенләндереп иярләделәр. Аелны каты тартып бәйләгәндә, ала айгыр бөтенләй шашты. Ләкин аз-аз гадәтләнү чамасы күренә иде.

Сарсымбай, җылкычыларның берсенә карап:

– Асау айгыр* өйрәткәнең бармы, менеп баксаң? – диде.

[*Асау айгыр – кулга ияләшмәгән айгыр.]

Иярне чиштеләр, көтүче җегет тезгенне ялга таба кайтарды да, атның аркасыннан бер-ике сыйпап, кинәт сикереп куйды. Айгыр өчен бусы бөтенләй көтелмәгән эш иде. Сыртына әдәм атланганын сизү белән, ыргытып бәрү өченме яки өйрәнмәгән тәннең кытыклануыннанмы, җылкычы тезгенен тотып чак өлгерде, –айгыр яшен тизлеге белән кире чигенеп, авызының тартылуына чыдаша алмыйча, алгы аяклары белән гүя күккә омтылып, үрә сикерә, дулый башлады. Ләкин җегет әйтерсең аркага ябышып үскән иде, ат сикеренгән саен авызлыкны тарта бирде. Аякларны кысты да, камчы белән янбашка яман китереп бер сызды. Айгыр дулап-дулап далага чапты. Җегет аның белән бергә очты...

Мондагылар көлеп, шатланып, җегет өчен дә, айгыр өчен дә кәефләнеп карап калдылар. Асау айгыр белән көтүче бер минутта әллә кайда югалдылар.

Күп чабып, дулатып, мең бәлә белән җегет яңадан шул җиргә килде. Җылкычы ата:

– Инде булды, яңадан иярлә! – диде.

Кызның йөрәге дерелди, үзем менсәм дигән өмет белән яна иде. Ләкин карт көтүче якын килмәде:

– Асау айгыр өйрәтәм дип казакъ йортының бер сылуын югалту ярамас, – диде. Арысланга да бирмәде, ул гомерендә күп ат өйрәткән әдәм иде, әле моның белән күп мәшәкать булачагын белә иде. Йортта кунак булгач, ит пешкәндер, туктыдан, казылыктан бер согынып килим, дип уйлады. Үзе менеп кайтмак булды.

Әлбәттә, һичкем моңа каршы сүз әйтмәде.

Җылкычы атаны, ике көтүче булышлык кылып, атландырдылар, кыз, җегет, Сарсымбайлар да үз атларына менделәр. Дүртәүләп Алтын-Күл җәйләвенә юнәлделәр.

Ләкин өйрәнмәгән ала айгырга бергә бару да кыен иде. Көтүче әле кушылып, әле дулаган атын тыя алмыйча дала буенча чабып күп азапланды да, бераз җайлангач, нык тирләтү өчен, ялгызы бер якка җилдерде.

Карлыгач әткәсенә:

– Мин дә Җылкычы ата белән бергә кайтырга телим, – диде.

Бай каршы килмәде. Кыз, атын суга биреп, асау айгыр менгән Юныс артыннан куып китте.

Кунак җегет, Сарсымбайны ялгыз калдырырга килештермәгәнгә, бик теләсә дә алар белән бармады; кечкенә матур туры ат өстендә тигез, киң далада атылган ук кебек очып киткән сылу кызны карап калды.

XXIII

Болар кайтканда көн кичеккән, батып барган кояшның кызгылт-сары нуры белән иге-чиге күренмәгән хәтфәдәй яшел сахрадагы күлләр алтындай ялтырап, күңелгә рәхәт тыныч матурлык биреп торалар иде.

Кечкенә, зәгыйфь буйлы аксак көтүче Күчәрбайның куйлары кайтып кутанга урнашканнар, Җолкынбай белән ялчы хатын Каләпмер бәйләүдәге колыннарны ычкындырып йөриләр. Айбала белән тукал, тагын бер күршенең фәкыйрь киленчәге һәм көндез йомырка өчен Гөлчәчәк белән талаш чыгарган малайның анасы сыерлар савып, бозауларны аналарына җибәрәләр, дивана кимпер көндез баскан киезләрне төреп кара киез өйгә ташып йөри иде.

Сахра кичне каршы ала. Бияләр, сыерлар көн буенча аерылган балаларына кавышып шатланалар, ялап, шаяртып иркәлиләр. Колыннар нечкә, көмеш тавышлары белән аналары тирәсендә чабып уйный-уйный далага таба китәләр. Бөтен җәйләү төнге рәхәткә әзерләнә.

Тукалның күптән салган симез куй ите, майлы казылыклары, яллары озак кайнап, гаҗиб тәмле, көчле булып өлгерделәр.

Өй тирәсендә һәммә кеше итнең тәмен бөтен тамыр сизүләре белән сизеп, казаннан табакка бушата башлауны сабырсызлык белән көтәләр, тик кайбер гамьсез балалар гына яңа җылкыдан алып кайткан матур, янар күзле, ак күбеккә батып тирләгән ала айгырны карап, үзләренчә “шәпме, начармы, Арысланбайның юртагын узармы” дип сүз көрәштереп маташалар иде.

Җегет белән кыз кайткач та аерылдылар. Сөйләшергә җай булмады. Тик Арысланбай:

– Карлыгачым, сиңа сүзләрем күп, кич яныңа барсам иде, – дип әйтә алды.

Сылу мәхәббәтле елмаю белән:

– Көтеп алган җегетне кире кайтарырга кайсы кызның куәте җитәр, – дип җавап кайтарды да, ак тирмәгә, анасы янына кереп китте.

Зур табак күтәреп, тукал казанга чыкты, күршедән берничә казакъ, көпеләрен җилкәләренә салып, акрын, сабыр атлап, казаннан табакка сосылган итнең чамасына күз төшереп, уртадагы өлкән өйгә керделәр. Йортның ялчылары, хатыннары, ач күз бала-чага берәм-берәм шул ит керәсе зур тирмәгә таба юл тоттылар. Җылкычы ата үзенең кардәше аксак Күчәрбай белән сөйләшеп тора иде. Казан тирәсендә кузгалу көчәйгәнен күргәч:

– Әйдә, итне состылар бугай, – диде.

Болар кергәндә өлкән өйнең эче халык белән ярым тулы иде инде. Һәркем, үзенең дәрәҗәсенә карап, кайсылары ишек төбендә баскан, кайсы чүгәләгән, өлкәнрәкләре киез өстендә урнашканнар.

Иң түрдә, хәтфә палас өстендә, аякларын бөкләп, зур симез гәүдәсе белән Сарсымбай утыра. Аның бер ягында – ука бүрекле кунак җегет Арысланбай, аннан түбән – Җылкычы ата, аның янәшәсендә авылның фәкыйрь карты Ирҗан баба, байның икенче ягында – хуҗаның сәүдә эшләре белән йөри торган Куйбагар атлы җегет, аңардан түбәнрәк – шул җәйләүнең ир уртасы фәкыйрьрәк казакълар тезелеп, бөтен мәҗлесне түгәрәк бер табын ясыйлар. Башкалар бу мәҗлескә кермиләр, читтә көтеп торалар.

Җолкынбай, кулына кечкенәрәк кенә җиз ләгән, комган алып, түгәрәк табындашларның шул утырган хәлләрендә, мәҗлес уртасында йөртеп, кулларына су сала башлады. Иң элек байга әйткән иде. Ул:

– Мин юганмын, – диде, башкалар һәммәсе юдылар. Керле сөлге бирелде. Кулларын сөрттеләр.

Кемдер

– Ит килә, – диде.

Ишек ачылды, аннан тукал белән ялчы хатын табаклар күтәреп килеп керделәр. Ишек тирәсендәге халык ач күзләрен парланып торган майлы итләргә текәделәр, түрдәге табынга туралмаган симез тукты, казылык белән түбәләмә тулы табакны китереп утырттылар. Иң өстә көйдереп пешерелгән куй башы, азрак җәймә бар иде. Бай, гадәт буенча, тәңренең биргәненә шөкер дигән мәгънә белән ит өстенә карап бит сыйпады да, табакны Җылкычы атага табарак этәрде.

Хезмәтчеләрнең һәммәсе, – олысы-кечесе, – ит, кымыз мәҗлесләрендә читтә, ишек төбендә күз атып карап торганнары хәлдә, Юныс карт һәркайчан табынның уртасында була иде. Чөнки казакъның көн итешендә җылкы асраучылык иң беренче урын тотканга, җылкы көтүләренең башлыкларының дәрәҗәсе дә башка ялчылардан югары тотыла; Җолкынбайлар, аксак Күчәрбайлар һәм башка бик күпләрдән аерылып, Җылкычы атаның уртада булуы шул гадәт буенча иде.

Юныс карт, алдына табак килүгә, кесәсеннән бер каеш тартма чыгарды, аннан агач саплы кечкенә пычак алып, тимер табакның читенә берничә ышкыды да, биргәнеңә шөкер дип, иткә тотынды. Иң элек башны йортның хуҗасы Сарсымбайга бирде. Бу берничә җирдән өзеп капты да, кадерле кунак җегет Арысланбайга тоттырды. Тирмәнең уң ягында утырган тукал, Юныска карап:

– Мин ак өйгә ит бирмәдем, шуннан өлеш чыгарасыз, – диде.

Кечкенә ак тимер табак китерделәр. Җылкычы ата аңа берничә кисәк казылык, дүрт кабырга, бер майлы бөер, бераз җәймә салды да: «Алыгыз!» – диде. Киленчәк Айбала моны алып чыгып китте.

Бусы – теге өйдәге байбичә белән Карлыгач-Сылуга иде.

Калган ит шундагы җәмәгатьнеке иде инде.

Бу читке өлешләрне бетергәч, Юныс карт пычагы белән турый башлады. Байның икенче ягындагы чәчле сәүдәгәр җегет тә кесәсеннән пәке чыгарып турарга тотынды, башкалар тураганны ашарга керештеләр. Ләкин тураучылар үзләре дә ким куймыйлар, авызлары даим селкенә, күп вакыт иң симез локмаларны* елт иттереп үзләре йоталар иде.

*Локма – кисәк.

Бик сирәк сүзләр белән, берничә минут буенча яңаклар, куллар, тешләр туктаусыз эшләделәр. Өелеп килгән ит табакның төбендә генә калгач, эшнең чамасын сизүче Җылкычы ата иң элек үзе инсафка килде. «Булдым, биргәнеңә шөкер», – дип, майлы кулларын итек кунычларына сөртә башлады. Башкалар да, туйганмы, юкмы, бу ишараны аңладылар. Азаккы локманы зур, симез итеп йота-йота туктадылар.

Бай, табакны алдынарак тартып, кунак җегеткә сонды; Арысланбай булдым дигәч, хуҗа теге ишек төбендәгеләргә берәм-берәм согындыра башлады. Бу өләшүдә алдан яки ахырдан, зур яки кечкенә бирү согынучының дәрәҗәсенә карап иде.

Сарсымбай акрын, сабыр сайлап, кулына биш турам майлы ит алды да:

– Куйчым, кил бире, – диде.

Көтүче карт Күчәрбай, аксап килеп, уң кулын сузды. Бай бирмәде:

– Авызыңны ач, – диде.

Көтүче барын кабып чәйни-чәйни урынына барды. Аның бүгенге ит насыйбы шуның белән тамам иде. Хуҗа тагы өч-дүрт кисәк ит алып:

– Ялчым, кил бире, – диде.

Зур, озын гәүдәсе белән күтәрелеп, җыртык киемле Җолкынбай килде дә, үз өлешен йотып китте.

Күршедән берничә җегет бар иде. Икешәр-өчәр локма алар да согынды; көндез Гөлчәчәк белән талаш куптарган пычрак, бөтенләй ялангач кара малай ит кергәннән бирле кечкенә, елтыр кара күзләрен табактан алмый торды. Симез локмаларны бармак арасына кыстырып авызга сузуларын, чәйнәүләрен бөтен тәме белән үзе кичерә барды. Бирмиләр, бетә дип коты очкан иде. Ләкин бай аны да хәтерләде:

– Әбаш, кил бире, – диде.

Хуҗа юри кулын тутырып җәймә, ит, май йомарлаган иде, баланың авызына сыю шөбһәле иде. Малай атылып килде, авызын ачты; бай, бөтен җәмәгать көлешкән хәлдә, тыгызлап-тыгызлап тутырды, баланың тын алырга хәле калмады, авызының ике ягыннан май ага башлады, күзе әйләнде, тончыга язды, шулай да бирешмәде: тулы авызы белән сүзсез урынына барып, бөтен мәҗлеснең көлүенә карамастан, ләкин күп мәшәкать белән чәйнәп йотып җибәрде.

Табакта бер кисәк җәймә белән берничә локма ит калган иде, бай моны күтәреп тукалга сузды:

– Минди кимпергә бирегез, – диде.

Бу – әле бүген иртә генә килеп төшкән теге дивана карчык иде, ул көн буе эшләп, арудан калгып утыра иде. Хуҗаның сүзенә кисәктән уянды, бер-ике мәртәбә тәнен кашып алды да, табактагы итне каплап куйды.

Моннан соң ике-өч стакан сыешлы агач савыт белән кайнап суынган шулпа бирә башладылар. Күп һәм симез ит белән озак кайнаган бу шулпа бик көчле, бик тәмле, бик туклыклы иде. Бай өч кенә мәртәбә йотты да, Арысланбайга бирде, ул бик аз гына татып карады. Табындашларның һәммәсенең карыннары тулган, йотарлык рәтләре калмаган иде. Ләкин ишек төбендәгеләр кулларына тигән савытта күпме шулпа бар, һәммәсен эчеп бетерергә тырыштылар.

Бөтен өйдәгеләр шулпадан татып чыккач, һәммәсе рәтләнеп утырып дога кылдылар.

Яшь киленчәкләр, бала-чагалар, хезмәтчеләр, күрше җегетләр чыгып киттеләр, өйдә калганнар тук ашаудан соң берәр аяк кымыз эчеп, һәркем дәрәҗәсенә карап урын тапты, мендәр, палас, киез яки ут башы урынындагы җиргә сузылып ятып, ара-тирә кикереп, «әлхәм-дулла», «биргәнеңә шөкер» әйтеп, какырып, тагы кикереп, насбайны салып, кайбере тәмәке яндырып, озын-озак уен-көлкеле әңгәмәгә керештеләр.

Арысланбайның сөргендәге хәлләреннән, Сарсымбайның Байтүрә партиясе белән талашларыннан соң, сүзнең иң кызыклылары Җылкычы ата Юныс картта булды. Ул үз гомерендә чит дошман илләрдән, бигрәк тә казакъ җәйләвенә утырган кукаллардан* көтү-көтү малларны ничек урлап, куып алып киткәнен, югалган асыл малларны караклардан ничек табып алганын көлке һәм куркыныч итеп сөйләде. Сүз арасында йөзенә чыккан усал төс, кысык, кечкенә кара күзләрендә ялтыраган ялкын аның хикәяләрен җанлы итеп күз алдына китерәләр иде.

[* Кукал – хохол, украин]

XXIV

Тышта кемнәрдер сөйләшә башладылар. Арада көмеш кыллардан уйналган музыка кебек саф яңгырап Карлыгач-Сылуның көлгәне ишетелде. Өйдәгеләрдән һичкем моңа колак салмаса да, кунак җегете моның үзен чакыру икәнен аңлады. Шулай да, яшь башы белән өлкәннәрнең сүзен, мәҗлесен ташлап китү ярамаганга, форсат көтеп утыра иде.

Даладагы көлү-сөйләшү тукталды, каты, ашыгыч баскан атның дөп-дөп итеп килеп якында туктавы ишетелде, кемнеңдер ат өстендә хәлендә каушаулы рәвештә:

– Вафат... җиназа... – дигән сүзләре ишетелеп калды. Тирмә эчендәгеләр кузгала биреп тышка колак салдылар. Анда әдәм тавышы бетте, яңадан ат аяклары дөп-дөп итеп җиргә бәрелгәне, моның ераклаша барганы ишетелде.

Әңгәмә киселде, һәммәсендә ниндидер бер куркулы сизенү уянды. Сарсымбай, һичкемне атамастан:

– Ни бар? Берегез чыгып белсәгезче! – диде.

Арада яшьрәкләре чәчле җегет иде, ул чыгарга кузгалды. Ләкин ишеккә дә җитә алмады, тар билле, күкрәкләре укалы бәрхет бишмәт, башына түбәсе укалы, чите каракүлле озынча бүрек кигән Карлыгач-Сылу кызулап килеп керде дә, тирән, җитди тавыш белән вакыйганы аңлатты:

– Без, – ди, – Айбала җиңгәм белән икәү бәйләүдәге ала айгыр янында тора идек. Озын-Күл ягыннан бер атчабар килде. Әйткән сүзе шул: «Бүген кояш баткан вакытта Найман ыругсының өлкәне Байтүрә морза донъядан кайтты... Кайгылы энесе Якуп белән тол калган байбичә Рокыя Сарман иленә мине хәбәр белән җибәрделәр, иртәгә төш вакытында җиназасы булачак...» – диде дә, башка илләргә үзенең хәбәрен ирештерергә яңадан чабып китә бирде, – диде.

Кызның хәбәре яшен тәэсирен бирде, берничә минут һичкем һичбер сүз әйтми катып калды, гүя дошман Байтүрәне алган үлем үзенең кара канаты белән бу түгәрәк тирмә эченә кереп капланды... Шундый авыр, басынкы хәл килде.

Иң элек җитү чәчле җегет телгә килде:

– Атаңа нәләт булсын! Илне кортуың җиткән иде. Урының тамук!.. – дип сүгенеп куйды.

Ләкин акыллы, тактикалы Сарсымбай аны тыйды:

– Кулы белән кылганын муены белән күтәрер, әдәмне үлгәч сүкмиләр, – диде.

Хәбәр тиз таралган булырга кирәк, ак өйдән байбичә килеп керде. Аның тышкы кайгы пәрдәсе астында йөзендә һәм күзендә зәһәрле шатлык күренә иде:

– Тол калган Рокыя байбичәдән Байтүрәнең җиназасына чакырып атчабар чыккан диделәр, бу хәбәрнең аслы бармы? – диде.

Кыз, балаларча чынлык белән, бөтен вакыйганы яңадан, каушап, кызуланып сөйләп бирде.

Тагы сүз киселде. Сарсымбай үлгән дошманының калдыклары белән көрәшү планнарына китте. Алтынчәч караай-гырлар белән кодалыкны җимерүнең хәзер ничаклы зарарлы булачагын уйлады. Арысланбай исә Карлыгачның язмышы тагы чуалачагын хәтеренә китерде.

Башкалар өлкәннәрдән үтеп сүз ачарга кыймый утыралар иде. Ахыр Җылкычы ата түзмәде:

– Әдәм, – диде, – кулы белән кылганының барын муены белән күтәрәчәк булса, Байтүрәнең кылганнарын күтәрергә Сары-Аркада муен җитәрме икән?

Аңарчы дәшми утырган кунак җегет Арысланбай да сүзгә кушылды:

– Байгышның туфрагы авыр булыр, үз йөрәгенә күп әдәмнең күз яшен йоткан иде! – диде.

Бай белән бикә начар сүз әйтүне уңайсыз таптылар. Хуҗа сүзне икенчегә борды. Якын арада яңа җәйләүгә күчү турында сөйләде. Алтын-Күл буенда бу авыл айга якын утырган, үлән начарланган, маллар сабырсызланып башка яланнарны сорый башлаганнар иде инде. Шуңа күрә печән, иген эше башланганчы яңа урынга күчәргә тиешләр иде. Сарсымбайның бу хактагы сүзен һәммәсе, бигрәк тә Карлыгач, бәйрәм шатлыгы белән каршы алдылар. Чөнки кәрван кебек төялеп күчүләр, мәшәкатьле булса да, казакъ өчен бу бер бәйрәм, уен-көлке кебек бер ихтыяҗ иде. Бай:

– Җиназадан соң кайтсак, безне көтмичә, кайбер нәрсәләрне җыя, төйи башларсыз! – диде дә кузгалды.

Аның белән башкалар да чыктылар.

Төн караңгы, күк йөзе болытлы, аз гына җил дә чыгып тора, күлнең тулкыныннан йөрәккә бер шомлы тавыш килә иде. Тулы ай болыт арасыннан бер генә күренде дә, бөтенләй югалды. Даланы куе караңгылык басты. Ала айгырны бүген таң ашырырга булдылар. Юныс карт Карлыгач атланып кайткан юртакны менде:

– Җылкыны авылга кайтармам, туры Кызыл-Комга китәрбез, – дип кычкырды да, көтүгә китте.

Башкалар ак өйгә керделәр. Җәйләү тынды.

XXV

Ялчылар, төн болытлы, җилле булганга, кара тирмәгә кереп яттылар. Тик көтүче карт Күчәрбай, куйларны үзләрен генә калдырсаң, төндә юк-бар нәрсәдән куркып, өркеп кача торган гадәтләре булганга, үзенең көтүенә якын бер арбаны тартып, шуның астына урнашты.

Иттән соң табак-савытны, казаннарны юып азапланган дивана кимпер дә эшен бетереп, тукал йоклый торган уртадагы өлкән өйгә ятырга килде.

Ут сүндерелгән, тирмәнең эче дөм-караңгы, киез өстендә Гөлчәчәк белән бер хатынның йокы арасында тигез генә сулыш алуларыннан башка һичбер тавыш-тын юк.

Карчык бер савыттан алып әйрән эчте, киезен түшәде дә, ятырга җыенды. Шул вакыт түрдәге караваттан кемнеңдер пысык-пысык итеп елавына охшаш бер тавыш килде. Кимпер аптырады:

– Бу кем булыр? Тукал чырагым, син йокладыңмы? – диде.

Елап үксеп беткән тавыш белән җавап килде:

– Күземә йокым керми тора...

Тагы елау, тагы үксү! Инде баягыдан да көчлерәк, кызганычрак!

Карчык, каушап:

– Сәүләм, ни булды, наукаслыгың бармы? – дип, тукалның янына барды.

Хатын чишенми-нитми, юрганнарын ачмый, мендәргә йөзе белән капланган, өзелеп елый иде. Сораганда икеле сүз белән җавап кайтара: тәнем сау, җаным авырта, ди. Ахыр килеп, түзмәде:

– Ни кылыйм, чичәм! Күп көннәр үтте инде, баем минем төннәремне бикәгә бирә... Таң иртәдән караңгы төнгәчә мал артыннан, казан артыннан йөреп эт булам... Өстем пычрак, юынырга, киенергә амалым юк. Ни белән аның күңелен табыйм, кодаем, ау!.. – дип үксеп, тавышын яшерер өчен мендәргә капланды.

Гадәт буенча, ир үзенең төннәрен хатыннары арасында тигез бүләргә – бер төн берсендә, икенче төн икенчесендә йокларга тиешле. Ләкин Сарсымбай, гаделлекне бозып, күбрәк төннәрен Алтынчәчкә бирә иде. Соңгы ун көн тукалга ике генә кич насыйп булган иде. Хатын, кунаклар да булгач, бу кичне ире әлбәттә бу өйдә, моның кочагында йоклар дип өмет итә иде. Ит ашалды, уен-көлке, әңгәмә булды, ир тагы кадерле бикәсенә китте.

Тукалның күз яшен түктергән фаҗига менә шул иде.

Карчык тукалның янына утырды. Тын, караңгы тирмәдә икәү төн буенча серләшеп чыктылар. Кимпер донъяны күп күргән әдәм иде, ирен сөйдерү өчен төрле үләннәр, тылсымнар өйрәтте.

– Яман-Чүлдә Магҗан йортында яхшы бер багучы бар, килеп чыкса, шуңа киңәшмәк кирәк, – диде.

Ләкин тукал боларның барын эшләгән иде инде.

– Ул багучыны, – диде, – ике күрдем... һәр икесендә бер суз әйтте: «Синең ак юлыңа аркылы төшеп яман кара җылан яткан күренә, бәхетсезлегең шуннан», – диде. «Ул кара җылан, диде, синең белән бергә тора, бер табактан ашый, бер аяктан кымыз эчә», диде... Багучының башка сүзе булмады.

Бу сүзләрдән кимпернең коты очты:

– Багучының ул әйткәне ни нәрсә икән? – дип, хатынны кочаклады.

Тукал, яшьле күзләрен сөртеп, әйтте:

– Кем булсын, чичәм! Багучының әйткән кара җыланы – минем белән һәр көн бергә ашап, бергә эчкән Алтынчәч имәсме? Мин башканы күрмим! – диде.

Кимперның башына бу фаҗигаләр сыймады, ул әдәмнәр өчен донъяда тик бер генә кайгы – хаксыз рәвештә улының сөргенгә җибәрелеп, салык өчен актык атының сатылу кайгысын гына белә иде. Шул хәлгә төшмәгәннәрне бәхетле саный иде. Тукалның сүзләре аның акылын шашырды: «Апырмай, ау!» – диюдән башка берни әйтә алмады.

Тукал, йөрәгенә кара кан булып каткан бу хәсрәтне еллар буенча эчендә сакласа да, бу тыныч караңгы төндә үзен тыя алмады, җәберләнүләренең барын сөйләп бирде:

– Сарсымбайның туган энесе Асылҗегет исемле берәүгә баладан үземне әйттергән булганнар... Унбиш яшьтә чагында ул җегетне кочагыма алдым... Акылы, менәзе* белән ил агасы була торган яхшы бер әдәм иде... Урыс казакъ белән җир өчен, җәйләү өчен сугыш булды да... шунда үтерелде...

[* Менәз – характер, холык, гадәт.]

Хатын күз яшенә буылып, мендәргә капланып, элекке ирен сагынып елады да, тагын давам итте:

– Казакъ йортының гадәтен беләсең гуй: калымга биргән мал кире китмәсен дип, туган үлсә, аның хатынын яратса-яратмаса да агасы, энесе алып куя бирә... Борынгыларның «ирдән китсә дә илдән китмәс» дигәннәре шул булса кирәк... Каршы тел әйтергә ни амалым бар? Алтынчәчнең усаллыгыннан күңелем курыкса да, тукал булып шул йортта калырга тиешле түгел идемме? Ясаган иямә үпкәм зур, чичә! Күрек бирмәсә дә, акыллы бер иркәк биргән иде... Аны алып, мине менә шул көнгә калдырды... Күрәсең көнемне: иткәнем коллык, күргәнем хурлык! Башка ни нәрсә күргәнем бар?!

XXVI

Тышта яңгыр ява башлады... Җил көчәйде. Тирмәне вакыт-вакыт селкеп куя иде.

Бер ачылган хәсрәт чишмәсе тукталмады; хатын һаман сөйләде:

– Багучының әйткәне күп дөрес гуй... Алтынчәч минем ак юлыма кара җылан булып ятты гуй... Асылҗегетем үлеп, Сарсымбайга тигәнемнең икенче елы иде, кызым Гөлчәчәккә авырлы чагым иде. Авылга зур буйлы, таза куллы бер нугай җегет молдакә булып килде. Балалар да, аксакаллар да үзен яраттылар. Кызлар, киленчәкләр дә аны күп бимаза кылды... Көннәрнең көнендә бер өйдә сөйләшеп утырабыз. Молдакә дә шунда... Арысланбайның җитү чибәр кызы Гөлканыс аны шаярта башлады: молдакәм, диде, казакъ йортында ир җегетнең ялгыз ятуы гаеп санала, бу кич синең яныңа барам, диде... Бичара нугай кызарды, җавап әйтә белмәде. Бер киленчәк, кызга карап, тагы уен кылды: молдакә ишеген бикләп йокласа, ни кылырсың? Кыз, яман көлә биреп, кирәгәне күтәреп керермен, диде. Бичара мумын әдәм иде, ни әйтергә белмәде, кыз бала кебек кызарып чыгып китте... Шуннан соң кызгандым, ничектер күңелем якын күрә торган булды...

Хатынның сүзе шунда җиткәндә, тирмәдә яткан бала, саташып:

– Әкәм... ап... – дип сөйләнә башлады да, тагын йоклады.

Карчык калгып-калгып китә иде, ләкин тукалның тыңлаучыга мохтаҗлыгын сизгәнгә, һаман чыдарга тырыша иде, хатын тагын кереште:

– Ул вакыт байбичәнең миңа ачулы чагы иде... Өч көн баемны миңа җибәрмәде, иртә белән иремә әйттем: «Берәүнең өлешен башкаларга биргән өчен кыямәттә җавап ничек икән?» – дидем, эндәшмәде; көттем, кич тагы килмәде... Күңелем тулып, күз яшем күл булып җыладым-җыладым да, менә шул караватта ялгызым йокыга киттем...

Молдакәм миннән күп элгәре менә шул тирмәдә, идәндә юрганнарга күмелеп яткан иде инде... Яхшы төшме күрәм, өнемме шулай, башта белә алмадым: ниндидер йомшак җылы бер кул акрын-акрын күкрәгемне сыйпап, бөеремнән иркәли башлады... Каным уянды, борыныма хуш ис килде... Карасам, молдакәм икән! «Мине яныңа сал», – диде. Ни кылыйм, өлкән әдәмнең сүзен ничек кире кайтарыйм. Аның күңел калуы юкмы? Кысып үптем дә кочагыма алдым... Рәхәт бер төн кичердек. Ак таң беленә башлагач кына аерылдык... Молдакәнең хуш ислемае миңа йогып кала торган булса кирәк... Беренче көннән соң йортның киленнәре, яман тел, гайбәтчел кимперләре алдында байбичә үземне хур кылды: «Тукал белән нугай молдакәнең тәне тәнгә тигән булса кирәк: һәр икәвеннән җофардай яхшы хуш бер ис килә...» – дип әйтеп салмасынмы! Ачуым килде: «Телең корыр, бичә, дидем; балаларның остазы нугай булса да, ерак илнең бер өлкәне түгелме ул? Ни кылып аңа яман тел әйтәсең?» – дидем. Көлкегә сукты: «Ай, карагым, ачуланма: казакъ хатыны ара-тирә уен сүз белән күңел ачарга яратканын беләсең гуй», – диде. Мәгәр бу сүз йортка таралды; җитү кызлар, яшь киленчәкләр, бу хуш исле җегеттән безгә дә бер өлеш чыгарсаңчы, дип, үзем белән шаяра торган булдылар. Җегет башкага карамады, ирем Алтынчәч янында йоклаган төннәрдә нугай молдам минем кочагымда була иде...

Дивана карчык, куркып, хатынның сүзен бүлде:

– Сарсымбай һичнәрсә сизми йөрдеме?

– Сизгәне юк дип уйлый идем... Мәгәр ялгышканмын: көннәрнең көнендә ил кыдырып, кымыз эчеп, әңгәмә сатып йөргән берничә казакъ бездә кунак булды. Тукты симез, кымыз мул иде. Әбдән мас булганчы эчтеләр. Мин салып бирүче идем, ил-көннән, мал-туардан һәрнәрсәне сөйләп-сөйләп, хатыннарга җиттеләр. Кемнең хатыны ничек үбә, ничек кочаклый – һичбере калмады. Сарсымбай кызмача иде «Борынгылар, диде, акыллы атын мактар, акылсыз хатынын мактар, дигәннәр. Шулай да әйтми амалым юк, минем тукалым уттан, ялкыннан яратылган булса кирәк: үпсә, кочса, шулай тәнеңне яндыра, каныңны кайната!..» – диде. Кунаклар, мыек асларыннан көлеп, бер-берсенә караштылар: «Беләбез без тукал кемнең тәнен яндырганын», дигән шикелле елмайдылар. Баем сүз әйтмәде, кинәт йөзе суынды, күзенә ачу чыкты. Хуҗаның кәефе булмагач, кунаклар да китә куйды. Алар чыгуга Сарсымбай ялчыны чакырды да: «Хәзер трантаска пар ат җик, әнә теге чакча баш нугайны калага илтеп ташла», – диде. Мин коелып төштем. Яман хәл була икән, дидем. Куркып, агарып молда килеп керде. Нидер әйтмәк булса да, теле бәйләнде. Баем сабыр, акрын тавыш белән молдага әйтте: «Менә акчаң, менә әйберләрең; һәммәсен ал да, кайдан килгән булсаң, шунда кит! Казакъ йорты алдында үз хатынымны бер нугай белән уртаклашуны намусым күтәрми, диде. Мин, диде, сине эт урынына кыйнатып, әйберләреңне муеныңа тагып, күлгә ташлаттырыйммы дигән идем, мәгәр балаларга укыткан сабагың өчен бу эштән тыелдым», – диде. Бичара нугай арбага утырып китте дә котылды, мин ут эчендә калдым... Бу эшләрнең бары да байбичәнең яман теленнән булды. Багучының «ак юлыңа яткан кара җылан» дигәне – шул Алтынчәч булмасын да, кем булсын, чичәм?!

Карчыкның башы эшләми, күзен йокы баскан иде:

– Апырмай, ау, кодаем, – диде дә, киерелеп иснәде, үзенең сөргендәге улын, салык өчен сатылган актык атын уйлады.

Тукал эчендәге авыр хәсрәтеннән гүя бераз бушанды:

– Далада таң агарып килә бугай... Иртәгә җиназага бару белән күп эш булыр, авыл күчәргә тора, аңа да әзерләнәсе бар, – дип, ятагына ауды.

Тышта аяк тавышы ишетелде. Кемдер акрын гына атлап далага таба киткән кебек булды.

Бу – Арысланбай иде.

Кунак җегет, картлар йоклагач, көндезге вәгъдә буенча Карлыгач-Сылуның янына барып, төнне аның кочагында үткәрде. Еракта ак таң беленә башлагач, үз урынына күчеп ятар алдыннан, кызның үтенүе буенча, бәйләүдәге ала айгырга күз салу өчен чыккан иде. Сусап, ачыгып, катып торган ат бераз курку белән каршы алды. Ләкин дуламады. Җегет ял асларын карап, аелны бераз йомшартты, йөзеннән сыйпады. Башта кем икәнен таный алмаган зур симез эт бер-ике генә өрде дә, кунакның янына килеп, койрыкларын селкә-селкә иркәләнде. Арысланбай ак өйгә керде, эт үзенең урынына барып ятты.

Җәйләү бөтенләй тынды.

Тик куе кара болытлар, җил белән кузгалып, киң даладагы зур күлләр, унары-егермешәре бергә тезелеп чүлләргә утырган ак тирмәләр, бай җылкылы көтүләр, хәрәбә хәлендәге кышлаулар, тыныч йокыдагы җәйләүләр өстеннән ашыгып-ашыгып каядыр агалар...

XXVII

Бөтен дала тирән йокыда, тик Якты-Күл буендагы найманнарның уртадагы зур ике тирмәсендә генә ут яна. Байтүрәнең вафаты, иртәгә булачак җиназа һәм үлем хәсрәте бу йортның тынычлыгын алган, болар авыр кайгы эчендә, иртәнге дәфен-күмү мәшәкатьләре белән, караңгы төнне уяу үткәрәләр. Якуб, Рокыя, Яңгырбай, Азым әкәләр туктаусыз сөйләшәләр, нидер эшлиләр, нәрсәгәдер әзерләнәләр.

Якты-Күл җәйләве таң иртәдән шәрыкның* базары, гаребнең* карнавалы, гарәпнең мәхшәр дигәне кебек кайный башлады.

[* Шәрык – көнчыгыш. Гареб – көнбатыш.]

Көн яңгырлы, күктә кара-соры болытлар туктаусыз йөриләр, Якты-Күл ачулы тулкыннар белән өзлексез шаулый, юеш томанны бер яктан икенче якка куып киң дала буенча каты җил сызгырып уйный иде.

Шуңа карамастан, төш алдыннан Байтүрә авылының бөтен тирә-ягы җиназага җыелган халык белән тулган иде инде. Нечкә билле, ука күкрәкле бишмәтләр кигән, ак урамаллар ябынган ак чәчле, җыерчык битле, кайгылы күзле кимперләр, елап күзе кызарган киленчәкләр һәм шау-шулы җирне ярата торган сылу кызлар, ак тирмәләрнең берсеннән чыгып, берсенә кереп, нигәдер йөреп торалар. Симез җилкәле, калын гәүдәле, һәрвакыт ат өстендә йөрүдән бераз кәкрерәк аяклы, киң маңгайлы, тар иякле, карасу йөзле, сирәк сакаллы, ике якка бәреп чыккан яңаклы казакълар яңгырдан, җилдән колакчынны басып киеп, көпе өстеннән билгә кәмәр бәйләп, унары-егермешәре өем-өем булып, килгән-киткәнгә, кергән-чыкканга ара-тирә күз салып, төрле җирдә нәрсә хакындадыр акрын, сабыр тавыш белән сөйләшәләр. Болар арасында чалма, җилән кигән татар муллалары, каракүл бүрекле, казаки, читек-кәвешле төрле татар сәүдәгәрләре, студент, семинарист киемендәге казакъ җегетләре, кысыкча кара күзләре, карасу киң йөзләре белән кай халыкның баласы икәнен күрсәтеп торган берничә офицер, бөтенләй европача киенгән, өлкән ак сакаллы карт казакъ адвокаты, күкрәккә медаль таккан калын биләр, бәдәл* эзләп йөргән, тар, нечкә чалмалы, сырган кызыл җөббәле гарәп хәерче хаҗилары, нәселе, киеме мәгълүм булмаган тагы әллә кемнәр – һәммәсе, һәммәсе шул мәхшәр кебек җәмәгать эчендә бер яктан икенче якка тулганалар.

[* Бәдәл – кеше өчен ялланып хаҗга бару.]

Бераз читтәрәк бөтен басуны каплап, күбесенә пар ат җигелгән тарантас, арбалар, иярле атлар, алар тирәсендә чобалган ярлы казакъ ирләре күренә. Кутандагы киртәләрдә иллегә якын мал бәйләнеп тора. Арада берничә колынлы бия, ике симез айгыр, дүрт дөя, биш корчаңгы тай, бер арты пычрак сыер, байтак куйлар күренәләр. Арбаларның, иярле атларның, өйләр арасындагы халыкның саны арткан саен, бу бәйләүле малларга да мәрхүмнең фидиясе өчен дуслары, кардәшләре тарафыннан китерелгән буталар, кысыр бияләр, яшь тайлар, чирле башмаклар, рәнҗү куйлар һаман кушыла бара, кушыла бара...

Бу хайваннар үзара тыныша алмыйча тешләшәләр, бияләр чыелдап тибенәләр. Өйләрнең берсендә елау күтәрелә, ат кешнәве, дөя акыруы, арба тавышы, әдәм сөйләше белән гөж килгән мәйдан бик күп хатыннарның, берсен-берсе бүлә-бүлә, ачы, моңлы зар белән:

– Ай, түрәм, ау! Безне кемгә калдырдың, ау!.. – дип, елап әйткән көчле, кызганычлы авазы белән дерелдәп китә, йөрәкләргә ниндидер авыр бер шом катнаш хәсрәт агуы төшә, кан тамырлары бу елаудан әрнеп өзеләләр.

Хатыннар тиз тукталмыйлар, мәрхүм Байтүрәнең яхшылыкларын сөйләп, аны сагынып, күз яшьле тавыш белән әйтәләр-әйтәләр дә, тагы йөрәк өзгеч бер ачы зар белән:

– Ай, җан түрәм, ау! Безне кемгә калдырдың, ау!.. – дип, бөтен җәйләүдә, һәммә йөрәкләрдә шомлы бер кайгы уятып, күзгә яшь китерәләр.

Бу ачы, зарлы елауларның бераз тынып торган заманында, биленә думбра таккан бер әдәм ат белән килеп төште дә, мәет яткан тирмәгә таба китте. Казакъча киемле, ябык йөзле, дивана йөрешле, хыялый күзле бу кеше – тирә-якның мәшһүр акыннарыннан Тылсымҗан иде.

Мәйданда төрле яктан:

– Акын килде, акын килде! – дигән тавыш ишетелде. Кичәдән бирле туктаусыз ат өстендә чабып, җәяү йөгереп, байбичә Рокыя һәм мәрхүмнең энесе Якуп белән бергә дәфен-җиназа артыннан йөргән Азымбай карт бу шагыйрьне күрүгә кулыннан алды:

– Күзендә яшь, йөзеңдә кайгы күренә. Сүзең беттеме? Ник бер нәрсә әйтмисең дә? – диде.

Акын хыялый күзләре белән Азым әкәгә карады да, шунда ук казакъ арасында мәгълүм авыр, акрын бер көйгә салып, җавап кайтарды:

– Акылым китсә дә, сүзем бетсә дә гаҗәп имәс. Сары-Арканың өлкән ил агасын югалттык түгелме?! – диде.

Акынның тирәсенә бер-берсен таптап халык өелде. Ул үзенә әйткән һәрбер сүзгә, аз гына да туктамыйча, көйләп җаваплар бирүдә давам итте.

Шагыйрь тирәсендә тупланган халык эчендә Карлыгач-Сылуның кияве Калтай да бар иде. Акылы, фикере ким булса да, башкалардан калышырга теләми торган бу җегет ямьсез борын тавышы белән Тылсымҗанга бәйләнде:

– Күзеңнән су ага, йөзең кара көйгән, юеш кабердән чыгып килдеңме, юкса? – диде.

Акын, һич уйламастан, көйгә салып шул мәгънәне әйтте:

– Кайгы белмәс, донъя җимерелгәндә дә хәсрәт чикмәс үлек йөрәкләр барлыгын ишетәбез. Мәгәр бүген казакъ баласының күзендәге яшькә, йөзендәге ваем һәм хафасына һичберәүнең исе китмәсен! Әдәм түгел, җир-күкнең үзе бүген авыр уйга калды, якты кояшны каплаган куе кара болытлар, өстебезгә явып торган яңгырлар – Байтүрә морзаның вафаты сәбәбеннән күк йөзенең кара кайгы пәрдәсе һәм хәсрәтле күңеленең күз яше имәсме? – диде.

Калтай тынды, башкалары акынны мактап:

– Ай, ярыктык, ясаган ияң үзеңә чәчәнлекне кызганмый биргән гуй! – диештеләр.

Акын туктамады, һаман төрле көйгә салып җырлый бирде:

– Бүгенге хәсрәтне әйтү өчен чәчәнлек кирәк имәс. Күңелең ак булса, йөрәгеңдә илгә мәхәббәт кипмәсә, син телсез булсаң да, бүген кайгы җырын көйләрсең!.. Ай, Байтүрәм, син бер идең! Каның Чиңгиздән килә! Ата-бабаларың ханнар, солтаннар иде! Яшьлегеңдә азамат* булдың! Ир чагыңда ил өчен кан койдың. Картлыгың килгәч, көн димәдең, төн димәдең, йортның, аләүмәтнең* кайгысы синең кайгың булды! Ясаган тәңрем сиңа меңләгән җылкы, дөя, исәпсез куй бирде, болардан йортның бары туйды! Син киттең, исемең далада мәңге яшәр, мәгәр безне кемгә калдырдың, ау! – дигән мәгънәдә, байның зур нәселен, исәпсез байлыгын, илдә өстенлеген җырлады.

[* Азамат – булдыклы, батыр егет. Аләүмәт – җәмәгать, халык.]

Мәрхүмнең дуслары моны эләктереп алдылар, акынның эзе буенча үзләре арттырып, бөтен җыелган халыкка сүз күбәйттеләр.

Татар муллаларыннан берсе ниндидер зур нугай ишанның сүзен очырды, гүя ул әйткән була:

– Әгәр Байтүрә булмаса иде, далада диннең, исламның хәле мөшкел булачак иде, – дип.

Бу җиназага җыелган халык эчендә үзенең күп алыш-биреш эшләрен үтәү исәбе белән килгән, заманында казакъ даласында җон-ябаганы чирек хакка алып, әйберне биш мәртәбә кыйммәт сатып, үлчәүдә һәр ике тәкъдирдә алдашып баеп киткән якын шәһәрнең татар сәүдәгәре моңа каршы тагын арттырды:

– Өяз начальнигын, губернаторны гына әйтмим, ярыктык Байтүрә ак патшаның үзенә дә мәгълүм әдәм иде гуй. Бу хәзерге Николай Второй дигән патша тәхеткә утырганда, областан карнаваниягә барган ике ил агасының берсе – Байтүрә имәсме? – диде.

Байтүрә партиясенең олыларыннан Яңгырбай дигән бай, үткен казакъ, боларга хатимә* бирде:

[* Хатимә бирү – нәтиҗә ясау.]

– Байтүрәбез бар иде. Чиңгизләрдән килгән бер ак сөяк ил агасы иде. Аның урынын кем ала белер – кодай үзе юл күрсәтсен! – диде.

Дуслар шулай аклап күккә күтәрделәр, дошманнар, гәрчә җиназага килсәләр дә:

– Казакъ йортының өстендәге бер яман әдәм чәнчелде, инде ил үз хәлен үзе белер, казакъ йорты Найман балаларына яңадан кол булмас, – дип, үлгән Байтүрә урынына энесе Якупның утыру ихтималына каршы, үз кешеләре арасында җыелып-җыелып утлы сүз йөртүдә давам кылдылар.

XXVIII

Җәмәгать шулай үзара шау килеп торганда, теге акын тирәсендә үләң тыңлаучыларның берсе, бу җәйләүгә таба килгән арбаны күрсәтеп:

– Атлары Сарсымбайныкына охшый... Түрдә утырганы Биремҗан аксакал имәсме? – дип сүз ташлады.

Моны ишетеп Азымбай чыннан шатланды:

– Үзе исән вакытында кымызыннан, итеннән тәм татымам, мәгәр, тәкъдир килеп, әҗәле җитә калса, җиназа-сына барырмын дигән иде, әдәмнең асылы гуй, ак күңел картым килә ятыр, – дип, янындагы Сарсымбайга чаптырып килгән тарантасны күрсәтте.

– Атлар синекенә охшый!

Сарсымбай аксакал артыннан кичә үк ат җибәрсә дә, аның авылы икенче җәйләүгә күчү сәбәбеннән, элекке урыннарыннан эзләп, урап барганга, күчер соң җитешкән, шуңа күрә Алтын-Күлгә тимичә, җиназага өлгерер өчен, шул ук атлар белән Биремҗан аксакал Якты-Күлгә үз авылыннан туры килгән иде.

Боларны күрүгә Арысланбай белән Сарсымбай картка каршы бардылар, башкалар да, тулкын кебек, аксакал ягына таба агылдылар. Моның сәбәбе юк түгел иде: Биремҗан карт моннан өч ел элек үлгән Магҗан хаҗиның (Арысланбайның атасы) җиназасыннан бирле һичкемнең каберенә килгәне юк иде. Телдән әйтмәсәләр дә, аксакалның Байтүрәгә дошманлыгын белгәнгә, бу җиназага килерме, юкмы дип шөбһәләнәләр иде. Аның күренүе зур вакыйга булды, һәркемнән элек Азымбай барып җитте:

– Олуг атамыз, син килмәсәң күңелемез китек була иде, – диде.

Карт, ике әдәмнең ярдәме белән арбадан төшә-төшә, моның сүзен кисте;

– Исәр булма, мин сиңа әйттем: итен, кымызын татымам, мәгәр җиназасына барырмын, дидем, моны онытып калдыңмы?

Башкалар яшерен мәгънә белән бер-берсенә карашып алдылар.

Арысланбай бу карт белән сөйләшеп, Карлыгач-Сылуны Кара-айгыр ыругсы Калтайдан алып үзенә бирү турында киңәш итешмәкче иде; ләкин беренче адымнан ук күрде ки, җиназада бу мөмкин булмаячак. Аксакал ялгыз кала алмый, аның тирәсендә һәрвакыт әдәм кайнаячак. Сүзне Алтын-Күлгә кайткангача кичектерергә булып, карт белән барып исәнләште. Бирем әкә аны тавышыннан ук таныды:

– Казакъ йортының гадәте буенча, яшьләр бер җирдән кайтса, аксакалларга сәләм бирүче иде! Үзеңне Яман-Чүлдә дип ишетәбез: мәгәр атаңның карт дусына барып әйләнергә чамаң килмәде, ай балалар! – дип, шелтә кылды.

Җегет ни өчен бара алмавының сәбәбен сөйләп, кичерүне үтенә башлады, ләкин картны чорнап алдылар. Сарсымбай килеп;

– Сезне кичә үк көткән идек, Алтын-Күл җәйләве үзегезне сагынып иде, – диде.

Карт ике сүздә аңлатты:

– Җәйләвебез күчеп калды, әдәмегез соң килде, – диде. Башкалар берәм-берәм аның белән исәнләшә, сөйләшә башладылар. Халыкны ерып, европача киенгән, аз сакаллы казакъ адвокаты килеп сәләм бирде. Биремҗан аны тиз таныды:

– Хезмәтеңне ишеттем, Арысланбайны кайтару юлында тырышканлыгың өчен аның атасы Магҗан хаҗиның җаны сиңа күп рәхмәт әйтсә кирәк. Илнең яхшылары синең ярдәмеңне онытмаслар, – диде.

Карт казакъ адвокат:

– Сезнең бу сүзләрегез минем өчен иң зур рәхмәт булды, артык һичнәрсә кирәкми! – диде.

Ул арада мәрхүм Байтүрә партиясенең зурларыннан Яңгырбай килеп аманлашты, аксакалның хәлен сорашып:

– Сезнең былтыргы җәйләүләрегезне кукал басып киткән икән, бу ел мал йөртергә урын аз калган дип ишеттек. Теләсәгез, өяз начальнигы аркылы ул җирләрне сезгә кайтарыйк, – диде.

Аксакалны җитәкләп алып килеп, зур ак өйнең каршысына, үләнгә киез палас җәеп утырттылар. Аның тирәсенә илнең өлкәннәре җыелды.

Яңгырбайның кузгатуы буенча, сүз кукалга, урыс түрәгә, ак патшага күчте. Бирем бераз тыңлады да, бу сүзләрне кырт кисте, Яңгырбайга карап шелтә ясады:

– Син үзең, мәрхүм агаң Байтүрә һәм сезнең бабаларыгыз белән бер нәселдән килгән, бергә эшләгән Кече йөзнең Әбелхәер ханнары, бөтен өч йөзгә хан булыр өчен урыс патшага Сары-Арканы саттыгыз! Бабаларыгыз ханлык өчен, аталарыгыз солтанлык өчен, сез үзегез түрәлек, билектә булыслык өчен яхшы җәйләүләрне кулыгызда калдырып, мал, дәүләт саклау өчен Сары-Арканы урыс патшага кол кылдыгыз! Инде хәзер килеп, кара чикмән, кукал баскан даланың бер почмагын миңа кире алып бирмәк буласызмы?! Мин карт инде, ясаган иямнән әҗәл көтәм, миңа ике адымнан артык тупрак кирәкмәс, – диде.

Бу сүзләр бер-берен таптап тыңлаган җәмәгатькә яшен кебек тәэсир итте. Мәрхүмнең һәм барлык найманнарның дошманнары: «Ай, ярыктык аксакал, һәр сүзе мең алтын гуй», – дип эчләреннән бәйрәм иттеләр. Дуслары: «Бу акылдан язган чал исәрне китерү кирәкмәс иде!» – дип кара көйделәр. Адвокат, берничә семинарист, студент казакълар хайран булып, якында стражник юкмы дигәндәй як-якка карандылар. Арадан бер карт казакъ торып, рәнҗүле, шелтәле тавыш белән карт кунакка сүз ачты:

– Аксакал, сиңа хөрмәтебез зур, мәгәр күңелебездә шөбһә бар: син Әбелхәерне*, нугайның Тәфкилев генералын* гомер буена сүгәсең, нәселләре Чиңгизгә барган ак сөяк Найман балаларын мал, дәүләт, түрәлек өчен Сары-Арканы кол итәләр дип хурлыйсың, мәгәр Яшел-Сыртны кукал килеп басканда, без бөтен йорт, алач кычкырып, казакъның өлкәнен-яшен сугышка чакырдык. Шул вакыт каршы әйтүче безнең өлкән атабыз Биремҗан әкә түгел идеме?

[* Әбелхәер хан. – XVII йөз ахырларында Казакъстан Кече йөз, Урта йөз, Олы йөзгә бүленә; Әбелхәер (1693 – 1748) – Кече йөз ханы, 1731 елда ул Россия белән булырга ант итә.]

[* ...нугайның Тәфкилев генералы... – Урта Азия һәм казакъ ханнары белән рус патшалары арасында тәрҗеманлык һәм арадашлык кылып, генерал дәрәҗәсенә күтәрелгән татар морзасы Котлугмехәммәт Тәфкилев (1675 – 1766).]

Карт шул секундта ук җавап бирде:

– Әйе, мин идем! Кукалның малын каулап, йортын яндыруга мин каршы булдым. Сәбәбен беләсең килсә, сукыр чалның сүзен тыңла. Үзең белмәсәң, башкалардан сора, Биремҗан бөтен гомере буенча малыннан, йортыннан язып, казагым, карагым дип талаш кылып йөргән әдәм имәсме?

Җыелган җәмәгать:

– Өлкән атаның сүзе рас гуй... – дип төрле яктан кычкырдылар.

Аксакал давам итте:

– Бу сүз рас булса, мин сезгә тагын бер рас сүз сөйләп бирим: бер заман хан куеп, аннан соң боларны бетереп, урыннарына солтаннар сайлатып күп азапланганнан соң, урыс патша Сары-Арканың йөрәгенә керергә уйлады. Барлык казакъ җире – урыс йортының уртак малы, дип әйтә салды. Үзенә хезмәт кылган әдәмнәрдән мал белән, ялган ант белән алдап биләр, булыслар сайлата башлады. Аңарчы без – белмәгән ишетмәгән әдәмнәр – кукаллар, урыс түрәләр безнең җәйләүләрне, зур күлләрне, елгаларны алып кара чикмәнгә бирә, безне яман корыган чүлләргә куа торган булды. Ул заманнарда Сары-Арканың күп җирендә булдым, мәгәр һәркайда ак сакалым буенча күз яше түктем. Ясаган иямә шул вакыт ант бирдем: кайда мөмкин – шунда кукалны, кара чикмәнне үтерү, канын кою, малын урлап китү – миңа бурыч булсын, дидем... Кулымнан күп җан кичердем: урысның күп малын далага качырдым; көннәрнең көнендә атлары югалган өчен бер казакъ йортына килеп талаш кылып яткан биш кукалны күрдем. Янымда гайрәтле җегетләр бар иде, сәбәбен сорамадым: җавабын үзем бирермен, түбәләгез, каннарын түгегез дошманнарның дидем!.. Арада сугыш китте, сүз әйтеп авыз йомганчы кара чикмәннәр быт-чыт булып җиргә сузылып ятты. Арадан берсе качып өйдә яшеренгән икән. Җегетләрем аны тоттылар да, кайнап, анасын югалткан бута кебек акыртып, каршыма китерделәр. Бу бичара начар киемле, чабаталы, ак сакаллы бер кукал иде. Күрүгә аягыма егылды, аз-маз казакъча бытылдый икән: «Өемдә биш балам... авырып яткан кимперем бар. Мине кызган!» – диде. «Әй, атаңа нәләт булгыры! Казакъны талыйсың, җәйләвен аласың, инде үз башыңа төшкәч кызгану кирәк булдымы?» – дидем. Кукал карт сабый балаларча җылады: «Утатасы, – диде, – сүземне тыңла, миңа тидертмә», – диде. «Әйтәчәгең ни? Сөйлә!» – дидем. Бичараның ак сакалы буенча мөлдер-мөлдер күз яше акты: «Без ни кылыйк, – диде, – туган илебездә кояш җылы, туфрак яхшы, анда алма, йөзем үсә; мәгәр, диде, көн итәргә җиремез булмаганнан, тынычсызлык чыгаргач, безне бу якка куалар. Сезгә килсәк, җәйләвемезне аласыз дип, сез безне каһәрлисез, инде без кая барыйк?» – диде. Яман каты акырып җылый бирде. Күземә яшь килде, янымдагы бүз балаларга: «Картны куя бирегез, китсен, күңелем бозылды», – дидем. Берәүсе телемне алмады, яңадан түбәли башлады. Карт аягыма егылды, шундый бер яман җылады, йөрәгем парчаланды. Җегеткә: «Тукта!» – дидем. Ачуланып миңа карады, кукалның йөзенә каты бер камчы сызды да, атын тартып, янымнан кача бирде. Шул көннән антымны боздым, кукалның, кара чикмәннең канын коюдан, малын куудан күңелем суынды. Яшел-Сырт өчен алач кычкырып сугыш ачуга каршы әйтүем менә шуннан соң иде... Акылың булса, башыңа сал: берәү сине кыйнаса, аның камчысы гаеплеме, кулымы?

Аксакалның сүзе шау-шу тудырды. Аңлаучы аз булды, арадан берәү чыгып каты әйтә башлады. Кайберәүләр: «Моның картлыгы җиткән, акылы китеп калган», – диделәр. Башкалар: «Илнең өлкән агасына мондый сүзне әйтә алган телең корысын!» – диделәр.

XXIX

Биремҗан әкәнең тирәсендә сүз кызганда гына, арба өстенә менеп кычкырган Азымбай картның тавышы бөтен мәйданны яңгыратты:

– Молдалар, теләгәнегез дәвергә* керегез!

[* Дәвер -үлгән кешенең гөнаһларын кичерү йоласы: бер варис тарафыннан бирелгән садаканың кире "бүләк ителеп", фидияне бирүче белән алучы арасында шулай кат-кат (мәрхүмнең 12 яшьтән соң яшәгән еллары санынча) әйләнеп йөрүе]

Халык эчендә кузгалыш китте, һәрбер казакъ: «фидиядән калмасын», дип, үзенең мулласын дәвергә кертергә эзләп йөгерде.

Мәдрәсәдә укыган казакъ җегетләре, далада муллалыкта торган татар шәкертләре, вак ишаннар, суфыйлар, бәдәлчеләр, төрле яктан йөгерешеп, Байтүрәнең мәете яткан өлкән ак тирмәгә агылдылар.

Уен сүзне ярата торган Сарсымбай, Яңгырбайның мулласы татар шәкерте Габдулла Әлказаныйга, бер-бер артлы дәвергә йөгергән, җиләнле, җөббәле, кайбере тужуркалы, чапанлы бәндәләргә күрсәтеп, мәсхәрәле тавыш белән:

– Молдакәм, казакъның бер сүзе бар: үләнле җирдә мал симерер, үлекле җирдә мулла симерер, диләр, моны ишеткәнең бармы? – диде.

Бу – теге мәет өенә фидия өчен чабучыларга чәнчү иде. Габдулла Әлказаный моны аңлады, күп еллар казакъта йөргән бер шәкерт булганга, аптырамады, кызмады, шундый ук мыскыллы елмаю белән:

– Нугайның, казакъның Акменла* исемендә өлкән бер чәчән акыны бар. Синең миңа әйткән сүзеңне синдәй симез бер казакъ бае әнә шул Акменлага әйткән икән. Акын болай дип җавап биргән: «Үләнле җирдә мал симерер, үлекле җирдә мулла симерер, казакъның караңгы даласын муллалар килеп агартмаса, синең кебек наданнарның башын бет кимерер», – дигән. Бу сүзне ишеткәнең бар идеме? – диде.

[* Акменла – шагыйрь Мифтахетдин Акмулла (1831 – 1895).]

Сарсымбай моңа ачуланмады, яңадан көлә биреп җавап кайтарды:

– Сүзең рас гуй, молдакәм: без сабый чакта атабыз нугайдан мулла китерде, аңа ит ашатты, кымыз эчерде. Йортның яшь киленнәре нугай мулланы, өлкән әдәм гуй, ничек сүзен кайтарасың, дип, кочагына алды. Без, яшьләр, укыйбыз дип йөрдек. Күп ел үтте. Алар китте... Мәгәр нугай мулладан безнең аркабызга төшкән яман таяк эзләреннән башка һичбер нәрсә калган юк. Нугай молдакәләр шулай укытса, Акменлаларның сүзләрен без кайдан ишетик?

Мәетнең өеннән Азымбай чыкты да, Габдулла Әлказаныйга карап:

– Яңгырбай молдасы, дәвергә кермим дип торганыңмы синең? – дип кычкырды.

Сарсымбай тагы шаяртты:

– Карганың үләксәдән качканын күргәнең бармы? Молда ничек дәвердән калсын!

Молдакә, өйгә таба атлый биреп:

– Сарсәкә, синең белән сүз көрәштерим дигән исәбем бар иде. Мәгәр җиназа эчендә моны ошатып бетермим, – диде.

Бай казакъ, кәефләнеп, артыннан кычкырды:

– Ай, ярыктык молдакәм! Нугайның синең кебек сүз белгәне аз очрый. Килсәң, туктым, кымызым әзер гуй... Әбдән мас булганчы эчеп, бер әңгәмә корыйк!

Габдулла: «Ярый, барам», – дип вәгъдә бирде дә, тирмәгә керде.

XXX

Зур түгәрәк ак өйнең эче халык белән тулы. Кирәгә буйлап көпеле, колакчынлы казакълар, күзе яшьле, ак урамаллы хатыннар утыралар. Алардан уртагарак җөббәле, чалмалы, җиләнле, кечкенә кара бүрекле, тужуркалы, кайсы чапанлы динчеләр тезелгәннәр. Иң урта бер җирдә, кәфен өстендә, юрганга, киезгә уралып, таудай калын, симез гәүдәле Байтүрәнең мәете кыйблага каршы, ишеккә аягы белән сузып салынган. Аның йөзе ак сөлге белән каплаулы.

Мәрхүмнең сүл ягында кулына тәсбих тотып Байтүрәнең энесе Якуп тора. Бу – заманында мәдрәсәдә байтак укыган, дәфен, җиназа тәртипләрен белүче бер әдәм.

Мәетнең сул ягы буйлап, ишектән түргәчә ике рәт булып, дин әһеле – дәверчеләр, фидиячеләр сафланганнар.

Халык урнашып беткәч, Азымбай карт килеп керде: Кеше калмады, башларга ярый, – диде.

Кулына тәсбих тоткан Якуп бай түрдәге нугай ишанга карады, акрын, сабыр тавыш белән:

– Мәрхүм җитмеш тугыз яшендә иде. Ничә елдан фидия бирәбез? – диде.

Габдулла Әлказаный арада иң йөгерек зиһенлеләрдән иде. Тиз җавап бирде:

– Унике яшь сабавәт* өчен була. Аннан калган алтмыш җиде елга бирелергә тиеш! – диде.

[* Сабавәт – сабыйлык.]

Барлык фидия алучыларны санадылар. Болар утыз дүрт иде. Арадан бер сукыр белән бер яшь баланы, сез дәвергә утырырга ярамыйсыз дип, сафтан чыгардылар. Калды утыз ике. Боларның һәрбере ике еллыкны алганда, алтмыш дүрт ел китә, калган елны өч муллага өстиләр. Боларга өчәр елның гөнаһысы тигән була. Егерме бер муллага икешәр, калганнарга өчәр дәвер тиешлеген исәпләп, эшкә тотындылар.

Якуп байның янында кечкенә бер төргәк бар иде: монда, шәригать буенча, бер еллык гөнаһ өчен лазем булган кыйммәттә акча, алтын, көмеш иде.

Бай тәсбихен беләгенә салды да, мәетнең нәкъ күкрәк турына утырып, каты, ачык санаулы тавыш белән:

– Мәрхүм вә мөтәваффа Байтүрә бине Хантимернең өстенә лазем булып та вакытында әда кыйлынмаган көлле ма ваҗиб вә фарзысынын искате фидиясе өчен ошбу затны кабул кыйлып алдынмы?* – дип, шул турыда, үлекнең икенче ягында утырган татар ишанына, Байтүрәнең күкрәге ашасыннан сузып, кулындагы төргәкне бирде.

[* Мәрхүм һәм вафат булган Байтүрә Хантимер улы тарафыннан үтәлергә тиешле булып та, вакытында үтәлмәгән барлык тиешле эшләрен һәм үтәмичә калдырырга һич тә ярамый торган эшләрен өстеннән төшерү фидиясе өчен бу әйберне кабул ител алдынмы?]

Мулла акча, алтын белән тулы төргәкне ике кулы белән сузылып алды да:

– Кабәлти вә һибте ләкә*, – дип, кире байның үзенә кайтарып бирде.

[* Кабәлти вә һибте ләкә – кабул итеп алдым һәм үзеңә яңадан һибә кыйлдым. (Г.И. искәрмәсе.)]

Бу муллага өч еллык гөнаһ тиеш булганга, шул ук сүзләрне әйтешеп, кара-каршы өч мәртәбә алыштылар.

Аннан соң нәүбәт Габдулланыкы иде. Ишан читкә китте, бусы аның урынына килеп утырды. Якуп баягыча:

– Мәрхүм вә мөтәваффа Байтүрә бине Хантимернең өстенә лазем булып та вакытында әда кыйлынмаган көлле ма ваҗиб вә фарзысының искате фидиясе өчен ошбу затны кабул кыйлып алдыңмы? – дип муллага сузды.

Габдулла Әлказаный яхшы, дөрес гарәп мәхрәҗе* белән:

[* Мәхрәҗ – әйтелеш.]

– Кабәлти вә һибте ләкә, – дип кире кайтарды. Моңа ике еллык кына гөнаһ бирелгән иде. Шуңа күрә бу ике генә мәртәбә алып кире кайтарды. Калганнарның һәммәсе шулай дәвер ясап, мәрхүм байның алтмыш җиде еллык гөнаһысын өләшеп алдылар.

Дәвер шулай тамам булгач, Якуп аягүрә басты:

– Молдалар, сезгә моның бәрәбәренә мал бирербез, күпме бирсәк тә ризасыздыр бит? – диде дә, дәвердә йөргән төргәкне кесәсенә тыга башлады.

Һәммә динчеләр бер авыздан җавап бирделәр:

– Ризабыз, ризабыз!

Яңадан бераз халык керде, тәһлил* әйттеләр дә, бик күп кешеләр мәетне шул киезләре, юрганнары белән күтәреп тышка алып чыктылар.

[* Тәһлил әйтү – гарәпчә «бер алладан башка алла юк» дигән җемләне кат-кат әйтү.]

Өйдә хатын-кыз арасында тагы елау күтәрелде. Аңарчы тирән кайгылы йөз белән сабыр гына йөргән Рокыя байбичә:

– Ай, Байтүрәм, ау! Мине кемгә калдырып китәсең, ау? – дип, кызганыч, әрнүле зар белән бөтен мәйданның йөрәген өзгеч рәвештә елап, гәүдәсе белән кирәгәгә бәрелеп, газаплана башлады.

Аның янына хатыннар җыелды, яшьле күзләре, үксегән тавышлары белән юатырга тотындылар. Ләкин Рокыя тынычланмады.

– Ай, Байтүрәм, ау! Мине кемгә калдырдың, ау? – сүзләре белән әрнеп, кычкырып елый бирде.

Башкалар да кушылдылар, тагы мәрхүмнең зурлыгын, яхшылыгын санап, елый-елый мактый башладылар.

Хатыннар өйдә, шул аһ-зар эчендә елауда калды, ирләр мәет артыннан җиназага таба агылдылар.

XXXI

Үлекне тирмәдән утыз сажин чамасырак читкә алып китеп, таза, яшел чирәм өстенә куйдылар. Бер җегет ат өстенә басып мәйданның төрле ягына карап:

– Җиназага!.. Җи-на-за-га! – дип, өзеп кычкыра башлады.

Халык диңгез дулкыны кебек шул якка кузгалды, мәетнең төн ягыннан киң-киң сафлар белән, аяк киемнәрен салып, тыгызлана-тыгызлана тезелделәр. Киң, тигез мәйдан кара болыт кебек җәмәгать белән капланды. Өстән карасаң, очлы бүрекләрдән, колакчыннардан гыйбәрәт зур бер куе урман кебек җәелгән иде.

Арттан берәү:

– Тамам! – диде.

Җиназага аерым тантана бирү өчен, кичә төндә ат җибәртеп, бүген төш вакытына йөз чакрым җирдән китертеп җиткерелгән мәшһүр татар ишаны, бөкрәйгән кечкенә буе, яшел чапаны, ак чалмасы, йомры башы, озын яшел таягы белән бу җәмәгатьнең алдында тора иде. Җиназаны ул укыячак иде. Нечкә, зәңгәр тавыш белән:

– Ният итегез! – диде.

Җиләнен каптырган, кама читле мескен бүрекне басыбрак кигән Габдулла Әлказаный, сафларның уртасыннан торып, каты-сабыр тавыш белән кычкырып:

– Илаһи ният кылдым җиназа намазы укымага, аллага хәмед өчен, пигамбәргә друд өчен, мәеткә дога өчен, йөземне юнәлдердем кыйблага, оедым ошбу хәзер имамга, аллаһе әкбәр!.. Менә шулай ният кылыгыз, җәмәгать, – дип, халыкны өйрәтте.

Имам колак какты. Җиназа укылды. Ләкин бер кызык булып алды: ишан беренче колак кагудан соң, аллаһе әкбәр дип тәкбиргә чакырганда, уртадагы сафларның, берсендә, гади намаздагыча, берничә казакъ рөкугка киттеләр. Аларга башкалары да иярде, ике-өч саф гөж килеп сәҗдәгә яттылар. Болар арасында Карлыгачның кияве Калтай да бар иде. Бер татар шәкерте пырх-пырх итеп болардан көлде дә, түзә алмыйча, сафтан чыгып, артка барып оеды.

Җиназа намазы бетте. Якуп алгы сафтан карап кычкырды:

– Җәмәгать, бу нинди әдәм иде?

Халык, гөр килеп:

– Яхшы әдәм иде! – диделәр.

– Сүз белән рәнҗеткән, башкача хакы-дәгъвәсе булган әдәм бармы? Булса, кичерсен!

– Юк, юк! – диделәр.

Мәетне арбага салдылар. Берничә әдәм аны ат белән кабергә алып киттеләр. Башка халык һәммәсе монда калды. Яңадан, даръя тулкыны кебек агылып, кутанга якын бер урында бәйләнгән малларга таба киттеләр. Болар арасында дүрт дөя бар иде. Алар аптырап, түбән сузылган озын муеннарын борып, күз салдылар да яңадан тыныч кына күшәргә тотындылар. Шулар белән беррәттән торган, әле бүген генә тотып җылкы көтүеннән кайтарылган бер асау айгыр, бу кара болытның үз өстенә таба агылып килүеннән куркып, арлы-бирле дулый башлады. Сыерлар, корчаңгы тайлар, ябык бозаулар тыныч торалар иде.

Фидияне, зур садакаларны, бүләкләрне зиратка алып бармыйча, монда гына өләшәчәкләр, болар һәммәсе шуның өчен билгеләнгән маллар иде. Арада ун башы мәрхүмнең үз малларыннан, калганнары дуслары, кардәшләре тарафыннан китерелгән иде.

Бүләк, фидия өләшүдә иң зур роль Якуп белән Яңгырбайда булды.

Бу чыннан да өлкән бер эш иде: кемгә нәрсә, күпме бирү мәсәләсендә бер яктан байлык, икенчедән ыруглык, партиялек яклары, өченчедән ил эчендәге дәрәҗәсе күз алдында тотыла.

Муллаларның насыйплары – үзләренең гыйлемнәре яки ничә еллык гөнаһны алулары буенча түгел, бәлки кайсы йортныкы, нинди байныкы булу – беренче мизан* иде.

[* Мизан – үлчәү.]

Мәрхүмнең якыннары фидиялек маллары янына килеп җитү белән, динчеләр арасында пши-пши сөйләнү китте: кемгә нәрсә тия?

Муллаларны, хуҗа байларының хәленә карап, өч груһка* аердылар. Беренчедә алты, шулар эченә Габдулла Әлказаный да керде. Икенчедә – тугыз, калганнар – өченчедә.

[* Груһ – төркем.]

Иң элек асау айгырны чишеп алдылар. Фидиячеләрнең күзенә ут йөгерде.

– Бу кемгә? Бу кемгә?

Ишанны чакырып, шуңа дога кылдырдылар. Ул итәгенең сул ягын кайтарып атның тезгененнән тотты да, арбасына илтеп бәйләү өчен ялчыга биреп җибәрде. Арада тоташ өркәчле, калын, озын ботлы бик зур дөя бар иде. Моны чишеп алу тагы өметләрне кузгатты. Ләкин бу берәүгә дә насыйп түгел иде: Троицкида күп заманнар укыганнан соң Мәккә-Мәдинәләрдә, Бохараларда берничә еллар йөреп кайткан бер укымышлы казакъ – Йолдызбай хаҗи бар икән. Авыру сәбәпле үзе килә алмаган, юкса җиназаны да ул укырга тиешле иде. Бу дөяне шуңа дип куйдылар.

Аннан соң бер дөя, ике корчаңгы тай, бер колынлы бия, бер сыер, дүрт куй санап, беренче дәрәҗәдәге алты муллага берьюлы дога кылдырдылар. Болар үзара теләсәләр ничек бүлешәчәкләр. Фидиячеләр малларның тезгененнән, бәйләгән җирләреннән чабулары белән тотып икенче якка кудылар да, җиргә ярым тезләнеп дога кылдылар. Аннан соң груһлап та, аерым-аерым да бирүдә давам иттеләр. Мулланы үз фамилиясе белән түгел, бәлки байның исеме белән атап чакыралар иде:

– Ис Әхмәт молдасы, кил бире!

Өстенә җөббә, аягына шиблет, башына каракүл бүрек кигән, җитү чәчле шома Казан шәкерте Зәки Гайфи тәкәллеф белән генә атлап барды. Ул ояла да, хурлана да иде. Һичкемгә күтәрелеп карамыйча, корчаңгы тайны тотып, җиргә тезләнеп дога кылды да, җитәкләп мәйданнан ук юк булды.

– Бүребай молдасы, кил бире!

Башына ак бүрек, өстенә саргылт җилән, аягына зур кәвеш кигән такыр башлы, сакаллы татар хәлфәсе Сәйфулла, бик аз гына да шикләнмичә, мин хакымны алам дигән төсле кыю атлап, чуар үгезнең янына туктады, егерме тәңкәләр торыр бу дип эченнән уйлый-уйлый, җиргә тезләнеп дога кылды да, якындагы арбага илтеп бәйләде. Симезлеген чамалау өчен сыртыннан, кабыргаларыннан сыйпап карады.

Калган малларны шулай – берәм-берәм дога кылдырып тараттылар.

Бер читтәрәк бәдәлче ике гарәп хаҗие тора иде.

– Сезгә малны сатып йөрү мәшәкать булыр, – дип, аларга унар сумлык алтын бирделәр.

Дин әһеле белән эшне бетергәч, казакъның өлкәннәренә бүләк өләшә башладылар. Арада хаклары икедән утыз сумгача торган төрле төстә байтак чапаннар, берничә кыйммәтле палас, дүртәр аршыннан биш кисәк кара постау бар иде. Кабилә, партия, картлык, яшьлек кебек, электән төзелгән үлчәү буенча, боларны һәркемнең дәрәҗәсенә карап өләштеләр.

Якындагыларның һәрберсенә бер нәрсә бирделәр. Еракларның биләренә, авылнайларына, аксакалларына гына эләкте. Азымбай картка мәрхүмнең үзе кигән яхшы туны белән көпесен бирделәр. Ул, моңардан бик канәгатьләнеп, уенчык алган балалар шикелле, төлке эчле толыпны җилкәсенә салып, яшел чапанны кулына тотып, шат көләч йөз белән йөри башлады. Бу вакыт аның күңеленә тагы бер шөбһә килде: берничә көн элек Биремҗан аксакалдан чыккач Арысланбайга барып, анда Сарсымбай ягына сүз сөйләдем, бу хата булмадымы икән? Байтүрәнең үз киемен киеп, аның атын атланып, мин ничек найманнарга каршы барырмын?

Азым әкә өлешеннән шулай риза булса да, арада күңеле тулмаучылар бар иде. Калтайның атасы, Сарсымбайның кодасы Сарыбай үзенә бирелгән бүләкне Яңгырбайныкыннан ким саный; хәлбуки, ил эчендәге урыннары буенча болар бертигезләр иде.

Балаларга, зәгыйфьләргә бакыр акча өләштеләр. Шулай итеп мондагы эшләр бетте.

Арбалар, иярле атлар кузгалдылар, җәмәгать мәет артыннан каберстанга чапты. Тик хатыннар гына калды.

XXXII

Моңарчы кабилә, партия талашын онытып бары бергә кайнашкан казакълар, атка менеп далага чыгу белән, яңадан һәммәсе үз хәлләренә кайттылар. Сүз берләштергән кебек, ничектер һәр ыруг, һәрбер груһ үзләренә аерым укмаштылар. Зыярат ун чакрымнар бар иде. Бөтен юл буе – ат өстендә корылган бик күп аерым киңәш, яшерен план мәҗлесләренә әйләнде.

Сарсымбай белән Арысланбай ат менеп килгәннәр иде; бай һәрвакыт өзелергә торган төсле күренгән кодасы Сарыбайны үзенә ияртте. Болар киң далада юлсыз-нисез барган атлылар, арбалылар арасыннан Биремҗан аксакалны таптылар. Ул ике айгыр җигүле тарантаста бара, янына теге акын Тылсымҗан утырган иде. Җитеп, хәл сорашуга, акын шагыйрь үзенең җәберләнүен сөйләде:

– Өлкән атабыз Бирем әкә миңа шелтә кылды... – диде. Карт аның сүзен бүлде:

– Мин ни сөйләгәнемне беләм. Сакалыңа чал кереп бара ятыр. Акылга утырырга вакыт; ак сөякне мактап, гыйдайны хурлап гомер итәсең! Сары-Арканың өлкән акыны Абай белән Тургайбай акыннан гыйбрәт алсаң булмасмы дип әйтәм! – диде.

Акын булгач, партия турында сүз ача алмадылар. Чөнки ул найманнар көен җырлаучы әдәм иде. Картны калдырып, өчәве алга чаптылар.

Болардан бер якта дүрт-биш казакъ тагы шулай ат өстендә киңәш кылып, дала буйлап чабалар иде. Урталарында Якуп күренде. Яңгырбай белән Азымбай карт та шулар янында иде.

Сарсымбай, атын куалый биреп, шул груһка ишара кылды:

– Арысланбай, күрдеңме Азым әкәңне? – диде. Җегет кулын селекте:

– Йомшак әдәм гуй! Тун белән чапан аның күңелен ризалаткандыр!

Аңарчы тик барган Сарыбай телгә килде:

– Ул исәр картка мин тун белән чапан гына түгел, иярле ат белән буталы дөя биргән булыр идем!

Сарсымбай тирән бер мәгънә белән моңа каршы әйтте:

– Иярле атлар белән буталы дөяләр бирә торган әдәмнәребез Азымбайдан башка да күп булса кирәк, – диде.

Сахра тутырып кабергә чапкан җәмәгать эчендә төрле ыруглар булса да, шул юлдагы сөйләшү, бергә баруда да төп ике агым сизелә иде. Танабуга, Кызылкорт, Кара-айгырлар бергәрәк кайнаша, болар ничектер Сарманнарга тартылалар иде; Дүрткара, Алтын ыруглары симез найманнар тирәсендәрәк чуалалар иде.

Күрер күзгә беренче груһның әдәме күбрәк күренә иде.

Сарсымбай эченнән уйлап барды да, юлдашларына ишеттереп әйтә куйды:

– Алар ак сөякләре белән мактанса, без күплегебез белән җиңәрбез, күрәсезме алачны? – диде.

Алда, яшел сахра уртасында, зур күл буенча тәбәнәк, киң ак өйләр күренде.

Бу борын Бирем әкәнең җәйләве булып, ун ел элгәре генә килеп хохоллар утырганнар, хәзер зур авыл булганнар иде инде... Һаулап этләр өреп чыкты, калын аяклы, ялангач башлы марҗалар өйләреннән чыгып, кызык итеп, бу нинди җау дигәндәй карап калдылар. Казакълар ат-арбада чаптырып үтеп киттеләр.

Шул авылдан ярым чакрым ары каберлек иде.

Чите җимерек, эреле-ваклы, төрле язулы, иске, яңа кабер ташлары ерактан ук, безне читләр арасында ташладыгыз дигән кебек, хәсрәтле хәрәбә хәлендә күренделәр.

Каберстанның бер ягында өелгән халык, тукталган арбалар, бәйләүле иярле атлар торалар; анда Байтүрәне ләхеткә төшереп күмәләр.

Зыяратның өсте колакчыннар, бүрекләр белән чуп-чуар төстә: һәркем мулласын иярткән дә, үзенең якын үлекләренең каберләрендә, береннән икенчесенә күчеп, коръән укытып йөри.

Кемдер:

– Тамам! – дип кычкырды.

Төрле җиргә чәчелгән җәмәгать ашыгып-ашыгып җыелдылар.

Уртада Байтүрәнең әле яңа гына өелгән кечкенә тау кебек биек кабер туфрагы, аның дүрт почмагында дүрт мулла, кабыргаларында, баш, аяк очларында тагы икешәр-өчәр динче утыра.

Халык һәммәсе җыелып бетүгә, казакъ бае Ис Әхмәт калын, киберле* тавыш белән:

[* Киберле – горур, масаюлы.]

– Молдакәм, укы тәбәрәк, – дип кычкырды.

Зәки Гайфи, тамак кырып, укырга авызын гына ачкан иде, Бүребай мулласы Сәйфулла, беренчелекне бирмәс өчен, көчле, матур тавыш белән:

– Әгузе билләһи минәшшәйтанирраҗим. Бисмилләһир-рәхманниррәхим, – дип сузып та җибәрде. Зәки Гайфине туктарга мәҗбүр кылып, аз вакыт эчендә тәбәрәкне ярып укып та чыкты. Бу – бик тиз, кызу, ләкин музыкалы яңгыратып, Шәйморза мәкаме* белән укучы иде.

[* ...Шәйморза мәкаме белән... – Татарстандагы элекке атаклы Шәйморза мәдрәсәсе дамеллалары Коръәнне үзләренчәрәк көйгә салып (үзгә мәкам белән) укыганнар. Бу мәдрәсәдән чыккан шәкертләрнең Коръән укуы традицион укудан аерылып торган. Монда шуңа ишара.]

Казакълар, мактап:

– Ай, ярыктык молдакәм! Кандай* тиз агыза гуй, – диештеләр.

[* Кандай – кайсылай (ничек).]

Дүрт почмактагы, яндагы муллалар да кыска-кыска мәкърәэләр* укыдылар. Тагы бер мулла, баеның әйтүе белән, «Ясин»ны башлаган иде, «минәлмөкәррәмин»гә җиткәч яңлышты да, «сөбханә раббикә раббил гыйззәт гаммә ясифун»ны әйтеп, тамам итте.

[* Мәкърәэ – Коръәннән өзек.]

Моның белән мулла үз бае алдында гына түгел, башкалар алдында да үзенең базарын бетерде, начарга мисал булып йөрергә калды. Күп вакытлар көлеп сөйләргә телләргә керде.

Динчеләргә унар тиен садака бирделәр. Дога кылынды.

Җиназа, дәфен, садака шуның белән бетте. Җәмәгать яңадан атларга менде. Тагы камчылар уйнады. Тагы ыруглар, кабиләләр, партияләр, груһ-груһ киңәшеп, дала буенча киттеләр. Хохолларның балчыктан ясалган акбурлы өйләрен үтеп, тагын этләрен өрдереп, инде ит, кымыз уе белән, яңадан мәрхүмнең җәйләвенә – Якты-Күлгә шаулашып кайттылар.

XXXIII

Болытлар таралды, күк йөзе ачылды. Аяз матур көн күңелләрне иркәләп яктылык белән елмайды. Яңгырдан соң бөтенләй кибеп җитмәгән хәтфәдәй яшел, киң, тигез сахра, ерактан асыл зөбәрҗәт диңгезе кебек җемелдәп, кояш нурында уйный башлады. Киезгә, тунга уралып, тирмә эчендә бөрешеп утырган балалар шатлана-шатлана далага чәчелделәр. Бүз җегетләр, сылу кызлар ат иярләп, юк йомышны бар итеп, җәйләүдән җәйләүгә чаптылар. Озак яңгыр, юеш салкын җил астында төсләре качкан матур колыннар ду килеп, көр тавыш белән кешнәшеп уйнарга тотындылар. Якты-Күл әйтерсең көмеш диңгезенә әверелде, шулай матур, тыныч, саф нур белән ялтырап китте.

Зыяраттан кайткан халыкның да күңеле берьюлы күтәрелде, иртәнге, көндезге авыр һава, кара болыт, моңа кушылган мәет-җиназа, кабер басынкылыклары таралды.

Бу җәйләүдәге унбиш тирмәнең унысы төрле фәкыйрь казакъларныкы булып, уртадагы зур, яңа ак киез өйләр Байтүрә белән Якупныкы иде. Халык, һәркем үз дәрәҗәсенә карап, шул биш тирмәгә тулдылар. Боларга сыймаганнар өчен далада җиргә киезләр, паласлар җәелде, ачык көн, якты кояш астында утызар-кырыгар кешелек табыннар ясалды.

Гадәт буенча, башта коръән укылды, динчеләргә садака бирелде. Аннан соң инде, әйтерсең, Байтүрә, җиназа, кабер бөтенләй хәтерләреннән чыкты, мәҗлесләр ниндидер уен-көлке җыелышлары, үткен сүзләр, тапкыр җаваплар көрәшенә әйләнде. Байның үз кымызы да хисапсыз иде. Мәрхүмнең якыннары, кардәш-ыруглары да һәммәсе турсыклар, сабалар белән килгәннәр иде. Эчүнең исәбе-саны булмады, кымыз күбрәк китерелгән саен башлар җиңеләя, күзләрдә ут уйный, телләр чәчәнләшә бара иде.

Байның үзе торган өлкән өйгә илнең зурлары: кабилә башлыклары, аксакаллары, биләре, байлары утырдылар. Иң түрдә Биремҗан аксакал, аның бер ягында Якуп, Яңгырбай, икенче ягында Сарсымбай, аның кодасы Сарыбай, аларга тоташып Карлыгачның тамыры Арысланбай белән кияве Калтай, аннан түбәнгә таба шулай һәркем дәрәҗәсе буенча урнашканнар иде. Азым әкә, мәрхүмнең чапанын киеп, көлкерәк кыяфәттә, бу мәҗлескә хезмәт кылучы булып, бераз кызарып, уен әйтеп йөрүче иде.

Бирем әкә үткән заманнарның хәлләрен сөйләде. Әбелхәер ханны каһәрләде. Яман тылмачлык, илчелек кылды дип, татар Тәфкилевне шелтәләде. Ерак киная белән китереп, бу җирдә дә үзенең Хәерләре, Тәфкилләре булмады түгел дип, найманнарның хан, солтан булып яшәгән, йортны ак патшага кол итүдә булышлык иткән бабаларына да күләгә ташлады. Боларга каршы баш күтәргән казакъ баһадирларына, ерак илдәге Көтибар* исемле каһарманга озак тукталды. Аның бу сүзләре Байтүрә-Якуп яклылар өчен агу, Сарсымбайлар өчен бер бәйрәм иде.

[*Көтибар – Есет Көтибаров – XIX йөзнең 50 – 60.елларында колониаль изүгә каршы көрәшкән казакъ батыры.]

Яңгырбай белән Арысланбай ярым көлкеле, ләкин агулы сүз белән чәнчешеп тә алдылар.

Ләкин кымыз эчеп кәеф күтәрелгәнгә, сүз болардан уен-көлкегә тартылса, һәммәсе дә шат булачаклар иде. Азымбай моңа бер чара таба алудан гаҗиз иде.

Мәрхүмнең каберендә озаклап утырып, елап калган акынның кайтып ишектән керүе бар кеше өчен дә бер җиңеллек тудырган кебек булды. Азым әкә аны култыклап алды, бераз кузгалыштылар, шагыйрьгә уртада урын бирелде. Түрдә кирәгәдә бер укалы бүрек белән бер яшел чапан асылынып тора иде. Якуп, урыныннан кузгалмыйча ук:

– Азым әкә, шуларны акынга кидерсәңче, агамның әйткән сүзе шулай иде! – диде.

Мәҗлестә бер яңалык булып алды. Азымбай карт йөгереп барды, уйнап-көлеп бүләкләрне алды да, киендерде – мәҗлестә гүя күзне уйнатырлык күренеш Азым әкә белән Тылсымҗан иде.

Акын:

– Биргәнеңә шөкер, – дип, ярым-йорты бит сыйпады, билендәге думбрасына кул сузды:

– Байтүрәбез бер иде... Аны югалтудан күңелем яраланып калды... Думбрам да бүген, ак таң беленеп, кайгылы кара үлем хәбәре йөрәгемне яралаганнан бирле, телдән тукталды, өлкәннәрнең рөхсәте булса, аның бер моңлык әйтүгә исәбе юк түгел иде – диде дә, җавап көтмичә үк үзенең гомерлек юлдашын моңлатып, халык җырларыннан берен көйләп җибәрде:

Ат жаксысын сорасаң,

Ир жаксысын күрерсең,

Тун жаксысын киерсең,

Кырыйм менән Казанда,

Хива менән Бохарда.

– Борынгылар шулай дигәннәр, мәгәр, безнең бу заманда ирнең яхшылары Сары-Арканың үз эчендә дә юк имәс, – дип, мәҗлеснең, илнең зурларын берәм-берәм ярым көй, ярым кара сүз белән мактап китте:

– Арабызда бер чал бар, яше өлкән, акылы югары: маңлай күзе күрмәгән белән, ак күңеле казакъ йортының каты кайгысы өчен ялкынланып янып тора, – дип, башта Биремҗан аксакалны олуглады.

Аннан соң:

– Нәселе Чиңгизгә җитә, каны ханнардан, солтаннардан килә, яхшы атаның бу баласы – хәзерге көн ил агасы, – дип, Якупка тукталды.

Әйтәчәк фикерләрен, сүзләрен бераз эзләгән кебек, көйне озын-озын сузып, бераз уйланды да, Арысланбайга карап:

– Атаңның өлкәнлеге даланы каплады, үзеңнең яшең аз булса да, маңлаеңда акыл нуры балкый, йөрәгендә азаматлар куәте бар, – дип озак җырлады.

Думбраны, җырны ишетеп, башка тирмәләрдән халык монда агылды, сыярга һич җай юк иде; тирмәнең киезләрен күтәрделәр, өйнең бөтен тирә-ягы урамаллы хатыннар, колакчынлы казакълар белән капланды.

Акын гүя боларның һәммәсеннән хәбәрсез кебек, кулларын уйнатып, башын диваналарча чайкап давам итте:

– Сабырың күп, дәүләтең мул, сөягең ак булмаган белән, ил өчен гайрәтең зур: лачыннар арасында бөркет бул, – дип, Сарсымбайны мактады.

– Дошман күрсәң, соңкардай ашкынасың, алач дигән тавыш булса, ук-җәядәй атыласың, – дип, Яңгырбайга берничә сүз әйтеп, ахырдан көен дә, тавышын да ярым көлкегә әйләндереп, Азымбайга карады:

– Дәүләтем юк, бәхетем ким дип зарлык кылма, кыямәтнең оҗмахында тәхетең бар, – диде.

Бу соңгысы халыкның кәефенә бигрәк ошап калды. Өйдәге, һәм тыштагы җәмәгать, көлеп:

– Ай, ярыктык Тылсымҗан! Ясаган ияң чәчәнлекне кызганмаган үзеңнән! – дип шаулаштылар.

Азым карт, бераз рәнҗегән тавыш белән:

– Акыным, ялкыным, ау! Иртә-кич тәңрегә: «Мал да бирче, бак та бирче!» – дип моңлык кылдым, сүземне алмады, биргән малын кышның яман җоты белән һәләк кылды, – диде.

Азымбай яше зур, сакалы ак булса да, байлыгы юк, кабилә эчендә дәрәҗәсе кечкенә, шуңа күрә аның белән бераз җүләрләрчә шаяралар иде.

Сарыбай бераз кинаяле мәгънә белән әйтә куйды:

– Бай үлде, сиңа тун белән чапан калды, күңелең һаман канәгать түгелме? – диде.

Бу бик тупас тоелды. Яңгырбай, үткен усал йөзенә тәхкыйрь төсен чыгарып, Сарыбайның уңайсыз сүзенә:

– Мондый чәчәнлекне начар биядән туган кара-айгырлар гына әйтә белсә кирәк, – диде. Бу Кара-айгыр кабиләсенең түбән дәрәҗәсенә ишара иде.

Сүзләр кабынды. Кымызның кәефе мигә йөгерде, кара-айгырларның берсе, арттан торып:

– Башкалар ни сөйләсә дә үпкәм юк, мәгәр Яңгырбай үзенең төрекмәннән урланган Дүрткарасы белән мактана башласа, казакъ йорты көлми ничек чыдый?! – дип чәнечте.

Бу инде бөтенләй каты әйтү иде. Чөнки хәзерге көндә ак сөяк саналган Дүрткара кабиләсе хакында чыннан да шундый бер әкият бар иде. Яңгырбай өчен бу һәрвакыт җан әрнеткеч бер кара тап иде. Ул сабырын югалтты, аягүрә басып, камчысын биленнән ала куйды.

Сүз талаш-кычкырыш чигеннән ашты. Башта кара-айгырлар белән Дүрткара кабиләләре кыздылар, боларга сарманнар, кызылкортлар катнашты.

Азымбай, кызып, каны кайнап, үзенчә зур сүз әйтергә теләде:

– Башка кабиләләр үзара талаш кылганда да һәммәдән өстен булган симез Найман ыругсы барлыгын оныттыгызмы? – диде.

Бу зур хата булып чыкты. Аңарчы тик утырган танабугалар кузгалды. Чөнки Найманга мәңгелек дошманнар иде. Азым әкә сүзен бетермәстән, берәү кычкырды:

– Найманнарның исеме симез булса да тоткан юллары тигез имәс! – диде.

Якуп та катнашты; ул, өлкән әдәм сыйфаты белән:

– Яманлык юк димәм, мәгәр Найманның кылган яхшылыкларына кем күз йомар?! – диде.

Бу тагы утка май салу булды. Еллар буенча кабилә, ыруг пәрдәсе эченә өртелеп, җир-су өчен, җәйләү өчен, ил өстендә баш булу өчен давам итеп тә, җиназа сәбәбеннән тышкы ягы капланган дошманлыклар һәммәсе бәреп өскә чыкты. Каннар кызды, күзләрдә ут уйный башлады. Камчылар кулга киелде. Берәүнең найманнар турында:

– Илгә яхшылыктан башка эшләре булмады, – дигәненә каршы, аңарчы сабыр торган Арысланбай да чыдамады, камчысын кизәнә биреп:

– Атаңа нәләт булгыры!.. Казакъны җәйләвеннән куган, безне җир аударган кем иде? Сез найманнар түгелме?! – дип кычкырды.

Моңа каршы, күзен кан басып, Яңгырбай килде. Алач кычкырып, сугыш китүе бик якын иде, мәгәр сукыр аксакал Биремҗан тыеп калды: урыныннан кузгалды, кәвешен киде дә, аягүрә басты.

– Талаш өчен башка урын табарбыз, балалар, – дип, тирмәдән далага чыкты.

Моны һәммәсе аксакал кайтырга, таралырга куша дип төшенделәр.

Җәйләү шау килде, арбалар кузгалды, атларның иярләре тартылды, казакълар:

– Атаңа нәләт!.. Җиде бабаңның каберен... фәлән кылыйм, – дип сүгенеп, кычкырышып, атларын менделәр дә, Найман белән Дүрткарадан башкалары һәммәсе, зур сугышка ташланган кебек, Якты-Күл җәйләвеннән киң даланың төрле ягына чәчелделәр.

Якуп хәлне аңлады. Бу – илдә өстенлекнең кемнәр кулында булуы өчен ачык сугышның башлануы иде. Ул агасы Байтүрәнең җиназасын башка төрле файдаланмакчы иде, ләкин киресе килеп чыкты.

Якты-Күл җәйләвеннән таралып, сахра тутырып, иярле ат өстендә төрле якка чыккан казакълар аңа теге дүрт кабиләнең: «Инде моннан соң сезнең ыругны эш башыннан куабыз, булыслыкны, билекне сездән алабыз. Найманның елгасы кипте, тавы җимерелде, хәзер яңа җәйләү эзлибез!» – дигән кинаяле сүзе булып тоелды,

Һәм ул яңлышмады. Төзәтү-килештерү өмете беткән, инде мал түгеп, ат арытып, көн-төн көрәшүдән башка чара калмады. Якты-Күлдән каһәрләп, сүгенеп, шаулашып ат өстендә таралучылар да моны шулай аңладылар: шул ачу белән тешләрен кысып, камчыларын селтәп чаптылар. Моңарчы аста, каядыр яшеренебрәк янаган көрәш уты өскә бәреп чыкты, һәр ике як бил баглап, кан кыздырып шуңа ташландылар.

XXXIV

Җиназадан талашып таралган җәмәгать, дала буенча ат өстендә җилдереп барган хәлдә, элек һәр ыруг үзара, аннан соң ыруг башлыклары бергә җыелышып киңәштеләр.

Сарсымбай иртә таңнан яңа җәйләүгә – Кызыл-Комга күчәчәк булганга, үзара аңлашу мәҗлесен җомга көнгә кичектерделәр.

Бергә укмашып бераз барганнан соң, шул уй белән исәпләшеп, һәр груһ үз юлына таба китте.

Сарсымбай, Арысланбай, Биремҗан аксакал, чәчле җегет, Кәрим карт бергәләшеп Алтын-Күлгә кайтып җиткән дә кояш батып бара, колыннар бәйләүдән ычкындырылганнар, куй, сыер шау килеп җәйләүдә кайнаша, ләкин иртә белән тезелеп утырып калган тирмәләрнең берсе дә юк – һәммәсе сүтелеп арбаларга төялгәннәр, тик байның ак өе ялгызы калган иде. Кызлар, киленчәкләр, бүз балалар уен-көлке, шау-шу белән шул арбалар тирәсендә нидер бәйләп, төргәк-төргәк киезләрне, җон тутырылган капчыкларны рәтләп азапланалар иде. Элекке урынында казан тулы ит пешә, самавыр быжылдап утыра иде.

Ялчы каршы килеп атларны алды. Ак өйдән Карлыгач белән байбичә чыкты. Арысланбайның авыл күчүне белә торып яңадан килүе Алтынчәчне бераз гаҗәпсендерде, кызы белән булачак фаҗигане хәтеренә китереп күңелен бозды, ләкин тышка чыгармады:

– Сарсымбай җәйләве өлкән атаны күптән көтә иде, – дип, Биремҗан аксакалны каршылады да, кунак җегеткә карап:

– Кабернең ташын нык бастырган булсагыз ярый, казакъның бер сүзе бар: яман әдәм яңадан терелә икән, – диде.

Арысланбай, Карлыгачка мәгънәле елмаеп, байбичәгә җиназаны сөйләп китте:

– Ләхетне сары балчык белән капладык. Найман ыругсының башына җил-давыл күтәрдек, – диде.

Һәрбер шау-шулы хәлләрне ярата торган Карлыгач-Сылу үзе шунда булмавына эченнән үкенде, җилкәсенә төшеп, тулкынланып торган зур кара чәчләрен рәтли биреп, җегеттән вакыйганы хикәя кылдырды. Ләкин бу, ничектер сүз уңае белән, үз хәлләренә күчте. Бер минут аулак вакытны табып, җегет әйтә салды:

– Аксакал белән азрак киңәштем... Ул риза булырга охшамый, бүген бер форсат табып тагын әйтәчәкмен, –диде.

Кызның матур, кара туткыллы йөзенә тынычсызлык чыкты, күзләре берничә минут, бөтенләй эчке уйга тукталган кебек, бер җиргә каттылар. Озын керфекләре салындылар.

– Ай-бай, кодаем, ау!.. – дип бер көрсенде дә, җегетнең колагына якын ук килеп:

– Караңгы төн белән иярле аттан башка безгә һич беркем ярдәм кылмаса кирәк, – диде.

Җегетнең күз алды караңгыланып китте: бер яктан найманнар белән талашу бара; икенче яктан бу көрәштә иң нык таяныч, юлбашчы булган Сарсымбай һәм Калтай атасы Сарыбайлар белән ара бозылачак. Бу ике ут эчендә ул нинди юл тотарга тиеш?

Ләкин бу – минутлык шөбһә иде. Кызның хәсрәт катнаш мәхәббәт белән ялкынланган бер карашы аны юк итте. Кискен тавыш белән:

– Син йөрәгеңне нык тот, кара-айгырлар кылычы алдында безнең башлар иелмәс! – диде.

Тукал ак өйгә өлкән табак тутырып итне алып керде. Җәйләүдәге һәммә халык шунда йөгерде.

Итне ашап, кымызны эчеп чыкканда, төн килгән, киң дала тыныч, йомшак, рәхәт караңгылык эченә баткан, маллар ятканнар, тик сөякләрне көтеп этләр генә койрык селкеп, һәр очраганга иркәләнеп йөриләр иде.

Байбичә, аксакал, Сарсымбай, Гөлчәчәк ак өйгә яттылар. Карлыгач-Сылу:

– Чичәм, мин Айбала белән далада йокларга телим, – диде.

Байбичә моңа шөбһә белән карады. Ләкин каршы әйтмәде.

Бу төн җегет белән кыз өчен гомерләрендә беренче килгән иркен, бәхет сәгатьләре булды.

XXXV

Ерактан ак таң беленгәндә җәйләү аяк өстендә иде инде. Хатыннар ашыгып савыт-сабаны җыя, тутыра башладылар. Өлкәннәр торып чыгуга, бик тиз арада ак өйне сүтеп, киезләрен, кирәгәләрен, чаңракларын һәммәсен аерым бер фурман арбага төяделәр. Чәчле җегет, Кәрим карт үзләренең бетен әйберләрен кичтән үк җыеп беткәннәр иде. Йокылы күзләрен юмыйча ук байның йортына булышырга килделәр. Ялчы Җолкынбай белән бергә атларны камытлап җиктеләр. Төрле арбаларга тутырылган йөкләрне зур кыл арканнар белән бәйләделәр. Хатыннарга утырырга урыннар ясадылар.

Хуҗа үзе, кунаклары, гаиләсе белән берәр генә чынаяк чәй эчте дә, һәммә эш үз тәртибендә эшләнгәнме икән дип карап чыкты. Кайберен төзәтте, нәзек күчәрле фурманнан өч кисәк әйберне алдырып, боларны ике тәгәрмәчлегә салдырды, эшнең тамамлыгын күреп:

– Дөяләрне китерегез, – диде.

Ак өйнең эчендәге киезләрнең, палас, юрган кебек нәрсәләрнең зур бер өлеше бәйләнгән хәлендә җирдә ята иде. Боларны арбаларга салмаячаклар иде. Җолкынбай аеры өркәчле зур дүрт дөяне китерде. Бу хайваннар, борын сеңерләрен тишеп бәйләнгән нечкә генә җеп белән, һич тә карышмыйча килделәр.

Кәрим карт берсен тартты да:

– Чүк! чүк! – диде.

Зур дөя, бер дә ашыкмый, элек ал аяклары белән тезләнде, аннан соң бөтен гәүдәсе белән чүкте. Байның карамагы астында аның аркасына егерме потка якын йөк салып бәйләделәр.

Карт:

– Һачт! һачт! – диюгә, акрын, уңай күтәрелеп, сахра корабы аякка басты.

Алтынчәч байбичәнең гомерлек гадәте бар: ул бер җәйләүдән икенче җәйләүгә күчкәндә һәрвакыт дөя өстендә барырга ярата иде. Аңардан көлеп тә карадылар, юл ерак, көн эссе булыр, арырсың да, диләр иде, ләкин ул арбага утырмый, дөягә атланып акрын-акрын тирбәлеп баруны сөя иде.

Сарсымбай, өч дөяне чүктереп бәйләп беткәч, хатынына көлеп дәште:

– Минем Алтынчәч сабыем бүген дә дөя өстендә тирбәлеп баруны телиме икән?

Хатын, башкаларның елмайганын сизгәнгә, бераз әрнешә төште:

– Ак дөлбәрем миннән башка ничек барсын, – диде. Әлбәттә, каршы әйтмәделәр. Кечкенә башлы, матур моңсу күзле, түбәнгә иелгән муенлы, өлкән, юаш ак дөяне чүктерделәр; утырырга, ярым ятарга ярарлык булган, киң ятак кебек агачлы, палас түшәлгән әйберне өркәчкә ипләп бәйләделәр. Бикә өчен кечкенә күн турсык белән кымыз астылар.

Яшьләргә дигән атлар иярләнеп куелган иде инде.

Инде эш бетте дигәндә, Гөлчәчәк:

– Миңа ат юк, менеп барасым килә минем, – дип көйсезләнә башлады. Башкача ризалата алмадылар, ул байбичә янына дөягә атланырга, арыса тукал янына – тарантаска күчәргә булды.

Аксакал өчен байның үзе йөри торган арба иде.

Сахра артыннан кызарып кояш күренде, дала иртәнге алсу-кызыл нурга чумды. Күңелләрне якты уенчак шатлык алды.

Һәммә нәрсә әзер иде. Сарсымбай үзенең сөекле юргасына атланып:

– Кәрим әкә, юл башла! – диде. Карт:

– Ясаган иям, үзеңә тапшырылдык! – дип, атын кузгатты.

Алдан зур фурманнар, ике тәгәрмәчле арбалар, аннан соң аркаларына йөк бәйләнгән дөяләр, тарантаслар, байбичә атланган ак дөлбәр, зур кәрван кебек бер-бер артлы тезелеп, тар юл белән төн ягына таба юнәлделәр.

Болар белән бергә куй, сыер көтүләре, колынлы савым бияләре кузгалды. Көтүчеләр һәммәсе дә ат өстендәләр иде.

Атасы белән бик күп талашканнан соң гына кичә кайтарттырган ала айгырны менгән Карлыгач-Сылу, үз юргасына атланган Арысланбай, чәчле җегет, Айбала, тагын берничә кыз, атларын уйната биреп, башта бу көтүчеләргә ярдәм кылып шаярдылар. Гүя әле йокысыннан ачылып җитмәгән малларны куыштылар. Болар юлга төшеп, кая барачакны бик яхшы белгәндәй сабыр гына атлап киткәч, зур кәрванның әле бер ягына, әле икенче ягына чыгып, дөя өстендә барган байбичәгә, башкаларга көлке сүзләр әйтеп, күчеп барган җәмәгатькә бер уен-шатлык ясап йөриләр иде.

Ләкин көн буенча бу кәрван уңаена атлап бару яшьләрнең эчләрен пошырды.

Башкалар кебек, Айбала өчен дә яңа җәйләүгә күчеп бару бер бәйрәм иде. Бүтән вакытларда көн-төн туктаусыз эштә булганга, ул үзенең яшь күңелен, яшьлек гайрәтен, йөрәгендәге булган яшь шаянлыгын мондый көннәрдә аеруча киң җәя иде.

Уң якта, тигез дала уртасында зур кибәннәр кебек тезелеп утырган тирмәләр иң элек аның күзенә чалынды. Астындагы туры атны аяк белән тартып җилдерде дә, Карлыгач-Сылуны куып җитеп:

– Анау өйләрне күрәсеңме? Шунда барып кымыз татысак булмасмы? – диде.

Арысланбай моңа:

– Аял булсаң да башың яхшы эшли, киттек! – дип көлеп, аның сүзен куәтләде.

Кыз әнкәсенә: «Без анау торган җәйләүгә барабыз», – диде дә, атын тартып, чаба куйды.

Башкалар, далада чаң куптарып, шул ак өйләргә таба ала айгыр артыннан киттеләр.

XXXVI

Өйләргә килеп җитәр алдыннан, чәчле җегет Карлыгачның атына якынлашты:

– Беләсеңме, бу – Дирвисалның җәйләве гуй... Синең дусың Чулпанның килен булган йорты шул, – диде.

Сылу гаҗәпсенеп җегеткә карады:

– Ни сөйлисең? Алар Диңгез-Күл буенда имәсме?

Арыслан сүзгә кушылды:

– Диңгез-Күл буе – хәзинә жире булып калган... Дирвисал әкә менә шул яман җәйләүдә каңгырап йөри, – диде.

Һәммәсе атларын камчылый биреп авылга чабып җиттеләр.

Бер көтү эт, алар артыннан хуҗа үзе каршы алды. Бу гадәттән тыш юан, симез бер казакъ карты иде:

– Юл булсын, балалар! – диде. Арысланбай сәләм бирде:

– Сарсымбай Алтын-Күлдән Кызыл-Комга күчеп бара. Бүз балалар, иркемә куймый, атларымызны сезгә бордылар, – диде.

Карт, чак кузгалып:

– Хуш киләсез, балалар, җәйләвемез яман булса да, кымызның мул чагы, туктының симез чагы, – дип, өйгә чакырды.

Шулай сөйләшеп тирмәгә кереп барганда, кутанда, бәйләүле колыннар янында, яшь хатын күренде. Моның кулында сөт тулы чиләк, башында ак урамал, өсте-башы керле, йөзе сөйкемле, ләкин бик арыган, борчылган иде. Ерактан ук елмаеп килде, ләкин аңа илтифат кылмастан һәммәсе киез өйгә аяк салганда, киленчәкнең мөләем ягымлы тавышы Карлыгачны туктатты:

– Карагым Сылу, син дусың Чулпанны танымас булдыңмы?

Кыз әйләнеп карады да, баскан җирендә хайран булып катып калды: аның каршысында үзенең ахирәте, бик күп яшьлек уеннарын бергә үткәргән, Арысланбай белән туйда һәм далада ат өстендә очрауда бергә булган иркә кыз Чулпан иде. Матур, үткен, агу телле, шаян дусы хәзер кулбашлары салынган, йөзе кара-сары булып кипкән, күзләре нурсыз, үзе дәртсез, җай бер казакъ хатыны булып әверелгән иде.

Ике дус ни әйтергә белмәстән кул бирешеп, билләреннән алыштылар.

Карлыгач-Сылу һаман тынычлана алмый иде:

– Чулпаным, сәүләм җаным! Сиңа ни булды? Наукаслыгың бармы? – дип, күзләренә карады.

Киленчәк урамалының очына күз яшен сөртте:

– Килен көне – эт көне дигәнне ишеткәнен бардыр. Ак таңнан торасың, караңгы төн килгәч арып, эт булып ятасың, утырып бер аяк кымыз эчәргә амалым юк! Шулай булса, дусың иркә кыз Чулпаннан ни калсын? – диде.

Болар, билләреннән алышкан хәлдә, читкәрәк киттеләр. Киленчәк үз язмышыннан зарланды:

– Иткәнем коллык, күргәнем хурлык! Каенанам җыландай яман бер кимпер... Карагым, сиңа сүзем шул: кыз чагың – алтын чагың, моның кадерен бел, килен булгач ул заманнарны төштә дә күрмисең, йортның бөтен кара, пычрак, авыр хезмәте синең өстеңә кала икән! – диде.

Ике дус озак серләштеләр. Карлыгач түзмәде:

– Ут эчендә калдым гуй мин дә, иркә таем! – дип, үзенең фаҗигасен сөйләп бирде: – Анам рәнҗи, Калтайга бармасаң, телемне алмасаң, сиңа имезгән ак сөтемне бәхилләмәм, ди; атам найманнар белән талаш кылып йөри. Яшь ярымда чагымда кара-айгырларның бие-башлыгы Сарыбайның энесенә әйттерелгәнемне беләсең гуй. Калымлык өчен йөз кара, биш йөз сум акча, ике сандык асыл зат алып куйганнар... Ай ярымнан туй кылып, мине озатырга телиләр... Мәгәр күңелем ятмый, Калтай дигән яман, дуңгыз кебек аска караучан җегетне күргәнсеңдер... Буе бәләкәй, борыны томшык... Тәненнән яман ис килә... Сүзе юк, акылы, гайрәте юк... Ничек итеп аны кочагыма алыйм? Дүрт көн элек килеп иде, Айбала җиңгәм артыннан хәбәр иткән... Ни дием? Әйткәнем шул: минем аңа кабулым юк, дидем. «Яхшы анадан туган ул яман Сылу белән безнең Кара-айгыр ыругысы сөйләшә белер!» – дип, китә биргән.

Мондый фаҗигане үз башыннан үткәргән Чулпан кунагының хәлен үткен рәвештә йөрәгеннән кичерде:

– Ай, колынчагым, син дә шул минем көнемә калгансың икән! – диде.

Карлыгач бу сүзләрне аңламастан ук давам итте:

– Әкәм куркып калган булса кирәк. Кызымны башкага бирсәм, кара-айгырлар белән талаш чыгар, ике йорт бозылыр, найманнарга каршы көрәштә миннән китәрләр, мин җиңелермен, – дип уйласа кирәк.

Чулпан тагы бүлде:

– Җиңелсә, җиңелә бирсен! Сайлаган җегетең тәвер, үзеңне Калтайга әрәм кылма! Бер киткәч кайтып булмый, ике күзем! – диде.

Тегеннән бер хатын чыгып, Карлыгачка дәште:

– Иркә Сылуым, арып килгәнсең гуй, берәр аяк кымыз эчсәңче!

Кунак кыз өйгә керде. Чулпан аңа:

– Казан асканмын, итем пешәм дип кайнап ятыр, сүзем дә бетмәде, туктыны ашатмыйча сезне җибәрмим, – дип әйтеп калды.

Арысланбай авылның бае, аксакалы Дирвисал карт белән үзенең кайларда булуы, сөргеннән ничек кайтуы турында сөйләште, кичәге җиназаны хикәя кылды:

– Найман күле корыса кирәк... Яңадан сайлауларда илнең күбе Сарсымбай әкәне булыс кылабыз дип йөриләр. Байтүрәнең урынын Якуп ала алмас, булыслык Сарманнар партиясенә күчәр кебек күренә, – диде.

Хуҗа бу талашлардан читтә торган әдәм иде – артык кызыксынмады. Җәйләүнең начарлыгыннан зарланып китте.

Айбала байның тукалы белән, чәчле җегет бүз балалар белән әңгәмәләшеп йөрде. Бәхетсез киленчәк кунак дусы Сылу кыздан аерылмады.

Китәргә теләсәләр дә, ит пешеп, нык сыйланмыйча җибәрмәделәр.

XXXVII

Болар, исәнләшеп, «дәүләтегез мул булсын!”ны әйтеп, атка менгәндә төш ауган, көннең кызулыгы басыла башлаган иде инде.

Күч яңа җәйләүгә тукталганчы барып җитик дип, атларны камчылап, киң далада уйнашып, каты җилдерделәр.

Ләкин һаман да өлгерә алмадылар.

Алдан киткән ала айгырның тояклары Кызыл-Ком җәйләвенә баскан вакытта, күч-кәрван аз сулы, кечкенә, ләкин матур кызыл комлы күлнең кыйбла ягына барып тукталган иде инде.

Карлыгач моны күрүгә алгарак ятып аякларын кыймылдатты, тезгенне тартты, камчыны кузгата бирде дә, кәрванны әйләнеп, әле яңа дөядән төшкән анасы янына килде, атыннан сикерә биреп:

– Чичәм, без Дирвисал җәйләвендә ит җийдек, кымыз эчтек... Миң иркә кыз Чулпанны күрдем, – дип, шатланып, гаҗәпсенеп сөйләп алды.

Ул арада тегеләр дә килеп җиттеләр, “яңа җәйләү хәерле булсын!”ны әйтеп, эшкә тотындылар.

Өйләрне коруда баш роль байның яшь хатынында – тукалда иде. Башка хатыннар – дивана карчык, ялчы Каләмпер, Айбала аңа булышлык кылалар. Карлыгач-Сылу ярым шаярып, ярым эшләшеп шулар тирәсендә кайнаша иде. Калын беләкле, таза ялчы Җолкынбай боларга ирләр көче кирәк булачак урыннарда, авыррак нәрсәләрне күтәрү кебек эшләрдә ярдәмче иде.

Тукал, гадәт буенча, үзенең ырымнарын кылды да, Җолкынбайга карап:

– Чаңракны менә шул җиргә китереп куй! – диде. Җегет карамадан ясалып, әйләнә-тирәсенә үтә тишекләр тишелгән, кыршау рәвешендә түгәрәк бер нәрсәне хатын күрсәткән урынга китереп салды. Бу – өйнең уртасы булачак җир иде. Башкаручы хатын шул уртадан күз белән чамалады да, кирәгә тезеп утырта башлады. Моның һәрбере канат дип атала, һәр канат өч бармак калынлыгы, буяулы җәенкерәк таяклардан, бер-беренә аркылырак тезелеп ясалган, иңе ике, биеклеге өч-дүрт аршын чамасында бер тоташ челтәр иде.

Тукал беренче канатны җиргә ипләп утыртты да, Каләмпердән икенчесен китертте; хезмәтче хатын тотып торды, үзе өйрәнгән кул белән тиз-тиз ике канатны нечкә, ләкин ныклы җепләр белән бәйләп беректерде. Өченче, дүртенче канатларны шулай бер-берсенә тоташтырып бәйли барды, болар туры сызык белән бер буйга түгел, бәлки түгәрәкләнеп тезеләләр иде. Шулай әйләндереп, канатларны бер-беренә терәп бәйләп чыккач, беренче белән унынчы бер-беренә урап килеп тоташа яздылар, тик аршын ярым киңлегендә ачык урын калды. Бу – ишек өчен иде. Элек табылдырыкны җиргә ипләп куйдылар, таянычларны ике яктан канатларга бау белән ныгыттылар. Нечкә тактадан ясалган сырлы, кызыллы-яшелле буяулы ишек җиңел, рәхәт рәвештә ике якка ачыла торган булды.

Моның белән өйнең диварлары тамам булды – ул хәзер челтәрле кызыл алачык кебек бер төс алды. Ныклык өчен кирәгәләрнең югары ягыннан кул яссуы киңлегендә җеп белән уратып, моның очларын ишекнең таянычларына китереп бәйләделәр.

Дивана карчык кәефләнеп үк куйды, ишекне ачып керде дә:

– Кулың җиңел эшли, чырагым, – дип, хатынны мактады.

Хәзер инде өйнең түбәсен – түгәрәк кыегын мендерәсе бар иде.

Һәммәсе эчкә керделәр. Ялчы сәнәк кебек аерулы озын агач алды да, электән үк уртада калдырылган түгәрәк чаңракны ике сажин биеклегендә югары күтәрде. Хатыннар дүрт яктан аның көлдерәвечләрен тотып, кирәгәнең югары башына ныгыттылар. Ләкин бу гына аз иде әле: өйнең түбәсе түгәрәгрәк рәвештә булсын өчен, бераз бөкрәйтеп ясалган, өч бармак калынлыгы агачларның-укларның югары башларын чапракның тишекләренә тыктылар, түбән башларын кирәгенең югары ягына беректерделәр.

Моның белән өйнең башы эшләнгән булды. Иң югарыда киңлеге бер аршын ярым чамасында ачыклык калды, бусы төнлек булачак, һава, якты керергә, төтен чыгарырга хезмәт кылачак.

Җолкынбай арбадан читләре тегелгән, очларына җепләр бәйләнгән дүрт киез китерде. Хатыннар, тукалның күрсәтүе буенча, бу киезләрне кирәгәнең тыш ягыннан капладылар, югары яктан кирәгә белән укларга ныгытып бәйләделәр. Аннан соң очларына нечкә кыл арканнар бәйләнгән зур ике киез китереп, баягы агач белән күтәреп, түбәгә яптылар. Арканнарның очларын, тирмәнең диварындагы киезләрне кысып, урап бәйләделәр.

Өй почмагына да озын җепләр тагылган бер киез бар иде, җегет моңы күтәреп өйнең түбәсендәге ачыклыкка – төнлеккә каплады. Хатыннар, арканнардан тартып, моны ипләп яптылар.

Зур киң кибән рәвешендә эшләнеп, шуның белән киез өй тамам булды. Киезләрнең тигез ябылуын, кирәгә, чаңракларның туры, тоташ утыруын карар өчен эчкә керделәр – өй кап-караңгы иде. Айбала чыгып, җиңел кулдан арканнарның берсен тартты, түбәдәге киез бер якка китте, өйнең төнлеге ачылып, яктылык тулды, һәммәсе дә тирмәне яхшы таптылар: кирәгәләр нык беркетелгән, чаңрак дөрес утыртылган, ишек тигез куелган, киезләр бер-берен каплап, бер-беренә тоташып, җил-яңгыр йөрергә җай калдырылмаган иде. Карчык тагы мактап алды.

Инде өйнең эчен төзисе, әйберләрне кертеп урынлы-урынга куясы иде. Чәчле җегетне чакырып алдылар. Байбичә үзе дә килеп җитте. Санап, өзеп, әмерләр бирде. Ике ир арбадан бушатылган әйберләрне өйгә ташый – өйнең эчен рәтли башладылар. Идән – яшел чирәм иде. Иң уртасын кырып учак – утбашы урыны ясалды. Аннан калган җиргә элек камыш чыпта, аның өстенә кара тузган киез түшәделәр. Аннан соң яшелле-сарылы буялган, күбесе калайлы зур-зур сандыкларны берәм-берәм керттеләр. Өйнең иң түрендә аршын ярым чаклы ачыклык калдырдылар, бу – йортның хуҗасы яки кадерле кунак урыны булачак. Моның ике ягыннан икешәр кат сандыкларны тезделәр. Алар өстенә бөкләп ак киезләр, атлас, ефәк юрганнар кат-кат булып өелде. Төн ягына караган ишектән кергәч уң кулда, түргә якын, сандыкларга терәп, байбичәнең үзе өчен ятак куйдылар, аннан түбәнрәк ярым шкаф, ярым өстәл кебек нәрсә урынлашты. Монда чәй, шикәр, кадерле савытлар торачак. Ишекнең сул ягында, түргә якын, сандыкларга бәреп, икенче ятакны җирләштерделәр. Идәнгә тагы бер кат ак киез, аның өстенә палас җәелде, түрдәге кадерле урынга озын кызгылт җонлы куй тиресе түшәлде.

Бу тирмә йортның ак өе санала, байбичәнең даими торуы шунда була итде. Хатыннар, моның эшен бетергәч, икенче тирмәне корырга киттеләр.

Бу элеккесеннән дүрт-биш сажин уңдарак булырга тиешле иде. Аның һәммә нәрсәсе ак өйнеке кебек, тик үзе зуррак, киезе искерә төшкән иде. Бу өйнең эчендәге әйберләр дә тегендәгегә караганда сәдә иде. Монда сандыклар, юрганнар, ятаклардан башка, ишектән керүгә уң якта зур сабаны урнаштырдылар. Берничә турсыкны асып куйдылар. Катык, әйрән, эремчек, күҗә белән төрле-төрле савытлар, зур-зур казаннар шунда ук урын алдылар. Казылыклар да шуңа урынлашты.

Өлкән өй дип аталган бу тирмәдә тукал даими йоклый, аш-су, кымыз мәҗлесләре дә шунда була. Бай үзе төннәрен нәүбәтләп берсен байбичә янында ак өйдә, берсен менә шул өлкән өйдә, тукал янында үткәрергә тиешле иде.

Боларны тамамлагач, инде азаккы тирмә – кечкенә кара өй бар иде. Моның эше җиңел булды. Әйбере дә аз, күбрәге камыт, ияр, өем-өем киезләр белән дөядән, куйдан кыркылган җоннар, атлардан алынган төен-төен кыллар иде, – бусы ялчылар өчен иде.

Байның аяллары белән бергә, фәкыйрь гаиләләр дә үзләренең карасу иске киез өйләрен торгызып өлгерделәр. Шул бер тирмәгә берничә сандык, юрган, казан, камыт, ияр кебек әйберләрен кертеп бетерделәр.

Килеп тукталганнан ике сәгатькә якын вакыт үтмәде, быел мал-әдәм аягы басмаган яшел чирәмдә авыл үзенең өйләрен тамам корып урынлашып бетте.

Тирмәләр, араларында дүртәр-бишәр сажин җир калдырып, тезелеп утырдылар. Бер буйга, туры озын сызык буенча түгел, бәлки дуга яки яңа туган ай рәвешендә, түгәрәкнең яртысы рәвешендә булып тезелделәр. Бу ярым түгәрәкнең уртасы кутан дип атала – бу инде һәммәгә уртак йорт эче (уртак мәйдан) хезмәтен үтәячәк. Монда колыннар бәйләнәчәк, кич куйлар куначак.

Арбалар исә һәр өйнең артында торалар. Килгән кунакның кутанга ат-арба белән керүе гаеп санала, ул өйләрнең арт ягына тукталырга тиешле. Байның ике төрәнле тимер сабаннары, уру, чабу машиналары да шунда торачак.

XXXVIII

Хатын-кыз өйне корып йөргәндә, Сарсымбай үзе әле яңа килеп җиткән маллар – бияләр, куйлар, сыерлар арасында иде. Көтүчеләрдән хайваннарның хәлен сорашты, авыруларын карап, Кәрим картка күрсәтергә, давалатырга кушты.

Башкалар уен-көлке белән, ашыгычлык белән өйләр ясаганда, Арысланбай һәм аксакал бер читтәрәк яшел чирәмгә киез түшәп, мендәр салып, кырын ята биреп әңгәмә кылдылар. Җегет үткән көн башлап та өзә алмаган эше турында карт белән озак сөйләште. Ләкин Бирем әкә якын да килмәде.

– Акылың бар, уйларга чамаң бар, ничек итеп шундый бер ярамаган эшне башыңа керттең син, балам? – дип, каты сүзләр белән озак шелтәләде.

Ак өйне курчак кебек җыештырып, ятакларга җефәк юрганнарны җәеп, чигүле мендәрләрне кабартып тезеп, киемнәрен кирәгәгә элеп, Карлыгач-Сылу шат ачык йөз белән тирмәгә керергә чакыру өчен килгәндә, шелтәнең иң каты минутлары иде.

Кыз, җегет белән картның йөзләрен күргәч, курка калды.

Бабаның кашлары салынган, ябык, җыерчыклы бите ачудан каралып көйгән, Арысланбай исә ниндидер бер кискен уй белән тешләрен кысып, зәһәрләнеп торган кебек хәлдә иде. Сылу каушаудан сүзләрен оныта язды:

– Бирем әкә, өй корылды, чичәм сезне ак тирмәгә чакыра, – дип, нидер бытылдады да, кырдан, мал яныннан кайтып килгән атасына – Сарсымбайга каршы йөгерде.

Ләкин барып җитә алмады – күрше җәйләүдән ике ир белән бер кимпернең җәяүләп килүе аны туктатты.

Гадәт буенча, яңа күчеп килгәннәргә күрше авыл ит белән, кымыз белән сәләм җибәрә. Бу әдәмнәр күлнең икенче башында утырган авылныкылар, кулларында зур табак тулы пешкән ит иде. Яңа җәйләүне котладылар, мал-җанга аманлык, ил-көнгә саулык теләделәр.

Ул арада Сарсымбай да кайтып җитте, һәммәсе бергә уртадагы өлкән өйгә кереп, иткә, кымызгз утырдылар.

Бу вакыт кояш баеп килә иде инде.

Яңа җәйләүдә элекке гади көндәлек тормыш башланды. Бирем әкәне күчү мәшәкате белән яхшы кунак итә алмадык дип, үтенеп, кунарга калдырдылар. Җегеткә вакыт иде инде, рәхмәт әйтте, мал-җанга аманлык теләде дә, атына менеп Яман-Чүл җәйләвенә кайтып китте.

Күрешер алдыннан аксакал аның үзенә генә:

– Акылга утырыр чагың җиткән, балалык кылма! – дин, каты кисеп әйтте.

Карлыгач-Сылу бик зур кыюлык аркасында бер-ике минут аулак заман таба алды, җегет аның йөзенә күтәрелеп карамады; кискен, каһәрле тавыш белән актык сүзен сөйләде:

– Кара-айгырлар белән бозылышудан, ике арада талаш чыгудан куркалар. Аксакал безгә каршы: балалык кылма, дип миңа яман шелтә ясады! Йөрәгең нык булсын, безгә караңгы төн белән канатлы толпарлардан башка дус та, ярдәмче дә юк! Бер-ике көннән хәбәрем булыр! Әзер тор! – диде.

Кыз авыр, ләкин шөбһәсез бер уйда калды: Калтайга бармаячак, караңгы кичәдә иярле атлар белән тамыр җегетенең килгәнен көтәчәк!

XXXIX

Канлы, кызгылт ут эчендә туган иртәнге кояш даланың туфрагын партия талашлары эчендә каршы алды.

Якуп белән Яңгырбай җиназага җыелган җәмәгатьнең юк өчен сүз чыгарып кычкырышып таралуларын яхшы аңладылар. Үзләре белән барачак ыругның, партиянең юлбашчыларын шул көндә үк җыйдылар, киңәш кылып, эшкә тотындылар. Кемгә мал бирергә, билек, авылнайлык вәгъдә кылырга, дошман арасына ничек коткы салырга – һәммәсен уйлаштылар.

Азымбай карт теге вакыттагы гөнаһлы уеннан кайтты, аттан төшмичә, кирәк әдәмнәрне күреп, көн-төн чапты. Бер тәүлек эчендә йөз чакрымны урап кайтып асыл аргамакларны яндырган вакытлары да булды. Сайлау көнендә артык шар алу өчен түгеләчәк алтынның, өләшенәчәк аяклы малның, биреләчәк чапанның, тунның хисабына чик куелмады. Берничә йөз кара, егерме-утызар мең алтын чыга икән, – моның алдында, әлбәттә, тукталмаячаклар.

Рокыя байбичә бу талашның үзәгендә иде. Ул кайчандыр Сарсымбай бикәсе Алтынчәчкә әйткән сүзен яңадан хәтерләде: «Кирәксә – мал бирәбез, кирәксә – кыз бирәбез, кирәксә – җир аударабыз, мәгәр үз дигәнебезне кылабыз!»

Арада бик куркыныч бер хәл бар иде. Яңгырбайның кызы Гөлфаныс җиде яшендә чагында ук әйттерелгән әдәмен яратмыйча башка берәү белән тамырлык кылып йөри иде. Бу соңгы бүз бала үзенең сөйгәнен караңгы төндә дүрт җегет белән килеп ат өстендә урлап качкан иде. Бу сәбәптән Яңгырбай ыругсы белән кияү йорты арасында зур талаш чыгарга тора, әгәр бу вакыйга була калса, найманнар белән кара-айгырлар партиясеннән җәберләнгән кодалар ыругсы болардан китеп барып Сарсымбайга кушылачак я үзләре бер партия булачак, яисә читтә катнашмый калачак – һәр тәкъдирдә зур зыян киләчәк иде. Бу кодалык Рокыяның үз диме, үз осталыгы белән ясалганга, ул, ант итеп, көрәшкә катнашты. Азым әкә аркылы кырык җегетне җыйдырды, итнең симезен астырды, кымызны мул куйды, һәммәсенә бүләкләр вәгъдә кылды. Бүз балаларның берничәсе сыйланып өйләренә китсәләр дә, башкалары байның йөгерекләрен менеп, урлаган җегетнең авылына бардылар. Яман сүгенеп, илне мыскыл кылып, кызны кире алып кайттылар. Гөлфанысны урлаган ил байлыкта урта булганга, Рокыяның артында урыс түрә торганын яхшы белгәнгә, яңадан сугыш башларга батырлык кылмадылар.

Бу вакыйга тирә-якка хайранлык бирде, ярылып китәргә әзер торган кияү кабиләсен тагы ныграк боларга баглады: найманнар белән шаярырга ярамавын күрсәтте.

Сарсымбайлар өчен бу зур бер күңелсезлек булды. Ләкин моңа карамастан, алар талашны көчәйтә бирделәр.

Болар Яңгырбай, Якуп кебек ак сөяк түгелләр, алар чаклы алтын, мал да тарата алмаслар, кирәк вакытта ярдәм итәргә артта урыс түрә дә юк, шулай булса да, Биремҗан аксакал җиңүгә нык ышана иде. Найманнарны халык ак патшаның йомышын үтәүче дип карый, тыштан хөрмәт күрсәтсә дә, эчтән дошманлык саклый, яхшы җәйләүләрнең китүенә, казакъ йорты тар кабер кебек һаман кысыла баруга баш сәбәп – шул Байтүрә нәселе дип уйлый, гөнаһсыз җир аударылган, богауланып каланың абактыларында яткан казакъларның язмышы өчен шул Байтүрәләрне шелтәли иде. Илнең, йортның күпчелеге шулай карагач, инде акыллы усал Байтүрә морзаның калдыкларына казакъ баласы тавыш бирмәс дип иман китерә иде.

Сарсымбайда үткәргән төндә сүзнең күбе шул турыда булды. Туктаусыз симез найманнарның яман кара тарихларын, үзе алар белән ничек көрәшкәнен озак-озак хикәя кылды. Карт чыннан да бу фаҗигаләрнең җанлы тарихы иде.

Аның бабалары Кече йөздә Әбелхәер кул астында яшәделәр. Үзенең дәрәҗәсенә канәгатьләнмичә, өч йортның уртак өлкән ханы булу исәбендә йөргән Әбелхәер калмыклар белән сугышны баһана итеп ак патшага койрык болгый башлагач, Бирем әкәнең ерак бабасы Торсынбай өлкән ханга әйтте: «Лачыннан котылдырам дип бөркет авызына ташларга телисең, исемең Әбелхәер булса да, эшләгәнең хәер имәс», – диде. Кабиләсе көчле булганга, хан аңа ашыгып җәза бирә алмады. Ләкин үз юлыннан тукталмады. Тәфкилев килеп, Петербург ягын каера башлагач, Торсын тагын түзмәде. Әбелхәернең кардәше Бүребай белән татар генералының йөзенә бер камчы орды да, толпары белән далага качты, шуннан Кече йөзне бөтенләй ташлап, Урта йөзгә күчте. Кәрван башы Мостафа дигәнгә ялланып Кызылъяр, Күкчәтау, Сими, Ташкент, Троицк араларында кәрван йөртте. Картая башлагач шул якларда мал асрап, бер илгә кушылып, җәйләү тотып яшәп калды. Торсынның балалары зур бай да булмадылар, тынычлык та тапмадылар.

Биремҗан балалык, яшьлек чакларын шул әкиятләр эчендә үткәрде.

Җегет булгач, азаматлык белән дан чыгарды. Ир уртасы чагында ул үз ыругсы кызылкортлар арасында гына түгел, башка кабиләләр эчендә дә аләүмәт эшендә ил агасы булып торган иде инде. Сары-Арканың ханнары бетерелде. Алар артыннан диванлык төзелеп, ага солтаннар мәйданга чыгарылды. Бара торгач, болар да югалды: дала авылнайлар, биләр, булыслар кулына калды.

Болар элекке вакыттагы кебек аләүмәт эшендә зур хезмәтләр кылганлыгы, җәмәгать файдасына яшәгәнлеге өчен ыругның, кабиләнең ышануы буенча дәрәҗәгә менгән аксакаллар түгел, мәгълүм туфракта утырган халыкның сайлавы буенча гына куелалар иде. Бу сайлауларда илгә хезмәт иткәнлек түгел, байлык, мал түгүлек беренче рольдә булып китте.

Элеккечә кан-ыруглык нигезе җимерелеп, мәгълүм туфракның сайлавы мәйдан алгач, бу урыннарга урыс түрәнең яратканнары, аның теләгәннәре үтә башлады. Биремҗан аксакалны берничә мәртәбә булыслык, билек урыннарына сайларга теләделәр, ләкин ул якын бармады, казакъ түрәләренең күкрәгендәге дәрәҗә медальләреннән җирәнеп сөйләнде: «Боларны эт муенына таксыннар, үз муенымны алар белән пычратмам», – дип, мыскыл итеп көлде.

Бирем әкә шулай йөргәндә, борынгы ханнарның, ага солтаннарның балалары заманның барышын сизделәр, көчнең кайдалыгын күреп, бөтенләй икенче юл тоттылар.

Найманнарның берәве бу туфракта, үзе тырышып, мал түгеп, булыс булды. Якыннарын авылнай, би кылды, илнең-йортның эше боларга күчте. Ак патшаның әдәмнәре боларны үз итеп кабул итте.

Биремҗан аксакал тагы яңа дошман алдында калды.

Моңарчы тик каһәрләп йөрсә дә, Байтүрә үлгәч, ул инде, үзенең картлыгына, сукырлыгына карамастан, ак сакалын күтәреп талаш мәйданына чыкты.

Үзе дәрәҗә эзләми, аләүмәтнең файдасын күзәтер дип, Сарсымбайны Байтүрә урынына булыс ясап үткәрергә тели; бусы барып чыкса, яман авылнайларны, ришвәт буенча эш йөрткән биләрне аннан соң берәм-берәм төшерергә, урыннарына юньле, ак күңел әдәмнәр куярга уйлый иде. Арысланбайның Карлыгачка кул сузуы кара-айгырлар белән дошманлык тудырачагын яхшы белгәнгә, җегетне шелтәләве шул яктан иде. Сарсымбай өчен бу бик зур терәк иде.

Арысланбайдан соң төн буена сөйләшеп кундылар. Карт теләсә дә, иртә белән Сарсымбай аны тагы җибәрмәде:

– Кодаларым да килә, сезнең белән бергә киңәш итмәсәк, хәлебез яман, – диде.

Ләкин кунаклар да кунаклык өчен килмиләр иде. Алар янына Танабугадан илнең бае Ирҗан, Кызылкорттан Әхмәт чакырылды.

Болар – Найманнан җәберләнгән, яхшы җәйләүләре алынган, юк-бар сәбәп белән зарар күргән, моның өстенә кодалык, һич булмаса, билкодалык кебек җепләр белән сарманнарга багланган кабиләләрнең башлыклары – байлары иде.

Сарсымбай булыс булса, башкалары би булып, авылнай булып үтәргә тиешле иде.

Туктының симезләре суелды, кымыз мул куелды, байбичә, кунакларның кадерен белеп, бик сирәк ашлардан булган куырдак, көйгән бөйрәк кебек сыйлар хәзерләтте.

Яңа җәйләүнең саф һавасында майлы ит белән карынны тутырып, кымызны әбдән мас булганчы эчеп, илнең өлкәннәре көн буенча киңәштә үткәрделәр.

XL

Ачык аңлашылган хәл шулай булды.

Сарман, Танабуга, Кызылкорт, Кара-айгырлар, әлбәттә, бу якта булачаклар.

Найман, Дүрткара каршы якның башында торалар. Янгырбайның кызын кире кайтарткач, кодалары кыпчаклар да аларны яклаячак.

Бу туфракта тагы төрле кабиләләрнең кисәкләре, аерым кечкенә авыллары бар.

Сайлауда һәммә халык түгел, бәлки авылнайлар, биләр, аксакаллар, байлар гына катнашачак булса да, бу төрле ыругларның кисәкләре, фәкыйрьлекләренә карамастан, утызга якын тавыш белән барачаклар.

Эшнең төбе дүрт кабиләнең арасындагы берлекне саклауда һәм менә шул ике уртадагыларны үз ягына аударуда иде.

Ни белән аударачаклар?

Аксакал тагын үзенекен әйтте:

– Найман балалары ил каршында кара йөз булып танылганнар, – диде.

Ләкин донъяның күп хәлләрен кичергән Сарсымбай үз җиңүе өчен бу гына җитмәвен сизә иде. Ул да Рокыя бикәнең мәгълүм сүзен хәтерләде: «Кирәксә – мал бирәбез, кирәксә – кыз бирәбез, кирәксә – җир аударабыз, мәгәр үз дигәнебезне кылабыз!»

Биремҗан әкәгә бу рәвешле ачык әйтеп булмый иде. Ул картның сүзенә икеле җавап кайтарды:

– Күңелебез пакь, ниятебез ак, ясаган иям безгә ярдәм кылса кирәк... Мәгәр бәндәнең үз тырышлыгы да кирәк имәсме?

Карт төштән соң кайтып китте.

Тагын ит пеште, кымыз эчелде. Озак әңгәмә китте. Хуҗаның кодасы, бер чама белән, сайлауда үз ягына аударыр өчен кемгә нәрсә бирергә тиешле булачагын исәпләп карады. Үзләреннән кем күпме мал түгә алуын сөйләде:

– Иң киме йөз кара, ун мең сумнар акча кирәк булыр. Моның яртысын Сарсымбай үз кесәсеннән чыгарса, калганын башкалар күтәрер.

Хуҗаның моңа артык исе китмәде. Сайлау вакытында түгелгән малның түрә булып алгач яңадан кесәгә кайтачагын ул Байтүрәләрнең һәм башкаларның тәҗрибәсе буенча яхшы белә иде.

Шул планнарга тукталып, кунаклар атларын атландылар да, юк-бар баһаналар табып, төрлесе-төрле җәйләүгә, теге уртадагы кабилә кисәкләренә таралдылар.

Сарсымбай аларны озаткач ак өйгә байбичә янына киңәшкә керде:

– Калада малның хакы күтәрелгән диләр. Карлыгачның туе җитеп килә, аңа чыгым булыр. Илнең өлкәннәре булыслык кылып үткәрәбез, диләр, аның өчен бераз мәшәкать булмый калмас... Җылкыдан, үгездән бер егерме караны сатсак дип уйлап торам!

Алтынчәч бу эшләрне иреннән дә нечкәрәк аңлый иде. Ике сүз әйттермәде:

– Берсекөнгә каланың базар көне гуй... Барачак булсаң, Җолкынбайны җибәреп Җылкычы атаны чакыртыйк, – диде.

Сарсымбай, утырган җиреннән кычкырып, ялчыны чакырды да, көтүгә барырга кушты. Үзе атка менеп Таштүбә җәйләвенә китте. Анда туй, партия мәшәкатьләре турында берничә әдәм белән сөйләшеп үтәсе, кайберәүгә кайбер нәрсә тапшырасы иде.

Бу серле киңәшләрдә үз язмышы да уенга катнашканын йөрәге белән сизенеп йөргән Карлыгач-Сылу әткәсе белән ачыктан-ачык сөйләшергә теләп карады, ләкин бер минут аулак вакыт таба алмады. Анасы белән сөйләшүдә мәгънә күрми, Алтынчәч яңадан сүз кузгатырга үзе дә теләмәгән кебек күренә, кызы белән ялгыз калмаска тырыша иде.

Янар таулы туфракларда яшәгән әдәмнәр җир селкенер алдыннан була торган аскы тулкыннар вакытында үзләрен ничек хис кылсалар, бу көннәрдә Карлыгач-Сылу үзен шуңа охшаш бер куркыныч алдында кебек күрә иде: кайдадыр ниләрдер эшләнә, яшерен киңәшләрдә нәрсәгәдер хәзерләнәләр, ниндидер кара, куркыныч бер әйбер акрын-акрын аның өстенә таба килә. Ләкин ни булыр? Котыла алырмы? Әллә шуңа корбан кылынырмы?

Шул авыр хәлдә ул бу төнне үткәрде.

ХLI

Төшме-өнме, – аерыр хәл юк...

Кемнедер әрнетеп кыйныйлар. Ул яман тавыш белән акыра.

Кыйныйлар, тагы акыра.

Кыз куркып уянды.

Якты, матур аяз көн. Тирмәнең киезе күтәрүле. Төнлеге ачык. Аннан төшкән кояш нуры хәтфә келәмнәр өстендә уйный.

Ләкин кыйнау-акыру һаман бара иде әле.

Карлыгач-Сылу тиз генә торды, зур кара чәчләрен ашыгып тарады, җилкәсенә тулкынландырып салды, озын керфекләренә бик аз гына сөрмә тартты, өстенә яңа алсу күлмәген, кечкенә аякларына тар, нечкә итеген киде дә, далага чыкты.

Өлкән тирмәнең артында, тимер сабаннар, урак-чалгы машиналары янында әллә ничаклы балалар, урамал сарган хатыннар, колакчынлы казакълар өелеп торалар. Уртада атасы Сарсымбай, аның янында Кәрим карт, Җылкычы ата, байбичә, тагы кемнәрдер күренәләр. Айбаланың ире – теге чәчле жегет кемнедер:

– Ни сөйләдең? Ат яндырып ник Яңгырбайга бардың? Әйт, атаңа нәләт булгыры! – дип сүгенеп, камчы белән яра.

Кыз аптырап шунда ташланды. Анда менә нинди күренешкә очрады.

Кулларын артка каерып бәйләгәннәр, нечкә иске бишмәте телгәләнгән, якалары суелып төшкән, кан катыш балчыкка пычранган коточкыч йөзе һәм зур гәүдәсе белән Җолкынбай ята. Чәчле җегет һаман кыйный, ялчы кулын чишәргә, газаплы тәнен яшерергә маташа, ләкин булдыра алмый, һаман акыра.

Карлыгач, барып җитүгә, атасының кулына тотынды:

– Әкәм, ни булган?! – диде.

Ялчы кызга карады, сүз әйтмәде, ләкин аның куркыныч канлы күзләре мәрхәмәт сорап ялваралар, гүя: «Хаксыз газаплыйлар, мине коткар!..» – диләр иде. Ахры түзә алмагандыр, яман бер селкенеп, чәчле җегетне аркасы белән этәрде, куллары багланган хәлдә сикереп торды:

– Әдәм үтерергә җыелдыгызмы сез? – дип, качарга азапланды.

Ләкин өлгермәде, Сарсымбай яман ачу белән күтәреп екты да:

– Атаңа нәләт, минем нанымны ашыйсың, кымызымны эчәсең дә, ул әдәмнәргә барып бездәге сүзне ташыйсыңмы? Атаңа нәләт! – дип аягы белән таптап, камчы белән битен, башын ярырга тотынды. Сарсымбай асылда сабыр әдәм иде, ләкин бер кызса, ул үзен-үзе югалта иде. Яман кыйнап, хәлсезләндереп ташлады. Ләкин кыйналучы һаман әйтмәде, тик акыра бирде.

Җәйләүнең күл ягында бер әдәм күренде, ялчы, үзен коткарачак җанны тапкан кебек, кычкырып җибәрде:

– Әнә шул комалакчыны китерегез, мине ул күрде, ышанмасагыз, аңардан сөйләтегез, – диде.

Карлыгач йөгертеп комалакчыны китерде.

Бу – күрәзәлек кылып йөрүче бер дивана иде. Өс-башы ертык, аягы ялангач, бер кулында думбра, берсендә яулык белән төрелгән такта һәм вак рәмел ташлары – комалаклар иде.

Бай диванага әйләнде. Каты тавыш белән:

– Син кайдан киләсен? – диде.

– Якты-Күл җәйләвеннән!

– Менә бу әдәмне ул җәйләүдә ни вакытта күрдең?

Дивана кызганычлы күз белән Җолкынбайга карады:

– Байның садакасын алып, кимперләргә комалак ачып, Якуп морза иленнән сезгә таба килим дип чыккан идем, ялчыгыз миңа очрады. «Кая барасың?» – дидем. «Байтүрә җәйләвенә бармак идем, күңелем куркып калды, юлым акмы, карамы – белмимен, син миңа бер комалак ач», – диде.

Җыелган җәмәгатьнең йөзенә серле аптырау чыкты. Бай кулыннан камчысын ташлады, Җолкынбай торып утырды. Дивана сүзендә давам итте:

– Бер әдәм сорап килсә, сүзен алмый кайтарырга амалым бармы? Тактамны җәйдем, әүлиягә күңелемне куйдым да, комалак ачтым... Мәгәр, ходаем каһәрләде, комалагым һичбер сүз ачык әйтмәде... Җегетем ачуланып Якты-Күлгә таба чапты... Мин сезгә киттем... Аз вакыт барган идем, артымнан дөп-дөп ат килә, карасам – Җолкынбай, Байтүрә җәйләвенә бармыйча кире борылган; аргамагын куып килә ятыр... Башка сүз әйтмәде, бабаңның йөрәген фәлән кылыйм дип, минем аркама яман бер камчы сызды да, чаптырып китә бирде... Ышанмасагыз, аркамны карагыз...

Бүз балалар өчен бусы бер кызык булды, алар, күлмәген күтәреп, көлешә-көлешә дивананың аркасын ачтылар. Анда, чыннан да, ике буй булып камчы эзе каралып ята иде.

Моңарчы сабыр торган Җылкычы ата сүзгә килде:

– Дивана, әйтсәңче: сине үтеп киткәч Җолкынбай Якты-Күлгә барып борылдымы, юкса, анда җитмәстән кире кайттымы?

Комалакчы уйлап тормый җавап бирде:

– Ни бытылдаганың синең? Ул җәйләүгә җитәргә ерак иде, бармастан кире борылды, моны анык беләм.

Җылкычы ата Сарсымбай янына килде:

– Миндә хаталык булган, җибәрергә кирәк, – диде дә, ялчының кулларын чишә башлады, – Ай, карагым, Җолкынбай! Сары-Арканың киң сахрасында үзенә урын тапмый йөргән бәхетсез ятаклыларның* берсе икәнсең! Мәгәр өметеңне өзмә, бу хаталык өчен бай сине кызганды, алам дип йөргән тол хатыныңа хәбәр ит, сораганы дүрт кара икән, Сарсым әкә үзенең вәгъдәсе буенча аларны сиңа бирә! – диде. Байбичә белән карашып алдылар. Зирәк хатын Җылкычы атаның мондый нечкә осталыгына хайран калды, рәхмәт дип елмайды.

[* Ятаклы – ярлы.]

Ялчы кулларын чишеп аягүрә басты, пычрак кан белән каткан битләрен сөртә-сөртә, үзе аска караган хәлдә әйтте:

– Бай бүген биргәнен иртәгә яңадан ала белер... Күңелемдә ышаныч калмады... Бу илдән китәм: тәкъдирнең язганы булса, бер аял табармын...

Айбала кызганып кымыз китерде. Ләкин җегет эчмәде. Кыйналган, ватылган зур гәүдәсе белән ава-түнә байның ялчылар өчен корылган кечкенә кара тирмәсенә керде дә, әйберләрен җыя башлады.

Эшнең чуалып китүе мөмкинлеген уйлап, Сарсымбай ялчы артыннан Җылкычы атаны җибәрде.

ХLII

Ялчы җегет Юныс картны ата-бабасының кабере белән сүгеп каршы алды. Баягы газапларга сәбәп булганлыгы өчен кыйнап ташларга уйласа да, хәле юкка күрә тукталды.

Җылкычының йөзендә, сүзендә үзен гаепле сизү күренә иде.

– Гөнаһның зуры миндә, – диде. – Байтүрәнең җиназасы вакытында тегеләрнең эте Азым әкә синең тирәдә яшерен сүзләр сөйләп йөргән, диделәр. Бай миңа: «Бу эшкә күз-колак бул, Якуплар безнең хәбәрләрне алып тору өчен ялчыбыз белән килешсәләр кирәк», – дип иде. Моны ишеткәч йөрәгем кайнап китте. Син Якты-Күл җәйләвеннән безнең көтүгә ат яндырып, тирләп килеп чыккач, күңелемә вәсвәсә төште: байның шикләнүе рас икән, бу әдәм Сарманнардан найманнарга сер ташый икән дип уйладым. Кайткач хуҗага моны әйтә салдым. Үзең дә беләсен гуй, Якуп-Байтүрә дигәнне ишетсә, безнең Сарсымбайның башыннан акылы китә, күзен кан баса... Ул исәр бай, үзен-үзе белмәстән, сине бәйләтеп тә ташлаган... Мәгәр яманлыкның зуры миндә! – диде.

Җегет ертык киемнәрен рәтләп, бераз дәшми торды да, кинәт башын күтәрде:

– Атаңа нәләт булгыры! Сез ни бытылдап ятасыз: кичәге көн буенча бу җәйләүдә Кызылкортның, Танабуганың, Кара-айгырларның башлыклары җыелып киңәш кылдылармы? Мин боларның сүзләренең күбен ишеттем. Шуларны әйтү өчен Якуп морзага барырга чыгуым да рас!

Җылкычы атаның усал, үткен кара күзләре ялтырады, биленнән камчысын алып:

– Алайса, минем вәсвәсәм дөрес икән гуй... Яман бала, синең башыңны яру миңа хәләл булып калды! – дип, кизәнергә әзерләнде.

Ләкин ялчы аз гына да каушамады, хәзер аның кулы чишүле, хәле бераз кайткан, ачуны китерсә, бу картның муенын борып ыргытырлык чамасы бар иде.

– Син, Юныс әкә, – диде, – өлкән булсаң, өлкән була бел, булмасаң, башың исән чакта минем яннан чыгып китә бир! – диде.

Карт яңадан тынычланды. Бераз шаярта төшеп, җегетнең күзләренә карады:

– Сүз икебезнең арабызда калыр, чынын әйт, Якуп морза сине ни белән сатып алды?

Ялчы бу каты сүзгә көлде генә:

– Сатып алырга исәбе бар иде, мәгәр булдыра алмады! Җолкынбай урынында Юныс карт яки Азымбай булса иде, найманнар аз белән дә кирәкләрен таба белерләр иде... Минем күңелем бармады, – диде дә, бер ачулы, бер шаян сүзләрдә вакыйганы сөйләп бирде.

Фәкыйрь гаиләдә туып, байларның балаларыннан, киленнәреннән кыйналып яшьлеген үткәргән Җолкынбай унсигез яшьләрендә даланы ташлап чит җиргә хезмәткә китә. Кукалда мал багучы, урыс казак баенда йорт караучы, каланың заводында ат белән әйбер ташучы булып көн итә. Мәгәр җәйләүгә кайткан чагында Биремҗан аксакалның авылында бер яшь тол хатынны күреп, шуңа күңел утырта. Хатын риза: «Дүрт кара, утыз сум акча бирсәң, барам», – ди. Җегет читтә йөрүен ташлый да, Сарсымбайга яллана. Елга илле сум хак. Бер ел эшләгәч, хуҗага серен аңлата: «Хуҗа, хакымны арттыр, я булмаса, шул тукалны алып бирергә миңа вәгъдә ит», – ди.

Бай:

– Хезмәт кыл, күрик, буш итмәм, – ди.

Җегет өч ел көтә – эшли, ләкин вәгъдә үтәлми. Хатын актык сүзен әйтә:

– Бунча заман көттем, дүрт кара таба алмадың, ирлегең корсын синең! Хәзер күңелем башка берәүгә китә, – ди.

Ләкин егет моны кайдан алсын! Сарсымбай вәгъдәсен оныткан төстә күренә. Шулай аптыраган чагында, быел язгы ярминкәдә, Янгырбай бу җегетне чакырып ала:

– Ил эчендә хурлыкка калдың... Лачындай гайрәтен бар, дүрт кара таба алмыйча, күңелең төшкән толны башкага җибәрәсеңме? Сарсымбай кадереңне белмәде, син анда эшли бир, мәгәр безгә кайбер вакыт кирәк булсаң, хезмәт кылырсың, бер-бер ашыгыч сүз булса, килеп әйтерсең, фәлән-төгән, – ди. – Тамагың иткә, йөрәгең аялга туяр, – ди.

Җолкынбай байны ата-бабасы, кабере, йөрәк бавыры белән сүгә. Мине мондый яман эшкә чакырма, ди. Яңгырбай ачуланмый:

– Мин әйткәнне башыңа сал, исәр булма, – ди.

Кичә дүрт кабиләнең башлыклары җыелдылар. Киңәштеләр. Күп сүзләре моның колагына керде. Ачу да килде, Яңгырбайның вәгъдәсе дә искә төште. Шуннан җылкы көтүенә барырга дип атка менгәч, тезгенне тартты да Якты-Күлгә борылды. Мәгәр барып җитәр алдыннан күңеленә шөбһә керде.

“Боларның Сарсымбае да, Яңгырбае да барыбер эт түгелме? Бу талашларда найманнар җиңсә ни файда да, Сарманнар җиңелсә ни зарар?.. Ни дип мин Кызыл-Ком серләрен Якты-Күлгә ташып йөрим?!”

Шул вакыт теге комалакчы очрый. Ләкин ул бернәрсә дә әйтә алмый. Җегет, йөрәк әрнүенә чыдый алмыйча, күрәзәченең аркасына бер камчы бирә дә, Якты-Күлгә бармыйча, кире җылкыга чаба.

Боларны аңлагач, Юныс карт үзенең кылганына бик каты көенә башлады. Җегетнең янына килеп, җилкәсенә кулын салды да, киңәш бирде:

– Инде, чырагым, миндә бер хаталык булды. Син хөкемгә барып, булмаса, илнең яман гайбәтчел кимперләренә сөйләп йөрмә. Байга әйттем, ул үзенең вәгъдәсен үтәр, яраткан толың бар икән, аңа хәбәр җибәр, дүрт карасын алыр, күңелең төшкән тол хатын белән донъяның рәхәтен күрә бир! – диде.

Җолкынбай сүгенеп җавап кайтарды:

– Бу атаңа нәләт йортта аркам күп камчы ашады... Ул хатын башкага китеп барганнан соң үтәгән вәгъдәгезне фәлән кылыйм!.. Язган булса, берсе табылыр, булмаса, бу киң далада йөрәге аялга, тамагы ашка туймый йөргән ятакчы казакъ җегетләре бер мин генәме? Байга әйт, тияремне бирсен. Мин китәм. Урыс казагындамы, кукалдамы, каланың заводындамы – миңа һәркайда бер түгелме? Бары да өйрәнгән җирләрем гуй...

Җылкычы карт тирмәдән чыкты.

Карлыгач ялчыга кечкенә турсык белән кымыз, бераз ит, бавырсак китерде.

Җегет рәхәтләнеп, туйганчы бер ашады-эчте дә, янындагы киезгә ауды. Артык ватылган иде. Шул ятудан тәүлеккә якын йоклады.

ХLIII

Кызыл-Комнан Биремҗан аксакалның шелтәсен күтәреп кичкә каршы Яман-Чүл җәйләвенә кайткач, Арысланбай күп уйланды. Ни эшләргә кирәк? Ул бер җегет кенә түгел, ун гаиләдән җыелган авылның бае – өлкәне дә булып тора. Бу җәйләүдә ыругның яше өлкән, сакалы ак әдәмнәре булса да, алар фәкыйрь булганга, бөтен эштә өстенлек тә, җавап та яхшы атаның баласы Арысланга төшә. Бирем әкә каты шелтәләде. Ул турыда киңәш кылырлык башка әдәм юк. Бу эш сәбәбеннән бер-бер кыенлык чыгып, бөтен танабугаларның өстенә җафа килмәсме? Бу уйлар ике көн аның башын ваттылар. Өченче көн кичкә каршы куй көтүеннән симез тукты кайтартты. Моның өстенә ялның, казылыкның майлысын салырга кушты. Кымызны мул әзерләтте дә, ак тирмәгә үзе ышанган өч казакъ җегетен чакыртты.

– Сез, бүз балалар, әйтегез, – диде, – бер җегет белән бер сылу күп еллар тамыр булып, бер-берсенә күңел куеп йөрсәләр, кызның әкә-чичәсе моңа карамастан аны яшь ярымлык сабый чагында әйттергән яман бер әдәмгә бирергә теләсәләр, яхшы сүз, акыллы киңәш үтмәсә, шул вакыт сез ни кылыр идегез? – диде.

Арада үткен, зирәк, шаян Тургайбай бар иде. Колакчынын арткарак каерды, билендәге камчысын ипләп куйды да, Арысланга карап, көлә биреп:

– Киная сүзне аңламый торган булдым, син ачык әйт: бүген безне чакыруың – Кызыл-Ком җәйләвеннән Сарсымбай кызы Карлыгач-Сылуны урлап алып килү өченме? Үзең әйтмәсәң дә, чамаңны дүрт ел буенча белеп киләбез гуй! – диде.

Хуҗа һаман шаяртты:

– Әгәр шулай булса, сезне шуның өчен чакыртсам, әйтәчәгегез нидер?

Кунакларның яшьрәге шат, уен тавышы белән җавап кайтарды:

– Әйтәчәгебез ни булсын? Ат уйнатып Кызыл-Комга барып кайтудан курка торган җегетләр дип беләсеңме безне?

Кунак җегетләр, бик аз гына да каршы әйтмәстән, һәммәсе риза булдылар. Караңгы төшүгә Арысланбайның иң яхшы атларыннан биш айгыр иярләнеп куелган иде инде.

Итне ашап, кымызны эчеп, папиросны тартып, бераз әңгәмә кылдылар да, Сарсымбай җәйләвенә карап дүрт җегет, ат әйдәп, бер буш аргамакны ияртеп, якты ай астында киң дала буенча киттеләр.

ХLIV

Кызга алдан хәбәр җибәрелгән иде. Айбала киленчәк күлнең төньягына карый торырга, әгәр камышка атлар тукталса, барып белешергә дә, Карлыгач-Сылуга әйтергә тиешле иде. Ләкин бүген кичкә каршы бер-бер артлы мәшәкатьләр чыга торды.

Җолкынбайның кыйналу хәбәре һәм аның сәбәбе кем аркылыдыр Якты-Күл җәйләвенә барып ирешкән. Яңгырбай дошман моны куертып, юк өчен әдәм кыйныйлар, хөкемгә тартырга кирәк, дип далага шау-шу җибәрткән, тавыш кузгала башлаган.

Моны ишеткәч, ялчының ачуы кабарды. Башка һәркемнән бигрәк Алтынчәч байбичә бу эшкә катнашты, җегеткә үзе кереп:

– Туеңны, мәшәкатеңне үз өстемә алам, баең белән базарга барырга да әдәм юк, хәзер печән, урак җитте, машиналар белән йөрергә синнән башканы табуы күп кыен, ачуыңны йот, син бездә кал, вәгъдәңне үтибез, – диде.

Җегетнең эстәгән хатыны «күңелем башка берәүгә китә» дисә дә, үзе китеп өлгермәгән икән. Җегет, иртәгә бай белән базарга барачак булганга, бүгеннән калмыйча ул толга әдәм җибәрергә тиешле булды. Дивана карчык Миндине юындырдылар, өстенә ак күлмәк, башына урамал бәйләделәр дә:

– Җолкынбайның иң якыны син гуй... Кодалык теләп бар, – диделәр.

Ләкин аның үзенә генә тапшыру мөмкин түгел иде, ул ахмак башы белән әллә ниләр бутап бетерер дип курыктылар. Аның белән бергә Айбалага барырга туры килде.

Арбага ат җигеп, теге ялангач кара малайга күлмәк кигезеп, аны да утыртып, өчәүләп толның җәйләвенә барып кайттылар.

Хатын бер сүзсез ризалык биргән: «Ул мыкты җегет күңелемә яраган иде, өч ел көттем үзен», – дип, бөтенләй вәгъдә биргән.

Инде караларны илтәсе дә, туй ясыйсы гына калды. Киленчәк бу эштән караңгы төшкән вакытларда гына котылган иде, тагын байбичә чакыртты:

– Иртәгә Сарсымбай җылкы, үгез белән базарга китә, шуңа хәзерлек эшләр бар; Айбала, карагым, син минем янымда бул, – диде.

Хатын чарасыз иде. Алтынчәчкә булышып, әйбер хәзерләп йөрде. Тик тукал казаннан ит бушатып, йортның өлкәннәре кул юып табынга утыргач кына Айбала киленчәк башка мәшәкатьләрдән котыла алды. Авылның иң читендәге фәкыйрь тирмәсенә кайтып аз гына утырган иде, аның үткен колагы төн ягыннан берничә атның дөп-дөп басып килгәнен ишетте. Җиргә ята биреп тыңлады, тавыш тукталды.

Хатын серне аңлады, күл буенча камышка таба тизләп йөгерде: анда бераз яшеренә төшеп, колакларын кайчы кебек торгызган иярле атлар янында, берничә колакчын торганы күренә иде.

Арысланбай, кулындагы камчысын уйнатып, каршы килде:

– Алтынчәч байбичә белән Бирем әкәнең яман шелтәсен ишеттек, мәгәр башкача амалымыз юк, без көтәбез, – диде.

Киленчәк кутан ашасыннан ашыгып килеп ак өйгә керде.

Ни күрсен, – ана белән кыз акрын гына сөйләшеп, сай табактан майлы итне, казылыкны ашап утыралар. Тыш яктан иң тыныч бер мәҗлес. Сүз белән әйтә алмады, мәгәр кызга бер караш ташлады, шуның белән бөтен эшне аңлатты.

Байбичә, гадәт буенча, киленчәкне ашарга утырырга чакырды. Ләкин Айбаланың йөзендә, каушаган тавышында ни дә булса барлыгы мәгълүм иде. Карлыгач-Сылу сизенеп, яшерергә теләде, киленчәккә:

– Карагым, әнә торган сөлгене алып бирсәңче! – диде. Хатын бераз тынычланды, кызга сөлге биреп, үзе табак янына утырды. Кыз яңадан бер-ике капты да, кулын сөртеп, гадәтне бозу булса да, башкаларның беткәнен көтмичә, комганын алды, башына, өстенә киде дә, ак тирмәгә бәхилләшкәндәй бер күз йөртеп, далага чыкты.

Аның шул чыгуы унсигез ел яшәгән гаиләсеннән бөтенләйгә китүе, күңеле сөймәгән Калтайдан да, ул әдәмгә бирү өчен тиздән туй ясап озатырга хәзерләнгән кадерле әкә-чичәсеннән дә качуы – котылуы иде.

ХLV

Өлкән өй белән ак тирмәдә ит ашап калдылар.

Карлыгач-Сылу кутанга комганын куйды да, кечкенә күл буендагы камышларга таба сак, ләкин бераз каушаулы басып, китә бирде. Болыт чыккан, ай капланган иде. Аның бөтен тәне бер минут эчендә ут кебек яна башлады. Миенә кан йөгерде, йөрәге кайнады. Ләкин уйларга, каушарга вакыт юк иде. Бу кечкенә күл ялтырап каршы алды, алда камышлык күренде, алар әллә нинди сирәк, эре агачлар кебек торалар иде. Шулар арасында ат пошкырганы ишетелде. Нәрсәдәндер куркып үрдәкләр пыр-пыр очып киттеләр. Бер әдәмнең акрын сүзе колагына чалынды, алда берничә карачкыл шәүләләнде, кыз һаман барды... Шәүләләрнең берсе кузгалды... Кузгалды да, бер секундта Карлыгач-Сылу шул шәүләнең кочагында булды, ялкынлы иреннәр йөзеннән, күзеннән үпте, ниндидер яшерен, ашыгыч каушаулы тавыш:

– Сәүләмҗан, тиз! – диде, көчле куллар биленнән алып, кыз өчен китерелгән иярле атның аркасына ук утыртты.

Сүз әйтеп, авыз йомганчы, җегетләр һәммәсе атландылар. Биш айгыр, артыннан куа чыгуны сизенгән кебек, киң дала буйлап Яман-Чүл җәйләве ягына таба – ак юл булсын! – дип, тасыр-тосыр чаптылар. Тик бераз җир киткәч кенә, Арысланбай, атын сабырлатып, кызга сүзен әйтте:

– Карагым, без инде котылдык... Кызыл-Ком җәйләвендә танабуталарның йөгерекләрен куып җитәрлек атлар табылмас! – диде.

Ләкин качучыда, качыручыда гына түгел, юртакларда да шундый бер дәрт, бер ашкыну бар иде ки, аларны тартып тыю кыен иде.

Болытлар таралды, якты ай ерак һавадан даланы көмеш нуры белән сәләмләп, күңелләргә серле бер тынычлык бирә иде.

Йомран оясына басты булса кирәк, бер-береннән узышып барганда яшьрәк җегетнен аты кинәт алгы аяклары белән сөренде дә, үзен-үзе тыя алмыйча тәгәрәп китте, бүз бала аның өстеннән алга очып җиргә төште. Ләкин башкалар атларын борып, ни булды, дияргә өлгерә алмадылар,– ат аякка басты, җегет сикереп менде дә, тагы чапты.

Бу бер кызык кына булып калды. Аңарчы сөйләшмичә генә ат куалаган җегетләр белән бергә Карлыгач-Сылу да кинәт көлеп җибәрде. Дала буенча җилдереп барган хәлдә, үзара уен-көлке сүзләр әйтешү китте.

Болар Яман-Чүл җәйләвенә килеп, өлкән ак өйнең артына атларын туктатканда, ерактан ак таң беленеп килә иде инде.

Йөгерекләрне иярле көенчә бәйләп куйдылар. Юлдаш җегетләр:

– Башкалар уянганчы без дә шунда булабыз... Карлыгач-Сылу, аягың җиңел булсын! – дип, өйләр тирәсендә тышта калдылар.

Җегет белән кыз, хәзер инде ир белән хатын, култыклашып Арысланбайның ак тирмәсенә керделәр.

* * *

Яман-Чүл җәйләве бүген яңа хәбәр белән уянды:

– Арысланбай җегет Сарсымбайның кызы Карлыгач-Сылуны бу төндә урлап алып кайткан!

Моны башта ялчы хатын белде. Ул куркып, хайран калып, куйчыга сөйләде, аңардан көтүчегә, ялчыга, аннан берничә минут эчендә бөтен авылга таралды. Карлыгач-Сылу, иң гади киленнәр кебек, башына урамал бәйләп, кулына чиләк тотып, Арысланбайның апасы белән кутанга бия саварга чыккач, бу инде бөтенләй бер бәйрәм төсен алды. Кимперләр, өлкән хатыннар килеп аркасыннан сөйделәр.

– Яхшы аягың, ак бәхетең белән кил! – дип сәләмләделәр.

Җегетләр читләп күз салдылар:

– Арысланбай кызның асылын таба белгән, – дип мактадылар.

Куйлар, сыерлар куылып, колыннар бәйләнгәч, җәйләүнең төрле ягыннан картлар килделәр. Боларның телендә сәләм, котлау булса да, йөзләрендә, күзләрендә курку күренә иде. Кыз урлауны күп күргән, күп ишеткән бу өлкән әдәмнәр шулай ук моның ахырын да беләләр иде. Яңгырбай кызын урлаучы җегетнең ыругсына, йортына килгән кебек хәлләр боларны бераз хафалый иде.

Ләкин күп белдермәделәр, киленне яраттылар, инде ни күрсәк тә, Сарсымбай ничаклы әдәм җибәрсә дә, каршы торып якларга тиешлеген эчләреннән беркетеп таралдылар.

Бүген бия суелды, кымыз күп эчелде. Карлыгач-Сылуның килен булып төшүен уен-көлке белән, ат чаптыру белән, шау-шу кылып үткәрделәр.

Ләкин чын туй алда иде әле.

Яңа кушылган ике яшь, алдагы куркыныч катнаш бәхетле минутлар эчендә, сарманнар белән кара-айгырлардан нинди хәбәр килүен көтеп, яши башладылар. Карлыгач үзен богаудан котылган әдәм кебек сизенде, нинди генә талашлар, сугышлар, рәнҗешләр булса да, яңадан Калтайга бармаска ант итә-итә, бу яңа җәйләүдә яшь киленчәк булып калды.

XLVI

Кызның урлану хәбәре ил кыдырып, кымыз эчеп, кызык эзләп, кыз күзләп йөргән бүз балалар, сайлау алды талашы белән җәйләүдән җәйләүгә туктамый чапкан агалар аркылы бөтен далага шул көн эчендә таралып өлгерде.

Дошманнар шатландылар. Яңгырбай белән Якуп, моны ишетү белән, кара-айгырларга әдәм җибәрделәр. Кияү җегетенең мондый хурлыкка төшүен күтәреп калу ярамый гуй, дип коткы салдылар. Сарсымбай белән Танабуга һәм Сарман йортларын талаштырырга ут кузгаттылар, һәм моңа нык ышаналар иде.

Дуслар тирән хафага төштеләр. Сарсымбай белән байбичә, башларын уып, ачудан кара көйделәр.

Алтынчәч:

– Өлкән атаның баласы дип кунак кылдым, килсә түремә утырттым, ашымны ашап, йортыма... китте, – дип яман тиргәнде.

Калымлыгы урланган Калтай:

– Мин ул атаңа нәләт балага күрсәтим, кара-айгырлар белән алай шаяру буш үтмәс! – дип сүгенеп, кызны Яман-Чүл җәйләвеннән сугыш белән кире алу өчен үз тирәсендәге җегетләрне оештырырга, кымыз белән, ит белән сыйларга, кан кыздырырга, кабилә намусын уятырга тотынды.

Арада иң каты хафаланган әдәм Биремҗан әкә булды.

Хәбәр килгәндә ул үз авылының бае Әхмәтнең өлкән тирмәсендә кунаклар белән кымыз эчеп, борынгы әңгәмәләрне сөйләп утыра иде. Ишетүгә, кинәт аягүрә басты. Таягын алды, сабырын югалтты:

– Яхшы атадан туган ул яманга мин әйттем гуй: бала булма, акылыңа утырыр чагын җиткән, дидем... Сүземне алмаган икән, атаңа нәләт! – дип, шундый әрләде, күп еллардан бирле карттан мондый сүзләр чыкканы юк иде.

Аксакалны куркыткан нәрсә – ике кабилә арасында талаш башлануы иде. Чөнки моңардан дошманнар файдаланачак, симез найманнар тагы җиңәчәк иде.

Әхмәткә әйтте:

– Атларыңны җиктер, мин хәзер кара-айгырларга китәм, – диде.

Яше сиксәнгә җитеп, күзе сукырайган карттан мондый кискенлекне күреп һәм гаҗәпсенделәр, һәм сокландылар.

Бер сәгать вакыт үтмәде, тарантаска җиккән ак ат кара-айгырлар ыругсының башлыгы Сарыбайның җәйләвенә, өлкән ак тирмәнең артына килеп тукталды.

Монда таяк тыгылган кырмыска иләвендәге кебек кайнашалар, талашалар иде. Һәммә сүз кара-айгырларның уналты ел буенча калым түләп килгән кызларын урлаган танабугалардан һәм урлаткан сарманнардан ничек намус кайтару турында иде.

Сарыбай хафалы йөз белән каршы алды. Аптыраган, каушаган рәвештә кунакны сәләмләде, өйгә кертеп утыртты да:

– Өлкән ата, безгә ни кылырга киңәш бирәсең? Кара-айгырларның намусларын таптадылар гуй! – диде.

Аксакал юл буенча бөтен әйтәчәген уйлап, тәсбих кебек тезеп, санап килгән иде.

– Балалар, – диде, – ашыкмагыз, минем килүем дә шуның өчен: Кара-айгыр йорты гомер буенча симез найманнар белән талаш кылды, дошманнарыгыз күп, инде тагы яңа бер дошман арттыруда сак булыгыз, – диде.

Халык тирмәгә тулган, ире-хатыны, яше-карты бары да мондалар иде. Арадан бер карт торып:

– Кыз җегетнеке имәс, бөтен илнеке... Борынгылар, «ирдән китсә дә, илдән китмәс», дигәннәр. Безнең Кара-айгыр йорты, алач кычкырып, сугыш кылып, үз киленебезне үз йортыбызга кайтарырга әзерләндек, – диде.

Башка картлар да моңа шаулап кушылдылар. Җәберләнгән кияү кечкенә буе, ямьсез карлыккан тавышы белән ниндидер тәртипсез сүзләр сөйләп китте:

– Малым бетсен, йортым таралсын, мәгәр мин ул Карлыгачны Кара-айгырга кайтармый туктамам, – диде.

Ләкин бу сүзләр тиешле нәтиҗәне бирмәделәр. Калтайны начар менәзе өчен дә, казакъ йортында булмый торган ят бозыклыклары өчен дә үз иле яратмый иде. Аның атасы Иржан түрәлек хыялы белән җенләнүчеләрнең берсе булганга, улын түрәлеккә хәзерләү өчен дип аз-маз хәзерләтеп, семинариягә биргән иде. Бер елдан соң аннан ниндидер усаллык өчен кудылар. Бер кимпер аны: «Урыс булмады, казакълыгын да югалтты!» – ди, халык та шулайрак карый иде. Кызның урлануына каршы баш күтәрү – җегет өчен түгел, ыругның намусы өчен иде.

Аксакал боларның сүзләрен тыңлады да, кабиләнең үз эчендә дә ике төрле уй барлыгын күргәч, ачык кискен сүзләрдә озак вәгазьләде.

– Ул яман җегет үз кылганының обалын* табар, мәгәр илнең өлкәннәре акылга салсыннар, озын чәчле бер аял өчен талаш кузгалып кан түксәк, дусларыбыз җылар, мәңгелек дошманнарыбыз – ак, симез найманнар бәйрәм итәрләр, безгә рәхмәт әйтерләр, ашыкмагыз, уйлап эшләң, диде.

[* Обал – гөнаһ.]

Әгәр Калтай урынында илнең үз итеп йөрәгендә асраган сөекле җегете булса иде, аксакал бәлки күп эш чыгара алмаган булыр иде. Әгәр явыз дошман найманнар күз алдында көлеп, теш ыржайтып, талашыгыз, берәм-берәм барыгызны йотарбыз, дип тормасалар, җегет нинди генә кадерсез әдәм булмасын, аксакалның сүзе үтмәс, кара-айгырлар, бер мәртәбә кузгалып, киленне бу йортка кайтару өчен бер күтәрелеп караган булырлар иде. Ләкин шул югарыгы сәбәпләр үзләрен күрсәттеләр. Бирем әкә сүзеннән соң Кара-айгырның өлкәннәрне уйга калдылар.

Күп талаштан соң, җегетнең даулавына карамастан, Биремҗан аксакал илнең канын басты, талашны туктата алды:

– Сарман белән танабугаларның өлкәннәре килеп Кара-айгырга арыз күрсәтәләр, бирелгән калымны барлык туган балалары белән кире кайтаралар, шуңа риза булмасалар, бу йорт үз намусын ат өстендә алач кычкырып, яу кылып алачак!

Шуңа килештеләр. Аксакал Кызыл-Комга китте. Үзе белән Кара-айгыр кабиләсенең өлкәннәреннән дүрт казакъны ияртте. Болар ике йортның арасында булган талашны төзәтер өчен илчеләр иде. Барлыгы бергә Сарсымбайга килделәр. Анда бөтен авыл курку эчендә, хафа, кайгы эчендә иде.

ХLVII

Ләкин Кызылкорт белән Кара-айгыр өлкәннәренең бергә килүен күргәч, Сарсымбай эшнең кая барганын тиз аңлады. Байбичә, йөрәге белән әрнесә дә, фаҗиганең кансыз, талашсыз бетәчәген сизенде. Бу җәйләүнең өлкән өендә тагын ыругның, илнең өлкәннәре җыелды. Күп каты сүзләр, үпкәләр әйтештеләр. Менә хәзер талашачаклар да, сикереп атка менәчәкләр, һәр ике як үз юлына гауга өчен китәчәк дигән куркыныч минутлар булды.

Ләкин Сарсымбайның сабырлыгы җиңде. Күп талашлардан соң, кара-айгырлар җәйләвендә, Сарыбайның өлкән өендә булган килешүне монда да кабул кылдылар. Тик Сарсымбайның каты торуы буенча андагыга кечкенә бер кушымта арттырдылар:

– Сарсымбай үзенең кызы Карлыгач-Сылу өчен алган калымнарын бөтен көенчә кире кайтарачак. Мәгәр бу малның, акчаның яртысын Арысланбай кызның атасына түләргә тиеш.

Бу соңгысы бераз гаҗәбрәк булып чыкты. Кайбер картлар моңардан мыскыл итеп көлделәр:

– Юк белән әвәрә кыласыз, безнең атларны җилгә бәйлисез. Кызыңны урлап киткәннән калым сорамак – казакъ йортында булмый торган бер эш... Әгәр танабугалар моңа риза булмасалар, кылачагыгыз ни нәрсә? – дип көлделәр.

Тагы талаш, каты ачы сүзләр белән үпкәләш китте. Бирем әкә җыелганнарның һәммәсенә яман ачуланып, тавышны туктатты:

– Башларына тай типмәгән булса, – диде, – танабугалар моңа күнәрләр! Яхшы сүз колакларына үтмәсә, үзләре белән дүрт ыругның каты камчысына ничек түзәрләр?!

Бу каты сүз иде. Моның астында «әгәр ике йортның киңәшенә буйсынмасалар, аларга каршы дүрт кабиләнең сөңгесе тора» дигән мәгънә бар иде.

Кымыз күп эчелде. Туктының яхшысы асылган, куырдак ясалган иде. Илне канга батырачак бер эштән болай котылуларына шатланып, әңгәмәне суктылар да, “дәүләтең мул булсын”ны әйтеп, илче кунаклар Сарыбай җәйләвенә килешү булганлыкны хәбәр итәргә юнәлделәр. Биремҗан аксакал үз иленә кайтып китте.

Ләкин аның эше бетмәгән иде әле. Авылның бае Әхмәтне, өлкән яшьләрне җыеп сөйләде дә, Яман-Чүлдән Арысланбайны чакырырга кушты.

Бүген бу җәйләү куркыныч астында иде. Ике якның берсе яу булып килеп авылны басар, кызны яңадан алып китәргә гауга чыгарыр дип көтәләр иде. Һәр хәлгә каршы, ирләр беркая китмичә, бай йортында ит ашап, кымыз эчеп гомер уздыралар, байтак атларны иярдә тоталар иде. Коргак-Күлдән атчабар күренгәч, бераз тынычландылар. Бай җегет белән берничә картның чакырылу хәбәре бу тынычлыкны тагы арттырды. Эшнең килешү белән бетәчәгенә өметне зурайтты. Кичә кыз урлап кайткан атларны яңадан иярләттеләр дә, ыругның ике өлкәне белән Арысланбай җегет Бирем әкәнең җәйләвен ә юл тоттылар.

Аксакал кунакларны яман шелтә белән каршы алды:

– Байлыгыгыз зур түгел, ыругыгыз кечкенә... Үз чамагызны онытып, ахмак арысландай айга сикерәсез... кара-айгырларга, сарманнарга каршы гауга чыгарып, бу далада кем белән яшәргә уйладыгыз? – дип озак тиргәде.

Җегетнең кире чигенергә исәбе күренми, мәгәр сүзендә, йөзендә, гадәт буенча, бераз үзен гаепле күргәнлек төсе бар иде:

– Безне чакыртуыгыз ни өчен иде, өлкән ата? – диде. Карт бераз кыза төште:

– Сине камчылар өчен, картларны киңәш кылу өчен чакырдым! – диде.

Танабуганың арада өлкәне бер сүз әйтте:

– Казакъның менәзен, йоласын Бирем әкә бездән яхшы белә дип ышанабыз, җегет үзенә тиң кызны урласа, ул кире кайтарылмый торган иде!

Кызган каннарга бу бераз ут өстәде, аксакал тагы яман сүкте.

Ләкин кунаклар телләрен тешләделәр, алар, үзләренең шәрәфен саклау белән бергә, гауга чыгармыйча бетерү ягындалар иде.

Карт сөйләп бирде. Килешүнең юлларын аңлатты. Урланган кызга калым сорауны казакъ йортында беренче ишетәбез дип, болар да бераз гаҗәпләнделәр. Биремҗан чал тагы баягы сүзен әйтте:

– Калым түләмәсәгез, Кара-айгыр белән Сарманның камчысын ашарсыз!

Тагын бераз кызыш-талаш китүе мөмкин иде. Арысланбай эшне җиңел өзде.

– Безгә карындаш булган ике ыругның өлкәннәре биргән киңәшне бозарга амалыбыз юк, мин Сарсымбай йортыннан Кара-айгырга кире кайтачак барлык калымның яртысын кызның атасына түләргә ризамын, – диде.

Шуның белән килешү булды. Танабуганың өлкәннәре:

– Безне зур талаштан коткардыгыз, – дип, аксакалга рәхмәт әйттеләр.

Китәр алдыннан җегет Бирем әкә ыругсының һәммәсен үз җәйләвенә кунакка – туйга чакырды.

– Бу өлкән шатлыкны бәйрәм кылып, туй ясап үткәрергә телибез, берсекөнгә безгә рәхим итәсезләр, – диде.

Шул ук көндә танабуталарның өлкәннәреннән ике әдәм, яхшы атларны иярләп, яңа көпеләр, яңа колакчыннар киеп, бай белән байбичәгә, тукалга, илнең өлкәннәренә асыл бүләкләр, алтын акчалар алып, Кызыл-Ком җәйләвенә кодалык белән киттеләр.

Шуның белән Карлыгач-Сылу өчен күтәрелгән гауга бер дәрәҗәдә басылырга исәпләде. Тик кияү җегет Калтай гына моңа буйсынмады, агасы Сарыбайга каты бәйләнде:

– Кызны сугышып яңадан үз йортыма китерәм. Булмаса, үз намусын үзе саклый белмәгән бу илне ташлап китәм! – дип, тавыш кузгатудан, нәрсәгәдер әзерләнүдән тукталмады.

Моның белән ул үз ыругсы каршында кадерен тагын бетерде, аксакалларның, өлкәннәрнең киңәшен тотмаганга, аны үз әдәмнәре дә шелтәли башладылар. Моңа каршы ул симез найманнар белән дүрткаралар арасында үзен яклаучылар тапты. Яңгырбай астан ут йөртте: «Уналты еллык калымлыгын тартып алганда да үз баласын яклый белмәгән ыругның намусы кайда икән?» – дип, коткыны туктатмады. Азымбай карт бу эш өчен җәйләүдән җәйләүгә чабып күп ат тирләтте. Мәгәр йөри торгач, ул үзе дә, кара-айгырларның осталыгы аркасында, Сарсымбай партиясенең тозагына килеп эләкте.

XLVIII

Кыз урлану гаугасы белән бераз читкә калып торган партия талашы килешүнең икенче көнендә үк бөтен көче белән мәйданга чыкты, башка һәммә эшне бер якка ташлап, даланы берүзе каплап алды.

Яңгырбай белән Якуп сайлау көне якынлашкан саен акчаны чүп урынына түктеләр. Өләшенгән малның хисабы онытылды. Бер авылның өлкәнен, бер бине үз якларына аударыр өчен бишәр баш кара биргән чаклары булды. Кодалык, билкодалык юллар уңга-сулга чәчелде. Өлкәннәргә авылнайлык, билек урыннары шундый күп вәгъдә кылынды, әгәр барын үтәргә туры килсә, бер урынга биш би куярга кирәк булыр иде.

Каршы як эчендә иң күп гайрәт күрсәтүчеләр кара-айгырлар булды. Болар сарманнарга дуслыктан бигрәк, дүрткара белән найманнарга дошманлык өчен Якупны җиңәргә, Байтүрә урынына Сарсымбайны булыс кылырга бөтен көчләрен мәйданга салдылар. Сайлаулар өч елга бер булганга, киләсе вакытларда үзләренең ниятләре юк түгел, мәгәр хәзер Якупны җимерер өчен Сарсымбайдан уңай әдәм тапмыйлар иде.

Киленнәрен урлаттылар, намус саклый белмәделәр дигән коткы тамыр җәя алмады. Сарыбай ике арадагы килешүгә бик шатланды, кире кайткан калымлыкны шул сайлау эшендә түгеп бетерергә чамалады. Ләкин ул гына җитмәде, башта ун мең уйлаган булсалар, бу утыздан артты, аның белән туктамадылар. Сарсымбай бик зур сунарчы иде, башка нәрсә белән аударырга чара күрмәгәч, илнең өлкән әдәме Дирвисалга үзенең кадерле бөркете белән ике лачынын бирде. Ике уртадагы авылларның кайбер башлыкларына кыйммәтле мылтыклар бүләк итте, берсенә, кышлауга кайткач бирергә дип, үзе яратып менгән аргамакларның берәвен вәгъдә кылды.

Бу бүләк-ришвәтләрнең иң күп түгелгәне һәм иң уңайлы рәвеше Арысланбай белән Карлыгачның туенда Яман-Чүл җәйләвендә булды.

Туйны зур кылдылар. Тирә-якның бөтен казагын китерергә тырыштылар. Суелган малның, эчелгән кымызның исәбе-саны булмады... Ат чаптырып, әдәм көрәштереп, әллә ничаклы бүләкләр өләштеләр. Бу юл белән бирергә җай табылмаганнарга да «җегет белән кызның сәләме» дип, «кодалык бүләге» дип, аттан, яхшы айгырдан, чапаннан күп нәрсә тараттылар.

Аерым хәйлә белән Азымбай картны да: «Дошман партиясендә булса да, яше өлкән, күңеле ак бер әдәм гуй, килүен көтәбез!» – дип, туйга чакырганнар иде. Ул сизенде, ләкин килде. Аңа зур хөрмәт күрсәттеләр, бүләк бирделәр.

Кымызны эчеп, бераз исереп алгач, Сарсымбай Азым әкәне читкә алып сөйләште:

– Сакалың агарды, Байтүрә белән Якупка эт булып гомерең үтте, шулай кабергә керергә телисеңме син? – диде.

Карт хәйләле күзләре белән байга карады:

– Теләмәсәм, ни кылыйм? Башымны ташка бәримме?

Моның белән һәр икесе теләкләрен аңлатып җиткергәннәр иде инде. Сарсымбай, күзен дә йоммыйча санап, картка йөз сум алтын бирде: «җылкыдан үзең барып сайларсың, дөядән, сыердан яхшы инче алырсың», диде. Аңа билек урынын ант белән вәгъдә кылды.

Сүз бетте.

Азым әкә кем беләндер талаш чыгарган булды да, үпкәләп, туйдан китте. Якты-Күл җәйләвенә авырып кайтты:

– Юлда нәрсәдәндер атым өректе, егылып билемне каердым, – диде. Бераз ыңгырашып ятып: – Үлемем җитә бугай. Әүлияләрдән фатиха алыйм! – дип, йөз чакрымлык шәһәрдәге татар ишанына юнәлде.

Моның белән каршы як бик зур отыш ясады. Якуп-Яңгырбай партиясенең серләрен аңардан алып калдылар. Кемгә күпме мал, бүләк, нинди урын бирелгәнлеген белделәр, талашның эчке-тышкы интригаларын оста йөрткән, ун канат ролен уйнаган бер көчне мәйданнан чыгарттылар.

Яман-Чүлдәге туй белән әлбәттә, эш бетмәде, һәр ике як юк-бар сәбәпләр табып зур аш, кымыз мәҗлесләре, ат ярышлары ясадылар. Сыйлауның, бүләкнең чиге-чамасы югалды. Кайберәүләр бу талашны үзенә кәсеп кылдылар: һәр ике якның тирмәсендә утырып ит ашады, кымыз эчте, ачыктан-ачык сатулашып, кул сугышып, ришвәт алдылар. Ыругларның дүртесе бер, икесе аңа каршы якта нык күренсәләр дә, каршы якка чыгып китмәс өчен боларны да сыйларга, бүләкләргә кирәк иде.

Әммә ике уртадагыларга ышаныч бик аз иде: боларда аумакайлык көчле иде. Берәүсе кичә генә Сарсымбайны мактаса, бүген найманнар ягына чыга да: «Борынгы ханнарның, солтаннарның баласы, Чиңгизнең нәселе, ак сөяк Якуп бар чагында, минем кебек җылкы көтеп үскән кара казакъ Этбай улы Сарсымбайга шар салырга мин исәрме?» – дип, ачыктан-ачык сөйләнеп йөри башлый иде.

Кайберләре бер мәҗлестә Якупны мактаса, икенче җыелышта бөтенләй башканы сөйли: «Хан нәселе, ак сөяк дип Байтүрәне күп еллар сайладык, мәгәр бу әдәмнәр үз дәүләтләрен арттырдылар, казакъның җәйләвен кукалга, хәзинәгә алып бирделәр, йортны талап, ак патшага кол иттеләр... Сарсымбай үз әдәмебез, сабыр, ак күңел бер казакъ!» – дип, сүзне боралар иде.

Мондыйлар күп булганга, кайда тишелсә, шунда алтын белән, мал белән ямау салырга, моның өчен йокыны, ашау-эчүне ташлап, җәйләүдән җәйләүгә чабарга, фронтның кай сафы йомшарса шунда яңа дәүләтләр җибәрергә кирәк була иде.

Сайлау минуты килеп җиткәнгәчә дала менә шундый шау-шулар, гауга, талашлар эчендә туктаусыз кайнады. Һичбер мәҗлес, һичбер җыелыш болардан башка үтмәде.

XLIX

Кояш күренмәде. Иртәдән үк авыр, карасу болытлар даланың өстен каплап алдылар. Җил кузгалды, өзек-өзек каты яңгыр үтте. Донъя ямьсез, һава юеш, салкын, сахра күңелсез иде.

Бүген сайлау була.

Һаваның начарлыгына карамастан, елгасыз, күлсез тигез яланның уртасында утырган ак кирпеч өйнең бөтен тирә-ягы мәхшәр кебек халык белән тулган иде.

Илнең өлкәннәре, авылнайлары, байлары, биләре, аксакаллары әнә шул тәбәнәк, киң, акбурлы, өч кенә тәрәзәле өйнең эченә тыгызланып кереп утырганнар, тышта һәр ике якның әдәмнәре шулчаклы кан кайнаткан бу талашның ахырын күрергә җыелганнар. Иярле атларның исәбе юк. Ике ат җигүле тарантаслар, дугасыз дышлолар, ике тәгәрмәчле арбалар, бәйләүле дөяләр, болар тирәсендә шаулап йөргән көпеле, колакчынлы казакълар, яшьләр, картлар, урамаллы хатыннар нидер көтеп, сабырсызлык белән шаулашалар иде. Бер читтә үзенең ак дөлбәр дөясенә менгән хәлдә Сарсымбайның бичәсе Алтынчәч күренә. Икенче якта кыйммәтле экипажга кырын ята төшеп утырган данабикә Рокыя кем беләндер сөйләшеп тора... Яшел тасмалы, сары төймәле кара шинелен киеп, яшел читле фуражкасын бер якка салып, кылычтан, револьвердан, зур мыеклы, кырган сакаллы стражник хохол Крапченко бик зур вәкарь белән тәртип саклап йөри...

Җәмәгатьнең шау-шуы арасында кем җиңәр, кайсы як күп алыр дигән сүз еш ишетелә, ара-тирә талашып та алалар. Ләкин эшнең чамасы Якты-Күл җәйләве файдасына бармаса кирәк. Найманнар белән дүрткараларның йөзләрендә, сүзләрендә ниндидер бер шөбһә сизелгән кебек. Әммә Кызылкорт, Кара-айгыр, Сарман, Танабугалар исә күкрәкләрен киереп, тавышны күтәреп сөйлиләр. Арада Җылкычы ата Юныс карт та күренә. Ул туктаусыз сөйли, өем-өем торган җәмәгатьнең әле берсенә, әле икенчесенә бара. Бер җирдә Сарсымбайны мактап, Якупны чәнчә, дошманнарны уен сүз белән шаярта:

– Күрмәгәнегезне күрерсез, симез найманнар, – ди. – Ханнар, агай солтаннар баласының яхшы нәсел толпарын казакъның җай юртагы Байчобар бүген узып киләчәк, – ди.

Аның бу сүзе тиз тарала, кара болыттай капланып, тулкын кебек шаулап торган киң мәйданда авыздан авызга йөри башлый. Каршы як тавышлана, каннар кыза...

Шул вакыт кирпеч өйнең ишеге ачыла, аннан өстенә көпе кигән, башы ялангач, җитү чәчле казакъ җегете йөгереп чыга да, шунда торган атка сикереп менеп, ияргә аягүрә баса, кулын авызына куеп, бөтен мәйданга каты, ачык санаулы тавыш белән кычкырып җибәрә:

– Казакъ йорты өчен зур сөенеч булды! Илнең теләгәне табылды: Сарсымбай ундүрт шар артык алды!.. Якуп җиңелде!!!

Мәйдан гөж килә. Коточкыч шау-шу күтәрелә. Җәяүлеләр, атлылар бер-берен таптап управлениенең тәрәзәсенә, ишегенә тыгызланып капланалар, стражник Крапченко: «Бунт чыгарасыз, безобразие!” – дип, халыкны куарга, тәртип урнаштырырга азаплана; арттан килгән тулкын белән аны егып, аяк астына изеп үтәләр. Арбалар, дөяләр, тарантаслар урыннарыннан кузгалалар, эләгешәләр, кучерлар үзара кычкырышып, камчылашып алалар.

Берничә минут үтә, эчтән чал сакаллы, ялтыр погонлы, кылычлы, рәсми киемдә начальник килеп чыга. Аның йөзендә ачу төсе бар, иреннәре дерелдиләр. Янгырбай белән Якуп аңа нидер әйтәләр, болар да кара көйгәннәр.

Ул арада калын, симез гәүдәле, тоташ муенлы, тар иякле, киң маңгайлы шат, көләч йөзе белән Сарсымбай ишектә күренә. Җылкычы ата белән чәчле җегет шауларга тотыналар, җәмәгатьтән күбе моңа кушыла: кычкырып, көлеп, тавышланып, аның тирәсенә җыелалар. Бөтен мәйдан кузгала, тулкыннар бер-берен аударалар.

Шул шау-шу эчендә иярле атлар, тарантаслар, дөяләр далага чәчеләләр, җәйләүләргә таралалар.

L

Кыш уртасы җитте. Киң дала тирән кар астында калды. Симез җылкылар уйнаклап йөргән җәйләүләрдә хәзер инде күз ачкысыз ачы буран белән яман җил ажгыра; ач бүреләр көннең зәһәр суыгына түзә алмыйча, кич малга баруны исәпләп, шул карлы давыл эчендә караңгы төннәрне көтеп, тешләрен шакырдатып йөриләр.

Казакълар күптән инде ак тирмәләрне төяп, яшел сахра белән исәнләштеләр, яртылай җир астына кергән җимерек балчык кышлауларына кайттылар. Хәзер алар, тар, пычрак, юеш кабер-зинданнардан якты донъяга чыгуны хыял кылып яткан әдәм кебек, яңадан яз килеп күл буйлары яшәрүен, тагы бия бәйләп, ат уйнатып киң далада киез өйләр коруны өмет итеп, тыгыз җир өйләрдә көн кичерәләр. Җитәрлек ризык булмаганга, малның күп гомере яланда, кар астыннан үлән тибеп үтә. Бик артык каты буран көннәрдә генә болар тибенүдән кышлауның тар, тыгыз ышыкларына кайтып сыгыналар.

Кар төшеп, бераз вакыт үткәч, кинәт көннәр җылынды да, бер кичтә яңгыр явып китте. Иртән яңадан каты, аяз суыклар башланды. Бөтен дала өсте су сибеп катырган кебек бозланып ялтырады, җир өстендәге үлән юеш кар белән сыланып туңды. Моның белән илгә җот килде, тибеп ашарга мөмкин булмаганга, малның бик күбе һәләк булды... Аңардан котылып бераз үтүгә, тоташтан берничә көн кар яуды. Яман салкын бураннар уйнарга тотынды, донъяны күп күргән картлар:

– Бу ел җылкы елы, кышның яман килүе шуннан гуй, – дип, куйның, яшь малның исән чыгуы турыңда зур өметсезлек эчендә калдылар.

Кышкы челләнең шундый каты буранлы, салкын җилле караңгы төннәренең бере иде.

Даланың кар баскан юлларыннан җәяүләп зур буйлы, начар киемле бер казакъ җегете Сарсымбай кышлавындагы бер йортның капкасына тукталды, җавап булмады. Тәрәзә шыкылдатты, һаман тавыш чыкмады. Юлчы: «Әдәме йоклаган булса, этләре өрергә кирәк иде», – дип, балчык койма ашасыннан ишегалдына сикерде.

Монда әдәм аягы басмаган, сукмак салынмаган тирән кардан башка нәрсә юк иде. Төн ягында киң, тәбәнәк түбә, кыексыз балчык абзарлар кар эченнән ауган капкалары белән чак кына күренеп утыралар.

Җегет бераз аптырап калды.

Ул байның җир аударылганын белә, аның җәй көне үк киткәнен дә ишеткән иде. Ләкин бит байбичә Алтынчәч белән тукалны сөрмәделәр, малны алмадылар. Болар кайда булыр?

Юлчы яңадан тыш якка төште дә, кышлау буйлап, як-ягына карана-карана китте. Арада зур тәрәзәле, түбәсе кыеклы, үзе агачтан салынган өй – тик шул Сарсымбайныкы иде. Монда башка өйләрнең барысы да балчыктан эшләнгән, яки бөтенләй җирне казып ясалган, бик кечкенә бер-ике карындык тәрәзәле, түбәләре тигез, үзләре кардан чак кына башлары күренеп торган кызганыч землянкалар, җимерек алачыклар иде.

Малга иркенлек өчен җәй көне бүленеп сигезәр, унар гаилә бер авыл булып йөрсәләр дә, җәй көне аерым йөргән йортларның байтагының кышлаулары бергә иде. Монда барлыгы утызлап өй бар иде.

Юлчы авыл өстеннән бер мәртәбә күз йөртте дә, тәрәзәсеннән кечкенә генә ут яктысы күренгән бер йортка барды. Зур, усал эт аны һаулап каршы алды. Берсе балчык өйгә терәп, берсе аерым салынган тәбәнәк, киң балчык абзарларда атларның ашавы, сыерларның акрын гына күшәве ишетелде. Болар җегеткә җан бирделәр, малның беразы йортта асралганын күрсәттеләр. Аңа, һәрнәрсәдән бигрәк, атларның өйдәлеге кирәк иде. Тыштан кар баса башлаган кечкенә ишекне шакылдатты.

Эчтән тавыш килде.

Керергә куштылармы, юкмы – аермады, сүз тыңламас кире ишекне мәшәкать белән ачты да, караңгы чоланнан абына-сөртенә, бөгелә-сыгыла өйгә керде. Анда ярым караңгы, тик учакта пыскып янган тизәк кенә бераз яктырта иде.

Өй икегә бүленгән, ишектән аяк атлауга беренче бүлмәгә керәсең. Аның җир идәнендә ашалган пычрак салам, тапталган печән түшәүле. Болар өстендә яңа туган берничә бозау, унлап бәрән ята; болар авыр, төче ис таратканнар. Бу бүлектән үтеп эчке якка атлыйм дигәндә бик зур, тәбәнәк мич. Аннан үткәч түр бүлмәгә чыгасың. Аның бөтен җире диярлек агач сәке белән капланган. Сәкенең өстенә киез җәелгән, стена буена сандыклар, юрганнар, мендәрләр тезелгән. Өйнең стеналары кара-кызгылт балчык белән сыланса да, ахрысы күптәнге эштер, инде буй-буй булып ярылганнар. Стенаның сул ягына берничә агач кадалган, боларда камытлар, йөгәннәр, иярләр элүле тора.

Җегет тышкы ишекне ачып алдагы бүлмәгә керү белән сәләм бирде.

Түрдә сәке өстендә инде ятарга әзерләнгән, сирәк сакаллы, чуар көпеле, аягында читекле өлкән карт утыра иде. Сәләмен алды, кунакка шат булганлык тавышы белән:

– Юл булсын, балам, түрдән уз! – диде.

Мосафир барып күреште, ни кылып йөргәнен әйтте.

Мич янында, салкын өйне йокы алдыннан азрак җылытыйм дип, ягып, өреп азапланган киленчәк бар иде, җегет аңа:

– Аманмысыз? – диде.

Килен башын күтәрмәде, акрын тавыш белән җавап кайтарды:

– Шөкер!

Бу йорт аксакалныкы, түрдә утырган карт – Биремҗан әкә иде.

Җегет биш айдан бирле качып йөреп, менеп китәргә ат сорау өчен килгән иде. Ләкин моны, әлбәттә, керә-керүгә үк әйтә салырга теләмәде.

Каты суыкта туңып килгән мосафирны шул көенчә йоклатырга мөмкинме? Вакыт соң булса да, килен коедан су китереп самавыр куйды, шүрлектән каймак, бавырсак алды, чынаяклар чыгарды.

Тышта, ахрысы, җил-буран көчәядер, бер генә катлы тәрәзәдән, морҗадан аның адаштырган җен баласы кебек елап-елап ыжылдавы өйгә дә ишетелә иде... Шуңа колак салып, чәйне акрынлап эчеп, кунак белән хуҗа озын-озак әңгәмәгә киттеләр.

Җегетнең беренче сүзе Сарсымбай турында иде.

Карт тирән бер сулады:

– Партия талашы дигән ул пычракка аягымны гомеремдә бер баскан идем, җиңеп тә чыккан идем, мәгәр ахыры яман булып калды, – диде.

Биш ай буенча әдәмнән, полициядән яшеренеп, донъяның хәлен белми йөргән мосафир җегеткә вакыйгаларны бер-бер санап бирде. Җегет болардан шаша калды.

Хәлләр чыннан да көтелмәгәнчәрәк иде.

Кара-айгырлар, Сарман, Танабута, Кызылкортлар берләшеп, сайлауда дошманны җиңделәр. Мәгәр моның белән эш бетмәгән иде. Булыслык бие булып сайланган Сарсымбайны урыс түрә начальникның билгеләве кирәк иде. Ак патшага каршы әдәмнәр белән күп катнашы бар, шундый сүзләре ишетелә дип, монда тоткарлык чыкты. Ул арада Карлыгач-Сылуның элекке кияве Калтай үзенең иле белән, агасы белән зур талаш куптарды, ахырдан:

– Үз баласының намусын яклый белмәгән Кара-айгыр йортында мин гомер итә алмыйм! – дип, малны хөкем белән бүлдереп, үз башына аерылды да, авылны ташлады. Яңгырбай моңа килеп катнашты, җегеткә үз нәселеннән бер кыз тапты, туй ясап:

– Кара-айгырлар кадерен белмәгән асыл җегетләр Дүрткарада хөрмәт табалар! – дип, донъя шаулатып, Калтайны үз авылына алды.

Менә шул җегет Сарсымбай белән Арысланбай өстенә зур фетнә кузгатты. Яңгырбай аркылы яхшы бер адвокатны табып, кәгазь бирдерде. Башлыча гаеп шул иде: «Сарсымбай бездә кода заманында зур мәҗлестә әйтте: мин булыслык бие булыр өчен, түрә булыр өчен кызыкканым юк, мәгәр ак патша казакъ даласын талый, җәйләүне кукалга бирә, безне кипкән комга куып ач үтермәк була, мин менә шуңа каршы тормак өчен сайланам диде», – дип, әләк сөйләде, түрәгә шымчылык кылды. Моңа: «Без Сарсымбайның ул сүзен ишеттек!» – дип, кырык казакъ ант итте.

Боларга каршы: «Бу антлар барысы да ялган... Ул антчылар Сарсымбай белән фәлән мәҗлестә юклар иде, фәләне базарда, фәләне авыру, фәләне туйда иде», – дип, бик күп казакълар Сарсымбай ягыннан ант бирделәр.

«Бу сонгы антчыларның антлары ялган, алар Сарманнан мал алды» дип, өченче, дүртенче антлар кушылып, шундый зур шау-шу, гауга кузгалды ки, элекке талашлар бары да кечкенә булып калды.

Мәгәр, ахырында Калтай аркылы Якуп-Яңгырбай партиясе җиңде. Сарсымбайны булыслык бие кылып начальник беркетмәде, ак патшага каршы далада тынычсызлык тудыралар дип, илнең өлкәннәреннән дүрт әдәмне җир аудардылар. Болар эченә Сарсымбай белән Арысланбай да керде. Бердәнбер кандидат Якуп иде, ул мәрхүм абзасы Байтүрә урынына ил агасы – булыслык бие булып эшне кулга алды да, дошманнарын изә башлады.

Карлыгач-Сылу әле иренә яңа кушылган иде. Арысланбай сөргенгә җибәрелгәч, яшь киленнең ялгызы бу илдә торырга йөрәге җитмәде, мин синнән калмыйм, диде. Хәлләрне ерактан аңлый торган Алтынчәч байбичә дә, монда ирсез калганда, симез найманнар көн бирмәячәген күрде. Җылкычы ата белән үзе базар йөреп, малның һәммәсен сатты да, тукалны, Гөлчәчәкне алып, Карлыгач-Сылу белән бергә ире кияве артыннан китте.

Бу ике фамилия электән үк далада зур сәүдә йөрткәләгән әдәмнәр иде.

– Борынгылар: «Кеше илендә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул», – дисәләр дә, ни эшлик, анамыз Сары-Арканың киң даласы безне үги кылды! – дип, бөтенләй калага күчтеләр һәм шунда яшәп калдылар.

Сарсымбайның сөрелүеннән берничә көн үткәч, Янгырбайның яңа дусы Калтайны үтереп, гәүдәсен күлгә ташладылар. Танабуганың бер җегете белән Җолкынбай бу эштә шөбһәгә алындылар.. Дүрт казакъ Коръән тотып, ант итте:

– Җолкынбай безне бу эшкә катнашырга чакырган иде, риза булмадык, – диделәр.

Танабуга җегете шул көндә кулга алынды, богауланып, калага зинданга озатылды. Җолкынбай исә алты стражник белән приставның үзен тотар өчен килүен сизенде дә, берәүнең атын менеп далага чапты, үзен танымаган чит бер җиргә китеп, кукалга яки заводка ялланмакчы иде.

Башкаларның да язмышлары буталып беткән. Азымбай картның сере ачылган. Дошманга сатылуы беленгән. Моңа ачудан Якуп аны кыйнатып, малларын читкә кудырган. Хәзер ул акылдан шашкан ди. Кулына думбра тотып өйдән өйгә көйләп йөри икән; җырлаганы һаман: «Мал бир дидем, бак бир дидем... бер бирдең – җот алды, тагы бирдең – Якуп алды.... Инде мине кая куясың, ясаган иям!» – дигән кебек, мал-бәхет турында гына була ди.

Симез найманнарга каршы якта хәзер кара-айгырларның башлыгы Сарыбай бик каты талаш алып бара. Якуп-Яңгырбайның барлык дошманнары шуның янына оешалар икән.

Бу вакыйгаларны сөйләп беткәч, карт бөтен сахрада ялгыз калган әдәм тавышы белән кайгырып куйды:

– Донъясыннан күңелем суынды... Тыштан бер аяк тавышы ишетелсә, әҗәлем киләдер, ярыктык, дигән өмет белән көтәм... Мәгәр аннан синең кебек кайгылы бер әдәм килеп керә! – диде.

Бердәнбер улының күптән түгел вафаты картны тагы ныграк ватканга охшый:

– Күкнең эшендә ялгышлыклар булса кирәк, минем кебекләрне калдырып, тулы канлы яшь җаннарны алалар, – ди.

Тышта җил туктады, тәрәзәдән күкнең кечкенә бер кисәге күренде – анда болытлар таралган, йолдызлар ялтырыйлар иде. Тимер Казыкның урыны таңның якынаюын күрсәтә иде.

Мосафирда ашыгырга теләгәнлек сизелде, аңа кышлаулар уянып, юлда халык йөри башлагангача бераз җир китеп калу тиешле иде. Картка моны әйтеп, үзенең йомышын аңлатты:

– Киң далада үзенә бер урын тапмый каңгырып йөргән бәхетсез бер ятакчы әдәм булып калдым... Мәгәр бу донъяның бер җае әйләнмәсме, миңа да кояш карамасмы дигән өметем юк имәс. Гомер булса, бер яхшылык белән кайтарырмын, син, Бирем әкә, чамаңнан килсә, миңа менеп качарга бер ат бирсәң иде! Башка берәүгә күренергә күңелем ятмый тора, – диде.

Карт хәлне тиз аңлап алды, берсүзсез бирергә булды. Җегеткә җавап кайтару урынына, шунда бер якка сөялә биреп, ярым йоклап утырган киленчәккә эндәште:

Колынчагым, сары күнле ияр белән кыска камчыны, бер каеш йөгәнне алып бирсәңче! – диде.

Үзе урыныннан кузгалды, капшанып киемнәрен тапты, өстенә тире эчле көпесен, ике якка салынган колакчынын киде, аягына киез эчле, озын кунычлы зур итекне тартты да:

– Йөр, балам, юлчының юлда булуы яхшы! – дип, җегеткә җитәкләнә биреп, йортка чыкты.

Буран бөтенләй тукталган, ерак күк йөзендә йолдызлар яналар. Киң даланың ялтыр ак кар диңгезенә каршы салкын белән елмаялар. Аяз һава үтә суык, аяк астында кар шыгырдап тора.

Хуҗа кулындагы йөгәнне кунакка бирде, якындагы азбарга күрсәтте:

– Шунда дүрт ат булыр, кара яллы колынны тотып ал, – диде.

Кунак күрсәтелгән җиргә кереп китте.

Азбардан җылкыларның куркып бер якка таба кузгалу тавышы ишетелде. Берсе каты пошкырды, ниндидер баганага бәрелде, бераздан җегет белән бер ат килеп чыкты. Бу – кышкы тибендә бераз ябыгып, җоннары салына төшкән, озынча йомры буйлы, калын ботлы, нечкә гәүдәле, зур кара яллы, кара сыртлы, яра кашкалы, кола төсле бер айгыр иде.

Чит әдәмнең җиде төн уртасында кереп тотуы аны бераз борчыган, карак түгелме икән дип шөбһәгә калдырган иде, ләкин хуҗасын күргәч тынычланды. Аркасына ияр салып, аел тартуга да гаҗәпсенмәде: тибендә кунган җылкы көтүендә берәр хәл бардыр, яисә кышлауга бүре килгәндер дә, шуны куарга чыгалардыр», – дип уйлады.

Ят кешенең ашыгыч, мәгәр булдыклы кылануы аның бу уйларын тагы көчәйтте.

Күк йөзе болытлардан бөтенләй сафланган иде инде, еракта таң сызыла башлады, ул аксыл нур булып тирә-якка җәелде, аның артыннан кызгылт ут төсенә кереп бара иде.

Җегет үзенең уңган, бу эшкә өйрәнгән куллары белән тиз әзерләнеп бетте. Хуҗа картка ихлас күңелдән рәхмәт әйтте, ике куллап күреште дә, атка сикереп менде.

Бирем әкә мосафирга ак юл теләп калды.

Кола айгыр, төнге кунакны алып, кызыл уттай яна башлаган ерак таңга таба кар ярып юнәлде.

Бу юлчы җегет – Сарманнарның ил агасы Сарсынбайда ялчы булып торган Җолкынбай иде.

1923