Әмирхан Еники Татарча текстлар

Әмирхан ЕНИКИ

ТЫНЫЧЛАНУ

I

...Көне... Иртәнге сәгатьтән үк бөркү эсселек үзен шул чаклы сиздерә дә башлар икән. Гаҗәп! Хәтта төне дә җиңеллек китермәде – суынырга өлгермәгән таш йортлардан, таш урамнардан, тузан исен аңкытып һаман бөркелеп торды бу китмәскә килгән эсселек... Менә өч атна инде яңгыр тамганы юк. Температура көндезен утыздан артып китә, төннәрен егермедән дә төшми диярлек. Бер кат җәймә генә ябынып ятсаң да йоклап китә алмыйча азапланып бетәсең, мендәреңнең салкынчарак җирен эзләп, аны кат-кат әйләндерергә мәҗбүр буласың. Кышкы суыктан да әшәкерәк икән ул бөркү эсселек!..

Гасыйм Сәләхович та шәрә килеш диярлек киң караватының читенә таянып, күзләрен дә ачарга иренеп, тик кенә утыра. Әллә ялкаулыктан, әллә хәлсезлектән? Икесе дә бардыр ахрысы. Шулай да ялкаулыгы хәлсезлектән иде. Хәлсез булганга күрә аның кыл да кыймылдатасы килми иде. Чөнки ул бик начар йоклады, тирләде-пеште, әйләнде-тулганды – һаман да шул әшәке эсселек аркасында. Әмма сәбәп бер аңарда гына түгел иде шикелле... Төп сәбәп йөрәгендә булса кирәк – йөрәге таза түгел иде Гасыйм Сәләховичның...

Менә хәзер дә ул, караватыннан кузгалырга кыймыйча, гүя йөрәгенә колак салып утыра. Нишли, ничегрәк “тота” ул үзен – тәндәге тере җан? Көйсезләнмиме, ялгышмыймы, хәрәкәт итүе ничегрәк? Шуны әйтергә кирәк, соңгы вакытларда йөрәге аның нәкъ менә йоклаганда яки уянгач үзен ныграк сиздерә башлады. Нидән, ни өчен?.. Бүгенгесен бөркү һава, начар йокыдан да күрергә мөмкин, ә башка көннәрдә? Бу хәл, билгеле, Гасыйм Сәләховичны борчый, кәефен боза, куркытып та куя иде. Ярамый бит болай, ди ул үз-үзенә җитди бер хәтәрне сизгәндәй, һәм бөтен эшен ташлап бүген үк врачка күренергә кирәк дигән карарга да килә. Ләкин шулай дисә дә, ул бармый-күренми, чөнки эшеннән аерыла алмый, ә врачка бару үзе бер мәшәкать, аннары – иң гаҗәбе – йөрәк үзе дә тәмам тынычлана, “хуҗасын” бер дә диярлек борчымый башлый. Гүя “хуҗасының” эше, хәрәкәте, кайгысы аңа да күчә, ул да шуларга көйләнә, җайлаша, гүя үзен юри оныттырып тора. Кыскасы, яраклаша белән йөрәк кешегә!

Тик менә кеше үзе еш кына йөрәге белән хисаплашмый. Борчый, җәберли, оныта бичараны еш кына! Сәбәпләре моның кырык төрле – санап кына чыгарлык та түгел. Гадәттә кешенең үзен гаеплиләр, “саклый белмәде йөрәген” диләр.

Әмма кеше үзе генә саклый ала микән соң аны? Иң элек кешенең үзен сакларга кирәк түгелме икән?

...Икенче атна инде, Гасыйм Сәләхович өч бүлмәле квартирында япа-ялгыз яши. Хатыны больницада, улы Кырымга китте. Ирексездән төрлесен уйларга туры килә аңа ялгызлыкта. Бигрәк тә бүгенге шикелле иртәдән үк йөрәгенең хәлсезлеген сизеп торган чакта; ул бит бала түгел, үз хәленең җитдилеген аңлый торган кеше. Ярый, әллә ни булмасын да ди, ләкин шулай да... Һәм мондый минутларда Гасыйм Сәләховичның күңелендә хатыны белән улына карата ирексездән рәнҗү хисе уяна. Дөрес, сирәк уяна, әмма ялгызлыгын тирәнрәк сизгән һәм күңеленә төрле шомнар килгән чакта уянмыйча калмый иде. Белергә теләмиләр, тиешенчә игътибар итмиләр аның хәленә хатыны да, улы да... Эше шундый күп, киеренке, тыгыз бер вакытта аны тоттылар да ялгыз калдырдылар; хатыны Рәмзия ханым юк авыруын бар итеп дигәндәй (белештермичә ашаса, кайчагында бавыры авырткалый иде), тикшертүләр ясар өчен спецклиникага кереп ятты, ә малае Радик, икенче курс студенты, имтиханнарын ашык-пошык биреп бетерде дә, ниндидер хөр егетләр һәм кызларга ияреп Кырымга китеп барды. Гасыйм Сәләхович фикеренчә, клиникага кереп яту да, Кырымга китеп бару да һич тә зарури, кичектермәс эш түгел иде. Ә менә аның өчен хәзер чынлап та бик тыгыз вакыт. Уку елы төгәлләнеп килә, студентлардан имтиханнар кабул итү башланды, һәртөрле отчетлар язасы бар – бу вакытны кафедра мөдиренең урак өсте дияргә ярый. Иртәдән кичкә кадәр ул хәзер бушамаячак, ашау-эчү, яту-торуның да рәте-юне булмаячак, кыскасы, авырга киләчәк аңа. Шуны уйлап, ул хатынына әйтеп тә карады:

– Җаный, әллә бераз сабыр итеп торасыңмы? Нинди вакыт икәнен беләсең...

– Урын барында кереп ятарга кирәк, – диде Рәмзия ханым өзеп кенә.

– Урын булыр иде әле...

– Ә минем көтәсем килми.

– Миңа авыр булачак бит, аңлыйсыңмы?.. Эшемнең иң тыгыз чагы.

– Син гел үзеңне генә кайгыртасың, минем сәламәтлегем турында уйлап та карамыйсың, эгоист син! – диде Рәмзия ханым кинәт кыза ук башлап.

– Һич тә алай түгел, әнкәсе! – диде Гасыйм Сәләхович, хатынын тынычландырырга ашыгып. – Синең сәламәтлегең минем өчен дә бик кадерле. Сүз бит клиникага керүне беразга кичектерү турында гына бара. Тикшерүләр үтәр өчен генә булганда ашыкмаска да ярыйдыр инде.

– Ярыйдыр!.. Аны син беләсеңме, әллә минме?.. Аннары синең эштән бушаган чагыңны көтсәң, кабергә кергәнеңне дә сизми калырсың! Юк инде, җанкисәгем, клиникада урын бар чагында керәм дә ятам. Бала түгелсең, үз-үзеңне генә карый алырсың әле.

Билгеле, мондый катгый сүзләрдән соң бәхәсләшеп торуның мәгънәсе юк иде. Бигрәк тә авыру мәсьәләсендә, бигрәк тә хатының белән. Гомумән, хатынны сүз белән җиңеп булмый, юк, мөмкин түгел. Бөтен дәлилләрең аның “корыч” логикасына бәрелә дә челпәрәмә килә... Иң яхшысы чигенү, нервны бозмас өчен, йөрәкне саклар өчен бары тик чигенү, чигенү, – калганы ник шунда чәнчелеп китми!..

Беренче мәртәбә генә түгел инде. Зуррак, җитдирәк мәсьәләләрдә дә аңа еш кына чигенергә туры килде. Гадәтенә керде дияргә ярый. Чигенсә, семьяда азмы-күпме татулык һәм тынычлык урнаша. Ә бу Гасыйм Сәләхович өчен иң зур ганимәт... Аннары ул мондый татулык урнашкан чакларда үзеннән шактый яшь, чибәр, әмма еш кына кәҗәләнергә ярата торган Рәмзиясен иркәли дә, сөя дә ала. Сирәк кенә булса да... Я, аңа тагын ни кирәк?!

Тик шулай да әлеге рәнҗү тойгысы аның күңелендә бервакытта да бетми диярлек. Яки бетеп торган төсле генә була да, берәр сәбәп чыгу белән яңадан көчәеп китә. Чөнки күп вакытта ул тынычлык хакына дөреслекне, гаделлекне корбан итеп чигенергә мәҗбүр була. Чөнки эгоизм җиңә, ә эгоизм белән килешүе бик-бик читен... Нәкъ менә бу очрактагы шикелле: Рәмзия керәм диде һәм керде дә ятты. Һичнигә карамастан... Урынсыз, мәгънәсез эгоизм түгелмени бу?! Инде хәзер Гасыйм абзаңа ике көннең берендә клиникага барып йөрү мәшәкате дә өстәлде. Рәнҗемәс җиреңнән рәнҗерсең! Ичмасам, куркуга салырлык берәр җитди авыруы булса иде! Юк, анысы да юк, үзе уйлап чыгарган шик кенә бар. Остарды кеше врачларның башын әйләндерергә!

Хатыны клиникага кереп ятканда улы Радик өйдә иде әле. Бик кызу имтиханнарын биреп йөри иде. Гасыйм Сәләхович та тынычлана төшкән иде, бөтенләй үк ялгыз түгел, өйдә сүз кушарга кеше бар, имтиханнарыннан бушагач, әнисе янына да баргалар дип ышанып тора иде. Ләкин Радик имтихан биреп бетерү белән, әтисенә бер сүз әйтмәстән, каядыр китәргә җыена да башлады. Билгеле, ата кеше аптырый калды: “Кая син болай?” – дип сорады ул улыннан; “Кырымга!” – диде малае гади генә итеп. Моны ишеткәч, Гасыйм Сәләхович бик гаҗәпләнде, хәтта ышанып бетмәгәндәй күпмедер ара сүз әйтә алмыйча торды, аннары сабырлыгын җуймаска тырышып, тагын ипләп кенә сорады:

– Син, улым, әзрәк уйлап эшлисеңме моны?

– А в чем дело? – диде Радик тыныч кына.

– Әниең больницада, минем эшем баштан ашкан. Ниткән Кырым ди ул шушындый чакта?

– Ә миңа отдыхать итәргә кирәкме-юкмы?

– Җәй озын, өлгерерсең... Ә хәзергә менә өйдә ял итәрсең.

– Ха! – диде егет, башын чөя биреп. – Көлке! Өйдә пенсионерлар да ял итми хәзер.

– Әниең чыккач син дә китәрсең.

– Кая?

– Кая да булса. Әнә үзебезнең Идел буендагы студентлар лагерына.

– Юк, булмый! Мин Кырымны күрмәгән, только Кырымга!

– Кырымны менә мин кырыктан узгач кына күрдем, – диде Гасыйм Сәләховичтыелып кына.

Егет әтисенең бу минуттагы хәлен әллә сизми, әллә сизәргә теләми иде, шактый дорфа гына:

– Таптың чем гордиться! – диде дә, бөтенләй аркасы белән үк борылды.

Гасыйм Сәләховичның эчендә кинәт дөрләп ачу кабынды. Малаеның җилкәсенә төшеп торган озын чәчләреннән урап алып, яңадан үзенә таба борасы килде. Ләкин ул тыелып калырга мәҗбүр булды – һәртөрле кискен хәрәкәт аның йөрәге өчен хәтәр иде. Шулай да ачуын сиздерерлек итеп, әкрен генә әйтте:

– Әгәр дә мин рөхсәт итмәсәм?

– Поздно, – диде егет, игътибарсыз гына. – Безнең билетлар уже кесәдә!

Радик күптән инде әтисеннән курыкмый иде. Нишләп курыксын, нишләтә ала ул аны? Берни дә эшләтә алмый, билгеле! Һәм берни дә эшләтә алмавын Гасыйм Сәләхович үзе дә бик яхшы белә иде. Кул күтәреп суга алмый ул студент егеткә, хәленнән дә килми, табигате дә сыйдырмый андый кыргыйлыкны. Үз гомерендә бер тапкыр, Радикка унберме-уникеме яшь чагында, бик ачуы килгәч, аның яңагына шәп кенә бер чәлтерәткән иде, анда да әнисе малаен кочаклап ярты көн үкерде, ә ул үзе шул эше өчен үкенеп бетә алмыйча күпме хафаланып йөрде. Юк, ата-бабайлардан калган тәрбия “ысулы” бетте, онытылды, күптән юкка чыкты. Әлбәттә, Гасыйм Сәләхович хәзерге заман педагогы буларак, андый “ысулларның” бетүе белән һичшиксез килешә... Тик шулай да, үз малаең өчен генә булса да, берәр төрлесен саклау зарар да итмәс иде бәлки. Менә Гасыймның үз атасы, мәрхүм, кыска саплы каеш чыбыркысын ишек яңагында гына элеп тота иде; әйткәнен тыңламасаң яки берәр әшәкелек эшләсәң, хәзер үк шул чыбыркысын чөйдән ала торган иде. “Әлә-лә-лә”не әйттерә иде ул зәһәр чыбыркы!.. Ләкин сыртка бик сирәк төшә иде бит, күп вакытта әтисе аны худка җибәрмичә кире элеп тә куя иде. Әмма чыбыркы бар, чыбыркыны онытырга ярамый! Нишләргә генә уйласаң да кылт итеп ул искә төшә торган иде.

Әлбәттә, хәзер чыбыркыны сагыну, Радик әйтмешли, үзе бер “көлке”! Сатып алыйм дисәң дә юк ул хәзер. Тик менә аның урыны буш калды, шунысы кызганыч! Яхшы сүз, үгет-нәсихәт белән генә максатка ирешүе бик читен икән шул. Тегенең кебек үтемле түгел берсе дә.

Әмма... сүздән башка чара юк. Искерсә дә, үтмәсләнсә дә, бердәнбер “ысул” шул гына... Гасыйм Сәләхович үз алдына озак кына уйланып торганнан соң, авыр гына сулап, малаеннан янә сорады:

– “Без” дигәнең кемнәр инде алар?

– Ну, Вовка Бобров, Гена Соловьев, Рита Козлова, Эмма Булатова, Марсель Ганеев... Вообщем, компания менә дигән!

– Студентлармы?

– В основном.

– Кем балалары соң алар болай ансат кына Кырымга очып китәргә?

– Это не имеет значения.

– Шулай да?.. Кем акчасына йөрмәкче буласыз?

– Мин синнән акча сорамыйм.

– Рәхмәт монысы өчен... Ә башкаларыгыз?

Радик аз гына икеләнеп торды, шулай да кыюланып әйтте:

– Башкаларның родительләре сорамасаң да бирәләр. Без унижения.

– Алай икән, – диде Гасыйм Сәләхович, кызара төшеп, – Күрәсең, бик байлардыр инде.

– Причем байлык! Просто понимают.

– Нәрсәне?

– Понимают наши потребности.

– Ах, шулаймыни?! Алар аңлый, мин аңламыйм икән!.. Хуш, шулай да булсын да, ләкин бит сезнең потребностьне үтәр өчен бер аңлау гына җитми, аның өчен, хочешь не хочешь, 300-400 тәңкәңне кесәдән чыгарып та бирергә кирәк. Ә аны кайдан алырга? Ярый, минем хәлемнән килә, аңламасам да мин бирә алам. Ә башка кеше, мәсәлән, уборщица булып эшләүче берәр апа кадерле малаеның потребностен бик аңлый да, тик менә сезнең белән Кырымга җибәрергә хәленнән килми. Ул чагында нишли?

– Ялгышасың, па! Рита Козлова, биофак студенткасы, тоже уборщица кызы, ә безнең белән барачак. Вот так!

Гасыйм Сәләхович бер мәлгә аптырый калды, күңеленә шунда ук ямьсез уй да килде: “Берәр акчалы кешенең яшерен сөяркәседер әле ул юньсез кызый!” – ләкин бу уен тизрәк үзеннән куарга тырышты. Дөрес, булмый торган хәл түгел, ишеткәне дә бар андыйларны, тик бу очракта бик сак булырга кирәк иде. Онытырга ярамый, малае белән сөйләшә ул. Шулай да әйтми түзә алмады:

– Әгәр дә сезнең ул Ритагыз әнисе җилкәсендә шулай кылана икән, бу бик кызганыч! Бичара хатын аның өчен муеныннан бурычка баткандыр, үзе ипи белән суда гына утыра торгандыр... Юк, жестокий ул сезнең мактаулы кызыгыз! Миһербансыз!

Радик әтисенә нәфрәт белән диярлек карады.

– Син, па, абсолютно бернәрсә белмисең, син страшно артта калган кеше... Син просто невежа!

– Җитәр, малай актыгы! – диде Гасыйм Сәләхович, буыла язып. – Күземә күренмә, эзең булмасын монда!

– Яхшы, мин күренмим, – диде егет һич исе дә китмичә һәм юри ашыкмыйча гына ишеккә таба юнәлде.

– Ләкин бел, – дип кычкырды әтисе аның артыннан. – Әниең белән сөйләшмичә торып, мин сине Кырымга түгел, Арчага да җибәрмим.

Егет ишетмәгән дә шикелле артына да борылып карамыйча чыкты да китте. Гасыйм Сәләхович хәлсезләнеп креслосына барып утырды. Сул кулын йөрәге өстенә куеп торды – йөрәк шактый каты тибә, ләкин авырту-чәнчү кебек нәрсә сиздерми иде. Шуңа күрә дару-мазар да кабып тормады.

Бераздан тынычлана төшкәч, Гасыйм Сәләхович уйлана башлады. Кызганычка каршы, улының “бернәрсә белмисең” дигән сүзләрендә дөреслек юк түгел иде. Бигрәк тә тормыш мәсьәләсендә һәм хәзерге яшьләрне аңлауда... Нигә ул алай, тормыштан бөтенләй үк аерылган кеше дә түгел ләбаса! Бөтен үзгәрешләрне, яңалыкларны күреп тә тора шикелле... Ләкин үзе дә сизә, нәрсәнедер белеп җиткерми, аңлап җиткерми... Әйтик, кешеләрнең көнкүрешләрен... Сүз дә юк, кешеләр хәзер җиңелрәк тә, яхшырак та торалар, әмма шуның белән бергә, аларның килерләре тигезләнеп беткәне юк бит әле. Аерма шактый зур, мәсәлән, профессор алган 450-500 сум айлыкны бик күпләр алмыйлар ич әле. Ә шулай да 70 сум ала торган вахтерның яки уборщицаның кызы сиксән сумлык импортный сапожкиларны киеп йөри... Ничек итеп моны эшләргә мөмкин? Дөньяның чыгымы күп – ничек кенә арттыра алалар?.. Баш җитәрлек түгел. Әйтәләр инде, кеше хәзер яшәргә остарды дип.. Ни дигән сүз бу? Ничек аңларга ул “остаруны”? Берничә җирдә эшләүме? Хаклы һәм хаксыз премияләр алумы? Спекуляция белән шөгыльләнүме? Ниһаять, дәүләт милкен әкрен генә ташумы? Кайберәүләрнең әйтүенә караганда, “остару” дигән төшенчәгә бу “ысулларның” барысы да керә, имеш. Тик кеше кайда, кем булып эшләвенә карап, шул “ысулларның” берәрсен оста гына куллана икән. Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, анысы синең эш. Гасыйм Сәләхович ул ысулларның берсен дә белми иде, әлбәттә. Бервакытта да бер тиен харам акча кермәде аңа. Хезмәт хакы аның һәрвакытта зур булды, иркен-мул гына яшәр өчен җитеп торды. Кайчандыр фән әһелләре халык арасында иң яхшы тәэмин ителгән катлаудан санала иде. Ә хәзер дөнья тигезләнеп бара шикелле... Һәрхәлдә, Гасыйм абзаң ашаган-эчкәнне, Гасыйм абзаң кигәнне һәркем диярлек ашый-эчә дә, кия дә. Хәтта уздырып та җибәрәләр; белеме юк, квалификациясе юк, ә машинасы бар. Әнә кая китте эшләр!

Хәерле булсын. Халыкның тормышы елдан-ел яхшыра икән, бу бик әйбәт, ул шулай булырга тиеш тә, тик әлеге харам “ысуллар” гына тамыр җәя күрмәсен иде. Гаять зарарлы нәрсә, кешене тәмам боза, җәмгыятьне имгәтә торган хәтәр нәрсә. Бигрәк тә яшьләргә күчә башласа, бик начарга әйләнеп китүе мөмкин. Ә аның симптомнары юк түгел. Акча яратучы, акча артыннан куучы яшьләр студентлар арасында да бар, кызганычка каршы. Менә шушы нәрсә Гасыйм Сәләховичны аеруча борчый да инде. Чөнки аның белүенчә, яшьләрдәге акчага, малга комсызлык һич тә нужадан түгел (иске мәгънәсендә нужа юк та ул), ә бик иртә, бик яшьли, әле кеше булып җитәргә дә өлгермәс борын рәхәт, иркен яшәргә омтылудан гына килә. Менә үз улы белән бәхәс-талаш шуның бик ачык бер мисалы түгелмени?

Әйе, улы аңа “син бернәрсә дә белмисең, па!” дигән гаеп ташлады. Ә ул бит менә утыз ел инде шул яшьләр арасында яши, шуларны укыта, тәрбияли. Нәрсәне белми соң ул? Яшьләрнең уйларын, хыялларын, теләкләрен, кыскасы, эчке рухи дөньяларынмы – шуны күздә тотып әйтәме Радик?.. Әйе, кырык ата баласының эчке дөньясын белеп бетерү гаять читен, мөмкин дә түгел диярлек. Бигрәк тә дүрт-биш ел саен алар алмашынып тора, берәүләре китә, икенчеләре килә (һәм гел генә үзгәреп килә), ә син һаман искечә каласың, һаман олая барасың, һәм табигый хәл – яшьләр гүя синнән ераклаша, син инде аларны томанлырак, ятрак итеп күрә башлыйсың Әйе, белүләре бик читен. Әмма белмим дип әйтергә дә аның хакы юк. (Бу үз-үзеңә каты һәм гаделсез хөкем чыгару булыр иде.) Иң элек аның өчен көн кебек ачык бер хакыйкать шуннан гыйбарәт ки, сугыш артыннан ук укырга килгән яшьләр белән хәзерге абитуриентлар арасында искиткеч зур аерма бар. Бөтен җәһәттән. Сугыштан соң килгәннәрнең күпчелеге буйга кечкенә, арык, өс-башлары өтек, үзләре бик күндәм, тыйнак булса, хәзер килүчеләр барысы да диярлек озын буйлы, тук чырайлы, зәвык белән киенгән, үз-үзләренә нык ышанган, таза, чибәр егетләр һәм кызлар. Тегеләрдә белем чамалы, ә дәрт-теләк бик көчле булса, боларда инде белем бик күп, шунлыктан, ахры, кыюлык та, әрсезлек тә җитәрлек. Тегеләр университет бинасына, изге бер җиргә аяк баскандай, эчләреннән дулкынланып һәм чын күңелдән шатланып керсәләр, хәзергеләр исә хис-хыялларга артык бирелмичә, бары үтеп китү турында гына борчылып, бик эшлекле кыяфәттә килеп керәләр. Дөрес, университетка керү сугыштан соңгы елларга караганда шактый авырлашты, каты конкурс аша үтәргә кирәк, әмма үтә алганнар инде үзләрен судагы балык кебек хис итә башлыйлар. Алар арасында бик сәләтле яшьләр дә бар – киләчәктә алардан чын фән эшлеклеләре дә, зур белгечләр дә, һичшиксез, чыгачак. Ихтимал, үзләрендә шундый көч-куәт барын сизгәнгә күрәдер дә, алар бик хөр кыланалар, фикердә, сүздә хөр – менә хикмәт нәрсәдә! Гүя аларның үз башлары эшли, үз хакыйкатләре бар. Гүя алар бөтен кыланышлары белән сиңа: “Әнә үз предметыңны бел, башкасында эшең булмасын”, – дип әйтергә телиләр. Әлбәттә, мондый чакларда Гасыйм Сәләховичка бик ямансу булып китә торган иде. Ераклашу, ераклашу... шулай ук бу котылгысыз бер күренеш микәнни?!. Хәтта үз балаңнан да!

Билгеле инде, ул Радикны Кырымга китүдән дә туктата алмады. Шул ук көнне клиникага барып, бу хакта сүз башлагач, Рәмзия ханым, гадәтенчә, уйлап-нитеп тормыйча гына:

– Ник тыясың, китсен! – диде. – Аңа да ял кирәк ич.

– Ләкин вакыты ул түгел бит! Син монда, мин анда ялгыз башым...

Рәмзия ханым шунда ук аның сүзен бүлде:

– Радикның ни гаебе бар соң, ул бит инде синең эшеңне эшләп йөрмәс.

– Эш андамыни, – диде Гасыйм Сәләхович үртәлеп. – Үзем өчен әйтмим мин... Менә синең яныңа да кемдер килеп йөрергә тиеш бит әле.

– Ә мин эгоистка түгел, миңа кирәк булыр дип кенә Радикны иптәшләреннән аерырга һич тә теләмим.

– Ләкин моның авырлыгы миңа төшәчәк.

– Авыр булса син дә килмәссең... Ятармын әле шунда тол хатын кебек.

– Йа хода! – дип куйды Гасыйм Сәләхович ирексездән. – Ник син минем һәр сүземне кирегә тырныйсың да торасың? Менә киләм ич, тик миңа барысына да өлгерүе читен, аңлыйсыңмы шуны?

– Бик яхшы аңлыйм. Ләкин Радикны барыбер җибәрергә кирәк. Иптәшләреннән яхшы түгел, аның кай җире ким? Юк, барсын... Инде расходыннан курыксаң, акчасын да үзем рәтләп бирермен.

– Бусы тагын ни дигән сүз?

– Нигә, әллә мин белмимме?

– Нәрсәне?

– Синең саранлыгыңны... Шуңа күрә җибәрәсең килмидер әле.

– Их, Рәмзия, Рәмзия, ничек телең әйләнә! – диде Гасыйм Сәләхович тирән әрнү белән. – Аңлый алмыйм мин сине, җаный, әллә ни булды сиңа!

– Миңа берни дә булганы юк, – диде Рәмзия, гаепсез баладай елмаеп кына. – Ә менә син, дускай, чынлап та үзгәрдең... Картаясың ахры...

– Ярый, шифаханә – сүз көрәштерү урыны түгел, китим булмаса, – диде Гасыйм Сәләхович, авыр гына урыныннан кузгалып. – Нәрсә китерим?

– Апельсин согы тапмассыңмы. Монда берәү хатынына китерде. Импортный икән... Аннары минем челтәрле бюстгалтерымны онытма әле, бик эссе була башлады. Шифоньерның уң тартмасында, өстә генә, күрерсең...

Гасыйм Сәләхович ярый-фәлән дип тормады, бары чарасыздан башын гына каккандай итте. Урамга чыккач, тел астына валидолын салды һәм иләсрәк бер хәлдә университетка таба атлады. Әйтергә кирәк, соңгы вакытларда аңа гасабилану, нервы бозу бер дә ярамый иде. Шунда ук йөрәккә суга, башына каба, җитмәсә, хәтере дә кинәт кенә югалып торгалый. Кеше сүзен тиз генә аңламый, алдында яткан әйберне дә күрми башлый. Иртәрәк килә түгелме соң әле бу зәхмәтләр?! Аңа бит әле илле тугыз яшь кенә – хәзерге безнең заман өчен әллә ни күп тә түгел шикелле... Дөрес, өч елга якын ул фронтта йөрде, шуның михнәт-газапларын кичерде, берничә тапкыр бик хәтәр хәлләргә дә юлыккалады, ләкин шулай да, бер авыр контузияне исәпләмәгәндә, кул-аягы бөтен килеш әйләнеп кайтты. Баш та ярыйсы, йөрәк тә тап-таза иде әле ул чакларда. Тик соңгы дүрт-биш ел эчендә генә бирешә башлады. Күрәсең, еллар үзенекен итә, какшата әкрен генә кешене... Аннары безнең бу тынгысыз, киеренке заман кеше өчен шактый куркыныч бер нәрсә китереп чыгарды – стресс дип атыйлар аны. Кинәт башка төшкән зур хәсрәттән яки һич көтелмәгән берәр күңелсез эштән була диләр ул явызны. Хәтта көтелмәгән зур шатлыктан да була, имеш, хәер, анысын инде, шәт, татырга туры да килмәс. Ә менә һәртөрле ямьсез эштән туганын Гасыйм абзаңа татырга туры килгәне бар. Дөрес, алар вак стресслар иде, көчек кебекләре генә, ләкин барыбер каты “тешлиләр”, каһәрләр!

Рәмзия белән бүгенге сөйләшү дә әнә шундый көчектәй кечкенә стресс иде, ә шулай да Гасыйм Сәләховичның кәефен чынлап-торып бозар өчен җитә калды. Һәм бик авыр уйлар да кузгатты. Күпме бергә гомер иткән ир белән хатын бер-берсен аңламасыннар әле – гаҗәп бит бу... Гүя икесе ике телдә сөйләшәләр! Бигрәк тә соңгы ике-өч елда алар арасындагы каршылык, аңлаша алмау ни сәбәптәндер аеруча ешаеп китте. Гасыйм Сәләхович торып-торып аптырый: әллә бу хатыннар кырык биштән узгач психически үзгәрә башлыйлар микән? Менә аның Рәмзиясе кебек.. Ни әйтсәң шуңа каршы төшә, һәр сүзеңне гел кирегә бора, бернинди дәлилең аңа үтми дә, керми дә, юньләп тыңламый да әле ул сине! Шуның өстенә, Рәмзия аңардан унбер яшькә кечерәк, табигый инде, ул көйсезләнергә ярата, ул моны үзенең ходай биргән хокукы дип саный, ә ир дигән кемсә, үзен яшь хатыннан яраттырасы килсә, һәрвакытта аның көенә торырга, аңа юл куярга тиеш. Гаделлекне, дөреслекне аяк астына салып булса да!

Иң аянычы тагын шул, Рәмзия ханым бөтен мәсьәләләрдә диярлек гел генә малае ягын каера, гел аны гына яклый. Дөресме, кирәкме, урынлымы – анда аның эше юк. Ул ана кеше, ул гына малаен аңлый, кызгана, ә син – деспот, син бары кысу, тыюны гына беләсең Өстәвенә, җитмәсә, малае алдында еш кына көлеп тә, чынлап та, синең әтиең инде шундыйрак та мондыйрак, дип әйткәләп тора. (Әнә саранлыкны аңа таккан шикелле.) Ә малай яшь, кемнең хаклы-хаксыз булуын уйларлык акыл юк әле аңарда. Кем аның яклы, кем аңа файдалы – ул бары шуны гына белә. Табигый инде, ул күбрәк әнисенә елыша, үзенә кирәкне аның аша алырга тырыша. Ә әтине тыңламаска да була, әтидән курку юк. Әнә шулай бер-берсеннән читләшә, ераклаша ата белән бала.

Аптырый иде Гасыйм Сәләхович бу хәлгә, төрлечә уйлап карый иде; әллә Рәмзиядә җиткән улын әтисеннән әзрәк көнләшү дә бар микән? Үзенеке генә итәргә тырышу, үзенә генә карату?.. Буламы шундый нәрсә хатыннарда?.. Ә бәлки, аның үзендә дә берәр гаеп бардыр, берәр төрле хаталык эшләгәндер дә, тик ул аны эш-мәшәкать аркасында сизмичә калгандыр. Хәзер инде әйтүе читен, ләкин шулай да бер эпизодны яхшы хәтерли, чөнки аңа әле күп вакыт та узмады. Радик унынчыны бетергән елны әнисе белән шундый сүз булып алды. Дөресрәге, Рәмзия үзе башлап аңардан сорады:

– Син Радикның кем булуын теләр идең?

Гасыйм Сәләхович үзенең язу өстәлендә нидер эшләп утырган җиреннән генә бары:

– Кеше булуын, – диде.

Менә шушы сүзгә Рәмзия ханым бөтенләй күтәрелеп бәрелә язды. Яман кызып иренә:

– Ахмак, идиот! – диде. – Мин синнән аны сорыйммыни?! Ул болай да кеше, дүрт аяклы хайван түгел!

“Хайванның ике аяклысы да була”, – димәкче иде дә Гасыйм Сәләхович, ярый, тыелып кала белде. Рәмзия бит, асылда, улыбызны кайсы вузга кертәбез, кем итәбез, дип сорамакчы иде, ә ул акыллы башланып, әнә нәрсә әйтеп ташлады. Ә соңыннан Рәмзия ханым улы алдында ничә тапкыр “әтиең сине кешегә дә санамый” дип кабатлады. Яхшы сүз дә кайчак баш казыгына әйләнә икән!

Әйе, сәер халык бу хатыннар җенесе, ике төпле, юк, өч төпле чемодан кебек, ниләр генә ятмыйдыр аның төпләрендә. Кайчагында шундый көтелмәгән берәр әкәмәт китереп чыгара, шаккатудан тәмам телсез каласың. Әнә бит Радикка акчаны да үзем табып бирермен ди! Күзен дә йоммый. Менә бу ичмасам “көлке”! Әйтерсең акчаны ул үзе таба!

Ярый, хәерле булсын! Барыбер хатын бик кирәк кеше, аңардан башка күңелсез, кызыксыз, әйләнәңдә шыксыз бушлык. Гаилә тормышына бер өйрәнгәч, башкача яшәү мөмкин дә түгел. Тик җайлаша, яраклаша белергә кирәк. Яраклаша белсәң яшәп була диләр күпне күргән агайлар!

Шул ук кичне Гасыйм Сәләхович малае алдына 250 сум чыгарып салды да әйтте: “Менә сиңа акча, шуны җиткерергә тырыш, әйбәт кенә йөр, бәла-казага тарма, кайда икәнеңне хәбәр итәрсең”, – диде. Егет бер сүз дә дәшмәде, тик аның йөзеннән: “То-то, старик!” дигән сыман елмаю гына чагылып узды. Икенче көнне үк ул рюкзагын аркасына киеп, фотоаппаратын муенына асып, үзе кебек хөр, горур егетләр һәм аларны иңнәренә таяндырып йөртүче чалбарлы кызлар белән бергә Кырымга – диңгез буендагы ташлар арасында кызынып ятарга китеп тә барды. Исән-сау гына йөри күрсеннәр инде, балакайлар! Исән йөрсәләр, башта акча сорап телеграммалары килер, аннары үзләре дә кояшта кара янган бәхетле кыяфәтләре белән кайтып төшәрләр.

II

...Көне... Булыр икән бу хәтле дә теңкәгә тигән эсселек! Өченче атнага китте бит инде, зур бер афәткә әйләнмәсә ярар иде. Игеннәр ни хәлдә икән, ялан-кырлар, болыннар? Терлекләр дә интегә торгандыр... Чакырып кына китерәсеңмени шифалы яңгырларны... Юк шул әле, юк кешедә андый кодрәт!

Ә шулай да кузгалырга вакыт, күптән вакыт. Хатыны белән малае өйдә булса, уянгач болай карават читендә изрәп, иренеп утырыр идемени?! Ә ялгыз булгач менә утыра, берәүдән дә тартынмый, уңайсызланмый – үзенә күрә бәләкәй генә бер хөрлек! Дөресен генә әйткәндә, ялгызлык ул кадәр начар нәрсә дә түгел. Күпмегәдер семья ыгы-зыгысыннан котылып торасың, әзрәк җан тынычлана, үз алдыңа уйланып була, тып-тын бүлмәдә дөньясын онытып эшләп яки укып утырып та була. Я, начармыни ул?! Тик менә хәлсезлек кенә борчымасын иде.

Гасыйм Сәләхович ике карават арасындагы тумбочка өстендә яткан сәгатенә үрелеп карады. Сәгать тугыз иде инде. Мәлҗеп озаграк утырган икән, хәерсез. Унда инде аңа кафедрада булырга кирәк.

Карават башыннан зәңгәр буйлы киң пижама чалбарын алып киде, аякларына артсыз чүәкләрен эләктереп кенә кухняга чыкты да, газ плитәсенә ут кабызып чәй кайнатырга куйды. Ванна бүлмәсенә кергәч, башта кулы белән ияген, яңагын ышкып карады, ләкин бүгенгә ярар әле дип, кырынып тормады. Аннары краннан суны шактый гына агызып торып, битен-күзен юарга кереште. Су барыбер көткәнчә салкын ук булып килмәде, шулай да әйбәтләп юынгач бераз хәл кереп, җиңеләеп калды. Шуннан соң яңадан кухняга кереп, тиз генә ашый-эчә башлады. Билгеле, ашау ягы аның хәзер мактанырлык түгел иде. Кичтән калган бер күкәй, искерәк булки белән ак май, бер чәшке куе гына сөтле чәй – завтрак дигәне әлегә менә шул. Аннары сәгать 12ләрдә, ачыга төшкәч, университет буфетында ул тагын җиңелчә генә бер тамак ялгап алачак әле. Инде эш беткәч, кайтышлый, сәгать 3-4ләрдә “Татар ашлары”на кереп, татарча токмач белән татарча пешерелгән ит кисәге ашап чыгачак. Тик кай көннәрдә токмач та, ит тә беткән була – ашап бетерә халык. Шуңа бераз кәефсезләнә, мыгырдана Гасыйм абзаң, ләкин башка җиргә кереп тормый, чөнки “Татар ашлары”ннан башка җирдә аңа ярарлык ризыгы юк та диярлек (хек белән дуңгызны, гафу итсеннәр, аның нәфесе кабул итми)... Кайтышлый юл өстендәге магазиннан сөт, эремчек, каймак кебек азыклар сатып ала да, өендә үзе бик әйбәтләп кенә сөтле токмач белән берәр төрле ботка пешереп ашый. Дөрес, карын канәгатьләнеп бетми бетүен, ләкин аның каравы йөрәгенә җиңел була. Аз ашасаң күп яшәрсең дигәннәр имеш безнең ерак бабайлар.

Гасыйм Сәләхович кыска җиңле саргылт күлмәген, яньчелә төшкән капрон эшләпәсен киеп һәм биге бозык иске зур портфелен күтәреп өеннән чыкканда сәгать ун тулып килә иде инде. Урамга чыгып, кояшка эләккәч тә ул аның агарган тимердәй кыздыруын тойды. Тизрәк күләгә якка күчте һәм ашыкмыйча гына урам буйлап атлады.

Бу урамнар буйлап Гасыйм Сәләхович менә утыз ел атлый инде. Шуның егерме елын кафедра мөдире буларак. Шулай уза гомер. Әмма ул үз эшеннән бик канәгать. Бөтен илгә исеме билгеле мәшһүр университет аның туган йортына әверелде дияргә дә ярый. Шунда үсте ул, шунда шактый зур дәрәҗәгә иреште, һәм тормышын тәэмин итәрлек матди җирлекне дә, үзенә кирәк мәгънәви азыкны да шунда тапты. Билгеле, төрле чаклар да булды, төрле авырлыкны кичерергә, төрле кыенлыкларны җиңәргә туры килде аңа – шунсыз бер генә хезмәт тә булмый торгандыр инде безнең заманда. Шулай ук кайбер максатына да ирешә алмады: мәсәлән, күпме генә уйланса-борчылса да, докторлык диссертациясен, ахры, яза алмыйча калды. Ул бит тарихчы, тарихчының эше гадәттә зур күләмле, тарих өлкәсендә чын фәнни хезмәт тудырыр һәм ниндидер яңа сүз әйтер өчен бик күп эзләнергә, тикшеренергә, уйланырга кирәк. Тарихчыдан да күп нәрсә таләп ителә хәзер. Ә ул яшьрәк, җегәрлерәк чакта, әйтик, илленче елларның башларында, тарих фәне өлкәсендә ниндидер бер торгынлык хөкем сөрә иде. Нидер көтү, тыелып тору, саклык күрсәтү хас иде тарихчыларга ул елларда. Менә ни өчен алар әзер программа нигезендә, тәкъдим ителгән дәреслекләр буенча студентларга лекцияләр укуны артыграк күрәләр иде. Җиңелрәк тә һәм хәвефсезрәк тә... Инде гыйльми дәрәҗә алыр өчен берәр хезмәт язарга кирәк булса, бу очракта да теманың отышлырагын, үтемлерәген сайларга тырышалар. Ә андый өстә генә яткан темалар һәрвакытта табыла, бар алар. (Фән әһелләре арасында “дежур тема” дигән төшенчә дә бар хәтта.)

Кыскасы, безнең Гасыйм Сәләхович та асылда әнә шул юл белән китте. Аспирантураны бетереп университетта калгач, ул бик җигелеп һәм бик бирелеп студентлар белән шөгыльләнә башлады. Ә тора-бара кандидатлыгын яклап, ниһаять, кафедра мөдире булып алгач, инде укыту-тәрбия эшләре аның өчен төп хезмәт, төп йөк булып калды. Вакытын, көчен, акылын, хәтта сәламәтлеген дә беткәнче шуңа бирде. Үзе әйтмешли, университет белемле кадрлар әзерләп чыгаруга багышлады ул бар гомерен!

Әмма ләкин университет эчендә, шуның бер кешесе була торып, фәнни эшләрдән бөтенләй ваз кичү һич тә мөмкин түгел иде. Фәнни эшләр буенча кафедрада махсус план бар, шунда кемнең нәрсә эшләргә тиешлеге ачык язылган, һәм бу планны үтәүне тәэмин итү Гасыйм абзаң җилкәсендә, беренче нәүбәттә аңардан сорыйлар. Шул сәбәпле аңа бу очракта да, үзе утырып язуга караганда, башкаларны эшләтергә, башкалардан таләп итәргә туры килә иде. Иң мөһиме кафедра үтәсен, кафедра үтәсә аның да йөзе ак – мөдир җитәкчелек итә белгән диячәкләр.

Хәер, ул үзе дә каләм тибрәтмичә тормады торуын. Редакцияләрнең заказлары буенча төрле даталарга карата мәкаләләр, теге яки бу темага багышланган брошюралар, чыккан китапларга рецензияләр, кыскасы, шуның кебек вак нәрсәләр шактый күп язылды. Билгеле, болар да хезмәт, әмма алар гына җитми, канәгатьләндерә алмый иде Гасыйм Сәләховичны. “Галим” дигән исемне акларлык, горурланып кулга тотарлык җитди зур хезмәте (калын китабы) юк иде аның... Һәм бу “юклык” аның җанын гел иги дә тора иде. Бигрәк тә соңгы елларда, чөнки соңгы 10-15 ел эчендә тарих фәне бездә дә шактый җанланып китте, бер-бер артлы яңа хезмәтләр чыга башлады, һәм аеруча күзгә ташланганы – яңа яшь галимнәр үсеп, калкып чыкты. Өлгер һәм кыю галимнәр! Менә шуларның барысын да уйласаң, чынлап торып борчылмыйча хәлең юк. Артта калу дигән нәрсә бик хәтәр, иртәме-соңмы исемеңә дә, дәрәҗәңә дә китереп суга ул!

Ә бит аның күптән уйлап йөргән теләк-хыялы да бар иде. “Татарларда эшче сыйныфының тууы һәм формалашуы” дигән темага зур бер хезмәт язмакчы иде. Шуңа дип ничәмә еллар буенча, Петр патша заманыннан алып дигәндәй, күпме материал җыйнады ул!.. Әнә калын папкаларга тутырып бәйләгән килеш ярты шкафны биләп яталар... Әмма, ни кызганыч, шуны утырып тәртипкә салырга, эшкә кертергә, бөтен бер язма хәленә китерергә вакыт та, мөмкинлек тә таба алмады. Мөдирлек йотты аның Хәер... бу үзеңне юатыр өчен генә әйтелгән сылтау түгелме? Кешеләр икесен дә сыйдыра лабаса! Ихтимал, аңа җитди хезмәт өчен кайбер сыйфатлар, әйтик, көчле теләк, тәвәккәллек, ниһаять, үзеңне мәҗбүр итә белү җитмәгәндер. Шуның өстенә тагын фикерне эшләтү, хыялны җигү, сәләтеңне сынау – иҗатны шулар кабындыра бит инде. Ничек кенә булмасын, ул һаман сузды да сузды һәм суза торгач, иң ганимәт вакытын уздырып та җибәрде. Дәртле һәм җегәрле чагын!

...Үтте инде, булмады дип, бәлки тынычланырга да ярагандыр, болай да эше начар түгел иде, ләкин ул һич тә тынычлана алмады. Үкенү, кимсенү, хәтта оялу аның җанын борчыды да торды. Ә борчылу бик кирәк нәрсә икән, борчылу ахыр чиктә кешене кузгата да ала икән. Башкаларга да гыйбрәт бу!.. Кыскасы, моннан өч ел элек Гасыйм Сәләхович үзенең ял айларында беркая да китмичә, тотты да шул папкаларын сүтеп, актара-карый башлады. Материал бик күп, бик кызыклы иде; борынгы лашманчылардан алып, Уралдагы чуен коючылар, Каспийда балык тотучылар, Апшеронда нефть чыгаручылар, Донбасста күмер чабучыларга кадәр барысы да монда тупланган иде. Әмма бу хәтле материалны ничек кенә эшкәртеп чыгасы да, ничек итеп бер кулъязма хәленә китерәсе? Каян көч аласы да, каян гына вакытын җиткерәсе? Мөмкин эшме бу?! Бер мәлгә яңадан күңеле сүрелеп, әллә ташларга микән дип тә уйлады Гасыйм Сәләхович, ләкин шулай да бер тотынгач аерыласы килмәде, кызганыч иде аерылуы, һич югы өлешчә файдаланып булмасмы дип баш күтәрмичә утыра бирде. Һәм утыруның бер нәтиҗәсе булмыйча калмый ул. Менә Гасыйм абзаң да казына, уйлана торгач, шул тау чаклы материалдан йолкып алып “Донбасста татар шахтерлары” дигән йөз кырык битлек монография сыман нәрсә дә язып ташлады. Өч ай эчендә! Соңыннан үзе дә гаҗәпләнә калды, шундый авыр башланган нәрсәне ничектер җиңел генә язды да чыкты. Донбасс бит татар кешесенә якын җир, йөргән-таптаган, җырларга кергән җир – бәлки шул да ярдәм иткәндер. Нәтиҗәдә менә өч нөсхә итеп машинкада бастырылган, яңа таза папкага пөхтәләп салынган кулъязма аның өстәлендә ята! Бер дә икеләнмичә нәшриятка илт тә бир!

Әмма ләкин Гасыйм Сәләхович кулъязмасын йөгертеп илтергә ашыкмады. Нигә ашыгырга, бераз ятсын әле, күз алдында торсын, караштырыр, уйлаштырыр – кадерле, тансык бит әле ул аның үзенә дә! Ләкин анысыннан да битәр, кулъязманы кемнәндер укытып та алырга кирәк иде. Гәзитәдәге шикелле “свежий голова”дан һәм бик ышанычлы кешедән. Ягъни киңәш-күрсәтүләрен әйтерлек тә, шуның белән бергә автор теләген аңларлык та булсын иде ул кеше!

Кем бар, кемгә ышанып бирергә мөмкин? Үз кафедрасындагы кешеләрнең берсе дә, билгеле, аның үтенечен кире какмаячак. Ләкин чынлап аны хөрмәт иткәне һәм чын сүз әйтердәе кем булыр икән? Шактый уйланганнан соң, ул ахырда Идеал Ибәтович Шәйхиевны сайларга булды. Бу – кафедра профессоры, тарих фәннәре докторы, арада иң яшь галим. Һәм иң мөһиме – кайчандыр Гасыйм Сәләхович кул астында аспирантураны бетергән егет... Хәер, бу кадәресе бер яктан уңайсызрак та кебек, ләкин чынлабрак уйлаганда, моның һичбер гаебе дә юк шикелле... Шәйхиев аңа шәкерт булудан күптән узган инде, үзен бик бәйсез тота торган кеше, Гасыйм абзасына алай бик баш иеп, бил бөгеп тә тормый ул. Әмма күңелендә аның элеккеге хәлфәсенә карата билгеле бер хөрмәт сакланган булырга тиеш. Димәк, хәергаһлык күрсәтүенә дә ышанырга мөмкин.

Идеал Шәйхиев гомумән бик оригиналь шәхес. Искиткеч тырыш, басылып утыручы, бер генә минутың да бушка әрәм итмәс. (Университет китапханәсеннән хезмәткәрләр утларны сүндереп кумыйча, ул чыкмый да торган иде.) Коточкыч хәтер үзендә, тарихчы белергә тиешле йөзләрчә исемнәрне һәм даталарны ул күңелдән генә әйтә дә бирә. Башка ягы ничектер, әмма башы аның чынлап та идеальный корылган дияргә була. Уйлап карагыз, бүтәннәр утыз елда да үтә алмаган юлны Идеал Шәйхиев ун-унике ел эчендә үтте дә китте: аспирантураны кандидатлык диссертациясен яклап бетерде, ә алты-җиде ел узуга докторлыгын яклап, әнә профессор да булды. Һәм үзенең моңа һич тә исе китмәде, киресенчә, шулай булырга тиеш ул дигән шикелле генә карады. Күпләр аны артык һавалы булуда гаеплиләр, хәлбуки, бу аның үз-үзенә бик нык ышанудан килгән гадәти тотышы иде. Гомумән, ул аз сүзле кеше, тигез, тыныч холыклы, сүз көрәштерергә, шаулап бәхәсләшергә яратмый, әмма инде сөйләргә туры килсә, бик төпләп, дәлилләп, сеңдерерлек итеп үзенекен әйтә дә белә. Логика гаҗәп! Аның өчен фән бар, ул фәндә яши, өзлексез казына, эзләнә, өйрәнә һәм яза, күп яза. Үзәк журналларда аның мәкаләләре әледән-әле чыгып тора. (Тарихтагы тикшеренә торган төп өлкәсе – XVIII һәм XIX гасырларда Рус самодержавиесенең колониаль сәясәте, шул нигездә капитализмның үсү-җәелүе һәм бу процесска Россия эчендәге төрле халыкларның тартылуы.) Хәзер инде тугандаш республикаларда да профессор Идеал Шәйхиев дигән исемне яхшы ук беләләр. Әйе, һаваланырга хакы да бар егетнең!

Яшь галимнең бу уңышлары Гасыйм Сәләховичта ирексездән беркадәр көнчелек уятса да, ул шуңа карамастан аның өчен куана иде. Ярый, ул үзе кандидат кына булсын, фәндә зур казанышларга да ирешмәсен ди, ләкин бит Идеал аның шәкерте, аның кул астында шәп галим булып өлгерде бит әле Яңа бистә малае! (Шәйхиев үзе бу хакта ничегрәк уйлый торгандыр, ул кадәресен Гасыйм Сәләхович белми иде, әлбәттә.) Алай гына да түгел, Гасыйм абзаң нәкъ менә хәлфәләрчә Шәйхиевны үз урынына кафедра мөдире булып калачак бердәнбер лаек кеше итеп тә саный иде. Тик Шәйхиев үзе генә ни өчендер моңарчы мөдирлеккә бер дә омтылыш сиздермәде. Ихтимал, аңа, мәшәкатьле эшкә башын тыкканчы, фән белән шөгыльләнү һәм лекцияләр укып кына йөрү файдалырактыр, шуны артыграк күрәдер, әмма Гасыйм абзый тагын үзенең беркатлылыгы белән моны шәкертнең хәлфәсенә конкурент булырга теләмәве дип кенә карый иде. Һәм, дөресен генә әйткәндә, яшь галимнең мөдирлеккә ашкынып тормавы Гасыйм Сәләхович өчен бик тә әйбәт иде. Һич югы тагын бер дүрт ел мөдирлектән төшмичә утырырга кирәк иде әле аңа!

Озын сүзнең кыскасы, Гасыйм Сәләхович үзенең кулъязмасын Идеал Шәйхиевтан укытырга булды. Иң кулай кеше шул, әгәр баш тартмаса. Хәер, ни өчен баш тартырга тиеш?.. Юк, тартмас, күрсәтмәс ул андый сансызлыкны кафедра мөдире Гасыйм абзасына! Тик җаен-форсатын туры китереп, дәрәҗәне төшермичә генә сөйләшергә кирәк үзе белән. Һәм Шәйхиев аның янына кереп, бер сөйләшеп утырганда, Гасыйм Сәләхович сүз ахырында гына сорады аңардан:

– Идеал Ибәтович, әгәр мин сезгә бер эшемне карап чыгарга бирсәм, ничек, вакытыгыз булырмы?

Һәрвакыттагыча яхшы кара костюм, чиста ак күлмәк кигән, арык кына урта буйлы, какча битле, әмма калку маңгайлы Шәйхиев үз нәүбәтендә тыныч кына сорады:

– Нәрсә ул?

– Донбасс турында... Дөресрәге, татарларның Донбасс шахталарына кай заманда бара башлаулары турында, ничек дим, тарихи бер күзәтү... Исеме дә “Донбасста татар шахтерлары” дип атала. Күләме зур түгел, вакытыгызны күп алмас дип уйлыйм.

Шәйхиев дәшми торыбрак тагын сорады:

– Минем бурыч нидән гыйбарәт?

– Сездән мин, Идеал туган, бер генә нәрсә ишетәсем килә: кулъязма шушы хәлендә нәшриятка тәкъдим итәрлекме-түгелме?

Шәйхиев көлемсерәп уйды:

– Нәшрият үзенчә хөкем итәчәк.

– Әлбәттә... Сүз бары тәкъдим итеп карау турында гына бара. Мин моны үзем дә эшли алам, билгеле, ләкин сез бит нәшрият белән күбрәк эш иткән кеше, аларның таләпләрен яхшырак беләсез!

Шәйхиев бераз гына уйланып торды. Аннары:

– Яхшы, – диде һәм папканы кулына алды. – Карап чыгармын.

– Рәхмәт, туган! – диде Гасыйм Сәләхович, һәм шуның белән сүз дә бетте. Шактый ук коры килеп чыкты бу сөйләшү, шул сәбәпле киңәшегез-фәлән булса дип тә сүз озынайтып тормады. Тик Шәйхиев чыгып киткәч кенә артыннан көрсенеп: “Үзенә күрә түгел егет!” – дип калды.

Ә өч көннән соң яшь профессор кулъязманы китереп тә бирде. (Эшне тиз тотарга ярата иде ул.) Папканы “дипломат” дип йөртелгән өр-яңа сай гына тартмадан чыгарып:

– Укыдым, – диде. – Минемчә, бу хезмәтне нәшриятка тәкъдим итәргә, ярый, Гасыйм Сәләхович!

– Рәхмәт, туган!.. Биреп карыйм алайса...

– Бирегез.

Гасыйм Сәләхович әз генә сүз табалмыйчарак торды.

– Бәлки замечаниеләрегез бардыр, Идеал Ибәтович? Мин рәхәтләнеп дигәндәй әзер...

Шәйхиев бик мәгънәле генә итеп елмайды.

– Сез бит миннән бер генә нәрсәне ишетергә теләдегез, Гасыйм Сәләхович! Шулай түгелме?

– Анысы шулай инде... Мин канәгать, тагын бер мәртәбә рәхмәт сезгә!

Аннары әзрәк вакытны сузар өчен генә аны-моны сөйләшкәләп утырдылар. Ә бер биш-алты минуттан Шәйхиев каядыр ашыккандай сәгатенә карап алды да, торып, баш кагып кына чыгып китте. Күрәсез, бу сөйләшү дә Гасыйм Сәләхович көткәнчә булып чыкмады. Янәсе ул бер генә нәрсә ишетергә теләгән! Бу кадәр коры, рәсми булыр икән кеше! Бигрәк тә аның мәгънәле генә елмаюы Гасыйм Сәләховичка бер дә ошамады. Хәтта билгесез бер борчылу да тудырды.

Әмма соңыннан Шәйхиевның “тәкъдим итәргә ярый” диюе бушка булып чыкмады. Кулъязманы нәшриятта кабул иттеләр, бик озакка сузмыйча укыдылар, ошаттылар, кемнәндер рецензия дә яздырып алдылар. Гүя кулъязма тышындагы исеме белән үк үзенә юл ачты, һәм менә бер ел үтүгә, күптән түгел, дөньяга басылып та чыкты. Йөз егерме битлек, катыргы тышлы, кулга тотарлык бер китап – һәм бу китап Гасыйм Сәләховичка чын канәгатьләнү белән бергә рухи бер җиңеллек тә китерде. Ниһаять, җаны тынычланып, үзенә ышанычы артып, өметләре яңадан кабынгандай булды. Ә бит аның яшенә җиткән һәм кафедра мөдире булып торган кеше өчен моның әһәмияте кечкенә түгел – баскан урынында әле селкенмичә нык торырга була дигән сүз!

Билгеле, Идеал Шәйхиевка да аның ышанычы яңадан артты, яңадан ныгыды. Теге вакытта егетнең сәер елмаюына әһәмият биргән булып юкка гына борчылган икән. Просто балалык! Асылда дөрес бәяли белгән яшь галим аның хезмәтен, тәкъдим итәргә ярый дип бик дөрес, бик урынлы әйткән. Кыскасы, Гасыйм Сәләховичның рәхмәте зур аңа!

Ул эчке кичерешләрен тышка чыгармаска өйрәнгән кеше. Шулай да бу юлы аңа куанычын яшерү җиңел булмады. Сүзләреннән сизелмәсә дә, моны аның йөзеннән күрергә мөмкин инде; гадәттә сытыграк чырайлы шешенке бите ничектер языла һәм яктыра төшкәндәй булды. Аннары китап магазинга чыккач та, берьюлы утыз данә сатып алып, шуларны кыска гына автограф белән кафедра кешеләренә һәм якын танышларына өләште. Бу да үзенә күрә шатлыгы белән уртаклашу иде. Барысы да рәхмәтләрен әйттеләр, кулын кыстылар. Ә соңрак аларның кайберләреннән ул “Бик кызыксынып укыдым”, яки “Китабыгыз миңа бик ошады”, яки “Бик кирәкле нәрсә язгансыз, Гасыйм Сәләхович” дигән кебек сүзләр дә ишеткәләде. Автор кеше бу мактау сүзләрен шактый ук ышанып кабул итте, чөнки аның фикеренчә, бер дә ошамаган китап турында берәү дә алай ялганлап әйтмәс, – хәтта комплимент итеп тә!

...Тик иң теләгән кешесе Идеал Шәйхиевка китабын тапшыра алганы юк әле. Китап сатуга чыккан көннәрдә генә яшь галим персональ чакыру буенча Болгариягә китеп барды. Шуннан соң өч атна чамасы вакыт үтеп китте, күптән кайткан да булырга тиеш, ә менә Гасыйм абзасына ни сәбәптер килеп күренгәне юк. Бу хәл Гасыйм Сәләховичны беркадәр гаҗәпләндерә дә, уйландыра да, ләкин үзе башлап аның өенә шалтыратырга уңайсызлана да иде. Шәйхиев берәр ерак җирдән кайтса, кафедрага кереп исәнләшеп, күргәннәрен кыскача гына сөйләп чыга торган иде. Бу юлы ни үзе, ни хәбәре – гаҗәп! Теләсәң ни уйла!.. Шулай итеп, Гасыйм Сәләхович үзенең зур рәхмәтен һәм хөрмәтен титул битенә язып, махсус әзерләп куйган китабын аңа тапшыра алмыйча менә күпме вакыт портфелендә саклап йөртергә мәҗбүр... Кызыксызрак килеп чыкты әле бу, хәерсез!.. Хәзер инде аның шатлыгы да, дәрте дә шактый сүрелде. Кәефе дә шәп түгел... Ләкин ул китабын барыбер тапшырыр, бүген булмаса – иртәгә!

III

Университетның таш идәнле караңгырак вестибюленә килеп кергәч тә, Гасыйм Сәләхович җиңеләеп бер сулап куйды. Тыштагы эсселек монда юк, һава монда салкынчарак иде. Тәненнән бигрәк йөрәге белән сизде ул моны.

Имтиханнар бетеп, студентларның таралыр вакыты җитсә дә, университет коридорларында шаулашып, ашыгып йөрүче яшьләр күп иде әле. Билгеле, аларның барысында да хәзер я эшкә, я ялга китү кайгысы – шуның белән мәш килеп йөриләр. Ә гомумән исә бу коридорларның бушап торган чаклары булмый да диярлек. Менә озакламый читтән торып укучылар киләчәк, аннары университетка керергә теләүче яшь кенә егетләр һәм кызлар монда әйләнә-тулгана башлаячак, ә күпмедер вакыттан соң йөзләренә өмет, шик, каушау чыккан шул яшь абитуриентлар аудитория ишек төпләренә җыелачак. Елдан-ел кабатлана бу хәрәкәт, университет күпме яшәсә, шул чаклы дәвам итә ул! Кайберәүләр яшь кенә студент булып керәләр дә, ап-ак сакаллы галим булып чыгып китәләр моннан – вакыт һәм язмышлар әнә шулай өзлексез агып һәм алмашынып тормакта бу таш бина эчендә!

...Кояшлы көн яктысыннан килеп кергәч, аеруча караңгырак булып күренгән озын коридор буйлап Гасыйм Сәләхович үзенең кафедрасына таба атлады. Очраган танышлары белән баш кагып кына исәнләшеп узды. Инде үз бүлмәсенә кереп, капрон эшләпәсен чөйгә элеп, өстәле янына килгәч, ул башта таза, иркен креслосында җәелә биреп, бераз хәл алып, тик кенә утырды. Күрәсең, бу аның йөрәге белән бәйләнгәндер инде. Аннары гына ул эшкә күчә, уйлый һәм хәрәкәт итә башлый. Һәм тиз арада йөрәк тә, хәлсезлек тә – барысы да онытыла. Бары тик эш кенә кала, ә эш сыналган дәва, яшәтә ул кешене!

Алгы бүлмәдә утыручы лаборант кыз көндәге тәртип буенча бүген дә яңа гәзитәләрне аның өстәленә кертеп куйган иде. Гасыйм Сәләхович, эше бик тыгыз булмаса, аларын шунда ук караштырып чыга, инде вакыты юк икән, барысын бөкләп портфеленә тыга да, өенә кайткач ашыкмыйча иркенләп карый.

Бүген исә ул гәзитәләрне хәзер үк ачып, күздән бер кичерергә булды. Башта, билгеле, Мәскәү гәзитәләрен карап чыкты. Алардагы кыскарак хәбәрләрне тиз генә укыштырды да, үзе өчен әһәмияте булган җитдирәк мәкаләләрне кайткач укырга дип калдырды. Шуннан соң үзебезнең гәзитәләргә күчте. Гадәтенчә, ул аларны ахыргы битеннән карый башлый – төрле яңалыклар, кызыклы хәбәрләр күбрәк шушы биттә табыла. Шулай ук бу биттә ара-тирә булгалап торган кара сызыклар эчендәге кайгылы белдерү дә аның игътибарын җәлеп итмичә калмый – кайчагында күз күргән яки колак ишеткән кешеләр дә очрап куя бу кара сызыклар эчендә. Әмма Гасыйм Сәләхович үзе үлем турында уйларга да, сөйләргә дә бер дә яратмый.

...Инде менә “Татарстан”ның икенче, өченче битләре. Чит ил хәбәрләре, хуҗалыкка караган мәкаләләр, алдынгыларга багышланган язмалар... Тукта, ә бусы нәрсә?.. “Донбасста татарлар”. Гаҗәп таныш исем ич бу!.. Ә исемнән өстәрәк, ваграк хәрефләр белән бер читтә “Тәнкыйть-библиография” диеп тә куелган. Димәк, рецензия, аның китабы турында рецензия бу! Ә кем язган?.. Гасыйм Сәләхович тиз генә мәкаләнең ахырына күз төшерде: профессор Идеал Шәйхиев! Алай-й икән, хөрмәтле Идеал Шәйхиев аның китабы турында рецензия язып чыккан икән ләбаса! Рәхмәт төшкере!

Гасыйм Сәләхович гәзитәне урталай бөкләп, алдына салып, кечерәк подвал итеп басылган мәкаләне бик игътибар белән ашыкмыйча гына укырга кереште. Баш күтәрмичә һәр җөмләсен, һәр сүзен, хәтта юллар арасында әйтелмичә калганны да аңларга тырышып укыды. Кайбер төшләрен кайтадан укып карады. Ниһаять, укып бетерде һәм бик нык уйга калды Гасыйм абзаң!.. Хуш, ничегрәк аңларга бу мәкаләне? Китапка ниндирәк бәя бирә хөрмәтле рецензент? Мактыймы, яманлыймы?.. Хәер, монда артык юрап маташыр нәрсә юк та шикелле... Әгәр аның катлаулы җөмләләре белән бик фәнчә итәргә тырышып язганнарын гадиләштереп, кеше аңларлык телгә күчерсәң, төбендәге төп нәтиҗә үзеннән-үзе диярлек килә дә чыга: ягъни “Донбасста татар шахтерлары” дигән бу әсәр чын мәгънәсендә фәнни хезмәт түгел, имеш! Менә шул. Дөрес, Шәйхиев китапны яманламый. Киресенчә, укыр өчен кызыклы, гыйбрәтле китап ди. Тик хикмәт шунда, имеш, бу китап, башлыча, җирсезлектән интеккән ярлы татар агайларының Донбасска отхожий эшкә китәргә мәҗбүр булуларын бик тәфсилләп язган бер беллетристика сыман нәрсә булып чыккан, янәсе... Чын фәнни хезмәт булыр өчен аңа теге җитми, бу җитми, имеш, анысы онтылган, монысы ачылмаган, анализ йомшак, гомумиләштерү зәгыйфь – кыскасы, китапка карата рецензиядән әнә шуның кебек тәнкыйть сүзләрен күп чүпләргә була. Дөрес, фәннәр докторы үзенең каты хөкемен мөмкин кадәр такт саклап, аябрак әйтергә тырыша, моның өчен еш кына “хәлбуки”, “безгә калса”, “кызганычка каршы” кебек буфер ролен үтәрдәй сүзләрдә куллана, әмма ләкин күпме генә йомшартып маташмасын, төп нәтиҗә һаман шул бер нәрсәгә кайтып кала: Гасыйм абзаңның бу хезмәте хәзерге фән таләпләренә җавап бирүдән ерак тора икән әле... Менә шулай ул, кем, автор иптәш!

...Озак утырды Гасыйм Сәләхович алдында яткан гәзитәгә текәлеп. Һәм ул бу минуттагы хәлен ничек кенә дип атарга да белми иде. Әллә авыр аңа, әллә түгел, әллә инде барыбер?!. Хәер, барыбер булуы һич мөмкин түгел, чөнки рецензияне иң ышанган кешесе язган, һәм шик тә юк ки, аның зарарына язган. Әмма шул ук вакытта ул Идеал Шәйхиевка бер төрле дә гаеп ташлый алмый иде. Менә нәрсә аны тирән бер аптырауга төшерде. Я ничек итеп, нәрсәдә гаепли ала ул аны?.. Икейөзлелектәме?.. Әйе, Шәйхиев кулъязманы укыганнан соң менә монда язып чыккан фикерләренең берсен дә аңа әйтмәгән иде. Ләкин бит ул үзенең шул чакта биргән киңәшенә каршы да килми ич! Кулъязманы нәшриятка тапшырырга да, бастырып чыгарырга яраган, хәтта әнә китапның укыр өчен кызыклы, гыйбрәтле булуын да әйткән! Кайда монда икейөзлелек?.. Юк, тагып булмый аңа бу гаепне!.. Тик шул гына, теге вакытта үзенең чын, асыл фикерләрен әйтеп торуны кирәк дип тапмаган. Ни өчен? Әйе, ни өчен, нигә яшергән? Бәлки, ул кулъязманы сүтеп ташларга теләмәгәндер (кызганган Гасыйм абзасын!), ә бәлки, әйтеп торудан файда юк, бу карттан шуннан да артыгын көтеп булмый дип уйлагандыр. Бик мөмкин моның шулай булуы... Теге вакытта аның йөзендә чагылган мәгънәле елмаю да нәкъ менә шуны раслый түгелме?!

Кинәт күңеленә килгән бу уйдан Гасыйм Сәләхович үзен ничектер бик кечерәеп калган шикелле хис итте. Ниндидер мескенлек, нәүмизлек аның җанын биләп алды. Күңелендә ирексездән яшь галимгә рәнҗү хисе уянды. Ни әйтсәң дә, Гасыйм абзасы аны кайчандыр укыткан кеше бит әле, остазы, хәлфә хакы бар бит әле, аңардан башка бүтән тәнкыйть итүче табылмас идемени? Ә ул, профессор, яшь галим, бик югарыдан торып: “Җитте сиңа, абзый, иярдән төшәргә вакыт!” – дип әйтә кебек.

Хәер, ник әйтмәсен?.. Хәлфә-шәкерт төшенчәсе хәзер инде бер анахронизмга әйләнеп бара. Алар, Шәйхиевлар килә, хәтәр килә, юл бирмәсәң, күрәләтә таптап та узарлар. Нәрсә ул аерым кеше язмышы! Алар өчен иң югары максат – фән, ә фән ул һәр төрле исәп-хисаплардан өстен торырга тиеш. Я, алар хаклы түгелме?! Юк, картайдың син, картайдың, хөрмәтле мөдир!

Гасыйм Сәләховичның хәзерге минуттагы рухи хәлен бер генә сүз белән билгеләргә була, бу – апатия. Дөньясына, эшенә, үзенә, ниндидер Шәйхиевларга – барысына да салкын битарафлык. Кызыксыз, мәгънәсез, кирәксез... Шушы минутта, шушы сәгатьтә.. Аннары үтәр, иншалла үтәр! Тик болай бөкрәеп утырмаска, торырга, хәрәкәтләнергә кирәк. Йөрәгенә дә хәрәкәт кирәк... Иң яхшысы, чыгып китеп бераз йөреп кайту – монда хәзергә әле ашыгыч эше дә юк. Кешеләр килеп кергәләгәнче – югыйсә, тегесе яки бусы килеп керер дә, хәл-әхвәл сорашкан булыр, гәзитәне укыганнары гаҗәпләнүләрен, хөрмәтле Шәйхиев белән килешеп бетмәүләрен белдергән булырлар... Юк, юк, кирәкми, алла хакы өчен икейөзләнмәсеннәр! Берсенеке дә бик җиткән!

Гасыйм Сәләхович сәгатенә карап алды – унике тулган икән инде. Халыкның нәкъ мыжгыган чагы... Ул алдында яткан гәзитәне бөкләп, башкалары өстенә куйды, ләкин кеше күрмәсен дип, ахры, кире алып, өстәл тартмасына салды. Аннары барып, чөйдән калай шикелле яньчелеп каткан эшләпәсен алып киде. Ах, белсәгез иде аның бу капроннан туйганын! Юк бит электәге башка сихәтле салам эшләпә!

Портфелен алып кабинетыннан чыккач, алгы бүлмәдә утыручы лаборант кызга узышлый гына: “Мин клиникага киттем, бер-ике сәгатьтән кайтырмын”, – диде. Кыз аның хәлен аңлагандай башын кагып: “Ярый, Гасыйм абый, ярый!” – дип калды. Ә Гасыйм абзасы инде шунда ук үкенеп тә куйды: “Нигә әле мин кая баруымны әйтеп торам?.. Сораган бер кешегә “клиникага китте” дияр, ә сораучы эченнән генә: “Әһә, Шәйхиев тәнкыйтен күтәрә алмаган икән” дип уйлар... Минем кебек тә хәйлә белмәс кеше бар микән?!” Ләкин шуның артыннан ук ул үзен тиргәргә дә тотынды: “Нишләп әле мин җыен чепухага игътибар итә башладым? Хатынның клиникада ятканын белмиләрме соң... Юк белән баш ватасың, карт тиле!”

Дөрес, хатыны янына барырга бик иртә иде әле. Анда сәгать дүрттән соң гына кертә башлыйлар. Хәер, Рәмзия ханым аяк өстендәге авыру, чакырткач үзе дә чыгар. Бүген барыбер аның янына барасы көн. Аннары, кеше күп булмаса бәлки ул үзе дә врачка күренер, йөрәгенең әледән-әле борчып торуыннан бер кереп зарланырга кирәктер бит инде, кешеләр әнә эчләре катса да тизрәк врачка йөгерәләр.

Гасыйм Сәләхович як-ягына каранмыйча гына озын коридор буйлап узды, кемнәрдер аңа баш иде, ул да таныса-танымаса да баш иде, ахырда менә яп-якты урамга да килеп чыкты... Ну көне... Пешерә генә. Тынны куыра... Яктысыннан күзләр камаша... Һава эретеп агызган кургашындай тик тора. Ник бер генә яфрак селкенсен! Яңгырга гына булса ярар иде! Алай дисәң, төпсез күк йөзе чалт аяз... Килеп чыкмый бит шул Ослан таулары артыннан кәҗә тиресе хәтле генә бер кара болыт!.. Ә барырга, әлсерәп булса да барырга кирәк... кирәк... Ул трамвайга утырыр өчен университет урамы буйлап түбән төшеп китте. Тротуарның кояшка караган җирләре йомшарган, аяк батып киткәли хәтта.

Шәһәр урамында бик сакланып йөрергә кирәклеген Гасыйм Сәләхович һәрвакытта исендә тота торган иде. Бу юлы исә ул һәртөрле куркынычны онытып, бары өйрәнелгән гадәт буенча гына башын уңга-сулга борды да, ашыкмыйча гына киң, хәтәр урам аша чыга башлады. Алдыннан һәм артыннан выжлап машиналар узды, әмма ул аларга юньләп игътибар да итмәде. Тукталышка килде, трамвайга утырды, ә трамвай аны үргә таба алып менеп китте. Бер кыз бала торып аңа урын бирде (рәхмәт төшкере!), Гасыйм Сәләхович утырып, вагон тәрәзәсеннән урамга карады. Ул тыныч иде, ул һични уйламый иде, ул урамда ниләр барын да күрми иде шикелле. Көзгедә чагылгандай күзләреннән йортлар, агачлар, кешеләр үтә, әгәр шуларның берәрсе таныш кеше булса, ул аны да, ихтимал, күрми-танымый узар иде. Ләкин шулай да бу әле аның чын хәле түгел, чын хәле аның үз эчендә, каядыр тирәндә. Иң элек ул бер генә минутка да Идеал Шәйхиевны оныта алмый. Идеал Шәйхиев гүя бер адым калмыйча аңа ияреп бара, һәм Гасыйм Сәләхович теләсә-теләмәсә дә аның турында уйланырга мәҗбүр иде. Уйланып гаҗәпләнергә һәм ирексездән рәнҗергә мәҗбүр иде. Ничек кенә булмасын, башта чын фикереңне әйтмичә яшерү, соңыннан шуны язып чыгу – бу егетлек түгел. Бу куркаклык һәм түбәнлек! Аннары ни өчен ул, Шәйхиев, менә өч атна инде кафедрага килмичә, күренмичә йөри? Намусы кушмыймы әллә?.. Юк, ул андый кеше түгел, салкын, рационалист кеше ул, намус аның өчен абстракт төшенчә генә... Хәер, килеп күренмәве яхшы да булган икән. Югыйсә, Гасыйм абзасы аңа дип саклап йөрткән китабын түбәнчелек белән тапшырган да булыр иде. Ярый, ходай саклаган! Әмма барыбер аларга очрашырга туры киләчәк. Тик шул чакта бәхәскә кермәскә (керүдән ни мәгънә?), сер сынатмаска, бәйсезлек, тынычлык сакларга иде. Тик шуңа көче җитсен иде аның!

...Трамвай урам чатына җитеп туктады, халык төшә башлады, ул да агымга ияреп төште. Чехов базары аша үткән чакта хатынына дип бакчачылардан бер кило виктория җиләге сатып алды. Шуны үзе белән йөртә торган целлофан капка салдырды да, урам ашасындагы клиникага таба атлады. Башта ул үзен кабул итә торган врачка кермәкче булды, ләкин аның врачы бүген сәгать икедән генә кабул итә башлаячак икән. Шуннан соң ул ишек алды аша гына авырулар ята торган стационарга узды һәм түбәндә утыручы сестрадан хатынын дәшеп чыгаруны үтенде. Сестра аны таный иде, шуңа күрә, вакытсызрак килгән булса да, сүзен тыңлады.

Гасыйм Сәләхович бер читтәрәк торган дерматин тышлы киң генә йомшак эскәмиягә барып утырды, эшләпәсен салып янына куйды, шактый керләнгән кулъяулыгын чыгарып маңгаен, муенын сөрткәләде. Монда, таш бина эчендә, аз гына салкынчарак иде, тын алуы да җиңелрәк иде... Озак та үтми, соры халаттан гына Рәмзия ханым да килеп чыкты. Больница киеме кешене гадәттә авыру итеп кенә түгел, килбәтсез итеп тә күрсәтә. Авыру ирләр бу хәл белән ничектер килешсәләр дә, хатын-кызлар, бигрәк тә яшьрәкләре, бер дә килешергә теләмиләр, күрәсең. Менә Рәмзия ханым да өстендәге котсыз халатын гәүдәсенә сыланганчы урап, билен фланель билбавы белән шундый кысып бәйләгән – озын аяклары да, җәелә төшкән янбашлары да, тулы күкрәкләре дә йомры-калку булып, бик ачык беленеп тора. Кыскасы, эссе дип тормаган, сакларга тырышкан фигурасын... Шулай ук бакыр төсенә кертеп буяган чәчләренең прическасы да һаман шул килеш, матур килеш тора икән әле... Озынчарак куллары да әнә нинди ак, йомшак – төче генә бер ис тә аңкый үзләреннән. Әлбәттә, хатынының шушылай пөхтә, чиста, чибәр булуына һәрбер җаны бар ир сокланмыйча, хәтта дәртләнмичә калмас иде, әмма Гасыйм Сәләхович Рәмзия ханымның бу котыртып торырлык килеш-килбәтенә гүя бөтенләй игътибар ди итмәде. Хәер, игътибар итте итүен, ләкин гаҗәеп бер салкынлык һәм битарафлык белән генә... Гүя хатынының бу байлыклары бер дә аның өчен түгел иде. Хәтта көнләшү дә кузгалмады аңарда – кузгалырга иренде ахрысы.

Янәшә утырышкач, Гасыйм Сәләхович, күрешергә килгән ир буларак, башлап үзе сүлпән генә сорады:

– Я, ничек соң... хәлең?

Рәмзия ханым да, гадәтенчә, туры гына “яхшы” яки “начар” дип әйтмичә, башта әзрәк зарланып алды; үткән төнне начар йоклаган икән, шуңардан бүген менә башы авырткан. Ә хәзер?.. Ә хәзер үтте кебек... Әлбәттә, үткән булырга тиеш... Кайчан чыгасың, дип сорады ире, тезләренә таянган килеш кенә.

– Ахрысы озак тотмаслар, – дип зарланды Рәмзия ханым. – Урын кирәк диләр. Үзләренең берәр дус-ишләренәдер инде. Бөтен җирдә блат, җаным!

– Нигә, үзеңнең чыгасың килмимени?

– Килсә дә бит, бер кергәч барысын да белеп чыгасы иде. Кат-кат кереп булмый монда.

– Врачлар белеп чыгара торганнардыр инде.

– Сиңа шул врач сүзе генә сүз, – диде Рәмзия ханым турсая биреп, – ә минем хәлемдә кайгың юк синең...

Гасыйм Сәләхович дәшмәде. Сүз көрәштерергә аның һич кенә дә теләге юк иде. Врачлар турында әйтү дә кирәк булмаган. Ни пычагыма?

Менә ул көн аралаш диярлек килә, китә, ә Рәмзиянең бер генә тапкыр да аның үз хәле турында сорашканы юк. Ничек яши ул ялгызы, үзен ничек хис итә, эшендә ниләр бар? – Ник бер юри генә сорап карасын! Бәлки зарланганны көтә торгандыр. Ә Гасыйм Сәләхович зарлана алмый, һәм иң гаҗәбе – нәкъ менә хатынына зарлана алмый ул. Сәбәп?.. Моны аңлатуы да читен. Кыскасы, үзеннән күп яшь һәм шактый ваемсыз хатынын борчымаска теләп, ә бәлки аның алдында дәрәҗәсен төшерүдән куркып та, ул Рәмзиягә эше-хезмәте, бигрәк тә сәламәтлеге турында зарланудан һәрвакытта тыелып килде. Һәм шушы нәрсә ничектер ирексездән аның гадәтенә дә кереп калды. Куанычын уртаклаша ала, әмма кайгысын – юк, сөйли алмый. Ләкин бит сөйләмәсә дә сизәргә, күрергә мөмкиндер инде, кешенең йөзенә карап та! Сукыр булмаса... Хәер, күрсә дә бәлки әһәмият бирми торгандыр. Кем ул ир дигән кемсә? Эш аты. Аттан да бит кәефең ничек, берәр җирең авыртмыймы дип сорамыйлар. Селкенәме – селкенә, тартамы – тарта, тагын ни кирәк?!

Рәмзия ханым малае турында сорады:

– Радиктан хат юкмы?

– Юк.

– Бу ни эш, киткәннән бирле бер хаты юк. Син шул бала өчен борчыласыңмы әзрәк?

– Бала түгел, җиткән егет, – диде Гасыйм Сәләхович.

– Ата диген инде... Бу хәтле дә таш йөрәк булырсың икән!

– Мин аның исән-сау кайтуына ышанам, – диде Гасыйм Сәләхович, ничектер бик кистереп.

Рәмзия ханым иреннәрен кысарга мәҗбүр булды, тик бераздан гына үз алдына хафалангандай:

– Акчасы да җитмәс инде балакаемның, – дип куйды.

– Җитмәсә, телеграммасы килер, борчылма!.. Акчадамыни эш? Менә көннәр бик кызуга китте әле... – Гасыйм Сәләхович эшләпәсен алып җилпенә башлады. Бите аның тимгел-тимгел кызарып һәм бүртенеп тә киткән төсле иде. Аннары кинәт кенә сүнгән хәлсез тавыш белән: – Мин кайтыйм инде булмаса! – диде.

– Нигә, миңа бернәрәсә дә алып килмәдеңмени? – диде Рәмзия ханым, аз гына көлемсерәп.

– Да... бөтенләй онытып җибәргәнмен. – Гасыйм Сәләхович артындарак торган целлофан капны алып хатынына сузды. – Виктория. Әле генә базардан алдым.

– Рәхмәт инде... Ә мин кушканны китердеңме соң?

– Нәрсә иде ул?

– Минем челтәр бюстгалтерымны.

– Нәрсә-ә?

– Бюстгалтерны дим... Челтәрен...

Гасыйм Сәләхович һичнәрсә аңламыйча, кашларын җыерып, хатынына карап тора башлады. Бюстгалтер!.. Бик мәгънәсез бер әйбер турында сүз бара түгелме?.. Каян белсен, хәтерләсен ул аны?!. Шундый бер чүпне!

Рәмзия ханымның кинәт аңа ачуы килеп китте:

– Нәрсә син, аңгыра сарык шикелле миңа карап торасың? Бюстгалтерның нәрсә икәнен белмисеңме әллә?

– Белмим! – диде Гасыйм Сәләхович, хатыныннан күзләрен ала алмыйча.

– Нигә, студенткалар түшендә бер дә күргәнең юкмыни? – диде Рәмзия ханым, юри шаркылдап.

Гасыйм Сәләховичның йөзе, каны качкандай, кинәт агарынып китте. Әллә һава җитмәгәннән, әллә нидер әйтмәкче булып авызын ачты, нигәдер бик кызганыч итеп бер елмаеп та алды, әмма ни дә булса әйтә алудан узган бер хәлдә авыр гына торып, бөкрәеп ишеккә таба атлады. Аяк атлаулары бик сәер, бик кыюсыз иде аның – хәтта Рәмзия ханым да моңа игътибар итте. Ләкин, ирексездән борчылып куйса да, ирен шулай да туктатып тормады.

Урамга чыккач, Гасыйм Сәләхович бик аз гына вакытка туктарга мәҗбүр булды. Ашыгырга ярамый иде аңа. Йөрәк менә тире астында гына тибә кебек, бер авырттырып кыса, бер җибәрә, бер кыса, бер җибәрә... Хәтәр иде бу... Тизрәк валидол кабарга теләп кесәсенә тыгылды, ләкин анысы да онытылып калган булып чыкты. “Өйгә, тизрәк өйгә!” – диде ул үз-үзенә һәм әкрен-сак кына атлап китте. Башы да бераз әйләнә кебек, шунлыктан ара-тирә чайкалып та киткәли иде.

Үз хәленең бөтен җитдилеген яхшы аңласа да, ул ни өчендер шушында ук врачка күренергә кирәк дип уйлый белмәде. Күңеле аны нигәдер өенә тартты. Ә бит аның кәефе иртәдән үк начар иде, эшенә баргач, Шәйхиев мәкаләсе кәефен тагы да ныграк бозды – бозу гына түгел, бәгырен тирән яралады. Шулар өстенә тагын Рәмзия белән менә бу мәгънәсез сөйләшү! Җиткән иде аңа, бик җиткән иде, кирәкми иде аңа агудай кечкенә, әмма бик хәтәр бу соңгы тамчы!

...Көн әүвәлгечә аяусыз эссе иде. Эссе генә түгел, гаять бөркү-тынчу да иде. Һава һич селкенмичә, шылт та итмичә бөтен нәрсәне басып, изеп тик тора. Моның кебек авыр, тын, хәрәкәтсез һава бары яшенле яңгыр яки көчле давыл алдыннан гына булырга мөмкин. Һәм, ныграк игътибар итсәң, көн чынлап та үзгәрмәкче иде шикелле.. Әнә еракта, Иделдән дә ары, тауларга охшап тик кенә торган ак читле кара-зәңгәр болытлар күренә. Юк, алар, чынлабрак баксаң, тик кенә тормыйлар икән, алар һаман кабара баргандай үсәләр, куералар һәм бик әкрен генә болай таба авышалар да иде... Әмма Гасыйм Сәләхович боларның берсен дә күрми иде, эсселеккә дә, сәер тынлыкка да бөтенләй игътибар итми иде, аның бөтен кайгысы – тизрәк өенә кайтып җитү иде.

Үз йортларына җитеп өченче катка туктый-туктый менгәнче ул тәмам тиргә батты, калтыранган кулы белән ишекнең ике биген азаплана-азаплана ачты, эчкә узды, шулай да кире борылып, чылбыр бикне генә булса да эләктереп куярга онытмады. Аннары үз бүлмәсенә узып, эшләпәсен һәм портфелен диванга ыргытты да, сөйрәлеп кенә өстәле янындагы күн төпле креслосына барып утырды. Аңа хәзер үк берәр дару кабу кирәк иде, ул үзе дә моны бик яхшы белә иде, ләкин ни өчендер ашыкмады – чак кына хәл аласы, бер-ике генә тапкыр булса да тирән итеп һава сулыйсы килде. Нәкъ шул чакта каядыр бик еракта кинәт тау ишелгәндәй дәһшәтле гөрселдәп, көчәя барып, озак итеп күк күкрәде һәм нәкъ шул мизгелдә Гасыйм Сәләховичның йөрәгенә әйтерсең уттай кызган пычак китереп тыктылар. Кискен, көйдергеч авыртудан яман коты алынып, авызын зур ачып, ул креслосына чатыр ябышты, көзән тарткандай киерелеп артка каерылды, бугазыннан гыжлап әллә тавыш, әллә һава чыккандай булды, ләкин шул секундта ук гәүдәсе капчыктай бушап, күзләре сүнеп туктап та калды. Тик бераздан гына аның башы үзеннән-үзе күкрәгенә кире салынып төште. Тагын еракта отыры дәһшәтлерәк, катырак итеп күк күкрәде, якынлашып килгән давыллы яңгырның беренче кискен җиле урам агачларын сыгып, шаулатып узды, ләкин Гасыйм Сәләхович өчен дөнья тып-тын, дөнья юкка чыккан иде инде.

 

Ә давыл артыннан килгән бәрәкәтле яңгыр тәүлек буена бер әкренәеп, бер шәбәеп туры гына яуды да яуды. Көчле җилдән бүлмәнең урам тәрәзәсе ачылып калган иде, өйгә яңгыр шавы белән бергә дымлы салкынча һава тулды. Гасыйм Сәләхович шул рәхәт җиләстә тынычланып ял иткәндәй, үзенең креслосында, башын игән килеш, бер ялгызы тып-тын гына утыра бирде.

Әле беркем дә бернәрсә дә белми иде.

1978