Әмирхан Еники Татарча текстлар

Әмирхан ЕНИКИ

ӘЙТЕЛМӘГӘН ВӘСИЯТ

I

Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң!.. Һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, буш, моңсу башкорт даласында!

Әнә көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында ак яулык бөркәнгән, алъяпкыч бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган кечкенә буйлы арык кына бер әби кизәк җыеп йөри. Сул беләгендә аның иске чиләк, уң кулында нечкә таяк. Шул таягы белән ул кизәкне чирәмнән куптарып әйләндерә дә аннары иелеп алып чиләгенә сала. Тагын як-ягына каранып эзләп китә. Тагын кизәкне, чирәмнән куптарып, чиләгенә алып сала... Шулай да бу авыл кырындагы чирәмлектә хәзер кизәк аз табыла, колхоз терлекләре монда йөрмиләр, ә бәләкәй генә авылның үз бозаулары салып калдырган “беленнәр” күпме генә соң ул! Далада утын дигән нәрсә бик кадерле булгач, ялгыз әби, ике-өч көндә бер чыгып, иске чиләге тулар-тулмас шул “беленнәрне” җыеп кайта. Борыннан килгән бер гадәт. Аннары кизәк казан астына бик килешә, ашны әкрен генә кайната, ә үз җае белән әкрен генә кайнап пешкән аш бик тәмле була ул. Әйтерсең, чирәм исе керә ашка.

Тик соңгы вакытта әбинең хәле бик үк әйбәт түгел әле. Картлыгы җиткәнме, берәр чир зәхмәтеме шунда, ләкин гел менә бөтен тәне авыраеп, кул-аяклары сызлап, йөрәгенең хәле китеп тора. Ара-тирә өшетеп тә җибәрә, яки тиктомалга яндыра да башлый. Үзенчә, мәтрүшкәсен-ниен эчкәләп, ятып караса да, бер дә юнәеп китә алмый. Менә бүген дә, кояш шактый нык кыздыруга карамастан, аның зәгыйфь тәне, эчендә боз яткандай, гел туңып тора; аркасы буйлап әледән-әле салкын кымырҗу йөгереп уза, шул ук вакытта күз төпләре яна, иреннәре бөрешеп кибә, һәм ул гер таккандай авыраеп киткән аякларын көчкә генә сөйрәп йөри... “Булмас, ахрысы, кайтырга кирәк”, – ди ул үз-үзенә иренеп кенә һәм, чиләге кизәк белән тулмаса да, авылга таба борыла.

Читән буйларында котырып кычыткан үскән тар тыкрыктан узып, бәпкә үләне түшәлгән киң урамга килеп чыккан чакта гына, аңа Миңлебай карт очрый. Торна шикелле нечкә озын аяклы, какланып беткән бу чандыр бабайны авылның иң карт кешесе диләр. Туксанның өстендә үк түгел микән? Хәер, тәгаен ничә яшьтә булуын ул үзе дә белми. Былтыр гына аның җитмештән узган Миңлегәрәй исемле улы үлеп киткән иде. Хәзер бабай Миңлегәрәйнең зур улы Миңлегалидә тора. Миңлегалинең дә өйләнгән улы, кияүгә чыккан кызлары бар. Миңлебай карт менә шуларның балаларын, ягъни үз токымының дүртенче буынын күрде. Дүртенче буын әкәмәт икән ул, бер дә бабай дигәнчә түгел. Ул хәттә аларның исемнәрен дә отып ала алмый. Вилне Вилдан дип, Эмманы Әсмабикә дип тик йөртә шунда...

Донъяда чамасыз озак яши торгач, кайчандыр паровоз тавышын да ишетмәгән бабай тракторын да күрде, автомашинасын да, самолетын да, радиосын да күрде; алар аның авылына һәм өенә килеп керделәр, ләкин картның берсенә дә исе китмәде. Чөнки бу заманның барышына ис китеп өлгерерлек түгел иде.

Ләкин былтырмы икән, өченче ел микән, кемнәрнеңдер бу тирәләргә очып килеп, самолеттан бүре атып йөрүләрен ишеткәч, картның моңа шулай да исе китте. Кара син аны. Бүрене самолеттан гына “сугалар” диген, ә?.. Кайчандыр, бик күптән инде, ул үзе ир-егет чагында камчат бүрек, ак чикмән киеп, билен кызыл билбау белән буып, камыт күрмәгән сөлектәй яшь айгырга атланып далага чыгып китә иде дә, йөри-йөри бүренең эзенә төшкәч, аны уктай сузылып очкан бурзаеннан өсләтеп һәм ун-унбиш чакрым куа барып, озын саплы чукмары белән сугып ала торган иде. Менә бу ичмасам бүре сугу иде! Ә хәзер һавадан атып йөриләр, имеш. Моның ни кызыгы да, ни комарлыгы бар? Юк, әллә нишләде бу замана! Машина да машина, ә кешенең үз йөрәгенә, үз кулына ни кала?!

Миңлебай картның донъяда да, колхозда да хәзер бер эше дә юк. Ул какланып беткән тәнендә бары җан асрый. Алдына куйганны утырып ашый, ястыгын тәгәрәтә дә ятып йоклый, шулай итеп гомерен суза да суза. Аның хәзер бер генә эше бар, – ул ялан таптарга ярата. Һәр көнне иртәнге чәйдән соң ул, озын карагай таягын тотып, торнаныкыдай нечкә аякларын сыгылдырып кына буш урамнан уза, кырга чыга һәм юлсыз-нисез күзе караган якка таба китеп бара. Берәр түбә җиргә менгәч, озын таягын ике учлап, ерак кырларга тик кенә һәм озак кына карап тора. Бу күз җитмәс Юлкотлы яланының бөтен ягын, андагы түбәләрнең, үзәннәрнең, чокырларның бөтенесен исемнәре белән белә. Хәзер инде ул исемнәрнең күбесе онытылып бара. Хәзер, мәсәлән, Каракош басуы яки Атчабар кыры дип түгел, ә фәләненче бригаданың да төгәненче бригаданың участогы дип кенә йөртәләр. Юлкотлы яланнарын тоташтан сөреп бетерделәр. Иске чикләр, иске исемнәр барысы да күмелеп калды шунда...

Карт түбәдән төшеп китә, үзәнлекләрдән уза, иген басуларын буразна буйлап кисеп чыга, шулай итеп әллә никадәр җир әйләнеп, күп вакытта авылның икенче очыннан кайтып керә. Юлында очраган кешегә үзе башлап дәшми, ә берәрсе: “Саумы, Миңлебай бабай?” – дип дәшсә, “Ару әле” яки “Шөкер!” дип кенә узып китә. Ни уйлап, нәрсә карап йөри торгандыр карт – белүче юк.

Менә бүген дә карчык, йөзгә-йөз очрашкач дәшмичә китүне килештермичә, үзе башлап аңа:

– Нихәл, арумы, Миңлебай агай? – диде, авызын учы белән генә каплый төшеп.

– Ә, синмени әле бу, Акбикә килен? Шөкер! – диде карт, тукталып. Җитмештән узган карчык аның өчен һаман да килен иде әле, һәм Акбикә дип тә бары ул гына дәшә, югыйсә, авыл халкы карчыкны күптән инде Акъәби дип кенә йөртәләр.

– Каян кайтып киләсең болай? – диде карт.

– Менә кизәк җыярга чыккан идем.

– Ә, ярый, ярый... Казан астында утның өзелмәве яхшы. Я, үзең ару гынамы соң?

– Шөкер иде әле, тик менә бу көннәрдә генә әллә нишләп хәлем китеп тора, – диде карчык һәм тирләгән битен яулык очы белән сөртеп алды.

– Авырма инде, син – ялгыз кортка, карар кешең юк.

– Алладан вакыт җитмәгән булса, үтәр әле.

– Үтәр, алла боерса, үтәр, бик күпне үткәрдек, – диде карт, ияк очында гына ябешеп торган берничә бөртек ап-ак кылдай сакалын селкетеп. – Ярый, кортка, юлыңда бул! – Һәм карт, озын аякларын сыга биреп, китеп тә барды. Ул карчыклар белән күп сөйләшеп торырга яратмый иде.

Акъәби, үзенең җил капкасына җиткәч, туры читән алачыкка узды. Бу эчтән балчык белән сылаштырылган җир идәнле алачыкта аның барлы-юклы савыт-сабасы да тора, шунда аш-суы да пешә иде. Җирдән аз гына күтәртеп салынган, калай мөрҗәсе туры гына кыектан чыгарылган учагы алдына карчык кизәкләрен бушатты. Казанына өч-дүрт чүмеч су салды да учагына күп кенә итеп чыбык-чабык сындырып тыкты, ут төртеп җибәрде. Чыбыклар күмерләнеп төшкәч, алар өстенә ипләп кенә кизәкләр өештереп куйды. Аның исәбе башта су җылытып, табак-савытын юу, аннары әзер казанда үзенә бер-ике генә уҗау буш умач пешереп алу иде. Нигәдер күңеле бүген сызык йөгерткән буш умачны корот катып кына ашарга теләп тора иде. Ләкин карчык сизә, пешерә дә, ашый да алмас төсле; хәле бөтенләй бетеп бара, көчкә генә йөреп азаплана, гәүдәсе менә гел ятарга гына сорап тора... Ахырда түзмәде, казан астыннан кизәкләрне алгарак тартып, учагын сүрелтә төште дә, бераз ятып торырга булды. Алачыктан өенә узышлый күрше ишек алдында йөргән яшь хатынга читән аша гына дәште:

– Гарифә кызым, минем казан астын гына кереп караштыра тор әле, әз генә ятып алмакчы булам, бер генә дә хәлем юк.

– Ә, ярый, ярый, Акъәби, карармын, борчылма, ят! – диде уңган хатын, әбинең төсе качкан чыраеннан авыру булуын шунда ук чамалап.

Акъәби урам тәрәзәләре ябык, әрем себеркесенең исе аңкыган салкынча өенә керде, сәке түренә бөкләп куйган ястыгын җәйде дә, бисмилласын әйтеп, сырган юрган белән ябынып, бөгәрләнеп кенә ятты. Аның бик җылынасы килә иде. Ятып күзләрен йомуга, ул, салкын бер чоңгылга баткандай башта туңып китте, кымырҗып, акрын гына калтырана башлады. Күпмедер вакыттан соң бераз гына җылынган кебек булды, ләкин тамам эреп, изрәп китә алмыйча, ярым уяу, ярым йокылы хәлдә һаман бөрешеп кенә ята бирде. Бераздан Гарифә кереп хәлен белде, ашыйсың-эчәсең килмиме, дип сорады. Әби: “Локма да кабасым килми, кайнар чәй генә эчәр идем”, – диде. Гарифә алачыктан утлы көл өстендә генә пешергән куе чәй китереп, чынаягына карлыган кагы салып, шуны сыек бал белән генә аңа эчерде. Әбинең җыерчыклы ябык куллары һәм кипкән иреннәре калтырый иде. Шулай да ул тәлинкәне үз кулы белән тотып эчте, Гарифәгә күп итеп рәхмәт әйтте, тирләп бер йокласам, иртәгә, алла боерса, аякка басармын, диде, тик бүген инде көтү кайткач, кәҗәсен савып, сөтен баз өстенә генә куярга кушты. Гарифә барысын да эшләргә булды, тыныч кына ятарга кушты һәм карчыкның өстен әйбәтләп ябып чыгып китте.

Ләкин карчык икенче көнне дә, өченче көнне дә аягына баса алмады. Күрәсең, авыруы аның болай бер-ике көн генә ятып үткәзеп җибәрерлек түгел иде. Ниндидер җитди чиргә охшый. Карчык үзе алай дип уйларга тырышмаса да, әллә ходайдан вакыт җитүе шушы микән дип, шомланып та куйгалый иде.

Күршеләре кереп аның хәлен һаман белә тордылар. Гарифә исә ашау-эчүен кайгыртып, йорт-җирен һаман карый йөрде. Шулай да карчыкның хәле бер дә алга бармагач, аңа әллә улларыңа, кызларыңа хәбәр итикме, болай яту ярамас бит дия башладылар. Ләкин Акъәбинең өмете зур иде әле, ерак каладагы балаларын бер дә борчыйсы килми иде. Аннары болай да берәрсе кайтып китмәсме дигән өмете дә юк түгел иде. Кайткалыйлар иде әле аның уллары яки кызлары, инәләрен онытып бетермиләр иде, исән генә була күрсеннәр инде.

Карчыкның соңгы еллардагы гомере шул балаларының кайтып китүләрен көтеп яшәү белән генә уза башлады. Дөрес, моннан ун ел элек, карты үлгәннән соң, балалары карчыкны калага тартып караганнар иде дә каравын, ләкин Акъәби гомер иткән нигезен ташлап китәргә теләмәде инде. Шушы Юлкотлыда туган ул, үскән ул, шушы Каһарман карт өенә килен булып төшкән, шушында илле биш ел яшәгән, уллар-кызлар үстергән. Шушы Юлкотлы туфрагында аның атасы, анасы, күпме туганнары, яшьли үлгән сабыйлары, гомер иткән карты ята, – я, ничек шуларның барысын да ташлап китәсең?.. Күп торасы да калмагандыр, ят җирнең туфрагына барып ятканчы, шушында үзенең ата-анасы, карты, сабыйлары янында булыр, – шулай уйлаган иде карчык ул чакта. Һәм, һичнигә карамастан, хәзергә чаклы ул шушы ниятендә нык торды.

Шулай да карчыкка җиңел түгел иде. Туган туфрак никадәр генә үзенә бәйләмәсен, авыл артындагы канау белән әйләндереп алган зыяратта ятучы әрвахлар нихәтле генә якын булмасын, әммә болар гына аның тормышын тутыра, ялгызлыгын җиңеләйтә алмыйлар иде. Ялгыз башын монда асраса да, күңеле белән ул һаман шул балалары янында иде. Шуларны уйлап, шуларны сагынып, шыксыз озын көзләрне дә, салкын кышларны да уздырып җибәрә; сабыр гына җәйне көтеп ала, ә җәен берәр улымы яки кызымы балалары белән кайтып китәргә тиеш аның... Шулай көйләнде инде карчыкның тормышы: асылда җәйнең бер атна-ун көне өчен генә яши ул һәм ел буе диярлек тик шуңа әзерләнә. Маен-күкәен дә шул көнгә дип җыя, итен-казылыгын да балаларым өчен дип каклый, шомыртын, эремчеген, коротын да шулар өчен киптереп куя. Бигрәк тә оныкларын бик сагына карчык. Шулар кайтса инде, куанычы эченә сыймый, бөтен донъясын оныта, үзе дә бер бәйрәм итеп кала, бичара. Тик бу бәләкәчләрнең әти-әниләре карчык янына гадәттә бик кыска вакытка гына кайталар. Алар, ни хикмәттер, гел ашыгалар. Кайсының эше көтә, кайсының курортка китәсе була, аннары балаларыбыз авыл җирендә авырып-нитеп китә күрмәсен дип куркалар да булса кирәк, кыскасы, бер атна торгач та, карчыкның бик тилмереп соравына карамастан, юатыр өчен кулына мул гына акча тоттырып, вәгъдәләр биргән булып, китеп тә баралар. Шулай итеп, ел буе көтеп алган санаулы көннәр төш кебек кенә үтә дә китә. Аннары тагын шул кыска гына тансык төшнең яңадан иңүен көткәндәй, озын йокыга охшашлы ялгыз гына яшәү башлана.

Нишлисең, заманасы шулай туры килде инде. Акъәбинең сабый чактан исән калган балалары үсә тордылар, күрше авылның урта мәктәбен бетерә тордылар, һәркайсы, канат чыгарган кош кебек, Юлкотлыдан еракка оча торды. Хәзерге вакытта бер улы белән бер кызы Өфедә яшиләр. Тагын бер кызы, врач булып чыкканы, Пермь өлкәсендә тора, ә иң кече малае институтны бетергәч Казахстанга җибәрелгән иде, шунда, исем дә билгесез бер шәһәрдә, кемдер булып эшли.

Өфедәге иң зур улы Суфиян хәзер инде отставкага чыккан полковник, ә кызы Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве исә аның, Чакмагыш башкорты, зур, җаваплы урында утыра. Кыскасы, барысы да зур кешеләр булып беттеләр. Кайсы галим, кайсы инженер, кайсы врач... Борын заманда бер ата-анадан түгел, бөтен өязеннән бу кадәр укымышлы башкорт чыкмагандыр. Акъәби үзе кыз чагында башкорттан яки татардан доктор барлыгын ишеткәне дә юк иде. Әле дә хәтерли, элек авылда берәрсенең теше сызласа, моннан унсигез чакрымдагы чуаш авылына, тәмәке алып кайтыр өчен, ат мендереп кеше чаптыра торганнар иде. Булган заманнар. Юк, аның балаларына килде инде бәхет, килде, әйтәсе дә түгел!

Тик менә бик бәхетле булып киткән балалары аңардан ничектер шактый ераклаштылар шикелле. Зарланса язык булыр, карыйлар, ярдәмнәреннән ташламыйлар, рәхмәт үзләренә, тик шулай да карчык борчылып уйламыйча булдыра алмый: туган җирләрен дә, кечкенә Юлкотлыны да, аталарыннан калган нигезне дә алар бөтенләй онытып баралар кебек. Уйлары да, күңелләре дә бүтәндә булса кирәк... менә зур улы Суфиян. Күпме ил гизде, нинди зур дәрәҗәгә иреште, олайды, үзенең дә ул-кызлары үсеп җитте, инде хәзер беркайда да эшләми, зур пенсия ала, машинасы бар, – аңа бит Юлкотлыга ешрак кайтса да була хәзер... Ләкин, нишләтәсең аны, һаман вакытым юк дип зарлана, ниндидер комиссияләрдә эшләп йөри, кышын бер-ике айга курортка китә, я Кырымга, я хатынының урыс туганнарына – Саратовка китеп бара. (Суфиян сугышка чаклы ук әле, Саратовта хезмәт иткән чагында, марҗа кызына өйләнгән иде, һәм Акъәбинең ул чакта моңа күңеле бик тә сыкраган иде.) Ә каладан йөз егерме чакрымда гына торган Юлкотлы читтә кала, әнисе-карчыкның алар өчен генә дип саклаган казлары келәтендә шул килеш эленеп тора. Полковникның кереп туган авылын күрергә һәм әнисен куандырырга вакыты да, җае да табылмый. Ничек моңа күңел сыкранмасын, ди.

Шулай да былтыр җәй Суфиянның җиткән улы Геннадий үзләренең машинасында “бабушканы” күрергә дип кайткан иде. Өч көн торды, өч көн Акъәби бер кәлимә башкортча белмәгән оныгы алдына барлык сыйларын куйды, сүзсез генә аңа моңсу һәм назлы итеп карап утырды. Егет җирән чәчле иде, таза иде, физкультурник иде; урам буйлап чыгып киткән чакларында карчык аның чуар күлмәк кигән киң аркасына читән аша гына карап кала иде. Егет бер көн эчендә Юлкотлының бөтен тирә-ягын йөреп чыкты; машинасына ыбыр-чыбыр балаларны төяп, әллә кайлардан үзләрен йөртеп кайтарды, аннары колхоз келәтендә аунап яткан ике потлы гер ташын табып кайтты да, иртә-кич гел шуны күтәреп-чөеп уйный башлады.

Кечкенә авылда егеткә аралашыр өчен үз тиңнәре бөтенләй юк диярлек иде, – кызлар җәйләүдә яталар, егетләре каядыр таралышып беткәннәр, – һәм Акъәбинең моңа бик эче поша иде. Оныгының күңелен табар өчен ул әледән-әле аңа башкортча нидер әйткән була, ләкин Геннадий берни аңламыйча, “бабушкасына” бик юмарт елмаеп карый, җавапсыз калмас өчен генә:

– А, да-да, точно! – дип, баш кагып куя иде.

Әби белән онык арасында бер кызык хәл дә булып алды. Шулай иртәнге чәй янында оныгын сары майда гына йөзгән әче коймак белән сыйлаган чакта Акъәби “безнең башкорт халкы...” дип нидер сөйли башлаган иде, Геннадий, шуны үзенчә аңлап булса кирәк, көтмәгәндә генә баш бармагы белән күкрәгенә төртеп:

– Я – башкирин, бабушка, башкирин! – диде, һәм, җитмәсә әле “борчылма!” дигәндәй, әбисенә күз дә кысып куйды.

Акъәби уйчан гына аңа карап торды, үзалдына гына көрсенгәндәй итте, аннары моңсу-назлы итеп кенә елмайды: нишлисең, бу җирән чәчле егеттә аның каны, башкорт каны ага иде шул!

Менә шулай Акъәби ялгыз башы шушы көнгә кадәр улларын, кызларын көтеп, оныкларын сагынып, алар турында үзенең күңелле һәм күңелсез уйларын эченнән генә уйлап, исән-имин генә яшәп килде. Җәйгә чыгу белән, һәрвакыт өметләре уяна торган иде, бәйрәм көннәрен көткәндәй рухланып, шуңа бер дә иренмичә әзерләнә башлый иде. Әммә быел, ходайдан вакыт җиткәнме, җәйгә аяк басу белән үзен начар сизә башлады, һәм бирешмәскә тырышып йөрде-йөрде дә, ахыр чиктә менә урынга ук ятарга мәҗбүр булды.

Башта торып китәрмен дигән өмет белән ятты, күршеләренең калага улларына хәбәр итик дигән сүзләрен дә кире какты, әммә ләкин хәле аның отыры начарлана барды. Биш-алты көн эчендә ул күзгә күренерлек булып суырылды, саргайды, ашаудан калды. Күршеләре карчыкның болай начарлана баруын күреп хәвефкә төштеләр, нишлик икән дип, үзара киңәшеп тә алдылар, ахырда Юлкотлыдагы колхоз бригадиры Сәетгалигә хәбәр итәргә булдылар.

Колхоз идәрәсе моннан алты чакрымдагы Сыртлан авылында иде, шунлыктан Сәетгали кечкенә Юлкотлыда бердәнбер хуҗа һәм баш кеше. Һәр көнне иртән иртүк ул, мотоциклының сиртмәле биленә атланып, такыр юлдан пырылдап, тирбәлә-тирбәлә Сыртланга китеп бара, ә кич белән тагын шулай җен кебек машинасында томырылып кайтып җитә иде. Гарифә барып әйткәч тә, Сәетгали икенче көнне үк, Сыртланга узышлый, үзенең мотоциклында пырылдап, Акъәбинең капкасы төбенә килеп туктады. Акъәби шунда ук кем килгәнен белеп алды һәм ни өчен икән бу дип борчылып уйлап куйды. Ул арада ишектән, иелә биреп, тузанлы күн итекләрдән, бригадир белән председательләр өстендә генә очрый торган, капчыкланып беткән зәңгәр пинжәктән Сәетгали үзе дә килеп керде.

– Саумы, Акъәби? – диде ул, таза кешегә дәшкәндәй юри кычкыра биреп. – Бәй, ни булды, әллә авырып калдыңмы?

– Авырыйм шул, Сәетгале, – диде карчык, гаепле кеше сыман итеп.

– Куй, юкны сөйләмә, гомердә авырмаганны... Синең кебек корткага килешәмени ул!

Сәетгали, килеп, сәке кырыена гына утырды, карчык юрганын үзенә таба җыя төште.

– Килешми дә бит, нишлисең, ходайдан вакыт җиткәч...

– Җиткән ди сиңа... Болай гына, салкын-фәлән генәдер әле... Кай җирең авырта соң?

– Авырткан җирем дә юк кебек... Тыным кысыла, сулавы авыр... – диде Акъәби, бугазын һәм күкрәген сыйпап.

Сәетгали карчыкның суырылган, саргайган йөзенә беравык сынап карап торды.

– Я, нишлибез, Акъәби, доктор чакыртыйкмы?

– Кирәкмәс, Сәетгале улым, иншалла болай да үтәр әле...

– Үтә күрсен! – диде Сәетгали, карчыкка тагын да сынабрак карап. Юк, шулай да карчыкның хәле бер дә шәпкә охшамый, йөзе лимон кебек сары, күзләре тоныкланып тора. – Әллә, мин әйтәм, – диде бригадир сак кына, – калага хәбәр итикме? Суфиян агай, я булмаса Гөлбикә апай килеп китсә зарар итмәс... сөйләшерсез...

– Юк, кирәкмәс, сабыр итик әле, алар да эшле кешеләр, – диде карчык, эченнән генә үзенекен уйлап.

– Анысын куй, – диде Сәетгали, урыныннан торып, – бер әсәйләре өчен вакыт табарлар әле. Ярый, идәрәгә баргач мин Гыйльман агай белән сөйләшермен. Берәр чарасын күрербез. Ә син, әбекәем, тыныч кына ят. Терел.

– Иншалла!... Рәхмәт керүеңә, Сәетгале улым.

Сәетгалигә ияреп, Гарифә дә өйалдына чыкты. Алар анда пышын-пышын гына нидер сөйләшеп тә алдылар. Аннары мотоциклның каты гына пытыр-пытыр итеп кузгалып китүе ишетелде, һәм озак та үтми, аның тавышы ераклашып, ниһәят, бөтенләйгә тынды.

Ә берничә көннән соң Сыртлан ягыннан Юлкотлыга таба тузан уйнатып килгән өр-яңа яшел “Волга” машинасы күренде. Һәм озак та үтми, киң урамның күк үләнендә ярылып яткан кара эз калдырып, Акъәбинең капкасы төбенә килеп тә туктады. Машинадан җәйге габардин пальто, күк эшләпә кигән зур, таза гәүдәле бер ир белән ефәк плащ кигән, зәңгәр косынка бәйләгән озын буйлы ябык кына бер хатын чыктылар. Болар Акъәбинең кызы белән кияве иделәр.

Алар урам тәрәзәләре ябык караңгырак өйгә килеп кергәч һәм кызының: “Әсәем!” – дип дәшүен ишеткәч, йокылы-уяулы хәлдә яткан Акъәби сискәнеп күзләрен ачты, бер мәлгә өнемме, төшемме бу дигәндәй аптырап, каушап калды, аннары куанычыннан онытылып китеп, капыл гына урыныннан тормакчы булды.

– Кызым, Гөлбикә! – диде ул, өзелеп.

Кызы шунда ук килеп, аның өстенә иелде, маңгаеннан үпте, һәм алар тотынышып икесе дә елап җибәрделәр. Мәһәбәт кияве дә, килеп карчыкның кипкән ябык кулын зур, таза кулларына алды, иелә төшеп, күтәренке тавыш белән: “Нихәл, әби җаным, авырып киттеңмени? Ничево, ничево, берни дә булмас!” – диде һәм, пальто чабуын кайтарып, аз гына читкәрәк, сәке кырыена утырды. Кызы да чажлап торган плащы белән әнисенең аяк очына чүкте. Алар икесе бертавыштан карчыкка кузгалмаска куштылар. Ләкин карчыкка кияве белән кызы алдында болай авырып ятуы гаҗәп уңайсыз иде, һичнигә карамыйча, аның тизрәк торасы, кадерле кунаклары өчен әүвәлгечә бөтерелеп йөрисе килә иде, әммә тик, нишләсен, ятарга чарасыз мәҗбүр иде. Шулай да ул түшәк өстенә торып утырды һәм Гарифәгә урам тәрәзәсен чыгып ачарга, тизрәк самавыр куярга кушты.

Тәрәзә капкачы ачылгач, өй эче яктырып китте. Акъәби шәһәрчә бик пөхтә киенгән кадерле кызы белән кадерле киявенең чиста, шома йөзләрен күрде. Күрде дә үз хәленнән тагын бер уңайсызланып, елыйсы килеп, авыр сулап куйды. Үз нәүбәтләрендә алар да бик ябыккан, тамам кечерәеп калган әниләренең зәгъфрандай саргайган, сулган йөзен күрделәр. Күрделәр дә, сүзләрен оныткандай, бер мәлгә тынып калдылар һәм яшерен генә карашып алдылар. Болай ук булыр дип көтмәгәннәр иде алар. Хәер, колхоздан калага шалтыраткач та, алар карчыкның чынлап авырып китүен белеп, башта ук тәгаен бер ният белән юлга чыкканнар иде. Хәзер исә ике төрле сүз булырга мөмкин дә түгел. Эшләре тыгыз, вакытлары юк, шуңа күрә сүзне озынга сузмыйча, карчыкка шул ниятләрен әйтергә булдылар.

– Әсәем, – диде кызы, әнисенә үрелеп. – Без сине үзебез белән алып китәргә дип килдек. Калада докторларга күрсәтербез, әйбәтләп карарбыз, анда тизрәк терелерсең.

Кияве дә шунда ук өстәде:

– Дөрес, әби, бездә сиңа әйбәтрәк булыр, монда доктор да юк, караучы да юк, ялгызың нишләрсең?

Карчык тиз генә җавап кайтара алмады, аның кинәт күңеле тулды, шул ук вакытта нигәдер бик борчылып та куйды.

– Рәхмәт инде, балалар! – диде ул, бераздан әкрен генә. – Юкка мәшәкатьләнгәнсез, үз өемдә дә терелер идем әле, ходай насыйп итсә.

– Юк, әсәем, сине хәзер монда калдырып китеп булмый, – диде кызы, кабаланып. – Алып китәбез. Яхшылап даваларга кирәк сине...

– Өй ялгыз кала бит.

– Калсын, берни дә булмас, күршеләрең карый торырлар.

Карчык бүтән бер сүз дә әйтмәде, авыр сулап кына куйды, монда доктор каравыннан башка, мәтрүшкә-фәлән эчкәләп кенә терелеп китмәсен үзе дә аңлый иде булса кирәк. Аннары япа-ялгыз яту да аны шомландыра иде. Ә тегендә, калада, бөтен балалары диярлек, ходайдан вакыт җитеп, алай-болай булып китсә, алар аның янында булачаклар. Әммә шул ук вакытта нәкъ менә шушы “алай-болай булып”, ягъни үлеп китүен уйлап, ул үзенең гомер иткән почмагыннан чыгып китәргә дә теләми иде. Чит җирдә үлү, чит җир туфрагында ятып калу аны һәрвакытта куркыта иде. Юк, аның шушында, карты җан биргән кечкенә өендә үләсе, авылдашлары кулы белән кечкенә авыл зыяратына – карты һәм яшьли үлгән сабыйлары янына куеласы килә иде. Ләкин ничек итеп менә хәзер ул алырга дип килгән кызы белән киявенең ихтыярына каршы тора алсын? Чыкмаган җанда өмет бар дигәндәй, бәлки алып китеп, чынлап та терелтеп, аякка бастырып кайтарырлар, шуның өчен килгәннәр бит. Юк, авыр иде карчыкка бу төенне чишү, бик авыр иде!

Чәй урынын карчык янына, сәке өстенә әзерләделәр. Карчык, яткан җиреннән генә, Гарифәгә кушып үзенең сыйларын – баздан сөтен, маен, чоланнан кәрәзле балын, каклаган казылыгын табынга китертте. Ярлырак та бит, нишлисең, таза чагы булса, үзе тиз генә берәр кайнар аш та өлгертер иде, ә болай кешегә кушып кына буламыни ул. Аннары кызы белән кияве дә: “Борчылма, әсәй, бик әйбәт, бик җиткән”, – дип кенә торалар. Ашыгалар, күрәсең. Алып китәргә дип килгәч, алар үзләре дә бу юлы күчтәнәчләр төяп кайтмаганнар иде. Шулай да кызы берничә лимон белән бер кап шоколад конфет китергән икән, табынга чыгарып куйды. Лимон авыру карчыкның нәфесе бик теләп торган нәрсәсе иде, ул аңа бик сөенде, хәттә кулына алып иснәп-иснәп тә карады.

Табын әйләнәсенә утырыштылар. Гарифә чәй ясый башлады. Карчыкка берьюлы рәхәт тә, күңелле дә булып китте. Менә ходайның рәхмәте, көтмәгәндә генә ул иң кадерле якыннары белән бер табында утыра бит әле. Аның өчен елына бер генә килә торган бәхет бит бу, гел шуны көтеп яши иде бит ул, тик менә, кызганычка каршы, урын өстендә каршы алырга туры килде үзләрен. Шуңадыр ахры, бу минутта аңа никадәр генә рәхәт булмасын, нечкәргән күңеле нидер сизенгәндәй ирексездән ямансулап та, шомланып та куйгалый иде. Хәерлегә була күрсен иде...

Чәй янында сүз дә гел китү белән бәйләнгән эшләр турында барды. Карчыкка авыр иде бу сөйләшү, китүенә бер дә ышанасы килми иде шикелле, шуңа күрә күбрәк кызы бу турыда кайгыртып утырды. Аның соравы буенча карчыкның кәҗәсе белән тавыкларын Гарифә карап торырга булды. Келәтнең үз йозагы бар икән, өйне бикләргә дә бер иске богау йозагы бар икән әле, Гарифәгә шуның белән өйне бикләп, ачкычын үзендә сакларга куштылар. Боларны тыңлап утырганда, карчыкның рухы акрынлап һаман сүнә барды. Ахырда түзмәде, өзелергә торган тавыш белән еламсырап әйтте:

– Ходаем, гомер иткән өемә йозак салып китәрмен дип уйлаган идеммени мин...

– Әсәем, бу ниткән сүз? – диде кызы, гаҗәпләнгән булып. – Бөтенләйгә ташлап китмисең бит, менә тиздән терелеп, үзең дә кайтып җитәрсең.

Карчык: “Юат инде, кызым, юат!” – дигәндәй, үз алдына моңсу-зәгыйфь кенә көлемсерәп куйды, әммә кайтарып бүтән бер сүз дә әйтмәде.

Чәйдән соң юлга да әзерләнә башладылар. Кияү кеше ашыга иде, аңа ниндидер бер кичке җыелышка кайтып җитәргә кирәк икән. Ул машинасы янына чыгып китте. Тузан кунган яшел “Волга”ны бала-чага сырып алган иде. Аягына чак тәпи басканы да ава-түнә килеп җиткән. Зурраклары машинаның бөтен ялт иткән нәрсәләрен тотып-сыйпап, әйләнеп йөриләр, тик түбәсенә генә менеп китмиләр. Зур, таза абзый чыккач, алар башта куркып читкә сибелделәр, ләкин тиз үк яңадан машина тирәсенә җыела башладылар. Аларның тынгысыз елтыр күзләре бу шәп агайга, машинасында бер йөртеп килмәсме дигән яшерен өмет белән, гел чекрәеп карап кына торалар. Хәттә бер кап-кара башлы малай әрсезләнеп һәм юмаланып сорап та куйды:

– Агай, ә, агаем, безне анавы очтан гына бер йөртеп килсәң ине!

Мәһәбәт агай башын кагып, телен шартлаткан булды:

– Юк шул, малайлар, булмый хәзергә, ашыгабыз. Менә Акъәбиегезне китерә килгәч, мин сезне рәхәтләнеп бер йөртеп кайтарырмын, ярыймы!

Малайлар Акъәби дигәнне ишеткәч шунда ук тындылар, артык бәйләнеп тормадылар. Кайчагында алар мәсәләнең җитдилеген зурларга караганда да тизрәк аңлый беләләр иде.

Шул арада читтәге капка төпләрендә җыелышып торган корткалар, хатын-кызлар да акрынлап килә башладылар. Акъәбине алып китәләр дигән хәбәр кечкенә авылга бик тиз таралып өлгерсә дә, хатын-кызлар каладан кайткан кадерле кунакларга ашап-эчкәндә комачауламас өчен шулай әдәп саклап, көтебрәк торганнар иде. Хәзер инде менә килделәр, олыраклары өйгә үк кереп киттеләр. Акъәби аларга бик якын кеше, гел бергә яшәгәннәр, аңа бик ияләшкәннәр, шуңа күрә аны ерак юлга, билгесез сәфәргә озату алар өчен шактый зур вакыйга иде. Йөзләре дә аларның җитди-уйчан иде, нидер сизенәләр иде, ахрысы, һәркайсында корткабызны яңадан инде күрә алмабыз дигән уй ята иде шикелле... Гаҗәп бит ул, – кеше берәүнең дә үлүен теләми, әммә шул ук вакытта ничектер ихтыярсыздан шул үлемнең буласын сизеп, көтеп тә тора кебек.

Бераздан кара бишмәтен, оек-калушын кигән, чәчәкле зур шәлен ябынган Акъәбине кызы белән Гарифә ике ягыннан култыклап, акрын гына өйдән алып чыктылар. Алар артыннан бер хатын зур мендәр күтәреп чыкты.

Кияү машина ишеген ачты. Карчыкны ипләп кенә утырттылар, мендәрен, таяныр өчен, янтыгына салдылар. Кызы янәшәсенә кереп утырды. Машина тәрәзәсенә хатын-кыз башлары иелде.

– Акъәби, җаным, хуш, сау бул инде!

– Акъәби, бәгырем, терелеп кайта күр!

– Хуш, безне онытма, без көтәбез сине! –диделәр аңа.

Ә таякка таянган бер кортка:

– Хуш, яшьтәш, бәхил бул, ахирәттә күрешергә насыйп итсен! – диде, бик тыныч, әммә чын күңелдән бик ихлас итеп.

Гөлбикә иренә тизрәк кузгалырга кушты. Машина алдында торучыларга кыска гына бер гудок бирде дә шома гына кузгалып китте.

Аз гына китүгә, Акъәби кинәт урыныннан кузгалып:

– Һай, кәфенлегемне онытканмын лабаса! – диде, нишләргә белмәгәндәй бик борчылып.

Кызы бу көтелмәгән сүздән сискәнеп киткәндәй булды һәм чыраен сытып:

– Куйсана, әсәй! – диде, үпкә катыш рәнҗү белән. – Таптың искә төшерер нәрсә!

Карчык дәшмәде, күзләрен йомып, хәлсезләнеп башын гына иде.

Яшел машина, йомшак кына тирбәлеп һәм тузан уйнатып, Юлкотлыдан зур калага таба чыгып китте. Кечкенә өйнең капкасы төбендә җыелышып калган хатын-кызлар бөтерелеп тузан сузылган юл буена, машина күздән югалганчы, тик кенә карап тордылар.

II

Менә Акъәби ялгызы кечкенә бер бүлмәдә, сиртмәле тар караватта, ак түшәмгә карап һәм каяндыр түбәннән тонык кына ишетелгән зур кала гөрелтесенә колак салып, тыныч кына ята. Урыны йомшак, астында чип-чиста ак җәймә, өстендә сатин юрган – ипле, рәхәт аның арык-җиңел гәүдәсенә... Рәхмәт инде киявенә дә, кызына да, – аны менә шулай кадерләп, аерым бүлмәгә урнаштырдылар. Дөрес, ул аларны бер дә тыгызлыйсы килмәгән иде килүен, ләкин кияве белән кызы бу хакта авыз да ачтырмадылар. Хәттә элек бу бүлмәдә торган асрау кызларын да кухняга чыгардылар. Тик бераздан гына сизде карчык: монда авыру кешенең яткан җире генә түгел, ашаган-эчкән савыт-сабасы да аерым булырга тиеш икән.

Гомумән, карчыкка башта игътибар бик зур булды. Беренче көнне үк шәһәрнең икенче читеннән отставкадагы полковник улы белән килене дә аны күрергә килеп җиттеләр. Чүкечтәй нык, базык гәүдәле, зур йомры башлы, кыска имән муенлы полковник Суфиян, әйтергә кирәк, кәкре аякларындагы тар кунычлы хром итекләре белән генә түгел, бөтен кыланыш-гадәтләре белән дә чын “янарал” булырлык, беткәнче хәрби бер кеше иде. Кычкырып, кырт кисеп сөйләшә ул, берәүдән дә тартынмыйча киерелеп, шаркылдап көлә һәм, иң мөһиме, үзен бик хаклы рәвештә донъяның хуҗасы санап, бернигә исе китмичә, рәхәтләнеп яши иде. Квартир менә дигән, машина бар, пенсия җитәрлек, шуның өстенә аучылар җәмгыятендә нидер эшләп тә шактый акча төшергәли, кыскасы, әле чак иллесен тутырган полковникның тормышы бал да май, ал да гөл иде.

Әнисе карчык янына күрешә килгәч тә, ул карлыкканрак тавышы белән бүлмәне яңгыратырга тотынды:

– Һай әсәй, әсәем! – диде, әнисенең кипкән кулын каты учларына алып. – Ни булды сиңа, авырып киттеңмени, ике күзем?.. Ну ничево, түлке син паникага бирелмә. Безнең генерал әйтә торган иде: солдатны пуля түгел, паника үтерә дип...

– Нәрсә соң ул... пәникә дигәнең, улым?

– Улмы, ул ни... курку, әсәем!

– Мин бер дә курыкмыйм, улым, – диде карчык тыныч кына. – Тәкъдирдән узмыш юк, барысы да алла кулында.

– Һи, әйттең тагын! Барысы да безнең кулда! – диде полковник, һаман шаулап. – Менә мин сиңа докторның иң шәбен үзем алып килермен, әсәй!..

– Рәхмәт улым, рәхмәт!

Карчыкның килене, өч башкорт бичәсенә торырлык юан, мәһәбәт, ап-ак Мария Васильевна, каенанасы белән ике куллап, бик җитди итеп күреште. Карават кырыена урындык алып утырды да, авыруның хәленә керергә теләгәндәй, аңа чын кызгану белән карап тора башлады. Юрган астында бала шикелле сизелер-сизелмәс кенә яткан бу каенана дигән сап-сары йөзле карчыкка аның нидер әйтәсе дә, кайгыртып нидер сорыйсы да килде, ләкин, гонаһ шомлыгына каршы, тел юк, – карчык бер кәлимә русча, ә килен бер авыз башкортча белми иде. Шулай да Мария Васильевна ире аркылы булса да берничә сорау бирде.

– Әсәй, киленең менә синнән кай җирең авырта дип сорый.

Карчык уйчан-моңсу гына әүвәл улына, аннары килененә карады.

– Тыным кысыла, – диде ул, күкрәген күрсәтеп. – Хәлем бер дә юк.

– Күптәнме?

– Тыным бетүен кыштан ук сизә башладым. Ә хәлсезләнүем күптән түгел.

Суфиян карчыкның сүзләрен русчага әйләндергәч, Мария Васильевна иреннәрен мәгънәле генә кысып, башын селкеп торды. Аннары ашыкмыйча гына нидер әйтте.

– Әсәй, киленең әйтә, – диде Суфиян, – опасный берни дә булмас, бронхлары ниткәндер, борчылмасын, ди.

Карчык дәшмәде, тик күзләре белән генә рәхмәтен белдереп, килененә бер тутырып карап алды.

Икенче көнне карчык янына күрешергә дип Суфиянның зур улы Геннадий да килде. Геннадий инде Юлкотлыга барып, әбисендә кунак булып кайткан егет, шуңа күрә ул карчык белән бик үз булып: “Ха, бабушка!” дип шатланып күреште һәм, урындык алып, караваты янына утырды. Акъәби сөенеп-яктырып, башкортча: “Улым, килдеңмени, рәхмәт төшкерем!” – диде, ә егет аның ни әйткәнен аңлагандай, елмаеп башын какты. Әйе, карчык бу дәү, сары егетне, үз нәселенә һич охшамаса да, чынлап ярата иде, – барыбер аның токымы ич, аның каны!.. Нишлисең, якын шул, бик якын!.. Тик егет үзе “бабушкасының” йөрәгендә аңа карата нинди тирән һәм газаплы мәхәббәт ятканын сизәме икән?.. Юк, сизәргә тиеш, әнә килгән бит әле ул, әнә елмаеп әбисенә нидер әйтә дә бит әле... Ах, бу тел юклыгы!.. Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әммә ник бу Суфиян, юньсез, балаларына ичмаса әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән соң?!

Егет әдәп кушкан кадәр утырганнан соң кузгала башлады, торып, әбисенең кипкән ябык кулын сыйпады һәм: “Пока, бабуся!” – дип баш какты да чыгып китте. Карчык аңардан бик шат, риза булып калды.

Шул ук көнне тагын Суфиянның өч кызы – Татьяна, Светлана, Рита – белән кече малае Борис та әбиләре янына килделәр. Кызлары да суеп каплагандай әниләренә охшаганнар, әниләре кебек барысы да эре сөякле, җирән чәчле, зур соры күзлеләр... Тик Боря (Борис) гына атасына охшаган, атасы кебек зур башлы, зур битле, арыш чумарыдай кап-кара бер малай иде. Бусын инде бер дә икеләнмичә Суфиян малае Шәяхметов дип йөртергә була.

Кызлар әбиләрен сырып алдылар, шаулап: “Здравствуйте, дорогая бабушка!” – дип күрештеләр, алып килгән чәчәкләрен карават янындагы тәрәзә төбенә утыртып куйдылар, урындыгына шоколад конфетларын салдылар һәм, инде ни әйтик дигәндәй, күзләрен елтыратып, әбиләренә карап тора башладылар. Шушы икән инде ул папаларына мама тиешле әби-карчык! Үзе кечкенә, үзе арык, өстенә киң җиңле әкәмәт кенә күлмәк кигән, башына вак кына чәчәкле сары яулык бәйләгән, в общем, типичная башкирка икән.

Ә Акъәби үз нәүбәтендә бу җитеп килгән таза, зифа кызларга уйга калып, исе китеп, селкенмичә карап ята. Аннары зәгыйфь кенә елмая, иреннәрен кыймылдатып куя – нидер әйтергә тели, ахрысы... менә ул күзләрен Боряга төби, әкрен генә кулы белән ымлап, аны якынрак килергә чакыра. Боря курыккандай башын сөзеп, каш астыннан гына карап, кузгалмыйча тора, тик апалары “иди, иди” дип аркасыннан этәргәч кенә, әбисенә якынлаша. Карчык бердән яктырып, малайның аркасыннан сөеп: “Бәбкәчем, – ди, – зур егет бул, алла тәүфыйк бирсен үзеңә”, – ди... Малай берни аңламыйча, кызарып, әбисе яныннан тизрәк китә, ә кызлар нидер әйтеп, шаулап көлешәләр... Карчык исә һич үпкәсез, әммә боек-сагышлы итеп, тирән генә бер сулап куя. Әйе, бу балалар, никадәр ят-сәер күренмәсеннәр, аның үзенеке шул, үзенеке!.. Улының кемгә өйләнүенә, ничек яшәвенә бәгыре күпме генә сызланмасын, әммә оныклары аңа бик якын, бик газиз шул!.. Минем байлыгым дип кенә йөртә ул аларны...

Бер-ике көннән соң кызы Гөлбикә доктор чакыртып китерде. Урта яшьләрдәге таза, мөләем хатын доктор Акъәби белән бик ачык сөйләште, күп сорашты, аннары күкрәген алдан да, аркасыннан да әйбәтләп тыңлады, тик ни өчендер карчыкның үзенә авыруы турында бер сүз дә әйтмәде. Кызы белән залга чыгып, шунда икәүдән-икәү генә сөйләштеләр.

Тагын берничә көн үтте, һәм менә шул ук хатын доктор олы яшьтәге озын, чандыр, күзлекле бер ир кешене ияртеп китерде. Моны шәһәрнең бик атаклы профессоры дип әйтәләр. Үзе татар икән... Шул профессор карчыкны игътибар белән тыңлады, сорашты, вакыт-вакыт иреннәрен кысып, авыруга озак кына уйланып карап та торды, аннары яңадан сорашты, яңадан тыңлап карады. Карап беткәч, тураеп һәм сүзләрен үлчәп кенә: “Әби, үпкәгездә авыру бар, ләкин ул картлык белән бәйләнгән булырга тиеш, без биргән даруларны эчеп, тыныч кына ятыгыз!” – диде. Шуннан соң барысы да залга чыгып, үзара тагын нидер сөйләштеләр.

Акъәби, күңеленә ни генә килсә дә, сабырлыкка өйрәнгән гадәте буенча артык борчылмыйча, шомланмыйча, тыныч кына ята бирде. Ләкин докторларны озатканнан соң янына кергән кызының бик җитдиләнеп киткән йөзенә карап, ул эшнең серен сизенгәндәй булды. Дөрес, кызы аңа берни әйтмәде, әммә бу киеренке хәрәкәтсез чырай, бу юри аңа карамаска тырышкан борчулы күзләр хәлнең ничек икәнлеген һәртөрле сүздән дә ачыграк әйтеп торалар иде кебек... Ә хәлләр чынлап та бик шомлы-куркыныч иде: докторлар карчыкның үпкәсендә яман шеш (рак) таптылар. Алар фикеренчә, җитмештән узган карчыкка операция ясап торудан мәгънә юк, иң яхшысы – үзенә әйтмичә юатып, тыныч кына яткыру да, авыру газабын төрле дарулар белән җиңеләйтергә тырышу – бары менә шуны гына эшләргә мөмкин. Хәер, үзенә әйтмәсәләр дә, карчык бу авыруның әҗәленә тигән авыру булуын күптән инде сизеп тора иде. Күпме яшереп маташмасыннар, монда ул бары вакытлы мосафир гына...

Докторлар килеп киткәннән соң карчыкка игътибар һәм тәрбия тагын да көчәя төште. Кызы белән кияве генә түгел, улы белән килене дә башта әсәйләренә бик йомшак булдылар, гел кайгыртып кына тордылар. Кирәк даруларын да табып китерделәр, күңеле теләгән ризыкны да алдыннан өзмәделәр. Гүя алар көннәре санаулыга калган әсәебез алдында соңгы бурычыбызны үтик дип тырышалар иде. Һәм шушы хәл үзе генә дә инде карчыкка күп нәрсә турында сөйли иде кебек... Билгеле, ул балаларыннан бик риза, күңеленнән аларга рәхмәтен укып кына тора, әммә шулай да аларның бу соңгарак калган яхшылыклары вакыт-вакыт карчыкка аны фани донъядан юатып озатыр өчен генә эшләнгән шикелле булып тоела, шуңа йөрәге сызланып куя, һәм чыкмаган җанда өмет бар дигәндәй, иң элек бер алласына сыенып, тыныч кына ята бирә иде.

Акъәби калага килеп урынга яту белән, Казахстандагы кече улын һәм Пермь өлкәсендәге зур кызын чакырып язуны үтенә башлады. Аны менә язабыз, инде язабыз дип гел юатып тордылар, ләкин шулай да язарга ашыкмадылар. Бу шактый читен мәсәлә иде. Карчыкның кече малае кайтып-китеп йөрмәслек бер җирдә эшләгәнгә күрә, аны гомумән чакырып маташудан мәгънә юк инде. Ә зур кызы Пермь өлкәсенең эчкәре бер районында балалар врачы булып эшли, җәй көне эше аеруча тыгыз була, шуңа күрә аны да вакытлы-вакытсыз борчырга ярамый иде. Кыскасы, карчык әле бер көерәк торган чакта чакыру белән ашыкмаска булдылар.

 

...Көннәр үтә, алар гүя зур каланың түбәндәге шау-шуы кебек тонык кына гүләп, читләтеп үтә. Колакка сеңгән бу шау-шуның башы-ахыры булмаган кебек, үтеп торган көннәрнең дә исәбе һәм билгесе юк. Ә рәхимсез авыру карчыкны астыртын гына кимерә, акрынлап кына ул эри-сыза...

Озакка сузылган өметсез авыруның бик күңелсез бер ягы бар: авыручы үзе дә, аны караучылар да акрынлап ялыга башлыйлар. Бигрәк тә соңгылар өчен бу бик читен хәл: алар үз-үзләренә икърар итәргә курыксалар да, ничектер ихтыярсыздан “ахырын” көтә башлыйлар. Акъәби моны әле сизми иде, элекке кебек игътибар да бар, карыйлар да үзен, әммә шулай да нәрсәдер, җан җылысымы, борчылып торумы, кимеде кебек. Һәрхәлдә, кайгырту-карау гадәткә кергән мәҗбүри бер мәшәкать төсен алды шикелле. Аннары кызы да, кияве дә бик эшле кешеләр, һәр көнне үзләренең хезмәтләренә йөриләр, шулай булгач, аларның авыру әсәйләренә бөтен игътибарларын биреп бетерә алмаулары бик тәбигый иде.

Карчыкның берәүгә дә зары юк, ул барысын да аңлый, һәммәсеннән риза-канәгать, тик ул көне буе ялгыз ятудан бик туя һәм берәрсенең кайтып керүен зарыгып көтә. Кеше тансык, кеше кирәк аңа. Бигрәк тә кызының ике баласын – алты яшьлек Равил белән дүрт яшьлек Гүзәлне бик сагына иде ул. Аларны балалар бакчасына йөртәләр – иртән илтеп куялар, кичкә табан алып кайталар. Алар кайткач зур квартир тулып, җанланып киткәндәй була. Бүлмәдән бүлмәгә йөриләр, такы-токы нидер сөйләнәләр, һәм Акъәби ишектән күзен алмыйча аларны көтеп ята. Равиле – малай кеше – әбисе тирәсендә күп чуалырга яратмый, керсә дә тизрәк чыгып китү ягын карый, әммә Гүзәле, кыз бала булганга ахры, авыру әбисеннән бер дә ятсынмый, аңа гел сырпаланып кына тора. Бары шушы бала гына аңа бик матур, бик мөләем итеп: “Әбекәем!” – дип дәшә. Бичара карчыкның күзләре яшь белән тулып китә бу җанга якын, тансык, кадерле “Әбекәем”не ишеткән чакта. Бик ярата, өзелеп ярата ул шушы түм-түгәрәк битле, кап-кара күзле йомшак, пакь, татлы оныгын! Үз йөрәгедәй якын ул аңа.

Хуҗаларга кунаклар да еш кына килгәлиләр иде. Өйдә, билгеле, ыгы-зыгы башлана. Гөлбикәнең кадак үкчәле туфлиләре белән шак-шок басып ашыгып йөргәне ишетелә, тәлинкә, чәнечке-пычак, рюмкалар чыңлавы ишетелә, шуннан залдагы кунакларның шаулап сөйләшүләре, көлүләре ишетелә башлый. Карчык шуларның барысын да ничектер балаларча кызыксынып тыңлап ята.

Кызы Гөлбикә, вакыты тыгыз булса да, кергәләп: “Әсәй, хәлең ничек, берәр нәрсә кирәкмиме?” – дип сорап чыга. Карчык күңеле булып:

– Рәхмәт, кызым! Кунакларыңны кара, кунакларыңны! – ди аңа.

Ә залда мәҗлес матур гына давам итә. Сөйләшеп-көлешеп арыгач, берәрсе пианинода уйный башлый, аңа кушылып кемдер җырлап та җибәрә. Ә кайчагында исә кунакларның тавышы бөтенләй тына, аның урынына ят бер хатын-кызның ашыгыбрак сөйләгән ясалмарак тавышы ишетелә. Бу инде телевизор дигән нәрсә булырга тиеш. Карчыкның аны әле күргәне юк, ләкин шундый әкәмәт бер әйбер барлыгын, өйдәгеләрнең аны бик көтеп, бик яратып карауларын ул инде белә. Вакыт-вакыт шул “тилевәзир” дигән нәрсәдән бик моңлы курай тавышы да, бик борынгы башкорт җыры да яңгырый... Шул чакта карчык ишекләрне ачарга куша һәм җанына тансык бу җыр-моңны тамам эреп, хыялларга китеп тыңлый. Гүя ул ефәк кылганнар йөгерешкән даласына, авыр чулпыларын чыңлатып йөргән кыз чакларына кайткандай була.

Әммә кайвакытта бу “тилевәзир” бик әкәмәт нәрсәләр дә күрсәтеп куя, ахрысы. Шундый әкәмәтләрнең берсен өйдәгеләр “футбол” дип атыйлар. Нәрсәдер инде ул футбул дигәннәре, хода белсен!.. Ләкин шуны күрсәтә башласалар, хуҗалар да, килгән кунаклар да ашау-эчүләрен дә, донъяларын да оныталар. Бервакытны шул хәерсез футбул аркасында Акъәби бичара чак җаныннан аерылмады. Тик кенә уйланып ятканда, залдагы бер ханым кинәт:

– Керде! – дип чинап җибәрде.

– Гол! – дип үкереп салды җитмәсә тагын бер ир кеше.

– Әстәгъфирулла, тфү, тфү! – диде карчык, тамам агарынып.

Кунакларның күбесе читтәге кечкенә бүлмәдә авыру карчык ятканны белмиләр дә иде шикелле... Һәрхәлдә, авыру бар дип борчылучы яки аның хәлен белергә керүче булмый диярлек, – утыралар, көләләр-шаулыйлар, ашыйлар-эчәләр дә таралышалар... Шулай да ешрак килеп йөрүче бер кунак Акъәби янына кергәли торган иде. Бу – тәбәнәк буйлы, ашыкмыйча, елмаеп кына сөйләшүче, исеме шактый билгеле булган олы яшьтәге бер шагыйрь иде.

Залда кунаклар шаулап утырган чакта гына, ул карчык янына мыштым гына килеп керә, керә дә: “Саумы, әбекәем!” – дип ике куллап күрешә, аннары урындык алып, карават кырына утыра. Ул күп сөйләшергә яратмый иде, күбрәк тезләренә таянып тик кенә утыра һәм ара-тирә берәр хикмәтле сорау гына биреп куя торган иде. Карчык аның эчкәнме-түгелме икәнен дә аера алмый, чөнки шагыйрь һәрвакытта гел бертөсле була торган иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул бу уйчан, сәер кешене көтеп ала иде. Ничектер алар, аз сөйләшсәләр дә, бер-берсенә бик тиз ияләшеп киттеләр.

– Акъәби, Акъәби! – ди шагыйрь, үзалдына әйткәндәй әкрен генә. – Ә ни өчен Акъәби, ни өчен Кара әби түгел!

– Минем исемем Акбикә, – ди карчык, бу көтелмәгән сорауга бераз пошынып. – Кыз чагымда мине Аксылу дип йөртәләр иде, кияүгә чыккач Аккилен булдым, аннары Акҗиңгә, ә хәзер менә Акъәби...

– Димәк, син гомерең буена ак кеше булгансың икән. Ак күңелле, пакь күңелле кеше... Менә миңа да шундый әсәй кирәк иде.

– Ни сөйлисең, улым, синең үз әсәең бардыр бит?!

– Юк шул, юк... Күптән оҗмахта инде ул... Ә әсәйсез авыр, әсәй сабый балага гына түгел, менә минем кебек сакалы агарган кешегә дә кирәк икән ул!

– Рәхмәт, улым! – ди карчык, нигәдер ирене калтырый башлап.

Шагыйрь тезләренә таянган килеш бераз уйланып утыра, аннары тагын сорап куя:

– Юлкотлыны сагынасыңмы?

– Сагынам, улым!

– Әйе, халык матур уйлаган, авылына, җиренә, суына матур исемнәр бирә белгән. Юлкотлы! Юлың котлы булсын, Акъәби! – дип әйтәсе килеп тора.

– Безнең ерак бер бабаебызның исеме Юлкотлы булган диләр. Аның кышлавын “Юлкотлы кышлавы” дип йөрткәннәр. Тора-бара авылга да шул исем күчкән.

– Ә, шулаймыни? – ди шагыйрь, кызыксынып, һәм карчыктан ипләп кенә аның кыз чакларын, кайчан, ничә яшендә кияүгә чыгуын, туйларның ул заманда ничек узуын, шул чактагы йолаларны, уеннарны, җырларны сорашырга тотына. Акъәби, еш кына тыны кысылса да, үзенең истәлекләрен, күргән-белгәннәрен иренмичә сөйли, ә шагыйрь аны бик игътибар белән тыңлап утыра... Карчык сөйләп беткәч тә әле, ул ни дә булса әйтергә ашыкмый, тик бераздан гына үзенең берәр эчке уен раслагандай әйтеп куя:

– Ийе... узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да!.. Шулай ди җыр, сулар үргә акса да ди, усал әйтә! Берсе дә – узган гомер дә, үтеп киткән тормыш та кире борылып кайтмаячак. Син дә, әбекәем, моның белән килешә торгансыңдыр?

– Килешмичә нихәл итәсең инде...

– Юк, син дөресен әйт, син олы кеше, бәлки борынгы тормыш сиңа кадерлерәктер, син аны сагына торгансыңдыр?..

– Хәзергесе начар булса, сагыныр идем, – ди карчык, уйланып кына. – Хәзергесе, аллага шөкер, әйбәт бит.

Шагыйрь аңа күзләрен тутырып карый.

– Шулаймы?!. Син донъяны таный беләсең икән, әбекәй, яшә, яшә!.. Ләкин сагыныр нәрсәләр дә юк түгел бит. Әнә шул син сөйләгән халыкның матур йолалары – бәйрәмнәре-туйлары, уеннары-җырлары – берсе дә онытылмаска тиеш, минемчә... Халыкның буыннан-буынга күчеп килгән рухи байлыгы бит алар барысы да... Дөрес, яңа заман яңа байлыклар тудыра, ләкин искенең дә яхшысын саклый белергә кирәктер ләбаса!

– Борчылма, улым, – ди карчык, сабыр гына. – Халыкныкы халыкта саклана, югалмас, алла бирсә!

– Гаҗәп сүз әйттең, әсәй, бәгырем, гаҗәп сүз!.. – Һәм шагыйрь, кинәт кенә тураеп, бер аягы белән идәнгә акрын гына суга-суга җырлап җибәрә:

Аппак микән, йомшак микән йәнкәемнең куллары,

Салават күпере кү-ү-үк суга барган юллары.

Онытып кара син бу җырны, онытып кара, мөмкинме соң!

Шагыйрь тавышы өзелгәндәй шулай ук кинәт кенә тынып кала, башын артка чөя һәм күз төбендә аның тәгәрәп төшә алмаган яшь бөртекләре күренә. Тик бераздан тынычлангач кына, гафу үтенгәндәй әйтеп куя:

– Син мине тилегә санама инде, яме!.. Нишлим, мин шагыйрь кеше, халык җырын, бөек Тукай әйтмешли, рәсүлнең тырнагыдай йөрәгемдә саклап йөртәм.

– Ә мин Тукайны беләм, – ди карчык һич көтмәгәндә.

– Китче! – ди шагыйрь шаккатып. – Кайдан беләсең син аны?

– Суфияннар мәктәптә укыган чакларында: “И туган тел, и матур тел”, – дип бер җыр ятлап йөриләр иде, шуннан хәтеремдә калган.

– Суфиян агай туган телне җырлап йөрдеме?.. Кызы-ык! – Һәм шагыйрь бөгелә төшеп, тавышсыз гына көләргә тотына: – Их, генерал, генерал!..

Ләкин Акъәбинең җитдиләнеп китүен күргәч, ул көлүеннән шунда ук туктый, иелеп чәчләрен сыпыра, аннары баладай юаш кына әйтә:

– Син мине кичер инде, әсәй, синнән бернәрсәмне дә яшерә алмыйм шул...

– Бик яхшы, улым, ди карчык тыныч кына. – Күңелең кешеләргә көзгедәй һәрвакыт ап-ачык булсын!

– Рәхмәт, әсәй, рәхмәт!.. Җиңел, рәхәт миңа синең янда... Тик күп лыгырдап ялыктырам бугай үзеңне... Ярый, кузгалыйм булмаса, син дә ял ит инде, ял ит, безгә карама, без – әрсез кунаклар!.. – Һәм шагыйрь, торып, карчыкның юрган өстендә яткан сап-сары кулын йомшак кына сыйпый да, исерә төшкән кешедәй аз гына чайкала биреп чыгып китә.

“Сәер кеше! – дип уйлана карчык, аның артыннан, – ләкин әйбәт кеше үзе, кече күңелле, тик күңелендә ниндидер сызлавыгы бар шикелле, җанына урын таба алмыйча, шуңа сызланып йөри, ахрысы, бахыркаем!” Һәм күп вакытта ул аны ятим баладай күреп, чын ихластан кызганып кала торган иде.

...Бер ике-өч атна үтүгә, карчыкның хәле шактый авыраеп китте. Бик ябыкты ул, тамагына бернәрсә капмас булды, шуның өстенә тавышы да бетә башлады. Яңадан врачлар килде, карадылар, юаткан булдылар, тагын ниндидер яңа дарулар язып калдырдылар. Хәер, карчык өчен боларның берсе дә кирәкми иде инде. Ул барысын да белеп ята. Шулай ук аның хәлен уллары-кызлары да бик яхшы белеп торалар... һәм эчләреннән генә куркып, шомланып үлемне көтәләр. Карчык хәзер моны үзе дә сизә, карчыкның сизгәнен алар да беләләр.

Ләкин шуңа карамастан һаман: “Әсәй, борчылма, үтәр, терелерсең!” – дип аны да, үзләрен дә алдарга тырышалар.

Карчык соңгы көннәрдә бик уйлана башлады. Көндезләрен барысы да хезмәтләренә китеп беткәч һәм асрау кыз да, карчыкның өстеннән бикләп, базарга китеп баргач, Акъәбигә ялгызы ак түшәмгә карап, теләсә күпме уйланып ятарга мөмкин иде. Уйлар күп, уйлар төрле-төрле, өзлексез килә торалар, китә торалар... Башта ул чынлап та Юлкотлысын сагынып йөдәде. Бөтенесе – яланы-кыры, авылы-урамы, кешеләре, маллары – бер генә минутка да исеннән чыкмый... Бөтенесе – өе, алачыгы, келәте, кәҗәсе, тавык-чебешләре – күз алдында тора, бөтенесен ап-ачык ишетә, күрә... Менә кәҗәсе көтүдән кайткач ишек төбенә килеп, Акъәбине дәшкәндәй, тавышын калтыратып кычкыра торгандыр. Җавап булмагач, тык-тык басып өйалдына ук керә башлыйдыр... Тавыклары да тибенеп йөргән җирләреннән туктап: “Нигә әле безнең әбиебез күренми?” – дигәндәй, башларын кырын салып, җелт-җелт карана торганнардыр. Казлары да, күл буеннан кайткач, ишек алдында озак кына каңгылдаша торганнардыр да, чыгучы, дәшүче булмагач, боек кына чирәмгә чүгәләшеп, башларын сыртларына салып, йокыга талалардыр... Әйе, алар барысы да әбинең юклыгына гаҗәпләнә торганнардыр, күңелсезләнеп, боегып, моңаеп йөри торганнардыр... Шуларны уйлагач, Акъәбигә гаять авыр булып китә, алар да, үзе дә аңа бик кызганыч булып тоела һәм ихтыярсыздан кайнар яшьләре мөлдерәп агып төшә... Юк, күрмәс инде ул аларны, – туып-үскән Юлкотлысын да, гомер иткән өен дә, күршеләрен дә, терлекләрен дә – берсен дә яңадан күрә алмас инде!

Шушы котылгысыз аерылышуны сизеп торганга күрә дә булса кирәк, карчыкның күңеленә еш кына башка уйлар – җитдирәк, тирәнрәк уйлар да килә башлады. Әйе, аның көннәре санаулы, соңгы сәгате якынлаша... Ул курыкмый, ул тыныч көтә бу серле, рәхимсез сәгатьне, тик бер ходаеннан җан бирү газабын җиңеләйтүне генә сорый... Ул әзер булып торырга тиеш, әйе, зиһене ачык, теле бар чакта ул үзенең соңгы теләген, соңгы вәсиятләрен әйтеп калырга тиеш. Аннары инде... китәргә дә була.

Иң элек аның уен, билгеле, үлгәннән соң ничек итеп күмәрләр дигән нәрсә гел борчып тора. Ул белә кайда, кемнәр кулында ятуын, әммә ул, гомере буена башыннан яулыгын салмаган мосылман карчыгы, алла хозурына барам дип ышана, шуңа алдан әзерләнеп килгән һәм бөтен керсез күңеле белән үлгәннән соң гәүдәсен бары мосылманча итеп җирләүләрен тели: “Инде, мулла-мәзин чакырып, тәхлил әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне сорамыйм да, анысын эшләмәсәләр дә ярый. Әммә ләкин гәүдәмне әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде. Аннары, берәр карттан гына булса да, баш очымда Коръән укытсыннар иде...” Авылында булса, аны шулай күмәрләр дә иде, аның алып куйган кәфенлеге дә, чәчеме өчен җыеп тоткан тәңкәләре дә, гәүдәсен ләхеткә куючылар өчен саклап килгән сөлгеләре дә бар иде, ләкин, нихәл итмәк кирәк, барысы да сандыгында торып калды шул... Ничек кенә булмасын, улы-кызы аның бу үтенечен тыңларга тиешләр. Үзләре ышанмасалар да, кирәксез нәрсә дип тапсалар да, ул кушканча эшләргә тиешләр, – бу бит газиз аналарының соңгы вәсияте! Вәсиятне үтәмәү мөмкинме соң?!

Һәм кызы бер кичне аның хәлен белергә кергәч, Акъәби аңа якынрак килеп утырырга кушты.

– Гөлбикә кызым, сиңа сүзем бар, – диде ул, чак ишетелерлек зәгыйфь тавыш белән. – Алладан вакыт җитә шикелле, шулай сизәм... менә исемдә чакта әйтеп каласым килә... – Аңа сөйләве авыр иде, әледән-әле тыны кысыла, авызы белән көчкә генә өзеп-өзеп сулышын ала. – Ух, ух, тәңрем, җиңеллек бир... Э-э, әйе... кызым, ишетәсеңме, мин үлгәч, гәүдәмне берүк...

Гөлбикә, кызганудан йөзен чытып, шунда ук аның сүзен бүлде:

– Әсәй, әсәем, нигә ул хакта сөйлисең әле... Куй, кирәкми, борчылма, уйлама ул турыда...

– Һай, кызым, ничек уйламыйсың ди, килә бит ул әҗәл, килә, күрмисеңмени?.. Ух, уф... Соңгы сүземне әйтеп калыйм...

– Әсәем, бәгырем, ярамый сиңа сөйләшергә, – диде кызы, кат-кат башын селкеп. – Хәлең юк, тавышың беткән, нигә үзеңне азаплыйсың... Тыныч кына ят, кирәгеңне генә сора!..

Карчык бераз күзен йомып торды, аннары ничектер хәл кергәндәй тыныч кына әйтте:

– Мин, кызым, нәкъ менә иң кирәген сорыйм да шул... Сез, яшьләр, шәригать йолаларын белмисез, үзем әйтеп калдырмасам, кем мине мосылманча җирләр?.. Яшнеккә салырсыз да илтеп куярсыз...

Кызы урыныннан ук торды, – ул, гадәтенчә, каядыр ашыга иде.

– Юк хәсрәт төшкән башыңа, әсәй!.. Ярар, бу хакта сүзне бетерик... Врачлар киңәшен тыңларга кирәк. Хәзер менә шушы даруыңны эч, бераздан Фатыйма кайнар чәй кертер... Онытма, ямьсез уйларга бирелеп яту синең өчен бик зарарлы ул... Ярый хәзергә, сөйләшербез, минем барып киләсе җирем дә бар иде...

Карчык дәшмәде, тик “бар!” дигәндәй башын гына каккандай итте. Һәм бик озак күзләрен йомып, берни уйламагандай, тын гына ятты. Әммә аның зиһене бер генә секундка да эшләүдән туктамаган иде. Нәрсәнедер, үзе өчен бик мөһим, бик яңа бер хакыйкатьне аңларга тырышып ята иде кебек... Алай, әнә ничек икән ул!.. Үләсе кеше белән каласы кеше тиз генә уртак тел таба алмыйлар икән! Бик кыен икән аларга сөйләшүе... Ни өчен соң бу шулай? Бөтенләй кирәксез, юк нәрсә турында кайгыртып ятамыни ул – донъядан китәсе ана кеше? Балалары белән аның арасы шулай бик ераклашты микәнни? Алай дисәң, карыйлар, давалыйлар, кызганып, борчылып та торалар кебек, ә менә әсәйләренең соңгы сүзен, соңгы үтенечен тыңларга, йөрәген аңларга теләмиләр. Нидән соң бу болай?

Әлбәттә, карчыкка моның җавабын табу бик читен иде. Тик ул күңеле белән генә сизенә: балалары аның бүтән кешеләр, бик нык үзгәргән кешеләр. Авыр аңа, ямансу аңа, ничектер кинәт бик ятим, бик ялгыз калгандай хис итә ул үзен... Ләкин шулай да аның балаларына үпкәлисе, рәнҗисе килми. Җәнлек үзенең ярасын ялап төзәткәндәй, ул да җәрәхәтле йөрәген сабыр акылы белән тизрәк тынычландырырга, юатырга ашыга: ярамый болай язык булыр, ди, балаларымны бәхилләп, ризалыкларын алып китәргә тиешмен, ди. Шәт, алар да мине аңларлар, сүземне тыңларлар, кадерләп озатырлар... Әйе, аның өмете зур һәм әйтер сүзе дә күп әле, күп...

Җитмеш алты ел буена донъяда яшәгән карчык бит ул. Гомер иткән нигезе бар, нужа белән тапкан күпме-азмы мал-мөлкәте бар, яшь килен чагыннан ук саклап килгән, үзе өчен бик кадерле кием-салымнары бар, – шуларның барысын да ул бик теләп, бик куанып балаларына калдырып китә. Өен, абзар-курасын, кәҗә-сарыкларын соңыннан теләсә нишләтсеннәр – колхозга бирәләрме, сатып акчасын бүлешәләрме – алар эше.

Ләкин кайбер бик кадерле нәрсәләрен ул балаларына исемләп, атап биреп калдырырга тели. Сатар өчен дә түгел, чит кешеләргә бирер өчен дә түгел, ә аның төсе итеп, саклап тотар өчен бүләк итәргә тели. Мәсәлән, үзенең ак ука тоткан, якут каптырмалы сары бәрхет камзулын Гөлбикәсенә, вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән, әдрәс астарлы кашмау белән чәчкабын Пермьдәге олы кызы Сылубикәсенә, картыннан калган камчат бүрекне улы Суфиянга билгеләп тора. Аннары бик борынгы тәңкәләр һәм төрле төстәге ташлар белән бизәлгән бөяте (хәситәсе) бар, шуны, кабул итсә, марҗа килененә бүләк итәр иде. Улының хатыны булгач, ул аңа да якын бит, бәлки, Мария килен дә каенанамның төсе дип бөятне үзендә саклар иде.

Билгеле, кызы – кашмауны, килене бөятне киеп йөрмәсләр, ул кадәресен генә Акъәби аңлый инде. Ләкин бит аларны бер әсәйләре генә түгел, әсәйләре кебек бик күп башкорт кызлары, башкорт җиңгәләре кигәннәр. Шуның өчен генә булса да, алар ул киемнәрне ничектер сакларга тиешләр. Югыйсә бетә бит инде барысы да, югала, онытыла... Ярый, шушы көнгә кадәр ул, Акъәби дигән кортка, яшәп килде. Ул менә аларны моңарчы туган җирләре белән, андагы тормыш, андагы кешеләр белән бәйләгән бердәнбер җеп булды. Хәзер шушы бердәнбер җеп тә өзелә инде... Нишлисең, тәкъдирдән узып булмый шул, узып булмый!.. Ләкин, ни кызганыч, тере җеп өзелү белән бергә туган-үскән илгә юл да киселәчәк. Кылганлы далада утырган Юлкотлы үзе дә, аның кешеләре дә акрынлап онытылачак. Әммә киселергә тиешме соң, ходаем, туган илкәйгә юл, онытылырга тиешмени соң ата-бабадан килгән андагы тормыш, андагы кешеләр? Юк, Акъәби үзе мондый хәл белән һич тә килешә алмый. Аның өчен туган ил – туган туфрак дигән сүз. Шул туфракта ата-бабаларының сөякләре ята, шунда аның гомердәшләре Миңлебай картлар, Миңҗиһан корткалар, шунда аның күз алдында үсеп җиткән яшь ирләр, яшь киленнәр, шунда аның тирәсендә чуалган бала-чагалар, һәм ул аларны, кая гына китмәсен, актык сулышына чаклы онытачак түгел. Менә шул хакта аның үз балаларына да бик нык әйтеп каласы килә:

– “Суфиян улым, Гөлбикә кызым, балакайларым! Сез икегез дә укыган, белемле, дәрәҗәле, зур кешеләр булдыгыз. Икегезнең дә түгәрәк кенә тормышыгыз бар, бер-бер артлы балаларыгыз үсеп килә, үзегез дә инде олыгаеп барасыз. Хак тәгалә барыгызга да тигез гомер биреп, шул балаларыгызның игелеген күрергә насыйп итсен! Амин!.. Ләкин сезнең дә сабый чакларыгыз бар иде. Сез Аслыкүл әйләнәсендәге киң, тигез далада утырган Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылында тудыгыз. Сөттәй йомшак, көмештәй саф сулы Аслыкүл Юлкотлыдан өч кенә чакрымда... Аның шифалы суында коендырыр өчен атагыз мәрхүм сезне арбага тезеп утыртып еш кына шунда алып бара иде. Ә Аслыкүлнең Нора тавына менсәң, шуннан инде еракта ялгыз утырган, нәкъ түбәсенә куш каен үскән Балкан тавы да күренә. Сезнең “Зыятүләк белән Сусылу” әкиятен ишеткәнегез бар инде, – шул көзгедәй уйнаклап яткан күл белән еракта басып торган биек таудан туган әкият ул, ә тауның түбәсендәге куш каенны Зыятүләк белән Сусылуның кабере диләр, каеннар төбеннән бәреп торган чишмәне Сусылуның озын, кара толымнарыннан саркып чыккан су диләр. Әнә шулай әкиятләргә кергән гаҗәеп якты, иркен, матур җирләр бит ул безнең Аслыкүл яклары! Һи, ниләр генә сөйләп булмас иде безнең башкорт илләре, башкорт җирләре турында!..

...Мин бераз читкәрәк киттем шикелле, балалар! Әйтәсе килгәнем бүтән иде... Зиһенемне азрак җыйыйм әле.. Әйе, менә шул... Сез Юлкотлыда тудыгыз, аның киң урамында чабышып йөрдегез, чирәмендә ятып аунадыгыз... Үсә төшкәч, сез Юлкотлының ак кылганлы яланнарында, тау-чокыр буйларында йөрдегез, бозау көттегез, кизәк җыйдыгыз, әрлән кудыгыз... Бүтәннәрдән бер аермагыз да юк иде, бүтәннәр шикелле үк сез дә ситсы күлмәк, бөрмәле ыштан киеп, ялантәпи йөрүче кап-кара балалар идегез, үскәч кенә менә кем булып киттегез!

...Җиде-сигез яшегездән Юлкотлының кечкенә мәктәбенә сабакка төштегез. Шунда тел ачкычы таптыгыз, шунда күңел күзегез ачылды.... Икешәр-өчәр көн рәттән котырган кышкы бураннарда үзем сезне җитәкләп мәктәпкә илтә торган идем... Атагыз Әлшәй базарыннан куенына кыстырып сезгә китаплар, дәфтәрләр алып кайта торган иде... Бик ипле, бик бала җанлы кеше иде ул мәрхүм!..

Юлкотлы мәктәбен бетергәч Сыртлан мәктәбенә йөреп укыдыгыз... Аны да бетергәч калага китәбез дидегез, – каршы тормадык. Гәрчә сезне бер-бер артлы яныбыздан җибәреп тору авыр булса да, уку – изге эш, без күрмәгәнне балаларыбыз күрсеннәр, безгә насыйп булмаган аларга насыйп булсын дип, хәлебез җиткәнчә һәркайсыгызның өс-башын юнәтеп, акчасын да аннан-моннан табып, сезне ерак юлга озаттык. Сездән аерылгач безгә бик ямансу була иде, атагыз ир кеше, сиздермәсә дә, минем ашарга утырган саен кашыгыма яшьләрем тәгәрәп төшә иде... Сез киттегез, әммә ул чакларда әле сез Юлкотлыны онытмый идегез, Юлкотлыны сагына идегез, бала кошлар шикелле очып-очып кайткалый идегез... Ләкин ни өчен сез аны соңыннан оныттыгыз? Чакырып-дәшеп тә еллар буе кайтмый башладыгыз?.. Ике сүзнең берендә “туган ил” дисез, ә Юлкотлы нәрсә соң? Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул?

...Сез бик еш кына “халык” дисез, ләкин Юлкотлыдагы кешеләр дә халыктыр бит инде. Бер тамырдан чыккан, бер ыругтан үрчегән халык, шуңа күрә дә ул сезгә якынрак та, туганрак та булырга тиештер ләбаса!.. Кайчандыр сезнең башыгыздан сыйпап узган агайларның, апайларның кайберләре хәзер дә әле исәннәр. Менә кайтып, шулар белән ике куллап бер күрешсәгез, олылап бер җылы сүз әйтсәгез, сез аларны күпме сөендерер идегез. Һәм күпме рәхмәт, күпме изге теләк сез алардан ишетер идегез. Һай, ярата безнең халык зур укыган кешенең кече күңелле булуын, мактап бетерә алмый, ә тәкәббердән кача, тәкәббергә бервакытта да йөзен дә, телен дә ачмый ул...

Яки атагыз мәрхүмне исегезгә төшерегез. Ул да бит халыкның бер бөртеге... Сезгә җан биргән, сезнең өчен тир түккән, сездән күпме өметләр көткән ата кеше бит әле ул сезгә! Я, сез аның алдында бер дә бурычлы түгелмени соң?.. Авыл читендәге канау белән генә әйләндереп алган кечкенә зыяратта аның гәүдәсе ята. Баш очында ташы юк... Аның каберен мин дә, тагын берничә авыл карты гына белә. Бездән соң белүче булмаячак, кабер җир белән тигезләнәчәк... Я, сезнең җаныгызны бер дә борчымыймыни бу нәрсә?.. Машиналар сатып алырга хәлегездән килә торып, атагызның каберенә бер ком таш кына яздырып куярга сезнең кулыгыздан килмимени? Килә, бик килә, тик күңел саранлыгыннан котылырга кирәк, тик кемгә бурычлы булуыгызны онытмаска кирәк!.. Имештер, яшь чагында көтү көткән, соңыннан бик баеп киткән бик зур бер Өфе куписы үзенең кайчандыр киеп йөргән иске чабаталары белән озын чыбыркысын намаз бүлмәсендә генә элеп тоткан, ди. Күрәсез, ул да, бахыр, намаз укыган саен шуларга карап, элек кем булуын онытмаска тырышкан. Менә сезгә гыйбрәт!

Әйе, сез зур кешеләр булдыгыз, илгә, дәүләткә кирәкле, файдалы кешеләр булдыгыз, хәзер шуның әҗерен күрәсез, рәхәтен чигәсез!.. Ләкин сезне менә без, Сәлимҗан белән Акбикә дигән гади башкорт кешеләре донъяга китердек, Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылы сезне үзенең туфрагында үстерде, башкорт халкы сезне бүгенге югарылыкка күтәрде, – сез шуны онытмагыз, балаларым, ишетәсезме? Сезнең онытырга хакыгыз юк, аңлыйсызмы?.. Бу минем күңелем түреннән чыккан иң кайнар, иң зур, иң соңгы вәсиятем сезгә!”

Һәм шушы вәсиятен әйтеп калырга Акъәби берничә тапкыр омтылып карады. Бу аның өчен бик тә кирәк иде, әйтмичә китәсе килми иде, хәттә үлгәннән соң да әйтә алмыйча калган вәсияте өчен каберендә борчылып ятар кебек иде. Ләкин ул авызын ачты исә, аңа: “Һәй, әсәй, юкка борчылма әле син, кирәкмәгән нәрсәләр уйлап ятма әле”, – диделәр. “Сиңа күп сөйләргә ярамый, врачлар кушмый”, – дип гел тыйдылар һәм аны юатыр, тынычландырыр өчен тамчылап даруын эчерделәр, лимонлап чәен китерделәр, тәлинкә тутырып алмасын, чиясен китереп куйдылар.

Аптырап-уйланып ята торгач, кайчагында Акъәбинең үзе янында сырпаланган кечкенә Гүзәлгә нидер әйтәсе килә, бик сак кына, бик гади сүзләр белән генә күңелендәген шул сабыйга аңлатасы килә. Шул ук вакытта, баланың йөрәгенә шом салмыйм дип тә курка ул... Ничек кенә дип әйтергә аңа? Бераз икеләнеп ятканнан соң, баланың аркасыннан сыйпап, гүя болай гына әйтеп куйган була:

– Бәләкәчем, мин тиздән китәрмен инде...

– Китәсең? Кая китәсең? – ди бала, зур күзләре белән әбисенә тутырып карап. (Ә берни сизә, берни төшенә белмәгән, бары тик ышана яки курка гына белгән сабый күзләреннән дә бәгырьне телгәләрлек нәрсә бар?!)

– Ни инде... үзебезнең Юлкотлыга, – ди карчык, көчкә генә телен әйләндереп.

– Юк, китмисең, китмисең!.. – ди бала, шунда ук үпкәли дә башлап.

Акъәби үксеп җибәрмәс өчен иреннәрен кыса һәм озак кына дәшә алмыйча ята. Бары бугазына килгән төер кире киткәч кенә, тагын әйтеп куя:

– Мин сиңа, кошчыгым, аннан бүләк җибәрермен.

– Бүләк? Нинди бүләк, әбекәем?

– Сиңа билгеләп куйган бик матур чулпыларым бар, шуларны җибәрермен.

– Ә нәрсә ул чулпы? Нигә син аны алып килмәдең?

– Онытканмын.

Бала ышаныргамы-юкмы дигәндәй әбисенә карап тора-тора да, нидер сизенгәндәй, башын селкеп куя.

– Син алдыйсың, – ди ул, сузып кына. – Бездән китәр өчен генә әйтәсең...

Акъәби йөзен тизрәк читкә бора. Юк, булмый, сөйләү мөмкин түгел... Сабыйның күңеленә кагылырга ярамый, ярамый, аярга кирәк аны, аярга!.. Кем белә, бәлки соңыннан бу әйткәннәрне исенә төшереп, әнисеннән: “Әбекәем кая китте, нигә миңа чулпы җибәрми?” – дип сорап йөдәтер. Һәм карчык сабыйны тынычландырыр өчен, аның күңелендә бернинди шик-шомлану калдырмас өчен, көлгән булып, баланы юатырга ашыга:

– Юри генә әйттем, бәбкәчем, юри генә! Сине калдырып китәмме соң?.. Юк, юк, беркая да китмим, күз нурым!..

...Гаҗәп хәл! Бала белән шушы гонаһсыз гына сөйләшүдән соң Акъәби гомумән вәсиятләрен кемгә дә булса әйтергә тырышудан шактый вакыт тыелып торды. Әллә ничек шунда һичнәрсәгә исе китмәстәй, һичнәрсә турында уйлыйсы килмәстәй булып калды. Тик өзлексез җанын борчыган бер генә нәрсә аны һаман уйландыра иде. Һәм бары шуны гына ул үз янына ашыгып кына кереп чыккан улы Суфиянга ишетелер-ишетелмәс тавышы белән тагын бер тапкыр әйтеп карады:

– Улым, үтенәм сездән, мине зинһар үзебезчә, мосылманча җирли күрегез инде.

Улы Суфиян уйлап та тормыйча:

– Һи, әсәй, обязательно шулай эшлибез аны! – диде гаҗәеп бер җиңеллек белән: – Менә әйтте диярсең, мөфти хәзрәтнең үзен чакыртам яныңа... Только син, әсәем, үләргә ашыкма әле, яме! Торыйк әле, торыйк, алласына, мулласына үч итеп дигәндәй...

– Көфер сүз сөйләмә, улым! – диде карчык, сабыр, җитди генә.

Ләкин Суфиян авыру кешегә бердәнбер кирәк нәрсә, ул да булса (үз сүзе белән әйтсәк), бодрость дип белә иде. Шуңа күрә ул һәр сүзне уенга бора, үзенчә шаяртмакчы-көлдермәкче була. Һәм күп вакытта утырып та тормыйча, авызына ни килсә шуны сөйләп, бүлмәне бер шаулатып, тизрәк чыгып та китә иде. Ә карчык, бичара, ни уйларга да белмичә, аның артыннан башын гына чайкап кала. Чынлап әйттеме ул, юри генә әйттеме, нигә утырып әйбәт кенә сөйләшмәде соң, кая ашыга, кая чаба? Гаҗәп бу шәһәр халкының гадәте – барысы да каядыр ашыгалар, ашыгалар, ашыгалар!..

Үлем дә ашыга иде шикелле. Соңгы көннәрдә карчыкның хәле бөтенләй начарланып китте. Тын алуы бик авырлашты, кислород мендәреннән бер дә аерылмас булды. Бала шикелле тамам кечерәеп калды, күзләрен дә инде йөртә алмый башлады.

Врачлар кызы белән киявенә карчыкның тиздән өзелеп китү ихтималын әйттеләр, – торса тагын бер атна-ун көн генә тора алыр, диделәр. Бу хәбәр аларда зур борчылу тудырды. Димәк, әсәй карчык китә!.. Һәм бик ачык, котылгысыз булып алларына килеп баскан бу гаять авыр, хәсрәтле үлем аларны тамам аптырауга төшерде. Хикмәт шунда, үлем дигән нәрсә аларның өенә беренче мәртәбә керә әле, моңарчы аларның мондый фаҗигале хәлне күргәннәре дә, кичергәннәре дә юк иде әле... Борчылмыйча, уйланмыйча һич мөмкин түгел. Иң элек карчыкның үлеме балаларга бик авыр тәэсир итәчәк, куркытачак бу нәрсә аларны... Аннары мәетне юу бар, җыештыру бар, озату бар, ә алар үзләре бу эшләрнең тәртипләрен һич тә белмиләр. Кемнән эшләтергә, ничек эшләтергә боларны? Түбәндәге дворник хатыны Сәрбиҗамал апага әйтсәң, ул бик теләп боларның барысын да оештырыр иде... Юарга, кәфенләргә карчыкларын да табар иде, бәлки мулласын да чакырып китерер иде. Ләкин болар барысы да гаять мәшәкатьле эш бит, әллә ничек күңелсез эш. Кияве, бу хакта сүз чыкса, теше сызлагандай чыраен сыта башлый. Мосылманча булсын дип әллә нинди карчыкларны, муллаларны үзенең квартирына бер дә китерәсе килми аның... Килешми аның хәлендәге кешегә бу нәрсәләрнең берсе дә. Ничектер бүтән юл, бүтән чара табарга кирәк бу положениедән чыгар өчен...

Кияве белән кызы арасында шушы хакта берничә көн буена сүз барды. Гаять четерекле мәсәлә турында алар мөмкин кадәр әдәп, такт саклап сөйләштеләр, ләкин шулай да ара-тирә үпкәләшеп, талашып та киткәләделәр. Хәер, асылда аларның фикерләре бер иде: карчык квартирда үлсә, бик авыр, бик күңелсез булачак.

Ахырда кияве әйтте: “Гөлкәй, бүтән чара юк, әбине больницага салырга кирәк, – диде. – Больницада әле аңа яхшырак та булыр, урын-җире чиста, врач көн дә карап тора, сестралар һәрвакыт янында, үзебез дә чиратлашып янына баргалап торырбыз... Нишлисең инде, үләргә булгач, кайда да барыбер... Аның каравы, балалар кадерле әбиләренең үлемен күреп, тетрәнеп калмаслар, куркып елашмаслар... Аннары больницада мәетләрне әйбәтләп юындырып, киендереп озатучы махсус кешеләр дә бар. Ә без үзебез монда нишли алабыз?.. Юк, иң яхшысы – больницага салу инде...”

Гөлбикә бу эшнең күңелгә авыр, оят, килешмәгән ягын белсә дә, уйлый-тора ахырда риза булды. Шулай сөйләшеп килешкәннән соң, алар үзләренең бу карарларын, уңайсызланыбрак булса да, Суфиян белән Мария Васильевнага да әйттеләр. Башта Суфиян бик кайнарланып каршы төште:

– Што сез, – диде кычкырып, – кадерле әсәебезне өйдә үлмәсен өчен генә больницага илтеп салмакчы буласыз! Оятын ничек күтәрерсез, хурлыгын кая куярсыз?.. Юк, юк, мин моңа аслан риза түгел!

Ләкин кияү кеше кызмыйча гына, әйбәтләп кенә аңа төшендереп бирде:

– Каенагай, оят мәсәләсендә синең безгә бер сүз әйтергә дә хакың юк. Әсәебезне авылдан без барып алдык, без аны өебездә ай ярым буена кулыбыздан килгән кадәр тәрбияләдек, карадык, терелмәсме дип бөтен чараларны күрдек... Әсәй үзе моның өчен безгә рәхмәтен әйтер дип ышанабыз. Инде больницага салу мәсәләсенә килгәндә, бу синең өчен авыр икән, тотасың да үзеңә аласың... Сиңа да ана бит ул!.. Әммә мин әсәйнең үлгән чагын балаларга күрсәтеп, аларның йөрәкләрен җәрәхәтләргә теләмим. – Һәм шунда ук, каенагай тагын дулап китмәсен дип булса кирәк, ипләп, йомшартып кына әйтте: – Без, Суфиян, дәү кешеләр, мәсәләгә айнык карарга тиешбез. Авыруны больницага салуның һичбер гаебе юк. Беркем бер сүз әйтмәячәк. Инде анда үлеп китә икән, без әсәебезне шуннан гына бик әйбәтләп, бөтен шартын җиткереп, соңгы юлына озатырбыз. Ә өйдән мәет озату бик авыр, бик мәшәкатьле эш ул, син безнең хәлебезне аңларга тиешсең, Суфиян!

Бу сүзләрдән соң Суфиян шактый аптырауга төшеп, үзенә терәк эзләгәндәй, алмашлап бер сеңлесенә, бер хатынына карады. Ире артына посыбрак, бөрешеп кенә утырган сеңлесе гүя бөтен кыяфәте белән: “Миңа карама, мин арыдым, мин берни дә эшли алмыйм”, – дип әйтеп тора иде. Ә юан ак беләкләрен зур күкрәкләре өстенә кушырып салган хатыны, бу мәсәлә аңа һич кагылмагандай, йомык бер битарафлык саклап утыра иде. Суфиян акрын гына җилкәсен кашырга тотынды.

– Шулай каенагай! – диде кияве, аның хәлен җиңеләйтергә теләгәндәй. – Борчылырлык урын юк, барысы да бик әйбәт булыр, менә күрерсең!

Инде моны карчыкның үзенә җиткерергә кирәк иде. Кияү, билгеле, бу эштән читтә калырга теләде, чөнки ул, нинди генә якын кеше булмасын, карчыкның үз баласы түгел... Шуңа күрә улы белән кызы әйтергә тиеш булдылар: “Әсәй җаным, – диделәр алар аңа ипләп кенә, – докторлар сине бер атна-ун көнгә больницага салып торырга куштылар, анда давалап карамакчы булалар. Син борчылма бер дә, хәлең яхшыргач та, кире алып кайтырбыз үзеңне...”

Акъәби моның чын сәбәбен сизгәндерме-юктырмы, әммә “больнис” дигән сүз үзе генә дә аның котын алды. Тамам куркып, рәнҗеп һәм ялварып ул: “Балакайларым, зинһар кузгата күрмәгез, шушы җылы урынымда тыныч кына үлим, миңа берни дә кирәкми, вакытым җитте, аңлагыз шуны!” – диде.

Ләкин улы белән кызы, ташка әйләнеп булса да, аны үгетләп, юатып, хәттә азрак кына көчләп тә урыныннан кузгаттылар, киендереп чыгардылар һәм “Волга” машиналарына кырын яткырып, алдан кияве сөйләшеп куйган бер больницага илтеп салдылар.

...Өч тәүлек үтүгә, төнлә белән Акъәби шул больницада вафат та булды. Җан биргәндә, янында кеше булмаган. Берәүне дә борчымыйча, күбәләктәй тавыш-тынсыз гына киткән дә барган. Әйтерсең, үзенең Юлкотлысына...

Иртән иртүк әбинең үлгәнен телефон аша кызына хәбәр иттеләр. Кызы белән кияве шунда ук машинага утырып больницага киттеләр. Алар килгәндә, Акъәбине үлекләр ята торган цемент идәнле таш бүлмәгә төшереп куйганнар иде инде. Тиздән улы Суфиян белән килене Мария Васильвена да килеп җиттеләр. Ак җәймә астында яткан әсәйләренең йөзен ачып карадылар. Йөзе бер дә бозылмаган иде, киресенчә, ничектер авыр газапларыннан котылып, тынычланып калган кебек иде. Әммә күзләрендә ни торып калгандыр, анысын күрмәделәр, – күзләрен кемнеңдер бармагы сак кына йомдырып куйган иде.

Аннары больница бакчасына чыгып, шунда гына карчыкны ничек итеп җирләү турында үзара киңәш корып алдылар. Мулла чакыру, җиназа укыту кебек нәрсәләрне эшләмәскә булдылар. Шулай да әсәйләренең аллага ышанган карчык кеше булуын исәпкә алып һәм аның үзенең дә бик үтенеп соравын исләренә төшереп, гәүдәсен кәфенгә төреп күмәргә булдылар. Ләкин, гонаһ шомлыгына каршы, больницадагы мәетне юып, киендереп озатучы марҗалар кәфен дигән нәрсәне бөтенләй белмиләр икән. Ә читтән кеше чакыртып, дини йолага бәйләнгән нәрсәләрне эшләтү монда рөхсәт ителми икән. Шулай итеп, чарасыздан, Акъәбине “заманча гына” әзерләргә мәҗбүр булдылар. Бер чиста күлмәген китереп өстенә кидерделәр, башына “мосылманча” итеп ак батис яулык бәйләделәр, шуннан соң гәүдәсен кечкенә кызыл табутка салдылар. Табут әйләнәсенә чәчәкләр тезделәр, күп итеп ислемай сиптеләр, һәм Акъәбиебез хайран матураеп китте. Ул, бичара, хәттә көлемсерәп яткандай күренә башлады.

Зыяратка табутны машинага куеп илттеләр. Озата баручылар күп түгел иде; иң якыннары да, аларның кайбер дус-ишләре һәм шулар арасында әлеге кечкенә буйлы шагыйрь дә бар иде. Ләкин ул бүген дә кызмача иде шикелле.

Табутны кабергә төшергәндә кызы Гөлбикә бик каты елады, килене Мария Васильевна да елады, аның кызлары да “бабушкаларын” кызганып елашып алдылар. Ләкин ирләр түзделәр... Кияве, иреннәрен кысып, читкәрәк китте. Ә улы Суфиян, әсәен озату шәрәфенә, бөтен орден-медальләрен өр-яңа кителенә тагып килгән, башына соры папахасын сындырыбрак кигән полковник, кабер кырыенда таш сыныдай басып торды. Үлемне күп күргән, елауны күптән оныткан кеше булуына карамастан, аңа бу минутта яшьләрен йотып калу гаять авыр иде шикелле.

Күмеп бетергәч тә, борылып китү ничектер кыен иде, шуңа күрә шагыйрь ак балчык өеме янына басып, мәрхүмә турында берничә сүз әйтергә булды:

– Кадерле дуслар, без менә шушы биек тау башындагы, инде үләннәре дә корыган, чәчәкләре дә шиңгән җир куенына Акъәбиебезне бирдек, – диде ул, ашыкмыйча, салмак кына. – Ак күңелле, пакь күңелле әсәебездән мәңгегә аерылдык... Әйе, ул барыбызның да уртак әсәебез иде. Алай гына да түгел, мин, һич икеләнмичә, аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем... Әммә нәрсә беләбез без аның хакында?.. Күрә белдекме без аның шул изге җанын, пакь күңелен, ак уйларын!.. Менә сез, аның уллары, кызлары, кияүләре, нәрсә генә әйтә аласыз гомере буе сезнең өчен өзелеп яшәгән бичара әсәегез турында?.. Юк бит, әйтә алмыйсыз бит...

Шунда ук Суфиян кычкырып аның сүзен бүлде:

– Син ни сөйлисең, ә? Ташла, кирәкми...

– Безобразие бу! – диде кияве дә, кызарып-бүртенеп.

Шагыйрь аларга һич игътибар итмичә тагын нидер әйтә башлаган иде, шул чакта кемдер аны беләгеннән эләктереп, кабердән җилтерәтеп читкә алып китте. Телгә батыр булса да, гәүдәгә бик җиңел иде шагыйрь...

Бу күңелсез тамаша аркасында озата килүчеләр яңа гына кабергә куелган Акъәбине ничектер онытып җибәрделәр. Берәүләр шагыйрьне тиргәргә тотындылар, икенчеләр, киресенчә, аңа әһәмият бирмәскә, сүзне уенга борырга тырыштылар. Һәм үзара сөйләшә-шаулаша кабер яныннан тарала да башладылар. Иң ахырда кузгалган Гөлбикә зыярат капкасы төбендә утыручы карт-корыларның учларына тиз-тиз генә акча салып чыкты.

Киттеләр... Агыйдел, Дим буйларына караган биек тау башында Акъәби берүзе генә торды да калды.

Әммә ләкин Акъәби биек тау башындагы зыяратта әнә шулай ялгызы гына торып калса да, үзенең фани донъя белән аерылып бетмәвен тагын бер тапкыр балаларының исенә төшерде. Хикмәт шунда, кызы Гөлбикә Юлкотлыда карчык өен карап торучы әлеге күрше хатыны Гарифәгә кыска гына хат язып, әсәйләренең август ахырында вафат булуын хәбәр иткән иде. Озак та үтми, Гарифәдән дә Акъәбинең үлүенә бик хәсрәтләнеп, күрше-тирәнең аны бик кызганып елауларын әйтеп, инде бахырның өе ятим калды, аны нишләтергә уйлыйсыз, дип борчылып язган хат килде. Хат артыннан ук карчыкның колхоз машинасына салып җибәргән иске яшел сандыгы да килеп төште. Күрәсең, яхшы күңелле Гарифә үзенчә бер изгелек эшләргә теләгәндер инде, ләкин монда ул сандыкны берәү дә әле көтми иде. Яңа гына кичергән кайгы-мәшәкать аркасында, гомумән, Юлкотлыда калган өй-нигез турында да, башкасы турында да уйлашырга өлгермәгәннәр иде. Инде менә әсәйләренең үзе белән бергә картайган, буявы да уңып беткән иске сандыгы: “Мин сезнеке, мине нишләтәсез?” – дигәндәй, Гөлбикә квартирына килде дә керде. Гөлбикәгә бу сандык бик таныш иде, кайчандыр аның шушы сандык өстендә курчак уйнаган чаклары да бар иде, кинәт күргәч, әллә нишләп китте, бер мәлгә аптырап-каушап калгандай булды. Аннары исенә килеп, тиз генә агасы Суфиянга шалтыратты. Шул ук көнне кичкә таба агасы белән җиңгәсе Мария Васильевна, зур уллары Геннадийны да ияртеп, аларга килеп тә җиттеләр.

Барысы да җыелып беткәч, сандыкны идән уртасына куеп ачтылар. Ачып җибәрүгә, алар өстә генә яткан ак бәз кәфенлекне күрделәр. Һәм, күреп, берәр сүз әйтү түгел, хәттә бер-берсенә күтәрелеп карарга да ничектер кыймадылар, тик ак материяне сак кына бер читкә алып куйдылар. Аннары бөкләп салган кием-салымнарын чыгарырга тотындылар. Менә әсәйләренең тәңкәле кара җиләне, читләренә ука тоткан сары хәтфә камзулы, алтынга манган тәңкәләр һәм төрле ташлар тагылган бөяте (хәситәсе), вак мәрҗәннән эшләнгән кашмавы белән чәчкабы, беләзек, муенса, чулпылары, кыз чагында үз кулы белән чүпләп суккан кызыл башлы сөлгеләре килеп чыкты. Шулай ук аталарының кызыл сәдәпле кара кәзәкие белән камчат бүреге дә килеп чыкты, – карчык шушы көнгә кадәр аларны да саклап торган икән, бичара!.. Актарына торгач, тагын бер хикмәтле әйбер табылды: бу аталарының яшь чагында тотып йөргән кыска саплы, күн чуклы, өч җәпле, һәр җәбенең очына көмеш пластинка бөкләп кидерелгән бик шәп камчысы иде.

Хикмәтле камчы шунда ук барысын да бик кызыксындырды.

– Һай, атаемның төлке куганда тотып чапкан камчысы бит бу! – дип кычкырып ук җибәрде Суфиян һәм элмәгеннән киеп селтәнеп тә, бот буена сугып та карады.

– Да-а, менә бу ичмаса реликвия! – диде кияве дә, сокланып. – Тик кем саклар аны?

– Ә аның хуҗасы бар, – диде Суфиян катгый рәвештә һәм улы Геннадийга борылып, тантаналы итеп әйтте: – Мә, улым Гена, ал бабаңнан калган чуклы камчыны... Белеп тот, Шәяхметовлар кулында йөргән камчы булыр бу!

Һәм Геннадий Шәяхметов баш кагып, елмаеп кына өч җәпле камчыны кулына алды.

...Инде калган әйберләрне нишләтү, ничек бүлешү мәсәләсе кузгалды. Белгәнебезчә, әсәйләренең бу хактагы теләген алар тыңламыйча калдылар. Шулай да һәркайсы үзенә ошаган нәрсәне алырга хаклы иде. Ләкин бу тәңкәле җилән, хәтфә камзул, бөят, кашмау, чәчкаплар белән алар нишләрләр икән?.. Төс итеп кенә саклаудан башкага ярамый инде боларның берсе дә, аунап йөри торгач, череп-тузып кына бетәрләр... Шул чакта кияүләренең башына бик шәп идея килде. Ул болай диде:

– Менә нәрсә, Гөлбикә, каенагай! Без бу әйберләрне бүлешеп, әрәм-шәрәм итеп бетермик. Барыбер файдаланып булмаячак бит.. Без лучше тотыйк та, бөтенесен театр гардеробына тапшырыйк. Анда мондый нәрсәләрне саклый беләләр, борынгы тормышны уйнап күрсәткәндә киеп файдаланырлар, ә безнең тарафтан театрга бу бик әйбәт бер бүләк булыр. Чын, уйлагыз әле!

Бу фикергә шунда ук Мария Васильевна да кушылды:

– Бик дөрес әйтәсез, Сәхип Карамович, безгә нигә алар, артистлар кисеннәр.

Ләкин Суфиянга да, Гөлбикәгә дә мондый тәкъдим белән тиз генә килешүе авыррак иде. Ничектер күңелләре тартып бетерми иде. Әллә ничек менә әсәйләреннән яхшы түгел кебек, – алар өчен саклаган, аларга дип калдырып киткән бит әле ул... Инде тот та бөтенесен кочагы белән театрга илтеп ташла! Килешерме, оят булмасмы?

Шул ук вакытта кияүләренең сүзендә дә дөреслек бар: бүлешеп алсалар, әрәм-шәрәм булып кына бетәчәк, нишлисең, тәңкәле җиләннәр, укалы камзуллар заманы үтте шул инде!.. Ахырда, уйлаша торгач, башта Суфиян, аннары Гөлбикә дә яшел сандыктан чыккан бөтен кием-салымны театрга илтеп тапшырырга риза булдылар. Гөлбикә шулай да әсәенең төсе итеп, уртасына кызыл якут куеп, саф көмештән челтәрләп эшләнгән ике зур чулпыны үзенә алып калды.

Көннәр уздылар. Хәсрәт иртәнге томандай бик тиз таралды. Эш, мәшәкать белән тулы иркен, мул тормыш үзенең иске эзеннән ашыгып һаман алга таба тәгәрәде. Акъәбинең балалары өчен бу кызу чапкан тормыш бик тансык та һәм бик мавыктыргыч та иде.

...Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә... Куыша-куыша йөгергән кылганнар арасыннан, озын карагай таягын җир үлчәгәндәй алга ташлап, Миңлебай карт кайтып килә. Ыштан балагын эчкә тыгып кигән ак оекбашларына чәчәк тузаны кунып, билчән уралып, бакра сырышып беткән, – әйтерсең, Юлкотлы яланнарын үзе белән ияртеп кайта ул...

Авылга кереп, Акъәбинең тәрәзәләре кагылган өе янына җиткәч, карт күрше Гарифәдән гел кычкырып сорап уза:

– Аккилен кайтмадымы әле?

Гарифә ни дип җавап бирергә дә белми, – ул бит инде аңа былтыр ук берничә мәртәбә Акъәбинең калада вафат булуын әйткән иде. “Балалар акылы керә башлаган ахрысы бу картка”, – дип уйлый ул эченнән генә һәм аптырагач, ачулана биреп әйтә:

– Куй, Миңлебай бабай, үлгән кеше кайтамыни, ничек телең барып сорый.

Ләкин карт аның сүзләрен гүя колагына да элми.

– Алдама, – ди ул, таягының башын селкеп, – Аккилен үлмәде ул, китте генә... Китте генә... Кайтыр, насыйп булса, кайтыр... Ә син учагын карый тор, учагын... Учагында ут сүнмәсен.

Һич аңламассың, әллә чынлап, әллә үчекләп, әллә саташып әйтә бу бернигә исе китми торган, әҗәлгә дә күптән кулын селтәгән, ялан таптаучы йөз яшәр Миңлебай карт!