Әллә төзәтербез микән ялгышларны алда бер? Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ, 10.2011

...Әллә төзәтербез микән ялгышларны алда бер?..

Татар “милли хәрәкәте”нең соңгы 20 елдагы эшчәнлегенә, ирешкән нәтиҗәләренә күз байкап алсак, – тоташы белән ялгышлар, саташулар, провокацияләр һәм алданулар, барлык пунктлар буенча бары тик җиңелүләр күрербез... Шул ук вакытта, татар халкының үз эченнән ул “хәрәкәт”кә карата бернинди анализ, тәнкыйть юк, иске ялгышларны төзәтергә омтылу түгел, “алар булды” дип тану гына да юк!.. Моңарчы кемнәр халыкны ничек теләсә шулай алдалап, үз шәхси афералары буенча аны ничек рәхәтләнеп кулланса, – шуны ук давам итә... Татар теленең, мәдәниятенең тамам юкка чыгу билгеләре инде иң беркатлы ахмакка да ачык күренмәле, иң караңгы авылларга да бөтен афаты белән килеп җитте, – ә тегеләр һаман да: “Тулы бәйсезлек!”, “Ислам дәүләте!”, “Сөргендәге Татар хөкүмәте!” – күек лозунгларын шалтыратып, халыкның гади һәм беркатлы өлешен, бигрәк тә яшьләрне, туры юлдан адаштыру эшчәнлеген алга сөрә бирә...

Шуннан чыгып, татар халкының милли яңарыш хәрәкәтен кабаттан дөрес юлга кайтару буенча иң төп һәм иң катгый булган берничә юнәлешне ассызыклап күрсәтергә телим:

– “Бәйсезлек!” сыман шалтыравык, реаль эчтәлексез, актуаль булмаган лозунгларны көн тәртибеннән алырга! – Дәүләт төзелеше һәм политик режимнар нинди булуга карамастан, без үз алдыбызга иң беренче максат итеп татар халкын, аның телен һәм мәдәниятен коткару чараларын куярга тиешбез!.. Бүгенге көндә татар иле Россия составында, аны исә ничек тә булса реформалау планнары беркемнең дә төшенә дә керми, – милли-мәдәни яңарыш белән менә шундый шартларны реаль кабул итеп, бик нык исәпкә алып шөгыльләнергә кирәк!.. Ә түгел ниндидер аферистларның “сөргендәге хөкүмәт”е килеп җиткәнне көтеп, бүгенге бөтен тормышыбызга үзебез үк күрәләтә, ахмакларча саботаж ясап утырырга!.. Татар халкы моңарчы да инде 460 ел бүгенгегә охшаш политик шартларда яшәгән, әммә бервакытта да бу кадәр үк бетү чигенә терәлмәгән!

– Милли яңарыш хәрәкәте бүтән төрле политик, иҗтимагый, дини хәрәкәтләрдән аеры, автоном булырга тиеш! – Татарлык, татар яңарышы өчен көрәш һәм иҗтиһат аерым кешеләрнең демократ яисә коммунист, реформатор яисә революционер булуына бәйле булмасын! Татар милләтеннән булган кеше бер үк вакытта мосылман яисә христиан, яисә атеист булырга мөмкин: аның милли-мәдәни карашларына һәм эшчәнлегенә дин берничек тә катыштырылмасын!.. Милли хәрәкәт оешмалары һәм активистлары халыкны нинди дә булса дингә чукындыру белән шөгыльләнмәсен, эш программаларына “дин”не бөтенләй кертмәсен! Чөнки “дини мәсәлә”не “милли мәсәлә”гә болгату милләтнең бөтенлегенә җимергеч йогынты ясый! Мисалларын һәм аяныч нәтиҗәләрен соңгы дәверләрдә инде күп күрдек!..

– Татар халкының бүтән халыкларда һәм политик төркемнәрдә бернинди үче юк, ул үзенә генә бернинди өстенлекләр дауламый, беркемне дә “сортларга бүлми”, “кысрыкламый”, “бәреп төшерми”, – шуңа күрә, – яңартылган милли хәрәкәттә актив катнашу һәр шундый активистның ачык горурланып күрсәтә торган сыйфатына әверелергә тиеш! Ниндидер ярым-хулиган “урамчылар” түгел, ә зур-зур җитәкчеләр, депутатлар, язучылар һәм артистлар да: “Мин – татар милли хәрәкәтчесе!” – дип белдерә торган булсын!..

– Милли яңарыш – татарларның гына эше түгел: Идел-Урал регионындагы барча халыкларның изге максаты булып тора... Шуңа күрә, төрле халыкларның милли хәрәкәтләрен берләштерү юлларын эзләргә кирәк! Ә моның өчен иң башта “башкиризм”, “татарим”, “булгаризм” кебек коткычыл һәм корткыч тармакларны себереп атарга кирәк!..

– Безнең милләтләр Идел-Урал регионындагы халыкны “татарлаштыру” (я “башкортлаштыру” һ.б.ш.), яисә башкалардан аерымлану, бүленеп яшәү максатлары куймыйлар... Киләчәккә юнәлтелгән иң төп стратегик максатыбыз – реаль икетеллелеккә ирешү! Татарстанда яшәүче һәр кеше, әйтик, рус һәм татар телләрен тигез дәрәҗәдә белсен! (Кайчандыр, йөз илле – өч йөз еллар элек, нәкъ шулай булган да ич...)

– Әммә, татар милли азатлык хәрәкәтен яңарту моңарчы булган һәм хурлыклы рәвештә тамам череп таркалган “милли хәрәкәт”нең элекке ялгышларына туздыргыч бәя бирүдән, аның әле дә булса ялган активлык күрсәтә килгән “лидерларын” лаеклыча “тамгалап” “чүплеккә” озатудан башка мөмкин түгел! Эшне шуннан башларга кирәк, башлаган очракта!..

Милли хәрәкәтне яңарту аның үз эчендә фәкать татар теле кулланудан башка мөмкин түгел!.. Милли хәрәкәтнең актив агзаларыннан, бигрәк тә лидерларыннан югары милли мәдәнилек, зыялылык тәләп итүдән башка да мөмкин түгел!..

...Татар милли хәрәкәтен алдагы 10-15 ел эчендә әле яңартып корырга соң түгел дип саныйм... Шул дәвер дә юкны бушка болгатып уздырылса, мәгәр – анда инде, тагы да ниндидер уңай форсатлар көтеп утырыр өчен, чын татарлар донъяда бөтенләй дә калмас...

Сайт создан в системе uCoz