Дөрес яшәгез. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ

Май, 2006.

ДӨРЕС ЯШӘҮ – ЯШӘРТӘ!

Моннан бер еллап элек кенә әле мин авыр гәүдәле, шактый калын корсак үстергән, җәенке битле, һава бозылыр алдыннан буыннары сызлаучан һәм йөрәге кысучан, биле кузгалучан, дүртенче катка менеп җиткәнче тыны бетә башлаучан кеше идем... Юк, реклама түгел бу, җәмәгать, чырай сытарга ашыкмый торыгыз! Берни дә сатмыйм! Әйтеп үткән әнә шул ямьсез сыйфатлардан үз белемемә һәм ихтыярыма таянып үзем арынган кеше буларак, шуның иң дөрес юлын халык белән дә уртаклашырга дигән теләктән чыгып кына язам.

...Көннәрнең берендә, көзгедән үземне бик сәерсенеп һәм хурланып карап-тикшереп алганнан соң: “Арытаба болай ярамый!” - дигән катгый карарга килдем дә... Бернинди диета, режим, препарат, доктор эзләп маташмадым - ә югары белемем буенча биолог икәнлегемне искә төшердем... Ул белем исә миңа инде хәзер шактый авыр тоелган юлга басарга - бөтен тормыш рәвешен ялгыштан дөрескә үзгәртергә куша иде. Алгарак китеп, инде бүгенгедән торып, шунысын да әйтим - дөрес яшәү һич кенә дә авыр яшәү дигән сүз түгел икән ул. Гел киресенчә икән...

Дөрес яшәү - тәбигатең кушканча яшәү дигән сүз ул. Ә бу җәһәттән кеше организмы эволюция барышында әле яңа гына яралган чактагы шартларга ничек яраклашып төзелгән булса, бүген дә, бернинди үзгәрешсез диярлек, шул ук хәлендә кала бирә. Борынгы кеше исә иртә таңнан кичкә кадәр гел хәрәкәттә булган, көн эчендә ни тапса шуның белән туенган, ә тапканы - агач яфрагыннан һәм бөҗәкләрдән алып мамонтка кадәр бик күптөрле, гадәттә тереклек итәр өчен җитәр-җитмәс күләмдә генә булган. - Менә, бөтен “теория” дә шул, организм бездән шуны көтә. Ягъни - даими хәрәкәт, күптөрле азык белән чамалы туклану... - Артык гади тоелса, аптырамагыз - дөрес нәрсә катлаулы булмый ул. Мөмкин булмаслык та булмый - байтак кешеләр әле бүгенге көннәрдә дә нәкъ шул “режим” буенча яши бит. Мул һәм тәмле ашауга, көнен креслода утырып яки диванда аунап үткәрергә күнеккән “артык бәхетле”ләр белән генә проблема... Шәһәр шартларында исә андыйлар күпчелек... Шундый “бәхет”кә тиенгәнсең икән инде әгәр - “гиподинамия” дигән чирләр комплексына һәм дуңгыз урынына симерүгә тарымас өчен үзеңә кайбер ясалма шартлар тудырырга, кайбер кагыйдәләр буенча яшәргә туры килә. Нихәл итәсең... Бер рәхәтнең бер михнәте булмыйча һич булмыйдыр бу донъяда...

...Иң беренче кагыйдә, дөресрәге закон, шул булсын: сез башлаячак яңа “режим” - вакытлы диета да түгел, сеанс та түгел, фәлән килога ябыкканчы да түгел - ә моннан соңгы бөтен гомердә давам итәчәк яшәү рәвеше булып калырга тиеш. Инде әйткәнемчә (алдарак тагы да күрерсез) - бер дә кыен эш түгел бу.

...Ничек тукланырга дигәндә, аның кагыйдәсе дә гап-гади: ачыккан саен аша һәм ни теләсәң шуны аша! Әммә ләкин... ачыгу һәм теләү мәсәләсендә, бер күнеккәнче чыдап кына тор!

1. Әгәр син инде гәүдәңә шактый май туплап өлгергән кеше булсаң, могаен, чынлап ачыгуның һәм бер үк вакытта чып-чын сәләмәт аппетитның нәрсә икәнен оныткансыңдыр... Чөнки кеше үз ашказанында азык запасы бетә башлауга ук җиңелчә дискомфорт тоя башлый, ләкин бу әле канда туклыклы мәтдәләр җитми башлау түгел - эчәклеккә күчкән азык та тагын 8-10 сәгать буена эшкәртелә тора бит әле. Бу чакта кеше “бар чагында ашап, запас туплап калырга” дигән тәбигый инстинктка буйсынып кына ашый. Запасы болай да күп кешегә ул әлләни ләззәт китерми, күнегелгән бер гадәт булып кына тора. Ашау турысындагы андый җиңелчә теләктән катгый баш тартырга кирәк! Шактый озак торганнан соң гына эчәклектән азык суыруга караганда запас майларны “эретү” процессы өстенлек итә башлый. Менә шунда инде ачыгу хисе көчәя төшә. Ләкин ул барыбер чын ачыгу булып бетми - канда туклыклы мәтдәләр әле һаман да җитәрлек бит. Үз-үзеңне игътибар белән “тыңларга” да, үз алдыңа: “Чыннан да ачмы соң әле мин?” - дигән сорау куярга һәм... ашамауны давам итәргә кирәк. Симез кеше бер тәүлектән соң гына чын-чынлап ачыга башлый. (Анысы инде, майдан кайбер аминокислоталар ясала алмау сәбәпле, мускул тукымасы таркатыла башлау турында сигнал булып тора. Артыгын “шаярмаска”!)

Бу җәһәттән интегеп түзәргә дә, ниндидер сеанслар билгеләргә дә кирәкми, мәгәр, ә бер гади генә кагыйдәне тота башларга кирәк. - Әгәр син бер телем ипине (бик үк йомшак булмаганын) коры көенчә тәмләп кенә ашап куя аласың икән - аша шул телемне дә, аннары артыннан тәмлерәк сыйлар да ашап ал рәхәтләнеп. (Туяр-туймасрак килеш туктарга онытма)... Хәер, алдан ипи телеме ашап кую мәҗбүри түгел, үзеңдә шуны ашарга әзерлек тою да бик җитә. Ябыккач та, ягъни нормаль тормышта да шул кагыйдә үзгәрми саклансын. Анда инде бәлки сезгә бернинди тыелып тору, мәҗбүрилек кирәк тә булмас - аппетит белән ашауның бирән урынына тыгынуга караганда никадәр өстенлеген төшенеп өлгергән кеше булырсыз бит...

2. Ни теләсәң шуны аша! Тик бәләкәй генә бер шарт - “Тели белсәң теләк, тели белмәсәң имгәк” дигән халык мәкален онытма. Ягъни теләкне чак-чак кына контрольдә тотарга кирәк. Кара ипи белән бәрәңге боткасы урынына ак күмәч белән һәйбәт сыйфатлы ит калҗасы телисеңме? - Бик дөрес! Калҗаның майлырагын телисеңме? - Менә монысы бик үк дөрес түгел...

Эш шунда ки, азыктагы аксымнар мускул тукымаларын төзүгә тотыла һәм алар организмга даими кереп торырга тиешле. Аксымга бай азыклар исә - ак ипи, майсызрак ит һәм колбаса, йомырка, сыр, балык, дөге һ.б.ш. Ә бәрәңгедә, мәсәлән, аксым юк диярлек, аның каравы крахмал күп, крахмал исә я мускулларда энергиягә әйләнә, я майга әверелеп запаска туплана. Шикәр дә нәкъ шулай... Димәк, эшләгән эшең физик яктан авыр булмаса, бәрәңге яки баллы азык ярату кебек начар гадәттән баш тартырга кирәк... Крахмаллы өстәмәләр кушып ясалган очсызлы бер кило колбасага караганда ярты кило кыйбатлы колбаса туклыклырак та, файдалырак та булып чыгар... Майда йөздерелгән коймак урынына шул ук оннан пешерелгән майсыз көлчәнең тәмлерәк булуына хис белән төшенүе кыен, әммә әзрәк акыл көчен кушып үзеңне шуңа күндерергә бик тә мөмкин... Алдарак әйтеп үтелгән чын тәбигатьтә май - зур дефицит, шуңа күрә кеше авызы майны инстинктив рәвештә бик тәмле нәрсә дип кабул итә. Ләкин хәзерге шартларда симертелә торган йорт хайваннарының итендә һәм сөтендә май артык дәрәҗәдә күп, аның туклану нормасын ябыграк саналган ит һәм “майсыз” дип аталган сөт продуктлары аркылы да җиңел тутырырга була. Балда-майда йөзмәгез, кыскасы.

Кыяр, помидор, алма кебек яшелчә-җимештә бернинди чикләүләр уйлап чыгарырга кирәк түгел, чөнки аларның төп массасын тәшкил иткән клетчатка (целлюлоза) организмда эшкәртелми, “шул көе” чыгарыла. Витаминнар турында онытмагыз, бигрәк тә суган, сарымсак, лимон, әфлисун, үзебезнең урман җимешләре теләгәннән артык ашасаң да һич зыян итмиләр. Гөмбә дә, киң таралган ялгыш карашка хилаф буларак, организмда үзләштерелми диярлек, бу җәһәттән аны яшелчә белән тиңләргә, һәм димәк, күпме теләсәң шулкадәр ашарга мөмкин.

Кабатлап әйтәм - азыктагы аксымнар төзелеш материалы булып тора, симерүгә китерми, әммә крахмал, шикәр һәм майларның артып калган өлеше май рәвешендә запас булып туплана. Үз “сыртыңда” һәрвакыт 20-40 кило (2-5 олы чиләк) “кара көнгә запас” күтәреп йөртергә теләмәсәң әгәр, икенең бере - я азрак һәм сыйфатлырак азык ашарга, я күбрәк физик көч сарыф итәргә тиеш буласың... Тагы да яхшырагы, иң яхшысы - әнә шул ике мөмкинлекнең икесен дә берьюлы гамәлдә тоту...

3. Ябык булуның “сыртта запас йөртмәү” генә түгел, ә булган чирләрдән дава һәм ихтимал чирләрдән профилактика икәнлеген яхшы белеп торыгыз. Артык май запасы тире астында корсакта һәм башка җирләрдә генә түгел, тәннең бөтен тукымаларында да туплана, эре укмашлар булып күзәнәк аларына ук кереп кысыла. Һәм, бердән, организмда кан йөрешенә, мәтдәләр һәм газлар алмашына комачаулый башлый. Икенчедән, тәннән чыгарылырга тиешле зарарлы мәтдәләр май тукымасының үзендә тоткарланып кала. Нәтиҗәдә исә чирле булмаган симез кеше дә үзендә даими сүлпәнлек тоя (даими булганга күрә, үзе шуны бик сизмәскә дә мөмкин). Чирләрнең дә килеп җитүен көтеп кенә тор...

Дөреслек өчен шунысын да өстәп әйтергә кирәк - бик нык ябыгу да зыянлы: тән тукымалары, бигрәк тә мускуллар янында, кинәт зур йөкләнеш булганда тиз генә кулланыр өчен, бераз “оператив запас” та булырга тиеш. Бер нәрсә дә абсолют түгел.

4. Артык майларны ач тору юлы белән киметүгә караганда физик йөкләнеш аркылы “яндыру” күпкә отышлырак та, җиңелрәк тә. Хәттә күңеллерәк тә. Без рекорд куярга җыенмыйбыз, безгә көн саен бер мәртәбә тәндәге бөтен мускулларны “азрак селкетеп” алу да бик җитә. Гәүдәнең һәр санына карата булган гимнастик күнегүләрне, хәлеңә һәм әзерлегеңә карап, 15-20-30 тапкыр кабатларга, моңа ярты сәгатьтән алып сәгать ярымга кадәр вакыт сарыф итәргә кирәк. (Нинди гимнастикалар икәнен язып тормыйм, анысын үзең төшенергә дә, берәр кулланмадан алырга да мөмкин.) Шулай бер “кузгатып” куелган мускул: а) шактый гына майларны “яндыра”; б) үзендә тупланып яткан шлакларны “сыгып чыгарга”; в) вак кан тамырлары киңәю сәбәпле яхшырак туклана башлый һәм үсә; г) үзендәге бераз ярсынган нервылар аркылы бөтен организмның тонусын күтәрә.

Әммә ләкин, гимнастика кешене үзенә кол итмәслек булсын. Аның билгеле бер вакытын билгеләү мәҗбүри түгел, мәсәлән: иртән дә, кич тә, төрле чакта төрлечә дә шөгыльләнеп алырга ярый. Бер төрлесен бер арада, калганнарын икенче буш вакытта ясасаң да бик яхшы. Кайсы берсе бүген “төшеп калса” да зур зыян юк... Хәл бетәргә тиеш түгел! Гимнастикадан соң хәл беткәнне тойсагыз - я норманы киметегез, я берәр көн “ял итеп” алыгыз. Ялкаулыкка бирелеп, әзрәк шөгыльләнеп алгач “онытуга” да юл куймагыз - ике-өч гимнастиканы (мәсәлән 30 тапкыр чүгүне, берәр бил һәм кул гимнастикасын) теләсә нинди шартларда да, бик иренгәндә дә көн саен мәҗбүри үтәргә дигән “закон” кертегез. Калганнарын инде кәефкә карап... Ләкин күрерсез - гәүдәне бер “кузгата” башласаң, кирәкле кәеф үзеннән-үзе килүчән була ул.

Озак оеп ятканнан соң эшләгән мускулга “кан төшкәнне” һәркем белә... Аңа карамагыз - гимнастикаларны давам итегез. “Кан төшү” ике-өч көннән соң үзе бетә һәм башкача кабатланмый.

5. Гимнастика ясаганда беруңайдан буыннарны һәм сеңерләрне язылдырыгыз. Моның өчен аларны җиңелчә авырттырганчы “каерырга” кирәк. Буындагы “шартлау”ларга, бик нык булмаган чәнчүләргә игътибар итмәскә - алар тора-бара үзеннән-үзе бетәчәк. Шулай язылдырылган буыннар һәм сеңерләр кан белән яхшырак тәэмин ителә башлый, нәтиҗәдә аларда булган төрле сызлаулар, интектереп тарткан кебек булулар гадәттә эзсез юкка чыга. Ничек икәнен сизми дә калырсыз.

Буыннарны шулай “тәртипкә китерсәң”, моның башка уңай яклары да күп: гәүдә турая, җитезләнә, бөкшәю (сутулость) бетә, кеше төз атлап йөри башлый. Аннары - һава торышы белән бик җентекләп кызыксыну гадәте дә үзеннән-үзе онытыла, ни хикмәттер...

6. Ни генә димә, гимнастика - ясалма чара инде ул... Хәрәкәтнең тормыш үзе бирә торган һәр мөмкинлеген тулырак файдаланырга тырышыгыз. Вакыт бик кысмаганда, ике-өч тукталышны гына автобуска утырмыйча, җәяү үтегез, мәсәлән... Автобуста басып барыгыз (15 кенә чакрым арага), тоткага асылынып бармагыз... Алтынчы-җиденче генә катка лифт белән менмәгез... Бер баскычка ике басмагыз, ә ике баскычка бер басарга тырышыгыз (менгәндә дә, төшкәндә дә)... Телевизорны арка терәмичә утырып карагыз, китапны да шулай укыгыз (бил арыганда ун-унбиш минутка махсус ятып алырга кирәк). Һәм башкалар. Хәрәкәттә - бәрәкәт.

...Инде нәтиҗә ясыйк... Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны беләм - нәтиҗә һәр яктан бары тик уңай булыр. Артык май запасы күтәреп йөрмәүдән тыш, дөрес яшәү рәвешенә күчү аркылы кеше эчке яктан да, тышкы яктан да кимендә 10-15 яшькә яшәреп китә... Хәттә күңел дә яшәрә, мин сезгә әйтим... Ә башта бик авыр булыр төсле тоелган “ач тору”лар, гимнастикалар, буын язылдырулар һәм башкалар тора-бара күңелле бер гадәткә әвереләләр: тормыш хәлләре белән тукталып, бүленеп калырга туры килгәндә хәттә эч поша башлый... Тизрәк “режим”га кайтасы килеп кенә тора...

“Бәреп үтермәсәләр, туксанга хәтле яшим әле мин”, дигән идем күптән түгел берәүләргә, миңа “чокыр казыганнарына” җавап итеп... Дөресендә исә язмыш белән алай шаярмыйбыз, алдагысын Алла белә... Мәгәр, бүгенгенең һәр көне кыйбат... Безгә донъяда төрле-төрле бәхетләр өеп әзерләп куелмаган, әммә бүген без тән белән дә, җан белән дә үзебезне сәләмәт һәм дәртле хис итеп яшәргә омтылабыз. Кем әйтмешли, “янсын дошманнарның йөрәге!”.


Зөбәер МИФТАХОВ

Ноябрь, 2006

ЮЫНА БЕЛӘСЕЗ МИКӘН?

Барыннан элек, юынганда яки кер юганда да химия законнарын “хөрмәт итәргә” кирәк. Пычракны юып төшерү - актив өслекле сабын мәтдәсенең пычрак молекуласын тән тиресеннән яисә киемнән кубарып алуы дигән сүз ул. Кер пычрагы гадәттә гидрофоб, ягъни суда чыланмый торган майлы мәтдәдән тора, сабын исә шуны чылана торган итә, “суга батыра”. Шундый химик реакция бара.... Сабын мәтдәсе пычрак мәтдәләрен чылатуга тотылып бетсә - сабынлы су күбекләнми башлый. Менә шуннан чыгып, инде бер мөһим нәтиҗә ясарга мөмкин - юынганда яки кер юганда сабынны (порошокны) күбек бетәр-бетмәс күләмдә генә салырга кирәк. Артыгы барыбер яхшырак юуга китерми, ә нибары акчаны юкка сарыф итүгә һәм сабынлы юынтык су белән тәбигатьне пычратуга китерә.

Мәсәлән, иртән торгач юынганда биттә-кулда күпме генә пычрак була дип уйлыйсыз? Аны гына юып төшерү өчен сабын кисәген кулда бер тапкыр әйләндереп алу да бик җитә, биш-алты тапкыр әвәләүнең һичбер кирәге юк. Бер кешегә бер кисәк исле сабын ике-өч һәм күбрәк айларга җитәргә мөмкин (эш саранлыкта түгел, ә кешенең эчке һәм тышкы тотанаклыгында). Еш юыла торган, буявы чыкмый торган кер белән дә шул ук хәл - андыйны чистарту өчен гадәттә хуҗабикәләр куллана торган сабын яки порошок күләменең уннан бере дә бик җитә торгандыр, могаен. Ә бик пычрак керне аерым юарга кирәктер...

Химик реакцияләрнең тизлеге концентрациягә һәм температурага туры пропорциональ бәйлелектә тора. Шуннан чыгып, тагын гади генә ике нәтиҗә ясыйбыз - беренчедән, кер юганда су иң минималь күләмдә, керне чак күмәрлек кенә булырга тиеш. Шулай итсәң, аз гына сабын да куе була. Бик каралган урыннарны, киемнең яка һәм беләзекләрен сабын яки порошок сөртеп уарга кирәк, шулай иткәндә концентрация иң югары дәрәҗәдә була. Икенчедән, су никадәр кайнаррак, кер шулкадәр тизрәк һәм чистарак юыла. Аз гына сабын (порошок) белән дә. Әгәр юыну максатларына дигән акчагыз кызганыч түгел икән - һичьюгы әйләнә-тирәлекне пычранудан саклау ягын уйлап, шул кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз.

Керне чайкатканда исә салкын су куллану ышанычлырак - салкын суда кием тукымасының җепселләре сузылып китми, киресенчә, җыерыла, киемнең баштагы үлчәме озынаймый. Югач утыра торган кайбер керләрне исә, аңлашыладыр - кайнар суда чайкатсаң яхшы.

Инде бераз физиология нигезләрен дә искә төшерик... Тән тиресе өстенә әкрен-әкренләп май элпәсе җыелу - тәбигатьнең безне “ялгыш ясавы” түгел ул: шул юка гына катлам май тирене кипшенүдән, димәк, җыерчыкланудан саклый, зарарлы микробларны эчкә үткәрми. Шул ук вакытта, кешенең үз тәненнән чыккан майны бернинди “тукландыргыч крем” да тулы сыйфатта алыштыра алмый. Үз маең үзеңә шомарак... Димәк, нәтиҗә - нык сабынланып бит-кул юу һәм коену белән бик артыгын мавыгырга кирәкми, вакытыннан иртә картаерга теләмәсәгез... Битне сабынлап юу - көнгә бер тапкыр (өстәмә пычрану булмаганда), эссе су белән пешекләнеп һәм сабынлы мунчала белән ышкынып алу - атнага бер тапкыр... Ә шуннан да арырак чисталыкка (бигрәк тә эссе көннәрдә) сабынсыз гына коену аркылы ирешү максатка ярашлырак.

Сабынга караганда шампунь яхшырак юа. Тик аны да чын тәбигатен белеп кулланырга кирәк: шампунь - сыек сабын, ягъни натрий урынына калий тозы белән ясалган сабын ул. Ә калий натрийдан зәһәррәк мәтдә, майларны ныграк эретә, тән тиресен ныграк җебетә, тирәнрәк үтеп керә. Шуннан чыгып, беренче кагыйдә - шампуньны юып төшерү өчен башны гадәттәгедән ныграк, җиренә җиткереп чайкарга тиешле, калдык шампунь тән тиресен җебетеп “койка” ясарлык булмасын. Ләкин фирменный шампуньнарны “витаминлы”, “ныгыткыч”, “тукландыргыч”, “күперткеч” дигән мактаулы рекламалар белән саталар бит әле, бөтенләй юып төшергәч, аның ни генә файдасы кала соң алайса? “Витаминлы”, “тукландыргыч” дигәннәрен шундук “чиртеп очырырга” була: тән тиресе аркылы витамин түгел, күпкә зәһәррәк булган агрессив мәтдәләр дә үтеп керми, шуның өчен дә тире бит ул... Чәч исә кератин (мөгез) тышчалы үле күзәнәкләрдән тора, аңа витамин кирәкми... “Күперткеч” дигәне хак мәгәр - шампуньга югач та бетми кала торган электростатик мәтдә кушалар, ә электр корылмасы чәч бөртекләрен бер-берсеннән этәреп, күпертеп тора. Сортына карап, шампуньда ялтыраткыч, шомарткыч мәтдәләр дә булырга мөмкин. Сына торган чәчне шампунь, сабыннан агрессиврак мәтдә буларак, ныграк “җебетә” һәм сынмый торганрак итә (хәер, монда да А һәм D витаминнарын җитәрлек ашау нәтиҗәлерәк). Әчеттерми торган шампуньда исә я югыч мәтдә бик аз һәм нейтраль кушылмалар бик күп була, яисә аңа нерв очларын сиземсез итә торган мәтдә кушалар. Юынып чыккач шампуньның искитмәле хуш исе кала икән әгәр - я ул чайкалып бетмәгән, я хуш исле мәтдәсе бик агрессив рәвештә, химик юл белән тәнгә ябешә... Бөтен донъя кулланган нәрсәләрне зыянлы дип әйтүе кыен, фирменный шампуньның чәчкә матурлык бирүе дә бәхәссез. Әммә шулай да... иң яхшы шампунь - гади кер сабыны бугай ул... Нормаль һәм сәләмәт чәчкә - әгәр сезнеке шундый булса - натрий сабыны белән юудан башка берни дә кирәкми.

Савыт-саба юганда кер содасы һәм “Фейри” кебек чистарткычлар куллану да пөхтә эш итүне һәм элементар кагыйдәләрне бозмауны тәләп итә. Кер содасы, ягъни натрий карбонаты, мәсәлән - шактый көчле селте, майларны юып төшерүдән тыш... азыктагы С витаминын юкка чыгару сәләтенә дә ия. Сода белән аннан-моннан юылган савыттан даими ашау авитаминозга китерергә мөмкин. Гел яшелчә-җимеш белән сыйланып та шул чиргә тарысаң әгәр, чын сәбәбен ачыклавы бик кыен булыр... (Сода кушып күперткән коймак белән дә артык мавыгырга ярамый.) “Фейри” кебек чистарткычларның төп химик нигезе исә тагы да көчлерәк селте - натрий гидроксиды, зәһәр натр. Майны бик “зәһәр” чистарта, әйе, ләкин аның үзен савыт-сабадан тулысынча юып төшерергә һич кенә дә иренмәгез!

Ә селтедә юылган алюмин кашыкларның ялтыравыгы бетеп бик ямьсезгә әйләнүе турында, могаен, беләсездер инде... Белсәгез аптырамагыз.

...Бик тырышып рекламалана торган ультратавышлы кер юу аппараты турында да берничә сүз... Мин аны бервакыт үзем дә сынап караган идем, бер реклама агенты бушка биреп торган иде (соңыннан гәзиттә рекламалау нияте белән, әлбәттә)... Әйбәтләп кенә идәнгә ышкылган ике бертөрле чүпрәкнең берсен гади юл белән сабынлап юдым, ә икенчесен пыяла банкадагы сабынлы суга салып, теге аппаратны төшердем... Сабын белән ышкып юганы ап-ак булды; ә банкадагысы ике-өч сәгатьтән соң азрак чистаргандай итте, ләкин агармады... Нилектән дигәндә - пыяла аркылы ап-ачык күренә - ультратавыш ничек кенә вак-вак дерелдәтмәсен, банкадагы су болганмый бит, чүпрәктәге пычрак кисәкчәсе дә үз урынында кала, аннан чирек кенә миллиметрда торган сабын молекуласы да беркая кузгалмый, юу процессында катнашмый. Димәк, бөтен аппараты да - шарлатанлык. Кер азрак чистаргандай итә, ләкин анысына инде аппаратның бер катышы да юк - озак вакыт болай гына җебетелгән кер үзеннән-үзе дә аннан әйбәтрәк чистара ул... Теге аппаратны реклама агентына, “бушка да кирәкми” дип, кире кайтарырга туры килде шуннан соң...

Җебетү дигәннән, керне юар алдыннан җебетү зур файда бирә, кием тизрәк юыла һәм чистарак була, ләкин “медальнең икенче ягын” да онытмаска кирәк. Озак җебеткәндә, тукыма җепселләре таралып-йомшарып китәләр, шуңа күрә болай да сузылучан кием белән саграк булу сорала. Икенчедән - суда озак торган тукыма гап-гади рәвештә... чери башлый. Бер җебеткәндә, билгеле, бу әле бөтенләй дә сизелми, ләкин күп тапкырлардан соң киемнең тизрәк искерүенә китерергә мөмкин.

Сайт создан в системе uCoz