Дөнья кызыклы! Татарча текстлар

ДӨНЬЯ КЫЗЫКЛЫ!

Колак чамасы белән...

Кеше шартлау тавышын 12-15 км.дан, төнге тынлыкта самолет тавышын – 40 км.дан ишетә ала. Шулай ук: поезд тавышын – 10 км.дан, тепловоз яки пароход гудогын – 7-10 км.дан, трактор гөрелтесен – 3-4 км.дан, ау мылтыгыннан атканны – җир өслегенә бәйле рәвештә 2-4 км.дан, автомобиль гудогын, эт өргәнне, ат кешнәгәнне – 1-2 км.дан, такыр юлдан баручы йөк машинасы тавышын, кеше кычкырган тавышны – 1 км.дан, төнлә ат тоягы тупырдавын – 0.5-1 км.дан, агач ауган тавышны – 800 м.дан, балта тукылдавын, ишкәк чупылдавын, сөйләшкән тавышларны (аңламыйча) – 300-400 м.дан, савыт-саба шалтыравын, аңлаешлы сүзләрне, ютәлләүне – 30-40 м.дан ишетә. Су өстендә һәм томанда ишетү ераклыгы арта, азык чәйнәгәндә кими. Кискен җил исеп киткәндә тавыш өзекләре гадәттәгедән күпкә ераграк барып җитәргә мөмкин.

Ә Яңа ел килмәгән...

1996 елның 30 декабрендә, нәкъ төн уртасында Яңа Зеландиянең бер бик зур алюмин заводында электр корылмаларыннан зәңгәр төтен ургыла башлый, трансформаторлар янып чыга. Заводка 500 фунт стерлинг зыян килә. Сәбәбе – электролиз процессы белән идәрә итүче баш компьютер 1996 елның кәбисә ел булуын белмәгән... 365 көннән соң аның өчен Иске ел беткән... Әммә, Яңа ел килмәгән... Шуннан, ул үз эшен шып туктаткан...

Унитаз да – милли горурлык

Су белән юдырыла торган унитазны 1596 елда инглиз кешесе Джон Һарриңтон уйлап тапкан. Әммә, шуңа да карамастан, безнең көннәрдә Европа берлегенең Стандарт комиссиясе бөтен континент өчен үрнәк итеп Германиядә ясалган конструкцияне кабул иткән. Нәтиҗәдә инглизләр: “безнеке аларныкыннан ким түгел, безне юри санга санамыйлар!” – дип, каты тавыш куптарган... Инде, кем конструкциясенең шулай да яхшырак икәнлеген кабат тикшерү өчен белгечләр 110 грамм авырлыктагы пластмасс “объект” һәм 12 кәгазь бите белән өстәмә сынаулар үткәрергә керешкән.

Тишеп тамызалар

Америкада сыналган яңа медицина алымы буенча, лазер белән тән тиресендә 2 мм зурлык сай гына тишек ясыйлар һәм шунда бер тамчы дару тамызалар. Тамчы өч минуттан тишек аша тәнгә сеңеп бетә. Димәк, шулай итеп, организмга аз күләмле дарулар кертү, вак операцияләр вакытында анестезия ясау өчен шприц куллануның кирәге калмый.

Кояш игезәге

Һәр кешенең күктә үз йолдызы бар дигән шигъри образ чын дөреслеккә артыгы белән туры килә, безнең Галактикадагы йолдызлар гына да “җан башына” 2шәрдән артык. Ләкин гади күзгә күренә торган йолдызлар арасында бөтен яклап Кояш кебегеy әле яңарак кына Бразилия галимнәре тапкан диләр. Чаян йолдызлыгында, бездән 46 яктылык елы ераклыкта урнашкан ул “икенче кояш”ның массасы да, төсе, температурасы, әйләнү тизлеге, активлыгы да безнең Кояшныкы кебек, яктылыгы гына 5%ка артык икән.

Астрономнар хәзер Җирдән читтәге акыл ияләрен эзләү максаты белән Чаян йолдызлыгын радиотелескоплар ярдәмендә бик әйбәтләп тыңларга җыена.

Байкал киңәя

Гигант җир ярыгында барлыкка килгән Байкал күле киңәя бара. 130 ел эчендә аның мәйданы 340 кв.км.га арткан. Ә соңгы 20 елда күлгә тагын 500 мең кубометр су өстәлгән.

Мактанырлыклары юк!

Гел бездә генә начар түгел икән: Англия башкаласы Лондонда да хәттә торбалар челтәрендәге суның 40 проценты ярыклар һәм бозык краннар аша саркып әрәм була ди. Дөрес, алар хәзер: “Тишек-тошыкларны бик тиз таба торган радар уйлап таптык!” – дип мактана. Ә моңарчы ни карап торганнар, шундый алга киткән ил була торып?

Язлар ашыга башлаган

Метеорологларның белешмәсенә караганда, донъякүләм җылыну аркасында төньяк ярымшарда яз 20 ел элеккедән 1 атнага алдарак килә.

Бала белән – бәлә...

Бер инглиз фирмасы ватылмый, тутыкмый, 150 м. су астында да сүнми торган электр фонаре ясаган, һәм аңа кеше гомеренә җитәрлек озын гарантия биргән. “Әммә, – дип искәрткән инструкция кәгазендә, – фонарьга акула, аю я 5 яшьлек бала һөҗүм иткән очракта гарантия хакы түләнми”.

Дәһшәтле кара упкыннар

Киек Каз юлы дип атала торган безнең Галактика йөз миллиардлап йолдызны үз эченә алган, йөз мең яктылык елы кадәр диаметрлы гаять зур өермәдән тора (Яктылык бер секундта 300 мең километр ара уза, димәк, Галактиканың аркылысы – миллиард тапкыр миллиард километр тирәсе – акыл иңли ала торган да түгел). “Йолдыз тузаныннан” торган менә шул өермә үз күчәре тирәли әйләнә һәм бер үк вакытта үзәктәге ниндидер “тузан суыргыч”ка тартылып керә тора. Астроном галимнәрнең космостагы Хаббл телескобы ярдәмендә алган белешмәсенә караганда, анда безнең Кояштан 2.6 миллион тапкыр зуррак массалы “кара упкын” бар. Иң якындагы йолдызлар аңа таба секундына 3000 километр тизлек белән убыла. Кайчан да булса бервакыт, мәңгелекнең теге башында дип әйтик, чират Кояшка да җитәргә тиеш. Әлегә исә ул Галактиканың иң читендәге бер тармакта тыныч кына әйләнеп йөри.

Нәрсә соң ул “кара упкын”? – Мисал итеп башта җирдән өскә таба ыргытылган ташны күз алдына китерик. Ул тарту көче тәэсирендә кире төшә, ә төшмәсен, космоска очып чыксын өчен аңа 8.7 км/с тизлек бирергә кирәк. Айда бу тизлек алты тапкыр кечерәк, ә Кояшта меңнәрчә тапкыр зуррак. Күк җисеме зуррак массалы яисә тыгызрак булган саен аннан ычкыну өчен кирәкле тизлек тә арта бара. Һәм кайбер күк җисемнәрендә 300 мең км/с, ягъни яктылык тизлеге зурлыгына җитә. Андый җисемнән инде яктылык та, гомумән бер нәрсә дә чыгалмый. Анда хәттә туры сызык та бик нык бөкләнеп түгәрәккә әверелә, “ас”, “өс”, “уң”, “сул” дигән төшенчәләр юкка чыга, вакыт та агудан туктый. “Кара упкын” менә шундый нәрсә була да инде. Әгәр космос корабы аның эченә исән-имин үтеп керәлсә, корабта утырган кешеләр башта үзләрен туры сызык буенча төпсез бер коега төшкәндәй хис итәр, ә аннары алар өчен бөтен нәрсә мәңгегә бер урында катып калгандай тоелырые. Билгеле ки, бу хәл фаразда гына мөмкин.

“Кара упкын”, теория буенча, массасы Кояшныкыннан кимендә өч тапкыр зуррак булган йолдыз үз ягулыгын яндырып бетереп тыелгысыз кысыла башлаганда барлыкка килә. Кысылып беткәч, иң кече “кара упкын”ның диаметры 15 км гына кала. Ул куәтле тарту көче белән якын-тирәдә булган һәр нәрсәне үзенә суыра һәм мәңге кире чыгармый. Үзе читтән күренми, аның барлыгын да бары якын-тирәсендәге мәтдәнең суырылып “юкка чыгуы” һәм шул вакытта “читкә чәчрәгән” яктылык буенча гына белеп була.

“Кара упкын”ның тагын бер төре булырга мөмкин әле – аның диаметры да, массасы да коточкыч зур, ә тыгызлыгы бик түбән, безнең гадәти карашка буш диярлек тоелырга мөмкин. Бу яктан караганда, безнең бөтен галәм үзе бер зур “кара упкын” түгел микән? Кайбер теоретик исәпләр буенча бит очып баручы яктылык нуры галәмдә әкренләп бөгелә барырга һәм ахырда үзенең чыккан җиренә әйләнеп кайтырга тиешле. Заман астрономиясендә ныгып урнашкан “галәмнең чиге юк, тик күләме һәм массасы чиксез түгел” дигән тәгълимәт нәкъ әнә шул күренешкә нигезләнә дә. Әгәр дә мәгәр, без шундый бик зур “кара упкын” эчендә яшибез икән, димәк, без аннан иң кыю фараз буенча да берничек чыгалмыйбыз, шул ук вакытта, безгә читтән кемдер, нәрсәдер үтеп керергә мөмкин...

Ә бәлки, безнең Галактикадагы кечерәк “кара упкын”нар да геометрик юнәлешләрнең бик нык бөгелүе аркасында эчтән киңәеп, чиксезлеккә таба җәелеп китәдер? Һәм алар эчендә безнеке булмаган башка донъя йолдызлары, планеталары, бәлки хәттә тереклек бардыр?

Үкенеч, әммә кешеләр бу турыда беркайчан да төгәл генә белә алмас шикелле...

* * *

Моннан йөз еллар элек Америкада хатын-кызларның итәк астына яшерелә торган җыелмалы урындык – турнюр дигән нәрсә модага кергән булган. Тик донъя буйлап киң таралып китәлмәгән. Чөнки шул ук чорда җиргә тиеп торган, калын тукымадан тегелгән итәкләр әкренләп юкара һәм кыскара башлаган. Процесс әле дә давам итә...

* * *

Күренекле Америка иллюзионисты һәм телерепортеры Джеймс Рэнди моннан дистә ел чамасы элек сәер генә конкурс игълан итә: кем дә кем нинди дә булса парапсихологик я экстрасенсор күренешне шикләнмәслек итеп күрсәтеп бирә ала, шуңа үз хисабыннан 10 мең доллар бирәчәге турында белдерә. Телепатия, күрәзәлек, левитация, ягъни әйберләрне акыл көче белән генә күчерү дә ярый, теге донъя белән спиритик контакт, буш кул белән хирургик операция тәкъдим итәргә дә мөмкин, чынлыгы гына хак булсын, ди.

Бераздан Рэндиның конкурс фондына тагын 260 кеше һәм оешма кушыла, аның суммасы 1 миллион 112 мең долларга җитә. Әммә шунсы гаҗәп: төрле могҗиза һәм шифа сеанслары үткәреп кәсеп итүчеләр донъяда санап бетергесез булса да, конкурс акчалары инде ничә еллар һаман банкта ята бирә ди. Фәнгә билгеле булмаган бәләкәй генә бер нәрсә күрсәтеп миллионер булырга теләүче кеше һаман юк та юк ди...

* * *

Диабетиклар куллана торган инсулин препаратын шприц белән кадамаска, кашыкка салып эчәргә дә мөмкин икән хәзер. Эзләнә торгач, Америка галимнәре хәйләсен тапкан: шифалы мәтдә ашказанында таркалмасын өчен аны... холера агуы белән бергә кушарга кирәк икән.

Ә икенче бер төркем галимнәр томау китереп чыгара торган аденовирусны рак күзәнәкләрен үтерергә өйрәткән. Механизмы катлаулы, кыскача гына аңлатырлык түгел, әммә беренче сынаулар шактый уңышлы үткән: рак белән авыручы 19 кешедән 5сенең шеше үсүдән туктаган, 6сыныкы икеләтә кимегән. Ракны каты томау алыштырган, тик ансына гына түзәргә була инде, үтерә торган чир түгел.

* * *

Җир тирәли орбитадагы Хаббл телескобы белән табылган иң ерак галәм объекты бездән 13 миллиард яктылык елы кадәр ераклыкта урнашкан. Физик теорияләр буенча, донъя моннан 15 миллиард ел чамасы элек бик каты “олы шартлау” нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм шуннан бирле киңәя бара. Бүген без галәмнең кырый чите дип күргән нәрсәләр чынлыкта аның “яшь чагындагы” күренеш булып тора, һәм, кем белә, тагы да көчлерәк телескоплар белән берәр вакыт кешеләр бәлки “олы шартлау”ның үзен дә күрер...

* * *

Заманча көнкүреш техникасының, телевизор, компьютер, магнитофон, факсларның электр шнурын гел тартып алмасаң да була, бер кызыл күзе генә янып калган бәрәкәтле режимда алар энергияне юк дәрәҗәдә аз сарыф итә. Еш сүндереп кабызмасаң, аппаратның янып чыгу ихтималы да нык кими. Шуңа күрә, хәзер Америкада һәм алга киткән Европа илләрендә электр өзгеч кнопка турында инде онытып баралар. Тик, донъя бик киң булу сәбәпле, бәрәкәтле режимның да тулаем куәте бик зур, бөтенесен кушып санаганда, “кызыл күз”ләр 5 млн квт, ягъни уртача зурлыктагы 5 электростанциянең энергиясен йота икән.

* * *

Бездәгегә охшаш саулык саклау системасы әллә кайчан кертелгән Франциядә клиникаларда даваланучыларның кайда 20, кайда 60 проценты... ачлыктан зарлана. Байлыгын кая куярга белмәгән, “туеп сикергән” илдә югыйсә.

* * *

Америка басуларында калын сабаклы люцерна сортын күпләп чәчә башлаганнар. Махсус машина белән аның яфракларын сыдырып алып малга ашаталар, ә сабагын электр станцияләрендә ягулык итеп кулланалар. Берничә дистә фермер өчен уртак бер шундый станция гадәттә 75 мегаватт энергия бирә ди.

Без генә, кайчанга чаклы мондый нәрсәләр турында Американы язып сокланырбыз, ә үзебез муеннан тирескә батып ятарбыз, шул ук вакытта “Газпром” кебек энергетика аждаһаларына бурыч түли алмый интегербез икән?

* * *

Ә Франциядә бензинга биштән бер өлеш су кушып, аерылмый торган эмульсия ясау җаен уйлап тапканнар. “Аквазоль” дип аталган мондый катнашма мотор цилиндрын азрак кыздыра, нәтиҗәдә агулы азот оксиды, төтен һәм корым азрак барлыкка килә, мотор бәрәкәтлерәк эшли. Тик, катнашма ясауның кайбер технологик кыенлыклары аркасында, “аквазоль” әлегә гади бензиннан чак кына кыйбатрак тора ди.

* * *

Археологлар Иерусалим янында 1400 ел элек эшләгән бер монастырьның зиратын тикшереп, кызыклы гына ачышлар ясаган. Сөякләре анда яткан кешеләр таза гәүдәле булган, тик барсы да буыннар артритыннан интеккән икән. Җитмәсә, барсының да тез капкачлары юри ялтыраткандай ялтырап тора ди...

Борынгыдан калган китаплар ярдәмендә моның сәбәбе дә ачыкланган. Сәбәп монахлар өчен гади генә: алар көненә алты тапкыр тезләнеп дога укыган, көн саен биек күтәрмә буйлап изге тау куышына төшкән, аның һәр бусагасында йөзәр тапкыр тез чүгәргә тиеш булган...

* * *

(2000 елгы) Замбия президенты Фредерик Чилуба, уйлана торгач ниһәят үзенең... ялгыш һөнәр сайлавын аңлаган. “Минем Ходай биргән чын талантым – Иблискә каршы көрәшү, калган гомеремне шул эшкә багышлыйм, – поплыкка китәм!”, – дип, җыена ук башлаган ди...

* * *

(2000 елгы) Латвиянең Прейли шәһәреннән Владимир Иванов дигән бер кеше элек шактый киң билгеле сәясәтче Владимир Ленинның бронза бюстын 6 мең долларга бер инглиз коллекционерына саткан. Бу турыда ишеткәч, Британиянең антиквариат белгечләре “беркатлы юләр!” дип, рәхәтләнеп Ивановтан көлгән генә, чөнки, бюстның чын бәясе кимендә өч тапкыр артык икән.

...Сездә дә берәр артык Ленин бюсты аунап ятмыймы алай-болай?

* * *

(2000 елгы) Популяр нимес җырчысы Һарольд Юнке, озак кына алкоголизмнан даваланып чыкканнан соң, концерт куярга булган. Тик, кичкә чаклы чыдый алмаган, эчкән... Шуның аркасында, сәхнәгә чыгу белән абынып егылган. Эчсә дә акылы үзендә калган мәгәр: торып баскан да, алдан игълан ителгән җыр урынына: “Абынсам да, егылсам да, куркып-өркеп йөрмимен!”, – дигән икенче бер җырны сузып җибәргән.

* * *

(2000 елгы) Швециядә ахлак темасына бик зәһәр яңа скандал купкан: илнең хәрби-диңгез кораблары, Швеция ярларын Россия су асты көймәләреннән саклыйсы урында, үзләренә ышанып тапшырылган кыйммәтле аппаратурадан явызларча файдаланып... шәрәләр пляжында кызынып ятучы хатын-кызларны видеотасмага төшереп йөри икән!

* * *

Польшада бер кешене авыр җинәяттә гаеплиләр, шаһитлар да беравыздан: “Шушы кеше иде, тик башында көлтә хәтле чәч иде”, дип бара икән. Ә шиккә алынган кеше: “Димәк, җинәятче мин түгел! Мин бит таз!”, – дип әйтә ди. Шуннан, аерым бер кечерәк суд ясап, тазмы-түгелме икәнен төгәл ачыклау өчен моны бер бүлмәгә ябып, кырынгыч-фәлән бирмичә бер ай каравыл астында тотарга “хөкем итәләр”. Соңгы нәтиҗә безгә билгеле түгел, үкенечкә каршы.

* * *

Гел игътибар һәм тәрбия сорап тора торган электроник “Тамагочи” уенчыгы турында беләсездер инде. Табыш турында гына кайгыртучы япон эшкуарлары хәзер шул ук принципта эшли торган “Дигимон” уенчыгы ясаган ди. Монысының эчендә чебеш түгел, яман бер гыйфрит утыра, аны һәрвакыт җафалап, үчекләп, икенче бер гыйфриткә каршы котыртып торырга кирәк икән. Олылар өчен дә махсус уенчык бар: аның эчендәге хатын-кызны төрлечә юмалап, комплиментлар һәм “бүләк”ләр тапшырып, “мәхәббәтен” яуларга кирәк...

* * *

(2000 елгы) Саратов эшкуарлары үз якташлары Чернышевскийның атаклы әсәре хөрмәтенә “Нәрсә эшләргә?” дигән аракы чыгарган. Алардан күрмәкче, хәзер Ульянда Володя Ульянов-Ленин әсәре хөрмәтенә “Нәрсәдән башларга?”, ә мәскәүлеләр Герцен һәм Огарев хөрмәтенә “Кем гаепле?” аракысы чыгарырга җыена ди...

* * *

Ә Кытайда кеше күп, шуңа күрә “иң шәп” бизнеслары да кеше сатуга корылган. Мондагы бер төркем эшкуарлар Юннань һәм Гуйчжоу провинцияләрендә чибәр кызларны ата-аналарыннан очсыз хакка алып... Цзянсу провинциясенең бай крәстиәннәренә кыйбат хакка хатынлыкка сату белән кәсеп иткән.

Кытайның халык традициясе буенча кызлар сату җинәят түгел, гади бизнес төре булып тора. Әммә хөкүмәт башка карашта: “органнар” сизеп алса, кәсепчеләрне төрмә, ә кызларны кире ата йорты көтә.

* * *

(2000 елгы) ...Швейцариядә тыныч кына актык көннәрен көтеп ятучы картлар күп, һәм бәлки шуңа күрәдер, бер төркем елгыр бәндәләр... крематорийда яндырыласы мәетләрне затлы табуттан начар табутка күчереп салу белән кәсеп иткән. Табут барыбер әрәм була, янәсе, ә затлы табутны яңа “хуҗа”га сатсаң, уртача 1500 франк аерма кала...

* * *

(2000 елгы) Бөтен донъяда бирелә торган ришвәтләрнең тулаем күләме 80 миллиард долларга җитә. Бу сумманың күпчелеген Көнбатыш фирмалары “үсә баручы” Көнчыгыш илләрендәге чиновникларга бирә. “Кем күбрәк түли, шул уңышка ирешә” дип үзара ярышу аркасында, бер үк “яхшылык” өчен бирелә торган ришвәт күләме дә артканнан-арта: Берничә ел элек “прейскурант” барлык табышның 10%ы кадәр булса, хәзер инде 30%ка җитеп ашкан. Ришвәтчелеккә баткан илләр арасында беренче урыннарда Нигерия һәм Боливия, алардан соң барлык БДБ илләре һәм Пакистан килә...

* * *

(2000 елгы) Япониянең атаклы рэкетиры Рюити Контэ бервакытта да пистолет я пычак белән эш итмәгән. Эре фирма хуҗаларын ул... акционерларның еллык җыелышына кереп, сызгырып һәм кычкырып утыру, тавыш-гауга куптару белән генә куркыткан. Мондый вак хулиганлык өчен “15 тәүлек” белән кисәтүләргә, әлбәттә, көлеп кенә караган. Ә барыннан бигрәк престиж өчен борчылучы эре бизнесменнар аның янавыннан коелып төшеп, зур-зур суммалар “бүләк иткән”.

* * *

(2000 елгы) 39 яшьлек Көньяк Африка адвокаты Абдул Акюны бервакытны зур этлек эшләгәне өчен 5 ел төрмәгә хөкем итәләр. Шуннан, алып баралар моны төрмәгә, ә 170 кг гәүдәле бу җинәятче гадәттәге камера ишекләренә сыймый икән... Җитмәсә, чак-чак кыймылдый, бик авырлык белән сулыш ала һәм ике-өч сәгать саен доктор чакырта. Ике атна шулай йөдәткәч, төрмә башлыклары амнистия комиссиясенә ялварулы хат язарга мәҗбүр була.

Хәзер Абдул иректә яши, һәм: “Әл дә кеше коткысына бирелеп диетага утырмаганмын, юкса бүген төрмәдә утырырыем!” – дип сөенә ди.

* * *

(2000 елгы) Сөекле кешеләргә чәчәк бүләк итәләр. Ә сөймәгән кешеләргә, хиянәт итүчеләргә ни чара күрергә? – Шулай ук чәчәк бүләк итәргә, – дип саный австралияле Эвард Клиппенберг, – тик бу очракта шиңеп корышкан чәчәкләр тәләп ителә. “Шушы чәчәк кебек корысаңые” дигән мәгънәне “бүләк алучы” бик яхшы төшенәчәк.

Үзе яшәгән Сидней каласында Эвард “Үле чәчәкләр” исемле махсус кибет ачкан, һәм әнә шундый үч алу букетларын әзерләү, заказ буенча илтеп тапшыру белән шөгыльләнә. Эше бик шәп бара, рәнҗешле клиентлар аеруча өстенә кара-кучкыл шоколад түгелгән 13 сулган розадан торган шомлы бер букетны “ярата” ди...

* * *

(2000 елгы) Мадрид каласында автобуста тотылган үсмер яшьтәге “куян”нарга бик оригиналь җаза бирә башлаганнар: аерым бер китапхәнәгә алып кереп кулына китап тоттыралар да, соңыннан кәгазь битенә китапның кыскача эчтәлеген язарга кушалар икән. Шунсыз чыгармыйлар. Болай, билгеле, әдәбияткә мәхәббәт уятып булмый, тик, властьлар фикеренчә, аз булса да уку күнекмәсе бирелә.

* * *

(2000 елгы) Израиль студенты Яир Соломон тавык йомыркасын 30 метр биеклектән ватмыйча ташлау юлын уйлап тапкан. Моның өчен аны повидлолы банкага, банканы пластмасс торбага, торбаны сулы баллонга салырга кирәк икән. Берничә тапкыр сынап караганнар – югарыдан төшеп җиргә бәрелгәндә бөтен башка нәрсәләр ватылып бетә, бер тавык йомыркасы гына шул көе кала ди.

Израильдә “бу мәгънәсез уен нигә кирәк” димәгәннәр, студентның акыл зирәклегенә зур бәя биреп, аны АКШка түләүсез туристик юллама белән бүләкләгәннәр.

* * *

Америка галимнәре ген инженериясе ярдәмендә башсыз чукмарбаш (бака яралгысы) үстерүгә ирешкән. Һәм, шундый ук алым белән башсыз кеше дә үстереп була, ә аның өчен башлангыч өлге сыйфатында гади кешенең бер күзәнәген алырга мөмкин дигән фикергә килгәннәр. Бу хикмәттән файда чыгару юлы да инде чамалап куелган: махсус заказ буенча бик бай (һәм башлы) кешеләрнең башсыз копиясен булдырып, кирәк чакта аның органнарын әлеге “башлы бай”га күчереп утыртырга мөмкин! Хәзер инде мәсәләнең мораль ягын гына җайга саласы калган ди.

* * *

(2001 елгы) Германиядә бер дини секта башлыгы үз кармагына эләккән 31 кешене: “8 гыйнвар көнне донъя бетәчәк, безнең җаннарыбызны гына Сириус йолдызыннан килгән оча торган тәлинкә үзе белән алып китәчәк. Тик моның өчен без бераз алдан үлеп куярга тиешбез”, – дип котырткан. Тегеләр шуңа ышанып үз-үзләрен үтерергә җыенган. Иң соңгы моментта, очраклы рәвештә генә аларның нияте турында полиция белеп алган...

* * *

Америка генетиклары тычканнар өстендә башта тәҗрибәләр үткәреп, аннары аларның күзәнәкләрен микроскоптан карап... куркаклык өчен җаваплы генның кай төштә икәнен билгеләгән. Хәзер инде шуны ничектер алып ташлап, бер нәрсәдән дә курыкмый торган үтә дә кыю тычкан токымы чыгару өстендә эшлиләр ди.

...Нишләсәләр дә эшләсеннәр, тик ул американнар белән сугышырга туры килмәсен инде берүк...

* * *

Чит илләрнең искиткеч уңайлы техник могҗизалары белән таныша башлагач, бер сокланабыз, башка якларын уйлап бер көенәбез, ә кайвакыт каты гына хәтер дә калгалый... Мәсәлән, әйтик, без бәләкәй чакта фляга белән су ташып күпме интектек. Юньле арбасы, чанасы була идеме соң әле аның... Ә Африканың суүткәргеч килеп җитмәгән ерак җирләрендә күптәннән инде су ташу өчен уртасы куыш пластмасс мичкәләр кулланыла икән. Негр малайлары шуның аркылы бау гына үткәрә дә, 50-75 литрлы мичкәне рәхәтләнеп җир өстеннән тәгәрәтә. Юк кына нәрсә, ә ясый белмәде шуны да безнекеләр...

* * *

Менә тагын бер “могҗиза”: велосипед күчәренә пружиналы амортизатор, ә аның бер башына бәләкәй генә динамо беркетелә. Тигезсез юлдан барганда мондый велосипедта йөрүче үзен бишектә тирбәлгәндәй хис итә, шул ук вакытта, динамо яктырту фарасына ток бирә.

Мондый җайланманы бер дә әллә кемнәр түгел, кытайлар ясый икән. Ә без күпме калтырап йөрдек, шуңа башы һәм кулы җиткән кеше табылмады.

* * *

Космонавтларны да гел генә мактыйсы юк икән. – Күпме очалар галәмдә, ә бер тапкыр да кораб эчендә... шырпы кабызып карамаганнар! Бары теоретик яктан гына уйлап, авырсызлык шартларында һава хәрәкәтләнмәү сәбәпле ялкын үзеннән-үзе сүнә дип белгәннәр. 1997 елның февралендә “Мир” станциясенең кислород генераторына ут капкач кына шаккатканнар. Галәмдәге ялкын да кап-кайнар, нык пешерә, түп-түгәрәк булуында гына аермасы бар икән! Ярый әле, космонавтлар хайран калып озак карап тормаган, Җирдән инструкция дә сорап тормастан, янгынны кул астындагы чаралар белән тизрәк сүндерергә ашыккан...

Шул очрактан соң гына галәм кораблары ышанычлы янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителә башлаган...

* * *

Шимпанзеның битенә буяу сөртеп, көзге каршына китерсәң, бераз вакыттан соң ул көзгедә икенче маймыл түгел, үз шәүләсе булуын аңлап, битен чистарта башлый. Ә песи, эт, кошлар, фил, дельфин, койрыклы маймыллар көзгедән үзеңне тану кебек катлаулы фикер йөртү сәләтенә ия түгелләр икән.

Кеше мондый югарылыкка яшь ярымлык чагында ирешә дип саныйлар. Әммә, бу чиста эксперимент белән расланмаган әле, чөнки, көзгедәге шәүләнең ни икәнен гадәттә балага әнисе төшендерә. Башка төрле тәҗрибәләр буенча исә, кеше баласының интеллекты олы шимпанзеныкы белән өч яшьтә генә тигезләшә.

* * *

Моннан 6 миллион ел элек Урта диңгез кибеп бетә язган. Хәзерге Крит утравы янында гына бик нык тозлы, гади диңгез суыннан 3 тапкыр тозлырак сулы зур күл утырып калган. Шуннан соң әкренләп күл өстенә төчерәк су җәелгән, Урта диңгез бүгенге ярларына кадәр киңәйгән. Әммә иң кызыгы – теге тозлы күлнең суы 3,6 км. тирәнлектә әле булса тик ята, элеккедәй тозлы, коточкыч озын дәвер эчендә дә өстәге су белән аралашмаган икән! Шаулы диңгез төбендә мәңге тынлык хөкем сөрә, димәк...

* * *

Җир өстендә атом бомбасы шартлатып сынауларның туктатылуы өчен барыннан элек атаклы “Кодак” фирмасына рәхмәт укырга кирәктер. 1951-58 елгы интенсив сынаулар чорында Америкада калкансыман биз рагы белән авыручылар саны гадәттәгедән 10 меңгә артса да, моның төп сәбәбен беркем дә белмәгән, беркем дә артык борчылмаган. Ә менә, һавага таралган радиоактив кисәкчәләр аркасында “Кодак”ның фотопленкалары каралу фирма хуҗаларында шундук зур ризасызлык тудырган. Һәм алар килгән зыян өчен Пентагонны судка бирү белән янап шау-шу куптарган. Соңыннан аларга киң җәмәгатьчелек тә кушылып киткән.

* * *

Диңгез хайваннарының иң акыллысы дельфин түгел, ә сигезаяк дип саный кайбер галимнәр. Чыннан да, карап торышка бик ямьсез күренгән бу тереклек иясенең хәйләкәрлеге, алдан исәп кора белүе турында төрле легендалар йөри. Тәҗрибәләр вакытында да сынатмаган ул: катлаулы лабиринт аша бик җиңел үткән, әйберләрнең формасын һәм төсен яхшы аерган, шартлы рефлексларны бер-ике кат сынауда ук үзләштергән. Үзенең гадәттәге тормышында ул диңгез төбендәге ташлардан түгәрәк корылма ясап, шуның уртасына кереп ял итә, өстенә дә җәлпәк таш каплап ята. Ауга чыкканда да дошманнардан саклану өчен кармавычына бер таш эләктереп йөри. Диңгез кабырчыкларын кешенеке төсле хәрәкәтләр белән каерып ача. Холкына килгәндә – диңгез буенда яшәүчеләр аны кайвакыт мәкерле һәм кансыз, кайвакыт итәгатьле һәм сабыр, үз ишләренә карата нечкә күңелле һәм кайгыртучан була дип саный...

Гомер ничек үтә?

“Сьянс э ви” исемле француз журналының язуына караганда, бүгенге Европаның уртача кешесе үзенең 70 еллык гомерен түбәндәгечә үткәрә:

30 елын – аяк өсте;

23 елын – ятып;

17 елын – утырып;

16 елын – йөреп;

8-9 елын – эшләп;

6-7 елын – ашап;

3-6 елын – шәһәр транспортында һәм 170 тәүлеген тукталышта;

2 елын – сөйләшеп;

6 елын – телевизор каршында;

623 тәүлеген – көлеп;

560 тәүлеген – ашарга әзерләп;

504 тәүлеген – хатын-кызлар (ирләр) белән “мәхәббәт куертып”;

440 тәүлеген – үзлегеннән укып (мәктәптән тыш);

405 тәүлеген – мәктәптә укып;

420 тәүлеген – чирләп;

375 тәүлеген – бәйрәм итеп;

305 тәүлеген – төрле анкеталар тутырып;

250 тәүлеген – кызыклы китап укып;

180 тәүлеген – телефоннан сөйләшеп;

ир кеше 177, хатын-кыз 531 тәүлеген – киенеп;

140 тәүлеген – чиратта торып;

ир кеше 140 тәүлеген – кырынып;

ир кеше 112, хатын-кыз 528 тәүлеген – ваннада юынып;

110 тәүлеген – секс белән шөгыльләнеп;

108 тәүлеген – таранып;

98 тәүлеген – теш чистартып;

50 тәүлеген – елап;

3 тәүлеген – сәгатькә карап.

Шулай үтә ди аларның гомерләре.

Хәвефтә шифа бар...

Сүздә һәр кеше тыныч кына, рәхәт кенә яшәүне өстен күрә. Ә чынбарлыкта бернинди дә борчусыз шартларга килеп тарысаң ничек? “Эт эченә сары май килешми” дигән әйтемдәге сыман килеп чыкмасые микән кайберәүләр белән?

Тып-тынычка чыдамау, артык иминлектән качу, аңсыз рәвештә хәвефкә тартылу – организмның генетик нигезенә үк салынган үзлек ул. Бәләкәй генә бер мисал: юл читендәге бордюр буйлап бер дә яза басмый шактый ерак китеп була, тик әгәр шундый ук тарлыктагы сукмак ун-егерме метр биеклектән узса, махсус күнекмәгән кеше бер-ике адымнан ук мәтәлеп төшәрие... күз карашы ук кешене куркыныч якка магниттай тарта... Киресенчә: бер тавыш та ишетелми, бер яктылык нуры да керми торган “сурдокамера”га урнаштырылган кеше анда озак та тормый акылдан яза (шундый экспериментлар үткәрелгән диләр). Күселәр өстендә тәҗрибә ясау нәтиҗәсендә исә, гел куркытып-өркетеп торылган төркемдәге хайваннарның тып-тыныч төркемдәгеләргә караганда озаграк яшәве ачыкланган...

Хәвефкә тартылу үзлеге беренче карашка зарарлы тоелса да, яшәү өчен көрәштә өстенлек бирә: әгәр безнең борынгы бабалар күсәк белән аю яки мамонт ауларга йөрмәсә, аяк астыннан тапкан чүп-чар белән тукланып тыныч кына тау куышында утырса, әлегәчә кешеләр үлән ашаучы бер примитив хайван булырлар иде. Ләкин, кемнәрнең организмында тыныч рәхәтлектән бизеп хәвефле көрәшкә ташлану дәрте көчлерәк булган, ахыр чиктә донъя йөзендә шуларның нәселе калган.

Безнең бу заманда, ниһәят, хәвеф дәртенең дә молекуляр нигезенә барып җителде. Израиль галимнәренең ачыклавы буенча, кискен хәлләрдән тәм табу сыйфатын баш миендә барлыкка килә торган “допамин” ферменты китереп чыгара. Ул бигрәк тә комарлы уен яратучыларда, спортчыларда, альпинистларда, каскадерларда, алкоголикларда, наркоманнарда күп була ди. Шул ук вакытта, нәкъ шулар организмында рәхәтлек тойгысы тудыра торган “тираменаза” ферменты җиткелексез була. Ә ул үзе “адреналин” дигән, стресс вакытында канга бүленеп чыга торган киң билгеле фермент нигезендә ясала... Димәк, шулай итеп, асылда бөтенесе гап-гади: кеше аңсыз рәвештә рәхәтлеккә омтыла, ә моның өчен аңа хәвефкә ташланырга, тавыш-гауга куптарырга, ярамаган берәр эш кылырга, гомумән, йөрәген җилкетергә һәм башын куркыныч астына тыгарга кирәк...

Ә бит чыннан да. Ипле генә тормышта, “эшләми торган” эштә, югарыга үрелми, “күктән йолдыз тотмый” гына яшәргә яратучылар бар, һәм бәлки аларның организмында “тираменаза” ферменты җитәрлек күләмдәдер, алар шуның тәэсирендә рәхәт кенә оеп гомер итәдер. Ә Колумб, Амудсен кебек кыю сәяхәтчеләр, Шумахер кебек дуамал узышчылар, Сергей Ковалев кебек тәвәккәл хокук яклаучылар һәм... “пан или пропал” дип “ва-банк” баручы бурлар канында шул фермент нормага тулып бетмидер?

Кыюлык рекордлары

(Гиннес китабыннан)

* Швейцария полковнигы А.Форбос 1936 елда 120 метр биеклектәге дирижабль бортыннан Констанса күленә сикерә.

* 1989 елда Мишель Менан исемле берәү 3150 метр биеклектә тартылган бау буйлап уза.

* 1990 елда Рой Кастл самолет канатына утырып Бөекбританиянең Көнбатыш Суссекс графлыгыннан Франциянең Ле-Бурже шәһәренә кадәр 3 сәгать тә 23 минут буена оча.

* Дж.Бакунус исемле кеше 79.71 метр биеклектән коры җир өстенә парашютсыз сикерә.

* Америкалы Дэвид Смит 1995 елда ядрә урынына туп көбәгенә кереп утырып, 54.94 метрга атыла.

* 1976 елда 17 яшьлек Дэвид Сандеман Атлантик океанны берьялгызы аркылы йөзеп чыга.

Тәбигать рекордлары

* Непал тауларында һәм Австралиянең үзәк өлешендә җир өсте кайвакыт 100 градуска тикле кыза...

* Ливия чүлләрендә күләгәдәге һава температурасы 58 градуска җитә...

* Җир шарының иң коры климаты Чилидагы Атакама чүлендә: анда елына нибары 0.1 мм. явым-төшем була.

* Угандада елның 251 көнендә яшенле яңгыр ява...

* 1986 елны Бангладешта 1 кг авырлыгы боз кисәкләре яуган...

* Антарктиданың үзәк районнарында җил тизлеге сәгатенә 322 км.га җитә...

* Себердәге Агата күле өстендә һава басымы бервакытны 1083.8 мм терекөмеш баганасына җиткән...

Мәеттән туган бала

Галимнәр киләчәктә кешеләрне пробиркада күпләп үрчетә башлау белән куркыта... Заказ буенча үз балаңны чит хатын-кыздан таптырту инде киң практикага кереп китте... Шулай ук, малай я кыз бала табуга да заказ биреп була хәзер... Куркынычлы һәм шомлы хәлләр... Кеше җаны өстендә мондый ясалма могҗизалар белән шаяруны тыярга да күпме тырышып карадылар, тик файдасы булмады. Кайда бала табуга сәләтсез байларның акчасына кызыгып, кайда аннан башка гына да искиткеч җавапсызлыкка бирелеп, корылган бөтен киртәләрне бик уңышлы рәвештә җимерә торалар.

Шулай да, бала таптыруның югарыда әйтелгән алымнары әле гаепсез бер медицина хәйләсе генә булып калырга мөмкин: коточкыч мистика фильмнарын да уздыра торган тагын бер хәтәр алымы да бар ди инде хәзер бу эшнең! Донъяда балаларны... әллә кайчан үлгән кешеләрдән дә ясата башлаганнар ди!

...АКШта яшәгән Верноффлар гаиләсенә көтмәгәндә бәхетсезлек килә: өйләнешүләренә бер ай да үтмәстән, яшь ир автокатастрофага эләгеп, түшәктән торалмый ята башлый, ә тагын бераздан авыртуны баса торган даруны күп куллану аркасында донъя куя. Тол калган Габи Вернофф шулвакыт үзенең балага узмый калуы белән кинәттән борчылып, тиз генә шәхси врачын чакыртып китерә... Үлгән кешенең орлыгы ике тәүлек буе бозылмый саклана икән: врач мәеткә операция ясый һәм алынган орлыкны пробиркага салып суыткычка куя... Ә тагын ел ярым узгач, тол хатыннан алынган күкәй күзәнәкне шул орлык белән аталандыра һәм кире тиешле урынына кертеп урнаштыра. Нәтиҗәдә исә – тугыз айдан соң Габи Вернофф теп-тере, нормаль кыз бала таба.

Бу бер очракны гына алганда, Габиның соңарган бәхетенә сокланудан әзрәк яшь түгеп алырга да мөмкиндер. Ләкин, мәсәләгә киңрәк караганда... Әгәр берзаманны үлгән кешеләрнең орлыгын суыткычка салып кую киң практикага кереп китсә? Әгәр шулай туңдырылган “ата”ларны сертификатын-ниен сугып теләгән бер хатын-кызга сата башласалар? Берьюлы дистәләгән ерып чыккысыз проблема килеп туачак, җәмгыятьнең гасырлар буена урнашып килгән тәртипләре кырылып бетәчәк бит! Безнең аннан башка да коточкыч болгавыр бу донъяга мәеттән туган балалар гына җитмидер шул!

Папканы арт яктан ачканнардыр...

(2000 елгы) Херсон шәһәрендә яшәүче Алексей Зверикка “Физика в школе” журналыннан гонорар килә... “Минем беркайчан да журналга мәкалә язганым юк, хата килеп чыккан!” – дип уйлый Алексей. Шулай да кызыксынып, китапхәнәгә бара, үз фамилиясе чыккан журнал санын алып карый.

Мәкаләгә күз салгач кына аның кинәт исенә төшә: язган булган икән бит тәки! Тик шуннан соң узган 28 ел эчендә бөтенләй истән чыгарган...

Шыр май – азык түгел

Ни өчен кеше майлы бәлешне һәм майлы ботканы ярата, ә шул көе генә май ашарга яратмый?

Чөнки, май мәтдәсен танып, май эшкәртә торган ферментлар чыгарырга кирәклеген хәбәр итә торган рецепторлар кешенең эчәклегенә урнашкан, ашказанында алар юк, һәм шуңа күрә, яңа гына ашалган чип-чиста май азык дип кабул ителми. Организм аны ашказаныннан эчәккә үткәрми, кайвакыт хәттә кире чыгарып ташларга да мөмкин. Ләкин, әгәр шунда май белән бергә чак кына аксым, углевод та булса, бөтенләй башка хәл: шуларга “алданып” клапаннар ачыла, үзен таный торган рецепторларга үтеп чыккан май да ничек кирәк шулай эшкәртелә башлый.

Швабрага җитми инде...

Себерке әйбәтрәкме, тузан суырткычмы? – Һәркайсының үзенә хас яхшы яклары да, начар яклары да бар, әлбәттә. Суырткыч белән чистарак, тизрәк, аның каравы, себерке тавыш чыгармый, аның артыннан электр шнуры өстерәп йөрергә кирәкми...

Америка фирмаларының берсендә хәзер “тузан суырткыч себерке” ясап чыгаруга керешкәннәр ди. Ул башта озын саплы себерке яисә швабра кебек “эшли”. Чүпне себереп бер өемгә җыйгач кына, тузан суырту механизмы эшкә кушыла. Әзер өемне суыртып алырга гына күп энергия кирәкми, шуңа күрә, яңа аппаратны эшләтү өчен зур булмаган аккумулятор да җитә.

Хәер, донъяда аннан яхшырак “аппарат” та күптән билгеле инде. Аласың швабра, урыйсың чүпрәк, чылатасың суда... Һәм бер кимчелеге дә юк, гел өстенлек кенә!

Күпме суда батып була?

Таш өеме булсын өчен иң кимендә 4 таш кирәк. Ә юеш су булсын өчен – иң кимендә 6 су молекуласы кирәк икән. Инглиз галимнәренең махсус тикшерүләренә караганда, 6 су молекуласы эчендә нинди дә булса бер атомны “батырырга” мөмкин.

Начар ашау яхшы түгел...

Начар азык ашаганнан эч китү – гадәти күренеш, ләкин моңа бер уңайсызлык дип кенә карарга ярамый. Чөнки, бу вакытта эчәклектә яшәүче бактерияләр үзгәрә, аларның кеше организмы өчен кирәкле күп кенә витаминнарны эшләп чыгара торганнары кими, зыян китерә торганнары үрчи.

Халыкка ниләр җитми?

Донъя базарында, ягъни халыкара сәүдәдә иң күбе нәрсә саталар? – һич искә килерлек түгел, әммә беренче урында – наркотиклар икән. Икенче урында – корал. Ә өченче урында – кыргый хайваннар һәм үсемлекләр. Ел саен барлыгы 350 миллион баш “экзотика” чит илгә чыгарып сатыла ди.

Гарьлек эшләр

Хайваннарга ни кылса да килешә дип уйлау – ялгыш фикер. Япониянең Хоккайдо утравында яшәүче маймылларда, мәсәлән, олы маймылга балалар кебек кар тәгәрәтеп уйнау килешми, бер дә яхшы түгел, гарьлек инде менә. Шул ук вакытта, балалар уйнап ташлаган йомарлак белән бераз әвәрә килеп алу ул кадәр гаеп эш саналмый.

Чүп караклары

Калифорниядә өр-яңа җинәят төре – чүп-чар урлау дигән күренеш барлыкка килгән. Эш шунда ки, биредәге йорт хуҗалары чүп-чарны макулатурага, пыялага, тимер-томырга аерып, һәркайсын үз контейнерына сала. Ә караклар шуларны урлап чүп-чар эшкәртү заводына тапшыра һәм ару гына табыш ала икән...

Көлү – җиңел эш

Ни өчен көлгәндә рәхәт, кайгырганда яки ачуланганда күңелсез? Җавабы бик гади, имеш: чөнки көлгәндә 18 генә бит мускулы тартыла, чырай сытканда исә – 43!

Хәттә ки колготки

Безнең илдә кайбер хәлле һәм завыклы кешеләр хәттә ки... ательега барып шәхси заказ буенча кәчтүм тектерә. Ә Япониядә хәттә ки... ательеда нәкъ үз үлчәмнәренә туры китереп колготки бәйләтәләр.

Тагын бармы?

Урыс филологларының бер төркеме хәзерге вакытта... аракы эчү белән бәйле жаргон сүзләрен җыеп бергә туплау белән шөгыльләнә. Фәнни хезмәтнең очы-кырые күренми ди әлегә. Безнең татар телендә ул кадәр күп түгел бугай: салу, төшерү, кәгү, яка астына җибәрү, аш астына салып кую, тамак чылату, стаканны кырык градуска бору, гөпелдәтү, түңкәрү... Әллә юкса, тагын бармы?

Боз астында җылыдыр...

Юпитер планетасының бер иярчене Европа дип атала. Ул чама белән безнең Ай зурлыгында, һәм аның өслеген 1,5-2 километр калынлыгы боз каплаган. Бер караганда, шундый кырыс шартларда тереклек булу мөмкинлеген башка да китерергә ярамый кебек.

Ләкин, Америка космик корабы “Воядҗер” тапшырган сүрәтләрдә Европаның калын боз катламын тишеп чыккан вулканнар аермачык күренә. Планетаның үзәге кайнар, димәк, боз астында шактый җылы су булырга тиеш, ә җылы суда тереклек тә бик булырга мөмкин. Һәрхәлдә, Европа – Кояш системасының тереклек өчен иң уңай урыны булып тора. Җирне исәпләмәгәндә, билгеле.

Үлмәгәч, яшиләр...

Кояш нуры төшмәгән мәңге караңгы урында тереклек булырга мөмкинме?

Үлмәсә, яши икән барыбер җан иясе. Румыниядә, Кара диңгездән ерак түгел, 5 миллион ярым ел элек җир тетрәү аркасында якты донъядан бөтенләй аерылып калган бер тау куышы тапканнар. Аның төбендә күл бар, ә күлдә һәм күл буенда... кыслалар, сөлекләр, чаяннар, үрмәкүчләр һәм башка вак-төяк яши икән. Ни белән тукланалар дигәндә – күл өсте җир ярыкларыннан саркып чыккан сероводородны окисьлаштыра торган бактерияләр элпәсе белән капланган, һәм, бер төрле организмнар шул элпәне ашый, икенчеләр аларны ашый, шулай тормыш давам итә.

Кемнең кемлеге йөзенә язылган

Йөзенә карап кына кешенең ниндилеген белеп буламы? – Юк, булмый, йөз чалымнары һәрвакытта да эчке сыйфатларга туры килеп бетми. Йөзгә карап холыкны өйрәнә торган физиономистика фәне, шуңа күрә, хәзерге заманда җитди фәнгә саналмый. Әммә аның кайбер “ачыш“ларында якынча булса да дөреслек тә юк түгел шикелле. Менә мәсәлән:

– Маңгай биек булса, бу зирәк акыл билгесе, ди физиономистика. Квадрат маңгай исә акыл гына түгел, эшчәнлек билгесе дә булып тора. Ә ике каш арасында җыерчыклар булса – димәк, мондый кешедә тирән борчуларга бирелү сыйфаты көчле.

– Күзләре якын урнашкан булса, кеше һәрвакыт эчке камилләшүгә омтылып яши. Күзләр арасы киң булган кеше күбрәк “тышка таба карый“ – тормышның башкалар сизмәгән гаҗәп якларын күрә, гадәттән тыш эшләргә хирыс була. Олы күзле кеше – беркатлырак. Ә бәләкәй күзләр иясе – хәйләкәр төлке.

– Өске иреннән борынга кадәр ачык сыртлы ике дулкын булган кешедә җенси дәрт һәм, гомумән, тынгысызлык көчле була. Озын дулкынлы кеше матур киенергә, үзен күрсәтергә ярата, ә кыска дулкынлы, киресенчә, дан-шөһрәтне эш белән генә казанып була дип саный.

– Куе кашлы кеше башкалардан өстенлеккә омтыла. Юка кашлар – нечкә күңеллелек билгесе. Биек кашлы кеше үзен чынлыкта булганнан югарырак куя, күбрәкне тәләп итә. Кашлар күзгә терәлеп диярлек торса – мондый кеше башкалар белән тиз танышып китүчән, башкалар тормышына катышучан була.

– Авызның киңлеге гадәттә борын озынлыгына тигез. Әгәр ул кечерәк һәм туры булса, димәк, - андый авыз иясе үзен бик ярата һәм башкаларның кимчелеген еш тикшерә торган кеше. Түгәрәкләнеп торган авызлы кеше исә нәзберек я киң күңелле була. Калын иреннәр, бигрәк тә ирләрдә – уртача нормадан артык җенси активлык билгесе булып тора.

– Чыгынкы иякле кеше максатчан була, аз гына мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый. Квадрат ияклеләр көчле оештыру сәләтенә ия була. Ә түгәрәк ияк кешенең йомшак холыклы, итәгатьле икәнен күрсәтеп тора.

Иң ахырда, әйтеп үтелгән бу билгеләрнең алдына “янәсе“ дигән сүз өстәп, кабат укып чыгарга киңәш итәбез. Шулай дөресрәк булыр.

“Үлем башкаласы”

(2000 елгы) Донъяда иң куркынычлы шәһәр, “үлем башкаласы” – Бразилиянең Сан-Паулу шәһәре. Анда ай саен уртача 700 үтерү очрагы теркәлә...

Ленин ялгыз түгел

(2000 елгы) “Ленинның мумиясен зиратка күмәргә ярамый, чөнки ул уникаль фәнни экспонат булып тора” дигән сүзләр дөреслеккә туры килеп бетми. Ник дигәндә – Виница шәһәре янындагы бер чиркәүдә аннан да элеккерәк һәм фәннирәк бер мумия – бөек врач Николай Пироговның бәлзәмләнгән гәүдәсе саклана. 1881 елны Пирогов үлгәч, аны шул чорның атаклы галимнәре хатынының соравы буенча бәлзәмли. Икенче бөтендонъя сугышы чорында фашистлар вандализм акты кылып, мумия яткан саркофагның пыяласын вата, яңа саркофаг сугыштан соң гына ясала. Әммә, шуңа да карамастан, Пироговның гәүдәсе әле дә “нәкъ тере кебек” ята диләр.

Хәер, анысы да уникаль күренеш түгел. Моннан 300-400 еллар элек спиртка я формалинга салынган, махсус буяулар белән “тере кебек” төскә кертелгән кеше гәүдәсе препаратлары (күбесенчә гарип туган балалар) турында һәркемнең ишеткәне бардыр, могаен.

Үрчемле токым

200 еллар элек Шуя өязендә бер хатын барлыгы 69 бала тапкан диләр, шуннан бирле донъяда бу рекордка җиткән беркем дә юк. Хәзерге Россиядә исә иң күп балалы ана – Великие Луки шәһәрендә яшәүче Маргарита исемле хатын: аның үзеннән туган 19 баласы бар. Ә иң күп балалы авыл булып Калуга өлкәсенең Волое авылы санала. Бу авылда 72 күп балалы гаилә яши, шуларның 27сендә балалар саны 10 һәм артыграк. Авылда һәр гаиләгә уртача 5 бала туры килә. Тик шунысы бар: илнең демографик хәленә Волое авылы зур йогынты ясый алмый, чөнки ул бик кечкенә, анда нибары 886 кеше яши.

Җаны кадерлерәк

(2000 елгы) Көньяк Африкада Рендал Магнум атлы бер сыер көн саен 120 кг сөт бирә ди. Ягъни, көн саен үз авырлыгының 1/4 өлеше кадәр! Күбрәк тә бирерие бәлки – “юньлегә булмас, үлә күрмәсен” дип, иясе аңа азыкны теләгән кадәр түгел, бераз кимрәк нормада бирә икән.

"Милли" саранлык

Салымнар күп дип хәзер бездә донъя беткән төсле зарланалар, әммә, шул ук вакытта, тарихны белмиләр. Тарихта исә салымның капка баганасыннан да, мөрҗәдән дә, мунчадан да, “акчаның исе юк” дип хәттә әбрәкәйдән дә алыну очраклары билгеле. Ә Нидерланд дигән илдә берзаманны хөкүмәт тәрәзә пәрдәләренә дә салым салган булган. Билгеле ки, озакламый анда пәрдәләр бөтенләй юкка чыккан... Тәрәзә пәрдәсе кормау тора-бара милли гадәткә үк әйләнеп киткән. Сәер салым юкка чыккач та, бүгенгә кадәр илдәге тәрәзәләрнең күбесенә пәрдә корылмаган килеш ди әле.

Тигезлек икән тигезлек!

(2000 елгы) Канаданың Белвилл шәһәрендә аналы-кызлы Джойс Уорсли белән Ада Грей бер кафе-бар хуҗасын, “безгә карата кеше хокукларын тупас бозды” дип судка биргән ди. Хуҗа кеше: “Трусиктан гына килеш хезмәт күрсәтүче официантлар тәләп ителә”, – дип гәзиткә игълан бастырган, әммә бөтен шартларга риза булган әлеге хатыннарны эшкә алудан баш тарткан. Имеш тә, кызына 67, анасына 86 яшь бит аларның... – Ә булса соң, демократик законнар каршында барсы да бертигез!

Халык күп тә, көтүче юк

(2000 елгы) 1 млрд. 136 млн. халкы булган Кытай хәзерге вакытта “бер гаилә – бер бала” дигән политика алып бара. Шуннан артык бала табучылар үзләре генә түгел, алар эшләгән предприятие җитәкчеләре дә хәттә мондый язык эш өчен “шәхси җаваплылыкка” тартыла. Әммә шунысы бик гаҗәп: гомер-гомергә колониаль политика алып барып, кытайлы булмаган халыкларны изеп килгән хөкүмәт бу мәсәләдә нишләптер зур игелеккә “юл куйган” – милли азчылыктан булган җир эшкәртүчеләргә һәм көтүчеләргә теләгән чаклы бала табарга рөхсәт биргән.

Халык күбен-күп тә, көтүче белән игенчеләр аздыр күрәсең. Һәркайда бер үк проблема...

Соклангыч рекорд

(2000 елгы) Ыштансыз көе кар өстендә утыру буенча яңа донъя рекорды куелган – 42 минут та 39 секунд! Ә моңарчы 39 минут кына булган! Француз Жан-Ноэль барсына караганда озак “артын катырып” кына калмаган әле: утырган җиренә вак пыяла ватыклары да сипкән. Рекорд кына булмасын, бөтен донъя халыклары сокланудан телсез калсын дигәндер инде...

Көймәсенә күрә түгел

(2000 елгы) Мак Нелли исемле, маҗара яратучы берәү Гибралтар бугазыннан океан киңлекләренә таба... 1 метрдан чак кына озынрак ваннага утырып чыгып киткән. Җилкән ярдәмендә ике көн дә ике төн йөзгәч, көтмәгәндә, Африка ярларыннан ерак түгел, ваннасы белән бер балыкчы ятьмәсенә кереп уралган. Тиздән балыкчылар үзләре дә килеп җиткән... Ләкин, котлап каршылыйсы урында, алар кыю сәяхәтчедән ятьмәгә зыян салган өчен түләү тәләп итә башлаган. Хәттә үтерү белән янарга керешкән...

Утырган әйберсе ванна гына булса да, Мак-Нелли бик үк гади кеше түгел икән мәгәр: кесәсеннән радиотелефонын тартып чыгарган да, якындагы Британия консуллыгына шалтыраткан. Һәм, ничәдер минуттан аны коткарырга дип җан-фарман ашыгып бер хәрби катер килеп җиткән.

Карындашлар, бавырдашлар

(2000 елгы) 7 яшьлек Америка малае Николас Грин ата-анасы белән Италиядә ял иткән чагында фаҗигале рәвештә талаучылар пулясыннан үлә. Коткарып булмасмы дип, аны тиз генә клиникага китерәләр, тик инде соң була. Врачлар аның үлемен генә терки. Һәм... кайгыга төшкән ата-анадан Николасның таза органнарын авыр хәлдәге пациентларга күчереп утыртырга рөхсәт сорый.

Рөхсәт алына, шуннан соң мәрхүм малайның йөрәге, бавыры, ашказаны асты бизе, бөерләре, күз пыяласы төрле кешеләргә күчереп утыртыла. Хәзер алар барсы да сау-сәләмәт, Гриннар гаиләсе белән даими очрашып, туганнарча яши ди.

Ак тәнле негрлар

Һәр мең ярым африкалының берсе донъяга альбинос, ягъни ап-ак тәнле, ак чәчле, кызгылт күзле булып туа. Дөресен әйткәндә, бөтен донъяда шул ук хәл, тик негрлар арасында альбинос аерата нык күзгә ташлана. Берничә дистә ел элек кенә әле аларны “шайтаннан туган” дип санап, туу белән юк итә торган булганнар. Цивилизация заманы ныгып урнашкач, хәзер инде алай итмиләр, альбинослар исән кала гына түгел, мәктәптә һәм югары уку йортларында белем алып, җаваплы урыннарда эшләргә дә мөмкин.

Тик, ходай бирмәгән бәхетне цивилизация белән генә алыштырып булмый икән барыбер: альбиносларга Африка кояшында озак булырга ярамый, һәм алар күп вакытларын түбә астында үткәрергә мәҗбүр, төрле авыруларга да бик еш тарый. Күзләре начар күрә. Шулар өстенә, аларга карата булган хорафатларны бернинди яңа заман да бөтенләй бетерә алмаган: альбиносны мәктәпкә укырга кергәнче үк мыскыл итә башлыйлар, гомере буена шикләнеп кырын карыйлар ди.

Читнеке чигүлерәк

Тарихта билгеле булган иң борынгы фарсы келәме 1949 елда, Алтайның Пазырык үзәнендә, 2500 ел элек күмелгән бер юлбашчы кабереннән табыла. Ә Алтай, билгеле булганча – безнең төрки бабаларның ватаны ул. Димәк, шул чакларда ук инде төркиләр ерак илләр белән сәүдә иткән. Һәм, күрәсең, нәкъ бүгенгедәй, чит ил малына хирыс булган.

Актык галәмәтләр

(2000 елгы) Эт һәм песи азыкларын гәзитләрдә “буржуаз таркалу галәмәте” дип яза торган чаклар кайчан гына иде, ни арада алар иң гади әйберләр кебек безнең базарларда сатыла башлады. Инде менә, тагын бер галәмәт белән шаккатыралар: имеш, Германиядә этләр өчен махсус туңдырма тәкъдим итә торган кафе ачканнар. Идея нимесләргә һәм аларның кадерле “һунди”ларына ошап киткән, эт туңдырмасын азык-төлек кибетләрендә дә күпләп сата башлаганнар. – Башкасы-башка, әммә монысы, чыннан да, буржуаз череп таркалуның да иң актык галәмәте инде, билләһи!

Ах, кишер капчыклары!

Урыслар Европа халыкларын “аракыны аз эчә, каты итеп сүгенә дә белми” дип “кимсетә”. Әммә чын дөресен белеп бетермиләр булса кирәк. Голланд теленең әшәке сүгенү сүзлеге, мисал өчен, 270 биттән тора ди. Шундый сүзлек бастыру белән бергә, анда халыкның иң пычрак телле катламнары да гыйльми тикшеренүләр үткәреп билгеләнгән: беренче урында футболчылар тора, алар артыннан фахишәләр, ресторан сакчылары һәм зеклар килә икән. Европалы булуның бер матур үрнәге дә бар ди, шул ук вакытта: 7 ел элек пычрак теллелеккә каршы көрәш буенча махсус оешма барлыкка килгән һәм аңа инде 21 мең голландлы агза булып кергән. Мәгәр тырышлыклары өметсез сыман тоела: чөнки алар, мәсәлән, халык яратып әйтә торган Shit (бук) сүзе урынына “рододендрон”, Verdorie (җен алгыры) урынына “кишер капчыгы” дип сүгенә башларга чакыралар...

Үзе әйткән, үзе кылган

Мали дигән Африка иленең бер министры дәүләт перевороты ясарга җыенган. Билгеләнгән “икс көне” алдыннан исә, соңгы шикләрне таратырга дип, илнең атаклы бер күрәзәсенә киңәшкә барган. Күрәзә үзенчә фал ачкан булып, эшнең начарлык белән бетәчәген әйткән. Һәм, министр боегып кына өенә кайтып киткәч тә, моның явыз ниятләрен тиешле органнарга җиткергән. Министрны тиз генә кулга алып хөкемгә тартканнар. Шулай итеп, атаклы күрәзә үзе ачкан фалны үзе үк тормышка ашырып куйган ди...

Төнлә йоклагыз

Ялгыш фикергә корылган гадәт кайвакыт тормышка шулкадәр тирән үтеп керә... Көндез ике-өч сәгать черем итеп алуның файдасы турында, мәсәлән, хәзерге заман кешесенең аңына балалар бакчасында ук сеңдерә башлыйлар. Аннары инде һәртөрле “тыныч сәгатьләр“, “үле сәгатьләр“ “культуралы режим“ның аерылгысыз өлешенә, үзенә күрә бер дава-профилактика чарасына әверелеп китә. Мәгәр, көпә-көндез “артны кояшка куеп йокы симертүнең“ кеше тәбигатенә аермачык хилаф булуын беркем дә уена китереп карамый...

Югыйсә бит, кешенең биологик ритмнары көндез актив эшчәнлеккә, ә төнлә 8-9 сәгать йоклауга корылган, “режимлы булмаган“ гадәти тормыш әнә шул ритмнар кушканча бара да инде. Галимнәр дә тәбигый ритм буенча яшәүне яклый: аларга күптән билгеле булганча, сәләмәт йокы 90шар минутлык “әкрен йокы“ һәм “тиз йокы“ циклларына бүленә. Шулар тулы булмаса, өзелеп калса, кеше үзен әйбәтләп ял иткәндәй тоймый. Көндез сәгать 2дә ятып 4тә уянсаң, әйтик, үзеңне көч һәм дәрт ташып торгандай түгел, башыңа дөңгечләп мамык тутыргандай тоясың. Аннары инде төнлә, тәбигать буенча тиешле вакыты җиткәч кенә “йокысызлык сәгатьләре“ башлана. Нәтиҗәдә иртән йокы туймый кала, көндез тормыш иң кайнап торган мәлдә кинәт күз кабаклары авырая, йокы килә. Мөмкинлегең булса, “бик файдалы“ дип тә ышансаң, ятасың да йоклыйсың... Шул режим гадәткә кереп 5-6 ел буена сузылса, – диләр йокы белгече булган галимнәр, – организмда мәтдәләр алмашы 78%ка бозыла... Ә бу – нерв эшчәнлеге, психика, гормоннар бүлеп чыгару сүлпәнәя дигән сүз. Кеше әйләнә-тирәлеген сәеррәк итеп тоя башлый, тиз кызып китүчән я тиз төшенкелеккә бирелүчән булып кала.

Мәсәлән, психика дигәннән, андый кеше бик еш кына: “Хәзерге яшьләр...“ дип зарлана башлый. Әммә, хәзерге яшьләр ничек яши соң алар? – Я таңга тикле дискотекада бии, я төне буе экраннан төрле “терминатор“ларны карый, я булмаса гыйшык юлында йөри. Аларга бит әле, җитмәсә, “гормоннар бүленүне киметә торган“ көндезге йокы дә тәтеми кала. Каян килеп алар сәләмәт, акыллы һәм тәртипле булсын...

Песи күзеннән карап караганнар ди...

(2000 елгы) Менә бу хәбәр, журналистлар теле белән әйткәндә “сары үрдәк“ булырга мөмкин, тик әгәр чын булып чыкса – тере организмны электроника белән бергә кушып “биокибер“ ясауга таба бик зур адым, әйтергә мөмкин, сикереш ясалган. – Калифорния университетының молекуляр биология факультетында... песи күзеннән алынган сигналларны компьютер экранына күчереп карауга ирешкәннәр ди!

Моның өчен галимнәр песи баш миенең күрү өчен җаваплы 117 күзәнәгенә электродлар кертеп, күздән килүче сигналларны махсус код аркылы компьютерда эшкәрткән. Һәм, экранда песи белән эксперимент ясап утырган үзләрен күргән! Песи күзе дә кешенеке кебек үк сүрәт ясый икән!

Әгәр дә мәгәр бу тәҗрибә нәтиҗәләрен кешегә карата да куллану, аның да ми күзәнәкләренә электродлар кертү мөмкин булса, нәкъ Герберт Уэльсның “Йолдыз сугышы“ романындагы кебек, кешегә ясалма органнар (әйтик, тимердән ясалган галәмәт зур кул-аяклар) ялгарга, я компьютер экранында чыга торган сүрәтне турыдан-туры баш миенә тапшырырга мөмкин булачак... Тик, кабатлап әйтим, артык дәрәҗәдә катлаулы мәсәләнең шулай җиңел генә чишелә башлавы шик тудыра – чираттагы гәзит ялганы гына түгел микән?..

З.МИФТАХОВ туплады һәм эшкәртте.