Чалгының тарихи роле турында фәлсәфә. Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

Зөбәер МИФТАХОВ

ЧАЛГЫНЫҢ ТАРИХИ РОЛЕ ТУРЫНДА ФӘЛСӘФӘ

I

Җәй көне печән чапканда башка килгән бер фикерчек иде, шуңа кушып уйлана торгач, зур бер фәлсәфә килеп чыкты әле менә.

Иң баштагы фикерчек – чалгы булмаса ничек печән әзерләриек тә, ничек мал асрарыек икән? Берничек тә асрый алмасыек шикелле. Ә бит асраган безнең борынгы бабайлар, печән чапмаган, кышка бүтән мал азыгы да әзерләмәгән, шулай да асраган. Чалгы дигән корал чагыштырмача күптән түгел уйлап табылган нәрсә: Көнчыгыш Европаның иң алга киткән тимерчелек иле саналган борынгы Болгарда да IX-X гасырларга кадәрге катламнарда чалгы түгел, гади тимер кисәге дә очрамый дип язалар. Чалгы ясау өчен исә каты корыч, югары эшкәртү осталыгы кирәк. Соңрак чорда инде ясарга өйрәнсәләр дә, бик кыйбат булгандыр ул чалгы дигән нәрсә, һәр кешегә тәтемәгәндер әле. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң татарларга пычак ясарга да рөхсәт ителмәүне исәпкә алсак, безнең бүгенге, чалгы белән печән чабып мал асрау рәвеше XVIII гасыр тирәләрендә генә ныгып урнаша алган булырга тиеш.

Аңа чаклы ничек яшәгәннәр дигән сорауга җавап күптән билгеле: өлешчә аучылык, өлешчә балыкчылык, җиләк-җимеш җыю исәбенә, ә төп яшәү чыганагы – безнең бабайларда кыш көне тибендә йөри торган хайваннар булган. Ягъни, атлар һәм сарыклар, чөнки алар гына тояклары белән артык тирән булмаган карны казып, тибенеп азык таба белә. Борынгы төрки халыклар аларны кырдан-кырга куып, күчмә тормыш белән көн иткән.

Чиксез яланнарда тибенеп йөргән атлары, сарыклары белән бергә күчмә халыклар да ике йөз елга бер тапкыр далага сыймас булып үрчи торган булган, һәм бөек чирүләргә тупланып көнбатышка, яңа җирләр яуларга юнәлгән. Тарихта мондый яуларның иң күренеклесе Аттила җитәкчелегендәге һуннар явы булып, алар хәттә Римга барып җитә, мәңгелек тоелган бу империяне бер-ике талпынуда җимереп ташлый.

Ә анда, Европа уртасында бөтенләй икенче төрле тәбигать. Яшел үлән өстенә кыш көне дә кар ятмый диярлек, җир уңдырышлы. Ат белән сарыкны күченеп йөрми дә асрарга, шунда ук иген үстерергә була. Өстәвенә, җирле халык сыер дип аталган бик файдалы хайван асрый. Монда җиңүчеләрнең даладан алып килгән күчмә тормыш гадәтләре яшәү өчен гел дә кирәксез, һәм алар тиз арада элек белгәннәренең барсын онытып, тамам европалашып, эзсез югала. Соңрак Балканга үтеп кергән болгарлар белән дә шундый ук хәл кабатлана. VII-IX гасырларда Үзәк Европаны басып алган венгрлар гына ниндидер могҗиза белән үз телләрен саклап кала.

Бу күчмә яугирләрнең кире далага кайтучылары да күп булгандыр, билгеле. Тик алар Европада күргән бар яңалыкларын да туган илләрендә җирләштерә алмаган. Чөнки монда озын кыш буе җирдә кар ята, теләсәң-теләмәсәң дә, булган бөтен “яңалыгың” белән бергә җәйләүне ташлап, малларны тибенгә куып, ерак-еракларга күчеп китәргә туры килә. Җәйге муллыктан саклык мал азыгы әзерләп кую өчен исә кечкенә бер кәкре тимер – чалгы юк...

Инде даладагыдан йомшаграк, Европаныкыннан кырысрак тәбигатьле төньяк славян, фин-угор җирләренә килик. Монда калын урманнар, кыш көне җиргә тирән кар ята, малларны тибендә йөртү мөмкин түгел. Дөрес, урта полосада иген игәргә, төньяктарак исә урман ешлыгында аучылык һәм җыючылык белән яшәргә була. Шулай яшәгәннәр дә. Ләкин, җир сөрү өчен дә тимер кирәк, һәм борынгырак заманда, шуңа күрә, урта полоса халкы да бер игенчелек белән генә туенып торалмаган. Мал асраган. Тик нинди мал соң?

Эре маллардан бу төбәкләрдә кабан гына кыш көне үзен-үзе туйдыра ала. Чалгы юк, шунлыктан печән юк, тимер азга иген дә аз, төньяктарак ансы бөтенләй юк. Ә яшәргә кирәк. Аулыйм дисәң дә кабан монда, асрыйм дисәң дә – дуңгыз. Кышның иң суык чакларында дуңгыз кешедән калган ташландык белән туенып та җан асрый ала, җаны язга исән чыкса, көзгә чикләвек ашап та симерә. Ә ат белән сарык өчен аз булса да печән кирәк. Бакырдан, җиздән урак ясарга өйрәнгәч берән-сәрән, кенәзләргә атланып йөрер өчен ат та асрый башлаганнар инде, тик чалгы киң таралганчы биредә ат гадәти хайванга әйләнеп китмәгән булырга тиеш әле.

Халык үзе нинди тормышта яши, аның гореф-гадәтләре дә шундый була. Кытайлар, әйтик, елан ите ашый, гарәпләр чикерткә ашый, ә безнең халык андыйны белми ашаса да кире коса. Дала кешесе, могаен, дуңгыз итен борын заманнан ук, ислам диненә күчкәнче үк сөймәгәндер. Һәм нәкъ шуңа күрә, соңрак аңа исламны кабул итү җиңел булгандыр. Урысларда исә бар да киресенчә. Дуңгыз ите аларда борын-борыннан көндәлек милли ризык, ә ат – ят хайван, шуңа күрә ите дә харам. Ат итен ашамаска дип аларның диннәренә дә язылмаган югыйсә, тик ашамыйлар бүгенгәчә. Искедән калган милли гадәт бу аларда, башка берни түгел. Дуңгыз ярату, аттан җирәнү ягыннан фин-угор халыклары да урыслардан калышмаган, чөнки алар да – төп чыгышлары буенча урман халыклары.

Безнең борынгы дәүләтебез Болгар иле дә урта полосада урнашкан, ә болгар халкы төркиләр белән фин-угорлар катнашудан барлыкка килгән дип тә уйланыла. Болгар казылмаларында кабан я дуңгыз сөякләре табылу читләтеп кенә тагын шуны бер кат раслый. Әммә, биредә төрки халыклар өстенлек иткән, башкалар ахырда төркиләр арасында эреп беткән. Урманлы җирләргә килеп утырган төрки бабайлар, билгеле, үзләренең дала йолаларын тоткандыр. Бер үк вакытта, якында гына яшәгән, тугандаш күчмә халыклар белән тыгыз аралашып, товар алмашып яшәгәндер. Шул хәл, күрәсең, аларның бөтен алдагы язмышын дә билгеләгән. Көнбатыш һәм Көнчыгыш цивилизацияләре арасында соңрак барлыкка килгән чик нәкъ алар өстеннән үтә... һәм алар Көнчыгышны сайлый, ислам динен кабул итә.

Болгарда тимерчелек алга китеп, үзләре чалгы ясый башлагач, безнең бабайлар ат белән сарыкны утрак тормыш шартларында асрау мөмкинлеге дә ала, һәм аларда инде үзләре өчен ят булган дуңгызга ихтыяҗ бөтенләй калмый.

Ә урыслар, билгеле булганча, ислам диненә өндәргә килгән Багдад илчеләрен кире борып җибәрә. Имеш, ислам дине артык каты, аракы эчәргә кушмый. Хәзер килеп, инде без уйлыйбыз: әгәр аларның кенәзләре чак кына кырысрак кеше булса, алар да тәки исламны сайларые микән, янәсе. Болгарлар белән урыслар дин кардәшләр булып, тарих бөтенләй бүтән борылыш алып китәрие микән? – Ай-һай, христианлык кертүне дә шундый зур баш күтәрүләр белән каршы алган урыс халкы үзенең төп туендыручысы дуңгызны күрәлмәгән динне барыбер кабул итмәсие. Дин дип ачтан үлсенмени ул.

Димәк, христиан һәм ислам донъяларының бүгенге көнчыгыш чиге – очраклы чик түгел. Бик борыннан һәм ныклап, әйтергә мөмкин – күктән билгеләнгән чик ул.

Заманында ислам дине тизлек белән чүлле-далалы-таулы Көнчыгышны яулап ала да, Европа урманнарына терәлеп шып туктый, һәм әле бүген дә шул чиктә тора. Күктән булса да күктәндер, Коръән буенча да бит исламга якты юл гына сызылмаган.

Гарәпләрнең үзләрендә дуңгыз итенең исламга кадәр үк харам булуы да бәлки күктәндер. Алар борынгы чыгышлары белән чүл халыклары, шулай ук күчмә халыклар, малчылык белән көн иткәннәр. Алар илендәге сирәк-мирәк елга үзәннәрендә кабан яши ала, тик аны күчмә тормышта кулга ияләштереп, ерак җирләргә куып йөртеп булмый. Күчмә гарәпләр аны, өстәвенә, утрак тормышлы ят халыклар хайваны булганга күрә дә яратмаган.

Кайбер галимнәр, имеш, эссе һавада дуңгыз ите тиз бозыла, аның белән агулану очраклары еш була, дуңгызның харамлыгына сәбәпче шул дип аңлата. Әммә дөрес түгел бу: чүл һавасы эссе булса да бик коры, һәм анда ит бозыла башлаганчы кибеп өлгерә. Эш бозык ит ашап агулануда гына булса, гарәпләр әллә кайчан аны юка телемнәргә кисеп киптерү алымын кулланган булырые.

Борынгы гарәпләр ат урынына дөя асраган, һәм шунлыктан ат ите аларда әлегәчә начар азык санала. Хәттә, ат ите баштагы исламда харам булып, соңрак төркиләр белән килешү өчен бу тыю алып ташланган дип тә әйтәләр. Менә монсының дөреслеккә туры килүе бик тә мөмкин.

Бөтен бу тарихи гореф-гадәтләрне түбән үсештәге малчылык, барыннан элек чалгы булмау китереп чыгарган. Чалгы дигән коралны ясау авыр булмаса, я печәнне аннан башка да күп итеп әзерләп булса, тарих та, бөтен бүгенге донъябыз да бөтенләй башкача булырые бәлки. Ханнарны, патшаларны, яуларны һәм даталарны бик җентекләп өйрәнә тарих фәне, тик кайбер гап-гади нәрсәләрне игътибардан читтә калдырып хаксызга рәнҗетә кебек.

II

Бу “фәлсәфә”нең беренче бүлеге шактый вакыт элек, гәзитнең арткы битенә бер кызыклы материал булсын дип кенә язылганые. Анда күтәрелә башлаган тема исә бик киң күләмле булып, татар-башкорт халыкларының бөтен тарихын өр-яңача күзаллауга бер универсаль ачкыч бирә шикелле. Бу халыклар бик борынгы заманнарда ничек яшәгән, кайларда яшәгән, ни рәвешле көн иткән, аннары нинди үсешләр һәм нинди афатлар кичкән – барсы да әнә шул чалгының булу-булмавына бәйләнеп, аңлаешлы һәм эзлекле бер чылбырга тезелә...

“Бөек далада яшәгән күчмә халыклар” дигәнием... Тик даланың климат шартлары төрле җирдә төрлечә, һәм шуларга карап андагы халыкның тормыш-көнкүреше дә төрле җирдә бөтенләй башкача була. Менә шуны бераз җентекләп карап үтик әле...

...Даланың чып-чын дала булган, бөтенләй диярлек урмансыз, иксез-чиксез киң өлешендә еллык явым-төшем 400 миллиметрдан да түбәнрәк, һәм мондагы үлән үсемлекләр әнә шундый корылыкка җайлашып үсә. Яз көне кар сулары белән мул дымланган җир өстен тоташ куе үлән каплый, җылы якның юмарт кояшында бу үләннәр бер ай – ай ярым чамасы “котырып” үсеп кала. Үләннәрнең күпчелеге шул вакыт эчендә шытып чыгудан алып орлык коюгача булган тулы тереклек циклын үтеп өлгерә. (Андый үсемлекләрне эфемер дип атыйлар.) Билгеле ки, терлек көтүләренә бу чорда әлләни ерак җирләргә күченеп йөрергә туры килми. Тик, көннәр җәйгә таба авышу белән үк, далада аяусыз корылык башлана, күпчелек үләннәр корый, анда-санда бик тирән тамырлы чәнечкеләр һәм уйсурак җирләрдә тар кыяклы кылган, типчак, йонча (мятлик) кебек корылыкка чыдам (ксерофит) үләннәр генә исән кала. Терлекләр әнә шуларны берән-сәрән чүпләп, көн саен яңа урынга күчеп, ил кадәр киң җирләрне айкап йөри башлый. Терлекләре артыннан калмый йөрүче күчмә халыклар – бүгенге казахлар һәм аларның борынгы бабалары – тирмәләрен әйбәтләп корып та тормыйча диярлек, иң чын, классик күчмә тормыш белән яшәргә мәҗбүр була. Җәйге коры даланың продуктлылыгы бик түбән, һәм шуңа күрә, монда терлек тә җир мәйданына карата артык ишле булалмый, халык тыгызлыгы да бер квадрат километрга бер яки ике кешедән артмый. Шуннан да арта башласа, алдарак әйтелгәнчә, алар үзара кыргын китереп чыгара я зур чирүләргә тупланып башка җирләрне яулап алырга кузгала...

Август азакларында, сентябрь башларында далага көзге яңгыр болытлары килеп җитә. Җир дымлана. Эсселек басыла. Дала үләннәре яңадан терелеп, җир яшел төскә керә. Кыска гына булган уңайлы чорда аларга иркенләп кышка әзерләнү, кыякларын саргайтып, туклыклы мәтдәләрне тамырга җибәрү форсаты тими – алар кар астына да яшел көенчә керә. Аннары килеп, җылы якта кар кайвакыт кыш уртасында да эреп бетәргә, я аны җил алып китәргә мөмкин – дала үләннәре әзрәк үсеп калуның бу форсатына да һәрчак әзер тора... Кыскасы, көзнең соңгы айларында һәм кыш көне бөек далада үлән чагыштырмача мул була. Кар юка ятканга күрә, терлекләргә үләнне тибенеп ашау мөмкинлеге һәрчак диярлек булып тора (“җот” дигән бәлә килмәсә). Терлекләргә һәм күчмә халыкларга чагыштырмача аз күченеп йөрергә туры килә. Казахлар бу чорда үзләренең төп яшәү урыннарында – гадәттә саман кирпечтән салынган кышлакларында яши.

...Ә татар белән башкортта кышлак дигән сүз дә юк, киресенчә – җәйләү дигән сүз бар... Казахлар кышлак халкы, чын күчмәләр булса, татар-башкортлар – җәйләү халыклары, борынгы, традицион тормышта алар чын күчмәләр түгел, ярым күчмәләр булган. Моның сәбәбе исә шулай ук үзләре яшәгән төбәкнең климат шартларына тыгыз бәйле...

...Көнбатыш Себернең хәзерге Төмән, Курган өлкәләреннән алып Олы Идел буйларынача тар гына полоса булып урман-дала зонасы сузылган. Киңлеге (кеше кулы тимәгән чын, борынгы хәлен алсак) 100-150 километр чамасы гына. Урал таулары, Җаек, Дим, Сакмар, Зилаер, Чирмешән кебек олы елга үзәннәре янында бу зона катлы-катлы булып та китәргә, географик яктан “законлы” урыныннан шактый ерак көньякка да үтеп керергә мөмкин. Монда җәйге күренеш – чын даланың капма-каршысы. Һәркайда, бигрәк тә урман буйларында һәм елга болыннарында, билдән булып куе үлән үсә, терлекләр ашап та, таптап та бетермәле түгел. Элекке заманда урман кисү юк, басуларга иген чәчү юк – урман белән даланың тәбигый чиге шул көенчә әле, һәм монда яшәгән халык яз көне кар эрегәннән алып кыш көне кар яңадан төшкәнче бер төбәктән кузгалмыйча, җәйләү дигән җирдәге төзек кенә йортларында, утрак авыл тормышы белән яшәгән.

Көз көне исә үләннәр саргая, кыяктагы туклыклы мәтдәләр тамырга китә... Шулай да, мал ашарлык кына азык көзге муллыкта бетми әле. Ноябрь азакларында, декабрь башларында җиргә кар төшкәч кенә хәл кискен үзгәрә. Урман буйларына, болыннарга кар җил белән себерелеп килеп тә аеруча калын булып ята, монда инде терлекләр үләнне кар астыннан тибенеп ашый алмый башлый. Урман белән дала чигендә яшәгән татар-башкорт халыклары терлекләрен ачык далага куып, кышны шунда, тибендәге мал-туар артыннан күченеп, тирмәләрдә яшәп үткәрергә тиеш була. Бер өлеш терлек (һәм бер өлеш халык) ерактагы дала урынына тибенлек итеп биегрәк тау буйларын, бигрәк тә Урал тауларының һәм Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көньяк битләүләрен файдаланырга мөмкин – монда татар-башкортның тар гына иле шактый киңәя төшә. Икенче яктан исә, ярым күчмә җәйләү тормышы белән яшәргә мөмкинлек бирә торган елга болыннары Олы Идел буйлап тар гына полоса булып Каспий диңгезенә кадәр сузыла. – Менә, борынгыдан килгән тарихи татар-башкорт иле, безнең бабайлар беркаян да читтән күченеп утырмаган, тарих башыннан бирле яшәп килгән җирләр – шул урман-дала, болын-дала полосалары буладыр.

Нәтиҗәләп әйткәндә, чын күчмәләр – казах халкы, җәй көне тиз күченеп, кыш көне әкренрәк күченеп, үз җиренең төп үзәгендә кышлак корып яши. Ә ярым күчмәләр – бүгенге татар-башкортларның борынгы бабалары – төп үзәктә җәйләү корып, кыш көне генә даладагы тибенлекләргә күченеп яши. Бу ике халык гадәттәге, тыныч тормышларында чик буенда кискен рәвештә кара-каршы очрашмый диярлек, чөнки азык бигрәк тә җитешмәгән җәй айларында бер-берсеннән ерак була. Бу ике төрле халык, чыннан да, антропологик яктан булмасын, мәдәният, гореф-гадәт һәм тел ягыннан булмасын, үзара нык аерылып тора. Татарлар белән башкортлар исә бөтен яктан да үзләренең бер үк борынгы халыктан чыккан булуларын исбатлый сыман. Ничек итеп соңрак икегә аерылганнар – анысына да ап-ачык сәбәпләр бар (соңрак бәян итәрбез).

Төньяктарак, киң яфраклы, катнаш һәм ылыслы урман зоналарында кемнәр һәм ничек яшәгән соң? – Борынгыда тимер аз булганлыктан, анда алга киткән игенчелек һәм малчылык булган дип фараз итәргә нигез юк. Урман эчләрендә, бигрәк тә олы елга буйларында, хәзерге фин-угорларның ата-бабалары гомер иткән, аучылык һәм җыючылык, балыкчылык белән яшәгән. Шул примитив хуҗалык итү рәвеше аркасында, бик азсанлы һәм таркау булганнар, олы елга буе саен үзенә бер төрле халык булып, үзара аралашмыйча, шәһәрләр һәм дәүләтләр төземичә, сәүдә белән артык мавыкмыйча гомер иткәннәр. Болгар дәүләте барлыкка килгәнче әле Кама һәм Агыйдел елгаларының уң яры (төньягы) тулысынча урманнардан торган, сул ярда да хәзерге Татарстанның “Кама аръягы” районнары, Башкортстанның Дим, Өршәк елгаларына кадәр бөтен төньяк өлеше кешесез диярлек урманнардан торган. Булган кадәр аз гына халык анда фин-угорлар булып, татар-башкорт тибындагы төркиләр әле ул җирләргә аяк та басмаган. – Бу хәл күпсанлы археологик дәлилләр белән дә яхшы раслана.

Урман-даланың халкы иң баштан ук татар-башкортлардан (аларның турыдан-туры ата-бабаларыннан) торган дисәк тә ялгыш булыр. Монда, бөек даладан искән җил кебек, әледән-әле яңа халыклар килә торган: кайчандыр берзаман Иран телле сарматлар җилдәй ябырылып, зур өлеше шунда утырып калган, аннары чуаш телле архаик төркиләр килеп урнашкан, фин-угор халыклары да кайчандыр киң даладан күченеп килеп, аннан соңгы ниндидер башка дулкын белән урман эчләренә кысрыкланган. Һәрберсе монда үзенең күпмедер өлеш токымын калдырган, ягъни, бөтенләй кырылып я качып бетмәгән, ә яңа килгән халык белән кушыла торган. Шуңа күрә, монда бүген дә яшәгән татарлар һәм башкортлар – табак битле дала халкы да түгел, ак чырайлы, сары чәчле урман халкы да түгел, ә барсыннан да аз-маз төсмер алып калган үзенә бертөрле халык булып тора.

Яңа эраның IX гасырында бу җирләрдә, урман-дала зонасында әле венгрлар хәкимлек иткән, шул ук вакытта, төркиләр дә инде шактый булып, соңгылары, күрәсең, венгрларга рәхәт яшәргә бирми башлагандыр. Ахырда венгрлар бөтен илләре белән җыйналып Европага чыгып китә. Аларга төркиләрнең дә бер өлеше иярә, ә венгрларның китми калган өлеше бүгенге башкортлар белән кушылып бетә. Хәер, башкорт дип, татар дип әйтү – шартлы атама гына, ул чагында түгел, күптән түгел генә дә әле милләт атамалары булмаган, кешеләр үзләрен ыру-кабилә исеме я зуррак шәһәр исеме белән генә берләштереп атаган. Әйтик, Болгар шәһәре тирәсендә болгарлар, Суар шәһәре тирәсендә суарлар яшәгән. Тел һәм кыяфәт ягыннан аерымлыклар исә кискен чик белән бүленмичә, көнбатыштан көнчыгышка таба әкренләп кенә үсә килгән.

III

IX гасырга кадәр инде донъяда Рим империясе мең ел яшәп, ахырда җимерелеп өлгергән, аннан калган Византия империясе чәчәк атып утырган, анда зур шәһәрләр дә, һөнәрчелек тә, шул исәптән тимерчелек тә бик алга киткән булган. Цивилизациянең татар-башкорт иленә шулай соңлап килеп җитүе тиз генә аңлашылмый торган бер гаҗәп хәл, әлбәттә. Тик ни булса да булган, IX гасырда монда да, ниһәят, зур Болгар шәһәре, куәтле Болгар дәүләте үсеп чыккан.

Болгар шәһәре Олы Идел буенда, нәкъ менә урман-дала климатик зонасында урнашкан. Үз тирәсендәге урманнар кеше кулы тимәгән тәбигый хәлдә дә тоташ булмыйча, олы яланнар белән аралаш булган. Ә Болгардан 100 километр көньякта мул сулы һәм болыннарга бай Чирмешән елгасы агып ята. Чирмешәннән дә ары инде чын дала башлана. Димәк, монда әле шәһәр төзелгәнче үк “татар-башкортча” ярым күчмә тормыш белән яшәүчеләр гомер иткән булырга тиеш: елына ике тапкыр 100-200 км.га терлек көтүләре куалау зур проблема булып тормый. Тар гына тәбигый зона Чирмешән болыннары белән катлыланып, халыкның бер төбәктә шактый тыгыз урнашуы өчен дә бик яхшы шартлар барлыкка килә. Шәһәр төзү өчен бу бер уңай фактор булса, икенчесе – әлбәттә инде, зур сәүдә юлы булган Олы Идел елгасы. Аның тамагында Хазар дәүләте урнашкан, ә хазарлар, һәрхәлдә аларның хәкимият тотучы катламы – сәүдә эшенә борынгыдан бик маһир булган яһүдләр, татар-башкорт халкы белән алыш-биреш мөмкинлеген “әрәм итеп” яткырмаган булырга тиеш. Болгар шәһәренең урынын билгели торган өченче фактор булып Идел һәм Кама аръягында, күршедә генә урман халыклары яшәү тора, ә алардан далада һәм урман-далада булмаган күп кенә товарларны (җәнлек тиреләре, сумала, бал, балык һ.б.) алырга мөмкин. Шуларның барсын кушып караганда, Болгар шәһәрен нигезләү өчен аның чынлыктагы урыныннан бүтән җир булырга мөмкин дә түгел сыман.

Бүгенге көндә Болгарны борынгы чуашлар шәһәре дип санарга теләүчеләр дә бар. Ләкин, әгәр чыннан да шулай булса, аның урыны Иделнең аргы, уң ягында булырые, чөнки чуаш иле шул якта урнашкан. Икенчедән исә, илләр чигендә урнашкан мондый зур шәһәр гадәттә интернациональ була, анда төрледән-төрле халыклар килеп урнаша. Тарихи фактлардан билгеле булганча, анда хәттә әрмән, урыс, грек бистәләре дә булган. Күршедә генә торган чуашлар, арлар, чирмешләр тагы да зуррак бистәләр булып урнашмый калмагандыр. Ә шулай да, җир – татар-башкорт җире, димәк шәһәр дә, дәүләт тә, хәкимлек тә алар кулында булмыйча һич мөмкин булмаган.

Шәһәр төзелгәнче дә мондагы халык бөтенләй үк кыргый булмагандыр, гади генә мичләрдә бакыр һәм җиз эретә белгәндер инде. Шуны ничек кирәк алай чүкеп ук һәм сөңге очлыклары, савыт-саба, балта-пычак ясау да әлләни осталык сорамый. Тик шәһәр – һөнәрчелекнең кәсеп буларак аерылып чыгуы һәм кискен алга китүе дигән сүз. Нигез салынуына озак та үтми, Болгар тирә-як донъяга атаклы күнчелек, чүлмәкчелек, аннан да бигрәк – тимерчелек үзәгенә әверелә. Тимер булган җирдә инде кеше тәбигатьнең чын иясе булып китә, терлек артыннан ияреп, ходай ни бирсә шуны ашап кына йөрү урынына, актив рәвештә җир эшкәртә, иген игә башлый. Күчмә тормыштан күпкә рәхәтрәк, бәрәкәтлерәк, ышанычлырак булган утрак тормышка күчә. Һәм чыннан да, Болгар шәһәре барлыкка килү белән үк, алдарак шартлы рәвештә “татар-башкорт” дип аталган ярым күчмә, ярым кыргый халыктан бу төбәктә “болгарлар” дип аталган бөтенләй яңа, утрак тормышлы халык формалаша башлый. Шуннан бирле өзлексез формалаша килеп, ул бүгенге татар халкына килеп тоташа.

Игенчелек белән яшәү өчен тимер сабан, ат тырмасы, ураклар, иген амбарлары, яхшы ат-арбалар, ныклы һәм таза авыл тормышы кирәк, халыкның сугыш-яулардан бер дә курыкмыйча, ышаныч белән бер урында озак яшәве кирәк. Кайдадыр кечкенә бер шәһәр барлыкка килү белән генә болар барсы да булмый әле, ансы соңрак, шәһәр ныклап үсеп җитеп, йөз еллар чамасы утыргач кына булгандыр. Аңарчы исә халыкны утрак тормышка күчерә торган зур бер фактор булып... тимер чалгы торган. Игенчелектән алда – печәнчелек торган. Ягъни, терлекләргә кышлыкка печән әзерләү өчен чалгыдан башка берни дә кирәкми: чалгы белән печән чабып, шуны кибәнгә өеп куйсаң, – менә шул кибән тирәсендә инде утрак тормышлы чып-чын татар авылын нигезли башларга да була. Чагыштырмача кечкенә генә бер шәһәрнең зур бер халыкны үз тирәсенә туплавы, аның тормышын тамырдан үзгәртүе, могаен, әнә шул чалгы ясый башлау аркасында булгандыр. Һәрхәлдә, баштагы чорда.

Болгар шәһәре һәм дәүләте тамам ныгып урнашып кимендә йөз-йөз илле ел үткәч, X-XI гасырларда бу төбәктә инде шәһәргә бәйле тормыш белән, утрак тормышта, иген игеп яшәүче тулы бер ил барлыкка килә. Каманың сул (көньяк) яр буйлары, Болгардан алып хәзерге Чистайга кадәр булган тигез һәм уңдырышлы җирләр урманнан чистартылып, сөрелеп, халык тыгыз яши торган регионга әверелә. Шуның иң ачык дәлиле – бу регионның үзәгендә, Чирмешән буенда яңа бер зур шәһәр – Биләр шәһәре үсеп чыгу. Биләр хәрәбәләрен тикшерүче археологларның раславынча, ул тора-бара Болгарның үзеннән дә зуррак булып китә. Шул нигездә нәкъ менә Биләрне илнең башкаласы булган дип санаучылар да бар... Белер-белмәс бәхәскә кермим, булса да булгандыр, тик цивилизация юлына беренче этәргечне барыбер Болгар шәһәре биргән, шунсы гына бәхәссез. Чөнки Биләр түгел, ә Болгар цивилизация килә торган юл өстендә утыра...

Монгол яулары вакытында Болгар җимерелә, тик аның халкы беркая да китми, халыкның тормыш рәвеше берничек тә үзгәрми, Болгар яңадан торгызыла, тагы да зуррак булып үсеп китә, аның тирәсендәге, шәһәргә бәйле тормыш тагы да киңрәк җәелә. Болгарлар инде Идел аръягына да бик еракка үтеп керә (бүгенге мишәрләрнең чыгышы белән болгарларга бәйле ата-бабалары хәзерге Рязань, Түбән Новгород өлкәләренә кадәр җитеп, ил корып урнаша), Камадан төньякта тагы да киңрәк җирләр үзләштерелеп, ул җирләрнең үзәге буларак Казан каласы үсеп чыга, үсештә Болгар белән Биләрне дә күпкә узып китә.

IV

Башта Болгар, аннары Казан шәһәрләре, аларда югары үсеп киткән һөнәрчелек тормыш рәвешен генә түгел, алдарак “татар-башкорт” дип аталган халыкның үзен дә тамырдан үзгәртә. Чалгы, урак, сабан дигән “дәһшәтле кораллар” халыклар язмышын кылыч белән сөңгедән бер дә ким айкап ташламый...

Игенчелеккә һәм печәнчелеккә күчкән болгарлар, шулай итеп, үзләренә яңа җирләр үзләштерә, тик кышкы тибенлекләргә күчеп йөрү белән бәйле иске тормыш та беркая югалмый әле. Иделдән алып Себергә кадәр җирләргә бер шәһәрнең генә колачы җитми, әлбәттә. Урман-дала зонасында искечә яшәгән халык әкренләп болгар-татар этносыннан аерымлана башлый, һәм нәтиҗәдә монда соңрак “нугайлар” дип аталган халык барлыкка килә. Бу нугайлар күпмедер кимәлдә шәһәргә бәйле була, шәһәр белән сәүдә итә, терлек куып китерә, алмашка тимер һәм бакыр кораллар, савыт-саба, бизәнү әйберләре һ.б. ала, тик аңа карап кына тормыш рәвешләрен дә үзгәртми, Болгар дәүләтенә бөтенләй буйсынып та бетми. Болгар дәүләте белән, хәзергечә әйтсәк, автономия килешүе төзи, искечә әйтсәк – тарханлык ала. Ягъни, сәүдә урыннарыннан файдаланган өчен, уртак саклану өчен дәүләткә күпмедер ясак түли, калган мәсәләләрдә ирекле булып кала. Тора-бара нугайлар аерым ханлык булып та оеша, әммә Болгар һәм соңрак Казан белән әнә шундый тарханлык бәйләнешләре аларда иң соңгы чорларгача сакланып кала.

“Тархан” – бөтенләй үк төрки-татар сүзе түгел, Иран теле катнашкан китап сүзе. Ә аның саф үзебезчә, төркичә дә менә дигән бер варианты бар. Ул – “башкорт” дигән сүз. Өлешләргә таркатып карасак: “баш” + “кор” + “ыт” була. “Баш” дигәне – баш; “кор” дигәне – төркем, халык; “ыт” дигәне – хәзергечә “-лык” дигән кушымча. Ягъни, башкорт – үзенә-үзе һәм үз тирәсендәге төркемнәргә баш, үзидәрәле ыру я кабилә була. Идел буенда торган, аз-маз китап сүзе ишеткәләгән нугайлар үзләренең дәүләттәге статусын “тарханлык” дип атаса, Дим-Урал буйларындагы ерак кабиләләр аны үзебезчә гади генә итеп “башкортлык” дип атаган. Соңрак, үз чиратында, ул “башкортлар” Нугай ханлыгы составына кереп, нугайлардан да “башкортлык” алган (анысы икенче дәрәҗә тарханлык була инде). Этник яктан караганда, бүгенге башкортларның ата-бабалары Болгар чорында ук кыяфәт билгеләре һәм телләре буенча чак кына аерымрак халык булып өлгергән булса кирәк. Әммә, күпсанлы башкорт ырулары арасында нәкъ менә “башкорт” дип аталганы тарихта билгеле түгел. Күрәсең, “башкортлык” чыннан да политик статус билгесе булып, юрматы үсәргән, табын, һ.б. ыруларга Казан я нугай ханнары белән автономия турында килешү төзегәнгә күрә бирелә торган булган. Башкортларның тарханлыгы (башкортлыгы) бервакытта да өзелеп тормаган, бервакытта да алар тарханлык кимәленнән узып аерып дәүләт тә кормаган, тик кемгә дә булса бөтенләй буйсынып та бетмәгән.

Болгар-татар, нугай, башкорт халыклары аерымланып чыгу ул заманда нинди дә булса зур ызгыш-талашлар, үзара сугышлар китереп чыгарганмы дигәндә... Менә хәзер, кайбер идеологлар, имеш тә, “башкортлар татар-нугай изүенә каршы каты көрәш алып барган, үзләрен татар-нугайлардан килеп коткарачак урысларны зар булып көткән” дигән шыр тиле пропаганда алып барырга маташа. Чынлыкта исә ясакчылар белән вак-төяк каршылыклардан да зуррак үзара көрәшне тарих белми. Әгәр һәләкәтле монгол һәм урыс басып алулары булмаса, Болгар-Казан чорын Идел-Урал төбәге халыкларының алтын чоры дип тә атый алырыек бәлки... Шәһәргә бәйле “татарча” тормыш рәвешенә күчү аркасында халык яңа үсеш баскычына күтәрелгән, аның төп көчләре бу чорда калын урманнар астында буш яткан иксез-чиксез яңа җирләрне үзләштерүгә юнәлтелгән. Ягъни, җир-су бүлешү өчен сугыш алып баруның бернинди мәгънәсе калмаган. Иң ерак почмакларда, иң иркен тарханлыкта я башкортлыкта яшәгән ырулар да: “Казан кемнеке, – без шуныкы!” – дигән сүзләрне төп политик платформа итеп алган. Казан белән тагы да тыгызрак бәйләнеш урнаштыру (бигрәк тә сәүдә буенча) – һәркайсының бик теләп торган, тик әлегә кулда килеп бетмәгән бер хыялы булган... Тик, үкенечкә каршы, Болгар-Казан дәүләтчелеге кирәгеннән артык йомшак булып, үз тирәсендәге халыкларны бердәм дәүләт структурасына ныгытып беркетә алмаган... Төп тарихи ялгыш кемнәрнедер изеп тотуга түгел, киресенчә, әнә шул йомшаклыкка бәйле.

 

...Тулырак аңлашылсын өчен, шул замандагы реаль хәлне күз алдына китереп карыйк... Ялан халкының төп, күп очракта бердәнбер сатлык товары – аяклы мал, һәм ул яздан көзгәчә исәпсез булып үрчи... Бу товарны бүтән төрле байлыкка әверүнең исә бер генә юлы бар – көз азагында, кар төшкән дәвердә терлекнең үзеңә кышлыкка кирәктән артык өлешен, зур көтүләргә туплап, юлда ашата барып, “кала җир” дип йөртелгән, Олы Идел буенда урнашкан сату-алу үзәкләренә куаларга кирәк... (Якын-тирәдән генә түгел, ә Уралдан һәм Урал артыннан ук! Аннан да арыраклар Урта Азиягә куалаган.) Көз азагында – кыш башында сатып алып суелган малның туңдырылган ите шул “кала җир” халкы өчен язгача җитәрлек ризык була, тиресе һәм мае төрле кәсепләр өчен чимал итеп кулланыла... Ә яланнан көтү куып китергән нугайлар һәм башкортлар терлек бәясенә тимер һәм җиз әйберләргә, коралга, көньяк җимешләренә, тукыма һәм келәмнәргә, даруларга, бизәнү әйберләренә, алтын-көмеш һәм акчага баегып кайтып китә... Бу “базар җыены” чорында “кала җир” кешесе өченгә – терлек очсыз, нугай һәм башкортлар өченгә – әйбер очсыз... “Агыйделнең аръягында – бер энәгә бер сыер” дигән, әле дә еш ишетелә торган әйтем дә әнә шуннан калган...

Мондый алыш-биреш, әлбәттә, төрле оештыру эшләрен дә тәләп итә. Терлек куалаган юлны талаучылардан сакларга кирәк, юл өстендәге, чит ыру кулындагы көтүлекләрдә мал ашату бәясен алдан килешеп куярга һәм түләргә кирәк; “кала җир”гә барып җиткәч исә кунакхәнә (кәрвансарай), сату итү һәм терлек ябып тоту урыннары, һаман да шул куркынычсызлык өчен түләү мәсәләсе алга килеп баса... Ерак көньяк илләреннән, төньяк урманнарыннан килүче сәүдәгәрләр өчен дә бөтен шартларны булдырырга кирәк бит әле тагын... Боларның барсын да һәр очрак саен сарык бәрәне биреп кенә чишеп булмый, – күп нәрсәләрне дәүләт кенә оештырып тәэмин итә ала... Димәк, шулай итеп, ялан халкы да, нинди генә “ирекле” булмасын, “үзе теләп”, еш кына хәттә үзе бил бөгеп килеп, кайсыдыр дәүләт кул астына керергә, шул дәүләткә салым (ясак) түләргә тиеш була... Ансы тагын катлы-катлы булып, Болгар, Казан, Сембер, Сарытау калаларына бер өлеш, ә кала юлы өстендәге җирләрне биләп торган нугайларга тагы да күпмедер өлеш түләнгән... Әлбәттә, уртак максаттагы бу эшләрне көйләү буенча төрле кимәлдәге ыру-кабилә һәм дәүләт килешүләре төзелә торган булган... Хәзер килеп төрлечә аңлатыла, еш кына политик спекуляция өчен дә кулланыла торган “нугай-башкорт” бәйләнешләре дә чынлыкта әнә шундыйларның бер төре булып торган... Әлбәттә, борынгы заманда да ясакны түләүче як әзрәк түләргә, алучы як күбрәк алырга тырышкандыр, тирән казына китсәң, һәр политика файдасына да мисаллар җиңел табылыр. Берәүләр “нугай изүен” куерта бүгенге көндә, әйтик, тик әгәр икенчеләр “башкорт саботажын” куертырга теләсә – кирәкле мисаллары тарихтан табылмас дисезме?..

Тик шунсын ныклы ышаныч белән әйтергә мөмкин, – ялан халыкларын зур һәм оешкан дәүләт яулары белән килеп басып алуның бер мәгънәсе дә булмаган, мондый эшләр белән аерым талаучы бандалар гына шөгыльләнгән, алары да гадәттә шул ук ялан халкының бүтән ыруыннан я күрше ялан халкыннан булган... Башкорт телендә андый талау баскыны “барымта” дип, аңа каршы контр-баскын “карымта” дип аталган, һәм болар XIX гасырда гына да әле (башкортның үз ырулары арасында) гадәти күренеш булган. Ә тарихта билгеле иң зур барымтаны Чыңгыз хан җитәкчелегендәге монголлар оештырган... “Чеп-чи” ялан халкы, һәм аларның “дәүләт” дигәннәре, тулаем алганда, Чыңгызның үз гомеренә дә чак-чак җиткән, аннары исә, нәкъ банда закончалыгы буенча, шундук таркалган...

Бөтен оештыру функцияләре тулы кыйммәттә булган чын дәүләт исә, – Җир шарындагы барлык тарихи мисалларны алып карагыз, – бары тик шәһәрле халыкта була. Һәм андый чын дәүләт күчмә халыкларны басып-яулап алу түгел, ә үз ягына авыштыру, җәлеп итү политикасын алып бара. (Шуңа “классик” мисал итеп Рус дәүләтенең соңрак дәвердә башкортларга һәм казахларга карата алып барган политикасын күрсәтергә мөмкин. – Иделдән алып Байкалга тикле сузылган ялан җирләрне ахыр чиктә Рус дәүләтенә кушып бетерү өчен бер генә зур күләмле хәрби экспедиция җибәрүнең дә хәҗәте килеп чыкмаган.)

 

Болгар һәм аннары Казан тирәсендә милләт булып формалашкан татарлар никадәрле җирләргә “татарча тормыш рәвешен” җәелдерә алган соң? – Бер дә аз түгел. Чалгы ясаган саен бер көтүлекне, сабан ясаган саен бер басуны “яулый да ала” торган. Көнбатышта Рязань, Түбән Новгородка кадәр татар-мишәрләр ил булып урнашкан, чуашлар һәм марилар, аерым милләтләр булып калсалар да, утрак тормышта иген игеп һәм мал асрап яшәүләре белән инде “татарча” булып беткән... Көнчыгышка таба исә... катмарлы идеология... Ләкин, мәсәлән, Пермь өлкәсенең Чайковский, Куяды, Барда районнарына татарлар, ривәятләргә һәм нәсел агачларына караганда, Казан ханлыгы чорында ук килеп урнашкан булган. Әгәр Казан-Барда радиусы белән көньякка таба уйдырма дуга сызсак... Уфа тирәсенә барып чыгабыз. Һәм чыннан да, бүгенге Уфа районы – Башкортстандагы татар районнарының берсе булып тора, аннан көнбатышка таба да бер генә саф башкорт төбәге дә юк. Казан ханлыгы чорында киң яфраклы урман зонасын үзләштереп, татарлар кимендә Уфа тирәсенә барып чыккан дип фараз итәргә тулы нигез бар (чынлыкта исә Урал таулары аша узып Себер ханлыгы белән тоташкан булырга тиешләр). Ә Уфа үзе чын башкортлар елгасы булган Дим тамагында утыра, юридик яктан Уфа утырган Торатау да башкортныкы, көньякта да башкорт җирләре ерак түгел. Димәк, Казан ханлыгы чорында татарлар инде төньяк-көнбатыштан башкортлар белән турыдан-туры чикләшеп өлгергән булып чыга. Ханлык фаҗигале рәвештә җимерелмәгән булса, кем белә, бәлки озак та үтми Уфа чын башкорт каласы, башкорт башкаласы буларак үсеп киткән булырые... Бөтен алшартлар нәкъ шул вакытка өлгереп җиткән була ич инде.

(Хәер, икенче яктан, – саф “башкорт” халкы гына бергә тупланып шәһәр төзесә дә, бу инде барыбер “татарча” яшәү рәвешенә күчү булырые... Тарих башкачарак юлдан китеп, Дим тамагында чыннан да “башкорт шәһәре” үсеп чыга алган булса, ансы да тулай “татарлашу”дан читтә торып калмасые бәлки... Тик, шул ук вакытта, ул “башкорт политикасы” алып бара торган шәһәр булырые.)

Татарларның яңа җирләргә киңәеп таралуы дигәч тә, аны турыдан-туры Казан татарларының күченеп утыруы дип кенә аңларга кирәкми. Шуның белән бер үк вакытта, электән шунда яшәгән фин-угор халыкларының татарлашуы да барган, әлбәттә (ул процесс XX гасыргача давам иткән). Нугайлар һәм башкортлар да татарлар янына күчеп килеп кушыла торган (Татар авылларының байтагында әле дә “нугай очы”, “башкорт ягы” дигән кебек атамаларны күп табарга була. Хәер, “башкорт” дигәненә бүтән төрле аңлатма да бар). Ниһәят, аларның бер төрлеләре беркая күчмичә, электән үзләре яшәгән төбәктә үк утрак тормышка, башта печәнчелеккә, аннары инде игенчелеккә күчеп, татарга әйләнеп киткән.

Үкенечкә каршы, Казан ханлыгы озак яшәми. Ә аның җимерелүенә иң зур бер сәбәп инде Чыңгыз хан яшәгән чорда ук нигезләп куелган була. Татар-башкорт җирендә төзелгән Алтын Урда дәүләтенең башында 300 ел утырган Чыңгыз нәселе асылда чын күчмә халыклар рәвеше белән идәрә итә, дәүләтне бер йодрыкка туплап ныгыту урынына, дәүләт эшләрен иркен далада тарханлыкта йөргән вак халыклардан ясак җыюга кайтарып калдыра. Тарханлык дәүләт тотуның нигезендә яткан бер политик институт булып әверелә. Алтын Урда таркалып Казан ханлыгы үзаллы дәүләт булгач та, казанлылар үз кешеләреннән хан куялмый, иске традициядән чыгарга базмый – хан итеп Казанга һаман да шул Чыңгыз оныкларын өстерәп китерә. Нәтиҗәдә, Мәскәүнең борын төбеннән алып Байкал күленә, Пермь тайгасыннан алып Каспий диңгезенәчә җәелгән олы татар-башкорт милләте вак-вак тарханлыкларга бүлгәләнгән килеш кала, һәр ыру үзенә аерым “башкорт” булып яши бирә, Казанга ясак итеп йөз сусар тиресе, ике-өч кеш тун җибәрсә, шуның белән “дәүләт бурычын” үтәгән санала. Ә илне дошманнан сакларга кирәккәндә – ул башкорт, ул тархан!.. Аның автономиясе бар!.. Казанның турыдан-туры хакимияте астындагы җирләр исә хәзерге Татарстаннан да кечерәк (Норлат районы тирәләрендә үк инде Нугай тарханнары аерым тормыш белән яши).

Тарханлык шул дәрәҗәгә барып җитә – Идел аръягындагы татарлар, формаль яктан һаман да әле Казан ханының тарханлыгы булып торсалар да, Казанның дошманы булган урысларга хәрби хезмәткә керә. Нугайларда да, теләгән берсе Казан ханына, теләмәгән икенчесе урыс патшасына хезмәт итә башлый. Казанның язмышы шундый хәлләр белән инде тамам хәл ителә...

V

Казанны алгач, Россия дәүләте мондагы татарларны аяусыз кырып кына зыян салмый, аннан да күпкә зыянлырак явыз политика алып бара башлый. Идел һәм Кама буйларындагы стратегик әһәмиятле урыннарны хәрби яктан басып алып, бөтен булган көчен татарларны дәүләтсез һәм шәһәрләрсез калдыруга юнәлтә. Казан һәм ваграк шәһәрләр урыс хәрби кирмәннәре буларак элеккедән дә артык ныгытылса да, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге буларак яшәүдән туктый. Һәрхәлдә татарлар өчен. Бөтен тормыш рәвеше белән шәһәргә бәйле булган татар халкы әкренләп тамам бөлүгә, үлеп бетә баруга дучар ителә. Казан ханлыгы чорында ук килеп урнашкан җирләрендә татарлар сан ягыннан артмый, үз авылларының тирә-ягындагы киң урман-дала мәйданнарын арытаба үзләштерә алмый. Соңыннан, XIX гасырда исә өч йөз ел торгынлык аркасында һаман буш яткан бу җирләргә урыс, украин, чуаш, мари һ.б. халыклар авыл-авыл булып килеп урнаша. Татарстан һәм Башкортстанның бүгенге картасын карасак – анда тоташ кына татар, тоташ кына урыс төбәкләре юк диярлек – милли яктан карта ертык-ертык челтәрне хәтерләтә.

Татар авылларында XX гасыр башында да әле бердәнбер пычакны, бик кадерле мөлкәт булганга күрә, югалмасын өчен өстәл янында бауга бәйләп кенә тотканнар... Максатчан рәвештә шул дәрәҗәдә тимер кулланудан мәхрүм ителгән халыкның гомумән исән калуы да үзе бер гаҗәп күренеш...

Ансы турында инде күп язылган, ә менә тагын бер – парадоксаль күренеш тулысынча аңланып та, тасвирланып та бетмәгән сыман әле. Эш шунда ки – Россия дәүләтенең Идел-Урал буендагы реаль хәкимияте йөз еллар буен Казан ханлыгына караганда күпкә көчсезрәк булып кала биргән. Урыслар Казан тирәсен генә тулысынча буйсындыра алган, турыдан-туры Россия хәкимиятенә кергән татарлар, билгеле булганча, “ясаклы татарлар” дип аталган, мондый мондый хәкимият Кама аръягына да, Нократ елгасының көнчыгыш ярына да үтеп керә алмаган. Бары тик йөз елга якын Казанда хәкимият тотып утыргач кына, ниһәят, 1630 елларда урыслар нибары 200 чакрымда урнашкан Чаллы урынына килеп, беренче авылларын корып утырырга база. Гаҗәп парадокс – шул бер вакытта инде бөтен Идел буе, Агыйдел буйлары, Урал таулары, бөтен Себер инде Россия дәүләтенеке булып, бөтен бу җирләрдә Россия патшасының әмере хөкем сөргән... Моның сәбәбе нәрсәдә соң?

Сәбәп шунда ки, Россия Идел-Урал буйларында Алтын Урдадан ук калган иске политиканы – тарханлык политикасын кулланып эш итә. Дөресрәге, баштагы чорларда шулай итәргә мәҗбүр була. Казанны алгач биш елдан соң ук башкортларга (этник башкортларга) җибәрелгән Россия илчелеге аларның баш түрәсе Шагали Шакман белән искиткеч җиңел рәвештә “ирекле кушылу” турында килешү төзеп кайта. Шагали Шакман: “Казан кемнеке, – без шуныкы!” – ди дә, шуның белән эш бетеп тә куя. Бүләкләр белән юмалана, буза белән юыла... Бу атаклы сүзләрнең үтә дә тирән мәгънәсен бая әзрәк әйтеп киткәнием инде... Башкортлар, шулай итеп, эһ тә итмичә, тагын бер тапкыр “башкортлыкка” чыга. Урыс патшасына да ясакка бөтен илдән җыеп йөз дә ничә сусар тиресе, ике йөз дә ничә кама, тиен тиреләре җибәреп, элеккечә үк иректә яшәүләрен давам итә. Тик алар гына түгел... Россиянең “озын кулы” элек Казан ханына турыдан-туры буйсынган күп кенә татарларга да җитми бит әле, – һәм аларның да күбесе шул ук рәвештә тарханлыкка, ягъни башкортлыкка чыгарыла. Хәзерге Түбән Кама каласынача булган җирләрдә шундый гаҗәеп юл белән "башкортлар" барлыкка килә. (Бүгенге кайбер тарихчыларның һәм бигрәк тә идеологларның башларын зыр әйләндерә торган катлаулы табышмак донъяга туа.)

Идеологларның “башкортка каршы” булган бер төркемендә дә хәттә: “Казан татарлары урыслардан качып китеп башкорт җиренә килеп сыенган, “башкорт” битлеге кигән” дигән ялгыш, чеп-чи “башкортчылык” фикере бик тирән тамыр җәйгән. Тик юк, аз гына санда качып китүчеләр булса да булгандыр, тик аларның башкорт тирмәсенә кереп качуы, урыслар килеп паспорт тикшергәндә: “Без башкорттар!” – дип алдашуы – тавык көлкесе генә... Чынында исә үз авылларында бөергә таянып яшәп утырган татарларга урыс илчеләре килеп, “тавыш чыгармасыннар” өчен, “башкорт автономиясе” язып биреп киткән...

Парадокс – шуның өчен дә парадокс – һаман аңлашылып бетмидер әле – Россиянең хәкимияте йомшак булгач, татар-башкорт җирләренә борын тыга алмагач, ничек соң ул алайса тиз арада Себер ханлыгын яулап ала алган? Ничек итеп алдагы йөз ел эчендә Себерне урыс халкы белән җитәрлек кимәлдә тутырып, үз биләмәләрен Ерак Көнчыгышкача киңәйткән? – Аңлатмасы, мәгәр, артык катлаулы түгел моның да. Урыс дәүләте кысаларында тарханлыкка, ягъни башкортлыкка чыккан җирләрдә инде урыс гаскәренең, күченеп баручы урысларның хәрәкәтенә каршылык күрсәтелмәгән, киресенчә, ял итү һ.б. өчен уңай шартлар тудырылган. Һәм алар, Казан тирәсендәге яулап алынган иң яхшы җирләрне бүлешеп алып бетергәч, көнчыгыштагы татар-башкорт җирләрен җиңел генә “сикереп үтеп”, Себерне үзләштерергә юнәлгән. Аннары тагын бер сәбәп – урыс гаскәрләре чынлыкта күбрәк татарлардан торган, хәттә Себер ханлыгын яулап алган Ермакның да чын исеме Ярмәк булган ич. Бәлки ул әле анда чукынып та өлгермәгәндер...

Себердә урыс экспансиясенең иң алгы сафында казак төркемнәре баруын да истән чыгармаска кирәк. Ә ул халык һәртөрле качкыннардан, “беткән башлар”дан оешкан булып, иген игү я мал асрау исәбенә түгел, юлында очраган халыкларны талау исәбенә көн күргән. Торган җирләре дә бит аларның “деревня” я “село” дип түгел, “станица” дип атала: “әзрәк туктап тору урыны”, димәк. Себердә кемнәрнедер талап, әзрәк “рәхәт яшәп” алгач, бу бандитлар тагы да юлга, икенче берәүләрне таларга кузгалган. Шулай океанга кадәр барып чыккан...

...Казан шәһәрен урыслар алганда нугайлар, билгеле булганча, бер як читтә кала, аннан соң да бары тик иясез калган малны ныграк талау ягын карый. Тик язмыш аларга бу афатның иң зур, иң авыр казасын әзерләп куйган була инде...

Иң башта, XVI гасыр урталарында, нугай җирләре аша Европага таба коточкыч чума (үләт) эпидемиясе уза. Европада халыкның өчтән беренең чумадан кырылып беткәне билгеле, ә бу эпидемия турында берни аңламаган, бернинди саклану чарасы күрә белмәгән нугайларның нинди корбан бирүе турында һичбер сан юк. Чумадан үлеп беткән авылларның бөтенләй җил-яңгыр туздырып бетергәнче шул көе утыруы, тере кешеләргә анда кереп карарга да ярамаганы турында гына аз-маз ривәят калган...

Аннары озак та үтми (бәлки бер үк вакытта), Казан ханлыгын урыслар юк итә. Нугайларның Идел буендагы вак-төяк шәһәр-авыллары да урыс гаскәре астында кала. Алар үзләре әлеге дә баягы “Казан кемнеке, – без шуныкы” формуласын кулланып, Россиягә бәйлелеккә керә, тик Казанга алмаш булырлык шәһәр моннан ары булмый инде... Урман-дала зонасының ярым күчмә халкы әкренләп киредән кыргыйлыкка әйләнеп кайтуга тарытыла.

Ә XVII гасыр башларында Идел буена монголларның бер тармагы булган калмыклар бөтен илләре белән күчеп килеп ябырыла... Яу белән килеп баскан җирләрендә алар җирле халыкны бөтенләй кырып бетерү политикасы үткәрә (янәсе, “исән калып соңыннан үч алырлык бер җан иясе дә калмасын!”). Россия дәүләте калмыклар белән хәрби союз төзи, татарларны бергәләп буйсындыру хакына аларга Идел буенда үзләре ничек теләсә шулай эш итәргә рөхсәт бирә. Калмыклар кимен куймый... 1630-40 елларда алар Кобан татарларын кырып юк итә, Иделнең урта агымын кешесез калдыра... Башкортларга да килеп ябырыла, тик башкортлар җитәрлек гаскәр туплап, калмыкларны үз илләренә кертми. Россиядән җитди катнашлык булмый, билгеле. Һәм шунсы да яхшы... Моңа кадәр дә күп кыргыннар күргән нугайлар исә калмык яуларында күбесе кырылып, калганнары кайсы-кая таралышып, халык буларак бөтенләй диярлек юкка чыга. Бүгенге көндә Төньяк Кавказда утыз меңләп чамасы гына булган нугай исемле бер төрки халык тереклек итеп ята...

(Сүзуңай шунсын да әйтеп үтәргә кирәк. – Казан ханлыгы яулап алынганнан соң башкортлар үз ханлыкларын төзергә омтылып карый, хан да билгеләп куя... Гадәттә бу “ханлык” шул бер “хан билгеләү” вакыйгасы белән беткән, бүтән нәтиҗәсе булмаган дип санала, ләкин, башкорт халкы кирәк чакта үзенең киң һәм таркау, өстәвенә ыру-ара вак талашларга батып яшәгән иленнән зур гаскәр туплый алган бит, һәм бу бер тапкыр гына да булмаган... Димәк, шәһәрсез халык булу кимәленә күрә, шундый халыкның уртак максатларына күрә, башкортларда шактый дисциплиналы дәүләтчелек сыйфатлары да яшәп килгән дияргә мөмкин.)

Калмыкларның баш урдасы (башкала диярлеге булмый) хәзерге Тольятти шәһәре урынында, ягъни нугай иленең урта бер өлешендә корыла. Нугайлар гына түгел, Кама елгасының сул ярындагы татарлар да кырылып я качып бетә, борынгы Болгар, Биләр яклары тоташы белән кешесез кала. Байтак вакыт үткәч кенә бу җирләргә әби патша указы белән Рязань якларыннан мишәр татарлары күчереп утыртыла. Чистай, Чирмешән мишәрләренең бүгенге күкрәп утырган иле заманында әнә шундый коточкыч фаҗигаларны кичергән җир ул, шулай итеп...

Ә калмыклар кайда?.. Ахырда Идел артындагы сусыз чүл-далада төпләнеп, Сталин чорында аннан да илләре белән куылып, кире кайтып, кечкенә бер экзотик халык рәвешендә яшәп ята...

VI

Казан ханлыгы җимерелеп 200 еллап үткәч, Россия инде Идел-Урал төбәген дә тимер йодрыкка кысарлык булып көчәя. Петр патшаның һәм аннан соңгы әби патшаларның яңа указлары нигезендә, башкортларны һәм “башкортлыкка чыккан” татарларны турыдан-туры урыс администрациясе астына кертергә, инде кереп беткәннәрен чукындырырга, ясакны һәр җан башына салырга керешәләр. Моңа җавап итеп атаклы “башкорт болалары” күтәрелә. Ләкин, алданрак, килеп терәлгәнче күтәрергә кирәк булгандыр шул болаларны... Баш күтәрүчеләрне патша гаскәрләре аяусыз бастыра, көнбатыш яктагы татарларның “башкортлыгы” бетерелеп, алар өстеннән урыс түрәләре, волость һәм өяз башлыклары куела. Көнчыгыш төбәкләргә, бигрәк тә "чын" башкортларга әле шулай да патшаларның ул кадәр үк куәте җитми – анда кантоннар төзеп, башкортларның үз арасыннан чыккан байларны "кантон", ягъни Россия дәүләтенең урындагы вәкаләтле вәкиле итеп утыртып куялар. Җиргә кагылуга, җан башларын санауга кадәр үк барып җитә алмыйлар.

Шунда бер арада әле Пугачев явы булып ала, ул татар-башкортларның милли азатлык сугышына әверелеп китә яза... Сугыш үзе никадәр кансыз бастырылмасын, аның актык нәтиҗәсендә һәртөрле кысымнар йомшара, халыкка күпмедер ирекләр бирелә.

Ниһәят, урыс хәкимлегенә 250 ел тула дигәндә, XIX гасыр башларында, Казан шәһәре үзенең ханлык чорындагы экономик функцияләрен үтәрлек кимәлгә кире кайта. Аннан башка тагын Самар, Сембер, Чистай, Алабуга, Уфа, Оренбург һ.б.ш. шәһәрләр үсеп чыга. Идел-Урал төбәгендә алыш-бирешләр җанлана, һөнәрчелек үсә, ул гына да түгел, инде заманча индустрия, завод-фабрикалар барлыкка килә. Чалгы, урак, сабан, тырма күк авыл хуҗалыгы кораллары тарихи күзлектән караганда кинәт диярлек күпләп тарала башлый. Татар авыллары да әзрәк әдәм рәтенә керә, хәттә ки арадан байлар, сәүдәгәрләр калкып чыга, берән-сәрән укымышлы кешеләр дә күренгәли башлый. Татар халкы тарихта тагын бер кат бөтен Көнчыгышка яңа тормыш алып килүче, мәдәният һәм мәгърифәт таратучы булып әверелә. Әлбәттә, бу юлы инде аның артында, зурдан алып караганда, Көнбатыш Европадан ук килүче, Россиянең иң зур үзәкләре аша да узучы бөек индустриаль революция тора.

Башта Петр патша үткәргән “кан агызулардан”, аннан соң Екатерина патша үткәргән “гуманистик” реформалардан соң сословие я тарханлык буларак “башкортлык” бөтенләй юкка чыга. Электән татарлар биләп утырган җирләрдә бары тик “башкорт” сүзе кергән топонимик атамалар, “безнең бабайлар башкорт булган” дигән күк истәлекләр, “төптә” “башкир” дип язылган документлар кала. Тик бу вакытка инде чын башкортлар, үзләре хаклы горурланып әйткәнчә “асаба башкортлар” (ягъни ата-бабадан мирас итеп ирекле тормыш алган “особый” башкортлар) бөтенләй диярлек аерым милләт булып формалашып җиткән була. Татарлардан аеры язма телләре, мәдәниятләре генә булмый әле... Ата-бабадан килгән ярым-күчмә яшәү рәвешенә килгәндә, XIX гасырда башкортлар да күмәк рәвештә чалгыга тотына, печәнчелеккә керешә, ерак тибенлекләргә терлек куып йөртүне ташлап, элек үз җәйләүләре урнашкан матур елга тугайларында, Урал тау араларында утрак тормышлы авыллар булып урнаша башлый. Җирнең продуктлылыгы күтәрелә, элек иксез-чиксез биләмәләр дә чак туендырып килгән халыкны инде күз күреме җирдәге болынлыклар да иркен туендыра башлый. Башкорт биләмәсендәге тибенлекләр бераз вакыт ач бүреләргә калып тора...

Башкорт халкы, шулай итеп, күпкә җиңелрәк яңача тормыш өстенә, бик кыйммәтле мөлкәт, товар – артыкка чыгып буш яткан киң, уңдырышлы җирләр иясе булып китә. Бу товарны сатып алучылар да озак көттерми... Россиянең Европа өлешендәге урыс, украин, чуаш, марилар һ.б.лар, шул исәптән көнбатыш татарлар да, инде күптәннән чагыштырмача тыныч һәм җитеш тормышта яши, халык саны кырык-илле ел саен икеләтә арта тора. Шул ук вакытта, халыкны көчәп бер җиргә бәйләп тотучы крепостное право инде үлем агониясе кичерә... Нәтиҗәдә, башкорт җирләренә авыл-авыл кузгалып халык агыла башлый... Чүп кенә акчага, кием-салымга, тимер-томырга, ашлык һәм ярмага, бер туйганчы эчәрлек аракыга башкортлардан җир сатып алулар китә... Милли идеологиягә ятышамы, юкмы, тик дөресен әйтергә кирәк – барсы да законлы нигездә, һәр ике якның үз ихтыяры белән эшләнә, басып алулар, көчәп кысрыклау я куып җибәрүләр булмый диярлек (булгалап та куя, чөнки донъяда бөтенләй булмаган нәрсә юк). Кайвакыт күченеп килүчеләр хәттә үзләренә аерым авыл корып та интекми, башкорт авылының бер очына яңа урам гына өстәп урнаша. Шундый урыс-башкорт, урыс-татар-башкорт һ.б.ш. авыллары хәзерге Башкортстанда шактый...

Әнә шул рәвештә, Россия дәүләте әллә нинди зур гаскәрләр, мылтыклар, туплар белән дә итек табаны астына салалмаган башкорт илен бәләкәй генә хуҗалык коралы – чалгы ефәк үләндәй итеп кенә “түшәп” тә куя... Саф практик яктан караганда, сарык та исән, бүре дә тук... Шунсы гына үкенечле – “Аямаган җанын, түккән канын, һич бирмәгән башкорт Уралын” дип җырлана җырда... Яу белән дошман килгәндә шулай, дөрес, бирмәгән. Ә арбаларга төялеп бәхет эзләп килгән йолкыш хәерчеләргә – биргән дә куйган...

Хәзер килеп, менә, зур-зур галимнәр, кайда асаба башкортлар яшәгән, кайда алар татарлашкан, кайда асаба булмаган ниндидер “көнбатыш башкортлары” үзләренең башкорт булуларын аңламыйча ялгышып утыра, дип баш вата, теорияләр кора... Ләкин, андый тартып-сузулардан халыкка, башкорт халкына, аның милләт буларак яшәешенә, телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуына ни файда соң? Алып карыйк, мәсәлән, Дим буйларын – бер дә икеләнмичә, елганың очыннан алып тамагынача, Уфа каласын да кертеп, бу җирләрне асаба башкортларның тоташ халык булып яшәгән, борынгыдан ук үзләренеке булган җирләре дип атарга була. Хәзер исә биредә Уфа – урыслашып бетеп барган шәһәр, елга тамагында шулай ук урыс телле Дема шәһәре утыра, арырак Чишмә, Дәүләкән – токым ягыннан күбрәк татар, азрак башкорт һәм урыс, тел ягыннан барысы да урыслаша барган шәһәрләр. Милли яктан чуп-чуар булган Дим буе авыллары арасында башкорт авыллары бер компонент булып кына калган. – Исбатладык ди, хәлне тасвирладык ди, ә шуннан нинди гамәли нәтиҗә килеп чыга соң? Башкорт халкын сакларга икән, сакларга кирәк, бәхәс юк... Кемнәрнең монда “килмешәк” икәне ап-ачык, тик андый атамалар тагудан гына берни үзгәрмидер. Башкортны да, татарны да, башкасын да хәзерге чорда милли үзаңны үстерү, чит халыклар арасында да үзең булып кала белү генә яшәтә ала.

* * *

Бу язма – тарихны яңадан язу түгел (аның өчен күләме артык юка), ә күпкырлы тарихка күз төшмәгәнрәк яңа бер кыр аша карарга омтылу булып тора. Алдык, шулай итеп, чалгыны, – хәл-әхвәлләргә шуның үткен кыры буйлата бер карадык... Тормыш патшалардан тормый бит ул, әнә шундый әйберләрнең булу-булмавыннан тора. Патша кораллы гаскәр җибәртеп авылда ун кешене, егерме кешене кыйнатып китәргә мөмкин, ә авыл халкы аңарчы ничек итеп кырга эшкә чыккан, иртәгәсен дә шулай ук тагын чыгачак. Чалгы булмаганда тибенлеккә көтү куып, булгач инде – печән чабарга, сабан да булгач – җир сөрергә... Трактор да булгач, – шуңа утырып кына йөрергә... Менә, әйтик, тагы да мисал өчен – хәзер авылларга газ керде, баллон белән генә түгел, торбалар буйлап. Һәм, элек мичкә ягарга дип гел кырып торылган агачлыклар иркенләп, “котырып” үсәргә тотынды. Озак та үтмәс, ялан уртасында утырган татар-башкорт авыллары ипләп кенә урман эченә күмелер... Ә чынлап хуҗалык итә белә башласалар, мич ягудан бушаган вакытны дөрес куллансалар – бакча эченә күмелергә дә бик мөмкин... Газ торбасы нәрсәләр белән өреп тутырыр икән яңа тарихны?..

1995 – 2009 ел.

Сайт создан в системе uCoz