Болгар сәфәрләрен бетертмәгез, татарлар! Зөбәер Мифтахов Татарча текстлар

Болгар сәфәрләрен бетертмәгез, татарлар!

Бәлә-каза ялгыз йөрми, диләр... “Булгария” теплоходы белән булган һәләкәт, бик күп бүтән зыяннары өстенә, халкыбызның бердәнбер зур тарихи ядкәре булган Изге Болгарга экскурсиягә һәм зиярәт кылырга йөрүләрне дә нык киметте, шулар өстенә дә кара күләгә булып ятты... Ә бит ул гамәлләр милли рухны саклауга бәлки барысына караганда зуррак өлеш кертә торгандыр... Юккамыни, татар милли-азатлык хәрәкәте яңарып китү белән үк, төрле оешмалар Болгарга массакүләм сәяхәтләр оештыра башлаганые? Һич тә туризм бизнесы буенча түгел, барыннан бигрәк югары идеяләр максатыннан иде бит алар, – шуңа күрә, бару-кайтуны хәттә бөтенләй түләүсез итәргә тырыштылар, спонсорларын эзләп таптылар, акцияләр үткәрделәр (барые чын ихласлар, таралышып кына беттеләр)... Дәүләтнең исә үз максатлары, туризм бизнесы да булсын ди, – тик, ни генә булмасын, ул да читтә калмады, – бүгенге көндә Болгар тарихи-мәдәни комплексын тулаем яңадан торгызу эшләрен алып бара, аны Татарстанның үзенчәлекле бер “визит карточкасына” әйләндерергә омтыла...

Ләкин, баш җитмәслек хәл, – әнә шундый күркәм яңарышларны күралмыйча, читтән теш кыҗратучылар, туктатырга, бетерергә кызучылар да бар икән донъяда! Ниндидер “урыс шовинистлары” булса ни әйтериең, – әммә болар “үзебезнең” татарлар, аның да “милләтчеләр” я “исламчылар” дип даны чыккан бер дәирәсе икән!..

...90нчы елларда ук әле, ул чакта тере һәм көчле булган милли хәрәкәт үткәрә торган Болгар сәфәрләре киң популярлык казанып киткән бер вакытта: “Болгар истәлекләренә бару ул мосылманнарның Хаҗ гамәлен алыштыру була, ә анда борынгыдан гадәт булып калган йолаларны үтәү, мәсәлән ташларга кул, бит белән орыну – мәҗүси потларга табыну булып тора”, – дигән төсле сүзләр әйтелә һәм языла башлады... Ул заманда әле “ислам фанатизмы”, “ваххабит”, “Әлкагыйдә”, “Хизбут-тәхрир” кебекләрнең ишетелгәне дә юк иде, халык бермәлгә аптырашта калды, – ничек инде, ягъни мәсәлән?.. Безнең саф мосылман бабаларыбыз да элек-электән Болгарга җәяүләп барып шул ташларга табынуны, зиярәт кылуны иң изге гамәлләрнең берсе санаган түгелме соң? Алай түгел дисәң, – шундый гыйбәдәтләрнең мисаллары Петр I һәм Әби Патша заманнарында ук әле төрле документаль кәгазьләргә дә теркәп калынган ич... Болгардан башка тагын безнең илдә күпме “изге чишмәләр”, “әүлия каберләре”, шәһәрлекләр, биналар, зиратлар бар, – халык шуларның барысын да кадерләп саклый, сукмакларына үлән үстермичә йөреп тора түгелме? Бөтенесе язык булганмыни? Ничек аңларга?

“Аңлатучылар” исә тагы да активлаша барды, ә арада активларның да активы – “милли хәрәкәт лидеры” буларак хайран киң танылып өлгергән Фәүзия Бәйрәмова булып чыкты... Кайчан гына әле “татар! татарлык!” дип өзми-куймый тукып йөргән лидерыбыз “татар” дигән сүзне дә телгә кертми башлады берзаманны, “мосылман” гына ди, чыгышларында: “Татар милләте, татар теле дип кенә ерак китә алырбыз микән соң, җәмәгать?” – дип сөйли... “Ерак китә” торган юлны үзе һаман саен ачыграк күрсәтә бара... – Без бары тик шәригать кануннарына таянып яшәргә тиешбез икән... Хак мосылманнарны гына чын кеше дип санарга мөмкин икән... Керәшеннәр, татар халкының бер өлеше булып калырга теләсәләр, тиз арада мосылманлыкка чыгарга тиешләр икән... Үлгән кешене табут белән куюны әйтәсе дә юк, – кабер ташы һәм рәшәткә кую да мәҗүсилеккә керә икән, чөнки, янәсе, мәрхүмгә анда берни дә кирәкми... (Шул ук вакытта, нишләптер, мул фидия бирүне, мулладан Коръән чыгартуны өзелепләр теләп тора ди.)... Һәм башка шуның ишеләр... Ягъни, безнең бүгенге мәдәният, шул исәптән Ислам диненең фанатик тармагына турыдан-туры бәйле булмаган барлык милли мәдәният, – гонаһлы эшләр җыелмасы, мәҗүсилек галәмәте, Алла юлыннан читкә тайпылу булып тора, имеш тә...

...Хәттә елына бер тапкыр, Тукай туган көнне, Шигырь бәйрәме оештырып алуны да мәҗүсилеккә әйләндерә Фәүзия тутагыз! “Киләбез дә сынга табынабыз, Ә бит Тукай бездән дога көтә...” – дип башланган, халык арасында киң таратылган шигырен беләсездер... Бер караганда, көтә дә торгандыр бәлки, кем белә андагыны?.. Әммә, чынлап баксаң, – ул шигырь, иң баштан ук, Казанның Опера театры артындагы тыйнак кына, “яшертен” генә Тукай һәйкәленә “сын!” дип ташлана, шунда шигырьләр укуны, гомумән татарча шигырь укуны “Мөхәммәтгариф углына багышлап дога кылуга” капма-каршы китереп куя!.. Ничек теле һәм кулы бара диген?!.

...Без дә бик аптырадык, серенә төшенгәнче, озак аптырадык... Тик бөтенесе бер җепкә тезелгән булып чыкты... Эш шунда ки... – Ислам диненнән тармакланып чыккан берничә төрле тоталитар секта хәзерге вакытта нәкъ әнә шундый методикалар белән эш итә. – Кешенең аңыннан җанлы тормышка бәйле булган барлык уй-хисләрне, теләк-омтылышларны сөртеп ташларга, бушаган урынны исә бары тик фанатик рәвештә Аллага табыну белән тутырырга!.. Мосылманга фарыз булганча Алланы бар дип тану, биш вакыт намаз уку һ.б. гына җитми, – кеше тамам табыну машинасына әйләнеп бетәргә тиеш!.. Өстән өйрәтеп, пропагандалап торучы башлыкларның, “әмирләрнең” арытаба корган планнарын, кирәк көне җитү белән үк, берсүзсез үтәргә ташлансын өчен!.. – Татарларны “мәҗүсилек” белән куркытып үз тарихыннан, теленнән, мәдәниятеннән яздырырга омтылулар да, барысы бергә, әнә шундый тоталитар фанатизм идеологиясенә үлчәп салгандай сыя! Татар халкы кирәкми аларга, – “элекке татарлардан” торган өстәмә “Ислам армиясе” кирәк!..

...Анысы әле киләчәккә карый торган “стратегия” булса, бүгенге көннең кечерәк, “тактик” максатлары да юк түгел... – Болгар сәяхәтләрен бик күпләр, хаклы рәвештә, “Кече Хаҗ” дип атый башлаганые инде... Хаклы рәвештә, чөнки, бердән, Хаҗ – гарәп телендә “изге йомыш белән юл йөрү” дигән сүз, Мәккәгә генә икәне аныклап Коръәннең үзендә дә әйтелмәгән. Икенчедән, күп кенә мосылман илләрендә “Кече Хаҗ” дәрәҗәсендә танылган изге урыннар бар (мәсәлән Әл-Акса мәчете, Хөсәен сәхәбә кабере, Гүр-Әмир, Ясәви мәчете, Кырык Чишмә, Болгар, кечерәкләре исә йөзләрчә)... Аларга барып кайту дини Хаҗ фарызын я өлешчә, яисә хәлдән килгәнчә үтәүгә санала (минемчә түгел, шул илләрнең үз халкы фикеренчә)... Әммә, изге-изге дә, мондый “Кече Хаҗ”лар Мәккәгә олы Хаҗ кылу белән бәйле булган тулы бер “хаҗиларны тәэмин итү” индустриясенә финанс-экономик яктан кырын китереп суга бит әле!.. Безнең шактый “хәлле” мосылманнарыбыз Болгар белән генә “бит сыпырып” куя башласа – ул аннары кая китә? Алтын бәясенә төшереп Мәккәгә Австралиядән үк китертелә торган корбан сарыкларын кем алыр да, кем ашар? Сувенирлар, төрле ширпотреблар кемгә сатылыр?.. – Шулай ук барысы бер җепкә тезелеп, алда әйтелгәннәргә барып тоташа түгелме?..

...Шулай итеп, “дилбегә кем кулында?” дигәндәй, татар милләтен гасырлар буена таркатмыйча туплап килгән Ислам дине дә, бүгенге көндәге “лидерларның” ни максатта нинди идеология куертуына карап, я арытаба да тупланышка, яшәешкә хезмәт итәргә, я булмаса – болай да авыр хәлдәге милләтебезне тамырыннан корытырга мөмкин!.. “Булгария” теплоходы белән булган һәләкәткә өстәп, Фәүзия Бәйрәмова кебекләрнең: “Мәҗүсиләрне Алла сукты менә!” – дип каркылдавы, татарларны, ниһәят, акны карадан аера белергә өйрәтсение!

Зөбәер МИФТАХОВ.
08.2011

Сайт создан в системе uCoz