Шәехзадә Бабич шигырьләре Татарча текстлар

ШӘЕХЗАДА БАБИЧ шигырьләре

Шәехзада Бабич 1895 елда Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында туган... 1919 ел башында, гражданнар сугышы вакытында, 24 кенә яшендә, дошманнар кулына эләгеп, җазалап үтерелгән...

Кыска гына шул гомердә дә Шагыйрь дигән дан калдырыр өчен, язып өлгергән азмы-күпме шигырьләре белән хәттә ки безнең тупас, хискә саран күзләрдән дә һич көтмәстән яшь чыгартыр өчен - Алла тәкъдире белән үк чып-чын Шагыйрь булып туарга тиештер кеше... Шәехзада әнә шундый булган... Әммә ләкин, татар белән башкортның тарихлардан килгән язмышына күрә, асыл затыбызның җанын бик-бик яшьли, бер дә юкка кыйганнар... Бүген килеп, аннан калган әп-әз генә шигырьләрне укыганда - күңелләрдә әнә шуның ачысы... Нинди халык булырек бит, дип сыкранабыз - әгәр дә мәгәр, шул заманның утлы давылыннан Шәехзада исән чыккан булса... Әммә юк... Язмагандыр безгә... Әллә каян ишетелгән зәгыйфь кенә мандолина чыңы күек, берничә генә чып-чын илһам чаткылары торып калган аннан нибарысы..

* * *

Күктә Алла,

Җирдә Иблис, -

Мин - малай...

Берсе “дин” дип,

Берсе “мин” дип

Юмалай...

Аңламаем -

Әллә Алла,

Әллә Иблис

Алдалай...

 

ИСЕМНӘР БАКЧАСЫ

Сара

Кашың кара, күзең кара, Сара туташ!

Күтәрелеп бичараңа кара, туташ!

Синең өчен өзелә эчем көнен-кичен,

Ач үзәктә гыйшык уты яна, туташ!

Сәрвәр

Сәрвәр туташ! Алсу йөзең, күзең күркәм,

Тудыңмы әллә алсу нурлы җәйге иртән?

Күтәрелеп бер карарга кыялмаем,

Сихерләнеп үләрмен дип куркам, иркәм.

Маһира

И Маһира, ходай биргән вәкарең бар;

Вәкарь белән матур итеп бакарың бар,

Ялкының бар, яндырыйм дип уйлаганда,

Туңдырсаң да, үз кулында сәкарең бар!..

Нәфисә

Нәфисәгә сәләм нәфис җил аркылы,

Беләсез - ул уңган туташ, һөнәр колы,

Шагыйрьләрнең күбесенә илһам килә

Сезнең кебек назлы, нәфис бил аркылы.

Әсхәпҗамал

Әсхәпҗамал, нурың арта чәчкап белән,

Энҗе тезгән кечерәк кенә калфак белән;

Син охшыйсың күлдә йөзгән аккошларга,

Йөргәнеңдә ак күлмәк, ак башмак белән.

Бибиасма

Тавышың чишмә, телең тәмле, Бибиасма,

Итәкләрең дә килешкән - буй-буй тасма;

Гыйшык дигән даръя булса, шул даръяда

Күңел савытын чайкар өчен син бер басма.

Өммелхәя

Кашың - җәя, керфегең - ук, Өммелхәя!..

Йөрәгемә угың керде! Мине ая!..

Аямадың, ташлап киттең әллә кая!

Ник ташладың?.. Кая вәгъдә?.. Кая хәя?..

Гамбәр

Мисек гамбәр исе аңкый, Гамбәр, синдә,

Күз алдыны биләп торган ямь бар синдә,

Мәхәббәтле, эссе, көчле кан бар синдә,

Үзалдына очып торган җан бар синдә.

Сылубикә

Сылубикә, сылу туташ, кыз солтаны,

Бит уртаңда кара миң бар - бит чулпаны;

Авызың зәм-зәм, иренең кәүсәр, тешең гәүһәр,

Калку түшең - тигез җирдә сөт вулканы.

Зәйнәп

Зәйнәп туташ кара чәчен майлап тора,

Былбыл кебек, cәчкә тотып, сайрап тора,

Ярым ай күк, маңгаеның тирәсендә

Чәч бөртекләр дулкынланып, җайнап тора.

Гөлгенә

Гөлгенәнең керфекләре гөл киенгән,

Ике күзе кичке тымык күл диелгән;

Ай-кояшның ак нурларын оялтырлык

Күзләренә чем карачкыл нур җыелган.

Алтынкай

Алтынкайның яңа туган ай кашы бар,

Колагында бриллиант күк алкасы бар;

Кулларында - алтын йөзек бармак саен,

Чәчкә таккан чылтыр-чылтыр тәңкәсе бар.

Айзирәк

Айзирәк кыз - ай, зирәк кыз, үткер теле,

Изгеләрдән изгерәктер, юктыр кере,

Күзләр тылсым, сүзләр әфсен, йөз - әфлисун,

Аның кеби оҗмахында юктыр хуры.

Җомгабикә

Җомгабикә, син җомга көн тугансыңдыр,

Кулларыңны мамык белән югансыңдыр;

Сәмавәттән бу донъяга иңмәс борын

Хурлар белән нур тавында шугансыңдыр.

Мәрҗәнбикә

“Мәрҗәнбикә”, иренең мәрҗән, авызың уймак,

Мөмкин түгел ул авызны үбеп туймак.

Уттан эссе, гөлдән исле кочагыңда

Ятсаң иде авызың үбеп, уйнап-уйнап.

Кәләнфер

Әй, Кәләнфер, көмеш димен тырнагыңны,

Кәләнфернең сабагы дим бармагыңны,

Баскан җирең яшәреп һәм балкып калыр, -

Хозыр бабай өшкергәндер аягыңны.

Айдарсылу

Айдарсылу, маңгай чәчең айдарланган,

Күзләреңдә гыйшык буы кайнарланган,

Бу донъяга син иңгәчтен, тәңресенә,

“Миннән нурлы яраттың”, - дип, ай зарланган.

Зөмөрд

Зөмөрд туташ зөмөрд тезгән муен буйлап

Кызыл тамчы тамып тора ирен буйлап;

Күзләреннән шаян нурлар агып чыгып,

Ал йөзенә таралалар борын буйлап.

Алмагөл

Алмагөл, аһ, пешеп җиткән алмалы бит,

Иманлы бит, илһамлы бит, аллаһлы бит;

“Үп!” диде дә, үптермәде, күздән тайды,

Аһ, сихерче, алмалы бит - алдады бит!

Рабига

Рабиганың матур тавышы моңлы, назлы,

Назы белән аулап ала ир-шаһбазны,

Сандугачлар аның назын мактап сайрый,

Аның өчен яраткандыр нурлы язны.

Саҗидә

Саҗидә бер кәрамәт саз шикелле,

Сазына миллион сәҗдә аз шикелле,

“Кәгъбә” итеп әйләнәсен әйләнәсең,

Барыбер ул алла кушкан хаҗ шикелле.

Хәдичә

Хәдичәнең исеме өстендә гөлләр үсә,

Кошлар сайрый, җилләр исә бер көлдисә:

Яңгырап чыккан ямьлек тавыш коча-коча,

Баш өстендә әрвах оча ничә-ничә.

Мәгърүфә

Бар иде, аһ, Мәгърүфәне күргән чаклар,

Мәхмүр күздән күңелгә рух өргән чаклар; [мәхмүр - исергән]

Шул гүзәлне уйлый-уйлый истән таеп,

Ничә көннәр ашап-эчми йөргән чаклар.

Зифа

Зифа туташ, буең зифа - зелпенеке,

Арка чәчең чем-кара ял - җылкыныкы;

Чү, чү... бакма! Күз укларың яман чәнчә, -

Бер якында торып торсын керпенеке.

Зөләйха

Әй Зөләйха, бер елмайсаң исертәсең,

Бер минутта биш туңдырып, биш эртәсең:

Бер як күзнең бер як кырын бер генә сал, -

Шул вакытта очыртасың, очыртасың...

Асия

Асияның күңел бәхете көзгедән лә,

Син дә шулай булыйм дисәң, изге бәндә,

Туксан тугыз мәртәбә “алла” дигәч,

“Асия” дип кычкырып куй йөз дигәндә.

Һаҗәр

Һаҗәр туташ күктән җиргә һиҗрәт иткән,

Һиҗрәт итеп, матурлыкка хезмәт иткән;

Нурыннан безне мәхрүм калдырды, дип,

Артыннан фирештәләр эзләп киткән.

Гөлнур

Гөлнур туташ, гөлең бар бит, нурың бар бит,

Күзеңдә “сүр”, күкрәгеңдә “нурың” бар бит;

Сигез оҗмах каршысында синең белән

Җир мактанган: “Минем дә бер хурым бар!” - дип.

 

 

Җырчыны көткәндә

Тир-ра-ра-ра, ри-ри, ра-ра-ри-ри

Тизрәк җырчы килсә ярар иди:

Җырчының җырлаганын тыңлап торсам, -

Күңелемдә кайгы-хәсрәт тарар иди;

Кайгыга аралашып кайнар яшем

Мөлдерәп ике күздән агар иди...

 

* * *

Рәхмәт, апай, җибәргәнсең дүрт бәрәңге,

Тәрбияләп үстерә күр дүрт балаңны;

Батыр уллар, матур кызлар, үсеп җиткәч,

Таң калдырсын тирә-якны, күп әдәмне...

 

Күңелсез чакта

Юкка чыккан, юкка икмәкне череткән бәндә мин,

Бер зәгыйфь, көчсез, һөнәрсез, буйга беткән бәндә мин.

Чәчкә төсле күкрәп үскән, иң кадерле чакларым

Бер дә юкка алданып, тик исраф иткән бәндә мин.

Күңелле чакта

Пакь туып, воҗдан белән, пакьлектә үскән бәндә мин.

Бәндәләргә бәндә булганнар эчендә алла мин.

Саф иман тапланмаса, тәкъдир аяктан салмаса,

Нурлы йолдызлардан да нурлы ялтырармын алда мин.

 

* * *

Белмәгән белән бәрәбәрме белә торган кеше?

Тиң булырмы күрмәгән белән күрә торган кеше?

Берме үз-үзен наданлык каберенә күмгән белән

Чын гыйлемнән кальбенә рух-җан бирә торган кеше?

 

Халкым өчен

Ап-пак алтын җырларымны
Җырламаем данлык өчен,
Җырлаем алтын илемчөн,
Үз туган халкым өчен.

Саф көмеш тик җырларымны
Җырламаем алтын өчен;
Җырлаем тик саф көмеш тик
Саф йөрәк халкым өчен.

Чәчкә төсле җырларымны
Җырламаем зәүкым өчен,
Җырлаем тик чәчкәдәен
Кызларга бай халкым өчен.

Дәртле-кайнар җырларымны
Җырламаем дәртем өчен,
Җырлаем тик мәңге шат,
Дәртле, көләч халкым өчен.

Егламаем мин көннәрем
Сыргак, суык, салкын өчен,
Еглаем тик ярлы, мескен,
Кызганыч халкым өчен.

Яшь чагым, алтын чагым,
Ялкын чагым булсын фида,
Халыгым алдында минем
Биргән таза антым өчен.

 

Ярсымаса күкрәк

Ярсымаса күкрәк яшьнәп-күкрәп,

Телләремдә ялкын яналмый,

Аһ ормаса сыкрап, тетрәп-тетрәп,

Кулларымнан алтын тамалмый.

* * *

Әйдә, күңелем, монда торма, күккә, күккә, күккә оч!

Күккә оч, күктә тыныч... Монда - сугыш, монда - кылыч!..

Әйдә күккә, монда ямь юк, күктә ямь бар, анда хур,

Монда нәрсә? - Ямьле сыннар... Анда хур бар - анда хур!

Әйдә, гомерем, әйдә, бәхетем, әйдә, күңелем - бергәләп!

Монда булса күбәләкләр - андадыр барлык мәләк! [мәләк - фирештә]

Авыруым - саулыгым

Сау йөрүдән яхшырак ак юлга керткән авыруым;

Чәнчелеп китсен Ходайдан йөз чөерткән саулыгым!

И гаҗиз тән, сызла, сыкра, җан газапны аңласын,

Аңласын да Алласын даим теленнән салмасын...

Донъяга

Әй донъя, шашма,

Юкны алдашма;

Синең хәлеңә

Мин бит бик ашна... [ашна - таныш]

Алдама мине

Язың күрсәтеп,

Аулама мине

Кызың күрсәтеп...

Язың киң түгел,

Кызың тиң түгел...

Салкын акылың

Үзеңә булсын,

Тимә күңелемә! -

Үземдә торсын...

Күңелем - ялкын,

Гомерем - алтын!

Үз маягымны

Үземчә кадап,

Үз сабагымны

Үземчә аңлап,

Юллар ясармын,

Шулай яшәрмен!

Күкләр очармын,

Йолдыз үбәрмен!

Диңгез кичәрмен!

Теләсә нишләрмен!

Мин - ирек ханы,

Ханы-солтаны!

Мин үзем әдәп,

Үзем нәзәкәт!

Донъя үземә

Итсен итәгать!

Иманым - үзем!

Ал да нур чәч халкыңа

Айга үрләп, нурда уйнап,

Күкрәгемне нурладым.

“Ит гафу, әй, ай”, - дидем, -

Нурларыңны урладым.

“Һич зарар юк, ал”, - диде ай, -

Ал да нур чәч халкыңа;

Мин дә бит төн хакына

Алдым кояшның нурларын.”

Кыз

“Кыз” дигәч тә күңелгә кызган тимер баскан кебек,

Яшь йөрәкне кайнатып, ут ташкыны ташкан кебек.

“Кыз” дигәч тә селкенә күкрәк, колаклар шәмрәя...

Күзләр урыныннан куба, тоздай була, шашкан кебек.

“Кыз” дидеңме, кан кызарга башлый, бәгърең сызлана,

Яшь йөрәктә әллә нинди тәмле уйлар кузгала.

“Кыз” дидеңме - яңрый ямьле мәхәббәтле тавыш,

Донъясы корбан сиңа, әй, җанлы идеал - кыз бала.

* * *

Кулларымда кәкре башлы,

Алтын кашлы мандолин.

Кайда җыр бар, кайда моң бар, -

Эзләсәгез - анда мин.

Байрам

Байрамкайың, башкорт, котто булһын!

Шаттык менән тулһын йөрәгең!

Бер Аллаңдан һора: изге көндә

Кабул кыл, тип, башкорт теләген!

Теләй күрең, юсык, кустыларым:

Башкорт халкы бәйзән сыкһын! - тип;

Ирек алган иркен далаһында

Кыуанысман байрам итһен! - тип.

Башкортостан

Арысландар үз ерен
Залимдарзан тапатмас,
Тапаймын тип атлаһа, -
Башкорт каны атлатмас;
Ил өстөнә сапкан яу
Башкорт йәнен какшатмас,
Бысрак табан астында
Башкорт намусы ятмас!..

Башкортостан - гөлбостан,
Былбылыстан, нурбостан;
Шунда тыуган, шунда үскән
Башкорт углы арыслан!

Башкортостан баксаһы -
Арысландар торган ер;
Арысландар бабаһы -
Каһармандар йөрөгән ер;
Каһармандар кәүзәһен
Косаклаган, күмгән ер;
Хәләл кандар шәүләһен
Күккә тәрсим кылган ер! [тәрсим - һүрәтләү]

Башкортостан - нурбостан,
Райханыстан, гөлбостан;
Шунда тыуган, шунда үскән
Башкорт тигән арыслан.

Башкорт халкы тарихта
Гәйрәт берлән фаш булган;
Киң иреккә ашкынган
Күңелендәге ташкындан,
Һәр вакытта намусын
Үз башына баш кылган;
Туган илен һаклауга
Үзе булган таш курган!

Башкортостан - гөлбостан,
Сөмбөлстан, нурбостан;
Шунда тыуган, шунда үскән
Башкорт тигән арыслан!

Көслө намус, ташкын йән
Торзо, тагын калкынды;
Тагын башкорт халкында
Иске ялкын балкынды;
Мең йәһәннәм тыузырыр
Бер башкорттоң ялкыны!

Башкортостан - нурбостан,
Райханыстан, гөлбостан,
Шунда тыуган, шунда үскән
Башкорт тигән арыслан!

Уралкайзың асты алтын,
Өстө шигыр, үзе нур;
Киләсәктә был ергә
Хозай үзе кызыгыр!..
Фирзәүестәр төзөлөр,
Әлүән нигмәт тезелер...
Күкте ташлап, мәләктәр
Был ерзәргә гизенер!..

Башкортостан - йәмбостан,
Илһамстан, шигырстан.
Шунда тыуган, шунда үскән
Башкорт тигән арыслан!

Кыуан, аңлап, әй Ватан,
Без аңланык хәлеңде;
Һине һалып кулбашка,
Без йөкләнек гәмеңде.
Гәреш әглә өстөнә
Мендерербез даныңды!
Без фидаи һинең өсөн, -
Йәшәтербез намыңды!

Башкортостан яшәһен!
Сөмбөлстан яшәһен!
Шунда тыуган, шунда үскән
Арысландар яшәһен!