"Авыл" сүзе күпне хәтерләтә Татарча текстлар

"АВЫЛ" сүзе күпне хәтерләтә...

Хәзер һәр авыл үзенең үткән тарихы турында китап чыгарттыра; аның өчен кемнәрдер архивларда эзләнеп утырып белешмә туплый... Шул уңайдан авылның башланып китү датасын да казып чыгара... Аннары инде, биш ел саен булмаса да ун ел саен, зурдан кубып “юбилей” үткәрә башлыйлар. Йола һәм традицияләргә шактый ярлы булган безнең татар халкы өчен бик уңай бер яңа күренеш бу, әлбәттә!

Игътибар белән баксаң – мондый юбилей даталарының күпчелеге “200–250 ел” тирәсендә, нишләптер... Чистай мишәрләре яшәгән авылларда, мәсәлән, тоташы белән “250 еллык” дулкыны (ун-егерме ел аерманы гына тартып-сузып барыбер шуңа китерәләр); көнчыгышка таба, Уфа каласына тикле – “200 еллык”лар; Башкортстанның ялан якларында гына әле нибары 120-180 еллыклар чоры... Аңлаешлы тарихи сәбәпләре бар моның: мишәрләр бүгенге урыннарына Рязань өлкәсенең Мещера якларыннан Екатерина патша указы буенча тоташ илләре белән, нибары берничә ел эчендә күчереп утыртылганнар... Шул ук чорда татар авылларын һәм аларның халкын дәүләт реестрына теркәп язу аппарылган, һәм бу эш 1800 ел тирәләрендә азмы-күпме тулы рәвешкә җиткән... Ә ялан якларда яшәгән башкортларның утрак тормышка күчүе һәм шул сәбәпле “артып калган” җирләрен көнбатыштан күчеп килүчеләргә күпләп сатуы бөтен XIX гасыр буена давам иткән...

Тик шулай да, “җавапсыз” сораулар да юк түгел... – Бүгенге “200 еллык авыл” җирләрендә борынгырак дәвердә дә татар халкы яшәгәндер бит инде? Авыллары да булгандыр, тик алайса нишләп алар турында язма истәлекләр сакланмаган? “Хан заманыннан калган” корылмалар да Казанда һәм шул тирәдә берничә генә... Патша чиновниклары татарларның мәдәни ядкәрләрен бетерү буенча максатчан эш алып барган, дөрес, ләкин бит алар да авыл борынча ватып-җимереп йөрмәгән шикелле?..

Бүгенге көндә мишәрләр биләп торган “Кама аръягы” буенча мәсәлә әлләни катлаулы түгел, мәгәр: XVII гасыр урталарында ул җирләргә калмык яулары басып кергән, ә сакланырга инде татарның үз гаскәре булмаган, урыс гаскәре исә “катышмаган”; халыкның күпмедер өлеше шул сугышларда юк ителгән, ә калганнары тынычрак якларга күченеп, ягъни качып киткән. Шул сәбәпледер, ахры – нәкъ менә Каманың урманлы уң ягында һәм Башкортстанның төньягында, Пермь өлкәсендә “уртачадан” йөз елга олырак – 300–350 еллык авыллар еш очрый. (Арада Казан ханлыгы яулап алынган чорга караганнары да шактый әле тагын.)

Тик, минемчә, калган күпчелек татар авылларының чагыштырмача соң дәвердә генә барлыкка килүе – теркәлми яшәү аркасында килеп чыккан буталчык та түгел, аңарчы урыннары буш ятканны да күрсәтми, – ә элекке татар халкының яшәү рәвешенә бәйле булган оригиналь бер тарихи күренеш ул...

 

Аңлатмасын “авыл” сүзенең килеп чыгышыннан ук башлыйм әле... – “Авыл” төрки телләрдә элек “гаскәр” дигәнне аңлаткан. Шуңа бәйле рәвештә “иравыл” (алгы гаскәр, авангард), “каравыл”, “шыгавыл” (ишек каравылы), “тоткавыл” (капка-юл каравылы, застава), “катавыл” (комендатура), “ясавыл” (есаул, закон-тәртип өчен җаваплы офицер) кебек тамырдаш сүзләр дә ясалган... “Авыл” үзе дә иң төпке тамыр түгел әле – ул “ау” дигән тамырга һәм “ыл” (хәзергечә “чы-лык”) дигән кушымчага таркала. “Ау” әле дә якынча шул мәгънәдә йөри, синонимы – “сунар”, ә электә ул, күрәсең, гомумән коралланып нәрсә дә булса кылуны аңлаткандыр... “Яу” дигәне дә, мәсәлән, шул ук “ау”, ләкин “яга ау” – коралланып ягага (читкә) чыккан ау, яисә читтән килә торган ау... “Яугир” дигәндә “яу”га фарсы теленнән кергән “гир” (безнеңчә “чы”) кушымчасы ялгана (“хезмәткәр”, “сәүдәгәр” дигәндәге сыман). “Яучы” да шул ук бер тамырдан бугай әле тагын – ул да бит ягага (читкә) билгеле бер кемсәне “ауларга” чыга торган кеше инде, бер караганда...

(Бер искә алынганда әйтеп үтим, – иске телдәге “ягы” (“дошман”) сүзе дә “ягагы” (“читке”) сүзенең кыска әйтелеше булып тора... Ә “явыз” – “яга авыз” яки “ягы авыз” – гайбәтче яки яман сүз сөйләүче.)

Борынгы күчмәлек чорында төркиләр берничәшәр генә гаиләдән торган төркемнәргә оешып, бөтен яшәгән илләрендә тигез таралып көн иткән. Шул ук вакытта, һәр сау-таза ир кеше сугышчы да саналган, һәм аларны әледән-әле гаскәргә – “авыл”га җыю гадәте булган. Шунда ук киңәш-җыен корып төрле оештыру мәсәләләрен дә хәл иткәннәр, сугыш чыккан булмаса (төп максат өйрәнү уеннары я олы сунар гына булса), терлек-товар белән алыш-биреш тә, уен-тамаша да ясаганнар... “Авыл”да, билгеле ки, һәркемнең үз урыны, башкарырга тиешле үз бурычы булган: кем сугышчы, кем офицер, кем разведчик (“аңгычы”), кем аш пешерүче, кем корал-кием төзәтүче... (Гаҗәп тә заман булган ки: кемдер, әйтик, “авыл”да – генерал, ә көндәлек тормышта – өлкән көтүче, чөнки бар да көтүче...) Ә хәзерге мәгънәдәге “авыл” – өйләрдән һәм урамнардан торган утрак яшәү урыны – гел дә булмаган.

Болгар дәүләте һәм бигрәк тә аннан соңгы Казан ханлыгы чорында татарлар утрак тормышка күчә... Төгәлрәк әйткәндә исә, бу “татарларның күчүе” түгел, – күчмәлектә чакта алар “нугай”, “башкорт”, я тагын башкача аталган, ә бер урынга төпләнеп урнашу белән үк “татар” булып киткән, – шул борынгы чорда ук инде “татар” сүзендә сословие мәгънәсе килеп чыгыш мәгънәсеннән алдарак йөргән. Чөнки аннан да алдагы, иң төпке “татарлар” – Алтын Урда кешеләре, безнең як халкы өчен исә – сәүдә-администрация үзәкләрендә төпләнеп яшәүче дәүләт чиновниклары, алып-сатарлар. Алар корына керү, һичьюгы охшаш булу, алар сыман агач яки таш йортта тору – дәрәҗә! Аннары инде, бик күп гади игенчеләр һәм көтүчеләр дә шундый йортларда тора башлагач – ул сүз нибары шул халыкның гадәти атамасына әверелеп киткән... Шундый сәбәп аркасында “татарлар” иң башта әле Болгар, Бүләр, Җүкәтау, Шуран кебек кирмәнле торак җирләрдә, хөкүмәт һәм сәүдә үзәкләрендә генә яшәгән; ә торак җирләрен үзләре “укымышлы” рәвештә “кальга” (“кала”) яисә “шәһәр” дип, сирәк-мирәк кенә үзебезнең төрки сүз белән “тора” дип йөрткәннәр, ләкин, никадәр бәләкәй булмасын – “авыл” дип түгел... Тирә-якка сибелеп урнаша башлаган, игенчелеккә һәм утрак терлекчелеккә күчкән яңа “татарлар” да хәзерге мәгънәдә “авыл” кормаган, иске гадәтләрен һаман куа биреп, утрак тормышка да берничәшәр генә гаилә бергә оешып төпләнгән... Оешуның зурлыгы исә бер төбәктә үзләренең бер көтү малларын йөртерлек, шуларга печән чабарлык, шунда бер кырда аз-маз иген игәрлек җир киңлегенә карап булган. Бу, уртача алганда, – күз күреме җир була: гадәттә берәр елга, инеш үзәне... Бер эш буенча да еракка йөрисе түгел... Андый җир киңлеген хәзерге татар телендә “аймак” диләр... Борынгы татарлар беренче башлап әнә шундый “аймак”ларга төпләнеп урнашкан да инде...

Татарлар гына түгел, – соңрак чорларда монголлар да, казахлар да шул ук безнең бабалар үткән юлны кабатлаган... Бүгенге көндә монголларның, әйтик, зур-зур авыллары, хәттә район үзәкләре “аймак” дип атала... Ә сүзнең килеп чыгышы – безнеңчәдән: чөнки “ае-мак” – “иңләтә күрерлек”, – татарча яхшы белгән кеше аңлатмый да тоядыр. Бу сүз хәзер дә, бик сирәк кенә булса да, “аемау” формасында кулланыла.

Аймактагы корылмалар иң башта нибары “утар” булган, – ягъни кич терлекләрне яба торган, киртә я читән белән уратылган мәйдан, әле дә нәкъ шул мәгънәдә йөри. Ләкин тора-бара шунда ук салынган йорт һәм каралты-куралар да барысы бергә “утар” булып киткән... Бу сүз берзаманны хәттә чит телләргә кереп “хутор” рәвешен алган (аерым утырган бер яки берничә генә өй һәм каралтылар, авыл ук түгел).

Нилектән татарлар баштан ук зур-зур авыллар корып урнашмаган соң? – Чөнки ул чакта кешеләр натураль хуҗалык белән яшәгән, бөтен кирәкле нәрсәләре үзләрендә җитештерелгән, уртактан кулланыла торган мәктәп, мәчет, сәүдә кибете, склад, авыл советы, полиция күек нәрсәләрнең әле берсе дә булмаган... Шул ук вакытта, иске мәгънәдәге “авыл” – “гаскәр”, аны әледән-әле җыйгалап тору гадәтләре бик озак дәверләр буе саклана килгән... Хәттә чактан гына безнең бүгенге көнгә килеп җитми калган, – җәй башларында “авыл җыеннары” үткәрү, авылдан-авылга атларга төялеп барып, бәйрәм итеп йөрүләр сугыштан соңгы, илленче елларда гына юкка чыкты шикелле...

Архитектура истәлеге булып калырлык зур-зур корылмалар, бигрәк тә таш корылмалар аймак утарларында Казан ханлыгы чорында да, аннан соң да салынмагандыр, күрәсең... Чөнки, бердән, татарлар корылмалар төзүгә электән бик әвәс халык булмаган, һаман да шул “күчмәлек” гадәте өстерәлә килгән... Икенчедән – көч-куәт юк; өченчедән – бик ул хәтле хәҗәт юк; дүртенчедән – дәүләтсез калу, шуңа бәйлечә тулаем бөлгенлек; бишенчедән – бөтен анлык көч һәм дәртләрне үзенә суыра торган алпавыт утарлары барлыкка килү... (Көн күрмәгән көн күрсә... дигәндәй, хәзерге заманда татарлар киресенчә, йорт-җир кору ягыннан әллә нинди могҗизалар кыландыра башлады, мәгәр.)

XVIII гасырда, Петр һәм Екатерина патшалар чорында гына хәлләр кискен диярлек үзгәреп китә:

1) Рус дәүләте татарларны исәпкә алу һәм көченнән килгәнчә “тәртипкә салу”, шул исәптән аларда идәрә органнары булдыру политикасы үткәрә башлый.

2) Натураль хуҗалык таркалуга йөз тота, халык инде аз-маз әйбер сата, әйбер ала... Сәүдә кибетләре салу, ул кибетләргә йөргәләп тору хәҗәте барлыкка килә. Авыл хуҗалыгында игенчелек малчылыкка караганда өстенрәк тармакка әверелә, ә сөренте җирләр Россия тәртибе буенча “мирнеке” санала һәм әледән-әле шобага буенча бүлеп бирелә: үз өең кырындагы якын кишәрлек дигән нәрсә бөтенләй, төшенчә буларак юкка чыга.

3) Кәсепчелек үсеш ала: инде бөтен кеше дә бер үк көтүче һәм сабанчы түгел... Ә кәсепчеләргә бергә укмашып яшәгән халык кирәк; халыкка исә – шундый кәсепчеләр тирәсенә тыгызрак елышу файдалы.

4) Мәчетләр салырга рөхсәт бирелгәч һәм Диния нәзәрәте оештырылгач, татарлар яңадан мәчетләргә йөри башлый... Ә балалар – мәктәп һәм мәдрәсәләргә.

Шундый һәм тагы да байтак сәбәпләр аркасында, XVIII гасыр урталарыннан алып татарларның аймак утарларын ташлап, хәзергечә “чын” авылларга күченеп утыруы башлана. Аңлашыла ки, уртак бер авылга күбесенчә моңа тикле “гаскәр” мәгънәсендәге “авыл”га берләшкән кешеләр җыелгандыр, шуңа күрә “авыл” атамасы да “автоматик рәвештә” иске мәгънәсен югалтып, яңа мәгънәгә ия булып киткәндер...

Татар авылларының шундый юл белән барлыкка килүенә тагын бер дәлил – ул да булса авыл исемнәренең күп очракта кеше исемнәренә туры килүе. Авыл кайсы кешенең аймак утары тирәсендә оешып киткән, аңа шул кешенең исеме бирелү бик тәбигый... Гарәпчәдән алынган исемнәр һәм төрки-татар исемнәр бер чамада очрый, – бу да авылларның чама белән 200–250 ел элек оешуын күрсәтә, – нәкъ шул чорда татарларга нәзәрәт аркылы куелган муллалар мосылманча исем куша башлаган... Әйтик, мәсәлән, Байсар – төрки-татарча, ул исемдәге авыл Әби патшадан чак кына элегрәк оешып киткән булырга тиеш ә аннан ерак та түгел Сәфәр авылы тора – бусын инде бер я ике буыннан соң, мулла кушкан исемле кешеләр оештыргандыр, могаен...

Юкса бит, “Мөслим авылына беренче булып Мөслим атлы кеше килеп утырган” дигән кебек аңлатмалар барсына караганда ешрак әйтелә һәм языла... Ничек инде ул “килеп утырган” – аңа чаклы Казаннан “менә генә торган” җирдә кеше яшәмәгән булып чыгамыни?

...Иске тарих давам итә дип әйтергә мөмкин – әле дә авылларның кайсылары тирә-яктагы вак авылларны үзенә җыеп зурая, кайсылары юкка чыга... Процесс тиз бара... Ярый әле, “авыл тарихы” дигән китап чыгарттыралар, – тагы да ике-өч йөз елдан соң буш ялан уртасында я урман эчендә кайчандыр татар авылы гөрләп утырганны ул киләчәк кешеләре каян белер?..

Зөбәер МИФТАХОВ

Сайт создан в системе uCoz