Анекдотлар Татарча текстлар

З.МИФТАХОВ тупламасы

М Ә З Ә К Л Ә Р

* * *

– Әти, укытучы бүген миңа: “Алма агачыннан ерак төшми”, – диде. Ул нәрсә дигән сүз?

– Яле, әйт, дуңгыз, – нинди этлек эшләдең син анда мәктәптә?!!

* * *

– Кара песи бәхетсезлек китерә аламы, ничек уйлыйсың?

– Бу синең үзеңнең кешеме, әллә тычканмы булуыңа карый...

* * *

Таһир, мин мине яратасыңмы?

– Яратам!

– Ә минем өчен гомереңне дә бирә алыр идеңме?

– Мин гомеремне бирсәм, ул чагында сине кем яратыр соң, җаный?

* * *

Доктор авыруга:

- Я ничек, хәтерегез яхшырдымы?

Авыру:

- Ә син кем буласың? Нәрсә дип миңа бәйләнәсең?

* * *

Полковник казармага килеп керә дә, борынын җыерып:

- Нинди сасы ис монда?

Дежур солдат, үрә катып:

- Иптәш полковник, сез кергәнче бернинди дә ис юк иде!

* * *

- Тол ирнең икенче хатыны булырга теләмим!

- Беренчесе булу яхшыракмы синеңчә?

* * *

...Мин савыт-саба юа торган бик күп препаратларны сынап карадым да... ахырда өйләндем!

* * *

- “Ай донт ноу” ничек тәрҗемә ителә?

- Мин белмим...

- Син дә белмисең икән! Кемнән генә сорамадым - берсе дә белми...

* * *

- 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү буенча берәр нәрсә бармы сездә?

- Менә, бик әйбәт солдат каешы бар.

* * *

Әгәр ирегез сезгә ялгыш чит хатын исеме белән дәшә икән: “Әү, җаныем!” дип әйтегез. Үкенмәссез...

* * *

Ике корт, тизәктән башларын чыгарып, сөйләшеп тора ди:

- Әти, әнә тегендә бүтән кортлар алма эчендә яши... Ә нигә без тизәк эчендә?

- Их, улым, аңламыйсың шул әле син... Туган җирдән газиз берни дә юк донъяда...

* * *

Унөч яшьлек кызны әнисе тирги:

- Ах, син, юньсез кызый! Әтиең белән без сине эзләп бөтен дискотекалар, кафелар, барлар буйлап йөгереп йөрдек! Ә син монда подъезд төбендә комлыкта уйнап утырасың икән!!

* * *

Котлыйбыз! Әле генә сез безнең лотереяда миллион доллар оттыгыз! Сезнең гаилә миллион ел давамында ел саен бездән берәр доллар алып торачак!

* * *

Тимур һәм аның командасы коммунистларның йорт стеналарына кызыл йолдыз төшерүне хәттә фашистик оккупация елларында да давам иткән...

* * *

Әбисе белән оныгы телевизор карап утыра, ә анда кош гриппына каршы көрәшне, йорт кошларын күпләп юк итүне күрсәтәләр. Кисәк кенә оныгы:

- Әби, ул кошларны нигә үтерәләр? - дип сорый.

- Чирләмәсеннәр өчен! - ди әбисе.

* * *

- Доктор, минем башым әйләнә...

- Күрәм...

* * *

Диңгез буенда ял итүче берәү, өч көт тоташ яңгыр яуганнан соң, кайтырга җыена башлый.

- Нигә вакытыннан алда җыенасың? - дип сорый аннан күршесе.

- Мондагы яңгыр үзәккә үтте...

- Сезнең якта да шундый ук яңгыр ява ласа.

- Аның бездәгесе очсызгарак төшә шул.

* * *

Әби белән бабай мич башында йоклап ята ди...

- Кортка, балык ашыйсың киләме? - ди бабай.

- Килә.

- Бар алайса, елгага төш тә, тотып алып кайт.

- Кит аннан! Төн уртасындамы?

- Тик кенә ятуыңны бел алайса!..

* * *

Брежнев Америкага шалтырата ди...

- Алло, бу Картермы?

- Юк.

- Рейганмыни?

- Түгел.

- Ә кем соң?

- Билл Гейтс.

- Ә-ә... Танымадым... Бай булырсың...

* * *

- Син кем белән исәнләштең ул?

- Икенче иремнең беренче хатынының өченче ире белән.

* * *

Яңа байгура, озак кына Эрмитажны карап йөргәннән соң, шундагы бер хезмәткәргә:

- Ярыйсы гына йорт икән дә... Җиһазлары бик иске.

* * *

- Бәхетле булу өчен ниләр кирәк?

- Кайчагында күршеңне караклар талап чыкса да җитә.

* * *

- Синең белән танышканнан бирле юньләп ашый да, эчә дә, тарта да алмыйм, - дип әйтә ди бер ир сөяркәсенә.

- Шулкадәр нык гашыйк булдыңмыни?

- Гашыйк дип... Ул нәрсәләргә акчам калмый башлады...

* * *

Хезмәткәр начальник янына керә дә, сүз башлый

- Мин сездә ун ел эшлим инде, тик моңарчы бер тапкыр да эш хакымны арттыру турында сораганым юк иде...

- Шуңа күрә ун ел эшләдегез дә! - дип җаваплый начальник.

* * *

Совет чоры. Беренче май бәйрәме көнне журналист урамда интервью алып йөри:

- Безнең радио өчен туры эфирда нәрсә әйтергә телисез?

- Ычкын моннан, башыңа биргәнче!

- Бөтен шәһәрдә менә шулай, җәмәгать! Уен-көлке! Күңел ачу! Шаярыш!..

* * *

- Хәлләр шәптән түгел - этем югалды.

- Гәзиткә белдерү биреп кара.

- Файдасыз... Ул бит укый белми...

* * *

Операция өстәлендә яткан авыру хирургтан сорый:

- Әйтегез әле, бу операциядән соң мин скрипкада уйный алырмынмы?

- Әлбәттә, уйный алырсыз.

- Чынмы?

- Әйе, әйе!

- Кызык кына операция икән, - дип куя авыру. - Беркайчан скрипкада уйнаганым булмады югыйсә...

* * *

Ак гөмбә белән чебен гөмбәсе үсеп утыра ди. Карасалар - гөмбәче якынлап килә!..

- Хәзер кисә башлый! - дип әйтә ди ак гөмбә, куркынып.

- Кемне бәлки кисәр дә, ә минем чырайга итеге белән тибә инде бу! – дигән ди чебен гөмбәсе.

* * *

Полкка солдат Ивановның атасы үлгән дигән хәбәр килә. Полковник үз янына капитанны чакырта.

- Ивановның атасы үлгән. Бу турыда аңа ничек тә йомшаграк итеп әйтергә иде...

...Капитан ротаны сафка тезә дә, команда бирә:

- Кемнәрнең аталары исән - бер адым алга! Иванов, ә син кая тыгыласың?!

* * *

Врач кабинетында:

- Доктор, нишләптер минем гел тәнем кычыта.

- Ә юынсагыз ничек?

- Юынып та карадым инде, ай да үтми, тагын кычыта...

* * *

- Нәрсә, Рабинович үлдеме әллә?

- Әйе шул, кичәгенәк үлде.

- Әйтәм аны, табутта ята...

* * *

- Улым, көн саен дискотекага йөрмә син, саңгырау калырсың!

- Рәхмәт, әни, мин ашадым инде.

* * *

Штирлиц Берлин буйлап машинада бара ди. Шәһәрне куе төтен баскан...

“Тагын үтүкне сүндерергә онытканмын”, - дип уйлап куйган Штирлиц.

* * *

- Беләсеңме, әни, мин беркайчан да йоклаганда гырлый торган кешегә кияүгә чыкмаячакмын.

- Бик акыллы фикер, - дип хуплый әнисе. - Ләкин сынаулар вакытында, зинһар, сак була күр, балам.

* * *

- Кызым, ул егетеңә кияүгә чыгарга җыенма тагын!

- Син нәрсә инде, әни, мин бит озакка түгел.

* * *

- Сиңа нинди кызлар ошый?

- Озын буйлылар.

- Соң син үзең кыска буйлы ич!

- Булсын, миңа түшәм буярга кирәк.

* * *

Автомәктәптә экзамен бара:

- Мотор ничек эшли?

- Үз сүзләрем белән мөмкинме?

- Әлбәттә!

- Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!

* * *

Экзамен. Билетларны таратып бетергәннән соң укытучы:

- Әзерлек өчен сезгә күпме вакыт кирәк булыр?

- 30 минут.

- Яхшы. 40 минуттан соң көтмәгәндә килеп керермен.

* * *

- Доктор, соңгы вакытларда холкым бик бозылды, юктан гына да дөрт итеп кабынам да китәм...

- Ә, нәрсә?

- Җенемне чыгарма, кабәхәт!

* * *

- Быел балаларны кая җибәрәбез: синең әниеңәме, минекенәме?

- Синекенә. Минекенә күптән түгел посылка җибәрдек бит инде.

* * *

- Сез скрипка уйный беләсезме?

- Төгәл генә әйтәлмим... Бер дә уйнап караганым юк.

* * *

- Кадерлем, мине тагын бер үпсәң, гомерлеккә синеке булырмын.

- Ах, искәртүең өчен рәхмәт!..

* * *

- Биш мең биреп тор әле.

- Миндә өч кенә мең бар.

- Ул да ярый. Тагын ике меңен тиешле булырсың.

* * *

- Нигә син шундый усал? - дип сорый бер эт икенчесеннән.

- Киресенчә, - ди теге эт, - мин бик йомшак күңелле, тик моны беркемгә дә сиздермәскә тырышам.

- Ник?

- Эш урынымны югалтудан куркам.

* * *

- Доктор, миңа сыра эчәргә ярыймы?

- Сез нәрсә, нинди сыра?!

- Ә киләчәктә?

- Сез нәрсә, нинди киләчәк?!

* * *

- Доктор, минем йөрәк тәртиптәме?

- Бик борчылмагыз... Ул сезгә соңгы сулышыгызга кадәр хезмәт итәчәк әле.

* * *

Айрат мәктәптән кайтып кергәч:

- Җитте! Бүтәнчә мәктәпкә аяк та атламыйм!

- Нишләп?

- Укый белмим, яза белмим, сөйләшеп утырырга да ярамый!

* * *

Бер хатын ахирәтенә элекке ире турында:

- Мин аны 20дә очраттым, ә 23тә ташлап киттем.

- Өч сәгать вакыт аз түгел инде ул...

* * *

Балыкчы сөйли:

- Мин ул балыкны тартып чыгаргач, күлдә су ярты метрга төште!

* * *

Бер авыл агаеның улы әтисеннән сорый икән:

- Әти, нигә син фермадан кайтканда гел арбага күп итеп печән төяп кайтасың?

- Утырырга йомшак булсын өчен, улым.

- Ә нигә, алайса, кире киткәндә арбаң буп-буш була?

- Анысы инде атка җиңел булсын өчен!

* * *

Ике бабай очраша:

- Нәрсә, Миңлевәли, әллә мунчага барышыңмы?

- Юк, мунчага бара идем әле.

- Ә-ә... Мин сине әллә мунчага бара микән дип торам...

* * *

Ике бабай әрепләшә:

- Мин синең җиназаңа да бармыйм, болай булгач!

- Ә мин синекенә барам!

* * *

- Улыгыз географиядән бик йомшак.

- Йомшак булмыйча: безнең эш хакы район үзәген өйрәнеп кайтырга да җитми ич!

* * *

Ике үсмер музейда бер абстракт картина янына килә. Шунда берсе - икенчесенә:

- Китик моннан яхшы чакта, без пычраткан дип гаеп тага күрмәсеннәр!

* * *

Күрше хатыннар сөйләшә:

- Ирең Нобель премиясе алырга Стокгольмга киткән икән дип ишеткәнием...

- Өйдәге эштән качар өчен ул хөрәсән җәһәннәм тишегенә китәргә дә әзер!!.

* * *

- Тугрылык дигән нәрсә юк икән ул донъяда! Кичә шуны ачыкладым: йөргән кызларымның икесе дә миңа хиянәт итә икән!..

* * *

Яңгырдан соң шәһәр өстенә матур салават күпере чыга. Бөтен халык карап соклана. Балконында басып торган бер еврей генә зарлана:

- Юк-бар тамашага дигәндә, аларда акча ба-ар!!.

* * *

Бер дөя икенчесенә зарлана:

- “Чүл корабы” дигән исем тактылар да безгә, гел кайнар комлыкта асрыйлар. Суны да атнага бер генә бирәләр...

* * *

Өйгә исереп кайткан иренә хатыны ультиматум куя:

- Икенең берен сайла: я аракы, я мин!..

- Ярый алайса... чыгар шешәңне, - дип хәл итә ире, бераз тирән уйга батып торганнан соң.

* * *

Бер чукча Анадырь каласында «Жигули» сатып ала. Байтак вакыт үткәч, тагын калага килеп чыга.

- Я, чукча, «Жигули» ничек? - дип сорыйлар аннан.

- Әх, шәп йөри «Жигули»! - ди чукча. - Шунсы гына начар: этләрне тиз арыта...

* * *

Совет чоры... Уфа каласында авылдан килгән карт белән карчык Ленин һәйкәленә исләре китеп карап торалар ди...

- Бу таз башлы таш курчакны нигә монда бастырганнар икән? - дип кычкырып гаҗәпләнә карт.

Аны якында гына торган бер милиционер ишетеп ала да: “Юлбашчыбызны мыскыл иттең!” - дип, участокка алып китә башлый.

- Әй, милиция, туктале! - дип арага керә карчыгы. - Минем карт гел шундый тиле-миле сүз сөйли дә тора инде ул, радио сыман! Аның бер сүзен дә чынга алырга ярамый! Кушматы да “Радио” бит аның!

- Ә-һә! Син әле безнең совет радиосына тел тидерәсеңме!! - ди дә милиционер, карчыкны да алып китә...

* * *

Төнлә, караңгы бер почмакта:

- Иптәш, якын-тирәдә милиция юк микән?

- Юк, күренми...

- Алайса, сал туныңны!!.

* * *

Казармада аракы эчәргә юл куймам! Монда сезгә балалар бакчасы түгел!

* * *

Суд залында.

- Ә сез ялган шаһитлык өчен нәрсә буласын беләсезме?

- Беләм, белмичә... Жигули вәгъдә иттеләр.

* * *

Старшина яшь солдатларга җирнең тарту көчен аңлата.

- Әгәр ташны өскә ыргыткач ул кире җиргә төшсә, димәк аңа җирнең тарту көче тәэсир итә.

- Ә суга төшсә? - дип сорый бер яшь солдат.

- Анысы безгә кагылмый. Анысын флотта өйрәнәләр.

* * *

КГБда телефон шалтырый:

- Алло, ә сез беләсезме Рабиновичның ишегалдында утын абзары барын?

- Шуннан?

- Ә сез беләсезме аның бер утын агачы эчендә алтын яшереп саклаганын?

....Бер көннән соң Рабинович Хаимга шалтырата:

- Рәхмәт, дустым! Кисеп кенә түгел, ярып та киттеләр...

* * *

Бер еврей, Израильгә киткәндә, таможня тикшерүе уза икән. Кулында зур һәм калын рамлы Ленин портреты.

- Бу нәрсә? - дип сорыйлар аннан.

- Нәрсә түгел, ә кем... Бу безнең сөекле юлбашчыбыз, мин аны Израиль халкына бүләккә алып барам.

...Билгеле ки, башка бер сорау да бирмичә, моны таможнядан үткәрәләр. Израиль таможнясында исә тагын сорыйлар:

- Бу кем?

- Кем түгел, ә нәрсә! - ди еврей. - Ун килолы алтын рам бу!

* * *

Юлда ике машина кара-каршы килә... Берсенең руль артында хатын-кыз, икенчесендә ир кеше... Якынлашкач, ир кеше тәрәзәдән башын тыгып:

- Сыер! - дип кычкыра.

Хатын-кыз да җавапсыз калмый, тәрәзәдән башын тыгып, артка таба каерылып:

- Син үзең хайван! - дип кычкыра...

Һәм нәкъ шул вакыт юл уртасында күшәп яткан сыерга килеп бәрелә...

* * *

Бер ир хатынына зарлана:

- Безнең малай тагын минем бумажниктан акча урлаган...

- Нигә гел аны гаеплисең? Бәлки ул акчаны мин алганмындыр?..

- Анысы мөмкин түгел. Чөнки бумажник бөтенләй буш калмаган...

* * *

- Сез бик күп тартасыз...

- Тартсам соң?

- Тәмәке тарту үлемгә китерергә мөмкин.

- Һи, әйттең сүз! Борынгы греклар, әнә, бер дә тартмаган, ә барыбер үлеп беткән!..

* * *

Авылда, кич караңгы төшкәч, берәүнең өенә ике әдәм килеп керә:

- Хуҗа өйдәме? Сезгә утын кирәкме?

- Юк, кирәкми.

- Ярый алайса, кирәкмәсә... - Әдәмнәр чыгып китә.

...Хуҗа кеше иртән торып тышка чыкса - өеп куйган утын әрдәнәләрен төяп алып киткәннәр...

* * *

Унсигез яшь гомердә бер генә була. Ә сиксән бер яшь - тагы да сирәгрәк.

* * *

- Кайда эшлисең?

- Хәрби сер...

- Нәрсә ясыйсыз?

- Хәрби сер...

- Ә күпме аласың?

- Бер гранатага бер сум...

* * *

Сугышан соңгы еллар... Бер әдәм кибеткә керә дә, ике стаканга йөзәр грамм аракы салдырып ала...

- Ә нигә бер стаканга гына ике йөз грамм салдырмыйсың? - дип аптырый сатучы.

- Бер стаканы үзем өчен, - дип аңлата әдәм. - Ә икенчесен сугышта үлеп калган якын дустым өчен эчәм.

Байтак вакыт узгач, теге әдәм тагын кибеткә керә дә, бер стаканга йөз грамм гына салдырып ала.

- Якын дустың өчен эчмисеңмени? - дип сорый сатучы.

- Аның өчен эчәм дә инде, - ди әдәм. - Ә үзем эчүне ташладым...

* * *

Бер шәһәр кешесе авылга ял итәргә килә. Йорт иясе аңа әйтә:

- Монда чып-чын тәбигать кочагы инде! Әйтик, йокыдан безне әтәч уята.

- Бик яхшы! - ди шәһәр кешесе. - Иртәгә ул әтәчне унберенче яртыга куегыз!

* * *

- Сезнең ютәлегез миңа ошамый...

- Гафу итегез, доктор, ләкин яхшырак ютәлли алмыйм.

* * *

Тормыш ялган белән тулы... Имезлектән алып некрологка кадәр...

* * *

- Авыру, уяныгыз! Сезгә йокы даруы эчәргә вакыт!

* * *

Склероздан терелеп булмый, ул турыда онытыгыз...

* * *

Авыру - медсестрага:

- Шундый тәмсез дару бирәсез, авызга алмалы түгел!

- Нинди дару сөйлисез! Төшке аш ич бу!

* * *

- Дус кызыма туган көненә нәрсә бүләк итәргә дә белмим...

- Ә син китап бүләк ит!

- Юк, булмый... Аның китабы бар инде...

* * *

Дантист - пациентка:

- Тешегезне бораулаганда бөтен көчегезгә акырыгыз.

- Нигә??

- Эш шунда ки... Ярты сәгатьтән футбол башланачак, ә коридорда әле уннан артык кеше чират көтә...

* * *

Ир - хатынына:

- Синең яңа эшләпәң миңа ошамый...

Хатыны:

- Сиңа ошасын дип кенә баш түбәмә шешә утырта алмыйм ич мин!

* * *

Фермер хатыны - иренә:

- Кадерлем, безнең өйләнешкәнгә иртәгә ун ел тула. Шул уңайдан күркә суябызмы әллә?

Фермер:

- Ә күркәнең монда ни гаебе бар?

* * *

Ике тоткын төрмә камерасында утыра...

- Безне дөрес аңламаслар дип әйттем ич мин сиңа, - ди берсе. - Ә син һаман приватизация дә приватизация!..

* * *

Океан корабынның батуыннан курыккан бер мадам капитаннан сорый:

- Әйтегез әле, капитан, җир еракмы моннан?

- Юк, ерак түгел, өч кенә чакрымда... Аста...

* * *

- Доктор, безнең авыр хәлдәге пациент үзен яхшы хис итә, аңына килде, сөйләшә башлады.

- Нәрсә диде?

- Үләм! – диде...

* * *

Бер Африка илендә Франция илчесен ашаганнар ди... Франция хөкүмәте, әлбәттә, протест нотасы җибәргән... Озак та үтми, Африкадан җавап килеп төшкән: “Чыннан да бездә гаеп, ләкин юк өчен дипломатик бәйләнешләрне өзмик, - сез дә безнең илчене ашагыз”.

* * *

Бер төркем ир-ат күңел ачып утыра ди. Арада берсе нишләптер борын салындырган...

- Әй, сиңа нәрсә булды?

- Кайгым зур, дуслар: хатында СПИД таптылар... Тукта, сез нигә агарынып каттыгыз әле?

* * *

Бәхет нәрсәме? Син "үлдем" дип ятасың, мәсәлән, ә бу вакытта аягың гына өзелгән була. Я, бәхет түгелме?!

* * *

Университет бәдрәфендә:

- Сессияңне тапшырып бетердеңме?

Уң як кабинкадан:

- Бетерерсең, бар, - теге таз ишәк зачет куймый интектерә!

Сул як кабинкадан:

- Куймаячакмын да!

* * *

- Сездә таракан даруы юкмы?

- Тараканнарыгыз ни белән чирли соң?

* * *

- Әйдә, зоопарклы уйныйбыз, - ди бер малай иптәшенә.

- Ә ул ничек?

- Мин маймыл булыйм, ә син миңа банан ашат.

* * *

Аллаһ Тәгалә сине гел күзәтеп тора. Аңа кызык булырлык итеп яшә...

* * *

- Ирең сине әле дә элеккечә яратамы?

- Мин аны бераз акылга утырттым инде...

* * *

- Әй, дус кеше, нигә балтаң суга төште?

- Балтам суга төште...

* * *

Күрше - күршесенә:

- Синең сыерың тәмәке тартамы?

- Юк!

- Алайса, абзарың яна.

* * *

Бер мадам, кибеттә егермеләп эшләпәне киеп караганнан соң, сатучыга:

- Мин, ахырсы, менә бу эшләпәне алырмын. Күпме тора?

- Берни дә тормый. Сез шуны киеп килгән идегез.

* * *

- Безнең башлык штатларны бик нык кыскартырга җыена диләр...

- Ул безгә кагылмый. Башлык хатыны белән ачуланышкан да, аның туганнарын эштән кумакчы.

* * *

- Син яңа эшеңнән канәгатьме?

- Ничек дип әйтим... Эштән кайткач, хатынга әйләнеп тә карыйсы килми. Канәгатьләнеп кайтам, димәк.

* * *

- Алло, бу полицияме? Тизрәк килеп тикшерегез әле - безнең ишегалдында почтальон агач башына менгән дә, этебезне үчекли!

* * *

- Нишләптер безнең күршеләрнең, өч көн инде, кычкырышканнары юк...

- Бәлки алар үпкәләшкәндер?

* * *

Автобуста.

- Гафу итегез, сез чыгасызмы?

- Әйе.

- Ә сезнең алда чыгалармы?

- Әйе.

- Ә сез алардан сорадыгызмы?

- Әйе.

- Ә алар ни дип җавап бирде?

* * *

Адвокат судта чыгыш ясый:

- Судья әфәнде, гаепләнүченең балачагы бик авыр узганны исәптән чыгармасагыз иде. Ата-анасы аңа хәттә компьютер да алып бирмәгән...

* * *

- Кияүдәме? - дип сорый судья шаһиттан. Шаһит тирән сулап куя.

- Кияүдә түгел, - дип “тәрҗемә итә” судья секретарга.

- Өйләнгәнме? - дип сорый судья икенче шаһиттан. Шаһит тирән сулап куя.

- Өйләнгән, - дип “тәрҗемә итә” судья секретарга.

* * *

Балигъ булмаганнар буенча инспекторга бер “авыр” баланың әнисе зарлана:

- Шулкадәр каты тәрбияләргә тырышабыз инде югыйсә. Ләкин, без сигаретка, аракыга һәм кызларга дип биргән акчаны аның наркотикларга тотуын белмәдек шул, белмәдек!..

* * *

Судта адвокат, прокурорга мөрәҗәгать итеп:

- Гаепләнүченең дебил икәнен күрмисезмени?

- Бу аны аклау өчен сәбәп түгел. Дебиллар - синең белән минем төсле үк кешеләр.

* * *

Самолет һавага күтәрелгәч, пилот штурманнан сорый:

- Ә картаны онытмадыңмы?

- Онытканмын!..

- Шайтан икән! Тагын “Беломор” пачкасына карап очарга туры килә инде алайса...

* * *

Әнисе алты яшьлек улын хәреф танырга өйрәтә:

- Бу нинди хәреф?

- Ө-ө-ө.

- Ә бу рәсемдә нәрсә?

- Өтәч.

* * *

Урамда бер биш яшьлек малай әнисенә сөйләп бара:

- И-их, әни, нигә соң син бер дә йөгермисең? Йөгерергә кирәк... Менә без бакчада йөгердек, мин беренче килдем. Мине мактадылар, бүләк бирделәр... Ә син бер дә йөгермисең... Йөгерергә кирәк, әни, сиңа да!..

* * *

Биш яшьлек малай белән әнисе кибеттән чыгып баралар. Малай әнисенә:

- Эшли, әйеме?

- Әйе, улым, Әлфия апаң эшли. Сату сата.

- Ә-ә... Әзрәк эшли дә, аннан соң сату сата... Әйеме?

* * *

Ике исерек тимер юл буйлап үрмәли ди.

- Бигрәк текә баскыч, аратасы да бик киң... - ди берсе.

- Борчылма, әнә, лифт килә... - ди икенчесе.

* * *

Әтисе - кызына:

- Подъезд төбендә сине егетең көтеп тора!

- Минеке икәнен каян беләсең?!

- Минем тәмәкене тартып тора!

* * *

Элек студентлар экзаменны өчкә, дүрткә яки бишкә бирә иде... Ә хәзер - өч меңгә, дүрт меңгә, ә кайсы хәттә ки биш меңгә...

* * *

Ел чибәрен, “мисс”ын сайлыйлар, сайлыйлар... озак сайлыйлар... Ә ул һаман сайлана да сайлана....

* * *

Яшь хатын янына иптәш кызы килә. Яшь хатынның яңа туган баласына карап:

- Күз тимәсен, бигрәкләр дә иреңә охшаган икән! - ди.

- Үзем дә аптырыйм, - дип җаваплый яшь хатын.

* * *

60чы еллар, ерак башкорт авылы. Ике бичә колхоз җыелышыннан кайтып бара ди.

- Әйгенәм, ахирәткәем, - ти берсе, - бу читтән килгән яңа персидәтел бигрәк явыз кеше икән дә!

- Нигә алай дисең?

- Бәй, димичә... "Авылыгызга ут кертәм, газ кертәм!" дип куркыта даһа!

* * *

1 октябрь көнне бер төркем ахирәт кызлар бала тудыру йорты палатасында очрашкан ди.

- Ничек әйбәт булды! Яңа елны бергә каршылаганнан бирле бер дә очрашкан юк иде! - дип сөенешәләр ди...

* * *

Ир белән хатын машина этеп бара. Ир - хатынына:

- Бу машинаны безгә саткан әдәм бер нәрсәдә хаклы булган икән...

- Нәрсәдә?

- Бу калтырча бензинны чыннан да бик аз яндыра.

* * *

Адвокат:

Смит әфәнденең вәсиятен игълан итәр алдыннан, мин аның хатынына бер сорау бирергә телим: мадам, сез миңа кияүгә чыгарга риза булмассыз микән?

* * *

Судья:

- Гаепләнүче, сез өйләнгәнме?

Гаепләнүче:

- Юк, кыяфәтем генә шундый...

* * *

Репортер кино йолдызына сорау бирә:

- Сез алтынчы ирегез белән кайда таныштыгыз?

- Ауда. Ул анда ялгыш минем бишенче иремне атып үтерде.

* * *

- Карале, әнә теге кеше шулкадәр Хәсән Туфанга охшаган. Шул үзе түгел микән?

- Кит аннан! Хәсән Туфан әллә кайчан үлгән ич инде!

- Ә син әйбәтләп кара - гел тере сыман ич!..

* * *

Доктор - бер танышына:

- Я, дустым, теге атнада мин тәкъдим иткән шифалы ләм хатыныңның битен яшәрттеме?

- Яшәртүен яшәртте дә, ике көннән соң купшаклап коелды...

* * *

Ресторан официанты - клиентка:

- Кичегез, әфәндем, гаеп чыннан да бездә - сезгә аш урынына ялгыш юынтык су биргәнбез икән.

* * *

Ике дус кафеда утыра. Берсе икенчесенә уйчан гына карап:

- Әйе, һәркемнең бер сәер гадәте була шул инде, - дип куя.

- Миндә бернинди сәер гадәт тә юк! - ди икенчесе.

- Синдә дә бар...

- Ә нәрсә?

- Син чәйне сул кулың белән болгатасың... Ә башкалар бу очракта калак куллана...

* * *

Официант, клиент янына йөгереп килеп:

- Әле генә мин китергән балыкны тизрәк ашап бетерегез әле, зинһар.

- Нигә алай ашыктырасыз?

- Безгә санитар инспекция килде...

* * *

Доктор авыру тарихына болай язган ди: "Авыруны тикшердек... Даваладык... Операция ясадык... Яхшы кеше иде..."

* * *

- Доктор, мин үләм!

- Борчылмагыз, түзегез. Хә-әзер булышам.

* * *

Химия укытучысын реанимация палатасына китереп салалар.

- Автомобиль авариясенә эләктеңме? - дип сорый аннан күршесе.

- Юк ла... Китапта хата киткән... - дип җаваплый укытучы.

* * *

Бер хатын психиатрга зарлана:

- Минем ирем үзен бик сәер тота башлады. Мәсәлән, кофе эчкәч, артыннан чынаягын да ашап куя. Сабын гына калдыра.

- Сәер икән шул, бик сәер, - ди психиатр. - Иң тәмлесе сап бит инде югыйсә...

* * *

- Тиливижыниы диктожы булыжга дип конкужышта гаднажганыем. Шажтлажга тужы килмәйшең, диләж, алмадылаж...

- Ә нигә?

- Бажың пеләж, диләж...

* * *

Ир белән хатын урамда сәйрән кылып йөри. Хатыны:

- Тәти кыз күргән саен шундый итеп карыйсың, өйләнгән булуыңны бөтенләй онытасың!..

Ире:

- Киресенчә. Нәкъ шул исемә төшә.

* * *

- Соңгы вакытта син нишләптер теге сары чәчле кыз белән күренми башладың...

- Ул кияүгә чыкты.

- Кемгә?

- Кемгә булсын... Миңа!

* * *

- Сине ни өчен су асты көймәсеннән ярга кудылар?

- Тәрәзәне ачып йоклаган өчен.

* * *

Хатыны - полицейский иренә:

- Менә бу фотодагы кешене күрәсеңме?

- Күрәм.

- Сәгать алты ноль-нольдә шуны балалар бакчасыннан барып ал.

* * *

Урта яшьләрдәге ир белән хатын ашап утыра. Хатын иреннән сорый:

- Исмәгыйль, ә син мине әле дә яратасыңмы?

Исмәгыйль җенләнеп китеп, кашыгын өстәлгә атып бәрә:

- Нәрсә дип әле син иртән-иртүк тавыш чыгарырга керештең, ә?!

* * *

Медицина карточкасындагы язу: «Психик чирләре юк. Үзе сантый».

* * *

Коммуналь квартирда (малосемейкада) яшәүче берәү күршесенә сорау бирә:

- Әйт әле: туалет кәгазе белән пәрдә арасында нинди аерма бар?

- Белмим... Әллә тагы...

- Ә-һә! Алайса - син икәнсең!!

* * *

Рабинович Алтын балык тоткан ди. Алтын балык, гадәтенчә, теләсә нинди өч теләкне үтәргә вәгъдә иткән.

Рабинович бераз җилкәсен кашып торган да:

- Урта диңгез буенда йорт телим, банкта өч миллион долларлык счет телим, зифа буйлы сөяркә телим... - Бусы булды бер...

* * *

Алло, бу янгынчылармы?

- Әйе.

- Монда полицейский белән врач сугыша, - ярдәмне сездән сорарга туры килә инде...

* * *

- Кичә гәзиттә «Сәгать 12дә үзәк мәйданда сантыйлар җыены була» дигән белдерү биргәннәрие.

- Ха-ха! Беркем дә килмәгәндер, әлбәттә!

- Бөтен мәйдан шыгрым тулы булды!

- Ничек инде алай?

- Бөтенесе дә «кайсы гына сантый килер икән?» дип карарга килгән булып чыкты.

* * *

- Белмисеңме, безнең ташбака кая булды икән?

- Ишегалдында. Балаларга чикләвек ватыша.

* * *

Биология дәресе. Укытучы Айдарчиктан сорый:

- Әйт әле, Айдарчик: яңгыр суалчаннары ничек үрчи?

- Бүленү юлы белән, апа!

- Ә ничек бүленәләр?

- Көрәк белән!

* * *

Йөз яшьтән узган бик карт еврей үлем түшәгендә ята. Бәхилләшергә килгән шундый ук карт икенче еврей аңа:

- Тегендә баргач, син анда Ходай Тәгаләне күрерсең инде, әйеме?

- Күрермен инде, күрмичә тагын...

- Күрсәң шул: минем турыда сораса, әйт - әллә кайчан үлде инде ул, диген...

* * *

- Син кайчан дачадагы бәдрәфкә ишек куясың инде?!

- Ә анда урларлык нәрсә бар?..

* * *

Әнисе кызын тирги:

- Булмаган! Җебегән! Синең яшеңдә мин ике ирдән алимент ала идем инде!

* * *

Гыйракта бер Америка солдаты Ходайга ялвара ди:

- И Ходаем, Төмәндә нефтне тизрәк бетертсәңие!

Икенче солдат, моны ишетеп:

- Син нәрсә дип Төмәнне искә төшердең әле?

- Гыйрактан соң тагын салкын Себердә сугышасы килеп тора дисеңме әллә?

* * *

Укучы иншасыннан:

«Моабит төрмәсендә Муса Җәлилнең башын кисәләр. Ләкин ул тез чүкми. Күп еллардан соң кабат Ватанга әйләнеп кайта...»

* * *

Вагон-ресторан директоры яңа официантка кисәтү ясый:

- Иске гадәтеңне ташла! Исерек клиентларны тышка чыгарып ыргытудан тукта!

* * *

Кинәтбай, икенче тапкыр өйләнгәч, улыннан сорый икән:

- Я, улым, яңа әниең сиңа ошыймы?

- Әти, сине тагын этләгәннәр бугай... Минемчә, бу әни бик үк яңа түгел инде...

* * *

- Нигә күңелең шулкадәр боек?

- И, ахирәткәем!.. Матурлык салонына барырга дип иремнән 300 сум сораганыем... Ә ул, миңа озак кына карап торды да... 3 мең сум чыгарып бирде!..

* * *

Дача хуҗалары, каравыл торып, бер чиләк карлыган урлаган каракны тоталар. Тоталар да:

- Урлаган карлыганыңны үзең ашап бетер! - дип боералар.

Теге бичара, көч-хәл бер чиләк карлыганны ашап бетерә дә... эчен тотып шаркылдап көлә башлый.

- Нигә көләсең, дивана! - ди дача хуҗалары.

- Ә-нә, теге бакчага минем бер дустым кызыл борыч урларга кереп китте, - ди карак, һаман көлә-көлә. - Барып тотыгыз әле шуны тизрәк!

* * *

- Син бик кыю кеше икәнсең, Әхмәт кебек куркак түгелсең.

- Нигә алай дисең?

- Әхмәт, 1000 сум бурычын сорар дип куркып, миннән гел качып йөри...

* * *

Бер әдәм төн уртасында ишек шакый. Хатыны - эчтән:

- Бу синме?

- Мин бугай... Айныткычка эләкмәгән булсам әгәр...

* * *

- Нишләптер бавырым бик авырта...

- Одеколон эчәсезме?

- Ярдәм итми...

* * *

Кинәтбай үзенә кунакка килгән берәүгә өр-яңа, галәмәт зур коттеджын күрсәтеп йөри. Карый торгач, болар ванна бүлмәсенә килеп җитә.

Кунак, ниһәят бер кимчелек тапкан кыяфәт белән:

- Һм... Кафеле бик вак икән бит...

Кинәт бай, масая биреп:

- Бөтен Рәсәйдә шуннан да затлысын тапмадым. Интел-Пентиум!

* * *

Мюллер Штирлицны үз кабинетына чакырта да, сорау бирә:

- Я, кулга алынган рус радисткасы күрсәтмәләр бирдеме?

- Күрсәтте, тик бирмәде, - ди Штирлиц, кара коелып.

* * *

Кинәтбайны терелтеп булмасына тәгаен ышангач, врач аның хатынына әйтә:

- Сез барсына да әзер булырга тиеш...

- Барысына ук әзер булып булмас, - ди хатын. - Әммә, ярты милкенә көч җитәр...

* * *

Тау курортында эшләүче бер агай азрак акча эшләмәкче була — тау ташкыны аркылы басма сала да, шуның аша туристларны бер тәңкәгә күтәреп чыгара башлый. Бервакыт, туристлар күп җыелганда, эшне тизләтү өчен, агай ике култыгына ике туристны кыстыра, өченчесен муенына атландыра. Уртага җиткәч хәле бетә һәм:

- Әй, бер тәңкә каян килеп кая китмәгән! — ди дә, муенына атланганын түбән очыра...

* * *

Доктор, сезнең киңәшләрне тотсам да, анализларым барыбер начар.

- Хәтерем ялгышмаса, киңәшләрем өчен биш йөз түләдегез кебек.

- Әйе, төп-төгәл биш йөз.

- Соң, дускай, әйбәт анализлар хәзер күпкә кыйбат тора!..

* * *

Ике таныш очрашкан.

- Шәһәргә цирк килгән, — ди берсе. – Кәмитләре бик кызыклы.

- Ниндирәк кәмитләр?

- Әйтик, филгә атланган шәрә кызлар.

- Алайса, чыннан да, барып карыйсы булыр. Күптән фил күргән юк...

* * *

Сайт создан в системе uCoz